Сельские нивы
+14 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
20 Июня 2022, 16:00

ТӨЕННӘР

4 ӨЛЕШАзалиягә ир шулхәтле кызганыч тоелды, ирексездән янына барып бите буйлап агып төшкән күз яшьләрен сөртеп аласы, чәчләреннән сыйпап юатасы килде. Чак урыныннан тормыйча тыелып калды хатын.

ТӨЕННӘР
ТӨЕННӘР
Азалиягә ир шулхәтле кызганыч тоелды, ирексездән янына барып бите буйлап агып төшкән күз яшьләрен сөртеп аласы, чәчләреннән сыйпап юатасы килде. Чак урыныннан тормыйча тыелып калды хатын.
-Алай димәгез әле, Виктор. Кызыгыз бар бит. Оныкларыгыз бардыр. Аларга да әти, бабай бик кирәк...Әле тормышыгызда яхшы кеше очрап куеп, яңа тормыш башларга да соң түгел.
-Ой, юк,юк, Азалия! Нинди яңа тормыш ди ул! Миңа язмыш шушы юлны әзерләп куйган булган инде. Төеннәрем барысы да диярлек бик авыр, шуңа мин башкасына өмет итмим. Тизрәк...алар янына күчәргә генә телим.
Азалия дәшмәде. Чынында аның да йөрәгендә җыелган бар төеннәрен шушы бер тамчы да таныш булмаган ир-атка ачып бирәсе килү теләге көчәйгәннән көчәйде.
Алар вагон рестораннан үз вагоннарына юл тотты. Купедаш кызлар үз станцияләрендә төшеп калган, ә алар урыны хәзергә бушап калган . Ир белән хатын арасында әллә нинди бер-берсеннән ятсыну, кыенсыну хисе туды.
-Мин дә бит Виктор бик күп хәсрәтләр кичердем. Тормыш шулай камчылый торгандыр инде ул. Сыный торгандыр, диюем. Мин бик чая кыз идем. Мәктәпне бетерүгә медицина училищесына укырга кердем. Бер вакытны, көз көне без, студент кызларны Артеллерия училищесына көзге балга чакырдылар. Аңынчы егетләр белән бик чуалмый идем әле, бала-чага кебек идем димме. –Азалия кеткелдәп көлеп куйды. – Шул балда мин булачак лейтенант егет белән таныштым. Мәхәббәт уты икебезне дә уттан алып суга салып яндырды инде ул чакны. Дәрестә дә, ятсам да, торсам да гел аны гына уйлыйм. Сизәм, егетем дә миннән ким яратмый. Мәхәббәтнең иң югары ноктасына без бик тиз менеп җиттек. Әти-әниләр эштә чакта кача-поса безнең квартирада да, Марсельның туган тиешле кешеләренең аулак өйләрендә дә назландык. Башыбыз китте инде чистый, мәхәббәттән. Аягымны кая басканымны да, укытучылар ни сораганны да белерлек хәлдә түгелмен. Бары тик мәхәббәт юрганы астында, мәхәббәт томаны эчендә яшәүләрем мине билгеле бер фазага килеп җиткәч кенә туктады. Әниләргә әйтә торган эш түгел бит инде. Ул чагында без бит әле өлкәннәрдән бераз ояла, шүрли торган буын. Марсель дә ни әйтергә белми. Өйләнер иде, алда әле аның тагын өй ел укыйсы бар. Ә аннары армия тормышы. Шулай йөри торгач, мин инде тазара башладым. Әни карап-карап торды да, син, кызый, ни эшләп тазарып киттең әле. Әллә тегенди-мондый кирәкмәгән эш белән шөгылләндеңме, дип сорады. Мин кызарынып – бүртенеп, юк инде, күп ашыйм бит, шуңа тазарам ахрысы дип җавапладым. Алдарсың безнең әнине. Мине җилтерәтеп табибка алып китте. Каптым мин кармакка! Ни эшләргә дә юк, чөнки срок инде зур, аннары табиб та аборт ясаткан булсаң башка беркайчан да әни була алмас идең дип куркытты.
Кайттык инде әни белән өйгә. Ул тиз генә әтинең йокы бүлмәсендә эленеп торган чалбар каешын салдырып алып кереп мине ярмасынмы! Бирде кирәгемне, артыма утыра да алмадым берничә көн. Аннары, мине кочаклап, үзе жәлләп елап та җибәрде. Икенче көнне ажгыртып артеллерия училищесына алып китте. Командирларына алып кереп, Марсельны да чакыртып, аны да пешерделәр. Я өйләнәсең, я бүген үк гади солдат булып иң кайнар ноктага хезмәт итәргә китәсең дигәч ул, өйләнәм, өйләнәм, диде. Шулай итеп мин кияүгә чыктым. Марсель частьтә яши, укый, мин әниләр янында. Үз вакыты белән кызыбыз Ләйлә туды. Бәбине дөресен әйткәндә, әни белән әти үстерде инде. Мин дә укуымны дәвам иттем, Марселҗ дә. Тик ул соңгы курста укыганда бик үзгәрде, минем янга килүләре дә сирәкләнде. Сәбәбен сорасаң, дипломга хәзерләнәм, бүген атуда идек, иртәгә кросста, дип гел акланып торды. Әниләр училище яныннан бүлмә арендаларга да теләгәннәр иде, ул бала миңа әзерләнергә комачаулаячак дип. Риза булмады. Биш ел укып бетереп, лейтенант погоннары таккан ирем ул көнне бик бәхетле иде. Без аларга погоннар һәм диплом алу тантанасына кызым Ләйлә белән бардык. Тик әтисе безне гүя күрмәде, иптәшләре яныннан китмәде. Бары тик мин үзем килеп кочаклагач, чәчәк бәйләме бүләк иткәч кенә кызын кулына алды. Ниндидер салкынлык бар иде ул мизгелдә безнең арабызда. Мин әле үзем дә акыл җыймаган бала-чага кебек, нәрсә әйтсәләр шуңа ышана торган чорда идем. Укып бетерүгә аны Уссурийскига тәгаенләделәр. Безне, кайчан квартир бирәләр шунда чакыртырмын дип әйтсә дә, нишләптер ел буена фатир ала алмады. Аптырагач, мин часть командирына хат яздым. Баксаааң, ул анда инде икенче хатын белән торып ята икән. Казанда чагында ук, мин авырга калгач, икенче кыз белән танышкан, кичләрен миңа вакытым юк дигән сылтау белән шул кыз янында булган. Ул кыз хәтта аны да диплом алган көнне котларга килгән булган. Марсель аңа мине сеңлесе дип әйткән. Имеш, бестолковый сеңлесе, ирсез бала тапкан да, һаман аннан акча сорап тинтерәтә икән. Тегесе моның паспортын күрмәгән дә инде. Командир мине часткә килергә чакырды. Бардым мин кызым белән Уссурийскига. Уфф, ул чактагы атна буена бала белән поездда баруны гомергә дә онытасым юк. Кызымның эче бозылды. Дару юк, Юл буе гел урман эченнән барабыз да барабыз. Әллә миңа гына шулай тоелдымы, белмим инде.Ул юлны мәңге онытасым юк. Әле ул часте дә шәһәрдә түгел, әллә кайда урман эчендә икән. Көч-хәл белән барып җиттек ул частькә. КППга Марсельне дәшеп чыгардылар. Утырабыз инде ике дивана кебек. Кызны кочагына алды алуын, тик миңа әйтә, син ди, баланы миңа калдыр. Без аны Роза белән (теге сөяркәсен әйтә инде,) үзебез карап үстерербез. Син яшь әле. Яңадан кияүгә чыгарсың, уртак балагыз булыр ди. Уйлап нитеп тормадым, моның яңагына чалт берне менеп төштем. Ә, мин әйтәм, әллә кысырмы сөяркәң? Кешегә бирер өчен бала тапмадым мин дидем дә тагын Марсельнең битенә сыладым. Постта торучы солдат егет шаккатты инде миңа. Дура хатын дигәндер инде. Шуннан мин командирлары янына киттем. Политруклары да керде, нишләп башта ук ирең белән килмәдең? Яңа килгән гаиләле, бигрәк тә балалары булган офицерларга без торыр урын бирәбез диләр. Мин частьнең килгән кунаклар өчен әзерләнгән бүлмәсендә бер атна тордым әле. Тегенең сөяркәсе каядыр чыгып качты. Марсель көн саен безнең янда булды. Әмма мин аны гафу итә алмадым. Хәтта балам хакына да. Ул акланып маташты инде, имеш, гаеп Розада, аны гел үз яныннан җибәрмәгән. Кыскасы, Марсельне аморальный образ өчен офицерлыктан төшерделәр, ул шуннан соң гел эштән чыгып беткән. Теге хатын да ни торыр җире, ни акчасы булмаган ирне карап торырга риза булмаган, тиз арада яхшы гына бер зуррак офицерны табып, шартлатып кияүгә чыгып куйган. Мин алимент та тәлап итмәдем, шулхәтле ачуым көчле иде аңа, тизрәк аны онытырга тырыштым. Тик кызым Ләйлә тач әтисе, шуңа күрә аны онытып та булмый.
Казанга кайтуга, барысын да әти-әниемә сөйләп бирдем. Кызымны балалар бакчасына урнаштырып үзем клиникага эшкә урнаштым. Кая инде ул чакта тагын гашыйк булырмын, тагын башымны югалтырмын дип уйлаулар! Имеш, булды, күрәсен күрдем, сәясен сәйдем, хәзер үземне балама гына багышлыйм. Беләсезме, Виктор, эшкә кереп ярты ел да эшләмәдем, мин бит тагын гашыйк булдым. Менә җүләр дими ни дисең инде мине,ә! Әле бит кемгә диген. Травмотология бүлегендә шәфкать туташы булып эшлим. Авырулар күп, алар янына туганнары, хатыннары, балалары килеп йөри. Тик бер палатада миннән олырак бер ир янына бер килүчесе дә юклыгына игтибар иттем. Бәйләвечләрен алыштырганда (перевязка) сораштырасың бит инде, кайдан, ничек, кемнәрең бар, дип. Бу әйтә, беркемем дә юк минем. Балалар йортында туып үстем. Авариягә очрап аягымны сындырдым ди. Бот һәм тубыктан сөякләре сынган иде, шуңа ул Илизаров аппаратында ятты. Кызгана башладым бит мин моны. Уйлыйм инде, болай да рәхәт күрмәгән, бер җылы аш алып килим әле дип. Бер алып килдем, ике, өч. Ошап китте бит миңа бу ирне карау. Ял көнемдә дә килеп китәм. Кызлар көләләр инде, син мондагы башка ялгыз ирләрне дә ашат инде, диләр. Кыскасы, гел янына барасым, аның эч серләрен тыңлыйсым килә инде. Бераздан аны ң аппаратын салдырып, тәгәрмәчле арба белән тышка чыгып йөрергә рөхсәт иттеләр. Мин инде, эштән йөгереп кенә кайтам да, кызымны әбисенә калдырып, тагын моны саф һава суларга алып чыгам. Тәки аякка бастырдым бит мин моны. Ул да миннән башка тора алмыйм ди. Кулларымнан үбә, кочагыннан да чыгармый инде. Әни белән әти ачуланалар, син ни эшлисең, бала! Бер хатаңның нәтиҗәсе әнә диванда утыра, тагын шул юлга басасыңмени диләр. Юк, мин әйтәм, ул бик әйбәт кеше. Ятим, ни барыр җире юк. Сез кертмәсәгез, мин аның белән бүлмә арендага алып яшәячәкмен дим. Кыскасы больницадан без әниләргә кайттык. Әти белән әни яратмыйча гына каршы алдылар инде. Хәзерге акылым белән аңлыйм мин аларны, ә ул вакытта соң, мин бит – мать Тереза идем! Родион да аңлады болай яшәп булмасны, без бүлмә алып аерым яши башладык. Кызыма әти белән әни чат ябештеләр, Ләйләне биреп чыгармыйбыз, башта үзегез генә торып карагыз, диделәр. Тыныч кына яшәп киттек без. Ул төзелештә эшли, эчеп-тузып йөргәне сизелми, акчасын алып кайтып бирә. Кызны да кунакка килгән чакларында какмый кебек. Шулай тигез генә тормыш алып барабыз, инде уртак бәби алып кайтырга да җыенабыз, бервакыт ишекне полицейскийлар шакыды. Родионны сорыйлар. Минем эчем жу итте. Ни булды дим. Баксаң, ул аферист икән. Башта гына төзелештә эшләгән. Ә алып кайткан акчалары кеше талап, өй басып булган. Минем белән кушылганчы алты ел төрмәдә утырып чыккан булган. Аягы сынуы да урлашкан чагында каяндыр егылып төшеп булган. Моның эзенә тиз генә төшә алмаганнар. Әмма без капчыкта ятмый дигәндәй, бу барыбер тотылды. Шулай итеп мин тагын бер кыз алып кайттым. ..Теге сволочь төрмәдән хатлар язып, передачалар , акча сорап та җанымны озак корытты әле. Хәзер инде Ләйләм дә, Ләйсәнем дә үзләре әниләр. Бик акыллы булып үстеләр, Аллага шөкер. Шушындый хаталар ясаганнан соң башка ир затына әйләнеп тә карамадым...
Виктор тын гына бер ни дә дәшмичә Азалиянең куенына яшерелгән төеннәрен чишүен дәвам итте.
ДӘВАМЫ БАР.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: