Все новости
Литература
29 Июня 2022, 17:00

Уйламаган көнем юк

Халит безнең тулай торак сукмагын таптый-таптый, тәмам шомарта. Галиянең үткен кармагына эләкми генә бит «алтын балык»: кыз күз-каш буяп, чәч бөдрәләтеп, кыяфәтен ничек кенә матурайтса да, егет аңа битараф. Берсендә мин икәүнең өстеннән бикләдем. Ике сәгатьтән кайтсам, бүлмәдәшем елый-елый шешенеп беткән. Ә минем караватта «Т» һәм «Х» хәрефләре төшерелгән «йөрәк» сурәте.

Уйламаган көнем юк
Уйламаган көнем юк

 Хәләл ирен тартып алган көндәшемени, Галия теле белән мине җилгәрә:
- Ташка үлчим чибәрлек инде синдә! Миннән ямьсезрәк әле син! Тупас, кыргый, тәкәббер үзең!
– Һай, кимчелекләрем чутсыз икән лә.
– Иренең нечкә, күзең шар, аягың кәкре! Яза имеш, язучы имеш! – Кыз тәнкыйтен такмак белән йомгаклый:
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр кыярлар.
Борыныңны бик күтәрмә
Чиләк элеп куярлар.
«Көндәш»нең кисәтүен колагыма элдем, ди менә! Чөярлек борыныбыз булганда, чөярбез дә шул. Хәер, Галия эчендә кайнаган парын чыгаргач үзе дә басыла. Сызланып кына:​​​​​- Авылдашың сине ихластан ярата, – ди. – Үлә синең өчен, билләһи.Саргайтма, якынай син аңа.
Киресенчә, Халиттән Каф тауларына качасы иде. Нинди калын тиреле адәм соң ул: үртәсәң дә, хурласаң да, файдасы юк. Монда бүтән җәза кирәк, бүтән җәза... Юридик факультетта укыган Разия мондый эшләрдә төп киңәшчем иде. Ул аһ-зарымны тыңлагач:
- Эһе, йөрәк сурәте белән җаныңны ашыймы? Әй, син дә аша! – ди.Ватман кәгазенә пычак кадалган симез генә йөрәк сурәте сызгала. Әй, аңламыйсыңмыни? «Үтерәсең» син аны шулай!
Бу инде кансызлык кебек тоела. Мин җәллад түгел. Яшәсен! Тик миннән ерак-еракларда яшәсен!
Разиянең планнары моның белән генә чикләнми:
- Безнең төркемдә Миндияр исемле нарцисс егет бар. Үз-үзенә соклана, бахыр. Кызлар – бал кортымыни – шуңа куна.
- Танышмыйм!
- Әй, кәҗәләнмә сәнә, Тәслимә. «Йөрәк»не аның белән икәү илтәрсез. Миндияр синең җан сөйгәнең, янәмәсе. Сез бер-берегезгә гашыйк, янәмәсе.
- Янәсе...
- Төзәтмә, филолог! Минем сценарий буенча кырмавыкны «Мәйдан» паркына чакырасың. Куштырнаклар эчендәге «свидание»гә, әлбиттә.
- Әлбәттә.
- Әй, төзәт, төзәт, сүз корты!
- Нишлим, башка чарам юк, бу тәкъдимгә ризалашам.
- Тик шуны бел, нарциссыгыз – чәчәк, ә мин бал корты түгел.
- Хуп, хуп. Миндияр белән юлыгыз бүтән кисешмәс.
Мин вакыйгаларны төсләр белән тамгалыйм. Кара, ак, алсу, зәңгәр төс... Ул көн нигәдер кызыл иде, ә кызылны бик тиз уңа, диләр. Алайса нигә бүгенгә кадәр парктагы хәлләр онытылмый икән?
Янәшә ике эскәмия... Сул яктагысында «шаһит» Разия китап укыган булып кылана, ә уң якта очрашу шатлыгыннан балкыган Халит. Өстендә шакмаклы күлмәк, аягында тишекле-тошыклы ләпечтек. (Авыл!) Ә мине култыклаган кара бөдрә чәчле Миндияр ак күлмәк кигән, очлы башлы ялтыравык түфлиләренә тузан бөртеге дә кунмаган. (Шәһәр!) Килә-килешкә үк түгәрәкләп бөкләгән ватманның бавын чишәм.
- Ни бу? – ди Халит, гаҗәпләнеп.
- Синең йөрәк, – дим.
- Минеке? – Ул учы белән үзенең йөрәгенә баскалап ала.
- Нәрсәгә ишарәләдең, Тәслимә?
Мин дәшмим, Миндияр гына минем исемемнән җавап кайтара:
- Ишарәме? Синең үлемеңә, кәничне, иптәш. Без Тәслимә белән яратышабыз, син, иптәш, яраларыңны дәвала, тиздән безнең туебызда биерсең. Әйеме, матурым? – Егет чут-чут битемнән үбә. Бушлай кәмит уйныйбыз! Безгә кәмит, ә Халит агара-күгәрә, иң куркынычы: хәзер ул миннән мәхәббәт теләнеп шыңшый башлар.
- Пычагың үткен икән, Тәслимә. Урталай ярган... – дигәч, сыйныфташым урыныннан тора. – Иптәш дигән иптәш, Тәслимәне рәнҗетмә! Бәхетле булыгыз! Без өчәүләшеп аның артыннан карап калабыз. Чын мәгәр, мондый нәтиҗә юрамаган да идем. Ничек кенә мыскылласам да, мәхәббәте хакына түзгән егет шулай җиңел генә хушлашамы?
Миндияр безнең белән паркта һава суламакчы иде, Разия куып җибәрә.
- Булыштың, рәхмәт!
Урамда чамасыз эссе. Дустым әрекмән яфрагы өзеп, йөзен җилләтә:
- Их, әрәм! – ди.
- Әрекмәнме?
- Авылдашың әрәм. Син аны миңа бер мокыт итеп сурәтләдең, ә ул – әкиятләрдәге пәһлеван! Юкка гына арагызны боздырдым, их! Мондый егетләр дефицит, «итәк колы» Миндиярлар ишәйде әнә. Алай-болай килсә, кума!

Килә, тик Халит урынына «итәк колы» килә. Танышмыйм дигән мин ярты төнгә кадәр Миндияр белән урам әйләнәм. Кала егете төчеләнеп, телендә сандугач сайратса да, миңа кызык. Ул гайре табигый хәлләр турында сөйләгәндә дә, аңа ияреп, могҗизаи дөньяда гизәм, фантаст язучыларның әдәби әсәрләрендәге каһарманнар белән бергә тылсымлы таягымны селтәп, борынгы замок ишекләрен ачам. Күктә яшен тизлеге белән очкан «канатлы поездлар»да сәяхәт итәм... Бу сиңа офыклары басу-кырлар белән генә чикләнгән тар карашлы авыл малае Халит түгел инде, бу чиксезлеккә омтылган шәһәр егете! Мин дә аңардан калышмас өчен фәлсәфә фәненнән әз-мәз хәбәрдар икәнемне белгертеп, акыл ияләре Сенека, Платоннар турында сүз кузгатам. Әмма Миндиярның үзенеке – үзәктә, ул фантастика белән «җенләнгән», ахрысы, кайчакта аның хыялы тузга язмаган була.
- Бер әсәреңә сюжет, матурым. Һавада көтүе белән акчалар адашкан ди. Герой, ягъни мин өч тапкыр учымны шапылдаткач, алар үзеннән-үзе кесәмә тула, ди. Шәп! Көлмә, чынга ашарга мөмкин ул. Лас-Вегаста тәүлек буе казинолар эшли. Башлы халык анда акча көри. Күпме фантастик китап актардым, ник берсе уен серләренә өйрәтсен! Хыялда бар әле Америка казиносында акча сугу.
Егет шаярта дип уйлыйм. Мин үтә дә беркатлы шул.
Разия безнең очрашуларга теш-тырнагы белән каршы. «Без дуслар гына»,- дим. Алдашсам, кояшта пешкән алма кебек бит очым кызара, һәм моны дустымнан яшерәм, димә.
- Миндияр – ышанычсыз бәндә. Син нарциссның мәгъшукалары чиратында иң койрыкта. Артыңнан тагын унлап кыз тезеләчәк. Үзеңә бәхетсезлек чакырып китермә, акылыңа кил, – ди ул.
- Ә мин сукыр, мин чукрак, мин иләс-миләс! Разиянең кисәтүе – диварга сипкән борчак! Их, дустым юраган бәхетсезлек чираттагы кыз-кыркын гына булса икән! Егет аларны күрми, егет чиләгенә капланган капкач төсле миннән аерылмый иде. Нәкъ менә аның тугрылыгы үзенә якынайтты бугай. Миндиярны үлеп яраттыммы? – Юк. Ул да миңа җаны-тәне белән гашыйк идеме? Юк. Алайса, без нишләп беребез чиләк, икенчебез капкач роленә күндек икән соң? Соңрак аңладым мин. Дөньяда тиле хисләрдән азат парлар азмыни?! Иң көчле мәхәббәт тә дүрт елдан соң сүнә. Халык аптырашта:
«Нишләдек без, нишләдек!» Шуннан фаҗига башлана: бер-берсен гаепләү, истерика, күз яшьләре һәм аерылышу. Без Миндияр белән йолдызларны ялмарлык сөю учагы якмыйбыз. Икебездә дә коры исәп-хисап, икебездә дә: «Моны ничек файдаланыйм?» – дип, баш вату. Егетнең туганнан туган абыйсы – танылган галим, өстәвенә фәнни журналның баш мөхәррире иде. Ул җитәкләгән басмада исә каләм әһеле язма-мәкаләләрен бастырыр өчен яртышар ел чиратта тилмерә. Ә инде минем ише яшьләр өчен анда бөтенләй юл ябык. Миндияр! Менә кем редакция ишекләрен ачтыра. Егет, әйтерсең, шул хакта гына уйлап йөргән:
- Без проблем, матурым, Мансуров абыйны момент бөгәм! – ди.
Җиңел генә «бөгелмәгән» абый кеше: «Бу саллы журнал, ыбыр-чыбыр белән чиләнмибез, энем», – дигән. Егет аны ничек ризалаткан? – Анысы миңа караңгы.
- Сине суперталант, дидем, матурым.
«Ник алай мактадың инде», – дияр берәүсе, оялыр, ә мин үзем белән горурланам. Әйе, мин суперталант. Тыйнаклык – үз бәясен белмәгән мескеннәр сыйфаты.
- Исемең озын. Нәрсә инде Тәслимә Фәйзуллина! Давай, тәхәллүс белән яз. Син – Тәслия Халәф. Кыска һәм яңгырашлы. Абый гонорарны әйбәт түли. Түлке ни... – Егет һич уңайсызланмыйча шартын әйтә. – Түлке табышның яртысы – минеке. Шедеврларыңны редакциягә мин – курьер ташыйм, димәк, аяк хакы!
Нинди түбәнлек! Кая тәгәрисез, замана ирләре? Каравыл! Ник тузынасың? Син – чиләк, ул капкач лабаса! Һәркем яшертен генә үз файдасын кайгырта. Гарьләндерә икән, егет белән хушлаш та кит. Әмма шуннан соң ниләр буласын чамала: Миндияр абыйсыннан юлыңны кистерәчәк. Ә сиңа танылу кирәк, бик кирәк! Аннары акча да ярлы студентның кесәсен тишмәс.
Күңел сизенүеме, кызыксынумы, биш айдан соң «курьер»дан рөхсәт сорамыйча гына редакциягә барам. Автор кайчандыр бер күзгә чалынырга тиеш бит инде. «Баш» – чәче чаларган өлкән яшьтәге абзый:

- Молодец, Халәф, язмаларың мәгънәле, – ди. – Энекәшнең Тынычлык бистәсендәге туган нигезендә яңа йорт тергезергә акча җыясыз икән. Мин шат, Миндияр акыллы хатынга өйләнгән. Мәрхүмә әнисе, минем Сәмига апам: «Бу җилкуар малайдан рәт чыкмас», – дигән иде, чыгып ята рәт.
- Нинди йорт?! Нинди өйләнү?! Без икебез дә буйдак, икебез дә тулай торакта яшибез. «Миндияр – ата ялганчы», – димәкче идем, Мансуров абзыйның тәкъдиме телдән яздыра:
- Бүлек редакторы декрет ялында, вакытлыча аның вазифасын сиңа тапшырам. Галим-голәмәләрнең мәкаләләрен тәрҗемә итәрсең. Хезмәт хакы түлибез. Өйдә генә эшлә.
Каным кайный, Миндиярны биш кисәккә өзгәләргә әзер. Һәр кич ул тулай торакка ашыга. Тәслия Халәф журналга ни-нәрсә яза? – Контроль! Күләме зурмы? Зур икән, гонорар да «ничава». Егетне ишектән үк коридорга этәм
- Кермәле, кермә! Кайчан син миңа өйләндең, ә?
- Ха-ха! Өйләндем, димәсәм, сине кем бастыра, сантый кыз! Синдәй супер- пуперлар Казан тулы.
- Суперлар арасыннан мине генә штатка ала Мансуров!
- Ала, конечно. «Без йорт төзибез, түлке акча белән проблема, дигәч, хатыныңны эшкә алам, сезгә миннән ярдәм шул», – диде абый. Миндә хәзер ике мәшәкать: сиңа чын-чынлап өйләнү һәм яңа йорт, матурым.
Коридордан үтеп-сүтеп йөргән чытык кызлар озын буйлы, кара бөдрә чәчле чибәр «киявем»не сусыз-нисез «кабып йота», ә егет дәртсез, чөнки аның өчен «ике мәшәкать» мөһимрәк:
- Быел өченче курсны тәмамлыйсың, матурым. Студентлар тулай торагы вакытлы гына, аннан соң вокзалда кунасыңмы? Үзеңнең куышың шәп инде, матурым! Биек түшәмле иркен бүлмәләр, гөлбакча, бассейн, о-о, матурым, барысын да синең аяк астыңа җәеп салам!
- Бу юлысы миннән ни файда күрмәк инде син, Миндияр? Гонорарның яртысы гына әзме әллә?
- Башыңдагы бушаган шөрепләреңне ныгыт, сантый кыз! Кем өчен угаланам? – Синең өчен. Өй торгызсам, син анда үзең хуҗабикә. Тынычлап яз да яз гына. Без бер гаилә икән, акчабыз да уртак, хезмәт хакыңны тулаем төзелешкә тотабыз. Чыгымнар зур: кирпеч, цемент, такта, шабашниклар. Мин дә эш белешәм, икәүләшеп коммунизм төзибез, матурым!
(Дәвамы бар)

 

Уйламаган көнем юк
Уйламаган көнем юк
Автор:Нәбирә Гыйматдинова
Читайте нас: