

Менә хәзер авылга янаган шушы ике афәт алдында гына түгел, үз проблемаларым каршында да япа-ялгыз басып калдым. Хәер, ялгыз дип ялгышрак әйттем. Укучыларымның әти-әниләре миңа таяныч булырга әзер ләбаса!.. Һәрхәлдә, мин аларга ышанам.
Ә сез ай янында якты йолдыз дисез… Юк, авырлыкларның күзенә туры карап атлау, аларның чигенгәнен күрү үзеңне күпкә көчле һәм… бәхетле итеп тоярга мөмкинлек бирә! Бу – горурлык та, минминлек тә, мактану да түгел. Бу – бары тик яшәү. Болыт пәрдәсен карашың белән ерта-ерта булса да, кайдадыр якында, янәшәдә кояш барлыгын белеп, аның җылысына тиенергә омтылу.
.***
Raiskabirov.
Зөһрә ханым, сезне янә югалттык.
Alisacafina.
Бу арада инстаграмны ачып та карамыйсыз инде әллә?
***
Alisacafina.
Зөһрә, сез исән-саудыр бит? Язмаларыгыз кисәк туктады.
Raiskabirov.
Сез инде бишенче көн аккаунтыгызга бер сүз дә язмыйсыз.
***
Raiskabirov.
Һичьюгы, безгә бойкот игълан итүегез хакында ике-өч сүз язып элсәгез…
Alisacafina.
Бер карасаң, кызык инде: бөтенләй таныш түгел кешеләр әллә ничек кенә якынга әйләнә дә куя. Күренмәсәләр, юксына ук башлыйсың…
***
Zuhra.
Сер йомгагының җеп очын эзләп аптыраган чагым…
Бер атна эчендә булган үзгәрешләр турында язсам, сез аңа ышанмассыз, Зөһрә кыз турындагы әкият дип кенә кабул итәрсез дип борчылам…
Raiskabirov.
Ниһаять, табылдыгыз! Җиңел сулап куйдым хәтта)
Alisacafina.
Тоттыгыз да, әйтми-нитми генә, юкка чыктыгыз.
Zuhra.
Алисә, сез бервакыт миннән ни өчен ябык аккаунтыма сезне дуслыкка кабул итүем хакында гаҗәпләнеп сораган идегез, хәтерлисезме? Җавабын бәлки шунда ук тапкансыздыр… Аватардагы фотоларны карагыз әле… Рәис, сез дә…
Raiskabirov.
Беләм. Безнең өчебездә дә аватарда бер үк рәсем.
Alisacafina.
Әйе шул. Мин дә интернеттан чәлеп куйган идем аны.
Zuhra.
Кояш! Карасу болытлар артында үзенең барлыгын сиздереп торган җылы кояш! Аның алтын нурлары әле шулкадәр нәзек, шулкадәр өрфия; тау түбәсендә басып торучы кем дә булса берәү, аз гына үрелеп, болытларны таратып җибәрсә, ул нурлар көлтә-көлтә булып җир өстенә таралып төшәчәк. Таралып төшәчәк тә, җылыга сусаган һәркемгә яктылык бүләк итәчәк. Күзләр күреп күнеккән караңгылык артка чигенәчәк, әлегәчә бөреләрен ачарга кыймый утырган гөлләр чәчәккә күмеләчәк, дөньяга наз һәм матурлык кайтачак.
Минем кызымның рәсеме бу.
Алисә, аны сез дә, Рәис, сез дә, интернет челтәреннән алып, үз битегезгә куйгансыз. Фотогыз булырга тиешле урында – минем Зәлиямнең картинасы! Җылы тансыклаган күңелләрнең көзгесе булып, өчебездә дә бер үк кояш балкый… Төрлебез төрле җирдә яшәсәк тә, төрле урында эшләсәк тә, төрле язмышка ия булсак та, без барыбыз да яктылыкка мохтаҗ. Дөрес, меңнәр арасында яшәп тә рухи ялгызлыкка дучар җаннар без генә түгел анысы…
Raiskabirov.
Зөһрә ханым, шул ялгызлыктан качып, виртуаль дөньяга килеп керәбез түгелме? Кайдадыр якында гына, баш очында агылган болытлар артында кояш барлыгына ышангач, күңел күзе дә ачылып китә… Мин бу рәсемне интернетта таптым да, ниндидер таяну ноктасына тап булганымны аңлап та бетермәгән хәлдә, үз битемә куйдым…
Zuhra.
Мин сезнең белән шатлыклы хәбәрләр уртаклашырга җыенган идем) Ышанырсыз микән дип алдан ук кисәтеп куйдым, бигайбә… Әлегә үземнең дә сер ачкычын таба алганым юк. Берничә көн элек районга глава янына чакырдылар. Мин барысына да әзер идем, эштән китәргә басым ясаячагына да, моңа сәбәпче булырлык мең сылтау табасына да, «сине районда хәтта урам себерүче итеп тә эшкә алмаячаклар» дип мыскыллы көлүенә дә… Тик үз колакларыма үзем ышанмастай сүзләрне ишетергә генә әзер түгел идем. Барысы да шулкадәр тиз һәм шулкадәр көтелмәгән булды. Глава мине кадерле кунагы кебек каршылады. Моның спектакль барышындагы беренче пәрдә икәнен беләм бит, дәвамын һәм битлекнең салынганын көтеп, байтак утырдым.
– Ябык киңәшмәдә сезнең авыл һәм мәктәп турында да, сезнең гаиләгез турында да аерым сөйләшү булды. Зөһрә Әхтәмовна, проблемаларыгыз хакында әллә кайчан туп-туры үзем белән сөйләшәсегез калган. Берсе дә хәл ителмәстәй мәсьәлә түгел бит!.. Сезнең эшлекле директор икәнегезне беләм, мәктәп өчен җан атканыгызны аңлыйм – ныгытып уйлашкач, төпле фикергә килдек…
Әле дә булса сагаеп, икенче пәрдә башланганны көтәм…
– Мәктәпнең потенциалы бар, күрсәткечләр әйбәт – аның үз урынында эшләп торуы хәерле…
– Авыл халкы, каршы дип, шулкадәр имза җыйган икән – дуңгыз фермасы төзү турында сүз дә була алмый. Без халык фикеренә колак салабыз, аның ризалыгыннан башка берни дә эшләгәнебез юк…
– Анда элекке автосервисны ташландык хәлдә яткыру бер дә дөрес түгел инде, ничек уйлыйсыз, ирегез кабат үз кулына алып, эшләтеп җибәрә алыр микән? Берничә кешегә эш урыны да булыр иде, халыкка да файда китерер иде… Документларны озакка сузмаслар, бер-ике атна эчендә тәртипкә салып бирерләр…
Үземнең төш күрмәгәнемне аңлар өчен, тәнемне чеметеп карарга кирәк иде… Өнме, төшме – үзем карый башлаган комедиянең азагы, финалы булырга тиеш бит инде…
Глава, түш кесәсеннән затлы булып очы гына күренеп торган, рәвеш өчен генә кыстырылган кершәндәй кулъяулыгын чыгарды да, тирләгән маңгаен сөрткәч, кире тыгып куйды. Урыныннан кузгалып, пыяла шкаф эченнән алтынсу рамкага тарттырылган киндер картина күтәреп килде дә өстәлгә, минем алдыма салды.
Үз күзләремә үзем ышанырлык түгел иде. Анда – Зәлиямнең рәсеме, дөресрәге, шуның күчермәсе! Әлеге рәсем инстаграмда бар, балалар өчен газета битендә басылып чыкканы булды, башка балалар ясаган рәсемнәр белән мәктәп коридорында эленеп торды… Карасу болытлар артында барлыгын сиздереп торган җылы кояш. Тау түбәсендә, болытларга менә-менә кулым белән орынам дип торган кеше силуэты. Тау итәгендә бөрегә тулышкан, әмма әле чәчәк атмаган гөлләр…
– Сез моны каян алдыгыз? – Сикереп торуымны, үземнең кадерле бер әйберемне тартып алырга җыенгандай, картинага ике куллап ябышуымны абайламый да калдым. Мөгаен, ул минутта күзләремдә яшен уты биегәндер, бит очларым, чия суты сөрткәндәй, кызарып чыккандыр.
– Кызыгызда талант бар, бар, күренеп тора… – Баягы ак кулъяулык янә түрә кулында пәйда булды. Шома маңгайны кат-кат корыткач, кабат түш кесәсенә кереп чумды. – Андый балаларны һичшиксез үстерергә кирәк… Районда сәнгать мәктәбендә авыру балалар өчен берәр түгәрәкме, бүлекме ачарга дип киңәштек әле… Формасын уйлап бетерәсе булыр… Без аны киләсе уку елына да калдырмабыз, яңа елдан соң тотынырбыз дип уйлыйм. Кирәк булса, махсус белгечләрне Казаннан тәкъдим итәрбез, диделәр…
Аһ, бу кулъяулык!.. Ул кесәгә һич кенә дә кат-кат маңгай тире сөртер өчен тыгылмаган, көяз кыяфәтнең көязлеген арттыру өчен генә кереп кунаклаган булгандыр ла…
Ахыр чиктә сабырлыгым чатнады:
– Бу нинди уен? Бәлки аңлатырсыз?! – дидем, главаның моңарчы һәрчак без кебек укталган, бүген исә карашын яшерергә торган күзләренә туры карарга тырышып.
– Нишләп уен булсын? Без үзебезнең районның йөзен билгели торган кадрларны күз уңында тотарга, аларга кулдан килгәнчә булышырга тиешбез. Мин монда район халкының мәнфәгатьләрен кайгыртыр өчен куелган, эшем шул… – Глава үзен сайлау алды җыелышында кебек хис итеп җибәрдеме – тавышы көрәйде. – Сорауларыгыз булса, әйткәнемчә, туп-туры үземә керегез, барысын да вакытында хәл итәргә тырышырбыз. Бөтен вак-төякне зурга җибәреп, республикага чыгарып, районның данын төшерү беребезгә дә килешмәс…
Кабинеттан берни аңламаган халәттә, үзалдыма аптырап чыктым. Бу сөйләшүнең азагында барыбер ниндидер хикмәт булырга тиешлеген көтсәм дә, миңа һичбер шарт куючы булмады.
Авылга кайткач та, ишеткәннәремнең төш яки бер-бер хәйләгә корылган уен булып, уалып төшәсен көттем әле мин. Моның сәбәбе һич кенә дә аңлашылмый иде. Җитмәсә, бүген кич Илүсә дә, машинасы белән үтеп барышлый, тәрәзәсен төшереп: «Малай, нәрсә, мәктәп ди-ди, әллә кайларга ук барып җиттеңме әллә син? Безнең авыл белән би-ик өстәгеләр кызыксына башлаган анда, главаның үзенә чыкканнар. Миңа да әйтеп тормыйсың, ә», – дип, аңлаешсыз сүзләр ыргытты да үпкәләгән кыяфәттә җилдереп китеп барды. «Океан ярындагы ун көнлек ял өчен авыл тиклем авылны сатасыңмы?» – дип рәнҗеп әйткәнемнән соң бер-беребезнең күзенә чалынганыбыз юк иде бу араларда. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, сорау өстенә сорау гына өеп куйды әле Илүсә дә…
Raiskabirov.
Зөһрә ханым, ә сез барысын да гадәти тормыш агымы дип кабул итегез. Тормыш гел кара төсләрдән генә тормый, иртәме-соңмы, сабырлыкка, ихтыяр көченә җавап итеп, барыбер яктыра ул. Болытлар тарала, анда – һәркемгә бер кояш. Сез бит, әкияттәге Зөһрә кыздан аермалы буларак, ай янына якты йолдыз булып менәргә теләмим, дисез… Кемдер сезгә кояш бүләк итәргә тели икән – баш тартмагыз)
Alisacafina.
Аватардагы рәсемгә карап утырам әле… Бик теләсәм, баш очындагы болытларны мин үзем дә куып тарата алмам микән…
Raiskabirov.
Алисә, димәк, сез дә иртәгәсе көннең кояшлы булачагына ышанасыз!..
Zuhra.
Рәис, туктагыз! Ә сез… сез кем?.. Сез кайда эшлисез?.. Нишләп җаваптан качтыгыз әле?
Zuhra.
Рәис, сезгә нибары бер соравым бар иде…
Zuhra.
Һәркемгә бер кояш, дисез… Бәлки, киресенчә, һәркемнең үз кояшыдыр?
Zuhra.
Бөтенләйгә югалуыгыз булды, ахры.
Zuhra.
Тау түбәсендә… болытларга буе җитәрдәй кеше сыны… Кызымның рәсемендә аның йөзе күренми, ул кояшка караган…
Тәмам
Айгөл Әхмәтгалиева