

Өй эчендә килеп туган киеренкелектән ничек арынырга белмичәме, әллә инде кызының күз яшьләре тәэсир иттеме, Мидхәт үзе дә сизмәстән, сугыштан соңгы елларга туры килгән яланаяклы бала чагын, үсмер елларын исенә төшерде.Их бу яшьлек! Кем генә каз мамыгыннан ясалган мендәренә капланып күз яшьләре түкмәгән дә, кем генә пәке белән уеп, сөйгән кызының исемен, һич булмаса, исем-фамилиясенең баш хәрефләрен каен агачының тузына уеп язмаган! Булды инде, булды андый хәлләр Мидхәтнең дә яшь вакытында! Алар авылның иң югары очында, салам түбәле, шул иске салам эшләпәсе авырлыгыннан бер якка янтая башлаган йортта үстеләр. Бабаларыннан калган кечкенә генә шул өй эчендә Мидхәт, дүртенче бала булып, аталары сугыш кырыннан яраланып, “кәмиссәвәйт” ителеп кайтканнан соң сигез ай тулгач туды. Ачлыктан коры сөяккә калган әнкәсен кызганып, Мидхәтне тудырырга ярдәм иткән кендек әбисе, баланы имезергә сөте дә булмас дип хафаланса да, Аллаһ җүнен бирде тагын. Кишер яфракларын киптереп ясаган чәй генә эчеп торган хатынның сөте күп һәм куе булып, Мидхәт әнкәсенең сөт тулы күкрәкләрен, кача күрмәсеннәр дигән кебек, нәни кул бармаклары белән тота тота рәхәтләнеп чут-чут итеп көне-төне суырды. Тамагы тук балага тагын ни кирәк инде -астына салган коры-сары иске чүпрәкләрен мич каршында киптергәләп, артын чистартсалар, ул шуңа шат иде. Җитмәсә, сугышка кадәр туып, бераз кул арасына керә башлаган апалары да бәләкәч Мидхәткә еларга ирек бирмәделәр, әз генә кыбырсый, шыңшый башлауга, хәзер килеп сиртмәле бишеген тирбәттеләр, кулларына алып уйнаттылар. Яз җитеп, үләннәр бераз баш калкытуга, сабыйны да үзләре белән алып яланга чыктылар, шунда ач тамакларын какы, балтырган көпшәләре ашап, бераз баскан кыландылар. Өйгә дә яш кычыткан, балтырган яфраклары җыеп алып кайтып, барлы-юклы ике тавык салган йомыркаларны сытып әнкәләре пешергән сыек шулпаны ашадылар. Ачлык галәмәте дә Мидхәт исәя барган саен кими барды. Колхоз басуында каравыл торучы аталарына хезмәт көненә иген биргәч ничек итеп сөенүләрен әле дә бик яхшы хәтерли Мидхәт! Әниләре, апалары, Мидхәт барысы бер булып, ишек алды буйлап тилергән кешеләр кебек чабыштылар, тик торганнан кочаклашып елашып та алдылар ул көнне. Авыз тутырып ипи ашау бәхетенә тиенгән бала-чагалар өчен чебиләп беткән ялан аяклар чүп кенә иде инде. Иртә яздан, җир ката башлаганчы ялан аяк, һич булмаса, ертык кәлүш, чүәк киеп үссәләр дә Мидхәт ул елларны бик бәхетле чагым иде дип уйлап, көрсенеп алды... Тәрәзә аша ишек алдында ниләрдер эшләп йөрүче хатынына карап куйды да, уйлары белән тагын яшҗлегенә әйләнеп кайтты. Ничә яшендә булгандыр, Мидхәт санап утыруны кирәксенмәде, үсмер малай-шалай чагы иде, кемдер, әйдәгез Тоба күленең суы җылынган, су керергә барабыз, дип өн салды. Олы елгада боз яңарак кына китеп, әле елганың комы да утырмаган, суы да тоныкланмаган чак. Язгы ташу вакытында Олы елга ярларыннан чыгып бар күлләрне, атау-болыннарны басып китә, шул исәптән Тоба күлен дә. Бер-берсеннән артта калырга яратамени инде малайлар! Әйдәгез, дип дәррәү күтәрелеп, хәтфә үлән өстеннән сикереп тә тордылар, Тоба күле тау башыннан аска таба җилдән җитез итеп чаптырып төшеп тә киттеләр... Аны-моны абайламаган Мидхәт тә чапкан шәпкә әтисенең солдат каешына чак эләгеп торган чалбарын салып та атты, мин беренче, дип суга да ташланды. Язгы ташу суы шул мизгелдә аның тәнен ут ялкыны кебеп ялмап та алды һәм бар тәне суырылып килеп, аны көзән җыерды. Ярдан суга ташланырга өлгермәгән малайлар ни эшләргә белмичә акырыша, аны ничек тә судан тартып чыгарырга тырышты, кемдер шул арада тау башына менеп, авылга сөрән салырга өлгергән булса кирәк, тау башыннан олы яшҗтәге агайларның су буена чапканын Мидхәт аңын югалта язса да,күреп калды. Тик аның инде мәргән җәясе кебек тартылган тәне генә берни дә тоймый иде. Бары тик яшьтәшләре, әтисе сөйләгәннәрдән генә ул ничек итеп үлем кочагыннан котылганын хәтерли алды. Судан чыгаргач та аны бик ныгытып яшь кычыткан белән уганнар, аннары кемдер бер шешә аракы алып килеп шуның белән ышкыганнар, хәтта авызын ачтырып, авызына да аракы салганнар. Бераз аңына килгәч, колхоз машинасына салып Маевка авылы болницасына дәваланырга илткәннәр. Шунда дәваланган чагында, таякка таянган үсмер малай күрде дә инде Хәкимәне. Хәкимә дә сукыр эчәгесенә операция ясаганнан соң бераз өзлегеп китеп шушы больницада дәвалана иде. Үзеннән бер генә яшькә кечерәк авылдаш кызын очрату аның өчен чын бәйрәм кебек тоелды. Мәктәптә укып йөргән чагында ул бу кызга игътибар да итмәгән булыр иде бәлкем, әмма урыс авылындагы болницада ямьле җәй көнендә чирле карт-корылар янында ул үзен ятим бала кебек хис итә иде. Әллә шуңамы, Хәкимә белән сөйләшеп китүе дә бик җиңел булды. Танау астында сизелер-сизелмәс кенә мыек кебек нәрсә барлыкка килә башлаган Мидхәтнең күңелен тәки кузгатты бу чандыр гына буйлы, сипкелле танаулы Хәкимә. Ярты елга якын ул дәваланып ятып, тәмам терелеп аякка баскач кына туган авылына кайтуга, ул Хәкимәләр яши торган ферма башына юл тотты. Хәкимә дә аны сагынып көтеп торган диярсең, Мидхәтнең бер сызгыруы булды, урам як тәрәзә пәрдәсе күтәрелеп тә китте, анда саргылт чәчле Хәкимәнең авызы колагына җиткән башы пәйдә булды. Минут та узмагандыр, Хәкимә аягына әби галуш кына эләктереп, Мидхәт янына йөгереп чыгып та җитте. Моңарчы бер-берсенең кулына да кагылып карамаган яшь йөрәкләр арасында югары көчәнешле ток узды диярсең, Хәкимә Мидхәтнең муенына сарылганын үзе дә сизми калды. Шул көннән Мидхәт әллә нишләде, - мәктәптән дә өйләренә турыдан түгел, ә ике чакрым урап, Хәкимәләр урамы аша, аннан басу юлына чыгып кайта торганга әйләнде. Яшь йөрәкләр арасындагы беренче мәхәбәтнең күзгә күренмәс җерләре торган саен ныгый гына барды. Мидхәтне армия сафларына озатырга килгән көнне Хәкимә кыенсынып кына аларның йорт бусагасын атлап керде. Җитлегеп килгән кыз да инде түгәрәкләнеп матурланып киткән, ике саргылт чәч толымын ак җирлеккә кара борчаклар сибелгән бәби итәкле күлмәге өстенә таратып куйган. Битендәге сипкелләре дә кыенсынудан алсуланган йөзенә килешеп кенә тора. Мидхәтнең әти-әнисе дә кызны күрүгә үк бик ошатып үз кызларыдай якын итеп каршы алсалар да, ана күңелендә, ай-һай, бу бала безнең улыбызны армиядән көтеп алырмы икән дигән сагаю бурлыкка килде. Ашап-эчеп, җырлашып күңел ачканнан соң булачак солдатны да үзләре белән ияртеп яшьләр урам әйләнергә чыгып киттеләр. Төн буена урамнарны гөрләтеп җырлашып күңел ачып, иртәнге сәгатьтә Мидхәт белән тагын ике егетне колхоз машинасы кузовына төялешеп район үзәгенә озата киттеләр. Хәкимә Мидхәткә истәлеккә дип уртасына иреннәрен-иренгә терәгән ике күгәрчен чигелгән, чит-читләре каймалап үрелгән, эченә мин сине яратам дигән сүзләр язылган кәгазь кисәге кыстырылган ак кулъяулык бүләк итте. Ул кулъяулыкны Мидхәт армиядә хезмәт иткәндә пычранмасын дип, түш кесәсендә конверт эчендә генә саклап йөртте. Кулъяулыгын саклавын саклады ул, әмма әнисенең Хәкимә кияүгә чыкты дип язган хатын алгач, юләрләнә, үз-үзенә кул салырлык булды. Соңгы араларда болай да бик сирәкләгән хатларында да Хәкимә үзенең кияүгә чыгарга җыенуы турында язмаган иде, Мидхәтнең дөресен әйт, миңа дәреслек кирәк дигән хатына җавап бөтенләй килмәде. Авылда яшәүче дуслары аша ул Хәкимәнең чынлап та кияүгә чыкканын белде. Бик сызланса, йөрәген авыр таш басса да тешен кысып түзде, авылга кайткач, үзем аңлашырмын, дип үз-үзенә сүз бирде.
-Һаман уйга батып утырасыңмы әллә? Мидхәт дим, чык әле монда!
Хатынының кычкыруыннан Мидхәт айнып киткәндәй булды. Әкрен генә урыныннан торып, Лилия яткан бүлмәгә күз салды. Кызы елап арганнан соң, тынычлап йоклап киткән ахрысы дип, ишекне дә сак кына ябып, хатыны янына чыкты....
Хәкимә унны бетергәч, әллә кая эш эзләп барырга булмады, сөеклесе Мидхәт армиядән кайткач, икебез бергә уйлашырбыз дип, әти-әнисе янында калырга булды. Бирим дигән колына – чыгарып куя юлына, диләрме әле? Нәкъ шул чакны почта бүлегендә эшләүче Факия исемле хатын декрет ялына чыгып, анда вакытлыча эшкә кеше кирәк булды. Хәкимәне авыл советына чакыртып алып, мәктәптә дә алдынгылар рәтендә идең. Кереп эшләп кара, эше авыр түгел, тик игътибарлы булуны сорый дигәч, бик теләп, сөенеп риза булды. Яратты ул үз эшен. Һәр документны бик пөхтә итеп тутырды, авыл кешеләренеҢ салым түләү кәгазьләрен, телеграмм, хатларын да вакытында тапшырды, авыл халкын вакытлы матбугатка яздыру эшен яхшы алып барды. Иртә таңнан караңгы төнгәчә эшендә булды, отчет вакытлары җитсә, ярты төнгә хәтле олы бер бинада берүзе калып отчетлар төзеде. Караңгы , карлы-яңгырлы салкын көз көнендә бар отчетларын төгәлләп яхшы кәеф белән өенә кайтып барганда, кемдер Хәкимәне артыннан кочаклап алды да учы белән авызын каплады. Аяк астындагы сазга чак чалкан егылмады Хәкимә. Кычкырырга, каты итеп тоткан куллардан ычкынырга теләсә дә ычкына алмады шул кызыкай. Ир көчле иде. Ул аның саен Хәкимәне артка таба, юл уртасыннан коймалы йортлар ягына сөйрәде. Ник шул чакны хет бер баганада ут янсын да я бер кеше урамга чыксын! Юк шул, бер имансыз, вәҗдансыз ирнең хайвани теләге аркасында Хәкимә мәсхәрәләнде, мыскыл ителде. Таныды аны кыз, чөнки бу ир Мидхәтне армиягә озатырга килгән яшьләр арасында утырганда ук аңа тозсыз күзләрен төбәп, ничектер комсызланып караган иде. Үзенең кара эшен башкарганнан соң ир, Хәкимәгә, мин иртән сиңа яучы җибәрәм. Каршы килеп кара, даныңны авылга сибеп мыскыл итәчәкмен. Авылда яшәрлегеңне калдырмаячакмын, дип хихылдап көлде. Шулай итеп Хәкимәнең мәхәббәте кара төндә мәк чәчәге сулган кебек сулды. Хәкимә канлы күз яшьләре белән елап булса да, аңа кияүгә чыгарга ризалык бирде. Үч иткәндәй, алар Мидхәтләрнең күршесе генә булып, Хәкимә дә, Мидхәт тә гомер буена бер-берсен күреп тә, Сак белән Сок бәетендәге геройлар кебек бер-берсе белән күрешергә зар булып гомер кичерделәр.
Дәвамы бар.
Әсхия Абдуллина-Костикова