Литература
8 Июля 2022, 11:00

КОЛОРАДО КОНДЫЗЫ

1 өлеш Туйга чакырылган барча туган-тумача, кунаклар алдында булачак тещасы Факия, кызым белән киявемә Казандагы дачамны бүләк итәм дигәч, халык гөж килеп кул чапты, ә шундый зур бәхет тәтер диеп уена да китермәгән Габделбарыйның бу мизгелдә авызы әкрен генә җәелә барып, колагына хәтле ерылды.

КОЛОРАДО КОНДЫЗЫКОЛОРАДО КОНДЫЗЫ
КОЛОРАДО КОНДЫЗЫ

Туйга чакырылган барча туган-тумача, кунаклар алдында булачак тещасы Факия, кызым белән киявемә Казандагы дачамны бүләк итәм дигәч, халык гөж килеп кул чапты, ә шундый зур бәхет тәтер диеп уена да китермәгән Габделбарыйның бу мизгелдә авызы әкрен генә җәелә барып, колагына хәтле ерылды. Хатыны Сәйдә касыгына йодрыгы белән нык кына итеп тартмаса, биек үкчәсе белән китереп басып сул аягының баш бармагын сындырмаса, ул әле бәлкем, хәзер дә шул халәттә утырган булыр иде. Дааача! Гомер буена авылда бил бөккән, иртә таңнан караңгы төнгәчә басу-кырлардан, фермадан кайтып кермәгән кешенең хыялы бит инде ул дача! Көтү кайтканны каршыларга дип, халат-кофта кесәләренә бер кыерчык ипи кыстырып, капка төбенә чыгып хәл җыюдан башка ял итүне белмәгән кунаклар да киноларда гына күрә торган биек-биек наратлар ышыгына урнашкан, янында гына челтерәп агып ятучы чишмәсе, яр буендагы казыкка бәйләп куелган көймәсе булган түгәрәк күлле дачаны күз алдына китереп, шул хөрмәткә тостлар әйтештеләр, бокаллар зеңгелдәттеләр. Габделбарыйның авылда ферма каравылчысы булып хезмәт куючы атасы Салихҗан да, бозау караучы әнисе Кәримә дә улларының бәхетенә сөенеп бетә алмадылар. Менә бит аларның да уллары бәхеткә тиенде, ике мәртәбә кияүдән кайткан хатынга булса да, шәһәрнекенә өйләнде! Авыл коллыгыннан котылды дип бер сөенде анасы, ай-һай тора алырмы икән дип, бер көенде атасы. Әле бит булачак кодагые да әнә нинди бүләк бирде яшьләргә. Дааача! Мәмкинлекләре булса алар шул ук минутта, дачаның кайда икәнлеген сорап, туй мәҗлесен ташлап, хыялдагы дачага китеп тә барырлар иде дә бит. Юк инде, шәһәр булгач, шәһәрчә булсын, дип эчтән генә тын алып, улларының бәхетенә сөенеп утырдылар.
Туйлар узып, туйга кергән акчалар, бүләкләр Факиянең олы йозаклы сандыгына җыеп куелганнан соң яшьләр өчен гадәти тормыш башланды. Армия хезмәтен тутырып кайтканнан соң Габделбарый заводка эшкә урнашып, хезмәт хакын тиененә хәтле санап хатыны кулына кайтарып тоттырды, Сәйдә исә, әле бер эшкә, әле икенчесенә урнашып караса да, эшен ошата алмады. Все не по мне, душа не лежит, дип, өйдә утыруны кулай күрде. Туйга бүләк ителгән дачага барырга Габделбарый бик омтылып караса да, тещасы, әле мин үз аягымда чагымда үзем карыйм дачаны дип, аларны дачасына якын җибәрмәде. Шулай да бер җае чыкмаса икенчесе табыла дигәндәй, җәй уртасында Факия, салкын куас эчеп, тамагына салкын тидереп, хастаханәгә керде. Хатыны Сәйдә шул мөмкинлекне генә көтеп торгандай, ял көне җитүгә кәрзингә ашамлык-эчемлекләр тутырды да, ирен култыклап, тимер юл вокзалына юл тотты. Электричкага утырып, ярты сәгать теркелдәүгә, дачага килеп тә җиттеләр. Заводның сәламәтлек өчен иң зыянлы, әмма акчасы күп чыга торган цехында эшләп тәмам арган Габделбарый, шаулап утыручы наратларны күзе белән эзләп карады, әмма тапмады, ике кулына ике кәрзинен күтәреп хатыны артыннан тар гына сукмаклар аша, авыл мунчаларыннан да кечерәк өйләр, сарайлар яныннан алга атлады. Эреле-ваклы ак, яшел, зәңгәр төсләргә буялган өйләрне сыерчык ояларына ошатып, Габделбарый көлеп җибәрде. Шулай як-ягына карап бара торгач, сукмак уртасында туктап калган хатынына килеп төртелгәнен сизми дә калды.
Сәйдә шыксыз гына өй дисәң хәтере калыр, сарай дисәң бераз гына өйгә ошаган бер корама каршына туктап, менә шушы инде ул, җаныкаем, безнең дача, әйдә рәхим ит, дип, бер генә келәсендә эләгеп торучы капканы җирдән авырлык белән эчкә шудырды.
Габделбарый, керергәме-юкмы дип, туктап калды, әмма Сәйдәсе, аны урап узып, кулындагы ачкычлар бәйләменнән берсен яратып сарайның ишеген ачып җибәрде.
Соң, бу бит дача түгел, әниең бит безгә дача бүләк итәм диде. Сәйдә, син ялгышып кеше бакчасына килеп кердең, ахрысы, дип Габделбарый хатынына текәлде.
Әйдә, күп сүз сугарып торма, монда бар кешенең да дачасы шундый. Әнә тимер чыбык койма белән уратып алынганны күрәсеңме? Бу безнең законный дачабыз. Син тагын нинди дача өмет иткән идең,ә, дип Габделбарыйга ачулы караш ташлады. Габделбарый кәрзиннәрне кертеп урнаштыруга, дача белән танышырга чыгып китте. Тарих дәреслекләрендә алпавыт утары белән крестьянның җир кишәрлекләрен чагыштырган картинка күз алдына килеп, Габделбарый тел шартлатып куйды. Дүрт сутый кишәрлектә иркенләп яшел чирәм өстенә ятып ял итәрлек тә урын калмаган, кайда түтәл, кайда куак, кайда биек җимеш агачлары – Габделбарыйның дачага барып күләгәдә ял итү турындагы өмет хыялы бөтенләй сүнде.
Бераз ашап-эчеп алганнан соң хатыны, башым чатный, дип, бердәнбер ватык диванга сузылып ятты да, син бар бәрәңгене колорадо кондызы ашап бетергәнче кортларын чүпли тор, дип, күзләрен йомып тынып калды.
Габделбарый, дача түрендә ике ишекле хаҗәтханә күреп, хет монысы кешечә ясалган дип, шунда юл тотты. Беренче ишекне ачып җибәрүгә башына кемдер күсәк белән китереп ордымени,- даңгор-доңгыр килеп сарай эчендәге киштәгә күтәреп куелган төпсез чиләкләр башына килеп төште. Габделбарый ишек яңагына тотынып, чак егылмыйча калды. Андагы иске тутыгып беткән ураклар, дүрт җәбе дүрт якка каерылган сәнәкләр, сабы гына түгел, тимере дә урталай сынып эштзн чыккан көрәкләр, кәтмәннәр, сапсыз, борынсыз сусипкечләрне күреп хәйран калды Габделбарый. Тизрәк барысы да ишелеп төшкәнче дип, сарай ишеген ябып, сакланып кына икенче ишекне ачты. Бусы, чынлап та хаҗатханә булып чыкса да, анда да ян-якларына хан заманыннан калган иске калай буяу банкалары, гөл чүлмәкләре, эреле-ваклы таслар, чиләкләр һәм катык-кефирдан бушаган йөзләгән пластик стаканны күргәч, бик теләге булса да, өйгә кайтып җиткәнче түзәргә булды Габделбарый. Ничектер төбе дә, тоткасы да исән калган бер чиләк табып хаҗәтханә ишеген ябып башын күтәрүгә, Габделбарыйның күзе күрше участокка төште. Я хода, күзенә күренәме,- Габделбарый үз күзләренә үзе ышанмыйча, күзләрен угалады. Күрше участокта бер стакан салкын су белән йотарлык почти ялангач, юк, ялгыш яздым, ярымшәрә ханым виктория мыеклары кисеп йөри. Сары-кара буй-буй сызыклар белән бизәлгән купальнигын алгы яктан күргәч тә Габделбарый “колорадо кондызы” дип уйлап куйды.
Бантиклап куелган бил турындагы бавы, әйтсәм әйтим инде, хатын иелгән саен качышлы уйнагандай, каядыр кереп китеп юк була да, хатын тураеп баскач, тагын пәйда була. Габделбарый өнсез калып күрше хатынны күзәтүдә булды, колорадо кондызлары бөтенләй уеннан чыгып очты. Күршесе дә, яңа күршене күреп, тагын тураеп басты, бит очларын чокырландырып, аңа карап елмайды, зәңгәр резин перчаткалары белән маңгаена төшкән бөдрә чәчләрен артка алып ташлады да, о, бездә яңа күршеләр! Таныш булыйк, Мин Аида, диде. Габделбарый, каушаудан бераз тотлыга төшеп, Барый, дип исемен кыскартып җавап кайтарды.
О,БАри, дип тәтелдәде күршесе “А” хәрефенә басым ясап. Әллә “На-На” төркеменнәнме сез, Бари? дип чытлыкланды. Хатыны Сәйдә белән супермаркетта күреп, бу нинди фрукт микән дип аптырап карап торган памелоның ни икәнен шул минутта аңлады Габделбарый. Чөнки күрше Аиданың түшләре нәкъ супермаркетта күргән памело хәтле булып, хәзер үз авырлыкларыннан үзләре өзелеп төшәрләр дә җиргә тәгәрәрләр кебек тоелды Габделбарыйга. Ул ирексездән кулындагы чиләген җиргә ташлап ике кулын да Аидага таба сузды. Аида яшь ирнең күз карашын тоеп, чыркылдап көлеп җибәрде. АҺ, син, шалун, хатының барын онытып җибәрдеңме әллә дигәч кенә Габделбарый айнып киткәндәй булды. Ул, җиргә тәгәрәгән чиләген алып, колагына хәтле комач кебек кызарып бәрәңге түтәленә иелде.
Бәрәңге куакларын сырып алган һәр кондыз аңа карап елмая, аны үрти кебек тоелды. Колагында шаян күрше хатынның чыркылдавы ишетелде, бәрәңге сабагы аның нәзек баулы купальнигы булып тоелды. Менә-менә бавы чишелеп китәр дә, ай, Габделбәр уйларга да оялган хәл килеп чыгар кебек тоелды. Габделбарый үзеннән үзе оялып булса да тагын күрше бакчага күз салды. Аида, эшен ташлап түтәл арасына чыгарып куйган раскладушкага сузылып ял итәргә яткан. Габделбарый тамагына килеп тыгылган төерне йота алмыйча гаҗиз булды, каушавыннан учлары тирләп чыкты. Күпме шулай тәкатсез булып басып торгандыр, тик хәйраннан бирле дәшми-тынмый гына күзәтеп торган хатыны Сәйдә чебен бәргеч белән җилкәсенә китереп тондыргач, баскан урынында корт чаккандай сикереп куйды.
-Мин, мин, менә колорадо кондызы җыям, Сәйдә. Колорадо кондызы дип, бәрәңге түтәленә ишарә ясау урынына күрше участокка таба кул болгады.
-Күрдем мин синең колорадо кондызыңны. Тиз бул, җыен, бер минут тормыйча, кайтып китәбез. На чуртыма миңа бу дача? Дача түгел бу, бакча!
Габделбарый артына борылып карый-карый, күршедәге колорадо кондызы тагын бер күтәрелеп карамасмы дигән хыял белән хатыны артыннан атлады. Ул елны бәрәңгене базардан сатып алырга туры килде яшь гаиләгә. Тиздән дача дигән бакчаны сатып, Сәйдә белән Габделбарый җылы якка диңгез буена ял итәргә китте. Яңа колорадо кондызлары күзләргә.

Дәвамы бар.

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас