Сельские нивы
+18 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
21 Июня 2022, 12:00

ТӨЕННӘР

ХЫРЫ.Шулай инде, тыңлаучысы булса – сөйләүчесе табыла, диләр. Поезд үз җаена алга чаба, тәгәрмәчләре дә тек...тек итеп серләшеп, купеда барган ир белән хатынның әңгәмәсен җыр көенә сала.Әле генә башыннан узганнарны Азалия сөйләп барса, ул бер тын алыйм дип туктауга, Виктор да эчемдә калмасын инде, дигәндәй, үз төенен чишә башлый.

ТӨЕННӘР
ТӨЕННӘР

Шулай инде, тыңлаучысы булса – сөйләүчесе табыла, диләр. Поезд үз җаена алга чаба, тәгәрмәчләре дә тек...тек итеп серләшеп, купеда барган ир белән хатынның әңгәмәсен җыр көенә сала.
Әле генә башыннан узганнарны Азалия сөйләп барса, ул бер тын алыйм дип туктауга, Виктор да эчемдә калмасын инде, дигәндәй, үз төенен чишә башлый.
-Мин бит, Азалия, туарга да тиеш булмаганмын. Азалиянең сорау бирүен көтеп тә тормыйча ул сүзен дәвам итте. Әйе, әйе, миңа әбием сөйләде. Әле ул чакта миңа нибары биш-алты яш кенә иде бугай. Минем белән авырлы чагында әниемне машина бәрдергән. Уйлап кара инде үзең, ул бит шәһәрләрдә дә машиналар санын берәмтекләп санап булган еллар! Әниемне бәргән машинаның тормозы кисәк ватылган, диде бугай әбием, ә минем әни тротуардан бара икән. Ул билгеле инде юлдан бара торган машина аны таптар дип уйламаган да. Бәрдергән машина чак кына юл кырындагы өйне дә җимермәгән, хәтта. Аның йөртүчесе шул мизгелдә ап-ак чәчле булган дип сөйләде әбием. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырлык телефон будкасы булмагандыр инде, кешеләр йөгереп килеп, канга баткан әнине кул-аякларыннан күтәреп илткәннәр больницага. Ярый әле анысы бик ерак булмаган. Хәзер булса, ой, кузгатырга ярамый, диярләр иде. Әнинең хәле бик авыр булгангамы инде, мине булса да коткарып калырга теләгәннәрме, белмим, мине ярып алганнар. Аннары инде, әнигә бик күп операцияләр ясаганнар. Мин әнине, әни мине яшем тулганда гына күрә алганбыз. Могҗизамы бу, әллә язмышмы, кем белсен. Ул авариянең миңа бер зыяны да тимәгән. Тик әни гомер буена гел больница юлында булды инде. Башта ук әнинең сәламәтлеге турында кайгырткан булсалар, мин исән калмасам да , яхшырак булыр идеме икән, әйтә алмыйм. Әбием, әнинең әнисе, шул сөйләгән вакытында, син гаепле дигән кебегрәк әйткән иде. Мин аны ул вакытта колагыма да элмәдем. Ә еллар узган саен әбиемнең сүзләре йөрәгемә ук белән кадаган кебек искә төшә.
-Син барысын да йөрәгеңә бик якын кабул итәсең, Виктор. Андый уйларны уеңа кертергә тырышма син. Кара әле, Виктор, минем Казаныма кайтып җитәргә дә күп калмады. Инде сөйләнәсе сөйләнеп бетте бугай. Ник син Таня хатының турында сөйләп бетермәдең. Бик авыр булса, сөйләмә, мин үпкәләмим. Кешенең күңелендә барыбер чишелергә тиеш булмаган төеннәре калырга тиештер.
-Ә, син минем менә бу сәфәргә чыгуымны әйтәсеңме? Әйе шул, бик хикмштле булып килеп чыкты минем Кара диңгез янына баруым. Таня белән без аерылдык дидем бит инде. Ул анда бер хәрби белән тормыш корган. Азалия, элекке хатыныннан гаеп эзли дип уйлый курмә тагын, кеше сүзләрен генә җиткерәм. Ничектер тормышлары барып чыкмаганмы шунда, характерлары туры килмәгәнме, аның белән озак яшәмәгәннәр. Аннары тагын башкалар белән дә бәхет эзләп-эзләп караган. Хәрби кеше кызы бит, андыйларга күз салучылар күп була. Таня болай да бик чибәр, үз-үзен бик карап тора иде. Еллар узган саен әтисенә дә отставкага китәр вакыт җиткән. Әтисе прошение язып, аларга Ленинград өлкәсенә күчәргә рөхсәт һәм шунда квартира биргәннәр. Аңыны инде Таняга җылы яктагы квартираларын бүләк иткән булалар. Таня алар белән күченергә теләми. Бераздан тагын кем беләндер бәхетен сынап карый , әмма тора-бара ир белән хатын эчүгә сабышалар. Әллә ничә тапкыр Таняны наркология диспансерында дәвалап та карыйлар. Таняда депрессия башлана, аны психоневрологиядә дәвалыйлар. Әмма дәваланып чыгып озак тормый, тагын шул ук дус-ишләр мохитенә эләгеп, тагын шул ук тормыш төпкеленә төшә.
Виктор сүзен дәвам итәргә дип беразга тынып калды, поезд тәрәзәсенә күз салды. –Таң кызыллыгы беленә, Азалия. Мин сездән...
-Сөйләп бетерегез инде, Виктор.
Виктор, әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмады, тагын истәлекләргә күчте.
Шуның белән шул инде. Квартираларын сатып эчкәннәр. Әллә кара риэлторлар талап алганмы, кем белсен. Сукбайлар җыела торган бер җимерек бинадан Таняны авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасы чакырып больницага озатканнар. Эчке органнары тәмам беткән булган бичаракаемның. Дәваларга тырышып караганнар инде табиблар. Әмма барыбер коткарып кала алмаганнар. Моргтан алырга туганнарын эзләгәннәр. Ә паспортында минем белән аерылышканлыгына печать куелмаган булган. Ягъни, Таня гомере буена, үлгәнче минем законлы хатыным булган. Минем беркайчан да хокук саклау органнарыннан качканым, җинаять кылганым булмады. Хәзерге замана техникасын беләсез инде, мине компьютер буенча эзләп табып хәбәр җибәрәләр. Хатыныгыз вафат, җәсадын алып, күмү эшләрен башкару сезгә йөкләнелә, диеп. Мин башта гомумән аңышмый тордым. Нинди хатын, кайдан, әллә шаярталармы, дип торам. Аннары башыма барып җитте. Телеграмма җибәрелгән бүлеккә шалтыратып мәглүматларны белештем, аның гаилә хәлен ачыкладым. Балалары бармы-юкмы икәнен дә белмим әле ул вакытта. Менә шулай итеп ерак сәфәргә чыгып киттем. Барсам, аның исерек сукбай ире күз яшьләре белән болница янында елап утыра. Имеш, ай булды бит инде, Таньканың үлгәненә, ә поминать иткәне юк. Ачуымнан чак типкәләп ташламадым ул юнсезне. Элеккеге адресы буенча барып, күршеләреннән сорашып, улы барлыгын, аның чит илдә яшәгәнлеген ачыкладым. Әбисе белән бабасы күптән вафат, ә егетнең кайсы илдә яшәгәнлеген аның нинди фамилиядә булуын да бер кем дә әйтә алмады. Баланы кечкенә чагында ук, Таня эчү белән мавыккач, бабалары үзләре янына алып карап үстерәләр, укыталар.
Шулай итеп, беренче мәхәббәтем булган, минем белән гомер кичермәсә дә гомере буена минем хатыным булып калган Танюшечкамны үз кулларым белән соңгы юлга озаттым.
Алда инде иртәнге таң нурларына чумган Татарстан башкаласы Казан балкый иде. Азалия, сәкесен күтәреп чемодан сумкаларын җыйды, юыну бүлмәсенә барып, өс-башын алыштырды, чәчләрен пөхтәләде. Күңелен кытыклап торган сорауны Викторга бик әйтергә теләсә дә, никтер тартылды, әллә кыенсынды беренчеләрдән булып сүз башларга, әллә инде Виктор үзе берәр сүз катмасмы дип көтте. Виктор да аның белән бергә чыгарга җыенгандай, арка рюкзагын сәке астыннан тартып чыгарды, анда нидер эзләде, ләкин эзләгәнен таба алмады, ахрысы, тагын рюкзагын аска шудырды. Сүзсез генә купе коридорына тәрәзә каршына чыгып басты. Азалия авыр уйларын куарга теләгәндәй, купедагы көзге каршына килеп тагын чәчләренсыйпады, ике арадагы авыр тынлыкны кулы белән этеп җибәрергә теләгәндәй кулларын як-якка ташлап күнегү ясап алгандай итте. Ярым ачык ишек аша аңа таба борылып карап торган Викторны күреп уңайсызланып куйды.
-Азалия – диде ир.
-Виктор, - диде хатын.
Азалиянең кулларыннан чемоданнарын үз кулларына алып Виктор ишеккә таба борылды. Казанга кадәр Кара диңгез буеннан кайтучылар шулхәтле күп иде, Викторны чемоданнары белән халык аның саен алга таба этте, ә аңа әйтәсе сүзен әйтергә өлгермәгән Азалия белән арасы һаман саен зурайды. Поезд кай...тып...җит...тек...җит..тек.. дигәндәй, авыр йөк ташып арган эш атыдай пуфылдап перрон каршында туктап калды. Перрон кулларына чәчәк тоткан каршы алучылар, чемоданнарын тәгәрәтеп, әлеге поездга утырып себер якларына китеп баручылар белән шыгрым тулган иде. Азалия дә халык төркеме арасыннан кызларын эзләде, икенче якка таба борылып, чемоданнарын күтәреп торучы Викторны күзләде. Таныдылар, күрделәр кызлары, оныклары әниләрен! Сагынганнар, балакайларым, әнә ничек сикерешәләр! Азалиянең күзләреннән шатлык яшьләре бәреп чыкты. Перронга аяк басуга аны оныклары, кызлары уратып алда, яннарына килеп баскан ике кулына ике чемодан тоткан Викторны гүя бер кем дә күрмәде, аңа игьтибар итмәде. Бары тик Азалия генә, ике яктан муенына асылынган оныкларын төшерә алмыйча, рәхмәт дип әйтеп өлгерә алды.
-Азалия, телефон, телефон номерыңны бирсәң, мин сиңа шалтыратыр идем.
Әмма оныкларының әбиләренә сөйләрлек яңалыклары күп иде шул, алар бер-берсен бүлдерә бүлдерә үзләренекен такылдады.
-Азалия сагыш-моң тулы күзләре белән Викторга таба карады да, видишь не отпускают. Виктор , я тебя сама найду, диде.
Кызлары , әниләренең таныш түгел иргә, мин сине үзем табармын дигәнен ишетеп бер-берсенә төртеп алдылар да көлеп җибәрделәр һәм әниләрен кочаклап алып, әйдә, әйдә әни дип, әниләрен машинага таба ашыктырдылар....
Еллар бер-бер артлы уза торды. Җир йөзенә җәйләр-көзләр, ап-ак кышлар, аннан тагын язлар-җәйләр килде. Азалия белән Виктор бүтән очраша алмады. Икесенең дә бер-берсенә бик әйтергә теләп тә әйтелеп бетмәгән сүзләре, менә-менә ялганырга тиешле уртак төеннәре халды. Әмма бусы инде хыял гына булып калды.

Тәмам.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: