Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
22 Июня 2022, 16:00

БОЛГАНЧЫК СУ

3 өлеш Армиядән кайтып җир жимертеп эшләп ятучы егетне пәйгамбәр дип уйлый курмәгез тагын. Ул да җир кешесе, хаталардан , ялгышлардан ул да хали түгел. Армиягә киткәнче кызларга күз дә салмаган егет, армиядә "служак"лары аркылы төрле шәһәрләрдә яшәп ятучы кызлар белән хатлар, фотолар алышты, яратуның ни тәмен, ни үбешүнең назын да татып карамаган көе аларга яратам, син миңа бик ошыйсың, армиядән туры синең яныңа кайтам, дигән сүзләр язды.

БОЛГАНЧЫК СУ
БОЛГАНЧЫК СУ

Армиядән кайтып җир жимертеп эшләп ятучы егетне пәйгамбәр дип уйлый курмәгез тагын. Ул да җир кешесе, хаталардан , ялгышлардан ул да хали түгел. Армиягә киткәнче кызларга күз дә салмаган егет, армиядә "служак"лары аркылы төрле шәһәрләрдә яшәп ятучы кызлар белән хатлар, фотолар алышты, яратуның ни тәмен, ни үбешүнең назын да татып карамаган көе аларга яратам, син миңа бик ошыйсың, армиядән туры синең яныңа кайтам, дигән сүзләр язды. Армиядән кайтыр вакыты якынлашкан саен хатлар сирәгәйде, күңеле туган авылына ашкынды. Авылда, нәкъ кинолардагыча, басу капкасы янында аны авылның иң сылу кызы каршы алыр да, мин сине көттем бит,дип,  муенына сарылыр кебек тоелды. Һее, әле егетләренә тугры булып көтәчәкмен дип сүз биргәннәре дә антына тугрылыгын онытып, башкалар белән йөри башлый, я инде шалт итеп кияугә дә чыгып куя. Илдар, район үзәгеннән авылга рейс автобусына утырып кайтканда әнә шуларны уйлады. Автобустан төшеп, авыл урамы буйлап үзләренә таба атлаганда, аякларын, ничек кенә салмаграк, әкренрәк атларга теләсә дә, алар үзеннән алгарак чапты. Әнә инде, аларның зәңгәрсу өй түбәләре дә күренә. Өй каршындагы шомырт та урынында икән. Хәер,  ике ел армия хезмәте нәрсә инде ул, бер уйласаң. Нинди үзгәреш булсын ул арада. Урам чатындагы су колонкасы да үз урынында. Ә мәчетне уратып утырткан наратлар үскән, биегәеп, җәелебрәк киткән. Көянтәсенә су тулы чиләкләр аскан кызны танымады Илдар.

-Илдар абый, исәнмесез! С возвращением!

Карале, бу почык борынны. Урысча сөйләшеп яткан була бит әле , дип уйлап Илдар да кызга дәште.

-Исәнме, сылукай! Танып та булмый сез яшьләрне. Мин армиягә киткәндә өстәл астында мүкәләп йөргәнсеңдер әле.

Кыз көлеп җибәрде.

-Әйе, шулай иткән ди! Сез армиягә киткәндә мин сигездә укый идем инде.

- Китчәле! Ә нишләп мин сине белмииим?

-Шаяртмагыз инде. Рәмилә мин, Харрас кызы.

Сөйләшә-сөйләшә, Рәмиләләрнең капка төбенә килеп тә җиттеләр.

-Пока, Илдар абый. Кич клубта күрешербез!

Менә Илдарларның капка төбе. Әтисе чирәмне чип- чиста итеп һәрвакыттагыча, себереп куйган, капка төбендәге эскәмия дә үз урынында.

Кече капка, кайттыңмы дигән кебек шыгырдап хәбәр биреп ачылды. Тавыкларына җим салырга дип келәттә кайнашкан әнисе, капка тавышын ишетеп келәт ишегеннән башын тыкты. Солдат киеменнән, май кояшы кебек балкып торучы улын күрүгә, кулындагы бодайлы соскысын атып бәрде дә, улым, улыкаем кайтты! Әтисе, дим, әтисе! дип аваз салып улын кочагына алды. Юк икән, үзеннән бер башка биегрәк булып үсеп киткән киң җилкәле улының кочагына сеңде. Ул арада,  бераз ятып алыйм дип  верандага кереп яткан әтисе дә йөгерә- атлый улы янына ашыкты.

Ир кеше еламый диюләре ялган ул. Кытыршы кулларына улының кулларын кушучлагач, аталарча аркасыннан кагып, Илдарны күкрәгенә кысып куйды. Улына сиздермәскә тырышып, кул аркасы белән бик иртә җыерчыкланган бите буйлап агып төшкән күз яшьләрен сөртеп алды. 

-Әти, сагындым, әни, кил әле, икегезне бергә кочыйм әле, дип Илдар тагын әти- әнисен кочаклады. Ул арада әнисе ушына килеп, әтисе, бар тиз генә ике тавыкны суй. Хәзер аш салып җибәрәм. Улыбыз кайту хөрмәтенә бераз мәҗлес җыярбыз, диде.

Әтисе уңайлы кеше аның. Беркайчан беркемгә каршы дәшмәс. Я, ярар дип куяр, ошамаган сүз булса, җаваплап та тормыйча басып я утырып торган җиреннән китеп тә барыр.

-Ярар, анасы. Мунча да ягып җибәрербез. Мунчаны да сагындыңмы улым?

-И, әти! Сагынмаган кая! Синең миллек белән чабуларыңны онытып буламы соң! Әхх, мунчабыз шәп шул.

- Син бар, улым , өйгә керә тор. Чәй кайнаган. Өстеңне алыштырганчы, мин мунчаны да булдырырмын. Әниең өстәлне көйләп тә өлгергәндер әле.

Бик матур узды Илдарның армиядән кайту хөрмәтенә уздырылган мәҗлес. Авыл яшьләре, туган- тумача, яшь җилкенчәк шау-гөр килеп ашады, эчте, көлеште, сөйләште. Караңгы төшкәч, өлкәннәрне өйдә калдырып, барысы бергә авыл клубына юл тотты. Шунда Илдар  күршесе Рәмиләне озатты. Дөресрәге, Рәмилә белән Айдарны озатты. Авылдагы кызларның барысы да диярлек "занятый" булып чыкты. Ярый әле авылдашы Айдар сабыр һәм акыллы булып чыкты. Үзләренә ияргән Илдарга сүз әйтмәде. Ә шулай да бар иде авылда ялгыз кызлар. Дөресрәге, кыз дип әйтмәсәң хәтере калырлыклары. Иләктән үткән, күп ир- атларның башын әйләндергән кызларның Илдар кайткан дигән хәбәрне ишетүгә кычытмаган җирләре кычытып, ашказаны турлары сулкылдап куйды. Хатын- кыз куеныннан кайсы гына ир- ат баш тартыр икән дип, Илдар клубка килеп керүгә, исәнләшкән кыланып, ышкынып, күз кысуларыннан ук теләкләрен аңлап алды Илдар да.  Авылда яманатын чыгармады ул, егет- кызларның араларын бутамады, парлы мендәрләрдә йокламады, клубка чыккач озак тоткарланмыйча, әти- әнисе янына өйгә ашыкты. Чая кызларның төртмә сүзләренә исе дә китмәде аның. Бераз ял итеп алганнан соң, район үзәгенә шофер булып эшкә урнашты. Путевкалар тутыручы өч диспетчер  кызның  өчесе дә аңа гашыйк иде. Арадан Люция исемлесе Илдарның да күңеленә хуш килде. Матур гына дуслашып йөри башладылар. Әмма Люция " ике" фронтка "эшли" булып чыкты. Илдар DAFка утырып "дальняк"ка йөри башлагач, Люция вакытын бушка уздырып ятмады, дальнякка йөрүче тагын бер егет белән очраша башлады. Илдар егетләрнең кыйгайтып кына җиткергән сүзләренә баштагы мәлне колак салмады, әмма берчакны командировкасы путевкада каралганнан ике тәүлеккә кыскарак килеп чыкты. Кайтышлый ук, Люция торган йортка сугыласы итте. Сугылмаган, шакымаган булса, лутчы булыр иде, мөгаен. Ишекне напарнигы ачты. Ачык ишек аша Илдар, түрдә ялангач көе басып торучы кызны шәйләп алды. Аптырап ишек янында басып торган егетне бер кулы белән этеп җибәрде дә, Люция янына барып басты. Чалтлатып яңагына берне сылады да, тфү, проститутка, дип идәнгә төкереп, кире ишеккә юнәлде. Ә син, парин, минем кебек ике колаклы, мөгезле ишәк, диде. Артыннан Люциянең, Илдар, прости, ты не так меня понял дип кычкырганы ишетелде.

Командировка арты командировкада йөреп, кызлар уена да кермәгән икән дип уйлый күрмәгез. Бераздан Илдар конторада эшләуче Зоя белән танышты. Шаян,чая, бераз гына үзсузле кыз тәки Илдарны үзенә каратты. Чын хатын- кыз назын да Илдар аның түшәгендә татыды. Моңарчы караватта бер тәҗрибәсе булмаган Илдар өчен Зоя чын укытучы булып чыкты. Мәхәббәттән башы әйләнде Илдарның. Бар эшләгән акчасын  кызны киендеругә, кыйммәтле буләкләр алуга тотты. Әмма кияүгә чыгарга ашыкмады. Илдар берничә тапкыр тәкъдим ясап караса да, безгә бит болай да яхшы , дип, сүзне икенчегә борырга тырышты. Тик инде квартира алып, анда хуҗабикә итеп хатын алып кайту турында хыялланган Илдар болай яшәүгә каршы иде. Өстәвенә, авылга кайткан саен әти- әнисе, кайчан өйләнәсең инде дип, колак итен ашады. Бергә уйнап үскән яшьтәшләреңнең  икешәр бәләкәче үсә, без онык күрми картаябыз дип, күз яшен түкте әнисе.

Ничек килеп чыккандыр, нык кына үпкәләшкәннән соң, Илдар командировкага китте. Айга якын йөрергә туры килде аңа ил буйлап. Ул командировкадан кайтканда кыз, транспорт предприятиесендәге эшеннән,  Илдарга хәбәр итеп торуны кирәк дип санамыйча, китеп барган иде. Илдар да үзсүзлелеген итеп, йөрәк януына чыдады, кызның ишеген какмады. Шулай да тагын бер, бик иртә кияүгә чыгып инде аерылырга да өлгергән яшь хатын янына кергәләштерде. Әмма күңеленә ятмаган кеше белән вакыт уздыруны кирәк дип санамады, аннан эзен бик тиз суытты. Урал тавында удмурт урманында үскән Сәрияне очратканчы Илдар әнә шулай яшәде.

Яшьләрнең тормышы сокланырлык иде. Сәриясе аш- суга да оста, Илдарның әти- әнисенә карата мөгамәләсе дә үз әтекәй-әнекәенеке кебек. Кайнана белән кайната да аны бик яратып, кызым дип кенә тордылар. Сәриягә посёлокта эш табу да бер тамчы да авыр булмады. Пермьдәге кебек үк коммуналь хуҗалыкка барып, сезгә бухгалтер кирәкмиме, диюгә, аны чак кочаклап алмадылар. Бик җайлы иде шул аның характеры. Хуҗа гына тиздән декретка китмәссеңме икән соң син, дип шикләнеп, корсагына текәлде. Сәрия, оятыннан кызарынып, мин авырга узмадым әле, ничек булса да мин головой отчетларны  эшләячәкмен, дип тынычландырырга маташуыннан, барысы да кычкырып көлделәр.

-Роддомда бәби табу өстәлендә отчёт язып булырмы икән, хатыннар, сез опытный инде бу мәсьәләдә, дип хуҗа үзе дә көлде һәм эшкә алу турындагы приказга кул куйды. 

   Бар да яхшы иде. Ай саен  "кунак" лары килерме- юкмы дип хәвефләнүе юкка булды Сәриянең. Ел да узды, ике дә, өч тә узды. Сәрия һич балага уза алмады. Кайнана белән яңа да киленнән күңеле сүрелә башлады. Анасы да Илдарга, киленнән ризасызлыгын белдереп, синең, бу дип Сәриянең булмаган гаеп- кыегына төртеп күрсәтергә тырышты. Илдар, хатынына карата никадәр хөрмәтле, мәхәббәтле булса да, кайвакыт, бала таба алмавын гаепләп кыек сүзләр ычкындыргалады. Авыр иде Сәриягә, ай- һай авыр иде. Югыйсә, врачлар икесен дә тикшереп, икегез дә таза- сау,  балага узачаксыз дип ышандыра тордылар. Янында, аның хәлен аңлый алырлык әбекәе я әнекәе булса да җиңелрәк булыр иде дә соң. Юк бит, Татарстанның әллә кайдагы бер районына язган булып чыкты язмышы. Әллә аерылыйкмы, Илдар үзенә насыйбын табар, дип өзгәләнгән бер мәлне, Сәрия үзендә сәерлек сизде. Йокысы килеп интектерде, вакыт-вакыт нидер ашыйсы килде. Табибка күренгәч тә ул әле ышанырга ашыкмады, бер ай узгач кына серне Илдарга чиште.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: