Литература
19 Июня 2022, 11:00

ТӨЕННӘР

2 ӨЛЕШЯттым дигәч тә, Азалиянең күзенә бер тамчы да йокы кермәде. Викторның тормыш юлын чияләнгән җеп төеннәре белән чагыштыруы йокысын тәмам качырды. Әллә шуңа инде, ул уйлары белән үзенең артта калган тормыш юлын хәтерендә барлый башлады. Уйласаң, барлый башласаң, чынлап та искитәрлек күп икән бит аның да төеннәре.

ТӨЕННӘРТӨЕННӘР
ТӨЕННӘР

2 ӨЛЕШ
Яттым дигәч тә, Азалиянең күзенә бер тамчы да йокы кермәде. Викторның тормыш юлын чияләнгән җеп төеннәре белән чагыштыруы йокысын тәмам качырды. Әллә шуңа инде, ул уйлары белән үзенең артта калган тормыш юлын хәтерендә барлый башлады. Уйласаң, барлый башласаң, чынлап та искитәрлек күп икән бит аның да төеннәре. Иң беренче булып, өч-дүрт яшьләр чамасында әллә кайдагы, Азалия бөтенләй дә диярлек белмәгән туганнарына балалар бакчасы булмау сәбәпле, әнисенең кыш чыгарга кайтарып куюы исенә төште. Аю баласыдай ап-ак туннан, шулай ук ак тиредән тегелгән ак бүректән иде ул чагында. Әнисе белән Казаннан район үзәгенә калтор-колтыр килеп торучы самолетта очып кайтканы да исендә. Ул самолет очып барган җиреннән гел сикереп-сикереп киткән кебек тоелды Азалиягә. Әллә инде чокырга төшә идеме ул? Анысын инде Азалия томан эчендәге кебек кенә хәтерли. Самолеттан төшкәч озак кына тәпи-тәпи кайтканнары, тагын ниндидер машинага утырганнары да исендә. Шулай да иң шаккаттырганы, авыл өенә кайтып кергәч, идән тутырып сикергәләп йөргән сарык бәрәннәре булды. Өс башын салдырганнан соң мич аралыгына бәйләп куелган яңа туган бозауны күргәч кычкырып елаганы исенә төшеп, Азалия елмаеп куйды. Авылда иң беренче әйткән сүзе дә, кайова (корова) булды бугай шул. Ул чагында әле Азалия үзенең бик озакка әнисеннән аерылып каласын белмичә, идәндәге бәтиләр белән мәш килеп уйнады. Әмма берничә көннән ул уянганда янында әнисе юк иде инде. Азалия әнисен сагынып елап шешенеп бетте, бозланып каткан тәрәзә пыялаларын нәни бармак очлары белән эретә-эретә бармакларын өшетте, сәгатьләр буе шул кечкенә тишекләр аша әнисен күрергә теләп, тәрәзә төбеннән төшмәде, ашаудан калды, түп-түгәрәк битләре суырылды,ул ябыкты, хәтта көнен уздырырга ярдәм иткән сарык бәтиләре дә кызыксындырмый башлады аны. Бик озак салкын тидереп авырып ятты, саташкан минутларында әни-әни дип тыпырчынды. Вакыт- дару, диләр. Балалыгы беләнме, әллә әнисенең апасы аны шулкадәр яратты- иркәләдеме, бераздан Азалия дә тутасының балаларына ияреп аны әнкәй ди башлады. Өйләрне түбәләреннән үк кар көртләре белән каплаган, карлы-буранлы, зәмһәрир суыклары белән бала-чагаларны мич башына үрмәләткән салкын кышлар да артка чигенде, дөньяга ямьле язлар килде. Ишек алларын, урамнарны тутырып гөрләвекләр акты. Язлардан соң бакча, печән мәшәкатләре белән җәйгә аяк бастылар. Гаилә Казаннан олы кунаклар кайтуга бер сарыкны суеп, чәкчәк, кош телләре пешерү эшләре белән мәш килде. Азалия дә әнкәсе янында әти-әнисен каршы алырга әзерләнде. Ниһаять, авыл урамнарында ерак шәһәрләрдән кайтучылар төркеме күренде. Әнкәсенең кытыршы кулыннан җитәкләгән Азалия дә әти-әнисен каршыларга дип капка төбенә чыгып басты. Тик әнисен күрүгә тизрәк, әллә оялып, әллә танымыйча, әнкәсенең итәге артына посты. Әнисе күз яшьләрен тыя алмыйча, баласы алдына килеп тезләнеп, кулларын кызына сузды.
-Кызыым! Азалия! Бәбекәем! Әллә мине танымыйсыңмы? Мин бит бу, кызым! Менә сине алырга кайттык, кызым! Кил бәбекәем, кил минем кочагыма!
Әмма, Азалия әнисе кочагына атылмады, киресенчә, икенче әнисенә әверелгән әнкәсенең кулын ычкындырды да тизрәк өй эченә йөгерде һәм сәке астына кереп качты.
-Китмим! Алдыйсың! Син мине башка җиргә алып китәсең дә тагын алдап калдырасың!
Сабыйлыгы белән Азалия шулай дип уйлады. Әнисе алып кайткан күчтәнәчләрне, матур киемнәрне дә сәке астыннан кулын сузып кына алды да, аларны да сәке астына шудырды. Әнкәсе ялынгач кына, яшеренгән урыныннан чыгып, әнкәсенең тезенә менеп утырды. Бары тик кичкә таба гына ул әти-әнисе, абыйсы янына килде. Сабантуйлар узгач, Азалия белән әнкәсенең кече кызын да алып, барысы да Казанга очтылар. Тик, нишләптер, аңа Казан бик ошамады. Авылдагы иркенлек җитмәде бугай аңа. Биек йортның ишек алды зур булса да, ялгыз гына чыгып китеп уйнарга ярамый, автобус-троллейбусларга утырырга ярамый, юлга чыгарга ярамый, конфет кәгазьләрен урамда җыярга ярамый, өс-башыңны пычратырга ярамый. Ярамый, ярамый, ярамый...
Ә авылда Азалия рәхәтләнеп кар көртләренә батты-чумды, язгы кояш җир өстен җылыта башлауга, бераз кипшерә башлаган урыннарда авыл бала-чагалары белән беррәттән тәтәйле, биш ташлы уйнады, яшел үлән калкуга барча авыл балалары кебек үк яланаяк хәтфә үлән өстенә тәгәрәде, коеп яуган яңгыр астында мин үсәәәм, дип кычкырып, чабу чапты, ерганакларда йомычка агызды... Күңеле белән әти-әнисеннән аерылырга теләмәсә дә, йөрәге авылга, андагы әткәй-әнкәе, бергә уйнаган иптәшләре янына ашкынды. Шулай итеп, Казанда туган Азалия мәктәпкә кергәнче Казанга кунакка гына кайтып, бар вакытын авылда уздырды....Азалиянең бу төене бүхетле иде. Аны чишү дә бер дә авыр булмады.
...Тектек...тек...тек...тектек...тектек...тек...тек...кит..тек... Поезд алга чаба. Уйланып ята торгач, пәрдәсе ябылмаган тәрәзә аша таң беленде. Купедашларын уятмаска тырышып кына, Азалия урыныннан торып, гомуми коридор тәрәзәсе янына чыгып утырды. Тирә-якта очсыз-кырыйсыз көнбагыш басулары җәелеп ята. Алар да иртәнге таң нурларына хозурланып башларын кояшка таба борганнар. Юк, көнбагышлар Азалияне сәламли ахрысы. Әнә бит ачык тәрәзә аша поезд җиленә ияреп ничек башларын иеп-иеп алалар. Әһәһәәәй, көнбагышкайлар! Хәерле иртәәәә! Азалия бар тавышына шулай дип чак кычкырып җибәрмәде. Ярата шул ул көнбагышларны. Авылда әнкәе белән әткәе дә бәрәңге бакчасына берничә ызанга көнбагыш утыртып үстерә иде бит. Әллә шул чагында ярата башладымы икән ул көнбагышларны. Аларның бәләкәй юрган хәтле кытыршы яфракларын әнкәсе белән җыеп алып чыгып, сарыкларны, бозауны сыйлаганы исенә төшеп китте. Ә инде сары таҗлары коела башлауга, көнбагышның бәләкәй тас хәтле башларына иске күлмәк итәкләре урап, чыпчык-каргалардан саклаулары, орлыклары җитлеккәч, әткәсе шул көнбагыш башларын кисеп, арба белән ишек алдына алып чыгып, чыбылдык өстендә таяк белән суккалап орлыкларын койдырулары үзе бер бәйрәм кебек була иде. Ипекәй пешерер өчен яккан кызу мич башында иллә дә тәмле булып кибә иде шул ул көнбагышлар. Аклы-каралы буй-буй эре көнбагышларны кесә тутырып алып чыгып капка төбендәге эскәмиядә көтү каршылаулары! Һии, боларны Азалия мәңге онытмаячак инде. Ә яңа ел алдыннан әткәсе белән әнкәсе авылдан Казанга олы арыш капчыкларына тутырып, шул кыздырган көнбагышларны алып килү вакытын ул гомумән бик зарыгып көтә иде. Моның сере, билгеле иркенләп көнбагыш ашауда түгел. Елдан-ел үсә барган Азалия, нишләптер, әнисенең апасы белән җизнәсен, бәләкәйдән үк әткәй-әнкәй дип йөрткән туганнарын сагынды. Һаман да ерагая барган авыл урамнары, андагы дус-ишләре, көтү кайтканда гына авыл өстенә тарала торган үзенә бер хуш исле, тәмле тузан исен алып килә иде алар Казанга. Колхоз базарына алып барып ике-өч көндә көнбагышларын сатып бетереп, шул акчага базардан капчыкларына сатин, мендәр-ястык тышлыклары, юрган сырырга мамык, өйдәгеләргә кием-салымнар юнәтеп, алар тагын авылга кайтып китсәләр дә, Азалия өчен шушы кышкы чордагы очрашулар сагыну хисен басып торырга булыша иде. Хәзер инде, киресенчә, җәйге каникул башлануны, икенче туган йортына әйләнгән авылга кайту минутларын санап уздырды ул. Беренче мәхәббәте дә җиденче сыйныфны тәмамлап, авылга кайткач башланды бит аның. И ул самими мәхәббәт минутлары! Азалиянең истәлекләрдән йөрәге кага башлады. Ислам исемле, битен тәкәрлек (сипкел) каплаган, Азалиядән бер башка кыскарак малай, Азалияне суга барса да, су керергә елга буена төшсә дә гел каравыллап кына торды. Мәхәббәте шулхатле көчле иде малайның, ул аны ничек аңлатырга белмичә, су керергз су эчендә тыпырчынган Азалиянең күлмәк итәкләрен суга чылатып чияләй бәйләп куйды, ком өстендә яткан баш яулыгын алып качты. Күрәсең, башкача аңлатырга җае чыкмагандыр инде бахырның. Ә аның Азалиягә гөлҗимеш чәчәкләре букеты бүләк итүе авылдагы бар бала-чаганы таң калдырган иде бит. Авылда һәр елдагыча, Сабан туе гөрли. Башка еларны бәйрәм авылның тау итәгендә узса, бу елны нишләптер, елганың ар ягындагы тау башында уздырырга булганнар. Текә тау битенең кызыл балчыгын трактор белән кистереп киң итеп ясалган юлдан бизәлгән атлы арбаларда халык ташкыны мәйданга агыла. Төрле яктан гармун, җырлаган тавышлар ишетелә. Бәйрәмчә киенгән яшь-җилкенчәк, таякка таянсалар да яшьләрчә җитез генә атлаучы әби-бабайлар шул атлы арбалылардан калышырга теләмәгәндәй тау башына үрмәли. Ә андааа! Мәйданда көрәш, чүлмәк вату, бию, җыр, мәйдан тирәли таклардан әтмәлләнгән эреле ваклы кибетләр. Азалия дә икетуган апасы белән беркавым мәйдандагыларны сокланып карап торганнан соң кибетләр ягына атлады. Халык шулхәтле күп, яныңда гына түгел алдыңда кем барганны да танып-белеп булмый. Тик Казаннан махсус шушы Сабан туена кияргә дип алып кайткан ап-ак туфлиенең үкчәсе аягын суга башлагач, Азалия бер читкә китеп, аяк киеме үкчәсенә яшел үлән йолкып алып тутырырга уйлады.
Җай гына атлап киткән иде, кемдер авырттырып аңа аяк чалды. Азалия аягы чалышып әздән генә кешеләрнең аяк астына тәгәрәмәде. Билгеле инде, аяк чалучы Ислам иде.
Авызын колагына хәтле ерып тора бит әле, җитмәсә. Азалия, ачуыннан малайны этеп җибәрде.
Шул чак Ислам чайкалып китте һәм аркасы артына яшергән кулларын җәеп җибәрде. Ике кулы да сыдырылып канга батып беткән, ә уң кулында гөлҗимеш чәчкәләреннән зур букет.
-Бу сиңа!
Ислам, үз кыюлыгыннан оялыпмы, әллә канаган кулларын яшерергә теләпме, күзләрен чирәмгә төбәде. – Курыкма, ал. Мин аларның бар энәләрен дә йолкып чыктым. Алар синең кулларыңны канатмаячак. Шулай диде дә, кырт борылып текә ярдан аска йөгерде.
Җәй буена иртән иртүк көтү куарга чыккан вакытын сагалап торып, Азалия белән бергә аларның бозауларын яланга илтеште, кичен әнкәләреннән аерылган сарык бәрәннәрен эзләште, караңгы төшкәч, капка төбендә көтеп торып клубка кадәр озатты. Тик бер вакытта да Азалия белән бергә клубка кермәде, караңгы клуб стенасына терәлеп, аның биегәнен, кызлар белән валс әйләнгәнен клуб тәрәзәсе аша күзәтте. Кызлар өерләре белән клубтан чыгып, авыл урамнарына таралыша башлауга, сүзсез генә Азалия янына килеп, аны өенә хәтле озатып куйды. Ул чакларда ни сөйләшкәннәре бер дә хәтерендә калмаган, Исламның мин сине яратам дигәнен дә хәтерләми Азалия. Әмма аның керсез үсмер чак мәхәббәте бик матур истәлек булып төенгә төйнәлеп, хәтер сандыгында сакланган икән...
Азалиянең борынына шул чактагы гөлҗимеш чәчкәләренең хуш исе килеп кагылгандай булды, ул тирән итеп сулыш алды, тик бу минутта аның сулышына поезд тәгәрмәчләрен майлый торган дегет исе генә килеп керде. Шарт-шорт килеп купе ишекләре ачыла башлады. Поезд пассажирлары йокыларын туйдырып юыну, чистарыну хәстәренә кереште. Азалия купега кергәндә кызлар да башларын калкыткан, Виктор да урыныннан торып утырган иде.
-Хәерле иртә, кызлар. Хәерле иртә, Виктор. Мин нишләптер поездда барганда йоклый алмыйм. Картлыктыр инде, дип бераз акланып алгандай итте дә урынына утырды. Эченнән генә, менә минем тагын бер матур төенем чишелде, хәзер инде Виктор үз төеннәрен чишкәнне көтәбез дигәндәй Викторга күз салды.
ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас