Литература
17 Июня 2022, 11:00

МИН БИТ СИНЕ ГОМЕРЕМ БУЕ ЯРАТТЫМ

3 өлешИшек алдындагы вак-төяк эшләрне йомгаклаганда да Мидхәт уйлары белән тагын яшьлегенә әйләнеп кайтты Әллә ничек кенә булды бит ул Мидхәтнең Латыйфага өйләнүе дә.

МИН БИТ СИНЕ ГОМЕРЕМ БУЕ ЯРАТТЫММИН БИТ СИНЕ ГОМЕРЕМ БУЕ ЯРАТТЫМ
МИН БИТ СИНЕ ГОМЕРЕМ БУЕ ЯРАТТЫМ

Ишек алдындагы вак-төяк эшләрне йомгаклаганда да Мидхәт уйлары белән тагын яшьлегенә әйләнеп кайтты Әллә ничек кенә булды бит ул Мидхәтнең Латыйфага өйләнүе дә. Армиядән кайтуга әнисе, апалары, якын туганнары белән елашып-күрешеп чәйләр эчеп алганнан соң ул Хәкимә белән аңлашып кайтам дип урыныннан кузгалуга, әнисе килеп сарылып, күз яшьләре белән елап, улым, зинһар дип әйтәм, йөрмә, балакаем! Буласы булган, киясе тун тузган. Хәкимәнең дә тормышын бозып куярсың, үтенеп сорыйм, барма, йөрмә, дип аркылы төште. Хәлләрнең ничек булганын Хәкимәнең үз авызыннан бик ишетергә теләсә дә, әнисе әйткәннәргә колак салмыйча да булдыра алмады. Кичен клубта яшьтиләре белән очрашканда да Мидхәтнең күзләре гел ишектә булды. Менә-менә бар булганы белән елмаеп, сипкелләрен балкытып Хәкимә ишектән килеп керер кебек тоелды. Һич югы ире керер дә, аның белән аңлашырбыз, дигән уй да башыннан чыкмады. Клуб эргәсендә шау-гөр килешкән яшьләр арасында аңа инде кызык түгел иде. Атна-ун көн очрашу эзләп урамнарны урады, кичләрен клубта аны көтте, әмма барысы да юкка булды.
Армиядә сәламәтлеге аркасында Мидхәткә стройбатта хезмәт итәргә туры килде. Шул чагында ул тракторчылык һөнәрен бик яхшы үзләштерде һәм армия хезмәтен тутырып кайтуга колхоз рәисе янына килеп, үзенә иске генә булса да трактор бирүләрен сорады. Бар яшьләр шәһәргә таярга торган заманда авылда калырга теләге булган, җитмәсә тракторчы буласым килә дигән егетне рәис кочагын җәеп каршы алды.
-Мидхәт энекәш, маладис! Чын ир булып кайткансың. Хуплыйм, хуплыйм, авылда калырга теләгәнеңне. Эпекәй үстерүче булмаса, шәһәр халкы ачтан үләчәк. Ә кулы ипиле кеше гомер яшәячәк. Авыл тормышын беләсең, энем, күреп торам, кулың эш дип кычыта. Әле менә мастерскойда бер трактор буш тора. Әйтерсең лә сине генә көткән. Бераз җайлап-майлап җибәрсәң, кул сәгате кебек текелдәп эшләячәк әле ул. Килешәсеңме, Мидхәт энем? -
Рәис, Мидхәтне сынарга теләгәндәй башын бераз иебрәк, энә кебек очлы күзләрен егеткә төбәде.
-Риза булмыйча, риза мин. Югыйсә әнкәйнең мамык түшәгендә аунап оеп бетә яздым инде, - диде Мидхәт тә, көлемсерәп.
-Алайса, әйдә, утыр минем Бобикка, киттек мастерскойга. Үзем алып барыйм әле “корыч айгыр”ың янына.
Шулай итеп, рәис машинасына утырып, Мидхәтнең гомер юлын басу-кырлар романтикасына бәйләячәк “корыч айгыр” янына тиз генә килеп тә җиттеләр. Әллә инде еллар буена бер кеше дә кабызып карамаган булган ул тракторны, Мидхәт атна-ун көн астында, эчендә казына торгач, “корыч айгыр” тырт-тырт итеп бар якка зәңгәр төтеннәрен төчкереп эшли дә башлады. Көне-төне басудан кайтып керми эшләде дә эшләде Мидхәт. Әнисенең, ник клубка чыкмыйсың? Хәкимәдән дә сылурак кызлар син дип авыз суын агызып йөри. Әллә гомереңне тракторга гына бәйләп куярга җыенасыңмы диюенә каршы да, әй, аптыратма әле, әнкәй, дип кул гына селтәде. Әмма әнисе дә акыллы һәм зирәк хатын иде шул егетнең. Болай булса, улым тәки буйдак калачак дип, дилбегәне үз кулына алырга булды. Мидхәт басуларда куна-төнә эшләгәндә ул җиде генә чакрым ераклыктагы авылда яшәүче туган тиешлесенә барып, Мидхәткә хатын булырлык, дөнья көтәрлек кыз эзләвен белгертте. Шарты да бар иде ананың – кыз җебеп утыра торган булмасын, ягьни чая, баскан җирдән ут чыгара торган булсын. Әле һаман да Хәкимә дип саргаеп беткән улының башыннан ул исемне бөтенләй юкка чыгарырлык кыз булсын. Атна-ун көн дигәндә туган тиешлесе җигүле атка бераз гына тулырак гәүдәле, түгәрәк кенә йөзле кунак кызын да утыртып аларга кунакка килде. Мидхәт эштән кайтуга әнисе бәлеш, аш пешереп, Мидхәткә авыз ачарга да ирек бирмичә, кызны мактап сайрарга тотынды. Өстәл артында егет белән кызны кара-каршы утыртып, әнисе туган тиешлесе белән икәүләп, мәхәббәтнең бер көнлек кенә икәнен, тормыш алып бару өчен төпле хатынны аналардан да яхшырак сайлаучы юк икәне турында бик озын лекция укыдылар. Мидхәт тә, Латыйфа да әңгәмәгә кушылмадылар, ни ә, ни җә дип җавап бирмәделәр. Шулай да кунакларны озата чыкканда Мидхәт әллә ялгыш, әллә юри, кызны кочагына алган кебек итте. Егетнең көчле кулларын иңендә тойган кызның йөрәгендә шул мизгелдә ялкын кабынды. Латыйфа Мидхәттән дүрт яшькә олырак иде, әллә шуңамы, бик кыенсынды. Кияүгә чыгу бәхете мине читләп үтте дип янган йөрәге күкрәгеннән чыгып китәрдәй булып типте. Әнисенең колак итен чәйнәве бушка узмады, бер көнне кичкырын Мидхәт матаена утырып күрше авылга юл алды. Авылда ул чакларда ике тәгәрмәчле матай да бик сирәк кенә кешедә иде, Мидхәт тә хезмәт хакын тиенләп җыеп, кулдан,7 тотылган бер матай алып, хәзер инде ике “атлы” булды. Кем белсен, бәлкем, Хәкимәгә үч итеп баргандыр ул бу көнне күрше авылга. Хәкимәнең бала тирбәткән, баласына җырлар көйләгәне аларның ишек алдына ишетелеп торуына ачуы чыккан чагы булдымы – бер-ике ай ике авыл арасында йөрде дә, Латыйфаны килен итеп өй түренә алып кайтып утыртты. Латыйфа да күршесеннән бик калышырга теләмәде, Мидхәткә малай алып кайтам дип, биш кыз алып кайтты. Әнә инде Лилиясе дә кияүгә чыгам дип аһ ора.
-Мидхәт дим. Син әллә авырыйсыңмы соң? Бер сүз дәшмисең, ни булды, нәрсә дип үз эчеңә бикләндең? – Латыйфаның ачуы сүрелгән иде инде. Гомумән, Мидхәт хатыныннан уңды. Тәвәккәл, тотынган эшен булдыра ала торган хатын иде Латыйфа. Туй узуга үзе эш сорап рәис янына барды, амбарга учетчик-счетовод кирәк дигәч, иртәгә үк чыгам дип ышандырды һәм сүзендә торды. Йорт-җире дә һәрвакыт чиста-пөхтә булды, аш суга да кулы барды. Кызлары да әнисе үрнәгендә эшкә өйрәнеп үстеләр.
-Юк, хатын, болай гына. Менә балаларны уйлап йөрим әле. Кай арада үсте соң алар, сизми дә калганбыз бит. Лилияне әйтәм, әллә чыксынмы соң Фирдүскә, дим. Начар егет түгел бит. Безнең күз алдында үсте. Аннары кечеләрен үстерергә үзебезгә җиңелрәк булыр.
-Ачуымны чыгарма, Мидхәт. Кемгә чыкса да чыксын, түлке Хәкимә малаена гына түгел. Мәңге риза булмаячакмын мин аларның бергә булуларына. Апалары әнә бер дигән егетләрне таптылар, кияүләребез әби-бабай дип кенә торалар. Кайткан саен күчтәнәче дисеңме, бүләгеме, өеп алып кайталар!
-Әй, хатын! Син шул күчтәнәчләргә, бүләкләргә кызыгасыңмы әллә? Мин сиңа аларны капчыгы белән үзем алып кайтып бирәм теләсәң.
-Кызыкмыйм. Тик кызымны Хәкимә малаена бирмим. Булды, җитте, башка бу турыда сөйләшү юк!
Алар өйгә кергәндә тәмам караңгы төшеп, Лилия дә аш-су бүлмәсенә чыгып, кичке аш әзерләп маташа иде.
Сүзсез генә кичке ашны ашадылар. Лилия кәефе юклыкны сылтау итеп, клубка да чыкмаска булды. Кыз башка бер көн дә авылда калырга теләмәде, бүлмәсенең ишеген ябып, кием-салымнарын җыештырып, сумкасына тутырды, бер сеңлесен Фирдүскә бирерсең дип, записка язып тәрәзә аша бакча ягына төшерде, биш-ун минут эчендә җавап хаты алып кайткан сеңлесен киредән тәрәзә аша эчкә уздырды. Кышкы салкын һава бүлмә эченә болыт булып таралып, кызның да туңган җанын боз кебек катырды.
Икенче көнне әти-әнисен аптырашта калдырып ,Фирдүс белән Лилия Казанга юл тоттылар. Юл буена рәтләп сөйләшмәделәр, һәрберсе үз эченә бикләнеп, алда ни буласын бары тик фаразлап кына барса да, араларына ниндидер салкынлык кереп оялаган иде инде. Кызны тулай торагына кадәр оатып куйганнан соң Фирдүс бүлмәсенә кайтып караватына сузылып ятты. Бүлмәдәш дуслары кайсы-кая яңа елга таралышып беткән, ул да бәйрәмне авылда туганнары, әнисе, энесе янында каршыларга, Лилияне дә үзләренә алып керү турында хыялланган иде дә соң, хыяллары гына челпәрәмә килде. Ялгыз башына төрле уйлар килде, кемнеке дөрес, кемнеке ялгыш икәнен аңлый алмаса да, ата-ана ризалыгын алмыйча гаилә корасы килми иде аның.
Кечкенәдән үк Фирдүс тә, энесе Айдар кебек күршеләре тормышына кызыгып үсте. Күрше Мидхәт абзыйлары гел эш белән мәшгуль булгангамы, әллә гаиләләрендә ызгыш-талаш ишетелмәгәнгәме, аларның балалары бик бәхетле булып тоела иде. Фирдүсләрнең аталары исә чак кына эчсә дә кызып, теләсә нәрсәгә бәйләнеп әниләренә кул күтәрде, телендә бер җүнле сүз булмады. Апасы да, Фирдүс тә бераз үсә төшкәч, әниләрен яклап араларына керә башлагач, аларга да йодрык еш эләкте. Җитмәсә, бар мал-туарны карау да, бакча эшләре дә әниләре һәм балалар җилкәсендә булды. Еллар узган саен аталары ныграк эчте, ахыр чиктә, ниндидер сыеклык эчеп, атна-ун көн хастаханәдә акырып ятып, җан бирде. Табиблар җене бөтенләй янып эштән чыккан диделәр ул вакытта. Болай да ир-ат кулы тимәгән йорт бөтенләй ятимләнеп калды, ә бар авырлык балалар өстенә өелде. Әтиләре исән вакытта авылда бары тик алар гына олы бакчаны көрәк белән казып бәрәңге утырта иде, чөнки әтиләре тракторист Мидхәтне җен урынына күрде, гомумән аларның ишек алдына бер чит ир-ат та керергә тиеш түгел иде. Бары тик аны җирләгән елны гына, аларның да бакчалары күршеләренеке белән рәттән сөрелеп, балалар бераз җиңеллек сизде. Кышка малларга әзерләгән печән кибәннәрен алып кайту да җиңеләйде гаилә өчен. Күрше Мидхәт абзыйлары өй тупсасын атлап кермәсә дә кибәннәрне тарттырып кайтарды, ничек тә күршеләренә ярдәм итәргә тырышты. Тик әниләре нишләптер Мидхәт абзый күренүгә өйгә кереп качарга тырышты, аның күзенә күренүдән курыкты. Фирдүс инде егет булып җитлеккәч, чая телләр аша гына, аларның яшь чактагы кыйссалары турында белде. Күрше Латыйфа апасының аларны өнәмәвен дә әнисе белән Мидхәт абзый арасында булган мөнәсәбәтләр сәбәпче икәненә төшенде. Уйланып ята торгач, Фирдүс йоклап китте һәм бик сәер төш күрде.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас