Сельские нивы
-3 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
4 Июля 2022, 15:05

Уйламаган көнем юк

...Беренче тапкыр бай йортында кунам. Французларның гади генә тоелган аш-суы сәгате-минуты белән әзерләнми: заготовка өчен җебетәсе, пешеклисе, суытасы һәм тагын әллә ниләр кыландырасы. Ризык – әсәр, аңа җан өрүче авторы – мин.

Уйламаган көнем юк
Уйламаган көнем юк

...Беренче тапкыр бай йортында кунам. Французларның гади генә тоелган аш-суы сәгате-минуты белән әзерләнми: заготовка өчен җебетәсе, пешеклисе, суытасы һәм тагын әллә ниләр кыландырасы. Ризык – әсәр, аңа җан өрүче авторы – мин. Ак кәгазьдән каләм генә йөртәсе куллар ярты төнгә кадәр «кухня иҗаты» белән мәшгуль. Кырыс хакыйкать чүкеч белән башыма чүки: «Мин биектә дип шапырынма, син – түбәндә! Әйләнә-тирәңә күз сал, кемнәр белән утсыз гына гомер учагы яндырасың? Яшь хатынның колы Марс бабакай, явызлыгыннан каралган бичара карчык, җәмгыятьнең черек җимеше- Гөлнира, гарип ирен санламаган Мара, чүплектән ашаган Гариф абзый... Каһарманнарыңны шулар арасыннан эзлә. Һәркайсы кызгандырып елатырлык. Укучы, күз яше дә кипмәгән килеш, чираттагы әсәреңне көтәчәк».
Хакыйкатькә бирешмим, «мин-минлегем»не калкан итеп, аның күкрәгенә терим: «Җүн алымнарыңны көчләп такма, яме!»
Көндез һәрбер хәрәкәтемне тикшереп җәфалаган Кара Туташ төнлә дә йоклатмый, дык-дык ишеккә тибә.
- Уян, хезмәтче катын, уян! Икенче катта кемдер илерә:
– ...а-а-а-а!
«Йорт ияләре» тузынамы әллә?
Карчык белән Гөлнира бүлмәсенә менәбез. Идәндә йөз бал корты чакканмыни, кашына-уына хуҗабикә тәгәри:
– ...а-а-а-а!
- Гулочкам, Гулочкам, – дип, Клава хатынның өстенә иелгәч кенә, яшь хатын:
- Клоп, кит! – дип, аның битен тырный.
- Гулочкамны боздырганнар! Гулочкамда бозым! – Кара Туташ кулыма тукына: – Булыш! Ишетәмсең, хезмәтче, күргәннәреңне иренә лыгырдасаң – башыңны ярам.
Икәүләшеп, Гөлнираны караватка яткырабыз. Гариф абзыйның «үзчирка» дигәне шушы микәнни?
Күз сызлый, чигә кыса, йокысыз төн тәмам йончыта. Әмма аяктан егылмыйм, төшкә «француз ашлары»н өлгертәм. Кыл уникедә Гөлнира уяна, ефәк халатының төймәсен дә каптырмаганшәрә корсаклы «иркәҗан» баскыч култыксасына таянып:
- Уф, ардым, – ди. – Апасы, свежий кофе пешер!
Йокы сөременнән айнымаган Кара Туташ шыпыр-шыпыр яшел чәй эчә.
Боларның эрләгән дә бәйләгән, боларның ике кулына бер эш юк...
Ә без Гариф абзый белән машинага тартмалар ташыйбыз. Гөлнирадан күрсәтмәләр ява гына:
- Апасы, син дачаны җыештыр! Табынны матурлап бизә!Син, абзыйсы, мунча як! Кунакларны каршылагач таегыз! Без Мара белән соңрак кына, зарыктырып кына киләбез
Кузгалганда гына, каршыбызга Мара атыла.
- Стоп, стоп, күршеләр! Матурлык салонына язылган идем. Педикюр, маникюр, тегесе-монысы. Заказ биреп җитешмим, минекенә бәрәңге генә пешереп керт, ә?
Хатын итәгемә бер көлтә ачкыч томыра. Шофёр тиресенә сыймый:
- Азгын ана этләр! Яшь бикәченең нәстә кыланганын Марска җиткерер генә ием, үземә хужы, ул үзчиркалыга ышана, мине алдакчы дип куарга да мужыт. Аннары малайның ипатика түбәсен ничек очлыйсың? Марс олы катыныннан аерылгач, йортларын бүлдертмәде, бай бит, яңа кәтдишкә күчте. Шушы Гөлни белән чалыш карга тиз тамырланды монда. Кылауасын кем дисең? Гөлнинең кендек әбисе, имеш. Алдашалар. Нәрсәдер ябышмый, әйеме, сеңлем? Чукрак мәллә син, йә?
Ишетәм, ишетәм. Ни Кара Туташ, ни Гөлнира, ни Мара мине кызыксындырмый, бу йорт – вакытлы тукталышым. Акча ярында хыял корабы төзелү белән мин иҗат диңгезенә йөзәчәкмен. Ирек, бәйсезлек, мөстәкыйльлек кенә үлемсез әсәрләр яздырта.
Дачада бүлмәләр дымланган. Гариф абзый мыгырдана-мыгырдана мичкә утын тутыра:
- Ана этләр, мәйтәм, өчәр көн ләң-ләң өрәчәк! Алар гүләнкә ярата. Беренче тапкыр гына мәллә? Дачада аулак, күз җук, колак җук, безнең инде авызда йозак, әйеме, сеңлем?
Нәрсәгә генә тотынсам да, тизлек һәм җитезлек белән алдырганга күрә эшем иртә төгәлләнә. Юлдашым да уңган: мунча яккан, үлән төнәтмәсенә себеркебатырылган. «Хур егетләре»н генә көтәсе. Ә алар төгәл халык икән, тәрәзәдән күзәткән шофёр:
- Чәвчим башка партия, – ди. – Вахтаны тапшырыйк, сеңлем.
- Хәзер, – дим, ә табаныма әйтерсең җилем сыланган, аяк купмый. «Башка партия»нең берсе – Миндияр! Бөдрә чәчен артка тарап, лак сиптергән, ахрысы, башы ялтырый. Зәңгәр плащының төймәсен ычкындырган, күкрәге ачык... Ишектә маңгайга-маңгай бәрелешәбез.

- Син? – ди ул, каушап.
- Әйе. Ялчы ролендә. Синең дә яңа кәсебең икән.
- Ни... Комарлы уеннардан биздем. Куркыныч. Ни... бандитлар яный. Хәзер интим службага урнаштым. Алты егет чиратлашып, бай хатыннарга хезмәт күрсәтәбез. Төшемле эш. Ни... тартынма, син дә чакыр, ташлама ясармын, ярты бәясенә, ни...
Миндиярның изүеннән эләктерәм дә җен куәте белән ишек яңагына сылыйм. Ул гүя юештаракан. Хатын-кызның да йөрәгендә асау ат ята, мәгәр аны ярсытсалар, кушаяклап та тибә. Аерылган бәндәм белән очрашудан соң, акылым тарала, күршедәге гарип ир турында бөтенләй онытам. Кич белән аңа бәрәңге пешерәсе идем... Урталай гына ярып... Ә минем җеп тә өзәрлек хәлем юк, инде Разияларга кайтып егылган. Дустым тормыштагы сикәлтәләрне, гадәттәгечә, каты кулы белән сыпырып кына тигезли.

- Һе, син хәзер ике хуҗаның хезмәтчесемени? Байлар тиен өчен чукына, аларга гел бушлай кирәк. Хатыны бәйрәмдә икән, ресторанга заказ бирсен! Бүген җаның ни тели – момент китерәләр.
- Аның җаны, бәлки, мин пешергән бәрәңгене теләгәндер
- Җир шарында тугыз йөз миллион кеше ач. Шуның берсе теге гарип булса, ә?
- Әй, син шул инде, гап-гади нәрсәләрне дә катлауландырасың!
Разия белән бәхәсләшү файдасыз, тота да кырт өзә:
- Төн эчендә ачтан үлмәс. Син үзеңнең проблемаларың турында борчыл. Чылтыраттылар әнә, китабың басылган. Нәшир акчасыз сигнал саннарын да бирмибез, ди. Банк белән расчёт синең, хуҗаңа рәхмәт, алдан ук түләде. Монысына да, Алла кушып, сәмәннәр тупларсың. Тиражны сатарбыз, табышы икенче китабыңа булыр. Әй, яңа әсәрләр язарсың бит?
- Йа Аллам. – Дустым кыза. – Ник сиңа ачлар да, ник сиңа туклар?! Шул хактамы инде киләчәктәге суперроманнарың? Аяк астында гына аунаган темалар ничаклы, тәкәбберләнмә, иелеп кенә каләмең очына эләктер. Синең тормышың үзе үк әсәр, Тәслимә. Яз, халык егылып укыр!
- Язармын, билгеле. Дөньяда ел саен дүрт миллиард тонна азык-төлек җитештерсәләр, шуның өчтән берсен чүплеккә түгәләр. Бөтен хәерчене туендырырлык ризык тирескә әйләнә. Коточкыч!
Язмышым – ак тукыма, ә аңа кара җеп белән фаҗига өстенә фаҗига чигелгән. Язмыйм, йә елап, күзләре сукыраер.
Иртән шытырдавык пакетка Разиянең кызыл бәрәңгесен салам. Ярмалы, әкрен генә утта пешермәсәң, изелә. Хуҗабикәм өч-дүрт көнсез кайтмас. Кара Туташ тамак хәсрәте белән мәшгуль: ташыта-ташыта каһвә кайната.
- Хәерле иртә, Клава ханым, – дип исәнләшәм, карчык ярым йомык күзендәге угын миңа кадап:
- Ниткән «ханым»?! Ивановна мин, кыруч! – ди.
«Иван кызы» белән бәйләнеп, кәефемне кырмыйм, җырлый-җырлый бәрәңге әрчим. Әллә нигә күңел очына. Болытларны аралап, кояшым елмаер да туңган бәгыремне җылытыр сыман.
Ашкыну-җилкенүләр җүнлегә илтми. Хәерлегә, Ходаем, хәерлегә! Бәрәңге пешкәндә дә, кул хәрәкәтләнә, карчык артыннан өстәл сөртәм, савытларын юам. Кәчтрүлнең суын сыгып, «җир алмасы»н суынмасын дип, фольга белән чорныйм һәм яланөс кенә күршеләргә йөгерәм. Өч ачкыч, өч бик, урам капкасын да санасаң – дүртәү. Коттеджда яшәгәндә, ничәмә-ничә ишек ачкан-бикләгән – миңа уен гына бу.
Ашкыну-җилкенү җүнлегә илтми, дидем. Аһ, сизенүләрем! Соңгы адымымны хәтерлим: бусагадан атлыйм дигәндә генә, ул уңга табан авыша да, кочагымдагы кайнар бәрәңге идәнгә коела.
Арба тәгәрмәчен кулы белән шудырта-шудырта миңа якынайган ир:
- Куркыттым мәллә? – ди. – Саумы, Тәслимә?
Үзалдыма хәлсезләнеп аска чүгәм. Ник бу кадәр җәзалыйсың икән, Аллаһым?!
- Марс абыйларда эшлисең икән, Тәслимә. Чү, нишләп җебедем соң әле?
- Әйе, мин аларда хезмәтче!
Тел очымда йөрәкләрне чәнчердәй сүз дә борынлый: «Язмыш мин – патшабикәне тәхетеннән очыртса, сине, әнә, урындыкка катырган!»
- Тәрәзәдән күрдем, Тәслимә.
- Күрсәң соң! Вакытлыча эшлим. Китабыма акча сорыйлар! Син, мәкерле, бәрәңгеләр пешертеп, түбәнсетеп миннән үч аласыңмы?
- Гафу, бәрәңге хәйлә генә. Башкасына фантазиям сыек. – Ул арбасыннан янтаеп, ә мин мүкәләп, уалган бәрәңгеләрне җыябыз.
- Сине уйламаган көнем юк, Тәслимә.
- Ә син исемдә дә юк.
- Үлем белән тартышканда да, күз алдымда идең. Син – минем өчен шифалы дару.
- Син минем өчен агу.
Йодрыгым белән идән төям. Нинди гарьлек! Мескен һәм көчсез чагымны шушы ир-егеткә күрсәтергә тиеш түгел идем. Түгел идем!

(Дәвамы бар)

 

Уйламаган көнем юк
Уйламаган көнем юк
Автор:Нәбирә Гыйматдинова
Читайте нас: