Литература
18 Июня 2022, 07:00

ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ

4 өлешӘллә юлда арыганлыктан, әллә Лилиясе белән кичтән уртак тел табып сөйләшә алмаганга, Фирдүснең төше дә сәер булды. Имеш ул бик матур үзәнлектән, челтерәп аккан чишмә буеннан каядыр бара икән. Ул аяк астындагы ямь-яшел хәтфә үләннең чыкларын да тойган кебек тоелды. Чишмәнең бер ягы җәелеп киткән болыклык, ә уң ягы биек кыя икән.

ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ
ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ

Әллә юлда арыганлыктан, әллә Лилиясе белән кичтән уртак тел табып сөйләшә алмаганга, Фирдүснең төше дә сәер булды. Имеш ул бик матур үзәнлектән, челтерәп аккан чишмә буеннан каядыр бара икән. Ул аяк астындагы ямь-яшел хәтфә үләннең чыкларын да тойган кебек тоелды. Чишмәнең бер ягы җәелеп киткән болыклык, ә уң ягы биек кыя икән. Шул кыядан ара тирә олы-олы ташлар Фирдүснең аяк астына убылып төшә, Егет аларга абынмаска, я таш астында калмаска дип бер атлый, бер сикерә һаман алга бара. Кинәт Фирдүснең баш очында кара кош пәйда булды. Әй җилпенә инде канатлары белән, әллә тырмарга, әллә чукырга тели,Фирдүс шул кошны кулларын бутый-бутый куарга тырыша. Кош бераз гына читкә оча да, тагын Фирдүснең баш очында әйләнә. Ул да булмый, кыядан олы гына бер таш тәгәрәп төшеп,Фирдүс ташка абына, теге кош та һаман саен аның өстенә ташлана. Ул арада таш гына чишмә киң елгага әверела, Шундый чиста, өсте көзге кебек ялтырап торган суны Фирдүс беренче күргәндәй аптырап кала, елганың теге ягында ниндидер хатын-кыз аңа кул изи, әмма аның кем икәнен Фирдүс һич кенә дә исенә төшерә алмый. Фирдүс егылган урыныннан сак кына торып елгага атлый. Елга суы батмый икән дип, Фирдүс тагын бер аптырашка кала. Шулай сакланып кына Фирдүс елганың икенче ярына теге хатын-кыз янына чыгып җитәм генә дигәндә генә олы бер таш дөмбердәп кыядан ишелеп төшә... Фирдүс куркынып уянып китә. Баксаң, тулай торак булмәсенең ишеген дәмбердәтәләр икән. Тәшенең өнме, төшме икәненнән һаман да айный алмаган Фирдүс яланаяк кына барып ишекне ача. Ишек дәмбердәтүче Лилия дә аптырап һәм бераз гына сәерсенеп Фирдүскә карап тора да, караватына күз сала да, “Мин инде әллә син берәрсе беләнме дип уйлаган идем”, ди. Фирдүс тә сөекле кызын кочагына алып, менә төшемдә сине күреп ята идем әле. Яныңа барып җитәм дигәндә генә уяттың бит, дип елмая. Бер-берсен яратышкан парлар кичәге үпкәләүләрен дә, авылда әти-әниләре белән булган күңелсез сөйләшүләрне дә онытып, бер-берсен бүлә-бүлә яңа ел кичен кайда, ничек, кемнәр белән каршы алырга дип хыяллана башлыйлар. Ахырдан, бары тик икесе генә, беркемне дә чакырмыйча яңа ел төнен уздырырга дип килешәләр. Чынлап та, завод эшчеләре тулай торагында да бик күпләре яңа елны каршыларга я авылларына, я булмаса дус-ишләренә, туганнарына таралганлыктан, вахтер карчык та Лилиянең Фирдүс бүлмәсендә яңа ел каршы алуына каршы килми. Тик, карагыз аны, аракы эчеп, бозыклык эшлисе булмагыз, Йозак тишегеннән мин сезне күзәтеп торачакмын дип тә шаяртып ала. Белә инде ул Фирдүснең азып-тузып йәрми торган егет икәнен. Шулай да кисәтүне кирәк дип саный. Яшьләр кибеткә, базарга барып тәм-томнар, яшелчә,җиләк-җимешләр алып кайтып өстәл көйләгәч, шәһәрнең үзәк чыршысы мәйданына юл тоталар. Чыршы мәйданчыгында шаярып, боз өстендә конькида шуып, ах-ух килеп арып-талып тулай торак бүлмәсенә кайтып кергәндә төнге унбер тулып узган була. Тиз генә кибет пилмәнен пешерергә куеп, иске яңа елны озату хөрмәтенә дип, шәмпан шәрабе ачыла, ач карынга салкын шәраб бик тиз арада Лилиянең башына китә. Ул чытлыкланып, шаяргалап, наз эзләп аның саен Фирдүскә ныграк сырпалана. Фирдүс инде карават артына яшереп куйган акбашны бераз кабып өлгергән була, ул да кыюланып китеп кызны аның саен ныграк кыса, Лилиянең татлы иреннәрен суырып-суырып үбә, кызга тын алырга да ирек бирмичә аның инде үбешүдән тәмам кабарынган иреннәрен тешли-тешли, тәмам кызышкан куллары да кызның юка кофтасы астына үрмәли. Плитә өстендәге пилмән шулпасы кабарып түгелеп бүлмәгә янган ис таралмаган булса, белмим, ни эшләп бетәрләр иде, әмма, пилмәннәр, дип кычкырып, Лилия җәһәт кенә Фирдүснең ыргак кебек кысып тоткан кулларыннан ычкынырга җай таба. Лилия, дулкынланудан, җенси теләге көчәюдән күзләре калайланган, тавышы да калтыранып чыккан, тамагы карлыккан, еш-еш сулу алучы Фирдүскә бераз карап торганнан соң, куркынып, ишеккә карап ала. Тик ишек артында бернинди аяк тавышы да, йозак тишегеннән мышнагп сулаучы да сизелми. Аның уйларын аңлап алгандай, Фирдүс җәлт кенә килеп, ишекнең эчке яктан тыгылган ачкычын тартып ала да Лилияне кисәк кенә үзенә таба тарта. Лилиянең, Фирдүс, шаярма алай. Мин синнән курка ук башладым. Тимә миңа, җибәр, җибәр, дип ялваруларын да гүя ишетми. Кызны биленнән кочып алып, тиз генә үзенең караватына илтеп сала. Егетнең авыр гәүдәсе, сулыш алырга да мөмкинлек бирми торган үбешүләре, егет астында кызның тыпырчынулары – болар инде кызга бернинди файда бирми. Аның саен үз дигәненә ирешү теләге Фирдүснең баш миен кыздыра, ул Лилиянең эчке киемнәрен тарта-йолка салдыра, салынмаганын ертып ата. Кызның каерылган куллары аккошларның сынган канатлары кебек чарасызлыктан карават өстенә салынып төшә. Лилия бирелә...
Үзенең кара эшен эшләгәннән соң Фирдүс Лилиягә бер сүз дә дәшмичә, карават янында торган аракыны шешәсеннән генә авызына коя, шуннан соң гына, ачуланма Лилия, без барыбер бергә буласы бит инде. Ну шулай килеп чыкты. Бар кызлар да уза инде мондый хәлне, дип, берни булмагандай, өстәл янына барып утырып салатлар ашый башлый. Авыртудан, рәнҗетелүдән, мыскылланудан телсез-сүзсез калган Лилиянең күзләрен түшәмгә төбәгән килеш һаман да урында ятуына ишарә итеп, ошап киттеме әллә, киенмәсәң, хәзер тагын берне чәпим, дип мыскыллап көлеп җибәрә. Лилия ушына килеп, өстенә кофтасын, чалбарын, аягына ботинкасын кия, ертык трусигы белән бюстгалтерын сумкасына сала, Фирдүснең, давай, утыр табынга, тиздән курантлар суга башлый. Әнә президент безне котлый башлады инде, дип шампан шәрабына үрелүе була, Лилия киереп торып тәрәзәне ача да өченче каттан җиргә сикерә. Астагы кар өемнәре бераз ярдәм итсә дә, Лилия егылганда аягын һәм кулын сындыра. Тулай торак янына шау-гөр килеп салютлар аттырырга чыккан кешеләр, дөпелдәгән тавышны да берәр салют тавышы дип уйлыйлар булса кирәк, башта ыңгырашып яткан кешегә бик игътибар да итмиләр. Шулай да арадан кайсысыдыр, өченче каттан тәрәзәдән кемдер сикерде бугай, дип, ачык тәрәзәгә күрсәткәч кенә, кыз янына ашыгалар. Яңа елны әнә шулай итеп Лилия тулай торак янындагы кар көртендә каршылый. Ашыгыч ярдәм машинасы белән, милиция хезмәткәрләре килеп җиткәнче шактый вакыт уза. Лилияне хастаханәгә, Фирдүсне милициягә алып китәләр. Иң якты хыяллар, алдагы бәхетле тормышка сузыласы озын юл тулай торак сукмагында өзелә. Лилиянең сумкасындагы ертык кием-салымы Фирдәснең көчләүче икәнен дәлилләп, егетне алты елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Лилия суд, экспертиза юлын таптый-таптый курсташларыннан укуда соңга кала, ахырдан Лилиягә укуыңны бер елга кичектереп тор дигән тәкъдим ясыйлар. Балалары арасында килеп чыккан бу күңелсез хәлләрдән соң күршеләрнең арасы тагын да ерагая. Бер-берсен күрмәс күрешмәс өчен Хәкимә белән Латыйфа кибеткә дә урау юл аша йөри башлый. Ике ут арасында янган Мидхәтнең дә кечкенәдән үк какшаган сәламәтлеге тагын да начарая. Ашказанында яман шеш табып, операция ясарга соң дип кайтаралар.
Хәкимә дә бар ышанычы, картлык көнендә терәге булыр дип өметләнгән улының мондый адымыннан соң бик нык бирешә, кеше күзенә күренергә оялып яши. Кече улы, чатан Айдары гына, ничек кенә авыр булса да, әнисенең дә, абыйсының да, хәтта күршеләренең дә бу олы кайгыларын беразга гына җиңеләйтергә теләп, һәряклап ярдәм итәргә тырыша, бирешмәскә өнди. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайтып авылда агроном булып эшли башлагач та, урын өстенә калган Мидхәт абзыйларына печәнен, утынын кайтарта, ашлыгын китертә. Еллар бер-бер артлы сизелми генә уза тора, әнисе Хәкимәнең, өйләнү ягын кара инде дисә дә, Айдар буйдак көе яшәвен дәвам итә. Фирдүс срогын тутырып утырып кайтканнан соң, авылга кайтып күренде дә, Себер якларына китеп урнашты. Апалары Айдарны да бервакытны үзләренә ияртеп, шәһәргә торырга дип алып китеп карасалар да, Айдар шәһәр һавасын, андагы ыгы-зыгыны, һич таныш булмаган кешеләрнең бәрелә-сугыла каядыр чабуларын ошатмады, беркөнне, эш эзлим дигән булып чыгып китте дә, кичкә әнисе янына кайтып та җитте.
Мидхәт абзыйның чире торган саен көчәйде, ул тамагына ашамас булып, коры тире белән сөяккә калып, көннәр буена күзләрен йомган көе бер хәрәкәтсез ятуда булды. Кече кызлары да мәктәпне бетереп калага китеп урнашуга, әнисенә авыр була дип, Лилия авылга кайтты. Фирдүс белән булган очрактан соң хәйран вакыт беркем белән очрашмаса да яшьлек үзенекен итте – тора бара ул да үзенә иш табып, гаилә корып җибәрде. Әмма бер бәхетсез-гел бәхетсез дигәндәй, ире тик торганнан, күләгәдән дә көнләшә торган булып чыкты. Язылышмыйча гына торган иреннән бер кыз табып, аңа өч яш тулганчы түзде дә, баланың вак тәяк кием-салымын сумкасына тутырып, кызын күтәреп, артына борылып та карамыйча, туганнары ишек төбенә кайтып утырды. Аннары тагын берәү белән танышты... Анысыннан тагын бер кызы туды... Лилиянең нишләптер берсе белән дә тормышы барып чыкмады...
Җәйге матур бер иртәдә инде бер сүз дә әйтә алмаслык хәлгә килгән Мидхәт абзый, кулы белән ишарәләп, хатыны Латыйфаны янына чакырды һәм көч-хәл белән авызын кыймылдатып, яргаланып беткән иреннәре белән пышылдады:
-Хатын, рәхмәт... Мине карадың... балаларны... үстереп кеше... иттең... Үтенеп... сорыйм...Хәкимәне...чакыр...әле...Гаепләмә...мине...дә...аны...да...Мин ...сине...бик...хөр...мәт...итәм.
Латыйфа ничек итеп чыгып йөгергәнен дә сизмәде, гомергә дә аяк басарга теләмәгән өйнең капкасын шар ачып, тиз генә Хәкимә янына йөгерде.
Хәкимәәә, тиз бул! Мидхәт сине чакырды. Тиз бул, дим, диде дә кире өенә чапты.
Камыр изеп яткан Хәкимә онлы кулларын аляпкычына сөртә –сөртә, ий Ходаем, ни булды, китәме әллә Мидхәт, дип Латыйфа артыннан йөгерде.
Мидхәт ишек ачылгач та Хәкимәне аяк атлавыннан танып алды, көч-хәл белән елмайгандай итте. Ике хатын – Латыйфа белән Хәкимә инде җан тәслим кылырга яткан карт янына ни әйтер икән дип иелде.
Хәкимә...мин... сине...гомерем...буе...яраттым...Латыйфаны...да...яраттым. ..әйтмичә... китә... алмыйм...Дусла...дуслашыгыз...шун...сыз..бә..х..хил...бул...м...
Мидхәтнең тыны өзелде. Ике ятим хатын бер ни дәшми тын гына күз яше түкте.
Дәвамы бар.

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас