Сельские нивы
-2 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
5 Июля 2022, 17:00

УЙЛАМАГАН КӨНЕМ ЮК

8 өлеш Мин – боз кантары... Хәтта шаулап яуган яңгыр да җебетми.Гариф абзый култыклап капкадан кертә.- Салкын тидерәсең, сеңлем. Нәстә, күршеңне ашаттыңмы? Аның катыны аш-суга рәтсез, каяндыр китертә шунда. Җиде кулда әвәләнгән ризыкның ни бәрәкәте! Ул чибурик-мибурик, писса-миссалар ашказанын гына җәрәхәтли. Настоящни ир-җегеткә итле бәрәңге туклыклы.

УЙЛАМАГАН КӨНЕМ ЮК
УЙЛАМАГАН КӨНЕМ ЮК

Мин – боз кантары... Хәтта шаулап яуган яңгыр да җебетми.Гариф абзый култыклап капкадан кертә.
- Салкын тидерәсең, сеңлем. Нәстә, күршеңне ашаттыңмы? Аның катыны аш-суга рәтсез, каяндыр китертә шунда. Җиде кулда әвәләнгән ризыкның ни бәрәкәте! Ул чибурик-мибурик, писса-миссалар ашказанын гына җәрәхәтли. Настоящни ир-җегеткә итле бәрәңге туклыклы.
- Итсез иде...
- Нәстә, сеңлем?
- Болай гына. Кем соң ул Халит?
Йә, миндәге тилелек! Йөрәк сурәте белән җанымны кыйнаган егет кем имеш! Миңа гел киресенчә кирәк: шук-шаян сыйныфташ белән җитди-моңсу ир бер үк кешеләр түгел. Гаҗәп, мин шулай телим.
Белешлегем чамалы гына дигән шофёр мәгълүмат ташкынына күмә:
- Халит зур нәчәлник, сеңлем. Аның сызганнары буенча төзиләр йортларны. Ачык мужик. Безнең ише гади халык белән кәпрәеп сөйләшми. Җәйләрен турларына апчыккаладым. Гәпләшергә җайлы мужик. Машинада барганда, йөрәк өянәге кузгалып, баганага бәрелгәч, бот сөяген сындыра, ярты ел бүлнистә дәвалана. Арбада хәзер тормышы. Авыр хәл, сеңлем. Бәхетсез мужик, катыны гүләйттә, ул дүрт стина эчендә ялгызы. Памушнигы да соңгы көннәрдә сирәкләде.
Кара Туташ борын төбендә телефон болгый:
- Кайда югалдың, хезмәтче?! Гулочка шалтырата, кайтабыз, ди. Әбәт гатавайла!
- Дачыда пужар мәллә? Ай-яй тиз болар, – ди Гариф абзый.
Мин дә аптырыйм. Ахирәтләр өс киемен дә салмыйча, хуҗа кабинетына ыргыла. Бераздан мине дә чакыралар. Марс бабакайның дәү сейфы ачылган, Мара акча саный.
- Илле мең, йөз мең, алты йөз мең... Бер миллион, ике миллион. Әзрәкме? Гөлнира:
- Дүрт кешегә пүчтәк, – дигәч, күчкә тагын төргәкләр өстәлә:
- Дүрт миллион!
- Кызлар, хуҗа рөхсәт иттеме соң? – дим.
- Аңардан кем сораган! – ди Гөлнира.
- Акчалар кайда, дисә, кызлар?
- Син урлаган, диярбез. – Мара үзенең тапкырлыгыннан көлә.
- «Кайда, кайда?» Телеңә салынма, апасы, яме? Акчалар минеке! Хәзер шофёр белән «кызыллар»ны банкта долларларга алыштырасыз! Өч көннән безнең төркем диңгез ярында – ак комда кызыначак!
Бу күзәтүләрем ачыш түгел: адәм нәкъ үзе кебекләр белән күмәкләшә. Талантсыз – талантсыз белән, хәйләкәр – хәйләкәр белән, алдакчы – алдакчы белән... Мондый төркемнәр йөзәрләгән-меңәрләгән. Миндияр шуларның һәркайсында «үз кеше», менә ул Гөлнира белән Марага ишкә-иш, кушка-куш. Ир бу төркемнең читкә кагуыннан куркып, кич Разияның капкасын шакый. Шиңгән корсак рататуй ашагач кабарган.
- Матурым, синнән үтенәм, теге чибәр тәтәйләргә мине сатма, ягъни мәсәлән, аерылган ирем димә, хезмәтче калдыгы белән йоклыйбыз дип хурланырлар. Аңгыра байбичәңнән акча каерсам, яртысы – синеке, матурым, яме? Ну, ну шаяртам! Әгәр серне тишсәң, мин дә сине фаш итәм, ул сезнең гаиләгә махсус иңдерелгән шпион, аның псевдонимы – Тәслия Халәф, тиздән апагыз йортыгыздагы мәхшәр турында сатирик роман язачак, дисәм, сиңа хана! Үзеңне бандитлардан җыештырта байбичәң.
- Бүтән юлымда очрама, – дим. Шуннан артыгын эшли алмыйм, Разия ысулы белән яңагына кундырыр идем, бәла: моның кай җиренә сугасың, моның йөзендә битлек!
«Көннәрне заяга уздырма, каләмең тутыга, яз! – дип тирги Разия.
- Әлегә иҗат савытым буш, – дим.
- Әй, урманда яши берәүсе. Аралашкан кешеләрнең язмышы белән тутыр.
«Аралашкан кешеләрем»нең соңгысы Халит турында сөйлим, дигәндә генә, дустым олавы белән язмышлар көлтәсе аудара. «Өч баласы авыру аталарын урамга куган», «Абыйсы энесенең йортын яндырган...», «Туганнар мал өчен судлаша...»
Боларның берсе дә сискәндерми. Юк, мин таш бәгырь түгел, аларның һәммәсен дә жәллим-кызганам, тик әлегә үземнеке белән сызланам. Идәндә сытылган бәрәңгеләр... Арбадагы ир белән җыябыз... Йә, ник бу күренешне- җанландырып, хәтер диварына элдем икән?!
- Бәлки, монысы кызыктыр, ә, Тәслимә? – «Сәяси темаларга язма, аларның гомере кыска» дигән Разия минем күлгә җимсез генә кармак ташлый. – Район башлыгы ике картка җинаять эше ачтырмакчы. Тегеләр: «Халык өчен салам бөртеге дә селкетмисең, кәнәфиең астына шартлаткыч куябыз», – дигәннәр.«Алар террорист, миннән соң Рәсәйне шартлатырлар, төрмәгә ябыгыз», – ди башлык.

Беренчедән, андый нәрсәләр турында язмы

  • йм. Икенчедән, ике бабай Рәсәйне шартлатырлык булгач, без нинди куәтле ил статусына дәгъва кылабыз соң, дип, түрәнең маңгаена бәреп әйт.
    -Безнең системада лирик чигенешләр юк шул. Ярар, синең үзеңдә нинди яңалыклар бар?
    Бер төсле аккан соры һәм күңелсез көннәрдән нинди яңалык өметләнәсең! Чү, ә Халит? Разия – иң якын дустым, ләкин аңа да сыйныфташым турында белгертмәскә кирәк. Бай йортында түзсәм, тагын берничә ай түзәрмен. Халит белән бүтән очрашулар юк.
    Бүген иртән үк җәнҗал куба. Һай, күнегергә вакыт югыйсә, ә мин һаман йөрәгемне калтыратам. Мара ахирәтенә юл киемнәре сайлаша. Ходаем, чемодан ярылмасын, ниләр генә тутырмыйлар: кофта, итәк, кичке күлмәк, әллә ничә пар түфли.
    - Тауларга менсәк, салкынча булыр, спорт костюмыңны алабыз, – ди Мара. Мин көн саен тәртипләп торган кием шкафында бөтен әйбер буталган, «сәяхәтчеләр» кат-кат актарынса да, костюм табылмый. Гөлнира миңа кизәнә
    - Ялчы, син урладыңмы?
    - Ой, кичә аны пычранды дип, дачада калдырдың ич! Бинахакка кешене рәнҗетәсең, оятсыз! – дип, Мара мине яклый. Моңарчы ул безләрне санламый иде. Миндә дә аңа карата шундый ук мөнәсәбәт, мин хәтта бу ханымны Халитнең хәләле дип тә танымыйм. Йөрәк сурәтләре ясаган хисле ир-егет мондый төссез-бизәксез хатынга өйләнмәс. Ә кемгә өйләнер иде? Нихәтле үрелсә дә, буе җитмәслек мин – тәкәббергәме?
    Мара тиктомалдан гына миңа ялагайлана:
    - Гөлнираның холкы ташка үлчим, апасы. Совсем псих. Ник аралашаммы? Акчасы өчен. Марс картлач аны доллар тавыннан шудырта, Гөлнирадан миңа да тама. Вот аның хисабыннан диңгезгә барабыз. Минеке дә банкта миллионнарын балалата, ә миңа тиеннәр генә бирә. Да, ашата, киендерә, но миңа ул гына аз. Да, элек юмарт иде, гарипләнгәч, ужасно кысмырланды. Өй эшләрендә хезмәтче ялла, Марс бабакай әнә хатынын ничек кадерләп саклый, дидем, син таза-сау, идән генә юарлык, ди. – Мара зарлана-зарлана максатына якынлаша. – Ярдәмчесе ялда, бөтен өмет синдә, апасы..
    - Зинһар, апасы! Мин ул гариптән туйдым! Үз өлешемне даулыйм да аерылам! Юма, җыйма, пешермә, только ресторанга гына заказ яса да шул заказны китерүчедән алып, минекенең кулына тапшыр. И всё!
    - Юк! – Үпкәм күперә, йөрәгем таркылдап сикерә. – Юк!
    «Сәяхәтче халык» төнлә җылы якларга оча. Иртән күрәм: аш өстәлендә ачкычлар белән ресторан телефоны. Менә «юк!» дигәнгә җавап!
    ...Разия көздән үк бакча казый. Җир кыш буе суласын, ди. Минем«яңалыклар» аның өчен күптән искергән.
    - Һе, бабайның авыртмаган башына тимер тарак икән яшь хатын. Нәрсә дип ул курчакны түренә утырткан, бикәчнең үз тиңнәре белән чуалачагын чүтеки чамаларга иде. Үзен дәртле егеткә чутладымы икән? Әнә безнең бер полковник гел яшь нәстәкәе белән мактана иде, тегесе моның улы белән кети-мети, ди. Пистолеттан икесен дә атам, ди, минәйтәм, бик батыр икәнсең, үзең атыл! Синең хатаң бит, мәйтәм. Интим салон хезмәткәре Миндиярга төкер! Ул инде киселгән икмәк телеме. Тагын нәрсә диим? – Разия учын учка ышкый да тирән итеп, көрәген җиргә батыра. – Сейфын ялтыратырга син кушмаган, шулай ук төкер. Хуҗаң кабинетында тузан-фәлән сөрткәндә, ул тимер сандыкка кагылма, бармак эзе улика санала. Халит мәсьәләсендә үзең уйлап бетер. Бәхетсез җан икән. Аңа төкермә!
    - Бөтенесенә дә төкерек җитмәс, – дим.
    - Җитмәсә, миндә күп.
    - Ул бәрәңгеләр... – Күз алдымда кабат теге күренеш гәүдәләнә.
    - Итле бәрәңге – ир-ат ризыгы, ди. Итен генә кайдан..
    - Нинди бәрәңгеләр? Ә-ә, минекеләрме? Язга анысын да күп иттереп чәчәрмен.
    ...базардан аласы, дускаем. Анда танышым сата. Замана авыл агаен да хәрәмгә ымсындыра. Авырлыгы артсын өчен сугым малына үсеш гормоны кадыйлар. Кеше организмына коточкыч зыян бит ул. Ә менә сарыкка кадарга ярамый, тәгәри дә үлә. Кыскасы, бәрәңгебезне бәрән ите белән генә ашыйбыз, дускаем.
    ...Төшемдә елан чага дигәндә генә, сискәнеп уянам һәм таңга кадәр керфек тә какмыйм. Төш – чынбарлык кайтавазы. Иртән хуҗаларымның капка төбендәге машинадан полиция сержанты чыгып, кулыма тимер богау кидерә.

    - Гражданка Фәйзуллина, сез акча урлауда гаепләнәсез! Хәзер безнең бүлектә протокол төзибез.
    Күз алдымда гына кадр арт
  •  
    ы кадр алмашына: ыржайган Кара Туташ, такси, сулуы капкан Марс Хәйдәрович...
    - Мин бу йортның хуҗасы. Клава таладылар дип чылтыратты. Гөлнирам кайда? Аңа тимәгәннәрме? – Кемгә нәстә, кәҗәгә – кәбестә. Ә моңа хатын! – Иптәш сержант, ник сез сеңелкәшнең кулын йозакладыгыз? – ди ул.
    - Гражданка Клава Ивановнадан звонок булды: гражданка Фәйзуллина запас ишектән карак әшнәләрен кертеп, сейфтан акча урлаткан, – дип такылдаган «тәртип сакчысы»на мин:
    - Бармак эзләренә экспертиза уздырдыгызмы? – дим. – Минекеләрме? Кайчакта Разияның акыллы киңәшләре ярап та куя.
    Марс бабакай егетнең җилкәсеннән кага:​​​​​​​
    - Җибәр, энем. Кем карак икәнлеген үзем ачыклармын.
    «Иван кызы» берәр кабахәтлек эшләсә, гадәттәгечә тиз генә бүлмәсенә бикләнә. Гөлнира хакында хуҗага: «Алар дүртәү чит илдә», – дисәм, бу дөреслектән ни файда? Саннарны кыскартам:​​​​​​
    - Хатыныгыз Мара ахирәте белән чит илдә, Марс Хәйдәрович.
    Картлач яраланган кош кебек бәргәләнә, яшь бикәченең телефоны «абонент не доступен» дисә дә, минут саен шалтырата. Ул утсыз яна-пешә, маңгаендагы тир тамчылары ерганак ерып, күз кабагын чылата. Кызганыч, бик кызганыч! Миңа да үпкәсе бар:​​​​​​​
    - Тәслимә, ник аны ерак юлга җибәрдегез? Ник миңа хәбәр итмәдегез? Миллионнар шайтаныма олаксын, акчасына кызыгып, иркәҗанымны үтермәсеннәр генә. Чит илдә дә ерткычлар күп. Үзем дә комсыз, акча дип, яңа проектларга тотындым. Мин – командировкада, иркәҗан – ялгыз. Ант, Калининградта соңгысын очласам, компанияләрне сатам. Яшь тә бара, туганнар, җитмешне вакладык. Гөлнирамны саклап, өйдә генә утырырга вакыт.
    «Көенмәгез, хатыныгызның тән сакчысы бар...» Шушы җөмлә генә дә күңел күзе сукыр бабакайның бөтен дөньясын актарып ташлар иде. Ә кая соң миндә әшәкелек? Уңай сыйфатлардан гына тукылган адәми затмы соң мин? Йә, намусым уянып, хуҗаның сукыр күзен ачтым, ди. Акылым әйтә:«барыбер ышанмаячак». Сез терәлгән каен кәкре, дисәң, юк, агач туп-туры, диячәк. Бәлки, ул үзе дә нәрсәдер сизенәдер? Иркәҗаным хисабына яшьлегемне озынайтам дип алданган биороботның бәхетле ир ролен уйныйсы киләдер,бәлки. Әйдә, уйнасын! Әмма тормыш сәхнәсенең кануннары кырыс, ул ясалмалылыктан тиз арына.
    Бу – әшәке буласы килеп тә әшәке була алмаган минем фәлсәфәм...
    Анда Халит ач! Соң, моның нәрсәсе бар, киребеткән хатын, заказ бүлегенең телефоны «биш бишле», телефон төймәсенә генә төртәсе бит дип, үземне тиргим. «Алло, исәнмесез?! Ресторанмы? Зур Урам, егерменче йорт адресына... Ялгыштым... Гафу... Хушыгыз».
    Ялгышмадым, «биш бишле» иде. Кәгазьне вак-вак кисәкләргә ерткалыйм. Бәрәңге белән сарык ите телеңне йотарлык тәмле, диләр. Яшь хатын хәсрәтеннән куырылган хуҗаны аэропортка илткән Гариф абзый бушады, хәйләкәр инде, чүплек аша барсак, әллә ничә базар әйләнергә риза.​​​​​​​
    - Бүген какрас уңышлы көн, сеңлем.
    «Урам кибете»ндә, чынлап та уңышлы көн: аллы-артлы ике фургон «тауар» китерә. Халык дәррәү шуңа ябырыла. Машинадан гына тамаша кылам: йа Аллаһым, бәндәңә ачлык күрсәтмә! Мәрхүмә әби: «Ахырзаманда яңгыр яумас, үләннәр көяр, зур сулар, елга-күлләр җир астына качар, чишмә-коелар кибәр, суга сусаган бәндә «бөтен алтынымны (байлыгымны) бирәм, ике генә йотым су эчерегез!» дип, урамда шыңшып йөрер», – дияр иде. Йа Аллаһым, монысы тагын да яманрак. Нигә мин киләчәк өчен шөбһәләнәм икән соң? Дөнья бетүнең билгеләре бүген үк беленәме? Ә бер кара пәлтәле ир-ат нишләп читтә генә таптана? Ник ул «кырмыска оясы»ндагы «бөҗәкләр» кебек аркасына «йөк» өйми? Кырмыска үзеннән авыррак әйберләр ташый бит. Кулындагы сумкасына да ярты чүплек сыяр. Менә ул чүплеккә табан талпынгандай хәрәкәт ясый да ташка абына. Терсәгенә таянып, аягына басканда, аның газаптан җыерылган йөзен күреп, утыргычыма янтаям. Миндиярның туганнан туган галим абыйсы! Минем элеккеге җитәкчем! Кодрәтле шеф Мансуров!

    ...Гариф абзый капчыгын көчкә күтәргән.
    - Айлык байлык, сеңлем, – дип шатлана. Аның учына ике кызыл кәгазь акча сонам.
    - Әнә, теге кара пәлтәле кешегә бир, – дим. – Кемнән икәнен әйтмә.
    ...Супермаркетта – тәмләткечләр бүлегендә мин аны кабат очратам. Ул инде чүплек яны
  •  
    ндагы хәерче пенсионер түгел, йөзеннән баягы газабы «сөртелгән», кыяфәт горур, гәүдә төз, тишекле-тишекле кәрзиндә кызыл уылдык, ысланган балык, кыяр, помидор, ипи... Шеф үзенең шушы хәлендә (бай хәлендә!) миңа күренүе белән чиксез бәхетле.​​​​​​​
    - О-о, Тәслимә, исәнме?! – дип кочаклап ук ала атказанган фән эшлеклесе.- Энекәш өчен оят, Тәслимә. Тормышыңны ваткан, җүнсез малай. Журналдан китүең начар, син – талант, зур талант, акыллым! Без ничек, дисеңме? Безнең барысы да ал да гөл.
    Алы нидер дә, гөле нидер, ә менә хан заманындагы кара пәлтәсенең җиңнәре кыршылган, шарфының йоны бөтерчекләнгән, аягындагы түфлиенең очы купкан... Ярый ла минем ике кызыл кәгазь бүген ашата, ә иртәгә? Иртәгә кайсыгыз караклар һәм комсызлар җәмгыятенең корбаны – татар зыялысына булыша? Йа, мин кемгә нәфрәтләнәм әле? Хәрәм юл белән баеган кайсы миллиардер минем җан авазымны ишетә?! Үзем, фәкать үзем ишетәм һәм кибет уртасындагы кичерешләрем рәнҗү белән алышына. «Шул кирәк сиңа, зыялы Мансуров, шул кирәк! Намус һәм вөҗдан дип яшәмәскә, сиңа да «үз өлешеңне умырырга иде!» дип, эчем-тышым тулышып, тирем киңәеп, экс-шеф артыннан кычкырмакчы идем, авызым бөрешә...
    Уйларым Гариф абзый белән тоташамыни, юлда ул:​​​​​​​
    - Җан биргәнгә – җүн бирә Ходай, – ди.
    «Чү, ярсыма! Ярсыган чакта әзерләнгән тәгам агу белән бер, ул чирләтә. Миңа итле бәрәңге пешерәсе. Авыл малае белән арбадагы гарип ирнең бернинди уртаклыгы да юк». Шулай үземне үзем алдарга мәҗбүр. Кара Туташны аш исе өненнән кузгата, ул таягы белән келәмгә чәнчи-чәнчи, яныма килә:​​​​​​​
    - Карыным ачты.
    Иң явыз бәндәне дә ризык белән җәзаламыйлар. Гөнаһ! Тәлинкәгә өеп-өеп, итле бәрәңге салам. Ә күршегә дигәнен табагы белән алып керәм. Өч ишеккә - өч ачкыч. Өйдә тып-тыныч. Исәнме ул?
    - Халит!
    Йа, монысы нинди әкәмәт тагы: «аякланган» ир кулы белән өстәлгә таянган:​​​​​​​
    - Кызларны «смирно» басып каршылыйбыз, Тәслимә, – дип, ул миңа табан өч кенә адым атлый да төптән үк киселгән агач кебек йөзтүбән ава...

Дәвамы бар

Нәбирә Гыйматдинова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: