Капкадан алып чыгып киткәндә, ишегалдына томырылыплар карады Йолдызы. Адәм акыллары бар диярсең үзендә: аерылышуны сизгән бахырның ике күзе дә мөлдерәмә яшь белән тулы иде. Шаһидәгә «бәхил бул» диюе булды микән, сузып-сузып мөгрәгәндәй итте дә, муенына тагылган бау тартылуга, ни чарадан бичара кыяфәттә яңа хуҗасы артыннан атлады.
Гәүдәсенең җегәре киткән Шаһидә капка биген төшерерлек хәл тапмады, хәлсезләнеп бакча коймасына сөялде. Каны качкан бармакларының туңуын да сизмичә, чит-читләре бәсәргән вәлен * рәтләгәндәй итте. Җиң очлары сизрәгән иске сырмасына кунган карны сыпыргалады. Кизитегенә эләккән салам бөртекләрен кагарга иелгәч, сабыр савыты тулышып, нарасый баладай елап җибәрде.
И Ходаем, сыйлы көне – сыерлы көненнән аерылгач, ни белән генә көн үткәрер? Булганны бетерүкәйләр тиз, һай, бик тиз шул. Менәтрәк, балалары ничә кайтса, «нигә сыер асрап интегәсез, кибет тулы сөте, мае» дип авыз суы корыта иде, алар да тынычланыр инде. Парлы чакта ничек тә икәүләп теркелдәделәр әле, балалар сүзенә карап тормадылар анысы. Карты иртәрәк китеп барды шул, ашыкты, һич югы җәйне көтмәде. Гомер бакый үзе турында уйлый белми яшәде, соңгы сулышын да кеше өчен дип алды, мәрхүм. Күршеләрнең абзарына ут капкач, ашыга-кабалана су ташып йөргән иде, трактор астына килеп керүен дә абайламаган. Үлемнең кайсы гына үкенечле түгел…
И-и, хатын-кызкайлар… Без - муен, башны без борабыз дип күпме генә шапырынсак та, дөньяның тоткасы ирләр шул, ирләр…
– Әнкәй, йөрәгеңне бозып торма инде, әйдә, кер. Мин дә җыена башлармын. – Болдырга чыгып баскан төпчегенең тавышы Шаһидәне чынбарлыкка кайтарды. Ул, кул аркасы белән бит очларын сөрткәләде дә, гер аскандай авырайган аягын көчкә сөйрәп, баскычка таба атлады.
– Күрчәле, яланөс чыгып баскан, акыл кермәсә дә кермәс икән, агай… – дип кызын орыша-орыша өйгә үтте. – Хәния дим, идәнгә ике банка сөт куйдым, сөт өсте белән катык халадильникта онытылып кала күрмәсен. Йолдызымның соңгы ризыкларын авыз итсеннәр дип күп итеп корт та әзерләгән ием, аны да алырсың.
– И, әнкәй, үзеңә үзең мәшәкать тудырмасаң инде. Корт ясыйм дип сөт кайнатып, сәгатьләр буе плитә саклаганчы… – Көзге каршында иннек сөртеп маташкан Хәния әле ишек төбендә тау булып өелеп торган күчтәнәчләргә, әле әнкәсенең кечерәеп, бөрешеп калган гәүдәсенә кызганулы караш ташлады. – Әнкәй, без ач ятмыйбыз лабаса, шулкадәр төямәле.
– Ярар, сөт-майны соңгы тапкыр апкитәсең, чәпчемә. Көз кайтуыгызда атагыз юк иде, бу кайтуыңда сыер юк, алдагысында мин булмам – Ходайныкын белмәссең.
– Теләсә нәрсә сөйләнмә әле, әнкәй. Саулыгың минекеннән ныграк, яшәргә дә яшәргә әле.
– Сигезенче дистәңне ваклаганда көнеңне түгел, сәгатеңне саныйсың, балам.
– Ярар-ярар, дөбердәтеп сыер сауганда яшеңне дә белмәдең, зарланма. Кызлар кебек әле син. – Хәния, күңеле йомшарганны сиздермәс өчен, юри дорфарак булырга тырыша иде.
Дөбердәтеп сауганда, ди, и бала-бала. Шаһидәнең кәкрәеп каткан бармаклары сыер имчәген берәм-берәм тартканын, чиләге тулганчы үзенең ун бүленеп, ун ял иткәнен каян белсен инде Хәниясе.
– Гәзиткә төреп күкәй әзерләп куйдым. Чүпрәк сумкада апаңнарга дигәне. Аларга дигән сөтне шешәгә тутырдым.
– Элегрәк көлә идең, әнкәй, хәтереңдәме? Киткән кыздан, мине дә апкитмәсә ярар иде дип, почмактагы пумала куркып тора, ди торган идең. – Хәния чәч-башын төзәткәләп бетерде дә, әнисенең ябык гәүдәсен кочаклап алды. Соңгы араларда бигрәк биреште шул Шаһидә. Сыңар канат дөнья көтеп маташканда, янәшәсендә бар куанычы булып җирән сыртлы Йолдызы калган иде, бүген менә аны да сатып җибәрде. Биш кызы, оныклары күпме генә чакырмасын, берсендә дә торырга ризалашмый шул. Шәһәрләрендә сулышы кысыла; күрше авылдагы олы кызы инде үзе каенана булып, улы-килене белән дөнья көтә – алар катына барып сыенмас бит инде… Мәшәкать димиләр тагын, рәхмәт төшкерләре, ике көннең берендә хәлен белеп, янына кайтып кына торалар. Суының салкыны, кайнары өйдә, газы кергән, үзе юа торган кер машинасы бер хикмәт – тәндә җан барында шушында яшәргә язсын берүк.
«Гомерем, җегәрем булганда балаларымны сөттән өзмәм» дигән сүзе бар иде Шаһидәнең. Балачагында үзәгенә үткән, бүген дә бәгыреннән кан саркыткан вакыйгалар әйттерде шулай дип. Таң алдыннан күргән татлы төш кебек, җәһәт кенә узды да китте шул ачлы-туклы балачагы, чабаталы яшьлеге… Бер генә көненнән булса да урап киләсе иде дә бит. Үрелеп кенә күз төшерәсе иде… Алайса, хәзерге заманның көзгесе көзге дисеңме: гармун күреге кебек җыерчыкланып беткән йөздән элекке Шаһидәнең чалымнарын эзләп-эзләп тә табарлык түгел. Күр инде: кайчандыр көлтә-көлтә ут бөркеп торган чая яшел күзләренең урыны гына утырып калган диярсең. Төсләр уңган, җуелган. Яулык астыннан күренмәсә дә, сүс шикелле юкарган, толым дисәң хәтер калырлык чәчкәйләр дә мамыкка охшап бетте инде. Әй үртәлә иде яшь Шаһидә шул толымнарының төсенә: көнбагыш чәчәге кебек җете сары да түгел ичмаса, көлсу дулкын булып, җилкәсенә тарала да төшә. Үреп куйса, иңбашында кәҗә койрыгы кебек тырпая да кала… Кайчандыр мендәр чигүендәге гөләп таҗына охшап, турсаебрак торган алсу иреннәрнең дә күптән каны качкан; әйтелмичә, йөрәк түрендә йомарланып калган сүзләр хәзер инде тирән-тирән буразналар булып ирен читенә күчкән.
Сыерын сатып җибәреп үз сүзенә хыянәт итмәде микән Шаһидә? Хәерле булсын… Бер җамаяк сөтнең түгел, кеше кадәр кешенең кадере калмаган заман диген. Алай дисәң, кайсы чорда адәм баласының кадере булды соң ул? Шулай да, шулай да…
***
– Инәкәй, әтекәй! – Шаһидәнең чатнап торган тавышы әллә каян ишетелә иде. Ялан тәпиен ялтыратып, ишегалдына чабып кергән шәйгә кыз гәрәбә төсенә кереп ялтыраган баскычны ике атлап бер генә сикерде дә бәрелә-сугыла өй эченә үтте. – Әтекәй! Төштән соң, тург ясарга дип, кәнсәләрдән безгә төшәчәкләр! Фәһимә апа әйтте, кулга тотардай әйбер-караларын базга булса да күмсеннәр, диде. Он-мазарыгыз булса, анысын да яшерегез, диде. Уф! – Сулышы капкан кыз, мич аралыгына үтеп, чиләктән агач чүмеч белән су алып эчкәч, лып итеп инәкәе янына – сәкегә утырды. Утын пүләнен култык астына кыстырып, мич алдында пычак белән чыра телеп маташкан әткәсенең йөзеннән төс качты, ул, билендәге алъяпкычын сүтә-сүтә, артсыз урындыкка килеп чүмәште.
– Ала-ай… – диде, бердәнбер кулы белән ияген сыйпагандай итеп. – Ала-ай… Үтмәс балта белән юнган калхузлары безнең сырган юрганга калды микәнни соң… – Нигъмәт агай берара дәшми-тынмый башын иеп утырды. Аны күз карашыннан аңларга өйрәнгән Мәрзиясе сүзгә кушылырга ашыкмады, иренең бер-бер фикергә килүен көтте. Ләкин тынлык озакка сузылгач, түзмәде:
– Болай да күзгә кырып салырлык әйбер калдырмадылар бит инде, тагын ни генә эзләп төшәләр икән, җир йоткырлары?! – дип рәнҗүле тавыш белән иренә текәлде. – Атасы дим, әйт инде берәр сүз!
– Калхузларына кермәгән өчен черки урынына канны эчкәннәр ие, хәзер кандала урынына ябышырга уйлаганнар инде, алайса…
– И Ходаем, шушы авылда яшәп, үзеңнекеләр шулай мыскыл итсен инде… – Мәрзия, Шаһидәнең кош баласыдай авыз ачып әле әтисенең, әле үзенең сүзен тыңлап утыруын күргәч, аңа эндәште. – Бар, балам, Зәкия түтәңне эзләп тап, чишмәгә-мазар төшеп китмәде микән. Бирнә-сөлгеләрен булса да бакча артлатып кына әбиеңнәргә илтеп кайтыгыз. Теге убыр авызларны белмәссең, җан күек күргән, төн утырып чиккән тастымалыңны да тартып алырга күп сорамаслар.
Теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалган Шаһидә артыннан әтисе дә кыймылдады. Нигъмәт агай, ишегалдына чыккач, балтасы суга төшкән кешедәй бераз әйләнеп-тулганып йөрде дә, үз уйларының очы-кырыена чыга алмасын аңлап, тагын өйгә кереп китте. Төртсәң аварга торган дүртпочмаклы өйдән нинди зиннәт табарга уйлаганнардыр, ни-нәрсәне тамаша күрсәтеп сатарга җыеналардыр – һәрхәлдә, Нигъмәт үзе, күпме эзләнсә дә, хуҗалыгында кулга тотардай байлык күрмәде. Сәвит дигәннәре узган ел бар булганын – алты почмаклы зур өен дә, яңа салган келәтен дә, ихатадагы мал-туарын да талап алды лабаса. Ястык-мендәргә чаклы алып чыгып киттеләр. Ярый инде үзләрен, мулла гаиләсен мыскыл иткән кебек, берәр кара мунчага күчермәделәр.
Аргы урамдагы хамсамул Нәкыйпнең һәр ярыгыннан җил өреп торган өе – яңа блачның мәрхәмәте иде… Бүген килеп дүрт кешелек гаиләнең бар карап торганы – салам түбәле абзардагы Мәрүчкә. Бөтен болын-кырны әлеге дә баягы калхузлары үзенеке дип игълан иткәч, Нигъмәт кебек аерым хуҗалыкларга сыер көтәр урын да калмады. Узган ел капка төбендә үлән чемченеп йөргән каз бибиләренә тиклем калхуз келәтенә илтеп яптылар бит, адәм гыйбрәте.
Кәнсәләрдә эшләүче чыбык очы туганнары Фәһимә дөрес әйткән икән, төш турысы узганны да көтмәделәр, өч-дүрт кеше – аларның берсе генә районнан килгән вәкил булып, калганнары үзләрен авыл активы дип йөрткән түбән очныкылар иде – Нигъмәтләрнең болай да кысан өенә бастырып килеп тә керделәр.
Шаһидә өйләренә нинди афәт кергәнне сабыйлыгы белән аңлап бетермәсә дә, бу ыгы-зыгының һич кенә дә кунак туе түгеллегенә төшенгән иде.
– Түтәй, – диде ул мич аралыгында яулык чите белән авызын каплап торган апасына пышылдап. – Толымыңдагы чулпыларны яшер инде, исәр, анавысы кыек танау көмеш дип белеп, тартып алырга да күп сорамас. Чәй савытын кисә-кисә, тикмәгә генә тырышканыбыз булыр.
Кыек танау дигәне – авыл халкы телендә Чүтчик дип йөртелгән счетовод Хәмит иде. Бераз шадра йөзендә уң якка авышыбрак торган борыны, болганчык су төсендәге йөгерек күзләре, авазларны йота-йота сөйләшүе аны җирәнгеч кыяфәттә күрсәтсә дә, кәнсәләр тирәсендәге кеше булганга, үзен Алланың кашка тәкәсе дип хис иткән, куштанлыгы, кансызлыгы хәттин ашкан бер бәндә иде ул.
Менә ул, мыскыллы елмаеп, балчык чүлмәктә утырган яран гөлнең башта бер, аннан икенче ботагын сындырып атты. Баланнар кызыллыгы белән балкып утырган гөл, кан таплары кебек таҗларын тәрәз төбенә коя-коя, идәнгә тәгәрәде. Чүлмәк янында яткан бәйләм җебе дә Чүтчик кулына күчте.
– Языгыз: бевсе кызыл, бевсе сары ике кәтүк!
Шаһидә, бу сүзләрне ишетеп, мич аралыгыннан атылып чыгуын сизми дә калды.
– Инәкәй, ул бит минем чигү җебе, аңа тимәсеннәр! – Кыз ике кулы белән чытырдап Чүтчик Хәмитнең җиңенә ябышты. – Кәтүк түгел ул, мин аны әбекәйнең иске тастымалларын сүтә-сүтә, үзем ясадым. Абзыкай, алма минем җепләремне, бир!
– Бу сытыгыгызны аяк астыннан алыгыз, кысылмасын! Ату тибеп очывывмын!
– Синнән булыр, кыз бала дип тә тормассың. Кызым, мин сиңа Пучы базарыннан яңаны апкайтырмын, бар, апаң янында гына тор! – Әткәсенең тыштан гаять тыныч тавышы Шаһидәнең үксүен баса алмады. Ул, исәр, исәр, дип авыз эченнән кабатлый-кабатлый, янә Зәкия түтәсенең кочагына сыенды. Ул арада Хәмит агач урындыкны сөйрәп китереп, мич башына үрмәләде. Алтын тапкандай ыржаеп, андагы җилпучны күтәреп төште.
– Ач таваканнав, шушымы бав оныгыз? Монда ике уч та юк бит! Явав, ул сезне бавыбев аяк сузудан коткава алмай бит! – Хәмит, ыржаеп көлгән җиреннән уртын чәйнәп басып торган Нигъмәтнең ут карашы белән очрашкач, тамагына кылчык кадалгандай тотлыгып калды. Аннан кискен хәрәкәт белән җилпучны идәнгә әйләндереп каплады.
– Аһ! – Мәрзиянең күкрәк авазы үзенә генә ишетелде бугай.
– Сез контвлавны йә ачка, йә салкынга катывып кына үтевевгә кивәк! Күзгә төтен җибәвмәкче буласыз, ә: имеш, хәервеләр, имеш, бев нәмәләве дә юк! Алтын-көмешегезне кая яшевгәнне бавыбев әйттевевбез! – Хәмит кырып юылган сап-сары идәнгә сибелгән он бөртекләрен күн итеге белән рәхәтләнеп таптады, үзе каны качкан иренен чәйни-чәйни, без карашы белән Мәрзиягә кадалды. – Бай кызы идең бит син ач бет Нигъмәткә чыкканда, атаң сандык-сандык бивнә белән озатканны белмиләв дисеңме әллә?
Яулык чите белән авызын каплаган Мәрзия кинәт дуамалланып китте:
– Иманыңны иблискә саткан нәрсә булдың тәки, башта әткәйләргә каныгып, аларның соңгы юрганнарына тиклем талап чыктың, хәзер безне тинтерәтәсең. Аласын узган юлы кырып-себереп алдыгыз бит инде. Адәм талаучы, җирбит! Каян килеп бездә алтын-көмеш булсын, мич артындагы тараканнар гына алтынга әйләнмәсә …
– Анасы, телеңне әрәм итмә. Ходай барысын да үзе күреп тора. – Эчендә ут кайнаган Нигъмәт агай сабырлыгын җуймаска тырыша иде, ул, җилфердәп торган буш җиңен сәламәт кулы белән тотып, йодрыгын төйнәде.
Дүртесенең дә күзеннән яшь урынына кан агызганы – абзардагы Мәрүчкәне, Хәмит әйткәнчә, «тургка» куюлары булды. Аю биеткәнне карарга җыелгандай, җилкапка янына килеп өелгән халык берсен-берсе өзә-бүлә, Мәрзияләрнең күз текәп торган сыерын сатулашты.
Мәрүчкәне терәлеп торган күршеләре – җил иссә дә җилфердәрдәй ябык Касыйм алып чыгып китте. Нигъмәткә күз карашы белән нидер әйтергә теләгәндәй, тутырып карады, әмма бер сүз дә катмады. Сыгылып төшкән Мәрзиягә күтәрелеп тә карамыйча, өеннән алып чыккан бауны Мәрүчкәнең муенына салып, сыерны үз артыннан әйдәкләде.
Чынлап та затлырак мал табарына өметләнгән булды микән – Хәмит ишегалдын, базны, бакча-кура тирәләрен энә күзеннән үткәреп чыкты. Янәсе, яңарак казылган урын шәйләнмиме… Ахыр чиктә, күзгә кырып салырлык да зиннәт-байлык тапмагач, җен ачуы белән котырып-кычкырып җибәрде:
– Әйттевевбез! Кая яшевгәнегезне бевзаман үзегез үк йөгевә-йөгевә килеп әйтевсез! Сәвит законы әйттевә ул!
Районнан килгән вәкил Нигъмәт һәм Мәрзияне үзе белән алып китте. Шаһидә белән Зәкияне исә, икесен тиң күз яшьләре белән елата-елата, кәнсә ишегалдындагы иске келәткә илтеп яптылар.
– Ата-анагызны исән күвәсегез килсә, байлыгыгызның кая качывылганын әйтегез. Аннавы дүвт ягыгыз кыйбла!
***
Караңгы, юеш баз исе килеп торган шушы келәттә төн кунасыларын күзаллап, Шаһидәнең җаны үкчәсенә төште.
– Түтәй, монда тычкан юк микән, мин куркам! – диде ул апасының калтыранган гәүдәсенә сыенып.
Зәкиянең исә үз кайгысы кайгы иде. Ул җир идәнгә чүгәләп, бераз мышык-мышык килеп утырды да, тиен җитезлеге белән сикереп торгач, күлмәк өстендәге чигүле алъяпкычын салып атты. Аны кулында бөтергәләде, ныклыгын тикшергәндәй, кат-кат тарткалап карады.
Шаһидә дә шыңшуыннан туктап, шаккатып апасына төбәлде. Зәкиянең ниятен аңлап бетермәсә дә, ниндидер ямьсез сизенүдән коты ачты. Апасының кулы белән кармалана-кармалана түшәм такталарын сыпыруын күреп, бөтенләй өнсез калды.
– Түтәй, син нишләмәкче буласың? – Кызның җан өшеткеч тавышы гына Зәкияне шөгыленнән туктатмады: ул келәтнең һәр тактасын, һәр бүрәнәсен барлап чыгарга җыенгандай ашыга-кабалана бер почмактан икенчесенә атылды. Аннан, кисәк хәле беткән кешедәй, бөгелеп төште дә, иңбашын дерелдәтә-дерелдәтә еларга тотынды.
– Адәм көлкесе, ындыр табагы чаклы келәттә тырпаеп торган бер кадак кисәге булмасын инде… Яшим дисәң, яшәп, үлим дисәң, үлеп булмый дөньяларында.
Зәкиянең такмаклый-такмаклый елаганына Шаһидәнең куркулы пышылдавы кушылды.
– Түтәй, ычкындыңмы әллә, минем үләсем килми, өйгә кайтасым килә. Тамагым ачты, әтекәйләрне сагындым!
Җир идәндә тезләрен кочаклап, бөрешеп утырган сеңлесенең бу сүзләрен ишеткәч, Зәкия такмаклавыннан туктады, яшь аралаш кызганыч елмаеп, Шаһидәгә карады. Сабый шул әле, кыз баланың язмышы кыл өстендә икәнен аңларлык яшьтә түгел.
– И апаем, син бәләкәй, сиңа тимәсләр. Менә теге җирбит Хәмит мине мәсхәрәләп ташласа, ни кылырмын? – Апасы, бер кулы белән Шаһидәнең иңсәсеннән кочып, аның янәшәсенә сыенды.
Матур шул Шаһидәнең апасы, карап кына тормалы. Озын төз буен әйтәсеңме, уймак авызы, нигәдер гел моңсу итеп, өздереп караучы коңгырт күзләре, учка сыеп бетәрдәй нечкә биле дисеңме. Болай да кара кашларын, әнисе күрмәгәндә, корым белән каралтып, бит очларына кишер суы да тигезеп алсамы? Теләсә кем кызыгырлык.
– Кит, исәр, тумаган тайның билен сындырып утырма әле. – Шаһидә башта бик урынлы итеп әнкәсеннән откан сүзләрне кабатлады, аннан бала итәкле күлмәгенең кесәсеннән кечкенә саплы пәке чыгарды.
– Сиңа тиеп кенә карасын, шушының белән күзләрен чокып алырмын!
Апасының күзләре маңгаена менгәнне күрмәсә дә, аның әйтергә өлгермәгән соравына җавап биргәндәй, батыраеп әйтеп куйды:
– Әүхәт тәренеке ул, кичә шәпиле уйнаганда оттырды.
– Телеңә ничек тилчә чыкмыйдыр, кызый, әле тәре, әле исәр… Бир әле, хет шуның белән ишекне ачып булмасмы. – Зәкия сеңлесенең кулыннан пәкене алып, келәт ишеге янында кайнаша башлады. Тышкы яктан асылмалы йозакка бикләнгән ишек, кыз баланың чандыр кулларыннан үчекләп көлгәндәй, ыржайган аваз чыгарды.
Дәвамы бар
Айгөл Әхмәтгалиева