Тәки калдырмадылар Русланны. «Мин садикка йөрергә не хочу, абика янында калам», — дип, ике телне бергә кушып өзгәләнгән малайны машинага төрткәләп дигәндәй утырттылар. Еламсыравына җен ачуы чыгып, әнкәсе янә берне чәпелдәтеп алды үзенә.
Руслан, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, машина тәрәзәсе аша кул болгады:
— Пока, абика!
Кулын җайсызрак селтәдеме, тәрәзә буена кассетага тезелгән йомыркаларның бер-икесе «чырт» итте.
— Ах, кулыңны сугып… — Ирина борылып, улының кулларына бәргәләп алды. Сания апаның ике күзеннән дә мөлдерәп яшь ага иде. Балаларны озатып җибәргәч тә, алъяпкыч итәге белән йөзен каплап, коймага сөялгән хәлдә шактый озак басып торды ул. Һай, балалар! Гомернең һәр минуты, һәр мизгеле сезне уйлап, сезнең өчен борчылып үтә ләбаса. Сабый чакта беләкне, үсеп җиткәч йөрәкне авырттырасыз. Авылда бергәләп, гөрләшеп кенә яшисе дә, юк бит, юк, үскән берсе шәһәргә сыпырту ягын карый. Эт оясы кадәр урында кысылып ятса ята, әткә-әнкә нигезенә кайтып яшәми. Карачы, бу болын кадәр, әле берничә ел элек кенә балалар үзләре җыйналып салган йортны: каралты-курасы, мунчасы, бакчасы дисеңме. Ялгыз башка ни куанычы бар соң аларның? Наилгә читләтеп тә, турыдан да әйтеп караган иде Сания апа, кая ул, якын да килмәде улы:
— Әнкәй, әле син үзең җир җимертеп дөнья көтәсең. Бәрәңгесен-мазарын казырга, печәнен әзерләргә булышып торабыз. Монда ни эш урыны юк, мәктәпне дә әйтер идем. Менә, берәр елдан Русланны укырга кертәсе булыр, английский класска бирербез үзен, чит тел өйрәнер. Музыкальныйга да йөртергә исәп бар. Авылда боларның берсе дә юк бит, әнкәй.
Аңлый да, аңламый да моны Сания апа. Английский диме? И-и, Алланың рәхмәте, урыс садигына йөреп, татарчасын да чиле-пешле белгән баланы диген…
Иң тәүдә туган телен адәм рәтле итеп өйрәтергә кирәк ләбаса. Башында булса, музыкасыз да калмас. Әнә, бабасы авылда бер гармунчы иде, Наил үзе дә кимен куймый. Берсенә — кара мунча, икенчесенә — келәт өсте «музыка мәктәбе» булды үзләренә.
Балалары белән күңеленнән генә гәпләшә-гәпләшә, Сания апа өй эчен җыештырып алды, аннан бишбармак пешерергә әзерләнә башлады. Алла боерса, Нәзиләләр килергә тиеш бүген. Рәхмәт төшкерләре, сагынырга да ирек бирмичә, атна саен килеп йөриләр.
Нәзилә баштарак, машинадан төшүгә:
— Әнкәй, мин кайттым, кочакла инде, — дип, әнкәсенең кочагына атыла иде.
— Кайттым дип әйтәсе булма, кызым, килдем диген. Туган йортыңда кунак кына син хәзер, төшкән җиреңдә таш бул, кайтулар сөйләмә! — дип, каты гына кисәтте әнисе.
Сания апа, шуларны уйлый-уйлый, тиз генә ит турап алды, камыр җәйде. Мул итеп сары май салып, итне кыздырырга утыртты, токмачны кабартып алды. Бераздан, хуш исләр чыгарып, икенче табада кишер белән суган чыжылдый башлады.
Күп тә үтмәде, өстәл түрендә зур коштабакка салынган бишбармак утыра иде: бизәкләп киселгән токмач өстендә «мине кап та мине кап» дип, кызган ит шакмаклары җемелдәшә, алар арасына кыздырылган кишер, суган боҗралары сыенып утырган. Кыяр, помидор телемнәре, яшел суган, укроп белән бизәлгән мондый бишбармакка Сания апаның кияве Рәсим үлә дә китә инде.
Бүген дә менә, килеп тә төштеләр, Рәсим, әбисе белән ике куллап күрешүгә:
— Әби, миңа ун бармак кирәкми, бишәү булса да ярый, — дип шаяртып алды. Нәзилә үз итеп кенә иренең аркасына суккалады:
— Ярар инде, Рәсим, тозсызланма, өйдә ашатмыйлар икән киявемне дип уйлар әнкәй, — дип куйды.
Кызы, кияве белән күрешү шатлыгы Сания апаның бөтен йөзенә сибелгән иде, ул, кет-кет көлеп, кунакларны өйгә дәште.
Тәмле итеп чәйләр эчкәч, Рәсим утын ярырга тотынды, Сания апа белән Нәзилә серләшә-серләшә чишмәгә киттеләр.
Нәзилә, әнисе әйтмешли, кеше кешесе хәзер, ире, каенана-каенатасы белән яши. Чит авылда киңәш-табыш итәр сердәше дә юк әлегә. Шуңа да ул, әнисе белән очрашкач, сөйләшеп туялмый.
Ана белән кыз, чиләкләрен тибрәтеп салмак кына атлаган шәйгә, сиздермәскә тырышып, бер-берсен күзәттеләр. Әнисе тагын да картаебрак киткәндәй тоела. Чөеп бәйләгән яулыгы, ананың чал чәчләрен күрегез дигәндәй, арткарак шуышкан. Күз төпләрендә җыерчыклар тагын да арткан кебек, һәр буразнага күпме сагыш, борчу, хәсрәт сыенганын үзе генә беләдер. «Их, әткәй дә исән булса» Әнисен жәлләүдән Нәзиләнең йөрәге кысылып куйды.
Сания апа да, үз чиратында, кызының йөзенә карап, «тартылып киткән, балакаем», — дип уйлап куйды.
— Кызым, кодагыйлар белән ару гына яшисезме соң? — дип сорыйсы итте.
— Әй әнкәй, әллә ничегрәк әле. Болай итсәм нәрсә диярләр дип, кая тотынсам да, куркыбрак торам һаман.
— Башта ияләшеп китүе авыррак инде, кызым. Бианаңны да, биатаңны да олылап яшәсәң, иншалла, барысы да әйбәт булыр. Ата-анасы алдында кияүгә дә тавышыңны күтәреп дәшмә берүк. Әни кеше өчен баласы ничә яшьтә дә сабый булып кала, берәүдән дә кактырасы да, суктырасы да килми. Чәчеңә-башыңа да бәйләп йөр, олы кеше тузгып йөргәнне яратмый ул. Әнә, күрше килене Хәниягә карасаң, гыйбрәт инде менә, гыйбрәт. Бианасы Сылуның йөрәге ярыла шуның аркасында. Трусик дисәң — трусик түгел, шурты диме үзе, шул кыска ыштанын киеп, урам буйлап чишмәгә бара, адәм ыстырамы. Иренең майкасы микән ул, шуны кендек турысына төенләп куя да, ярты тәнен күрсәтеп, исе дә китми йөри, биатай бар дип тә тормый. Ахырзаман галәмәтедер инде… Инде, кызым, берүк тату гына яши күрегез, кеше алдында хурлыкка калырга язмасын. «Әнкәй күп сөйли» димә, балам, ишеткәннең зыяны тимәс. Шуны да әйтермен дигән ием әле, ашарга пешерергә булса, иң әүвәл бисмилла әйтеп тотын, кызым. Тәмле дә, бәрәкәтле дә булыр. Татлы телеңне дә кызганма, «әткәй, әнкәй» дип өзелеп тор. Алар да олы кеше, яшәгән кадәр яшиселәре калмагандыр, рәнҗетә күрмәгез. Малайларын яраткач, әти-әнисен дә яратасың инде.
Болар — әнисенең күрешкән саен әйтелә торган киңәшләре. Тыңлый да, үзалдына елмаеп куя Нәзилә: һай әнкәй, үзе әни булырга җыенган кызыңны һаман сабый урынына күрәсең.
Юк эшне дә таптырып, өйне, ишегалдын, абзар-кураны ялт иттереп чыктылар да, кияве белән кызы кичкырын кайтырга кузгалдылар. Сания апа, үзе кебек үк ялгыз песи баласын кочагына кыскан килеш, янә капка төбендә басып калды. «Ата — улны, ана — кызны белми торган бу заманда балаларымны яманлыклардан, афәтләрдән сакласаң иде, Ходаем. Юлларда исән-сау йөрсеннәр берүк. Яман сүзләрдән, усал күзләрдән сакла аларны. Үзем өчен берни кирәкми, балалар хәсрәте генә күрсәтә күрмә, я Раббым!»
Сания апаның һәр көнне, иртән торса да, кич ятса да, теленнән төшми торган теләкләре иде бу.
Балаларын озаткач ямансулап калган Сания апа өй эчендә әзрәк кыштырдап йөрде дә, урын җәеп йокларга җыенды. Шулвакыт ишек каккан тавышка «дерт» итеп китте. Яулыгын рәтли-рәтли: «Хәзер ачам, кайсыгыз ул?» — дип, ишеккә таба атлады.
— Аби, мин бу, Рома, ну, Рамил инде.
— Һай рәхмәт төшкере, төн җиткәндә нәрсә дип юлга чыктың, балам? — Ишекнең келәсен ача-ача оныгына эндәште Сания апа. Рамил үзе генә түгел, янәшәсендә такыр башлы, озын гәүдәле тагын бер егет бар икән.
— Әйдүк, әйдүк, узыгыз, балалар. Менә хикмәт, зиһенем чуалып китте бит әле. Әткәң-әнкәң исән-саудыр бит, улыкаем? Абау ла соңлап йөрисез… Монысы иптәш малаеңмы? Кер, кер, улым, кыенсынып торма.
Рамил иптәш егете белән түр якка кереп утырды. Сания апа, ут яктысында аларның сәер рәвештә ялтыраган күзләрен күреп, сискәнеп китте. «Исерек дисәң, аракы исе дә килми үзләреннән, алҗаулары микәнни?» — дип уйлап куйды.
— Аби, безгә азрак деньги… акча кирәк иде. Одолжи, а? Исәнлек-саулык сорашмастан, Рамил сүзне шулай башлады.
— Я Хода, әллә бер-бер бәлагә тарыдыңмы, улым, ни булды? Соң, акча дип, булганын бирермен анысы, бу айның пинсәсеннән калган иде әле.
— Аби, миңа күп кирәк. Синдә әз түгел инде, алдама. Ай саен пенсияңне ашап бетереп бармыйсың бит.
— Бәрәч, улыкаем, мин ашамасам, әнә, кош-корт ашый, сыер ашый. Аларга ярмасын, онын, саламын бушка гына китереп бирүче юк ләбаса. Аңлатмадың да, нигә кирәк дисең соң ул акчаны?
Рамил, иптәше белән күзгә-күз карашып алды да, урыныннан авыр гына кузгалып, әбисе янәшәсенә килеп басты…
Иртә белән авылга шомлы хәбәр таралды: «Сания апаны үтереп базга салганнар! Муенында бармак эзләренә кадәр беленеп тора. Өен пыран-заран китереп бетергәннәр!»
Сания апа, бу заманның бөтен афәтен, бөтен хәсрәтен учларына сыйдырып бетерергә теләгәндәй, баз туфрагын үлем ачысы белән учлап тоткан да хәрәкәтсез калган. Ярымачык күзләрендә рәнҗү дә, ачу да күренми аның, аларда — борчылу һәм курку гына. Наркотиклар алыр өчен акча эзләп авылга кайткан оныгының, татлы җимешенең, үз каны һәм үз җанының үлем сукмагына басуына гаҗәпләнү, курку һәм борчылу катып калган аның күзләрендә.
+24 °С
Дождь




