Сельские нивы
+16 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
21 Июня 2022, 16:00

БОЛГАНЧЫК СУ

1 өлеш Үә...үәә...,үә...,үәә...үәәә … Сәрия өзгәләнеп елаган бала тавышына сискәнеп уянып китте. Куркып, тиз генә өстендәге юрганын алып атып, салкын идәнгә баскач кына исенә килде. Тукта, нинди бала еласын? Алар өендә бернинди сабый бала да юк бит. Сәрия кире караватына утырды, әнә, каршыдагы караватта Илдары.

БОЛГАНЧЫК СУ
БОЛГАНЧЫК СУ

Үә...үәә...,үә...,үәә...үәәә … Сәрия өзгәләнеп елаган бала тавышына сискәнеп уянып китте. Куркып, тиз генә өстендәге юрганын алып атып, салкын идәнгә баскач кына исенә килде. Тукта, нинди бала еласын? Алар өендә бернинди сабый бала да юк бит. Сәрия кире караватына утырды, әнә, каршыдагы караватта Илдары. Иллегә якынлашкан ире уң як учына битен куеп яткан, матур төш күрде ахрысы, авызын сабыйларча чәпелдәтеп иреннәрен ялап алды. Сәрия, бер уянгач, балаларны да карап керим инде дип уйлап, кече йокы бүлмәсенә узды. Ике кызы да өсләрендәге юрганнарын ачып ташлап, изрәп йоклап ята. Сәрия,саклык белән генә юрганнарын өсләренә ябып, кире урынына барып ятты. " Нинди төш булды соң бу? Исемдә һич калмаган, ә бала елаган тавышны аермачык ишеттем бит мин" дип, уйланып ята торгач, тагын йоклап китте. 

     Иртәнге ыгы- зыгы, эшкә, мәктәпкә ашыгулар төнге сискәнеп уянуын бөтенләй оныттырып җибәрде. Азалиянең быел чыгарылыш елы, мәшәкать өстенә мәшакате артып кына тора. Чыгарылыш кичәсенә туфли- күлмәген яңа елда ук алып куйсалар да, һаман нидер онытылган кебек. Эшенә дә автобус көтеп тормыйча , җәяуләп кенә барырга булды. Май ахыры гына булса да, иртәдән үк бөркү, әйтерсең дә җәй челләсе. Эш урынына килеп җиткәнче, Сәрия тирләп- пешеп чыкты. Хатын- кызның кризис дигәннәре шушыдыр инде, тиктомалдан я тирләп чыга, я хәле бетә. Бухгалтерия бүлмәсенә узуга тәрәзәне ачып җибәрде. Әле эш сәгате башланырга шактый вакыт бар, хезмәттәшләре гадәттә эш вакыты башланырга бер- ике минут калгач кына, тыннары бетеп, артларыннан кемдер куып китергәндәй, дөбердәшеп килеп керәләр дә, тәрәз каршындагы сәрби куагына оялаган чыпчыклар кебек, чыркылдашырга тотыналар. Ә Сәрия һәрвакыттагыча алдан килеп, бит- керфекләрен бизәп, чәчен кабартып, лаклап, алар килүгә, " как всегда в форме" булырга ярата. Бүген дә шулай булды. Иркенләп бизәнеп, компьютерын кабызып, эш кәгазьләрен кулына гына алган иде, ачык тәрәзәдән сирена кычкыртып чабучы машиналар тавышын ишетеп, тәрәзәгә ташланды.

-Ий, Ходаем, ни булды икән? Аллакаем үзең сакла ут хәвефләреннән. 

Ул арада хезмәттәше Зарифа ишектән керер кермәс көе кычкырып җибәрде.

-Сәрия Исламовна,  пожар! Сезнең очка чапты машиналар. Кемнәр янганын  белмәдем. Уфф, Аллакаем, нинди куркыныч! Шундый корылык җитмәсә! Яздан бирле яңгыр да яумады бит ичмасам.

Сәриянең йөрәге урыныннан кузгалды.

-Безнең очтаа??? Ай, Аллам, әллә безнең кызлар утюг куйган идеме икән? Ходаем, үзең сакла! Мин кайтып килим әле. Барыбер тынычлап эшләп булмас бу хәлдә. 

-Телефоннан шалтырааат!

Хезмәттәшенең ни дип кычкырганын ул инде ишетерлек хәлдә түгел иде. Өйләренә кайтып җиткәнче туктамый чапты Сәрия. Янгынның посёлоктан арырак урнашкан бакчачылык ширкәтендә икәнен аңлагач та, тынычлана алмады. Нинди көн булды соң әле бу? Тагын колагына елаган бала тавышы ишетелеп киткәндәй булды. Өй янына кайтып җиткәч, кереп, электр приборлары сүндерелгәнме, дип тикшереп чыгарга теләп, кече капканың йозагына ачкыч тыгуга, тагын бала тавышы ишетелде.

-Әллә саташам инде мин? Бу нинди тавыш соң?- Сәрия , аптырап, колак эчләренә бармагын тыгып, тикшереп карады. Ачык капкадан сак кына атлап, ишек алдына үтте. Туктап тыңланып торды. Бернинди тавыш та ишетелмәгәч, үзалдына елмаеп, климакс, точно климакс, дип уйлап, болдырга күтәрелде. Үәә...үә...үәә… Сәрия баскычтан чүт очып төшмәде! Төш түгел бит бу! Песи баласы мияулавы да түгел! Бала! Бала тавышы!!!

Сәрия тавыш килгән якны ачыкларга теләп, ишек алды уртасына чыгып басты. Ишетелми. Тагын тыңланып торды. Бик зәгыйфь кенә үәә дигән тавыш бакча ягыннан, сарай артыннан ишетелгәндәй булды да тынды. Сәрия сарай артындагы бәрәңге бакчасына чабып чыкты һәм яңа гына күтәрелеп килүче бәрәңге буразналары арасында  туфракка буялып беткән төргәкне күреп, ушын югалта язды. Тик ана инстинкты көчлерәк булып чыкты. Ул  туфрак өстендә яткан төргәкне кулына алды. Имансыз анасы тарафыннан үлем тырнагына ташлаган  сабый аның җылы кулларын тоепмы, башын боргалап ими эзләде. Еларга да хәле калмаган сабыйның ничек әле каргалар күзен чукымаган дигән уеннан үзе үк куркып китте. Нишләргә инде миңа синең белән, дигәндәй, як-ягына каранды. Милициягә хәбәр итәргә дип сумкасына үрелмәкче иде, сумкасының эшендә калганлыгын аңлады. Сәрия баланы кулына күтәргән килеш урамга чыкты, аннары кире ишек алдына керде, өй ишеген ачып, баланы залдагы диванга салды да, ни эшләргә белмичә, чистый аптырап, бала алдына тезләнде.

-Ий, сабыкай! Нинди ана тудырды соң сине?Ник больниста калдырмады? Тукта әле, ачып карыйм әле сине. Кем соң син? 

-Баланың пычрак чүпрәкләрен сутеп җибәрүгә, аның берәр ай чамасы элек өй шартларында туганлыгы беленде. Баланы юып, чистартырга кирәген аңлап, ваннага җылы су җыйды. Юындырып, чәй калагыннан җылы сөт эчергәч, төн буена ачыгып, елап шешенеп беткән бала башын нәни учына куеп йоклап китте.

Сәрия эшенә барасын  онытып, баланы уятудан куркып, диваннан  кузгалмады.

-Кем баласы булыр бу? Нишләп аны безнең бакчага китереп ташлаганнар? Безнең посёлокта соңгы арада кем бәбиләде икән?

Сорауларына җавап таба алмыйча, сабый йокысын саклап, күпме утыргандыр, бишенчедә укучы кече кызы Алия мәктәптән кайтып кергәч кенә айнып китте.

-Әнии!! Син нишләп өйдә? Син бит иртән эшкә киткән идең?

-Тссс, кызым! 

-Ой! Бу кем? Нишли ул безнең өйдә? Әни, каян алдың син аны?

Бала үзе турында сөйләшкәнне аңлагандай, шомырт кара күзләрен ачты, таныш түгел кешеләрне кургәнгә ятсынгандай, иреннәрен бөреп, елап җибәрде.

-Йоклап кына киткән иде. Уяттык инде.

-Әни, кем бу? Нишләп ул безнең өйдә?

- Таптым мин аны, кызым.

-Ничек инде таптың? Синең эчең зур түгел иде бит. 

      Алия балаларның әниләр эчендә үскәнлеген белә иде.

-Бакчада таптым мин аны. Бәрәңге буразнасында.

-Әнием, син точно алдашасың. Әкияттә кәбестәдән табалар балаларны, но бәрәңгедә түгел.

-Кызым, әйт әле, син кечкенә энең булуын телисеңме?

-Юк!

Алия кырт кисте. Төпчек булып яшәве рәхәт иде аңа. Ниндидер табылдык малайны аңа караганда ныграк яратачакларын күз алдына китерү дә куркыныч.

-Ә мин бу кечкенә батыр егеткә әни булыр идем. Әтиең дә каршы килмәс иде дип уйлыйм.

-Ә аның үз әнисе, әтисе кая киткән? Алар бәлкем эзлиләрдер аны? Может берәрсе урлап, безнең бакчага ташлаган. Аннары сине урлаган дип төрмәгә алып китсәләр? Әнии, кирәкми ул безгә. Илтеп бир аны әнисенә!

Кызының сүзләре Сәрияне айнытып җибәргәндәй булды.

-Әә? Ни дисең, кызым? Урлаганнар, дисеңме? Аллам сакласын! Төрмә, дисеңме? Абау, Аллакаем үзең сакла! Ни эшләргә соң алайса?

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: