

Тек..тек....тек-тек...тектек..тектек...тектектектек...киттек...киттек... Поезд тәгәрмәчләре, Азалияне үртәргә теләгәндәй ашыга-ашыга үз җырын сузды. Кит-тек, кит-тек... Кайтып кит-тек... Кызык инде бу дөнья дигәнең. Ике атна вакыт бер мизгелдәй узып та киткән. Казаннан шушы Кара диңгез буена ял итәргә килгәндә поезд тәгәрмәчләре бәтенләй икенче төрле итеп шатланышып җырлаган кебек тоелган иде. Күңел дә әллә нинди очрашулар, кызыклы маҗаралар өмет итте бит ул чакта. Ә хәзер күңел бөтенләй бушап калган кебек, гомумән Азалия, поездга утырту башланган мизгелдә үк нәрсәдәндер мәңгегә аерылган кебек хис итте үзен. Гәрчә монда аның бер кеме дә, бер нәрсәсе дә булмаса да, күңеленә шулай тоелды. Кем белсен, бәлкем аның диңгез шавыннан аерылуга, шау-шулы, гел күтәренке күңелле ял итүчеләрне сагынып үзәге өзелә торгандыр. Һәрхәлдә, ял итү вакытында ул монда кәефсез кешеләрне очратмады бит. Ә менә тагын ике тәүлектән үзенең Казанына, калын кара болытлар каплап алган, пыскак янгырлы көзге Казанына кайткач аны нинди тойгы-хисләр биләп аласы билгесез.
Тек..тек...киттееек....киттееек... Ниһаять, Азалия утырган вагон купеларында да ыгы-зыгы тынган кебек тоелды. Әнә аның күрше купедашлары – ике яшь кыз да һаман җылы як тәэсирләреннән аерыла алмыйча ял иткәндәге мәхәббәт маҗараларын кат-кат бер-берсенә сөйләп шарык-шарык көлешәләр. Азалия елмаеп куйды. Яшь чак шулай инде, бер кайгы хәсрәтең юк, агач ботагының тишеге дә кызык булып тоела торган чак. Дүрт кешелек купеның Азалия каршындагы киштәсе буш булуга Азалия сәенеп куйды. Юл буена үз уйларына чумып рәхәтләнеп уйланып кайтырга мәмкинлек туды дип уйлап та бетерә алмады, купе ишегенә сак кына шакылдатып алдылар. Ишектә илле-илле биш яшләр чамасындагы ир-ат күренде.
-Гафу итегез, минем урыным да шушы купеда иде. Керергә буламы?
Азалия, ярый дигәнне аңлатып, башын гына селкеп куйды да, карашын тәрәзәгә төбәде. Поезд инде зур тизлек җыеп, җылы як бистә-шәһәрләрен, сыек кына агачлыкларын артта калдырып алга чаба иде.
Ир кеше вагон коридорында бик озак басып торып арган булган ахрысы, ә талчыкканлык билгесе чыккан, ул аркасына кигән рюкзагын салып киштәсенә куйды. Әле генә үз кызыкларыннан көлеп тәм табып яткан кызлар да башларын киштәләреннән салындырып яңа гына купега кереп урнашкан ирне күздән кичерделәр дз, иреннәрен бөреп кашларын сикертеп тагын үзләре генә белгән мөхиткә чумдылар. Таныш түгел ир, кыенсынып кына Азалиягә карап алды, башындагы сирәкләнгән сары чәчләрен сыпыргалады. Бераздан, тынлыкны бүлеп, мин Виктор, таныш булыйк дип, Азалиягә кулын сузды. Азалия иреннәрен ачар-ачмас кына Азалия, диде. Ирнең танышырга дип сузган кулы һавада асылынып калды. Ир тагын да уңайсызланып ахрысы, шул кулы белән башын кабаттан сыпырды, аннары рюкзагын ачып, аннан нидер эзләргә кереште. Азалия кырый күз карашы белән генә ирне күзәтүен дәвам итте. Виктор сканвордлар журналын ачып, сканвордлар чишәргә кереште.
Тек...тек...тектееек...киттееек...Азалиягә күңелсез иде. Әле төш вакытында гына гөжләп торган диңгез суында коенган мизгелләреннән күңеле белән һаман да аерыла алмаган хатынга бу купеда кысан иде. Азалия коридорга чыгып басты. Җылы якның эссе җиле ачык тәрәзәләр аша кереп Азалиянең кояшта каратутлыга әйләнгән битен кыздырды, аның кыска чәчләре белән уйнады. Хәйран вакыт шулай үз уйларына чумып торганнан соң Азалия купега кире керде. Кызлар тәмам арганнар ахрысы, мыш-мыш килеп йоклап яталар, ә Виктор сканвордын бер якка этеп куйган да , поезд тәрәзәсе аша күзләрен еракка төбәп уйга баткан. Ул, гүя, Азалиянең купега кергәнен сизмәде дә, күрәсең, эчке кичерешләре бик тирәнгә киткән иде. Азалия сак кына урынына барып утырды. Купе ишегенә кемдер кагылганны ишетеп, Азалия карашын ишеккә юнәлтте. Вагонның озатып баручысы (проводник ханым) икән. Чәй, кофе, тәм-том тәкъдим итүгә Азалия үзенә чәй белән бер сочни алды. Һаман да бер ноктага төбәлеп утырган Викторның кулына сак кына кагылып алды. Виктор корт чаккандай сискәнеп, ни булды, дигәндәй, зәңгәр күзләрен зур ачып Азалиягә төбәлде.
-Чәй китерделәр. Сез чәй эчәсезме, кофемы?
Азалиянең соравына җавап урынына, Виктор тагын рюкзагына кулын тыкты.
-Ачуланмасагыз, мин менә моны бераз кабып куяр идем.
Виктор кулындагы биш йолдызлы әрмән коньягын күргәч, Азалия бу ирнең чәй я кофе белән кызыксынмавын аңлады. Ир-атның шул булыр инде. Юлга әбизәтелне аракы я коньяк күтәреп чыгалар. Хәзер исерер дә үз тарихын, бәхетсез мәхәббәтен сөйләп юл буена ял итәргә дә мөмкинчелек бирмәс дигән уйлар башыннан сызылып үтте.
Азалия юл йөрмәгән кеше түгел. Дөресен генә әйткәндә, аның гомер юлында тимер юллар да, һава юллары да, таш юлы да, чокырлы-баткаклысы да күп булды. Ә тимер юлда ул гел гомуми вагонда йөрергә яратты. Андагы халык гади, бер тында бөтенесе белән танышып, дуслашып бетәсең, Барып җитәсе урыныңа җиткәндә инде алар белән тәмам туганлашып, телефон номерларын алышып саубуллашасың. Дөрес, ул телефон номерларына шалтыратулар булмый диярлек инде.Бу юлы да ул гомуми вагонда барырмын дип уйлаган иде дә, кызлары Ләйлә белән Ләйсән юк дип, чат ябыштылар. Җылы якка да, кайтырга да алар әниләренә купеның аскы киштәсеннән билетлар алдылар. Ошамаса да диңгез буена барганда әле күңел нидер өмет итә иде. Аның белән купедашлары үзе кебек үк бер балалы татар гаиләсе булып чыкты. Юл буена сөйләшеп, көлешеп, барын бергә бүлешеп барганнар иде, югыйсә. Ә менә кайту юлында уңмады Азалия урыныннан, уңмады. Һәрхәлдә аның үзенә шулай тоелды.
-Әйдәгез, танышу хөрмәтенә, сез дә минем белән берне күтәреп куегыз.
-Мин эчә торган хатын түгел. Вообще эчмим мин. – Монысын инде Азалия Викторның күзләренә туп-туры карап ялганлады.
-Гафу итегез инде мине алайса. Мин үзем дә эчү белән мавыкмыйм. Монда сәбәбе башкада иде.
Әһә, башланды, дип уйлап куйды Азалия. Нинди әкият сөйләр икән бу мәхлүк хәзер.
-Хатынны җирләп кайтып киләм. Мондый хәлләрне кичерергә туры килер дип башыма да китермәгән идем. Язмышка ышанырга да ышанмаска да белмәссең.
-Ничек инде хатынны җирләп кайтып киләсез? – Азалия әңгәмәгә кушылганын сизми дә калды.
-Шулай. Ул моннан утыз ел элек минем хатын иде. Унсигез яшемдә өйләнгән идем мин аңа. – Викторның йөзе яктырып китте. Күзләрендә сагыш тулы мәхәббәт очкыннары чагылды- Әй, шундый яратышып йөреп өйләнештек без! Биш минут бер-беребезне күрми торсак та сагынып бетә идек. Гел бергә, уйларыбыз, көнебез, төнебез бергә.... Тормышыбыз да гел бергә булыр төсле иде. Аның әтисе хәрби кеше, без өйләнешкәч тә аерым яши башладык. Әти-әниләр ярдәме белән, туйга кергән акчаларны кушып, тулай торак бүлмәсе сатып алдык та, Кара диңгез буена туй сәяхәтенә киттек. Ул чакларда... ул чакларда... Минем шуннан соң Кара диңгез буена барганым булмады. Җае чыкмады димме соң. Менә барырга туры килде.
-Хатыныгыз белән аерылыштыгызмени? – Азалия Викторга мәгънәсез сорау биргәнен аңласа да соң иде инде.
-Без шундый матур, тату тордык. Бер генә тапкыр да ачуланышмадык хәтта. Таня, хатыным Таня исемле иде минем, ул шундый булдыклы, уңган хатын иде. Мин матур итеп сөйләп кенә бирә алмыйм Сезгә. Аның әтисе хәрби кеше дидем бит. Аларның частен җылы якка күчерделәр. Танечка белән барырга ничектер мәмкинлек килеп чыкмады. Икебез дә инде ул чакта институтның соңгы курсында укыйбыз, диплом эшләре белән мәш киләбез, мин кичләрен акча эшлим, машина белән таксовать итәм. Укуларыбызны уңышлы гына тәмамлап дипломнар алдык кулларыбызга. Алда инде әллә нинди хыяллар, якты өметләр. Танечка әти-әниләре бик сагына иде, шуңа ул кулына диплом алуга ял итәргә әниләренә янына китте. Мин инде яхшы гына предприятиегә профессиям буенча эшкә урнаштым. Хатыным бер ай ял итеп кайткач, бергә эшли башладык. Әйттем бит инде, без бик матур тордык, дип. Бай түгел инде, гап-гади яшьләрчә иде тормышыбыз. Акчабыз булса, кафе-ресторанга да барабыз, юк икән, өйдә үзебез пешергәнне ашыйбыз. Биш ел шулай яшибез, бала турында да уйлап та кармыйбыз. Янәсе, булыр әле, үзебез өчен яшәргә кирәк, чит илләргә чыгу турында хыялланабыз. Дөресен генә әйткәндә, бардык без чит илләргә, ә менә Таняның әти-әниләре янына бер генә тапкыр да бармадык. Юк, бармадык түгел, бармадым. Таня, нишләптер, мине аларга алып барырга теләмәде диимме? Ул һәрвакыт нинди булса да сәбәп табып, гел үзе генә бара иде аларга кунакка. Мин дә инде бергә барыйк дип бәйләнмәгәнмендер. Еллар узган саен, нишләптер арабыз суына башлады. Кайчан башланганын да белмим инде, сәбәбен дә аңлый алмадым гомерем буена. Дөресрәге, мин гаепле булганмындыр безнең аерылышуга. Бик иртә өйләнештек. Бик иртә гаилә тормышы башладык. Ахрысы, тормыш бертөрлелеге баскандыр мине. Кыскасы, егерме биш иде миңа без аерылышканда. Танечкага егерме дүрт.
Виктор тынып калды. Икесе дә сүзсез калып караңгы тәрәзәгә төбәлделәр. Ара тирә җылы якка таба ярсып чабучы поездларның утлары яктыртып, аларның көчле сигнал тавышлары гына Азалия белән Викторның уйларын бүлгәләде.
-Виктор, гафу итегез инде. Мин күңелемдәге сорауны бирмичә булдыра алмыйм. Димәк, бу вакыйгаларга бик күп еллар узган бит инде. Ә сез гомерегез буе аның белән элемтәне югалтмадыгызмы?
-Тормыш юлы озын бер җеп кебек тоела миңа. Ә анда нинди генә төеннәр юк, Азалия. Чишәрдәйләре дә, чишеп булмаслыклары да. Кайбер төеннәрне тотып утка ягардайлары да.
Азалия бу сорауны тикмәгә бирмәде. Чөнки аның үзенең дә тормышында чәбәләнеп , чияләнеп беткән төеннәр бик күп иде шул.
Виктор сорауга җавап бирергә ашыкмады. Сорауга каршы сорау бирү белән чикләнде.
-Сез кайсы шәһәргә кайтасыз? –Азалиянең Татарстанга кайтуын ишеткәч, борчылмагыз, алда әле ике тәүлек диярлек вакыт бар. Ә мин сездән дә арырак китәчәкмен. Кызларга йокларга комачауламыйк. Сез дә аргансыздыр. Кояшта бик нык янып пешкәнлегегез күренеп тора. Ял итик, мөмкин булса. Ә мин сөйләрмен. Теләсәгез, иртәгә барысын да сөйләрмен.
ДӘВАМЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова