Сельские нивы
-3 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
6 Июля 2022, 16:00

УЙЛАМАГАН КӨНЕМ ЮК

10 өлеш ...Элек тар тоелган бистә урамнары киңәйгән. Мин пәрдәсез-нисез генә күп серияле фильм карыйм. Аңымда ул фильм. Чынбарлык үзе язган сценарийның азагы ни белән тәмамланыр? – табышмак. Хыялым юраса гына инде. Ә киноның күп өлеше безгә багышланган, аның геройлары да без. Менә Халит:«Син артта гына тор», – дип, яктыга – тәрәзәгә табан атлый.

УЙЛАМАГАН КӨНЕМ ЮК
УЙЛАМАГАН КӨНЕМ ЮК
...Элек тар тоелган бистә урамнары киңәйгән. Мин пәрдәсез-нисез генә күп серияле фильм карыйм. Аңымда ул фильм. Чынбарлык үзе язган сценарийның азагы ни белән тәмамланыр? – табышмак. Хыялым юраса гына инде. Ә киноның күп өлеше безгә багышланган, аның геройлары да без. Менә Халит:
«Син артта гына тор», – дип, яктыга – тәрәзәгә табан атлый. Менә ул чайкала һәм мин ике генә сикерәм дә аңа аркамны терим.
- Рәхмәт аркадаш, – ди Халит.
Аны яктылык тартамы әллә, ир өч тапкыр бер үк тәрәзә яныннан әйләнә. Менә без аның кабинетында. Озынча өстәлдә эш кораллары: фломастер, циркуль, линейка, өчпочмак, каләм... Мин сызым тактасына беркетелгән ватманга түгәрәк сызам, ә циркуль «тыңламый», Халит исә:
- Кыегайтма, – дип, кулымны турылый.
Менә без каталог карыйбыз. Йортлар, биналар, парклар... «Зурдан күтәрмәдек» дигән кешенең нихәтле иҗат байлыгы! Менә без туңдырылган шомырт «кимерәбез». Иң эреләрен ул сулышы белән җылытып, миңа каптыра. Экранны «ябам», кадрлар аң төпкелендә югала. Бистә урамы кабат тарая.
Разияләр капка төбендә Миндияр әле генә яуган мамык карны таптый.
«Сәяхәтче бака» күн пәлтәдән, яланбаш, кызыл шарфының бер очын җилкәсенә салындырган. Кыскасы, имиджын үзгәрткән.
- Сәлам, матурым? Йә, абзагыз ничек? Без – брутальный
- Бу сүз Юрий Цезарьны үтергән Брут тамырыннан яралган, аның белән надан кеше генә кәпрәя, – дим
- Кәпрәйтми әле, туңдым. Өегезгә чакырып, ярты гына чәшке чәй эчерт.
- Теләнмә, Миндияр, – дим. – Сиңа өч минут, әйдә, шапырын.
- Һе, өч минутта ни генә сөйләрмен икән? Францияне аркылыга-буйга гиздек синең түтиләр белән. Сиңа презент, мә! – Ир түш кесәсеннән сувенир чыгара. – Кем сынымы? Жанна д,Арк, матурым. Аны Руана мәйданында әрдәнә өеп яндыралар. Инквизиция корбаны ул. Ватанын шул батыр кыз гына илбасарлардан коткара. Кызганыч, бездә андый татар хатыннарыюк.
- Рәхмәт, мин сын яратмыйм, – дип, Миндиярның кулын этәрәм. Бармаклары салкын, өшегән. Җылытмыйм, чөнки аңа дигән мичем ягылмаган. Мин дә аның капкасына туп тибәм. – Французларның икенче бер герое Наполеон Корсика утравында туа. Шәт, анда да экскурсия оештырганнардыр. Гап-гади солдат үз акылы, үз тырышлыгы белән император дәрәҗәсенә күтәрелә. Кызганыч, безнең кайбер татар ирләре альфонс булырга гына ярый.
Разия вата инде: тәрәзә пыяласын төя.
- Карга белән сандугачның сайрашуы гаҗәп, – ди ул, ишектән үк тиргәп. – Аерылган ир, каерылган канат. Чишен! Сөенәсеңме, көенәсеңме, китабыңны уптым сатып алганнар.
- Кемнәр?
- Шайтан белсен! Анысы ярар, алганнар тек алганнар.Сиңа биш йөз мең тәңкә гонорар калдырганнар, вот шунысы гаҗәп. Бигрәк зур сумма бит, Тәслимә.
Акча дигәч шатланырга югыйсә. Ә мин зәһәрләнәм!
- Тираж сатарга кем рөхсәт бирде?
Дустым биленә таяна.
- Ә? – Разиянең авызы озак ябылмый. – Ялгыш ишетәмме соң? Әллә сиңа кеше пычрагын чистартуы ошап киттеме? Аңлат!
- Срогымны тутырам...
- Анысын гына танышлар аша җайларбыз.
- Хуҗалар белән договор яңа елга кадәр.
- Мин – Разия Вәзиева! Без синең продюсерың! Димәк, алыш-биреш ясарга тулы хокукым бар. Моннан соң һәр иртә күзеңне тырнап, байларга йөгермисең, яңа әсәрләр язасың. Син – ирекле, Тәслия Халәф!
Ничек аңлатыйм, ничек? Җиңелме әллә йөрәк хисләрен сүз белән генә тасвирлавы! Ничә көн онытмыйм, дисең, онытыла да төсле. Ләкин шундый мизгел була: теге фильмдагы кайбер кадрлар бәгырьне телә.
- ...Авызың кап-кара. – Халит кәгазь тастымал белән иренемне сөртә. Без балалар кебек шомырт карасына буялабыз.
- Синең дә! – дим, тик аның битенә кагылырга кыймыйм. Өнемдә базмасам, төшемдә мин кыю: аңа сузылам, ә ул нигәдер ерагайган саен ерагая.
Разия уянып, күгәргән сукасы белән җан кырымны сукаламасын дип, таң зәрәсеннән «эш»кә ашыгам. «Җайлыйбыз», – ди дустым, – яз гына», – ди. Әлбәттә, ныклап иҗат күленә
чумарга вакыт, яшәүнең бөтен мәгънәсе дә шул лабаса. Дөнья бездән бөек әсәрләр көтә, имеш. Мин – халыктагы амбиция гаҗәп инде.

Алайса кая бара бу берлек сандагы «халык»? Кире борыл, әй! Борылмыйм, ниндидер сәер көч ашкындырып-җилкендереп, бистәгә куалый. Бүген генә эшлим, соңгы көнем дип, үземә үзем ант итәм. Ант, ант, ант! Гөлнира белән Кара Туташ йоклый, иртәнге ризык әзерләгәч, бүлмәләрне җыештырам. Халитнең бу якка караган тәрәзәсе парланган... Безнең тәрәзәнең пыяласы да кайнар сулышымнан томанлана. Кулым белән «томан»га аның исемен язам... Ул да яза... Аннары безнең исемнәр «эреп», язгы гөрләвекләрдәй агып төшә. Кесәмдә чырылдаган телефон гына айныта: чыбык очында хуҗа! Ул бичараның бердәнбер кайгысы – яшь хатын, әйтерсең, картлач аңа яшәү җебе белән тоташкан. Әйтерсең, җеп юкарса – Марс бабакай тәгәрәп үләчәк.
- Ул йоклый, – дим.
- Арыгандыр, туйганчы йокласын, иркәҗан, – ди картлач.
- Бүген сездә соңгы көн эшлим, Марс Хәйдәрович, – дигәч, бабакай кызганыч тавыш белән ялвара:
- Үтенәм, Тәслимә, тагын өч кенә атнага кал! Син намуслы кеше, шуңа Гөлнираны сиңа ышанып тапшырам да. Мин югында ятимә баланы синнән гайре кем кайгыртсын, Тәслимә акыллым.
Әй, ярыплармы ярып саласы иде: «Иркәҗаныгыз ятимә түгел, аның әнкәсе исән-сау».
...Халитнең ярдәмчесе килә. Яңа проект сызабыз, дигән иде. Мара, балга сырган чебенмени, гел ахирәтендә ята. Ул урамнан ук зарланып керә.
- Уф, төнлә йокламадым. Йөрәге чәнчә, имеш, дару эчәргә су бир, имеш! Хезмәтче мәллә мин аңа? Карале, кызыкаем, давай дачага сыпыртабыз. Шофёрыңа куш, мунча яксын!
- Ой, – Гөлнира киерелә. – Мин дә төнлә бастырылдым. Кругом җен мыжлый.
- Мә китап, йокың качканда укырсың. Помощник Фәрит дефицит, ди.
- Фу, башымны катырма сана! Апасы, чүплеккә ыргыт!
Миңа таба чөелгән китап зал идәненнән шуып үкчәмә бәрелә. Күземә генә күренәме соң?! Яшел тышлык... Алтынсу каләм... Минеке! Мең газап белән тудырган баламмыни, иелеп алам да күкрәгемә кысам.
Мара күзен чекрәйтә:
- А ну-ка, ыргыт, диләр! Аны укырга миең кечкенә, апасы. Катлаулы әсәрләр, ди Фәрит.
Их, «Китапның авторы – мин!» дип, боларны дөмбәслисе иде. Кул кычыта, тик сугышырга әдәп кушмый. Гайрәтем телгә күчә: үземне үзем белештермичә бу икәүнең итәгенә дары сибеп дөрләтәм. «Карусыз, сабыр-тыныч хезмәтче» дигән «даным» да дары белән бергә яна:
- Әй син, көя күбәләге! Авыру иреңә су бирергә иренәсеңмени?! Туйгансың икән, сөяркәләрең янына олак, алар асрасын. Ә син, озын тырнаклы карчыга, бичара картны каз урынына тереләй йолкыйсың. Әниеңне тыңла да тизрәк дәвалан!
Мара ушлырак, аңа шунда ук барып ирешә:
- Үлеш! Кухарка сәләмәсе безне тәнкыйтьли! Гөлнирочка, аңгыра сарык, ишеттеңме, ни ди ялчыгыз? Моның теш кайравы җүнлегә түгел. Бу хәзер безне сатачак! Хана безгә, Гөлнира!
Иркәҗанның миңа «хөкем карары» әзер:
- Киллердан кыхылдатабыз!
Шуның белән минем тәнкыйть чикләнә. Мин бит гел дәрәҗәм турында уйлыйм. Болар – түбәндә, ә мин – биектә, болар белән чәкәләшер өчен горурлыгымны сындырып, аска төшәргә хурланам.
Мара, хәерсез, казына:
- Карале, Гөлнирочка, әниең, дидеме ул?
Көтелмәгән хәл дисәм, көтелгән хәл: иркәҗан аягындагы чүәге белән шап та шоп ахирәтен кыйнарга тотына:
- Әни үлде! Әни үлде!
Тиз дуслашалар, хәер. Шәраб уртлап кәефләнгәч, Мараның башында гаҗәеп кызык «идея» туа:
- Безгә сөрсемәс өчен зыялылар белән дуслашырга иде
- Кемнәр алар? Байлармы?
- Томана что ли син, Гөлнира! Җәмгыятьнең алдынгы карашлы, белемле- гыйлемле кешеләре зыялы дип атала. Мәсәлән, синең хезмәтчең – түбән катлам вәкиле, аның белән әрләшү безне бизәми, аңардан өстен булыйк. Әйдә, әнә, теге китапны язган язучыны үзебезгә тартабыз. Апасы, авторы ни исемле әле? Ә-ә, Тәслия Халәф.
- Ул ниндирәк хатын икән?
- Гөлнира, зыялылар нәфис затларга ханым дип эндәшә! Безнекенең ярдәмчесе алар даирәсендә чуала. Вот күрештерсен безне Халәф белән. Әсәрләрен укып, күз кызартмыйбыз, эчтәлеген ярдәмчедән генә сөйләттерәбез
«Очрашу» фәлән көнгә чигерелә. Ә аңа кадәр диңгездәге
​​​​​​​чүп төсле бүтән «идея»ләр өскә калка. Кич белән дачада «аулак өй»: Мара ресторанга шалтырата. Миннән генә пешертерләр иде, бу юлысы, мөгаен, шүрләтә: мин- «керпе»гә кагылырга ярамый, бая гына инәсенә кадалдылар.

Аннары мин акча коллыгыннан азат, теләсәм, шушы сәгатьтә үк бай йорты белән хушлашам. Хәтта хуҗаның: «Өч кенә атнага түз», – дип инәлүләре дә тоткарламас. «Ә нишләп хушлашмыйсың?» – дип үземнән сорасам, җавабыннан куркам. Кичә базарда туңган шомырт үлчәттем. Икәү ашасаң гына тәмледер ул...
...Разия бәйрәм табыны корган. Өстәл уртасындагы пыяла вазада кәләш сыман ап-ак пионнар. Әллә тикшерүче дустымның погонына «йолдыз» өстәгәннәрме? Бер көндә икебезгә ике уртак шатлык, димәк. Аңарда – «йолдыз», миндә – китап.
- Китабың белән, Тәслимә! – ди ул, ә үзе хәйләкәр елмая. – Ниһаять, хыялларыбыз тормышка ашты. Теге иганәче иптәшне эзләттерәм, Алла бирсә!
- Мәшәкатьләнмә, – дим. – Мин аны беләм инде.
- Чынлап тамы?
- Уйнама, Разия. Син – сәләтсез артистка. Сез аның белән бергә берләшеп эшләгән «этлек» бит бу.
- Йә, сиңа әйттек, ди. Шуннан ни? Аяк чалыр идең, әйеме? Әнә, чәчәкләр дә аныкы. Котлады. Әйдәле, әйдә! Тагын бер сюрприз.
Чоланда идәннән түшәмгә хәтле китап... Минем тәүге иҗат кибәнем. Хөсетле җаннар аны «ишәргә» маташыр, имансызлар «ут төртеп яндырырга» теләр. Ак көнләшү, диләр, юк, көнләшүнең төсе бер генә: кара ул...
 
(Дәвамы бар)
Нәбирә Гыйматдинова
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: