Сельские нивы
+19 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
28 Июня 2022, 16:55

Уйламаган көнем юк

Капка бик каты ябылды. Көчсезнең иң көчле чагы... Әлеге тавыштан җиһан сискәнеп уянды да, каракучкыл юрганын бизәгән йолдызлары уптым илаһи җиргә чәчелде. Аның берсе аяк очыма атылды. Кайнар ул, кагылгач, кулны пешерә, алай да аны кире күккә чөймәкче идем, ләкин инде «йолдыз» сүнеп, күмергә әйләнә. Бу күк җисеме түгел лә, бу – мин. Яндым... Сезнең берәр вакыт үзегезне кызганганыгыз булдымы? Телгәләнгән җаныгызны ничек юаттыгыз? Бүтәннәргә әйтелә торган кәлимә сезгә ярадымы соң?

Уйламаган көнем юк
Уйламаган көнем юк
Арба-чемодан келтер-келтер тәгәри. Тәгәрмәч белән бергә асфальтка бәрелә-бәрелә минем язмыш та тәгәри. Арбаның тоткасын әле уң, әле сул кулыма күчерәм. Авыр... Югыйсә анда җәйге кием-салым гына, күрәсең, күкрәгемә укмашкан таш, әкрен генә алагаем зур йөккә әверелеп, беләккә төшә. Бистә урамнары тып-тыныч... Биек коймаларны тырный-тырный шашып өргән усал овчаркаларга хәтле изрәп йоклый. Тәрәзәләрдә дә кара пәрдәләр. Шунысы сөендерә: аларның хуҗалары мине жәлләп-кызганып, билгесезлеккә озатмый. Билгесезлек дим, чөнки алга таба ниләр көтә – бер Ходай гына белә. Киләчәгем унарлаган сорау билгеләре белән чуарланган, шуларның исә берсенә дә җавап юк. Туктап, телефоннан шалтыратам. Разия күп серияле төшләр күрсә дә, тиз уяна, аның шалдыр-шолдыр тимер капка ачканы ерактан ук ишетелә. Җиңел сөякле хатын, әнә, миңа каршы йөгерә. Төймәсе каптырылмаган ак халат чабулары белән ул төнге күлдә канат җилпегән аккошка охшый.
– Уф Аллам, җүнле кеше төн уртасында этен дә урамга кумый.
Мин аны төзәтәм:
– Җүнле хуҗа буранда этен дә куып чыгармый!
– Сезнең шул инде: «без генә дөрес язабыз, без генә дөрес сөйлибез», – дип, дустым арбага ябыша. – Һи, җип-җиңел. Өлешеңә тигән көмешең шушы гынамы? Әй, сиңа матди байлык ниемә! Син рухи байлык белән тук бит әле. Инде соң, бүген төпченмим, иртәгә энәсеннән җебен аерып, бәян итәрсең.
Разия эредән купмыйча гына, урманга терәтеп үк агач йорт салдырды. «Бистәдә аек акыллы бердәнбер хуҗа мин генә, сезнең таш ызбаларыгыз суламый, сездә тын кысыла», – диде ул. Аның каравы безнең кызыл кирпечтән салган коттедж көяз кызлар кебек матур иде. «Иде» дим, үткән заманда әйтәм. Бар куәтемә ябылган капкага мин бүтән орына да алмыйм. Шул тирәдән җил булып иссәм генә. Анда да, монда буталма дип, юнәлешемне борырлар. Дустым дөрес сукалый, агач йорт һавага рәхәт. Табигать адәм баласына чималын үзе үк үстерә. Әмма юкә яисә нарат корылмаларының гомере кыска: алар йөзәр елдан соң туза, чери. Ә тарих өчен мәңгелек биналар кирәк. Шотландиядә шагыйрь Вальтер Скоттның замогы таштан төзелгән, андагы иркенлек, андагы матурлык, ә бездә Такташ яшәгән йортны искерде дип, бульдозер белән төрттереп тигезләделәр. Бастырып калдырсын иде Мокамай авторы Скотт сыман ташпулат! Тияр идемени аңа заманның йонлач кулы! Хәер, безне аның тимер сыны белән «бәхилләттеләр»: татар шуңа да разый.
– Тыныч йокы! – Разия мине дус-иш өчен генә көйләнгән бүлмәгә «яба». Ачык форточкадан нарат исе аңкый. Ирем Миндияр тәүлек буе кайдадыр киләп сарганда, аю фермасы хәтле зур коттеджда ялгызым гына кунарга шикләнеп, дустыма килсәм, сөяк-санагымны таратып, җәелеп йоклар идем, ә бүген йокы миннән җәяүләп кача. Хәтта нарат исенә буылам төсле. Ничек тынычланасың ди, мин диңгездә вак йомычка кебек чайкалам. Кайчан дәһшәтле дулкын яралыр да ярга чыгарып ташлар икән? Нишләргә, ә? Сезгә эндәшәм: йә кайсыгыз киңәш бирә? Мәгънәсез сорау, әйеме? Кемнедер җаныма кагылдырсам икән! Гомердә дә! Үзем белән бергә туган горурлыгым – иң кырыс сакчым. Давылларда да сынмаган-сыгылмаган нечкә талчыбык ласа мин...
Чебен мыегы белән тәрәзә пыяласына орынса да, уянган, сак йокылы Разиянең, мөгаен, минем уф-пуфларым колагына тыгылгандыр, ул иснәнә- иснәнә бүлмәгә иңә:
– Һаман йокламаган! Әллә яңа әсәреңә чүпрә кабартасыңмы? Менә миндә ул мыжлаган сюжет! – Разия – өлкән тикшерүче, аның хезмәте маҗараларга бай. – Унҗиде яшьлек егет кибеттән сагыз урлаган. Хәлле генә гаилә баласы. Кызык өчен, ди. Унтугыз яшьлек күсәк иптәшенә пычак белән кадаган. Үртәде, ди. Икесенә дә статья чәпәр идең – жәлке. Яши генә башлаганнар. Өченчесе, бөтенләй адәм ыстырамы...

Миңа болар кызык түгел. Үз ихтыяры белән тормыш баткаклыгында чупырдаган адәм балалары турында язып, абруемны төшерәсем юк! Әнә Умберто Эко: «Китапханәләргә аң һәм акыл үсеше буенча катлаулы әсәрләрне укырлык дәрәҗәгә җиткән кешеләрне генә кертергә кирәк», – ди. Менә кемнәр өчен ул минем затлы әсәрләрем. Җәмгыятьтәге байлар белән ярлылар кебек укучы да югары һәм түбән катламнарга бүленә.
– ...өченчесен үзем төрмә сәкесендә черетер идем. Завод директорының кияве яшь кенә хезмәткәрен кабинетына бикләп мыскыллый. Шул кабахәтне хатыны да яклап маташа бит әле! Имеш, иренә пычрак ата теге кыз бала, имеш, ирем мине генә ярата! Ышандырган, җирбит. Ярата, кәнишне, бабасының акчасын, миллион сумлык машинасын, әгәр бичәсе артына типсә – бомж бит. Сикеренмә, азгын! Разия Вәзиева барыбер син – ыштыр битне җәзага тарттырачак! Бездә хәйлә – биш капчык! Мин аңа контрудар ясыйм, тиздән нәтиҗәсе күренер. Йә, шуны язасыңмы? Халык егылып китеп укыячак.
– Кыстама, иптәш тикшерүче! Өчесенең берсе күңелне кузгатмый.
– Ә-ә, каләмең җирәнәмени? Миндә гадиләр язмышы инде, гафу. Синдәдер инде мөкиббән китәрлек, укучы шедевр дип атарлык темалар.
Разиянең сарказм белән көлүе тамчы да ачуымны китерми. Ул җир кешесе, аны үзем белән рухи биеклеккә күтәрү мәгънәсезлек булыр иде. Без – икебез ике ярда, капма-каршы фикерләр әйтешеп бәхәсләшсәк тә, хыянәтсез дуслар. Әгәр «иптәш тикшерүче» минем холкымны, минем кыяфәтемне, минем уй- ниятләремне кабатласа, без якынаймас та идек. Дөньяда ике Тәслимә артык.
Ачуланмыйм, әйе, ләкин турсаям. Бүген язмыш тарафыннан рәнҗетелгән көнемдә авыз ермаса соң!
– Кызык темалар күп, – дим. – Әнә, Марста титан тапканнар. Анда яшәү бар.
– Әкият! Җирдәгеләр берәр төрле бактерия алып менгәннәр, димәк. Менә сиңа «яшәү!» Туктат саташуларыңны, кызый! Бездә психология фәне үсештә. Бәлки, психологка язылырсың, ә? Җаның авыру синең.
– Андый фән юк, – дим. – Ялган ул. Җан күзгә күренми, кулда тоемланмый, аны дәваларлык гайре табигый сәләткә ия затлар тумаган.
– Киләчәккә нинди планнар корасың, хет шуларны уйла.
Мине беркем дә пошмас хатын, димәс. Әмма бүгенгесе якаңнан тотып, уңлы-суллы селкегәндә, нинди киләчәк турында уйлау, ди ул! Җан буп-буш, анда чәчәр өчен орлык кирәк, ә минем әле генә савытым тишелеп, өмет- хыялларым соңгы бөртегенә хәтле түгелде...
Таң ата. Йорт артындагы нарат агачының энәләрен алсу төскә буяп, офыкка кояш җәелә. Умарта күче сыман гөжләгән башымны мендәр белән томалап, «йокы бишеге»ндә тирбәлгәндә генә, урамдагы акырыш-бакырыштан куркып күземне ачам. Юрганга уралып тәрәзәдән баксам... һай, койрыгым өзелмәгән лә. Без, җүләр, шартлатып өздек дип кинәнәбез тагы!
– Что за безобразие! Тәслимә, мин йоклаганда, шыпырт кына тайган! Ул минем никахлы хатыным, мин аның никахлы ире, без йорт өчен бергәләп көрәшергә тиеш! – Миндияр әтәчләнә. – Тәслимәү-әү!
Аның каршында Разия – корыч калкан, аны ни кылыч кисми, ни пуля тишми.
– Комарлы уеннар уйнап йорт-җирегездән колак кактырдың, гражданин Суфиянов! – Бу илдә тикшерүчеләр өчен һәркем «гражданин». – Синең ише имгәкләр җил тегермәне белән көрәшсә генә! Тәслимәне бимазалап йөрмә, ычкын!
Миндияр:
– Син, сазаган кыз, миңа закон такылдама! Тәслимә белән минем арага керсәң, юан билең нечкәрер, – дип, капкага ыргылганда, каты куллы хуҗабикә аның колак төбенә кундыра:
– Монысы сазаган кыз өчен, монысы... – «Калкан» гражданинның тезенә тибә: – ...ахирәтемне бомжга әйләндергән өчен!
Разиянең иремә (әле без аерылмаган) кул күтәрүе аклана да кебек. Миндиярны каеш белән ярсаң да, таман гына. Тик хатын-кызның ир-атны кыйнавы – соңгы чиктәге кыргыйлык. Хәер, Разия яшь чакта ук «сугыш чукмары» иде. Әгәр урамда хулиган-фәлән бәйләнсә, ул аларны өч чакрымга очырта, укыганда, каратэ секциясендә беләк ныгыткан кыз, яраса, алыплар белән дә көч сынашыр иде!
Сүзсез генә иртәнге тәгамгә әзерләнәбез. «Койрык» турында ләм-мим. – Сиңа каһвәме, чәйме? – дим, әйтерсең Разия кунак , ә мин – хуҗа.

– Сөтсез генә каһвә.
– Сөт белән тәмлерәк.
– Ә син ул пластик шешәдә чын сөт, дисеңме? Пальма мае белән порошок буталган сыеклык. Әкәмәт, терлек саны кимегән саен кибет киштәләрендә «сөт» арта, – дип тиргәнә-тиргәнә, ашык-пошык тамак ялгаган дустым өстәлгә ачкыч бәйләме ташлый.
– Запас. Алай-болай шәһәргә чыксаң, ишек-капкаларны биклә.
Кая ул «шәһәр?» Дөнья шул хәтле тарайды ки, мин иң зур тишеккә сыймам, күрәсең, җаным кысылганда, ул да кечерәя иде. Янә ятагыма авам. Без кайдадыр ялгышсак, шул хатаның сәбәбен эзлибез. Гүя аны төзәтеп була. Уйдырма! Хаталар гомерең азагына кадәр чабуыңа тагылып бара. Миңа унөч яшь, әтиләр авылдагы йортыбызны сатып, Ташкент якларына күченгәндә, мине ерак туганыбыз Әлфинур апаларда калдырырга уйлый. Янәсе, кызыбыз тыныч кына урта мәктәпне тәмамласын, аннары күз күрер. Минем «күз күргән» инде, авылда да калмыйм, Үзбәкстанга да китмим. Ниһаять, кирелегем белән җиңәм: мине Казанга – интернат-мәктәпкә илтәләр.
Авыл, авыл... Хәтер пәрдәсе ертыла. Алдымда Халит. Без аның белән сыйныфташлар. Ул – алгы, ә мин арткы партада утырабыз. Малай һәр көнне озын тәнәфестә берәр китабым эченә хат тыга. «Укыдыңмы? Ничек?» дисә, алдыйм, әйе, дим, баш кагам, ә ул күзен мөлдерәтеп, җавап көтә, чөнки ак кәгазьне урталай бөкләп, җилем белән ябыштырган «посылка»ны ачмыйча гына чоландагы аяк киеме тартмасына тыгам. «Китмә, авылда кал», – дип күз яше белән елый Халит. Ә миңа көлкенең көлкесе!
– Һи, мәлҗерәгән! Авыл сиңа төс ул. Яшә шунда. Урамдагы ата каздан да шөллисең ич син! – дип, үземчә малайны ирештерәм.
– Шөлләмим, кичә берсенең муенын бордым.
– Төшеңдәме, мәлҗерәгән?
– Өнемдә, Тәслимә.
«Син мактанчык, мескен, хәерче...» Күңелемнән генә чәнечкеле сүзләр барлыйм. Коры балчык белән генә сыласаң да, моңа теләсә нәрсә ябышыр төсле. Ничек кенә мыскылласам да, миңа карата аның хисләре көчәя генә. Май азагында безнең сыйныф әрәмәлектә уен оештыра. Кызлар казан асып, балтырган ашы пешерә, ә малайлар талчыбыктан кәрзин үрә. Хезмәт дәресе укытучысы Борһанов абый аларны кыш буе өйрәткәч, егетләребез күз йомып та «иҗат итә». Халит исә чыбык-чабык, үлән-яфрак түшәп, алачык ясый.
– Йә, Нияз абзый улы, бу хан сараеның хуҗасы син, диик, – ди укытучы. – Ханбикә җитми бит әле. Йә, кайсы кызны сайлыйсың?
Халит миңа күрсәтә. Халык: «Әйдә, Тәслимә, әйдә!» – дип куәтләсен дә, Борһанов абый кулымнан тотып алачык янына китерсен дә, киреләнеп кара! Икебезне бергә эчкә кертеп җибәрәләр. Мин җиз елан, билгеле, чакмыйм, әмма зәһәр ысылдыйм:
– Хәчтерүш, син дә хан ди! Синең сәләмә куышың сарай ди!
...Интернатта без Разия белән танышабыз. Ни рәвешле бу чая һәм усал кызга яраганмындыр – әйтүе кыен, бәлки ул мәктәп тормышына багышланган кыска- кыска язмаларымны укып: «Чү, Тәслимә белән дуслашыйм мин, Разия фәлән каләм остасы белән дус!» – диярләр», – дип, үз мәнфәгатен кайгырткандыр. «Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың». Югары дәрәҗәгә ирешкән кеше янында син бит үзең дә үсәсең һәм таныласың, бу – сыналган хакыйкать. Шунысын да искәртәм: бу усал кыз: «Син талант», – дия-дия, мине тәмам үсендерә.
Чыгарылыш кичәсендә ике кулын селтәп, Халит килә. Янәсе, аттестат белән котлый. Ичмасам, сыңар чәчәк бирсә икән. Мәгънәсез! Моңа бер хурлансам, икенче гарьлегем: авыл мокыты нишләп фермада тирес түкми, нишләп шәһәрдә болгана? Әллә минем белән тиңләшәме?!
– Институтка документлар тапшырдым, – ди егет. Мин исә аның кулына карыйм: җир казып, бәрәңге чәчәр өчен генә яратылган калын «бүрәнә» бармаклар...
– Конкурс зур, диләр, Тәслимә.
– Өметләнмә, синең «икелеләр»ең белән бусагадан да уздырмыйлар, – дим. – Өч «дүртле», өч «бишле» минем. Ә синең ничек?
– Кругом «бишле».
– Уку дәверендә очрашырбыз, яме, Тәслимә?
– Кайда?
– Бәлки, сезнең тулай торакта, бәлки, безнекендә.
Үз-үзенә ышанган Халиттән каһкаһә белән көләм. Ул да көлә. Җүләргә кытлык юк шул!

Октябрь уртасы иде, бүлмә ишеген тупсасына хәтле киереп ачкан Халитны күргәч, ярсудан үпкәм кабара:
– Бу сиңа терлек абзарымы әллә?! Монда сыерларыңны япмаганнар! Ник башта шакымыйсың, ахмак!
– Чәй эчәбезме? – Ул өстәлгә торт куя. – Гафу, бераз соңардым.
– Кая соңардың, аңгыра?! Сине кем зарыгып көткән, ди!
Егет гүя чукрак.
– Синдәме, миндәме очрашырбыз, дигән идем. Вәгъдә – иман, Тәслимә.
Сентябрь башында ук сөенечем белән уртаклашасы идем. Без – төзелеш институты студенты. Архитектор һөнәренә укыйбыз.
«Кем генә булма, син минем өчен ноль!» – дияр идем, таш кебек сүздән маңгае ярылыр. Ә тел сөяксез!
– Алдына берәр сан өстәсәң генә ноль түгәрәк санга әйләнә, – дим.
Халит кинаяне аңламый, чөнки үзенең ноль икәнен белми. Шаулашып кызлар кайта. Алар – ялмавызлар, кунак егетен мактый-мактый, «баллы ипи»не сыдырып сала. Сыйныфташым нәрсәдер сырлап, нәкъ мәктәптәге гадәтен кабатлап, китап эченә хат кыстырып киткәч, кәгазьне сүтәм һәм кулыма ут капкандай, тиз-тиз бөгәрләп, карават астына бәрәм. Кич белән идән юганда, бүлмәдәшем Галия аны таба да сораулары белән җелегемне киптерә.
– Кемнең йөрәген ясаганнар? Синекенме? Теге егет сөйгәнеңме?
Нибарысы авылдаш кына, диясе югыйсә! Авылдаш һәм зур нокта! Ә миндә ике тапкыр арттырылган базар бәясе. Һаваланып:
– Куган саен килә, – дим.
– Ой, мондый чибәр егетләр юлда аунамый әле. Яратмыйсыңмыни?
– Мәхәббәт турында уйларга иртәрәк әле миңа.
– Өйләнәм, диме әллә?
– Аерылышабыз, ди!
– Ой, акылсыз син, Тәслимә. Үкенмәссеңме икән? Алай яратмагач, миңа бир!
– Мә! – Галиягә китабымны сузам. Әйтерсең «йөрәк» хәрефләргә сеңгән.
– Абау, синең китабың ни хаҗәтемә. Егетне миңа бир, диләр. Рас яратмыйсың икән, аны бәйдәге эт кебек тотма. Тагын хәбәрләшәсезме? Вот нәрсә, Тәслимә, икебезне генә бүлмәдә калдырасың! Мин аны синнән момент биздерәм.
Халит кат-кат куптарсаң да, купмаган кырмавык иде. Ник мин аны күралмыйм да, ник ул җенемә ярамый? Моның сәбәбен озак-озак тикшеренүләрдән соң, галимнәр генә ачыклар, мөгаен. Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Нәфрәттән мәхәббәткә ничә адым? Бер, ике, өч... Бәлки, санаусыз чакрымнардыр? Тирән хисләр кичерергә «мин-минлек» комачаулаган кыз бала өчен туар бер көн, санаусыз тоелган чакрымнар кинәт кенә кыскарыр, аңа табан кул сузымы гына ара калыр, ә аңа хәтле... аңа хәтле еллар кәрваны тезелешеп, чүл төсле корыган күңелемнән узар да узар...
(Дәвамы бар)
Уйламаган көнем юк
Уйламаган көнем юк
Автор:Нәбирә Гыйматдинова
Читайте нас: