«Бер рәхмәт мең бәладән коткара...» Алайса нигә мин һаман шушы кодрәтле сүзне аңа әйтмим икән? Йә, миңа нәрсә комачаулый? Өч юлдашым – горурлык, тәкәбберлек һәм «мин-минлек»ме?
Мара ахирәтенең йортына дәү-дәү чемоданнар кертә.
- Бүгеннән үз рәхәтем өчен генә яшим. Аяклары төзәлде дигәч кенә, йөрәге чыгымчылый. Пычагымамы мондый җан көеге? Мин чибәр, ун егет каратырлыгым бар. Адәм ыстырамы, китә дип кайгырмый, киресенчә, шатлана. Акчасын яхшы каердым, карточкамда миллионнар «җылына», – дип тәтелдәгән ахирәтенә Гөлнира акыл өйрәтә:
- Ой сантый, ой тиле, миллионнар белән генә канәгатьләнмә, йорт салдырт, машина алдырт! Төбе-тамыры белән умыр! Разве мин тиеннәргә генә ризалашам, коттеджны, дачаны, банктагы вкладларны үз исемемә күчерттергәч кенә, Марс картлачның артына тибәм.
- И акылсыз акыллы, – ди Мара. – Минем төсле өч иргә чык әле вот!
Тәҗрибәң әз синең: ирләр ужасно кысмыр алар!
- Синеке – саран бай, минеке – юмарт Кыш бабай. Капчыгындагы бөтен бүләген итәгемә бушата! Һәр теләгем – аңа закон! Ышанмасаң, тыңла.
Абсурд театрыннан кечкенә генә күренеш: Гөлнира телефонын ачык тавышка көйли.
- Алло, үлепләр сагындым, Марсигым! Синсез миңа күңелсез, Марсигым! Кетәклектә йоны коелган «шәрә әтәч» очынып-очынып канат шапылдата:
«Аны сагынганнар».
- Тиздән эшем төгәлләнә, сабыр ит инде, иркәҗаным. Үзең ни хәлдә, иркәҗаным?
Яшь хатын мескенләнә:
- Хәлләрем начар, Марсигым. Хасталадым. Тышта салкын. Ә миңа врач кояш җылысы кирәк, ди, Испаниядә дәваланырга киңәш итә. Иту чирең аза, ди. Марсигым, карточкама ике-өч миллион күчер, пжалыста!
- Соңгы вакытта акча бик күп туздырасың, Гөлнира. – Хуҗа кырысланып ала, ләкин ыңгырашкан хатын аны тиз йомшарта:
- Эһ, эһ, үлә-ә-әм... Бәхил бул, Марсигым. Эһ, эһ...
- Чү, чү! Уңга-сулга акча чәчмик, киләчәктә картлык көннәребезгә запас туплыйк, димәкче идем. Җайлармын, яме, иркәҗаным.
Телефонын сүндергәч, Гөлнира шаркылдый:
- Ха-ха! Нинди киләчәк?! Бүген үк муртайган бабай яшь хатыны янында елдан-ел яшәрәм, ди микән? Ха-ха!
- Аның акчасы картаймый ла, – ди Мара. – Может картлачыңа мине икенче хатынлыкка димләргәдер. Мин дә юмарт Кыш бабайларга мохтаҗ.
Мараның кунак бүлмәсенә күченүе Кара Туташ өчен коточкыч фаҗига, ул үз «оясы»нда җенләнә:
- Акылың алтын икән, чәчби! Бер сыерны ике бозау имсә, хайванның җилене кибә, чәчби!
«Сәяхәтчеләр» Марс бабакай акчасына «почти» янган путёвкалар юнәтә дә үкчәләренә ут капкандай, аэропортка элдертә. Утыз-кырык минуттан телефонымда Гөлнира сөрән сала:
- Загранпаспортым онытылга-а-ан! Регистрация башлана, живо китереп җиткер!
Берүк кире борылмасыннар, берүк очсыннар!
Такси оешмасы: «Бездә чират, көтегез», – ди. Гариф абзый авырый. Нигә мин утлы табада биим соң әле?! Минем ни хәсрәтем! Бүген байларда соңгы көнем... «Күзең кара, кашың кара, үз җаеңны үзең кара», – диясе дә китәсе. Ә җан төпкелендә баягы теләк: «Борылмасыннар. Очсыннар. Икәү генә туңган шомырт ашыйсыбыз бар. Ә мондый үтә яшерен эшләрдә шаһитлар артык».
Халитнең ярдәмчесе машина тәрәзәсе юа. Хәл-әхвәл белешү юк, ахылдап- ухылдап, аңа паспорт сузам.
- Оныткан... Зинһар, аэропортка илт!
Рәхмәт яугыры, егет шунда ук машинасын кабыза.
Хезмәтче вазифасы тәмам. Ике кулым селкеп килгән идем, ике кулым селкеп китеп барам. Ярдәмче Фәрит тә кайтып туктый.
- Тәслимә ханым, йомышыгыз үтәлде. Егерме минутка соңарсак, «тәти кызлар» белән «тәти малайлар» дүртәүләшеп чемоданнарын кочаклап кала иде. Сезгә мәзәк сөйлимме? Беркөнне Мара: «Тәслия Халәф исемле язучы белән дуслаштыр», – ди. Хәзер аэропортта: «Ул бит ярты елдан артык яныгызда иде», – дигәч, бәбәкләре зурайды. Ник әйттең, дип орышмыйсызмы?
- Орышмыйм. Мин бүтән аларны күрмәм. Халиткә барысы өчен дә рәхмәт.
- Рәхмәтегезне үзегездән ишетсен иде, Тәслимә ханым.
- Ишетмәсен әле! – Йа Аллам, таш-тау белән бастырсаң да, миндәге тәкәбберлек кимеми икән. – Кем аңардан ярдәм сораган?
- Халит Ниязович рәхмәт өчен булышмады анысы. Ул сезне ярата.
... Ярата, ярата, ярата.
Күңелемдә ап-ак алабай чәчәге, мин берәм-берәм аның таҗларын өзәм.
«Яратмый» дигәне юк, рәттән «ярата». Елыйсын китереп җанымны сагыш камый. Йә, нигә моңсуланам соң мин?
Хуш, байлар йорты! Хуш син дә... Бел, мин синнән җиңдермәдем... Туңган шомыртлар капка төбенә сибелә...
...Разиянең һәр бүлмәсендә ут кабынган. Тәрәзәдән сирпелгән яктылыкта Миндияр шәйләнә. Тагын нинди уй-ниятләр белән сагалый икән, дисәм, моның хәсрәте зур:
- Хуҗабикәңә көнозын шалтыратам, номерын үзгәрттеме, ник дәшми? Ике атнадан Испаниягә планлаштырган идек. Давай, звонок яса Гуляга, давай.
- Йәле, төпсез күк йөзенә бак, – дим. – Әнә-ә, нечкә генә ак сызык. Самолёт эзе. Бу мәлдә Гуля-Гөлниралар дүртәү Мадрид каласының иң борынгы «Ботэн» ресторанында сыйланып утыралардыр.
- Ну, алдакчы Гуля! Ну, хыянәтче мәче! Койрыгыңны төптән үк кыскартам! Күрмәгәнеңне күрсәтәм!
- Бу дөньяда һәркем үзенең урыны өчен көрәшә, Миндияр. Син дә көрәш, тик хәләл көчең белән. Бай хатыннар акчасына түшәлгән сукмагың тараер бервакыт
- Өйрәтмә, философ!
Ир, дулап, караңгылыкта йотыла.
...Разия кичке ашка парда гына кабак пешерә. Мин аяк табанына сиртмә беркеткәндәй аның тирәсендә сикерә-сикерә бытбылдык сыман бытылдыйм:
- Имеш, китабыма түләгән. Имеш, иҗатымны бәяли. Йөз суымны түгеп булыш, дисәм иде! Хушлашмадым. Ул инде сау-сәламәт! Ишегалдына да, урамга да йөри. Турда ярты сәгать такси көттем. Тәрәзәдән күрмәгән, дисеңме? Күргән! Ник саубуллашырга чыкмады?!
Дустым кулындагы агач кашыгы белән әкрен генә авызыма чәпи:- Аңлашылды. Син Халиткә гашыйк! Котлыйм!
Каләм, саумы?! Әйдә, язмышлар көлтәсен сүтик! Син «елый-елый укырлык» әсәрләр язма! Дөнья болай да күз яшенә манчылган. Дүрт тарафтан, дүрт тавыш белән тәнкыйтьләсәләр дә, асылыңны үзгәртмә, каләм!
Байлар йорты белән аралар тиз генә суынмый: Гариф абзый килеп җитә.
- Сеңлем, бездә хәлләр мөшкел, Марс начарайды. Өч көн авызына валчык та капмый. Нилектән боекты икән, хуҗа? Катыны чит илдә гүләйт иткәнгә микән? Аның хөрмәтләгән кешесе син генә. Бәлкем, хәсрәтен сиңа сөйләр? Барыйк, сеңлем.
Димәк, сәхнәдә уен дәвам итә. Мин – бердәнбер тамашачы ахырына кадәр түзеп, аны карап бетерергә тиеш. Чиратта драма-фаҗига: зал уртасындагы түгәрәк өстәлдә фотосурәтләр. Марс бабакай борыны белән шуларга кадалган да каткан. Йөз хәрәкәтсез, кул-аяк хәрәкәтсез, гәүдә хәрәкәтсез, әйтерсең, боз чорындагы мумияне казып, артлы урындыкка сөягәннәр. Миндиярның янавы күккә йодрык белән кизәнү генә, дисәм, альфонс «күрмәгәнне күрсәткән»: Гөлнира белән икесенең «мәхәббәт уены»н фотога төшереп, иренә җибәргән.
Мин фаразлаган чишелешнең азагы бу тиклем аяныч булырга тиеш түгел иде бит, Ходаем! Их син, адәм актыгы Миндияр
Картлачның иңеннән кочам. Әтием күреп һәм бер үк вакытта кызганып- жәлләп. Кулым кайнар, аның җылысын тоеп, ул сынын турайта:
- Бездә шундый яңалыклар, Тәслимә. Аранын җимереп, тай артыннан чапкан карт айгыр дүрт аягына сөрлекте. Оныгым: «Сагындым, дәү әти», – дип телефонга яза. Дәү әниләре акыллы кеше, балаларны миңа каршы котыртмады:
«Ул – командировкада, аны борчымагыз», – ди икән. Беренче хатын Аллаһтан, икенчесе – шайтаннан, ди. Бу коттеджны сатып, гаиләмә кайтырга исәп. Мондагы җәмәгатьне нишләтим? Эт кебек урамга кусам, кызганам.
- Гөлнираның әнисе бар.
- Ә? Усал шаяртасың, Тәслимә. Ул дөм ятимә. Һәр сүземне иҗекләп бүлә-бүлә:
- Аның әни-се и-сән. Кыз авы-рый, аңа дә-ва-ла-нырга ки-рәк! – дим. Яшь хатын күпме генә җәберләсә дә, аңа карата миндә ни үч, ни нәфрәт юк. Кара Туташ белән дә исәп-хисап ясамыйм, ул да кыйбласын җуйган Алла колы.
Клава түтине картлар йортына урнаштырыгыз, Марс Хәйдәрович. Тамагы тук, өсте бөтен булыр.
Колак – локатор, ярыкта тычкан кыштырдаганын да ишетә икән, бүлмәсендә Иван кызы тузына:
- У-у, зобанилар, картлар җортында мине үтермәкчеләр, у-у! Моначтырга китәм, атакай фатихасы белән, тимәгез миңа, зобанилар!
- Урнаштылар. – Каткан-бөрешкән Марс бабакай әзрәк языла. Әзрәк кенә шул. Аның фаҗигасе төерләнеп-төерләнеп, кан тамырына ук бөялгән. Хата- ялгышы турында ул ни дусларына, ни якыннарына сөйли алмый, ә минем кебек җиде ятка күпме генә зар тутырсаң да – сыя.
Билемә алъяпкыч бәйләп, чәй кайнатам. Шушы бәләкәй генә кайгыртуым белән бичара картлачта яшәү дәрте уятсам, аннары ул тереләчәк дип... ялгышам, билгеле. Күкләр җәзасына дару табылмаган һәм табылмас та.
Гариф абзыйга адресын әйтеп, Гөлнираның әнисен китертәбез. Ул кызының әйберләрен җыя. Марс Хәйдәрович хатынга калын гына конверт тоттыра:
- Кирәк-яракка... Кичерегез мине, әни кеше.
«Кичерегез, кичер...» Без кайчандыр барыбыз да кемнәндер кичерү сорарбыз. Миллионлаган аваздан җиһан тетрәр. «Бөеклек чире белән авырып, гап-гади язмышлардан борын җыерма икән. Гадилек бөеклектән олырак та, биегрәк тә икән»
Өммегөлсем апа безгә кат-кат рәхмәт укый. Бәхетле бәхетсез хатынны кочаклап:- Без бит авылдашлар, – дим. – Хәлегезне белешеп торырмын, яме? Бистә урамнарыннан сирена улатып, «ашыгыч ярдәм» машинасы «оча».
Гариф абзый:
- Ай-яй, күрше малайның йөрәге челтәрләнгән, ахры. Икенче тапкыр брач чакырталар, – ди.
Табигатьтә сәер күренешләр башлана. Һавада җилпенгән чәпәк-чәпәк кар бөртекләре йөрәк рәвешенә кереп җиргә коела. Ә иң эресе учыма куна. Йа Аллам, мин урталай ярган Халит йөрәге!
- Кичер! – Миллионнар иңрәвенә мин дә кушылам. – Кичер!!!
- Сеңлем, сеңлем! – Гариф абзый мине селкетә. – Нишләвең бу, сеңлем? Кемгә кычкырасың? Син дә ычкынма инде тагы. Шөкер, скорый тыкрыкка борылды. Әнә, күрше, сау-сәламәт, монда килә. Кая, ишегалдындагы карларны көрим әле.
Халит белән беренче мәртәбә күрешкәндәй бер-беребезгә текәләбез. Ул кул арты белән күз яшьләремне корыта:
- Кем елатты?
- Үзем. Исеңдәме, кәгазьдәге йөрәгеңне мин пычак белән... ярган идем. Ул җанланган менә... Кичер!
- Мин исән, Тәслимә, исән! Нигә теге көнне капка төбенә шомыртларны сиптең?
- Сине җиңәм дип...
- Җиңдеңме?
- Җиңелдем... Хәзер минем дә сине уйламаган көнем юк...
Тәмам
Нәбирә Гыйматдинова