Все новости
Литература
23 Июня 2022, 16:00

БОЛГАНЧЫК СУ

5 өлеш Азалияне Сәрия болдырга хәтле озата чыкты.-Кызым, син бер дә кайгырма. Синең бер гаебең дә юк. Алтынга пычрак ябешми. Исән- сау укып кайт. Иртәгә соңгы звонок бит. Мин базарга барып икегезгә дә чәчәкләрнең иң матурларын сайлап алырмын, Алла теләсә.

БОЛГАНЧЫК СУ
БОЛГАНЧЫК СУ

Азалияне Сәрия болдырга хәтле озата чыкты.

-Кызым, син бер дә кайгырма. Синең бер гаебең дә юк. Алтынга пычрак ябешми. Исән- сау укып кайт. Иртәгә соңгы звонок бит. Мин базарга барып икегезгә дә чәчәкләрнең иң матурларын сайлап алырмын, Алла теләсә.

   Азалия дә шат күңел белән капканы ачып урамга чыкты. Каршы як күрше хатыны пәлисәттә чәчәкләр утыртып йөри икән. Челтәр койма аша Азалияне курүе булды, бәтәәч, сине чыгардылармени , дип бар урамны яңгыратты.

Азалия башта аңламаенча, исәнмесез, кайдан, дип аптырап туктап калды .

-Ничек кайдан? Милициядән! Тапкан балаңны үтерергә теләгәнсең диделәр бит.

Азалия күз яшьләренә буылып мәктәп урамына йөгерде. Ничә ел буена өйрәнелгән гадәт буенча классташлары Илүзә, Сөмбел, Луиза, Роберт һәр иртәне Азалияне көтеп алып, бергәләшеп урам тутырып мәктәпкә атлыйлар иде. Азалия классташларын очратмагач, сәерсенеп, соңга калганмын дип, сулуы кабып, мәктәпкә йөгерде. Мәктәп ишек алды тулы уку балалары. Азалиянең дә классташлары күмәкләшеп басканнар да шаркылдап көлешәләр.

-Уф, соңга калганмын. Мине ник көтмәдегез?

-Синең бала имезәсең бардыр, дип уйладык.

Роберт үз шаяртуыннан кәнагәть калып барлык тешләрен күрсәтеп, шаркылдады. Аңа башкалары кушылды.

Азалиянең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды, тыны кысылды.

-Сез нәрсә! Милиция килеп тикшерде. Әни ул баланы бакчадан табып алган!

-Ахха-ха-хаа. Бакчадан кем баласын тапкан соң ул. Кәнишне, кем инде именно сезнең бакчага үз баласын китереп аткан?

Монысын инде классташ дус кызы Луиза бәрде. Азалия калтыранып куйды.

-Луиза, син ни сөйлисең. Без синең белән беренче класстан бирле дуслар. Синнән бер серем дә юк бит минем.

-Ну, конечно. Луиза классташ егетләр алдында чытлыкланып, мин даже белмәгәнмен про беременность, дип өстәде. Тагын кычкырып көлделәр. Азалия агарынып китте. Аяклары кинәт тотмас булды. Ул, бераз башын артка ташлап, аһ, аһ дип авыр сулады да, ян якка янтаеп авып төште.

-Ахха-ха-хаа, артистка, бала тапкач өзлеккән мескен, аххаха-хаа! 

Егетләргә караганда кызлар кычкырыбрак, кыланыбрак көлде.

Бары тик классташы, буе кечкенә булганга "бүкән" кушаматы йөртүче Наил генә , туктагыз инде, җиттеме сезгә! Кеше үлә бит, сезнең аркада аңын югалтты, дип, Азалия янына иелеп, аның башын куллары белән күтәрде. Егылганда ачылып киткән күлмәк итәгеннән эчке киемнәре күренгәнгә кыенсынып, Азалиянең күлмәк итәген тартып куйды.

-Әй, бүкән, анда кулыңны сузма, башкалар караган инде аны, дип тагын бер классташы авыз ерды.

Боларны инде Азалия ишетмәде дә, күрмәде дә. Ашыгыч ярдәм машинасы аны Чаллы балалар хастаханәсенә алып китте. Базарга барышлый каршысына очраган ашыгыч ярдәм машинасын күрүгә Сәриянең йөрәге жуу итте, ул кылт борылып мәктәпкә таба йөгерде.

Азалиянең классташы, Илүзә, берни булмагандай, аны күрүгә, Сәрия апа, Азалияне скорый алып китте. Ул аңын югалтып егылды,диде.

Эшнең бик тирәнгә киткәнен аңлаган класс җитәкчесе дә, аклангандай, без бит аның сәламәтлеге турында берни дә белмәдек. Бар да яхшы иде бит, дип мыгырданды. Сәрия аңа таба борылып кул гына селтәде дә, тагын өйләренә чапты. Телефонын алып, ашыгыч ярдәм машинасының Чаллыдагы кайсы больницага киткәнлеген ачыклады. Алай- болай Илдар кайтып җитсә дип, записка язды да, район үзәгендәге такси компаниясенә шалтыратты. 

Сәрия килеп җиткәндә, Азалияне әле тикшереп кенә яталар иде. Кыз бик озак аңына килмәде. Аңына килгәч тә, үзенең кайда ятканлыгын аңламады, хәтта шушы стресс аркасында ул үзенең кем , каян,ничә яшьтә икәнен дә оныткан иде. Җәй буе балалар больницасының неврология бүлегендә деваланырга туры килде. Больницада Азалия дә үзе кебек үк нервылары какшаган үсмер кызлар, егетләр белән танышты. Бер- беренә   ярдәм итү, яныңдагы кешегә сиңа караганда да авыррак икәнен Азалия әнә шунда аңлады.  Шунда гына ул больницада ташландык балаларның барлыгын белде. Алар этажында гына да ата- анасына, туганнарына кирәге булмаган өч сабый ятуы билгеле булгач, Азалияләр дәррәү ул балаларны "шеф" лыкка алдылар. Памперсларын алыштырып, уйнатып, белгән  әкиятләрен сөйләп балаларны юаттылар. Бары шушы больницадагы шул ятим сабыйларны караша башлагач кына, Азалия ачылып китеп, табибларга һәм психологларга үз проблемасын ачып сөйләп бирә алды.  Табибларның берсе, ә синең үзегез коткарган баланы күрәсең килмиме? дип сорау бирде. Башта бераз аптырап калган Азалия, әйе, килә, дип җаваплады. Азалияләр бүлегендә үз аякларында йөри торган ятимнәр ятса, өченче катта, туган көненнән бер яшькәчә булган ятимнәр ятуы ачыкланды. Бар яктан да араталы караватларның һәрберсенә икешәр сабыйны салып куйганнарын күргәч, кызның исе китте. Балаларның кайберсе йоклап ята, ә янындагысы аның өстеннән үрмәләп, басарга маташа. Азалиягә тагын бик кыен булып китте. Аны күзәтеп торган табиб, әллә чыгабызмы, диюгә, юк, ә менә бу биләүдәге бала без тапкан бала түгелме дип табибка карады.

-Күңелең сизгер икән. Әйе, менә нинди зур егет булды инде ул, дип табиб баланы кулына алды. Чама белән өч -дүрт айлык бала тазарган, бит очлары алсуланган, үзе уймак авызын ачып ниндидер авазлар чыгарырга тырыша.

- Ә миңа тотып карарга ярыймы аны? Аның исеме ничек соң? Без бит исемен дә белмәдек.

Табиб, саклык белән баланы Азалиягә тоттырды.

-Найденов Александр. Гадәттә, баласын ташласа да ана кеше хет исемен язып записка калдыра. Ә моның бер запискасы да булмагач, аны шундый исем- фамилия белән теркәдек. Кеше исемсез яши алмый бит инде. Фамилиясе Найденов, табылдык дигәннән инде , ә исеме? Без аңа төрле исемнәр белән эндәшеп карадык. Ноль эмоции! Ә Саша дип эндәшкәч, селәгәен агызып, авызын ерды. Так что, Сашенька ул, Саша!

Азалия иптәшләре белән палатага кереп, бу бәләкәчләргә дә ярдәм итеште.  Җәй ахырында тәмам савыгып больницадан чыкканда, Азалия әтисе белән әнисен бәләкәй Сашаны үзләренә уллыкка алырга күндерде. Тик торганнан кеше баласын уллыкка алырга теләге  бик булмаса да, Илдар да кызының һәм хатынының теләгенә каршы килмәде. Больницада Азалия апасын куругә тешсез авызын ачып елмайган, аңа нәни кулларын сузып, өмет тулы күзләрен аңа ышаныч белән төбәгән сабый белән Азалия  көчкә саубуллашты.

-Сашенька, маленький, мы придем за тобой. С папой и мамой приедем и заберем тебя домой.

Табиблар кызның мәрхәмәтле йомшак күңеллелегенә  сокланып, без аны башка беркемгә дә бирмиячәкбез, сезне көтәбез дип ышандырып калдылар. 

      Классташлары 

имтиханнарын биреп бетереп, мәктәп белән саубуллашканда Азалия алар арасында була алмады. Дөрес, классташлары хаталарын танып, Сәрия апаларыннан гафу да үтенделәр, Азалия янына барып кайтырга рөхсәт тә сорап карадылар. Әмма, кызының гомерен кыл өстендә калдырган дус- ишләренә ананың сүзе каты булды.

-Каргамыйм да, рәнҗемим дә. Әмма күз яшьләрем төшми калмас дип уйлыйм.

Азалиянең аттестатын мәктәптән әнисе үзе барып алды. Әмма бу елны кая да булса, укырга керү турында уйларга да ярамый иде. Тиздән уллыкка алу турында документлар справкалар җыю башланды. Әнисе кызына саклык белән генә, тагын сине рәнҗетучеләр табылмасмы соң? Авыр сүзләр әйтеп, кәефеңне төшермәсләрме, диюенә каршы, Азалия, әни, мин үзебезнең районда эшкә калам. Ә укуга килгәндә, мин социаль- педагог булырга телим. Курсәң икән син, больницада күпме ташландык бала ята. Әти- әниләре белән яши торганнары янына да  атнага бер дә килмәгәннәре бар. Ә балалары көтә. Система астында елый- елый ятканда да күзләрен ишектән алмыйлар. Иртән торуга тәрәзәгә менеп капланалар, әниләрен көтәләр. Ә кич, йокларга яткач, япа-ятимнәре дә әти- әниләре нинди яхшы дип әкиятләр уйлап чыгарып сөйлиләр. Бер бала да больницада үсәргә тиеш түгел, әни. Мин шуңа күрә, социаль- педагог булам. Ятимнәрне яклаучы гына түгел, мәктәптә укучы кызларга, малайларга да гаилә кирәклеген төшендерәсем килә. Безгә мәктәптә тормыш өчен кирәкле дәресләр керми икән. Мин шул ләресләрне булдырырга телим . Ә кеше сүзенә килгәндә….Сөйләрләр, сөйләрләр дә туктарлар әле.

-Булдырырсың, кызым, булдырырсың. Мине дә многодетный әти ясыйсын бит әле.- Илдар артык иртә олыларча фикер йөртә башлаган кызын кочагына алды .

***

Телевизор аша табылган бала турында әллә ничә сюжет ясасалар да , газетага игьланнар бастырсалар да, аның ни туганнары, ни ата- анасы табылмады.  

Башка эзләуче сораучы булмагач, социаль идарә Илдар белән Сәриягә Сашаны уллыкка алырга рөхсәт бирде, шулай итеп, яңа елны Саша Найденов Илдарлар гаиләсендә каршылады. Күрше- тирә, таныш- белешләр башта бу хәл турында бик озак бер балык башын чәйнәсәләр дә, тора- бара тындылар…

Дәвамы бар.

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: