Литература
14 Июня 2022, 11:00

ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ

9 өлеш Төн җиткәндә, ниһаять, Зөфәр шалтыратты. Сөендерә торган хәбәре юк. Үзе исән-сау барып җиткән. Водолазлар төшеп-төшеп караганнар – ташкын көчле, боз кантарлары тыгыла, машина янына барып җитәргә комачаулый, трос өзелә дип, эзләүдән туктаганнар…

ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ
ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ

Төн җиткәндә, ниһаять, Зөфәр шалтыратты. Сөендерә торган хәбәре юк. Үзе исән-сау барып җиткән. Водолазлар төшеп-төшеп караганнар – ташкын көчле, боз кантарлары тыгыла, машина янына барып җитәргә комачаулый, трос өзелә дип, эзләүдән туктаганнар…

Бер-берсенә ялганган көннәр тоташ шундый хәбәрләрдән генә торды. Без, әнкәй белән кулны-кулга тотышып, Зөфәрнең тавышын тыңлыйбыз, кайгы баскан йөзебезне бер-беребездән яшерергә тырышкандай, икебез ике якка карап утырабыз…

Алтынчы көнне генә энемнең гәүдәсен су төбеннән, кабинадан чыгарганнар.

– Зөһрә, Мирасны алдылар…

Шулай диде ирем.

– Ярар, гәүдәсен кадерләп күмәргә насыйп икән, – диде әнкәй, шулкадәр гадәти бер хәбәр ишеткәндәй. Мине аның тынычлыгы куркыта иде. Соңыннан гына белдем: мин борчылмасын дип, әнкәй уртларын чәйнәп түзгән, әнкәйнең йөрәгенә бәрмәсен дип, мин сабырлык күлмәге кигән кыяфәттә йөргәнбез…

Яшь иде бит әле энем! Типсә тимер өзәрлек иде! Күрәчәге дәште микән?… Беренче эш көнендә бит! Тиешеннән күпкә артык вак таш төягән машинасы текә тау битеннән төшкән уңайга күпернең уң ягына килеп сыланган да елгага тәгәрәгән. Юлдашы – напарнигы – каешын эләктермәгән булган, ишектән очкан, елгадан йөзеп чыккан әнә. Мирас энем генә… Гәүдәсе канга баткан иде, сул як чигәсендә җәрәхәте күренеп тора.

«Авария вакытында чигәсе белән ишеккә бәрелеп, аңын югалткан булуы ихтимал», – диделәр.

Алты көн буе су асларында тилмергән икән энекәем… Боз комачаулый, имеш, трос өзелә… Шулайдыр, чит-ятларның газиз баласы кемгә генә кирәк тә кем генә аның өчен өтәләнсен, көйсен…

Энемнең гәүдәсен авылга, туган нигезенә кичкырын гына кайтарып җиткерделәр. Зөфәр үзе ярты картайган, иңбашлары салынып төшкән. Атна буе боз кантарлары шуышкан суга карап, шунда, кайдадыр якында гына кайнешенең гәүдәсе ятканын белеп, булыша алмаудан, үзенең көчсезлегеннән акылдан язар дәрәҗәгә җиткән булгандыр ул…

Авылдашлар җыела башлады. Кемдер өйдә нидер кайгырта, кемдер нидер хәстәрли, керәләр, чыгалар, акка төрелгән гәүдәне кочаклап, такмаклый-такмаклый киленебез Римма елый. Аның елавы кайчагында үкерүгә әйләнеп китә дә, олырак яшьтәге апалар үзен ничек тынычландырырга белмиләр:

– Сеңелем, мәет өстендә авыз күтәреп каты тавыш белән еларга ярамый, түз, нишлисең, Ходай шулай язгандыр! – диләр.

Атна буе чыдам була белгән әнкәй бетте, сыгылды. Инде елый да алмый башлады, тыны кысыла, йөзе күгәрек төсенә керде. Валидол биреп карыйбыз, пустырник эчерәбез – файдасы күренми. Ярый әле күрше апай: «Улым алып кайткан иде, шул ярамасмы», – дип, өеннән кабы белән укол күтәреп керде. Фельдшер: «Бик кыйбатлы укол бу, рецепт белән генә бирәләр. Нәкъ кирәге», – дип, әнкәйгә укол ясарга әзерләнде.

Кесәмдә кармаланып, кулыма эләккән кәгазь акчаларны күршебезгә суздым:

– Мең рәхмәт сиңа, Миңниса апа! Үзең кайгыларсыз яшә берүк!

Миңниса апаның күзләренә шул мәлдә рәнҗү кереп тулды. Акча тоткан кулымны, корт чаккандай сискәнеп, читкә этте.

– Син нәрсә, Зөһрә үскәнем? Авылдаш түгелме мин сиңа? Күрше түгелме? Тыгып куй, күземә күрсәтмә…

Яңа гасырдагы яшәешеңне ничек кенә талкымасыннар, син барыбер әле дә кешелеклелек үрнәге, авылкаем…

Әнкәйгә ике тюбик укол ясагач, йокыга талмаса да, күзгә күренеп басылды, тынычланды. Энемнең гәүдәсен кире әйләнеп кайтмас җиргә алып киткәндә, тәрәзәгә сөялеп, өй эчендә басып калды ул, ишегалдына алып чыкмадылар. Еламады, бетеренмәде, өзгәләнмәде.

Берничә көн үткәч кенә, үз халәтенә үзе дә аптырап: «Әллә нәрсә тәнем мамык кебек булды да калды. Мирасымның үлгәнен дә беләм югыйсә. Бу кешеләр нигә елый икән, дим…», – ди бахыркаем, моның укол тәэсире икәненә төшенмичә…

Авылда бер йортка килгән кайгы да, бер йортка килгән шатлык та йөз йортны берләштерә. Берәрсен мәңгелек йортка озатканда язылмаган канун өстенлек итә: син тиеш дигән әйбер юк, һәркем үзе белеп, үзе җыенып килә. Кемдер юарга килә, кемдер – сакларга; каберен дә казыша, бер-берсен алыштыра-алыштыра, кабыкны да күтәреп бара. Өйдә калган хатын-кыз идән-түшәмнәрне сөртеп чыга, күрше-күлән бала-чаганы, читтән кайтканнарны, мәрхүмнең туган-тумачасын, аш әзерләп, өендә тәгам җыйдырта. Берәү дә нидер өмет итми, ата-бабадан килгән шул йолага сүзсез буйсынып, савабы булсын дип, күңел таләбе буенча эшли… иде. Һәрхәлдә, әле әткәебезне җирләгән чорда гына да шулай иде. Кыска гына вакыт аралыгында кайберәүләрдә зур үзгәрешләр булырга өлгергән икән…

«Төнен саклаган өчен тастымал бирделәр… Күрше авылда меңәр тәңкә акча өләшәләр… Биш йөзне бирсәләр дә яраган булыр иде… Муллага да мең тәңкәне жәлләгәннәр икән, үзе әйтте, азсынган…»

Җилләр канатына ияреп килеп ирешкән бу хәбәрләрдән сыным катты, үзем тораташка әйләнгәндәй булдым. Кайсыбызда әйбер һәм акча кайгысы булды икән? – Үзеннән алда баласын гүргә иңдерермен дип башына да китермәгән әнкәйнең үлемтеккә җыйган әйберләрен кем алып таратты да кем киңәш итте – анысын да исемә төшерә алмыйм…

Ә бит энем, газиз кешем, бердәнбер кан туганым, бернинди әйбер, бернинди акча берәмлеге белән үлчәнми торган җирләргә китте, мондый төшенчәләрнең мизгел эчендә тузан бөртегеннән дә кирәксез, файдасыз әйбер булуын расларга теләгәндәй, барысын да калдырды да китте. «Яңа эш, зарплата әйбәт», – диде. Фатир, машина кредиты, диде…

Җан тынычлыгы һәм сәламәт балалар белән дүртпочмаклы өй эчендә дә бик бәхетле тормыш корып булыр иде дә соң… Ә без шул җан тынычлыгын үз кулларыбыз белән дөнья малына сатабыз… Чарасызлыкка, коллыкка алмашабыз…

Энем юлыккан авариянең сәбәпләрен төгәл ачыклаучы табылмады. Каршыга берәр машина килеп чыгып, кисәк борылганмы? Арбасына тиешеннән күпкә артык йөк төяүләре сәбәп булганмы, текә таудан төшеп килгәндә, тормозы эшләмәгәнме? Энемнең беренче эш көне, беренче рейсы бу! Оешмасында башта, безнең белән сөйләшкәндә: «Рульгә энегез утырырга тиеш түгел иде, ул өйрәнчек булып кына киткән иде», – дисәләр, соңыннан бу сүзләрдән баш тарттылар. Барысын да ачыкларга теләп, суд юлында йөри башлагач, башта бик серле рәвештә су төбеннән күтәртелгән машина юкка чыкты. Машина да юк, кеше дә юк, проблема да юк… Оешманың да йомгак очы башта чуарланды, аннан бөтенләй югалды. Директоры чит илдә, бөтенләй бездә теркәлгән кеше түгел, диделәр. Оешма исемен дә алыштырырга өлгерде…

– Кызым, чәчеңне агартып, үз гомереңне кыскартып, йөрмә! Мирасымны барыбер кайтарып булмас, ул да тыныч йокласын, безгә дә тынычлык бирсен Аллаһы Тәгалә! – диде әнкәй, Зөфәр белән минем суд юлын таптавыбызга нокта куярга теләп. Моңарчы Аллаһ исемен телгә алганын ишеткәнем юк иде, соңгы араларда намаз укырга өйрәнде әнкәй. Янында, ничә карама – дога китаплары, безгә килсә, рәсем ясап мавыккан Зәлиягә дә кычкырып укыган була, тегесе, аңлаган кыяфәт чыгарып, вакыт-вакыт күзләрен тутырып әбисенә төбәлә…

Әнкәй үзенә җан тынычлыгын намазлыктан эзләсә, мин эш белән онытылырга тырыштым. Мәктәпнең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләренә күмелдем. Зөфәр исә, юлдан кайта да, арытты дип, үзе алып кайткан сыра шешәсенә үрелә. Тора-бара сыра дигәннәрен көчлерәкләре алыштыра башлады. Мин игътибар иткәндә, вакыт урланган, иремнең дару дип эчкәннәре агу булып аның рухына таралган, аны кеше буларак сыткан, таптаган иде… Иң куркынычы – эчеп исергән мәлләрендә аның акылы җуела, ул үзен-үзе белештерми, нәкъ әткәй шикелле, күзенә күренгән әллә нинди җанварларның «боерыгына» буйсынырга әзер… Иртәгәсен исә, айныгач, бер генә гамәлен дә хәтерләми, әйткән сүзләрен кабатлап күрсәтсәң: «Син мине әллә җүләр дип уйлыйсыңмы, ничек мин сиңа шулай дип әйтә алыйм?» – дип, шакката, мине җүләрләнә башлауда гаепли… Үзенең теләге булмыйча, үзенең авыру икәнен үзе танымыйча, аны больницага алып баруның мәгънәсе юк, диделәр… Хәер, әйтмәсәләр дә, белмимме. Ачы тәҗрибәбез бар бит инде… Иремә ярдәм итәргә теләп тә, булыша алмавымнан вакыт-вакыт үземне кая куярга белмим…

***

Raiskabirov.
 Хәерле кичләр! Зөһрә, без сезне берничә көнгә ялгыз калдырганбыз, ахры. Алисә дә күренми торган… Язганнарыгызны тоташтан укып чыктым. Кызганыч. Бик кызганыч…

Zuhra.
 Менә бу сүзләрегез ошамый, Рәис! Мине кызганырга кирәкми! Әгәр бирегә язганнарымны үземне кызгандырырга теләү дип кабул итәсез икән, сезне «кара исемлеккә» кертергә мәҗбүрмен.

Alisacafina. 
Зөһрә, Рәистән башка икебезгә генә күңелсез булмас микән соң?… Шаяртырга маташуым инде… Сез язганнарны укыгач, үз тормышым турында уйландым әле. Бер болай уйлыйм, бер тегеләй… Эчкән ир белән интеккәндә үзем дә сабырсыз булганмын, ахры… Сезнең шикелле, ярдәм итәргә теләү дигән уй башыма килеп тә тормаган бугай. Мин, киресенчә, үземне күбрәк кызгандым…

Raiskabirov. 
Зөһрә, сезне үпкәләтергә теләмәгән идем. Кызганам диюем дә түгел, урынлы сүз тапмаганмын, күрәсең. Ирегезнең сазлыкка бата баруы кызганыч. Япь-яшь килеш! Аңа нарколог, психолог ярдәме кирәклеге көн кебек ачык, сез моны үзегез дә аңлыйсыз.

Zuhra.
 Сазлык, дисез… Кире кагарга җыенмыйм. Тик мин барысы да яхшы булачакка шулкадәр ышанам! Ирем тереләчәк, аякка басу өчен ихтыяр көче җитәчәк аның!.. Зөфәрнең бу авыруы гаиләбезгә килгән хәсрәтләргә генә бәйле түгел. Безне урап алган җәмгыятьтә үзеңнең – кеше дигән затның кирәксезлеген белү, кадерсезлеген тою, аерым бер катлау кешеләренең кулына бирелгән, чиксез тоелган хакимлек белән кара-каршы очрашу да җанын изде аның…

Raiskabirov. 
Сез кулында хакимлек булганнарны өнәп бетермисез, шулаймы? Алар сезгә башка камырдан әвәләнгән кебек тоеламы?

Zuhra.
 Сез артык кискен. Алай ук димәс идем, андыйлар арасында да төрлесе бар. Ләкин кәнәфидә утырганнарның күбесе акча һәм власть колына әверелүнең чиген күрми кала. Үзе хаким, үзе кол… Бу коллык аларның атлап йөрешенә, киеменә, тавышына, карашына сеңә. Бу коллык янәшәсендә еш кына кешелеклелек дигән гап-гади төшенчә, үзенә урын таба алмыйча, ерак бер төпкелгә качып яшеренә…

Армиядән кайткач, Зөфәр үзенең классташы белән авыл башында автосервис ачарга ниятләде. Элек амбар булып, соңыннан ташландыкка калган бинаны, байтак тырыша торгач, тәки аякка бастырдылар. Документ артыннан ел буена йөрсәләр йөрделәр, ахыр чиктә анысын да алдылар. Авылыбыз олы юл буенда, үтеп-сүтеп йөрүче күп. Эшләре әкренләп-әкренләп алга барды, башта бурычларыннан котылдылар, аннан мая туплап, запчасть сата торган кибет салып куйдылар. Без өйләнешеп, улыбыз туган елларны бизнеслары гөрләп эшли иде инде; Зөфәр әтисеннән калган йортка кирпечтән янкорма өстәп төзеде, авылда беренчеләрдән булып бизәкле тимер капкалар ясатты. Кулыннан гөл коела аның, эшне авырга-җиңелгә бүлә белми, тапканы – хәләл көче белән иде.

Мин башта математика укытучысы булсам, директорыбыз Наил абый, пенсиягә киткәндә, ай-ваема карамыйча, мине үз урынына калдырды. Яшь идем, бала белән ялда утырганнан соң, эшкә чыккан гына идем – «үзебезнең укучы бит син, холкыңны беләм, син тарта аласың», – дип үгетләүләргә каршы килмәдем. Эшкә тотынып, күземне ныграк ачып карасам… Мәктәпкә кирәктән күп нәрсә юк… Әгәр шул чагында ирем терәк булмаса, бәлки, кул селтәп, кире дә атлаган булыр идем. Таякның авыр башын Зөфәр күтәрде, вакытын да, көчен дә, акчасын да жәлләмәде. Хатыны директор булганга гына түгел, «мөмкинлек барда, аннан гына бөлмәбез… Үзебез укыган мәктәп бит», – ди иде…

Эшләргә ирек бирделәр дисезме?.. Гади бер авыл егетләренең аяк терәп дөнья көтә башлавын, мантып китүен, уңайлы урында табыш китерә торган бизнес белән шөгыльләнүен алкышлап каршыладылар дисезме?.. Ничә ел элек кенә үзләре үк кул куеп чыгарган документларны «дөрес түгел»гә чыгарып, автосервисны тартып алдылар… Кемнәр дигән сорау бирмәссез дип уйлыйм… Шулай да әйтәм: яңа хуҗа – главаның икетуган энесе иде… Ул чакта да суд юлларын байтак таптап карады Зөфәр: гаделлек сагында булырга тиешле кешеләрнең үз дөреслеге иде, ирем бернәрсә дә исбатлый алмады. Киресенчә, барган саен аның өстенә катлам-катлам «гаеп» табыла торды: автосервис салынган җир документында да «хата киткән», бинаны хосусыйлаштырган кәгазьдә дә; куркынычсызлык кагыйдәләрендә дә, янгын куркынычсызлыгында да…

Улыбыз Ренат, мәктәпне медальгә бетергәч, Казанга – университетның юрфагына укырга керде. Әтисенең бәргәләнүләрен, гаделлек табарга өметләнгән тигез җирдә һәрчак түмгәккә абынуын күреп үскәнгәме, шул юлны сайлагандыр дим. Быел менә соңгы курста укый, кайлардан гына эш табар да юлында кемнәр генә очрар дип уйлап куям…

– Прокурор булып, үзебезнең районга кайтам! – диюен шаярту дип кабул итсәм дә, балам өчен ут йоткан мәлләрем аз түгел…

– Казанда калырсың, анда үз тормышыңын көйләү уңайлырак булыр, сиңа язган эше дә табылыр, – дип үгетләсәм дә, якын да килми Ренат.

– Юк, әни! Мин сездән еракта булырга җыенмыйм! – ди, яшьлегенә барып. Әйтерсең, районга кайтам дисә, аны кем дә булса эш урыны әзерләп, кочак җәеп көтеп торачак…

Raiskabirov. 
Гаҗәп. Яшьләр, киресенчә, ничек тә Казанда төпләнеп калу ягын карый бит.

Zuhra.
 Әтисенә булыша алмаммы диюе. Минем белән уртаклашкан хыялын сезгә дә чәчтем менә)) Автосервисны кабат аякка бастырырга иде дип хыяллана ул. Авылга элеккечә җан кертеп булмасмы, ди. Әтисе элеккечә канатланып эшкә тотынмасмы, үзен-үзе бикләгән караңгылыктан шул рәвешле котылмасмы дип хыяллана улыкаем… Аптырамагыз, яңа хуҗалар эзен суытты инде аннан, эшкә алган ирләре кайсы эчеп, кайсы үз кесәсен кайгыртып, кайсы урлап зыян китерә башлагач, ишегенә йозак салдылар да киттеләр. Дуңгызны табынга утыртсаң, аягын өстәлгә куяр, ди бит халык… Күпкә табышлырак бизнеслары гөрләп эшләгәндә, мондагы керем алар өчен диңгездәге бер тамчы ләбаса…

  Alisacafina. 
Зөһрә, акылы булса, кайтмасын малаең, ныграк әйт. Авылны синең белән минем малайлар гына терелтә торган түгел инде хәзер. Бетерергә дип җиң сызганып тотынганнар икән – барыбер бетереп туктаячаклар.

Zuhra.
 Барыбыз да шулай дип кул кушырып утырсак, бетәр дә. Тик… яшәтәсе килә бит! Рәис әйткән Миңлекамаллар гына яшәү суты өсти алыр микән соң – менә монысы шикләндерә. Дилбегәне гаярь ир-егетләр үз кулына алса, дөнья йөген алар җигелеп тартса, өмет йолдызы да кабыныр иде, бәлкем. Ни хикмәт, хәзерге ир-егетләрнең буыны сыегракмы, серкәләре су күтәрмиме – чабатасын ясаган, киндерә тагасы калгач ташлаган дип шундыйлар хакында әйтәләрдер инде. Аз гына авырлык булса, үзләре өчен иң җиңел тоелган юлны сайлыйлар…

 Raiskabirov. 
Әкияттәге адашыгыз шикелле, әгәр сезгә дә ай янында якты йолдыз булып янарга тәкъдим итсәләр, нәрсә дияр идегез? Җирдәге бар борчу-мәшәкатьләрне оныттырырдай яңа тормыш вәгъдә итсәләр?

Alisacafina. 
О-о, менә бу романтика ичмаса, Зөһрә! Рәисебез кинолардагы кебек ак атка атланган принц булып чыкмасын әле… Шулай булса, баш тарта күрмәгез берүк:)

Zuhra. 
Рәис, сез минем язганнарымны зарлану дип кабул иттегез, ахрысы. Һич юк! Тормышымның һәр көне, аның шатлыклы мизгелләре дә, хәсрәтле көннәре дә, язмышыма язылган сынаулары да – алар барысы да минеке, мин аларның берсеннән дә баш тарта алмас идем. Югалтулар булмаса, табышларның кадере күренер идеме? Кеше тун җиңе түгел — йә дигәндә әйләндереп карый алмыйсың, ә менә сынаулар кеше танырга өйрәтә. Шунысы гына бар: кешеләрне ныграк белгән саен алар турында берни белмәгәнеңә төшенәсең. Анысы да үзенә күрә бер мәктәп…

Ике атнадан авылда җыелыш узарга тиеш. Көн тәртибендә ике сорау: берсе – киләсе уку елында мәктәпне башлангычка калдыру турында «киңәшү», икенчесе – зират янындагы буш җирдә дуңгыз фермасы төзү… Әле беркөн генә идарәдә икәү кара-каршы утырганда «һәркем белән аерым сөйләшербез, фикерләрен дәлилләп, җыелышта үз сүзләрен әйтсеннәр, беркем дә риза дип тавыш бирерлек булмасын» дип уртак фикергә килгән Илүсәм бүген үзе үк күрше-күләнне «ферма булса, эш урыны булачак», – дип үгетләүгә күчкән иде.

Сәбәбе еракта түгел иде: «ел дәвамында яхшы эшләгән авыл башлыкларының берсе» буларак, глава аңа Доминиканага ике кешелек путевка бүләк итте. Мондый бүләктән соң җитәкченең үтенечен аяк астына салып таптау килешеп бетә торган эш түгел шул…

Мине дә шундый ук бүләк көтә иде. Әгәр кирелегем баш калкытмаган булса… Әгәр глава мине: «Эш урының гына түгел, бу районда яшәү дә туйдырган бугай үзеңне…», – дип мыскыллы сүзләр белән кабинетыннан озатмаган булса… Әгәр мин: «Түрә кәнәфие биек булса да, мәңгелек түгел, иртәме-соңмы ишелеп төшүе бар», – дип телләшә-телләшә ишекне шапылдатып япмаган булсам…

 

Дәвамы бар

Айгөл Әхмәтгалиева

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас