

Таң алдыннан гына йоклап китте Айдар. Аягы сызлавына түзә алмыйча төн буена бер яктан икенче якка йөреп тә карады, дару төймәләре дә эчте, авырту гына басылырга теләмәде. Аптырагач, тегү энәсе алып аягының исән өлешен чәнчеп-чәнчеп тә карады инде, тик үз вакыты җитмичә,авырту басылмады. Югыйсә, төнге сихри караңгылык та җир өстенә матур кара шәлен япты, ул да күк йөзен балкыткан айга сөенеп кенә урын җиренә барып яткан иде. Матур төшләр күреп, әллә нинди сихри хыялларга бирелеп изрәп йоклыйсы урында әнә шулай төн газабын кичереп, йокыдан уянуы да авыр булды. Диван янына сөяп куйган култык таягын алып, Айдар ттитаклый-титаклый тышка чыкты. Ул йоклаган арада кай тарафтандыр җил исеп, яңгыр сибәләп узган. Беренче яңгыр! Язның беренче тамчылары! Күр әнә, һәр тарафка әйтерсең лә меңләгән, миллионлаган энҗе ташлар сипкәннәр дә, аларны иртән җыеп алырга онытканнар. Төн патшасының әкияти кызы Айдар кебек, йоклап калган мәллә?Айдар, үзалдына сөенеп, елмаеп куйды, күкрәк читлеген тутырып саф һаваны сулады. Болдыр басмалары яңгыр суына чыланып, тайгакка әйләнгән, шуңа бер кулы белән болдыр аратасына тотына тотына төште дә, бакча ягына юл алды. Беренче май бәйрәменә шәһәрдәге апалары кайтып утыртып киткән бәрәңге буразналары да, яңгыр суына чыланган кызларның чәч толымнары кебек, ялтырап тора. Айдарның шул буразналар арасыннан бала чагындагы кебек, йөгереп узасы килеп китте. Әмма яңгырга чыланган үзле кара балчык аңа ике адым да ясарга ирек бирмәде. Шул мизгелдә Айдарның әле генә елмаеп балкып торган йөзенә күләгә төшкән кебек булды, ул их, дип, чертләтеп төкерде дә, сарай янындагы олы сирень куагына килеп сөялде. Сирень куагы да аңа уй-хисләргә чумарга ирек бирмәде, һәр яфрак очына эләгеп торган энҗе бөртекләре белән баштанаяк коендырып, Айдарның майка-трикосын манма суга батырды. ..
Сигезенчене бетергән абыйсы Фирдүс җәйге каникул вакытында күршедә генә яшәүче Мидхәт абзыйга тракторчы ярдәмчесе булып урнашкач та, и кызыккан иде бит ул да чын тракторчы булырга! Трактор мае исе сенгән Мидхәт абзый өйләре янындагы эскәмиягә чыгып утыруга, Айдар аңа ныграк елышырга тырыша иде, шул трактор мае исен сеңдереп иптәш малайлары янына уенга чыгуы үзенә күрә чын бер батырлык булып тоела иде. Тик иптәш малайлары арасында андый исне бик өнәмәүчеләр дә булып, андыйлары киресенчә Айдарны, трактор җене кагылган сиңа дип мыскыллыйлар иде. Ә инде күрше абзыйның тракторы ватылса-нитсә, бу көн Айдар өчен чын бәйрәм була торган иде. Майга батып беткән чүпрәген кулыннан төшермичә, Мидхәтның трактор эченә чумып әле бер төшен, әле икенче төшен кармалавын, боргалануын селәгәйләрен агыза0агыза, күзен дә алмыйча күзәтә иде. Күршесе дә ярата иде шул риясыз Айдарны. Биш баласының бишесе дә кыз булуына бер дә аптырамаса да, малай җитми иде шул күршеләргә. Әллә шуңа күрә, Фирдүскә ияреп басуга эшкә дип килгән дүртенче класс малае Айдарны куып җибәтмәдеме икән соң ул басудан? Берничә көн Айдар басу иңләп сөрән таккан трактор белән беррәттән басу буйлап чапты, аннан калышмаска тырышты. Фирдүс янына сөрән өстенә менеп утырырга бик теләсә дә кыймады, Мидхәт абзасының рөхсәтеннән башка тракторга якын килмәде. Күрше агайсы аның ничек кызыгуын күзләреннән, малайның үз-үзен тотышыннан ук аңлый иде ахрысы, бер түгәрәк ясап килгәннән соң, трактор кабинасыннан гына сызгырып, Айдарны дәшеп алды да, бар, син дә кунакла сөрән өстенә дип, кул болгады. Бүгенге көн малайларына сөйләсәң кычкырып кына көләрләр иде инде, әмма заманасы икенче иде, шунлыктан Айдар үзен ДТ-75 тракторы сөрәне өстендә итеп түгел, ул бишектә утырган чакта космоска очкан Гагарин абыйсы кебек космонавт итеп тойды. Басудан ләззәтле җылы балчык исе солярка исе белән катышып Айдарның җанын кытыклый, баш очында сайраган тургайлар аны мактап сайрый, яңа сөреп узган кишәрлектәге кара каргалар, аңа рәхмәт укый. Ул арада якындагы үзән җирлектән әллә челән, әллә кыр казымы шаулап һавага күтәрелде. Сөрән тимеренә тотынган бәләкәй куллары ничектер ычкынып та китте, Айдар сөрән астына мәтәлеп килеп тә төште. Ул аңына килеп кычкырганчы, абыйсы Фирдүс акырып җибәрде. Сөрәннең үткен тимере Айдарның уң аягының тезенә батып кергәнен күргәч, Мидхәт абзый үзе дә әздән генә аңын җуймады. Ярый әле яшь булса да Фирдүс аптырап калмады, тиз арада сөрәнне күтәртте. Әмма кан эчендә яткан, аңын җуйган Айдарны район хастаханәсенә илтеп җиткергәнче бик күп вакыт югалту сәбәпле, аякны саклап кала алмадылар, өстәвенә, ярага бактерияләр эләгеп,температурасы төшмичә интектерде, аны табиблар чак кына үлемнән саклап кала алдылар. Җәй буена Айдар хастаханәдә ятып, уку елы башланганда гына авылга ике култык таягы белән кайтып керде. Закон шундый каты замана булгандыр инде, биш балаласын кан елатып, Мидхәт абзыйны да биш елга ирегеннән мәхрүм итеп төрмәгә илтеп тыктылар. Айдар бу хәлләрне бик авыр кичерде, иптәшләре белән аралашудан туктады, бар булган вакытын өйдә китаплар укып, песи баласы белән булышып уздырды. Яшьлек – яшьлек шул инде. Чатан булсаң да, булмасаң да, йөрәккә приказ биреп булмый. Тугызынчыда укыганда Айдар параллель сыйныфта укучы күрше кызы Лилиягә гашыйк булды. Әмма үзенең хисләрен әйтеп бирерлек көч таба алмады, бар хисләрен ак кәгазь битенә язып барды. Лилия дә бердән әтисенең Айдар сәбәпче булган вакыйга аркасында төрмәдә утыруын белсә, икенчедән аның инде үзенең йөрәге яңа гына армиядән кайткан Фирдүс дип талпына иде. Айдар аның эчке хыялларын белмәсә дә, Лилиянең үзеннән читләшергә тырышуын сизенә иде шул. Аягына тоташтырган протезын да ел саен алыштыру чарасы булмаганлыктан, ул инде хәйран гына бер якка янтаеп, чатанлап атлый иде. Классташлары кичке уенга чыккан чакларда да, ул үзенә караңгырак почмакны сайлады, яшь кызлар, егетләр күзенә бик чалынырга теләмәде. Тик яшь йөрәк барыбер үзенекен итә бит, авыл яшьләре арасында да Айдарга күз салучы кызлар бар иде. Шуларның берсе, иллә дә мәгәр чая Маһира иде. Соңгы уку елында гына авылга күченеп кайтты аларның гаиләсе. Әллә Омскидан, әллә Томскидан, анысы Айдарны гүпчим дә кызыктырмады. Әмма, кызның саф татар теле дәресләрендә дә урысча җавап бирүе, укытучыларга, авыл балаларына хас булмаганча, курыкмыйча каршы әйтә алуы, бәхәскә керүе генә җитмәгән, ул инде Айдарга запискалар да язып аптыратып бетерде, хәтта бермәлне Айдар белән партадаш исламны урыныннан күчереп, үзе Айдар янына күченде. Айдар бу хәлләргә баштанаяк кызарынса да, сүзгә килмәде, башка классташлары мыскыллап көләр дип, бар кыенсынуын эченә яшерде. Җитмәсә, шушы чая кыз, Айдарның тарих дәресендә нидер сызгалап утырганын күреп алып, аның кәгазь битен кулыннан тартып алды.
-Поэт! О, друзья, у нас в классе есть свой Александр Пушкин,послушайте, - дип аның әле генә язылган шигырен, дәресне бүлеп кычкырып укый да башлады.
Халисә Сәлимовна әллә гаҗәпләнүдән, әллә Маһираның мәгънәсез кылануыннан таң калып, башта берни дәшмәде, бераздан, башына барып җитте бугай, укытучы өстәленә учы белән шап иттереп китереп сукты да, тиз генә дәфтәр битен Маһирадан йолкып алып Айдарның партасына куйды.
-Ә син, Маһира, укыйсың килмәсә, кайтып китә аласың. Сиңа мәктәптә уку кызык түгел бугай, монда цирк түгел. Ә син, Айдар, дәрес тыңлар урында шигырь язып утырма. Синең иҗат белән мавыгуыңны әллә кайчаннан сизәм. Язганнарыңны качырып ятма, газета редакцияләренә җибәр. Бәлкем синнән атаклы шагыйрь, я прозаик чыгар, диде.
Күпме генә Лилияне күреп, аңлашырга тырышса да , барып чыкмады Айдарның хыяллары. Укытучысы әйткәннәргә колак салды салуын – бер дәфтәрне тутырып язган шигырләрен Татарстан яшьләре гәҗитенә юллады. Район гәҗитендә дә сирәк мирәк шигырләре басылгаласа да, Айдар иҗат юлыннан китмәде. Унынчы сыйныфны тәмамлауга документларын район авыл хуҗалыгы техникумының агрономнар әзерләү бүлегенә илтеп тапшырды. Бала чактан ук басу-кырларга ашкынган күңеле туган җирдән аерылырга теләмәде. Күңеле белән автомеханик булырга теләсә дә , Айдар аңлый иде – сыңар аяк белән ул басу сөрә алмаячак, ә күпереп үскән игеннәрдән ул мәңге аерылмаячак. Классташлары да унынчыны тәмамлауга, күчмә кошлар сыман кайсы кая тиз арада таралышып та беттеләр. Билгеле инде яшләрнең тизрәк ата-ана канаты астыннан чыгасы, үзләре теләгәнчә яшиселәре килә иде. Ни хикмәт әллә кайдагы себер якларынннан күчеп кайткан Маһира гына авылда калырга теләк белдерде. Әллә эченнән генә, Айдар авылда калгач, минем белән якынаер да бергә тормыш корырбыз дип.,уйладымы икән?
Мидхәт абзыйны төрмәдә яхшы хезмәт иткәне, үзен тәртипле тотканы өчен дүрт ел дигәндә азат иттеләр. Кайткан көнне үк, Айдар күрше агае янына кереп бала чактагы хатасы өчен гафу үтенде. Чырайга да картаеп киткән, җилкәләре басылган, күз карашлары төссезләнгән Мидхәт абзый аңа ачулы түгел иде, шуңа да кытыршы кулын Айдарның җилкәсенә куеп, их, энекәш, болай килеп чыгар дип һич тә уйламаган идем бит мин дә. Сине үз улым кебек ярата идем бит мин. Нишлисең бит, язмышларга шулай язылган булгандыр инде дип, икенче кулының сырты белән күз яшләрен сыпырды. Кызы Лилияне янына дәшеп, чәй табыны әзерләргә кушты, тик Лилия генә Айдарның аларга керүен бер дә ошатмады булса кирәк, чәйне дә тырт-пырт килеп кенә әзерләде. Әзер табынны ташлап чыгып китәргә кыенсынып кына, Айдар бер чынаяк чәй эчеп, саубуллашып, чыгарга юнәлде.
Ябылып бетмәгән ишек аша, Лилиянең әтисенә, ник кенә куып чыгармадың шул аксакны? Ишшу оялмыйча кергән бит. Әти, синең өчен генә чак тыелып калдым. Башка безнең бусаганы атлатып кертмим мин ул аксакны, дигәнен ишетеп, Айдарның күз аллары караңгыланып китте, ул чатан аягы белән идәнгә салынган паласка абынып, чүт баскычтан аска тәгәрәмәде.
Классташларының күпчелеге Чаллыга китеп урнашты, ә күрше кызы ЛиЛия Фирдүс белән алдан сөйләшенеп Казанга ук юл алдылар. Армиягә киткәнче үк авыл тормышында кайнап үскән егет туган-тумача, белешләре юк дип тормады, самолетлар ясый торган заводка эшкә урнашты, тулай торактан урын алып яши дә башлады. Лилия исә, финанс-икътисад институтына документларын тапшырса да, имтихан баллары җитмәү сәбәпле, укырга керә алмады. Кая барып бәрелергә урын таба алмый тинтерәгән Лилиягә Фирдүс кинәшче дә, сөйгән яр да, матди ярдәм күрсәтүче дә булды. Киләсе елга тагын бәхетеңне сынап карарсың, әйдә баш ярылып, күз чыкмаган, без бит авыл балалары, тот та берәр училищега укырга кер. Ичмасам берәр кәгазең булыр кулыңда дигәч, Лилия химик операторлыкка укыта торган уку йортына документларын тапшырды. Туганнарында тору Лилиягә дә кызык түгел иде, тиздән ул да училище тулай торагына күченде. Егет белән кыз буш вакытларын гел бергә уздырып, кичләрен Казан урамнарында күңел ачсалар, хыяллары бераз акча туплаганнан соң язылышып бергә яши башлау иде. Фирдүс белән Лилия хыялларын яңа ел каршыларга авылга кайткач, әти-әниләренә дә җиткерделәр. Әмма ике гаилә арасында моннан күп еллар элек булып узган вакыйга аркасында җылылык, уртаклык юк иде инде. Бигрәк тә Айдарның әнисе Хәкимә улы Фирдүснең Мидхәт кызына өйләнүенә каршы иде. Мидхәтнең хатыны Латыйфа да, Мидхәтнең яшь чагында Хәкимә белән йөргәнен, хәтта аңа өйләнергә җыеныуын да бик яхшы белә иде, шунлыктан, бер-берсенә терәлешеп торган күршеләр булсалар да, кызы Лилияне Хәкимә малаена бирүгә каршы чыкты.
-Ай, Аллакаем, ул нинди егермең дә тулмыйча кияүгә чыгу ди?! Әллә кычыта башладымы? Никакуй туй, никакуй кияүгә чыгу әле сиңа! Шул Фирдүс аркасында, ызначит, имтиханнарыңны да институтка бирә алмагансың син! Мәхәббәт имеш! Кемдә булмаган ул мәхәббәт! Гаилә коруны әллә итле бәлеш ашау дип белдеңме? Әллә дөняда Хәкимә малаеннан башка ир-ат беткәнме? Аруракны кара! Матурлыгың бар, гәүдә дисәң – гәүдәң, бар җирең дә бер дигән. Казан хәтле Казанга китеп, шул Фирдүстән башка кеше тапма инде,ә! Юк, кызым, мине үтерәсең килсә, чыгасың инде Хәкимә малаена. Я, сайла!
Латыйфа, ачуыннан шартларга җитешеп, кызы белән ирен өйдә калдырып, ишекне шартлатып ябып, маллар янына чыгып китте.
-Кызым, әйе шул, син бик ашыкма әле, кияүгә чыгам дип. Ни бит, кызым, мин дә авыртынып торам. Әле сеңелләреңне дә аякка бастырасы бар. Аннары, әниең дөрес әйтә, кызым, кияүгә чыгу майлы бәлеш ашау түгел. Син дә характерлы. Фирдүстә дә дуамаллык көчле. Ашыкма әле кызым.
-Мидхәт шулай дисә дә, кистереп кенә, юк, дип әйтмәде.
Лилия күз яшләренә буылып, кызлар бүлмәсенә кереп караватына капланды. Алда ни көтәсен әле үзе дә бик белеп бетермәгән кыз бала, утка очкан төнге күбәләк кебек, егет кочагына ашкына иде.
Дәвамы бар.
Әсхия Абдуллина-Костикова
Фото: berza.ru