

Ике тәүлеккә якын тал бишегендә тирбәлгәндәй тирбәлеп вагон-ресторанда ашап-эчеп, купе тәрәзәсеннән табигатьне, эреле-ваклы авылларны, шәһәрләрне күзли –күзли Кара диңгез янындагы шәһәргә килеп тә җиттеләр. Авылда туып-үскән, Армия сафларында хезмәт итеп кайтса да, авылча гадилеге, беркатлылыгы пәке белән кырып юсаң да бетмәячәк Габделбарый, перронга чыгып басуга ук хәйран калды. Вокзал янындагы халык ташкыны аларны да этә-төртә шәһәргә илтә торган сукмакка чыгарды. Ике кулына тәгәрмәчле ике чемодан тоткан, өстәвенә аркасына Сәйдәсе әйтүе буенча модный рюкзак кигән Габделбарый биш минуттан инде манма тиргә батты. Диңгез буена артык кием салым кирәкми ди-ди Сәйдәсе ике чемоданны да ни белән тутырды икән дип баш ватып барганда янында гына басынкы гәүдәле, әмма да олы корсаклы, чем-кара мыеклы бер агай, каты тавыш белән таксиии, дип кычкырып җибәрүгә, болай да ушы киткән Габделбарый сискәнеп, аны-моны абайлап тормыйча, чемоданы аша үзе дә күренмәгән бер хатын-кызның чемоданына абынып та китте, кулларын канат кебек җәеп, чемоданлы хатын өстенә үк барып та төште. Хатынының , ай аллам, шул булыр инде шушының, тор, давай, ник сузылып яттың ул хатынның өстенә дип кычкырып җибәрүенә, кулыннан ычкынган чемоданнарын теге мыеклы агай үз кулына алып, давай дарагой, садыс, ты отдыхай, я сам качу, куда хочыш туда тащу, дип сөйләнә-сәйләнә машиналар торган якка таба атлый башлады. Хатыны Сәйдә ярый әле аптырап калмады, диңгез буенда моңа хәтле дә ял итүләренең файдасы зур булды, ул чәрелдәп теге абзыйның кулына барып ябышты.Урысчасын-татарчасын, атын-матын кушып теге абзыйга сүз әйтергә дә ирек бирмичә ике чемоданны да кулыннан тартып алды да, аптырап калган Габделбарыена, син беләсеңме боларның ике йөз метр алып барган өчен ике меңеңне каеруларын. Такси сиңа! Без туктыйсы йорт ике адымда гына, мә чемоданнарыңны, алдыңа карап атла, дип бик важный кеше сыман башын өскә чөеп алга атлап китте. Габделбарый юлга чыгар алдыннан гына сатып алган, әле сырланып та өлгермәгән аксыл чалбарының балакларына кунган тузанны сыпыргалады да чемоданнарны алып хатынына иярде. Хатынының сүзләренә илле процент кына ышанырга яраганын ул инде бик яхшы белсә дә, дәшмәде, ике йөз метр дигәне кимендә ике чакрым, яисә артыгы белән биш тә булырга мөмкинлеген чамалап, эченнән генә авыр сулап куйды. Чынлап та бара-бара халык та юкка чыгып таралып бетте, ниһаять, Сәйдә белешеп куйган адрес буенча туктыйсы йортны да эзләп таптылар. Бусы исә шәхси кунакханә дип атала торган тәрәзәсез кечкенә бүлмәләрдән торган ике катлы йорт булып чыкты. Хуҗабикә интернетка куйган фотолар аша тәрәзәдән диңгезне кул сузымында гына итеп күргән Габделбарый тагын аптырашта калды.
Хатын, ә диңгез кая соң монда. Вәйт сиңа двухместные номера, ни тәрәзәсе, ни балконы дип, хатынына сорау бирүгә, ачуы ташып торган Сәйдә үзе дә сизмәстән, диңгез, диңгез. Баргач күрерсең, Монда син акча түләп тәрәзә аша диңгез карап утырырга килдеңме әллә, дип Габделбарыйны эт итеп сүгеп ташлады. Ресторан-столовая дигәннәре беренче катта булып, анда да үзең теләгән ризыкны үзең әзерләп ашыйсың булып чыкты. Хуҗабикә Сәйдәнең ризасызлыгына, торакның бәясе югары дип зарлануына, кашын да селкетмичә, бүген үк чыгып китә аласыз. Сезнең урынга биш пар бүген үк кереп яшәргә риза. Шәһәрдә гомумән бәяләр сикереп тора. Теләмәсәгез, диңгез буенда комда гына йоклагыз, анысы бушлай дип пырт итеп чыгып китте. Белә иде Сәйдә сүз куертуның бушка икәнен, шулай да эчендәгесен ачып саласы килде. Әйберләрен, кием-салымнарын рәтләп урнаштырып, бераз гына тынычлангач, диңгез буена юл алдылар.
Габделбарыйлар авылы янында елга-фәлән юк иде. Гомумән, эреле-ваклы чишмәләр, кечкенә быкырдык күлләр булса да алар авылы халкы елга-күлдә су коенмады, ә гомер бакый атнасына ике, кирәк булса өч тапкыр да мунча ягып каен миллеге белән шәп итеп чабынып юынырга гадәтләнгән иде. Әллә шуңа күрә Габделбарыйның йөрәге, алда зәңгәрсу тасма булып горизонтка кадәр сузылган диңгезне күрүгә шашынып тибә башлады. Аның бала чагында авыл урамы буйлап болынлыкларга таба чабучы атлар көтүе артыннан чапкан кебек чабасы, эһе-һеей дип кычкырып, рәхәтләнеп бер сызгырып җибәрәсе килде. Диңгезгә якынлашкан саен, юлда халык саны да күбәйде, тиздән алар да халык кайсы якка авышса, шул якка авышып, әкренәйсә әкренләп, тизлеген арттырса – тизләтеп диңгез буена килеп тә җиттеләр. Дөресрәге, диңгез әле бер чакрымлап еракта булып, бусы эреле-ваклы, симезе-ябыгы, озыны-кыскасы, агы-карасы бергә буталып беткән халык аунап ятучы комлык иде. Сәйдә, аптыраганнан хәтта авызын да ябарга онытып басып катып калган Габделбарыйны кулыннан җитәкләп, кеше өстенә басмыйча гына, өсләреннән алга атла. Берәр буш урын тапсаң, шап итеп шунда утыр, мин сразу покрывалны җәярмен. Ни дисәләр дә урыныңнан кузгаласы булма дип кисәтеп, ябыклар өстеннән иркен атлап, юаннарның юкарак җирен чамалап диңгезгә таба карап атлады. Ул арада күзләре белән тирә-якларны да капшап, буш урын эзләде. Аны моны уйламыйча, хатыны җитәкләгән Габделбарый, кулын ычкындырырга да куркып, шулай ук алга таба атларга дип аягын күтәрүе булды, ул арада Сәйдә уң якта бер ирнең торып киткәнен күреп шул урынга сикерде. Габделбарыйның ныклы кулы Сәйдәне ычкындырырга теләмәде һәм ул гимнастлар шөгыльләнә торган кабартма туп кебек йоп-йомры корсаклы ир өстенә килеп тә төште. Эссе кояштанмы, әллә су керүдән хәле беткән булганмы ул кешенең, күрәсең йоклабрак киткән булган, ул да өстенә ракета төште дип белгән, күрәсең, шартлаганчы диптер инде, куркуы белән сикереп тә торды, өстенә егылган Габделбарыйны күтәреп тә алган икенче якка көч белән алып та ыргытты. Мондый хәлләрне гомерендә дә күрмәгән, хәтта солдат хезмәтендә дә кагылмаган-сугылмаган Габделбарый һавада ике тапкыр сальто ясап, икенче якка барып төште. Бу хикмәтне күреп торган халыкның күбесе шаркылдап көлсә, очкан чакта Габделбарыйның туфлие, кул-аягы тигәннәр исә куркуларыннан чәрелдәп ком өстендә аунаган кешеләргә баса-сикерә болардан читкәрәк таярга тырышты. Комлыкта урын иркенәюгә бигрәк тә Сәйдә шатланды , тиз генә сумкасыннан ике кеше ятарлык җәймә чыгарып, аның почмакларына сумкасына алдан ук салып алып килгән кирпечләрне бастырып, су керә торган костюмыннан сузылып та ятты. Габделбарый исә, егылган җиреннән хатыны янына килеп җиткәнче шактый ара һәм вакыт узды. Хатынының су керә торган костюмын өйдә күрмәгәнлектән, башта хатынын Габделбарый бөтенләй таный да алмады. Трусик урынына өчпочмак каплаган, күкрәкчә дигәннәре беренче размерлы күкрәгенең очында гына эленеп торганлыгын күргәч, башлап сүз дә әйтә алмады. Хатыны өчен үзе оялып, иелеп, җәймә белән каплан, болай бигрәк бар җирең кешегә күренә дип, җәймәне Сәйдә өстенә япмакчы булды. Габделбарый, тиле булма инде, монда бар кеше дә шулай ята, кара әнә, бәтенләй күкрәкчәләрен төшереп куйган юан хатыннарга, ирләре бер сүз дә әйтми, чишен, кара каргалар арасында ак карга булып басып торма, дип, Габделбарыйны да чишенергә чакырды. Ике-өч тапкыр егылганнан соң шактый гына керләнеп, буялып беткән чалбарына бераз карап торганнан соң, Габделбарый да чишенә башлады. Иренең аксыл чалбары эченнән кигән кара семейный трусигын күргәч, Сәйдә шаккатып, син нәрсә әллә трусигыңны алыштырмадыңдамы, дип сорады. Габделбарый да аптырап калмый, нигә алыштырып торасың аны, үзең бит, диңгездә коенабыз дидең дип җавап бирде. Җүләр, мин сиңа бит су коена торган плавки алдым, шуны кияргә куштым дигәч тә риза булмыйча, ул бит сатиннан тегелмәгән, тирләтә, ә ир-атларга әгъзалары тирләргә ярамый, бала булмаячак, дип әйтәләр дип җаваплады. Син җүләр белән тел чайкаганчы дип, Сәйдә кулын гына селтәп , корсагына әйләнеп ятып, арт ягын кояшка куйды. Оялчан Габделбарый меңләгән халык алдында сузылып ятарга кыенсынды, җәймәгә утырган көе тирә-ягындагы халыкны күзәтте, бигрәк тә алагаем зур корсаклы ир-атларга, кыяр тозлый торган агач мичкәләр юанлыгы хатыннарга карап тел шартлатты, аларны карап туйгач, яшь, сылу шәрә кызларны, кояшта күп кызынып , ыслаган балык төсенә кергән хатыннарга күз салды. Сәйдә кояшта кызыша башлаган җилкәләрен угалап, тор әйдә, су керәбез димәсә, кичкә кадәр дә мондагы бушлай нәфис фильмны карап утырырга риза иде әле Габделбарый. Суда йөзә белмәве турында хатынына белгертергә теләмичә, Габделбарый да Сәйдәгә иярде. Су тез башына җитүгә, дулкын килгәнне күреп, шап итеп суга чумды, су сай булганлыктан башы-бите белән комга капланды, су өстендә калган арт санындагы сатин трусигы гына, пиратлар флагы кебек кабарып, дулкында җилфердәде. Сәйдә, аны-моны искәрмичә, һаман эчкәрәк керде, ком кергән күзләрен угалый-угалый Габделбарый аның артыннан атлады. Куркуыннан тезләре калтыраса да, хатыны каршында сынатырга теләмәде Габделбарый, всюжтәки, солдатта чыныгып кайткан, заводта эшләүче ир бит ул! Су инде күкрәк турына җиткәч Сөйдә җиңел генә йөзеп китте, нәкъ аның хәрәкәтләрен кабатларга теләгән Габделбарый да су эченә ташланып кулларын су өстенә ташлауга, аяклары җирдән аерылды. Ул куркуыннан акырып, батааам, баттааам, дип кычкыра башлады. Куркуыннан батуын-батмавын да аңламыйча куллары белән суга бәргәләде, чираттагы дулкын аны баштанаяк тозлы су белән коендырды, моңарчы тозлы кыяр суы да эчеп карамаган Габделбарый тончыга башлады. Яр буенда кызынып ятучылар да человек тонет, человек тонет дип кычкыра башлагач, Сәйдә Габделбарыйның чәбәләнгәнен күреп алды, су төбенә аякларын тидереп, йөзә-атлый Габделбарыйны коткарырга ашыкты. Аягаңа бас, аякларыңны җиргә тидер дигәннәрне ире куркуыннан әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә аңларга теләмәде, хатыны ике кулыннан тотып, ярга таба өстерәгәндә дә, батам, батам дип кычкырынды. Кеше көлдермә, Габделбарый, кара әнә синең янда алты-җиде яшьлек балалар су коена бит дигәч кенә, бераз тынычланды. Тик шул су кергәннән соө ике атна буена хатынына ияреп диңгез буена килгәч тә ник бер суга кереп карамый, хәтта чалбары белән футболкасын да салмыйча, хатыны зонтигын кулына тотып, күләгә ясап, туңдырма ашап көн уздырды. Аның каравы, Сәйдә су эчендә дә, яр буенда да һич буш вакыт уздырмый, волейбол уйнаучылар янында волейбол уйнады, бананга утырып, диңгез эченә йөзеп китте, хәтта үзенә гашыйк булып өлгергән бер ир-ат белән дә танышырга өлгерде. Җәйге отпускысын авылның җиләс саф һавасын сагынып, эссе ком өстендә диңгез янында утырып уздырган Габделбарый ком өстендә һәм диңгез эчендә быкырдашкан ял итүчеләрне бәрәңге бакчасындагы колорадо кондызларына тиңләде. Дача саткан акча төгәл ике атна күңел ачып, ял итәргә җитте. Поезддагы эссе һава, диңгез янында ятып хәлсезләнгән, әлсерәнгән, акча капчыгы бушаган халык та аның саруын кайнатты. Тизрәк икенче ялым гына җитсен, бер минут та тормыйча, авылга кайтачакбыз .Ә андагы һава! Андагы җиләслек, андагы сандугачлар, тургайлар, әнкәйләрнең бакчасында өлгерә башлаган кыяр-помидорлар, олы бакчадагы бәрәңгене баскан... Поезд тирбәлүенә йоклап китә язган Габделбарыйның төшенә тагын бәрәңге бакчасындагы колорад кондызлары керде... Авылныкылар...
Дәвамы бар.
Әсхия Абдуллина-Костикова