Литература
8 Июля 2022, 07:00

ӘРЕМ БАЛЫ

2 бүлек– И Аллам, бөтен кеше пәке белән тимер кисәр ие аны…Зәкиянең чарасызлыктан ачыргаланып әйткәне бу юлы Шаһидәне куркытмады, киресенчә, җен ачуын чыгарды.– Түтәй, – диде ул, күпне күргән олы кеше кебек бик җитди итеп. – Исәр дими нәмә дисең инде сине. Кем инде шулай итеп тимер кисәргә маташсын. Анавысы йозакка туры китереп, тактаны җомрылатып чокып карале. Чокы да чокы инде, аннан каерып карарсың.

ӘРЕМ БАЛЫӘРЕМ БАЛЫ
ӘРЕМ БАЛЫ
– И Аллам, бөтен кеше пәке белән тимер кисәр ие аны…

Зәкиянең чарасызлыктан ачыргаланып әйткәне бу юлы Шаһидәне куркытмады, киресенчә, җен ачуын чыгарды.

– Түтәй, – диде ул, күпне күргән олы кеше кебек бик җитди итеп. – Исәр дими нәмә дисең инде сине. Кем инде шулай итеп тимер кисәргә маташсын. Анавысы йозакка туры китереп, тактаны җомрылатып чокып карале. Чокы да чокы инде, аннан каерып карарсың.

Зәкия беренче кат күргәндәй сеңлесенең арык гәүдәсенә текәлде. Сабый гына диген инде моны! Әткәсенең «Шаһидәгә малай булып кына туасы калган» дип көлгәне рас түгелме соң?..

– Синең пәкең безне төрмәдән коткарды дип сөйләсәм, теге капчык белән суккан ышанмас та әле, име, түтәй? – Инеш буендагы талларга ышыклана-ышыклана бакча артлатып кайтып килгән шәйгә Шаһидә пышылдап апасына эндәште.

– Кемгә сукканнар дисең, бер сүзеңне аңларлык түгел! – Зәкия як-ягына карана-карана атлавын дәвам итте.

– Суккан ди сиңа… Әүхәтне әйтәм, сабын куыгы очырасың дигән булыр әле.

– Әүхәт тә Әүхәт телендә. Әтекәйләр ни хәлдә икән анда? Җибәрсәләр генә ярар инде үзләрен, и Ходаем!

Могҗиза димә инде – алар өйгә узуга, аякларын көчкә сөйрәп, ата белән ана да кайтып керде. Төн ката район үзәгеннән җәяү теркелдәгәннәр, таң атканны да көтеп тормаганнар.

– Сезнең бәхеткәдер инде, бәбекәйләрем, дөньясында мәрхәмәтле җаннар да калган икән әле. – Мәрзиянең җеп өзәрлек хәл-әхвәле булмаса да, кызларын исән-имин күрү шатлыгыннан күгәрчен урынына гөрләде. Мич кашагасыннан теленгән чыра үрелеп алгач, ут элдереп җибәрде. Өй эчендәге пыран-заран килгән дөньяга күз төшергәч кенә, йөзе тартылып, сулып калды.

– Балам, теге дәҗҗал таптаган онны канат белән ипләп кенә себереп ал әле, иләгәч, бер пычрагы да калмай аның, умач итәрбез, – дип Зәкиягә эндәште.

Бераздан, сүз берләшкәндәй, дүртәүләп как сәкегә тезелеп утырдылар.

– Бер изгелек мең бәладән коткара дигәннәре хак икән, агай. – Әнкәсе, үз-үзе белән сөйләшкәндәй генә әйтеп куйгач, Шаһидә, аның култык астына сыенып:

– Инәкәй, ә безне берәү дә коткармады, без үзебез качып кайттык, менәтрәк, вәт! – дип, күргән-кичергәннәрне иркенләп сөйләргә җыенган иде, түтәсе ипләп кенә беләген кысып куйды. Янәсе, тел белән тегермән тартуыңнан туктап тор әле.

– Әтекәй, сөйлә инде, нәмәләр булды районда? – Буй җиткергән Зәкия сеңлесенә караганда күпкә сабыррак, төплерәк шул – алҗыган, хәлсезләнгән Нигъмәт үзалдына көчсез генә елмаеп алды.

– Өченче ел буранда адашып, малае белән бер адәм кереп кунган ие бит, тикшерүче дигәннәре шул булып чыкты. Үзе танымаса, аны җүнләп карау да юк инде… «Сөт эчереп, сез генә исән калдырдыгыз безне», дип ике куллап күреште. Өтермәнгә тыгарлар дип барган җиреңдә шулай каршы алсыннар әле, Ходайның хикмәте.

Хәтерли, бик яхшы хәтерли кызлар ул кышны: юньле кеше этен урамга чыгармас давыллы, буранлы кич иде. Үзләренең алтыпочмаклы өйләрендә яшәгән чак иде. Әниләре тәрәзәләрне юрган-мендәр белән томалап бетерде, бусага төбенә иске сырманы түшәп куйды. Сызгырган-улаган авазлар белән бергә, тәрәзә шакыгандай тавышка башта игътибар итмәделәр, тик әлеге тавыш торган саен кабатлангач, Нигъмәт агай өстенә элеп, ишегалдына чыгып китте. Бераздан аның:

– Әйдәгез, әйдә. Анасы, кунакларны каршы ал, – дигән тавышына ияреп, бусагада ике җан иясе пәйда булды. Берсе, буена караганда, Шаһидә тирәсендәрәк – сигез-тугыз яшьләрдәге бала, икенчесе – озын буйлы, бишмәт якалары, мыегы бәсләнеп каткан урта яшьләрдәге ир иде. Чишенеп, сөйләшер хәлгә килгәч, шул ачыкланды: буранда юлларын адашып, бөтенләй кире якка килеп чыккан әти белән ул икән болар.

Икесе дә шактый гына туңарга өлгергәннәр иде. Нигъмәт селкенерлек тә хәле калмаган малайның кул-аякларын уарга кереште. Шаһидә белән Зәкия аш ягының чаршавын төшереп, шул якта кайнашырга тотынды. Мәрзия, башына яулыгын бәйләп алды да, «ярый әле кичке сөтне калдырганыем» дия-дия, казан астында җемелдәшкән куз өстенә калай табак белән сөт утыртты. Стенадагы шүрлектән чүпрәк капчыкка салынган мәтрүшкә эзләп алды. Кайнарга иткән сөткә мәтрүшкә ваклап салгач, табакның бер читен бияләй белән тотып, янә куз өстенә утыртты.

Бераздан, хуш исләре борынны кытыклаган сөтне ике җамаякка бушатып, чакырылмаган кунакларга сузды. Мәтрүшкәле сөт, аннан мәтрүшкәле чәй эчкән юлчыларга әкрен генә төс керә башлады. Төн уздыргач, «Үзем өчен түгел, улым өчен бик курыккан идем, коткардыгыз, мең рәхмәт сезгә!» дип, бик җылы саубуллашып киткән кеше бүген менә Нигъмәт белән Мәрзияне коткарган, димәк. Өстәвенә, кызларыгызга җил-яңгыр тимәс, дип тә ышандырган, рәхмәт төшкере.

Бүгенге борчулы көн шаукымын сөйләшә-сөйләшә, керфек какмый таң аттырды алар. Төн пәрдәсен ертып, тәрәзәдән шәфәкъ нурлары үрелеп карагач, Мәрзия, сыер саварга вакыт дип, чәчрәп дигәндәй сәкедән төште дә, корт чаккандай дертләп, үксеп еларга тотынды.

– Сыеркаем, сыеркаем…

– Ярар, анасы, баш исән бит әле… – Басынкы табигатьле, кешегә беркайчан күтәрелеп бәрелмәс Нигъмәт агай хатынын юатырдай артык сүз тапмады.

Бер-берсенә ялганып үткән көннәрнең иртәсе дә, киче дә һаман шул Мәрүчкәгә килеп тоташа башлады. Җаннан артык күргән малкаеның иртән күрше ихатадан чыгып китүе, кичен күрше ихатага кайтып керүе күзенә чалынмасын өчен Мәрзия үз-үзеннән качарга әзер иде. Ире күрше авылдан шактый мул сөтле кәҗә алып кайткач та, аны ишегалдында түгел, караңгы абзар эчендә саварга гадәтләнде. Үзе кәҗә имчәге тарта, үзе, күз яшьләренә буылып, Гөлсемнең күрше ишегалдында чажлатып сыер сауганын тыңлый. Анысы да, күзгә күренсә, Мәрзиянең ярасына тоз салырга теләгәндәй, теле-теле йокмый сыерны мактарга тотына.

Менә бүген дә Гөлсем, төртсәң аварга торган коймасына сөялеп:

– И сыерыңның сөтеннән уңдык, Мәрзиякәем, бидрәм чүмәкәй булганчы савам бит. Иллә мәгәр холкы яман, койрыгы белән битемне кыйнап кына тора. Аптырагач, ботына бәйләп куйганыем, аягын күтәрә башлады, иблис токымы. Сезне әйтәм, кәҗә алгансыз, дигән иде Касыйм, саудырамы? Шулай инде, ишле өйдә сөтсез буламы соң, – дип чәте-чөте сөйләнде дә, Мәрзиянең авыз ачып сүз катканын да көтмичә, өенә кереп тә китте.

Шулай инде, ике карга талашса, бер козгынга җим төшәр, диләр бит. Күрче, кәнсәләрнең Нигъмәт дөньясын пыр туздыруы берәүләрне ничек бәхетле иткән.

Капка төбендә бер-берсе белән телләшә-телләшә бишташлы уйнаган балаларның сөйләшкәне дә әлеге дә баягы сыерга килеп тоташа иде. Әнисенең әле генә әйткәне батырлык өстәп җибәрдеме, Касыймның үзе кебек үк үтә күренмәле малае Әүхәт:

– Безнең сыер бар, без бәрәңгене сөт белән ашайбыз! – дип Шаһидәне үртәп, беләген чеметте.

– Сезнеке түгел, безнең сыер ул, исәр! Көтүдән кайтканда да инәң чыбык белән ярып кына алып керә ишегалдыгызга, ул туп-туры безгә кайта, менәтрәк, вәт! – Тамак төбенә төер утырса да, кыз шушы җиз баш алдында сер бирергә теләмәде, үзе дә Әүхәтнең бил буеннан борып чеметеп алды. – Как сөяк – тач май, как сөяк – тач май! – дип үртәп такмакларга да онытмады.

– Ә сез хәзер кәдә сөте эчәсез, фу-у!

Кәдә, кәдә, кәдәкәй,

Имиләрең бәләкәй.

Бер ыстакан сөт бирмисең,

Каһәр суккан нәмәкәй.

– Инәкәй әйтә, кәҗә сөте сыерныкына караганда да файдалырак, ди, беләсең килсә!

– Сасы бит ул, аны ничек эчәсез? Фу-у-у…

– Син үзең сасы! Безнең Әүхәдән мамык исе генә килеп тора!

– Диванадыр син, кем инде кәҗәгә шундый исем кушсын!

– Инәкәй әйтте, кышка аның бәкәйләре туачак, диде. Кәҗә тәкәсе туса, анысына бөтенләй Әүхәт диярмен әле, вәт!..

Көтү кайтыр вакыт җиткәч, әнкәсенең кырык сәбәп табып ишегалдыннан өйгә кереп китүенә күнекте инде Шаһидә. Әнисе урамда көтү тузаны тынгач, тавыш-кара беткәч кенә чыгып, Әүхәне савып керә. Мәрзиянең нуры сүнгәндәй төссезләнеп калган күзләренә карагач, Зәкия белән Шаһидә кәҗә сөте салынган чәйне дә борын җыермый гына эчә. Белә ич алар: читән койма гына аерып торган күрше ишегалдында Гөлсем апалары дөбердәтеп сыер сауганда әнкәләре йөрәгенә урын таба алмый; Мәрүчкәнең мөгрәгәнен ишетсә дә, атылып чыгардай булып ишеккә талпына.

Беркөнне Шаһидә урамнан күз яшьләренә буылып кайтып керде.

– Инәкәй, Мәрүчкәне үгез сөзгән, җилене канга баткан!

Тәрәзә төбендәге гөл үсентесенә су сибеп маташкан Мәрзия дертләп китте, әмма эндәшмәде.

– Ишетмисеңме әллә, инәкәй, Мәрүчкәне сөзгәннәр, дим!

– Хуҗалары бар бит, карарлар. – Мәрзия, яралы кош кебек тыпырчынган йөрәген тыярга теләгәндәй, сул кулы белән күкрәген кысып тотты. Үзе, карашы белән тартып алырдай булып, тәрәз аша Касыймнар ишегалдына текәлде. Берара өй эчендә үле тынлык урнашты.

– Карга казга охшыйм дип ботын сындырган дигәннәре шушы була инде. Гөлсем бик хәтәр кыланып, сыер асрамакчы иде бит. Эт эченә сары май килешәме? – Мәрзиянең тавышында әрнү катыш ниндидер тантана ишетелгәндәй булды.

– Сиңа әйтәм, күршеләр белән әчелешле булып йөрмә тагын. – Нигъмәт, иске урындыкка аяк ясап маташкан җиреннән, башын күтәрми генә хатынына эндәште. – Гөлсем чәпчебрәк йөрсә дә, эчендәгесе тышында. Мал аркасында бозылышып ята күрмә. Әнә теге кабихләрне әйт син, кеше кулы белән утлы күмер тотмакчы булалар. Күз яше өстендә төзелгән блачларының гомере булыр микән, ай-һай…

Шаһидә белән Зәкия, юк сәбәпне бар итеп, тышта уралдылар. Күршеләр ишегалдында күз яше, ыгы-зыгы – мәет чыккан диярсең. Мәрүчкәнең канга баткан, актарылып чыккан җилененә карарлык түгел иде. Бичара сыер, үз хәлемне үзем генә беләм дигәндәй, вакыт-вакыт сузып кына мөгрәп куя. Аны кызганудан кызларның үзәкләре өзелде, икесе дә, йодрыкларын тешли-тешли, үзалдына үкседе. Әниләре ни йөрәге белән түзгәндер, тәки ишегалдына чыгып та карамады.

Икенче көнне кичкырын, һич көтмәгәндә, өйләренә җил-җил атлап Гөлсем килеп кергәч, Мәрзия башта сагаеп калды. Күрше хатыны, күнегелгән ордым-бәрдем гадәтен читкә куеп, балаларча елап җибәргәч, аптырауга ук төште.

– Каргагансыңдыр инде, Мәрзиякәем, рәхәтен күрмәсеннәр дигәнсеңдер. Синең сыерыңа тора салып кызыккан дисеңме? Кешегә сүләп җөрмәгәч ни… Касыймкаемның хәле хәл, үпкәсенең рәте юк бит. Кала брачлары көн саен сөт эчәргә кушып кайтарган булган. Каян алып эчерәем? Яз көне сыеркаемны үз кулыбыз белән җитәкләп калхуз фермасына илтеп бирдек бит. Бозаулагач, бозавын үзегезгә алырсыз дигәннәр ие дә, бирделәр, тот… Бер атналык бозауны ачка тилмертеп үтерделәр, адәм тәганәсе. Мәрүчкәңнең сөтенә тиендек дигән ием, бер бәхетең булмаса җук инде, Мәрзиякәем, җук. Әнә, өйалдына ярты чиләк сөт кертеп куйдым, тоташ кан, аны ничекләр эчерәем Касыймга? Җан талашып көчкә ике имчәген сава алам, җилене мендәр чаклы шеште инде, Мәрзиякәем, нәмә эшләргә дә белгән җук. – Алъяпкыч итәген кайтарып, мышык-мышык килгән борынына каплаган Гөлсем, ниндидер ярдәм өмет иткәндәй, ялварулы караш белән Мәрзиягә төбәлде.

– Кеше каргай торган гадәтем юк, йә үз башыңа төшәр, Алла сакласын… – Мәрзия, ни әйтергә белми бертын утыргач: – Калхузыгызның мал духтыры бар түгелме соң, нигә эндәшеп карамайсың, бер-бер хәл кылыр ие, – дип өстәп куйды.

Юк шул, калхуз духтыры да, Нигъмәт белән Мәрзиянең үлән сулары сөртеп маташулары да ярдәм итмәде – бура хәтле сыер, биш-алты көн күзгә карап инәлеп ятты да, үлеп тә китте.

***

Күпереп торган ап-ак йонлы, бераз мут карашлы кәҗәкәйне Шаһидә якын итәргә дә өлгергән иде. Әүхә дип исем кушуына өйдәгеләр бер-берсенә карашып елмаеп ризалашкач, аерата сөенде. Кәҗәгә кушаматы белән эндәшкән саен, ни хикмәттер, күрше малаеның чандыр гәүдәсе, бакыр тәңкәдәй ялтыраган чәчләре, кешегә туп-туры карый торган зәңгәр күзләре исенә төшә дә, нигәдер авызы ерыла кызның. Әнкәсе тавыш-тынсыз гына кәҗә сауганда, Шаһидә бал корты урынына безелдәп аның тирәсендә бөтерелә. Мәрзия кечкенә әлүмин мискигә сауган сөтнең беразын стаканга бушатып, көн саен Шаһидәгә тоттыра.

– Бар, балам, Касыйм абыеңа кертеп чык. Аңа дару, безгә савап булыр. – Мәрзия, стаканның өстенә кечкенә ашъяулык каплап, кызына сузган шәйгә өстәп куярга да онытмый: – Аяк астыңа карап атла, әрәм итә күрмә!

Баштарак Шаһидә дә, Зәкия дә әнкәләренең бу гамәленә шаккаттылар.

– Инәкәй, алар безнең сыерны үтерде, нәмәгә син аларга сөт бирәсең? – дип Мәрзиянең җелегенә төште кызлар.

– Атагыз дөрес әйтә, аларның бер гаебе дә юк, балалар… Заманасы шундый, ни хәл итәсең… Күрше хакы – Алла хакы, диләр, кителәсе дөнья бер җомры сөттән генә торып калмас.

– Бу дәҗҗаллар күрше белән күрше арасын гына түгел, дөньясын ук бутап бетерер әле. – Соңгы араларда сүзгә саранланган аталарының да сүзе бер. – Җан биргәнгә җүн бирер, малы да табылыр, иманыгызны гына сата күрмәгез…

Буталды шул, буталу гына түгел, асты өскә килде дөньяның. Сугышы да, ачлыгы да – Шаһидә өлешенә язылган көмеш арасында барысы да бар иде. Иң үкенечлесе – карап туймаслык чибәр, яшь Зәкия түтәсенең күз алдында шәм кебек сызуы, сусыз кипкән гөл шикелле сулып, мәңгелеккә китеп баруы булгандыр. Окоп казырга дип мәҗбүри озатылган кызның ачлыктан күләгәсе генә торып калган гәүдәсе авылга кайтып егылганда, аны коткарыр бер уч он, бер җамаяк сөт табылмады өйдә. «Фронтка ит кирәк», дип, ак тунлы Әүхәне дә сөйрәп алып чыгып киткәннәр иде шул… Зәкиянең салкын гәүдәсенә карап, әнисе идәндә тәгәри-тәгәри елады, үзе өзми-куймый «бер җомры сөткәйләр булса» дип такмаклады. Күрше Гөлсем апасы да, шыткан бодай ашап җан биреп яткан Әүхәтен кочып, «сөт булса, исән каласы иде бит» дип илерә-илерә елады. Менә шул чагында әйтте дә инде сабый килеш вакытыннан алда олыгайган Шаһидә: мин үз балаларымны беркайчан да сөттән өзмәм, диде. Еллар узып, бер-бер артлы биш кызы дөньяга килгәч, әлеге сүзләргә «гомерем барында» дигәне дә өстәлде.

Бер җамаяк сөт… Кеше белән кеше, күрше белән күрше, ана белән бала арасын бәйләгән бер җамаяк сөт… Буталды шул, тагын килеп буталды дөньякайлар. Абзар тутырып сыер асраганнарның да күбесенә сөттән акча исе генә килә хәзер. Тора-салып хәл белергә керүчеләр дә, Шаһидәнең әнкәсе күк, үз авызыннан өзеп, күрше хакын хаклаучылар да кимеп бара, ни хәл итәсең. Яңа буын, яңа заман, яңа кешеләр – бернигә дә үпкәләрлек түгел.

Оныкларын гына күр – сөтле чәй ясап алларына куйсаң, борын җыерып иснәргә тотыналар, янәсе, үлән исә килә… Көтүдәге сыерның нинди үлән ашаганын сагалап йөреп буламыни, ачысы да, төчесе дә эләгәдер инде. Оныклары бер хәл, кызларына хәтле кайчагында: «Әнкәй, сөттән әрем тәме килә», – дип теңкәгә тия иде бит. Ашатырсың сыерга әремне, якын да бармый ул аңа.

Адәм баласы дөньяның ачысын-төчесен татып караганнан соң гына әремнән бал тәме килгәнен аңлый шул. Әрем ачысыннан күпкә ачырак сыйлары да бар язмышның, авыз иткәннәр үзләре генә белә…

«Гомерем барында балаларымны сөттән өзмәм» дигән иде Шаһидә, менәтрәк, үз сүзенә хилафлык китерә түгелме соң? Исән-сау бит әле ул, җитезлеге кимесә дә, үз аягында ярыйсы гына теркелди ләбаса. Ходай язган гомере калгандыр әле, кул кушырып утырганчы…

Кызының машинасы борылышта күздән югалуга, Шаһидә карчык, үзенчә җил-җил атлап, күрше урамга юл алды. Кышкы көннең озынлыгы бер саплам, якты күздә өлгерергә кирәк. Берәүләрдә сатлык бозау бар дигән сүз колагына чалынган иде, кеше-кара җитешкәнче белешеп кайтсын әле. Быел бозау булса, яренгә тана, аннан сыер дигән сүз бит ул, Алла боерса…
 
Айгөл Әхмәтгалиева
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас