Сельские нивы
-2 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
23 Июня 2022, 12:00

БОЛГАНЧЫК СУ

4 өлеш -Кызым, бәлкем әтиең кайтканны көтәргәдер?Сәрия сагыш тулы күзләрен Алиягә төбәде.-Әти кайчан кайта әле. Ә бу ...моны эзлиләрдер инде. Телевизордан объявление биргәннәрдер. 

БОЛГАНЧЫК СУ
БОЛГАНЧЫК СУ

-Кызым, бәлкем әтиең кайтканны көтәргәдер?

Сәрия сагыш тулы күзләрен Алиягә төбәде.

-Әти кайчан кайта әле. Ә бу ...моны эзлиләрдер инде. Телевизордан объявление биргәннәрдер. 

-Алия, ә бу бала бәлкем, әтиеңнекедер…

-Әтинеке?! Әтиләр бәбиләми, әни, син ни сөйлисең! Ә синең бәбие булмый. 

Алия әнисенең сузләреннән кызык табып, көлеп җибәрде. Аның кычкырып көлгән тавышына сабый сискәнеп, елап җибәрде.

-Әй, Аллакаем, куркыттык бит бәбине. Бар кызым, тиз генә сөтне алып кил. Ашагач, еламый ул. Шулай да мин башта әтиең белән сөйләшергә кирәк дип уйлыйм.

Бир әле миңа телефоныңны.

Алиянең телефонынан "әтием" номерын җыйды.

-Әү кызым, былбылым! Ни булды?

-Илдар,, исәнме. Бу мин әле, Сәрия. Мин ни, Илдар, бәби таптым….

Тынлык урнашты. Хәйран вакыт телефоннан шыгыр- шыгыр- килеп машина туктаган тавыш кына ишетелде.

-Бәби?... Иртән мин командировкага чыгып киткәндә син корсаклы түгел идең лә. Әллә ветром задула мы? Син, Сәрия, ташла әле юлга чыккач шаяртуларыңны. Мин полный машина груз белән трассада барам. Не дай Бог, как говорится, Аллам сакласын. Юлда ни булмас. Әйй! Нинди чыелдаган тавыш ул? Сәрия! Алия дим? Нинди бала тавышы ул дим? Бала ашатасың?.... Кем баласын ашатасың? Каян????? Бакчадан???? Сәрия, срочно сиңа психиатрга барырга кирәк!

Илдар, гомергә дә хатынына җикеренмәгәнне, телефон аша сүгеп атты.

-Туктале, Илдар. Мин аның елаган тавышын төнлә ишеттем. Уянып киттем дә, башка ишетелмәгәч, төш куреп саташтым дип уйладым. Иртән посёлокта янгын чыкты. Юк, поселокның узендә түгел, теге басу янындагы ташландыклармы инде, төгәл белмим. Мин эштән иртүк кайтып киттем. Ничек дип, куркып, әллә балалар берни нәрсә калдырганмы дип… ашыктырма инде… шул… капканы ачып кергән идем, тагын бала елаган тавышны аермачык ишеттем. Өйгә керим дигәндә әз генә ишетелде. Хәле беткән булган икән баланың. Тавыш кайдан килгәнне аңлап, бакчага чабып чыктым… шуннан дип...шул инде, буразна арасында төргәктәге баланы күреп алдым. Черкиләр талап, елап шешенеп беткән….милиция….юк, милиция чакырмадым...Илдар, ә ул синең балаң түгелме икән?... Каян дип, бәлкем, бәлкем берәр хатын тапкандыр...синнән. Кычкырма инде, мин дә аптыраганнан сорыйм инде...Ышанам, белән ике кызың гына бар икәненә….Ә бу малай,Илдар...Причем син дип. Может, ялгыш, әйе, нечаянно берәрсе белән….Кычкырма индеее. Әнекәем, син бит юлда, нервничать итмә әле. Илдар, ә мин бу баланы нишләтим соң?... Милициягә?.. Ий, Илдар, шундый жалко бит. Ул инде яңа туган түгел, бер ай бардыр дип уйлыйм. Әллә соң? Әллә үзебезгә алабызмы? Улыбыз булыр...Ай, акырып та торасың! Синеке булмаса ни, кешеләр ятим бала алып үстерә бит әле...Син андый түгел,.. ну и что Илдар, миңа нишләргә, әйт инде алайса.

Әнисе белән әтисе тарткалашканны тыңлап торган Алия, тыныч кына, әти, ә ул сиңа ошаган, миңа да ошаган дип әйтеп җибәрде. Сәрия янында басып торган кызының авызын каплап өлгермәде, Илдар барысын да ишетте.

-Сәрия, минем синең алда бер гөнаһым да юк. Мин шушы гомер эчендә сиңа бер генә тапкыр да хыянәт итмәдем. Бер генә тапкыр да, ишеттеңме? Ә ул кемгә ошаган, мине не волнует! Мало ли что кем кемгә ошаган. Знать не знаю, но чтоб ул баланың мин кайтканчы бездә эзе дә булмасын. Чакыр милиция. Мин киттем. Минем тахометр исәпләп тора, кайда ни эшләгәнемне. Вакытым чыкты. Давай,Сәрия, ул проблеманы ничек таптың, үзең чиш.

Илдар юлын дәвам итте. Әмма юл буена башыннан Сәрия җиткергән яңалык чыкмады. Кемнеке булыр, ник безнең бакчада, кайчан китергәннәр, кешеләр беләме,  әниләр белсә нишләр? Сорауларның очы-кырые юк иде. 

Сәрия, бар көчен җыеп, район эчке эшләр бүлегенә шалтыратып, бакчадан билгесез бала табуын хәбәр итте. Ул арада олы кызы Азалия дә мәктәптән кайтып җитте.

Яңалыкны тыңлап, шак катып, балага карап утырганда, сирена кычкыртып милиция, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте. Сәрияләр капка төбенә килеп туктап, йөгереп өйгә дә керделәр һәм сораулар яудыра башладылар.

-Исем, фамилиягез?

-Паспортыгызны бирегез.

-Юк баланы каян алдыгыз? Берәрсе белән аралаштыгызмы? Кем баласы икәнен белесезме? Бер ай буе ул кайда булган? Сез аны яшереп яшәдегезме? Моны сезнең олы кызыгыз тапмадымы? Аны срочно гинекологка курсәтергә кирәк. Ирегез башка хатыннар янына йөргәнне белә идегезме? Өйгә сөяркәләрен алып кайтканы булдымы?....

Сорау алу озак дәвам итте. Сәрия дә, кызлары да милиция) полиция хезмәткәрләре биргән сораулардан, аларның төкселегеннән елап, шешенеп беттеләр. Ниһаять, сорау алу тәмамланды. Табиблар һәм милиция хезмәткәрләре баланы кулына алып чыгарга әзерләнделәр. Аларны озатырга дип торып баскан Сәриягә карап, ә сез нишләп торасыз. Кызыгыз белән икегез дә безнең белән милиция булегенә барасыз.

Ул арада ни булды икән дип кызыксынып, капка төбенә үткән- сүткән күрше- тирә җыелып өлгергән иде. Капкадан сабый бала кутәргән табибны, алар артыннан елап беткән Сәрия белән Азалияне ә иң арттан ике милиция хезмәткәре чыкканны күргән, халык, аһ, итте.

-Менә, малайкаем! Күр син боларны. Кызлары бәбәйләгән инде, не иначы.

-Шаккатмалы! Әйтәм аны, беркемгә кермиләр, беркем белән аралашмыйлар.

-Кит аннан, юкны сөйләмәгез! Шулхәтле әйбәт гаилә! Азалия әле егетләрнең ни икәнен дә белми.

-Әә, әллә чыра тотып тордыңмы аларның кызына? Каян беләсең? Тикмәгә милиция килми ул җаныкаем! Ул баланы каян алып чыктылар? Илдарлардан! Сәрия корсаклы идеме? Юк! Ызначит, кызлары Уйнаштан тапкан.

Милиция киткәч тә, халык әле озак вакыт гайбәт чәчте. Аннары тәмләп- тәмләп поселоктагы, авылдагы туганнарына, дус- ишләренә өсти-өсти чумәлә итеп уйдырма яңалыкны җиткерде.

Сәрия белән кызыннан тагын сораулар алып, биографияләрен энәсеннән җебенә чаклы, кабат сөйләтеп, елатып, аннары милиция машинасына утыртып больницаның гинекология булегенә тмкшеренергә алып киттеләр. Анасының бәхетенә Азалия саф кыз булып чыкты, гинекологлар Сәриянең дә озак еллар инде бала тапмавы,  гомерендә бер тапкыр да аборт ясатмаганлыгы турында белешмә алгач кына, допрос кәгазьләренә кул куйдыртып кайтырга рөхсәт иттеләр. Мораль яктан никадәр арган булса да, Сәрия эшенә кереп хуҗасына өч эш көненә административ ял алырга гариза язарга һәм иртән онытып калдырган сумкасын алырга уйлады.

Аны Зарифа, киң елмаеп, каршы алды.

-Сәрия Исламовна! Ий, серле дә инде сез! Шундый шатлыгыгызны бездән яшергән буласыз! Котлыйм! Кызлар, котлыйбыз, әйе бит! Башка коллегалары да бухгалтериягә җыелды.

-Нинди шатлык,кызлар? Сез ни сөйлисез? Берни аңламыйм.

-Әй, кыланмагыз инде. Конечно бу яшьтән әби буласы килми инде ул. Но за то молодая бабушка!

Зарифаның сүз уңаен көчкә аңлап алган Сәрия чүт егылып китмәде, өстәл почмагына тотынды.

-Сез ни сөйлисез! Олы башыгыз белән ничек оялмыйча гайбәт сатасыз?! Без таптык ул баланы. Бәрәңге бакчасыннан таптык. Ә минем кызым,Аллага шөкер, тикшерү узды, ул саф кыз. Девственница! 

-Һии, хәзер әллә ничекләр итеп девственник ясыйлар аны. Акчаң гына булсын. - Зарифа сүзе өскә чыгарырга теләде.

-Ярар, Аллаһ бар. Безнең бер гөнаһыбыз да юк. Мин өч көнгә ял алдым, исән- сау Эшли торыгыз, гайбәтемне Рәсәйгә таратыгыз. Сез гайбәт яратасыз.

Сәрия, сумкасын алып, урам якта көтеп калган кызын кочаклап алды да, үзләре торган очка таба атлады.

-Әни,- Азалиянең тавышы калтыранып пышылдап кына чыкты.- Иртәгә минем күземне дә ачырмаслар инде мәктәптә. Мин ни диеп акланырмын икән. Имтиханнар башланырга ике-өч көн калды бит.

-Кайгырма, кызым. Мин иртәгә мәктәпкә сине үзем озатып куярмын.

-Әни, син нәрсә! Ул чакта бөтенләй көләчәкләр. Бәбиеңне дә нигә алып килмәдең дип күземне дә ачырмаслар.

Азалиянең битләре буйлап тагын күз яшьләре тәгәри башлады .

-Кызым, елама. Күз яшьләреңне күргәч, дошманнар сөенә генә. Иренеңне тешләп булса да түз. Алла боерса, имтиханнарыңны биреп бетергәч тә, я Ижевскига, я Казанга укырга керерсең. Бу хәлләр дә куркыныч төш булып кына исеңә төшәр.

-Ий, әни, ярый әле син шундый йомшак күңелле! Шәфкатьле, миһырбанлы булгансың. Әтигә дә синең белән повезло, әйеме. Сиңа да әтием очраган әле, ярый. Мин бит сезнең бер ачуланышканыгызны да хәтерләмим. 

-Төрле чаклар булгандыр инде, кызым. Тормыш бит ул гел агымсу кебек челтерәп акмый. Аның чоңгылларын,  болганчык суларын безгә дә узарга туры килде. Әй, искә дә төшерәсем килми ул чакларны.

-Ә үзең әйтәсең, әни белән кыз 

арасында сер юк дисең. 

Сәрия дәшмәде. Уйлары  Азалиясе белән авырлы чагына алып китте. Илдарга бәбигә узганын әйткәч, Илдар ышанмады. Ничек ышансын инде, ун елга якын бит балага узмады Сәриясе. Эчтән генә үзе дә килешкән иде инде баласызлыкка. Сәрия кабат, Илдар мин табибта булдым. Балага узганымны әйтте. Анализлап бирдем, алар дә шуны күрсәтте дип кабатлангач, гүя аңына килде, Сәрияне көчле кулларына күтәреп зырылдатып әйләндерергә кереште. 

-Үтерәсең бит, уф, башым әйләнә, диләр, дигәч тә, кулларыннан ычкындырмады, шулай күтәргән көн бала тирбәткән кебек тезләренә утыртып тибрәтте, битләреннән, күзләреннән , кулларыннан үбеп, һич тынычлана алмады.

-Сәриям, чынмы,бәгырькәем? Шаяртмыйсыңмы? Алтын бөртегем минем! Аллаһ ишетте безнең теләкләребезне! Урра, безнең дә бәбиебез булачак. Ә бәби туганчы, мин сине шулай бәби урынына күтәреп йөртермен, яме.

Сәриягә рәхәт иде иренең кулларында тибрәлү, назлы сүзләрен тыңлау. Соңарып кына узган булгач, табиблар бик сак булырга кирәклеген кат- кат кисәттеләр. Авылга кайткач, бәрәңге утыртканда да, Илдары, алтынкаем, син чәй  кайнатып өйдә генә тор дисә дә, кайнанасының, эй, улым, бер синдә генә булды инде хатын . Кешеләрнеке, әнә, бакча да казый, бәрәңге дә утырта. Сыерны да сава. Һай, кадерле булды инде хатының, дигән сүзләреннән соң өйдә кала алмады, бакчага чыгып, барсы белән беррәттән бәрәңге утыртты.

Ярамагандыр инде, икенче көнне Сәрия алты ай ярымлык кызын тапты. Сабый бик хәлсез, колаклары, сидек юллары да дөрес ачылмаган көе җитлекмичә туды. Баланы тәмам җитлеккәнче балалар больницасында тоттылар. Сәрияне бала янына күкрәк сөтен савып эчерергә кертәләр иде, ә Илдар мөмкинлеге булганда больница тәрәзәсе аша курсәткән төргәкне генә күрә алды. Әнисенең, җүнле бала булмый инде ул,  гомерлек бәла булып тугандыр инде, дип бәгырь итен ашауларына Илдар да түзә алмады. Авылга кайтуын сирәгәйтте. Бу вакытта алар инде район үзәгендә үз йортларын салып чыкканнар иде. Азалия тернәкләнеп больницадан чыккач, бәби ашына авылдан кайнанасы белән кайнатасы да килде. Кайнанасының, кеше булмас бу. Булса да тора- бара я акылга таман, я аяк- кулы гарип икәнлеге ачылыр, дип әйткән сүзләреннән соң, баласын кочагына кысып, шифоньер артына посып үксеп-үксеп елаганнарын кызына сөйләсенмени?! Урам буенча атлаганда һәр тәрәзәдән аларны күзәтәләрдер кебек тоелды, кайтып җитүгә, тизрәк капканы шалтыратып бикләп, өйгә атылдылар. Алия инде чәй кайнатып, аларны көтеп, телевизор алдына чүмәшкән. Берни сөйләшмичә, чәй генә эчеп, иртәгә мәктәпкә барасы бар дип, барысы да йокларга таралышты. 

Иртәгесен мәктәп гөж килә иде.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: