Литература
10 Июля 2022, 07:00

КОЛОРАДО КОНДЫЗЫ

4 өлеш Әнисен күмгәннән соң Сәйдә уйчанланып калды, тәрәзә янына килеп, бер ноктага текәлеп озак итеп басып торулары Габделбарыйга бер дә ошамый иде. Ул Сәйдәгә ярдәм итәргә теләп, бала хакында сүз катып карады, эшкә чыксаң – җиңелрәк булачак, кеше арасында вакыт тизрәк уза дип тә юатты. 

КОЛОРАДО КОНДЫЗЫКОЛОРАДО КОНДЫЗЫ
КОЛОРАДО КОНДЫЗЫ
Әнисен күмгәннән соң Сәйдә уйчанланып калды, тәрәзә янына килеп, бер ноктага текәлеп озак итеп басып торулары Габделбарыйга бер дә ошамый иде. Ул Сәйдәгә ярдәм итәргә теләп, бала хакында сүз катып карады, эшкә чыксаң – җиңелрәк булачак, кеше арасында вакыт тизрәк уза дип тә юатты. Әмма Сәйдә кайгы-хәсрәтләрен дус-ишләре белән җиңелрәк уздыруны хуп күрде. Башта кызыл аракы, шампан шәрабы гына эчкәләсә, озакламый аракы колына әйләнде. Иртән башы чатнап, Габделбарыйдан акча теләнде, бер генә йотымлык дип каршысына тезләнә-тезләнә ялварды. Тормышлары эт тормышына әйләнде. Чираттагы отпускысын түземсезлек белән көткән Габделбарый да бу исерекбашны ничек итеп авылга ияртеп алып кайтырга, я квартирада калдырырга белми аптырады. Шулай да, отпускысының беренче ике көнен Сәйдәне юындырып, чәчтарашханәгә алып барып чәчләрен кистереп, тырнакларын ясатып, кеше рәтенә кертеп, саклап уздырып, икәүләшеп отпуск уздырырга дип авылга кайтып киттеләр. Ничек тә хатынын чиренән арындырыр, аракы турында оныттырыр өчен Габделбарый аны үзе белән болынга печән чабарга да алып барды, кулына тырма тоттырып, печән җыеп, күбәгә, чүмәләгә салырга да өйрәтергә тырышты. Әмма хатынның эш уенда да юк иде шул. Табигатьнең матурлыгы, әрәмәлектәге хисапсыз кошларның сайрашулары да аны гаҗәпләндермәде, киресенчә, кош тавышларыннан башы чатнап авыртырга тотынды. Аптырагач, күләгәгә барып яткан хатынны, чебен, черкиләр сырып алды. Аларга ачуыннан Сәйдә ботаклар сындырып алып үз-үзен бәргәли торгач, беләкләре, аяклары сыдырылып бетте. Киленнәренең кыланмышына хәйран калган кайнана белән кайната башларын селкеп, тел генә шартлатты. Шулай да атасы Габделбарыйга, их,улым, беткән бу бала. Моның белән торам дип тордың ни, тормадың ни, дип куйды. Авылда ике көн, ике төн җәфалангач, Сәйдә иренең кесәсендәге бар булган акчасын алып, юлда очраган очраклы машинага утырып шәһәргә чыгып качты. Анасы белән атасына бер яктан уллары кызганыч булса, икенче яктан тормыш төпкелендәге сазлыкка кереп баткан да, шуннан чыгу юлын таба алмаган Сәйдә дә кызганыч иде. Үзең кара инде,улым, без сиңа кинәш биреп , хата ясарбыз, дип Габделбарыйның үз иркенә куйдылар. ..
Габделбарый тешен кысып булса да түзде, отпускысын авылда уздырып, картларның ихаталарын яңартты, еллык итеп печән, утын, мунча миллеге үзерләп, иртәгә эшкә барасы дигән көнне генә шәһәргә китте... Өйдә аны олы сюрприз көтә иде. Ул югында Сәйдә яңа кавалер табып, уртак түшәкне аның белән бүлешкән булып чыкты. Габделбарый хатынына бер сүз дә дәшмәде, күзенә күренгән кием салымын спорт сумкасына тутырып, бергә эшләгән танышына шалтыратып, бер төнгә кундырып чыгаруын сорап, ишекне ябып чыгып китте.
Бер атна дигәндә завод тулай торагыннан урын алып шунда күченеп, узган тормышын онытырга теләп, эшенә бирелеп яши башлады Габюелбарый.... Шулай инде яңа урында яшәп, Сәйдәне онытып барган бер мәлендә, Габделбарыйга автобуста бер дә таныш булмаган бер хатын ерактан ук елмаеп, БАри, исәнмесез! Сезме бу,БАри, дип эндәште. Утырган урыныннан чак сикереп тормады Габделбарый! Башта кем икәнен исенә төшерә алмыйча торса да, дача, андагы колорадо кондызлары исенә килеп төште! Чүт кенә, колорадо кондызы, дип кычкырып җибәрүдән тыелып калды. Исеме дә исенә төшеп, Аида, сезме бу? Исәнмесез, дип аңа таба якынайган ханымга үз урынын тәкъдим итте. Ханым утырмады, аңа таба сыенып, күпме вакыт узды, ә сез һаман шул көе, бер дә үзгәрмәгәнсез, БАри, дип сүзен дәвам итте. Ә мин сезне бик күп тапкырлар күрергә теләп исемә төшердем. Тик сез тиз арада дачагызны сатып китеп бардыгыз, күрми дә калдым, диде. Габделбарый аны елмаеп, дәшмичә генә тыңлап барды. Тиздән Аиданың тукталышы булып ул чыгарга юнәлде. Габделбарый да, мин дә шушы тукталышта төшәм бит, дип гомерендә беренче тапкыр алдалап Аидага иярде. Гел бергә йөргән парлар кебек. Тату гына, тыныч кына сөйләшә-сәйләшә Аида яши торган йортка да якынлаштылар. Габделбарый инде Аиданың ике улы үсеп килүен, ире авариягә очрап берничә ел элек үлгәнлеген, хатынның бер эштән дә курыкмавын, дачасын да ташламавын белеп аның өчен эчтән генә сөенеп тыңлап барды. Спорт клубында тренер булып эшләүче Аида йорт янына килеп җиткәч, Габделбарыйга озатып куюы өчен рәхмәт әйтеп, кунакка чакырсам, улларым аңламас, дип, өенә кереп китте. Бу көнне Габделбарый тулай торагына кош тоткандай сөенеп кайтты. Аиданы тагын, тагын күрәсе килү теләге шулхәтле көчле иде, ул икенче көнне сменасы бетүен чак көтеп җиткезде. Душ кереп, чиста киемнәрен киеп, кулына чәчәк букеты тотып, Аида эшли торган спорт клубына юл тотты. Бәхетенәме, әллә язмышына шулай язылган булганмы, Аида әле эшеннән китеп өлгермәгән, улларының тренировкасы бетүен көтеп тора булып чыкты. Алар сөйләшеп торган арада ике үсмер егет тә йөгереп килеп чыгып, әниләренең таныш түгел ир белән сөйләшеп торуына бераз аптырабрак карап туктап калдылар. Менә минем батырларым шушы инде, дип ике улын ике ягыннан кочып алды.
Егетләр Габделбарый белән бик тиз уртак тел таптылар. Икесе дә ир-ат игътибарына мохтаҗ иде, күрәсең, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә уңышлары, алган почет грамоталары, медальләре турында сөйләделәр. Безгә кунакка кер, без сиңа приемнарны да күрсәтә алабыз дип мактандылар. Аида белән Габделбарый ягъни БАри, дуслыкларының нечкә генә мәхәббәт җебенә әйләнүен сизми дә калдылар. Тора бара мәхәббәтләре чынлап торып кабынып, әлеге утның кайнар чаткылары Аиданың уллары Радик белән Рамилнең дә йөрәген җылытты. Габделбарый малайларга гына әти булып калмады, хатыны Аида аларга тагын бер ташбаш малай алып кайтып, Салихҗан карт белән Кәримә карчыкның да рнык турындагы хыялларын тормышка ашырды. Ә колорадо кондызына килгәндә, һәәй , егетләр аптырап тормады аларга, дачага килүгә беренче эш итеп кулларына ике зур чиләк тотып бәрәңге сабакларын селкеп колорадоларны җыеп юкка чыгардылар, кечкенә уллары исә, Габделбарый белән Аида бакча эшләре белән шөгыльләнгәндә, әтиләре ясаган беседкада уенчыклары белән мәш килде. Бервакытны Габделбарый машина сөртергә дигән чүпрәкләр арасыннан хатынының иске купальнигын табып алып, колорадо кондызы, дип кычкырып көлеп җибәрде. Аиданың һәм улларының аптыраулы карашларына җавап итеп, мин бит бу колорадо кондызына шул вакытта ук гашыйк булган идем дип хатынын ңылы куенына кысты. Габделбарыйның кайнар иреннәре Аиданың бар булган җанын-тәнен эретте. Бу гаиләдә инде элекке вакыйгаларга, исерек Сәйдәгә урын юк иде.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас