Литература
18 Июня 2022, 11:00

ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ

хырыАвылның атаклы тракторчысы, һәр гаиләгә ярдәме тигән Мидхәт абзыйны соңгы юлга озатырга яше-карты, карчык-картлары – барысы да килде. Мәрхүмнең хатыны янәшәсендә Хәкимәне күреп, бик күпләрнең күзләре маңгаена менсә дә, мәет янында аны-моны сөйләшмәделәр, гәрчә, ирләр зыярат ягына чыгып китүгә хатын-кызлар чыш-пыш килеп, бу Хәкимә нишләп йөри икән?

ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ
ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ

Авылның атаклы тракторчысы, һәр гаиләгә ярдәме тигән Мидхәт абзыйны соңгы юлга озатырга яше-карты, карчык-картлары – барысы да килде. Мәрхүмнең хатыны янәшәсендә Хәкимәне күреп, бик күпләрнең күзләре маңгаена менсә дә, мәет янында аны-моны сөйләшмәделәр, гәрчә, ирләр зыярат ягына чыгып китүгә хатын-кызлар чыш-пыш килеп, бу Хәкимә нишләп йөри икән? Билләһи, ояты юк икән, кешенең үлеп түшәге дә суынмаган, аның хатыны янына бастырып кергән, дип Хәкимәнең тетмәсен теттеләр. Белә иде шул авыл халкы Хәкимә белән Латыйфа арасында дуслык юк икәнен. Кибет янына җыелсалар да, алай-болай гайбәт сатарга чыксалар да бер мәл телләрендә гел Латыйфа белән Хәкимә булды. Бигрәк тә өчесендә дә, җидесендә дә, хәтта кырыгында да аны Коръән табыны артында күреп шаккаттылар. Инде телләре кычытуга чыдый алмаган кайберләре Латыйфага турыдан-туры, ул оятсызны ник бусагаң аша кертәсең, дип, хатынның йөрәк ярасына тоз сиптеләр.
Бер-берсенең хәлен белешеп торсалар да, күңел серләрен бер-берсенә ачмадылар. Вакыт узган саен. Күрешүләре дә тагын сирәкләнеп, бөтенләй бер-беренә керми башладылар. Латыйфа, ире Мидхәтне җирләгәннән соң бик бетеренде. Күп вакытын, я кәефем юк, я теге турым, я бу турым авырта, бер хәлем юк, дип зарланып ятыбрак уздыра башлады. Лилиянең балаларына күз-колак булып биш-алты ел яшәгәннән соң, йокыга киткән җиреннән уянмады. Хәкимә бар шартын китереп Латыйфаны соңгы юлга озатуда башлап йөрде. Авылда гына түгел, балалары да Мидхәт ахирәткә күчкән көннән алып Латыйфа белән Хәкимә арасында ниндидер сер барын белә алмадылар. Өч кеше арасындагы серне Хәкимә дә үлгәнче саклаячакмын дип үз-үзенә сүз бирде. Лилия апалары һәм сеңелләре белән уртага салып сөйләшеп төп йортта калырга булды. Аның теләгенә беркем дә каршы килмәде, киресенчә, йортның ишек-тәрәзәсе ябылмаячак, без бик шат булачакбыз. Кулыбыздан килгән хәтле ярдәм дә итәрбез дип сүз куештылар. Дөрес, ярдәм мәсьәләсенә килгәндә анысы язын баздан бәрәңге чыгарып, аны бакчага утырту, бик вакытлары булса, аны кайтып өешү һәм сентябрь башында бәрәңге алып, машиналарына төяп китүдән бик артмады. Еллар шулай сизелми генә уза торды, ир-ат кулы тимәгән йортның түбәсеннән су үтә, тәрәзә рамнары чери башлады. Авылларда колхозлар бетерелеп, халык эшсез калган вакытта Лилия дә балаларга кием-салым алырга ярап торыр дигән уй белән бар булган акчасына бройлер чебиләре алып үстерде. Аларны авылларга килеп ит алучыларга күмәртәләп тапшырып бераз мая җыйды, икенче елында чебиләр белән беррәттән каз-үрдәк бәпкәләре дә алды. Ике кызы белән көне-төне шуларны саклап, ашатып-эчертеп, симертеп тагын алыпсатарларга суеп сатты. Әллә сеңелләренең эше хутка киткәнгә ачулары килдеме, әллә аларга күчтәнәчкә берәр каз гына аз кебек тоелдымы, көзге сугым суяр вакыт җиткәч ике апасы, сүз берләштергән кебек кайтып йортта бик зур тавыш-гауга чыгарды. Имеш йортны карамыйсың, йортны ремонтлату урынына черетеп ятасың, бөтен ишек алдын, бакчаны сазга әйләндереп бетердең, дип кычкырынып Лилиягә авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Шул вакытка кадәр Лилия йорт-җирне үз исеменә хосусыйлаштырмаганны белеп, үзләренә өлеш дәгъва итә башладылар. Җитмәсә кече сеңелләрен дә сезнең дә өлешегез бар. Бишебез исеменә документ ясатабыз .Тели икән, безнең өлешләрне сатып алсын, безгә дә акча бик кирәк, дип котырттылар. Лилия бу хурлыктан, нахакка ягылган рәнҗеш сүзләрдән кая керергә белмәде. Чынлыкта аның бар эшләгән акчасы, язын кош-корт, комбикорм, ярма алырга, балаларны тәрбияләргә китеп бетә иде. Әмма туганнары бу турыда ишетергә дә теләмәде. Бер ел буе йөри торгач, язгы якта, йортны бишесе исеменә дә яздырып, Лилиягә я сатып ал, я үзеңнең өлешеңне безгә сат та , кая китеп олаксаң да олак, дип шарт куйдылар. Бу беренче язгы яңгыр яуган иртәдә дә өйдә тынгылык булмады, өй бүлешү дәвам итте.
Лилия, күзләреннән аккан яшьләрне сөртә-сөртә балаларының, үзенең киемнәрен капчыкларга тутырды. Апалары мәсхәрәле елмаеп, аның өйберләрен җыйганын күзәтеп тордылар. Бу хәтле мыскыллауга түзә алмыйча, Лилия верандадагы тимер караватта аптырашып утырган ике кызын кулларыннан җитәкләп, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырды. Авылда кемнең өе буш икән дип исенә төшереп, кемгә барып егылырга белмичә утырганда янына титаклый-титаклый Айдарның килеп басканын искәрмәде дә.
-Нихәл, Лилия! Апаңнар кайткан диимме? Нишләп бик акырышалар алар?
-Өй бүләләр.
--Нинди өй бүләләр? Әллә берәрсе авылда өй сатып аламы?
-Юк инде. Менә бу йортны, әтинең йортын бүләләр.
-Соң. Бу бит синең йортың...Әллә....Әллә син берәр җиргә китәргә җыенасыңмы, Лилия? – Айдарның тавышы калтыранып ките.
-Китәргә...Китәргә инде, Айдар. Тик кая китәргә генә белмим. Барыр җирем юк бит минем. Апалар әнә безнең өлешне сатып ал диләр. Миндә каян андый акча булсын. Айдар! Кыен инде әйтергә дә. Сезнең... синең өеңдә безгә беразга урын табылмасмы? Вакытлыча дим. Авылда берәр буш йорт табып, шуны авыл советы белән килешеп алырмын мин, тик бераз соңрак.
Лилия мөлдерәмә яшь тулы күзләрен Айдарга төбәде. Кызлары да әниләрен кызганып, аның иңнәренә сарылып, әни елама инде. Бар да әйбәт булыр. Менә күрерсең, Айдар абый безне кертер әле өенә, дип пышылдадылар.
Айдар, әллә каушавыннан, әллә шатлыгыннан, ни әйтергә белмәде, исән аягында чәбәләнгән ат шикелле, бер урыннан икенче урынга сикергәләп, Лилияләр утырган эскәмия тирәли йөри башлады.
-Их, Лилия! Минме? Мин...мин соң сине, сезне шушы кулларыма күтәреп хәзер үк үз өемә алып керегә әзер. Син әйт кенә, Лилия, әйе, диген, Лилия! Минем өй минем исемдә. Әнкәйдән калганын да сүтмәдем бит менә, анысы чиннек булып тора, үзем үскән йорт бит, истәлек булып калсын дидем. Ә бусын үзеңнең күз алдында дигәндәй салдым бит.
Лилия үз-үзен кызганудан, Айдарның аны бер карусыз үз йортына дәшүеннән, ә үзенең электән аңа карата бик начар кылануларын исенә төшереп үксеп елап җибәрде.
-Гафу ит мине, Айдар. Мин бит сине теге вакытта гел нахакка рәнҗеттем. Чатан дип мыскылладым. Миңа шундый оят синең алдыңда.
-Кит чәле инде. Узган эшкә салават, диләр. Мин синнән беркейчан да начар сүз ишетмәдем.
Бераз гына дәшмичә торгач, Лилиягә таба иелеп, һәм ишетмәм дә дип ышанам, дип пышылдады.
Лилия, әйе, дип баш какты.
-Киттек алайса, кызлар я кайсыгыз беренче булып керә, шуңа миннән сөенче-сюрприз, диюгә балалар икесе дә кош тоткандай, дәррәү килеп бер-берсен узарга тырышып, Айдар йортына чаптылар. Тик капка төбенә килеп җиткәч, куркып туктап калдылар.
-Ник туктап калдыгыз, кем беренче?..
Айдар агроном булып эшләгән вакытында мая туплап, иске йортлары каршына алты почмаклы өй күтәртте, әнисенә дә җайлы булсын дип, авылда иң беренчеләрдән булып өенә туалетын, ваннасын ясатты, суын керттерде. Тик әнисе дә вакыты җитеп Аллаһ хозурына күчкәч, йорты ятимләнеп калган иде. Кызлар биек түшәмле өйгә кергәч кыенсынып, аптырап калдылар. Кечкенәсе чаярак булып чыкты, әни әллә без хәзер шушында яшәячәкбез? Мин менә бу диванда йоклаячакмын дип әйтеп ташлады. Лилия кызы өчен кызарып оялып куйды. Кызым, алай тавышланма. Кунакта тыйнак бул, диләр, дип, кызын тезенә утыртып тын калды. Айдар, диван кырыендагы протезына карап шаккаткан кызга күз кысып елмайды да, менә хәзер ике аяклы булабыз дип, протезын аягына эләктереп бераз бер якка янтаеп биегән кебек кыланып, кызларны көлдертте.-Ә сюрприз кая? Мин бит беренче йөгереп кердем, дип тагын кече кыз эндәште.
-Хәзер, хәзер. Кая әле минем сюрпризым? Ә менә бит, монда гына икән. Айдар стенка тартмасыннан, кем өчен һәм кайчан алганын да исенә төшерә алмаган бик матур балалар китабы тартып чыгарды. Китапның битләре арасындагы рәсемнәр уймаклап эшләнеп, әкият театры итеп ясалган иде. Мондый матур китапны күргәннәре булмаган кызлар аһ итте һәм шул мизгелдә идәнгә утырып, китапны актарып, әкият театрын карый да башлады. Айдар ашау ягына чыгып газын кабызды һәм әкрен генә Лилияне үз янына дәште.
-Лилия! Без сүз дә дәшмичә генә мине тыңла әле. Сорауларың булса – яңадан, яме.
Айдар, тәрәзә янына килеп, Лилиягә арты белән басты һәм сөйли башлады.
-Мин бит бәләкәйдән үк сезнең белән бер ишек алдында дигәндәй аунап үстем. Әллә шуңамы, сине гел үземнең янда күрәсем килде. Хәтта сине параллель класска күчергәч тә мин дә күчәргә теләдем. Сиңа атап шигырьләр яздым, җырлар чыгардым. Тик аларны бер мәртәбә дә сиңа укытырга, я җырларга миңа насыйп булмады. Чатан булуым аркасында мин башкалардан ким идем. Хәер, миңа кияүгә чыгарга теләүчеләр дә булмады түгел. Хәтта турыдан ярып, ал мине диючеләр дә табылды. Ләкин минем йөрәгемдә синнән башка хатын-кызга урын юк иде. Абыйның синең белән йөрүен мин язмыш сынавы дип уйладым. Чын дөресен әйтим, мин синең өчен шат идем. Чөнки мин сине абый белән булса да бергә кайтырсыз да үз өебездә күрермен дип хыялландым. Әмма хыялларым бушка булды. Абыйның җинаятен мин бик авыр кабул иттем. Аның аркасында сезнең гаилә каршында миңа да бик оят иде. Син балаларың белән кайтып Мидхәт абзыйны караган чакта синең өчен сөендем дә, кайгырдым да. Син бит чын мәхәббәткә, саф сөюгә, назга лаек идең. Әмма мин инде синең яныңда үземне пар итеп күз алдына да китерә алмадым. Латыйфаттәйне дә ничек итеп карадың, бер тапкыр да кычкырынганыңны, сүгенгәнеңне ишетмәдем. Дәресен әйтим, Лилия, мин кичләрен койма ярыгы аша сине күзли идем. Көнләшеп түгел, сокланып карый идем. Бер үзең бит балаларны да тәрбияләдең, ул кош-корт дисеңме, бакчамы, барысы да синең өстә иде.
Лилия тын гына Айдарның артына килеп басты һәм кулларын Айдарның җилкәсенә куйды.
-Кирәкми, Айдар. Сөйләмә бернәрсә дә. Әйдә шулай тын гына торыйк. Мин хәзер тынлыкка мохтаҗ.
Айдар борылып Лилияне кочаклады, әле һаман да менә тамам дип торган күз яшләрен сөртеп алды, саклык белән генә иреннәрен Лилиянең маңгаена терәде һәм колагына пышылдады.
-Лилияүү!
-Әүүү!
Лилияүүү!
-Нәрсәәә!
-Мин бит сине гомерем буе яраттым.
-Мин дә сине күрә алмыйча яраттым, Айдар. Ялгышларым аша гына мин яратуның ни икәнен аңладым.
-Лилияүүү!
-Әүүү!
-Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?
-Риза. – Лилия Айдарның күкрәгенә капланып елап җибәрде. Бу күз яшьләре инде бөтенләй башкача, шатлык яшьләре иде. Айдар абыйсы белән әнисенең тавышлары ишетелмәгәнгә аптырашкан кызлар да алар янына чыгып, кочаклашып басып торган Айдарны һәм Лилияне кочып алды.
-Әни, әллә Айдар абый безнең әтиме ул? – Бусы тагын кече кызның бер соравы иде.
Лилия ни дип җавап бирергә белмичә, куркып Айдарга карады.
-Әйе, кызым, мин сезнең әтиегез! Бүгеннән мин сезне беркемнән дә рәнҗеттермәм. Сез минем алтын бөртекләрем булып үсәрсез.
-Ә әни?
-Оо, әниегез алтын бөртек биргән алтын башак булачак! Шулаймы, әнисе?
Менә хәзер әниебез чәй әзерләр дә, без барыыбыз да җыйнаулашып, түгәрәк өстәл ясап чәй эчәрбез. Тормыш дәвам итә, кызлар!
Лилия елмаеп, чәй өстәле шзерли башлады.
P.S. Айдар белән Лилиянең тормышы гөрләп чәчәк атты. Ә туганнар, туган йорт. ..Бер-берсе белән талашып, судлашып йөри торгач, Лилияләрнең төп йорты бер якка янтаеп, җимерелде. Бакчаларны тигәнәк, алабута басты. Үз туган йортының хәрабәгә әйләнүенә йөрәге әрнесә дә, Лилия инде башка аяк атлап кермәде. Алар Айдар белән балаларны укытып, кеше итеп, икесен дә туйлап кияүгә биреп, бүгенге көндә бәхетле әби-бабай булып гомер кичерәләр.

Тәмам

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас