Нарасыебызны шул кыяфәттә күреп киткәч, Зөфәр миңа: «Зөһрә, онытылганчы исерәсем килә, ачуланма, яме… Кайтышлый аракы кереп алдым әле. Ренат кунарга әбисе янында калды», – дип үзе үк шалтыратты…
Икенче операциягә кызыма өч яшь тулгач бардык. Бераздан Зөфәр дә безнең янга хәл белергә килде. Палатадагы хәлсез сабыйларны, кайсының муенына, кайсының башына кадалган шприцларны, шуларга тоташтырылган капельница бауларын, кыймшана күрмәсен дип энәләрдән күз алмыйча утырган әниләрне, Зәлиябезнең бу юлы да тере мәет кебек хәлсез гәүдәсен күргәч, ике кулы белән битен каплады да бик озак шул халәттә утрыды. Ни сабырлык белән күз яшен эчкә йоткандыр… Шул чагында аның да аркасын төя-төя елатырга кирәк булгандыр ла соң, кемнәр белгән…
– Зөһрә, син ничекләр түзәсең монда? – Иремнең күз алдында салынып төшкән иңбашлары дерелдәп куйды. Ул, буыла башлагандай, кыска җиңле ак күлмәгенең башта бер, аннан икенче төймәсен ычкындырды. Дулкын чәчләрен тыңлатырга теләгәндәй, кат-кат башын сыпырды. Таяныч эзләгәндәй, Зәлиянең җәймә астыннан күренеп торган үкчәсен учына алды.
Мин инде елап арыган идем.
– Операциядән соң волокардин да, пустырник та эчерделәр үземә, «лошадиная доза» дия-дия сыйладылар, – дидем мин, елмаерлык көч туплап. – Куркынычы артта калды, әтисе, борчылырга кирәкми, – дип әллә иремне, әллә үземне ышандырырга маташтым. – Йөрәгенә ике камералы электрокардиостимулятор куйдылар, дүрт елга, диделәр. Аннан алыштырасы була икән.
Ирем тагын сүзсез калды. Карашын тын алганы да сизелмәгән кызыбызга, аннан миңа күчерде.
Өстемдә элегрәк ыспай гына ятып торган чәчәкле халатым тәмам киңәеп, салынып төшкән иде – күз яшьләре һәм йокысыз төннәр эзсез үтми, ябыгып, төссезләнеп калганымны бик яхшы беләм. Чәчләр ничек эләкте шулай каптырып куелган, аякта – гадидән дә гади башмак…
– Син үзең өзлегеп китә күрмә инде, әнисе… – Зөфәрнең чарасызлыктан гаҗиз карашы янә Зәлиягә төбәлде, миңа борылды – Безнең өчен дә борчылып ята күрмә, бар да әйбәт… Әби бездә, Ренат та кул арасына керә… Сиңа гына кыендыр инде, берүзеңә…
– Нишләп берүзем булыйм, кызым белән икәү бит без, – дип тагын, тагын елмайдым мин, иремнең кан качкан йөзенә бармак очларым белән кагылып.
Ул минем кулымны үзенең киң учына алды, җитәкләргә, тизрәк моннан чыгып качарга теләгәндәй, каты итеп кысты. Уфтанып куйды, башын аска иде.
Ир-атның көчсезләнеп калган мәлен күрү күңелне кыра, аны кызгану хисе белән бергә тагын әллә нинди ят, аңлаешсыз тойгы баш калкыта. Белмим, шелтәме ул, ачу килүме, тотып җилтерәтәсе килү теләгеме…
Зөфәрнең йөзе акшар төсенә кергән иде. Ул кызыбызның шулкадәр гаҗиз кыяфәттә ятуына карап-карап торды да, тагын йөзен учы белән каплап, тын калды. Бераздан, кисәк кузгалып, коридорга чыгып китте.
– Кызымның тәнен тагын тураклап бетергәннәр! Ничекләр түзә икән соң ул? – Ирем, стенага капланып, күзләрен миннән яшерде.
– Наркоз белән ясагач, авыртуны сизми бит ул, ник борчыласың? – Икебезнең беребез көчле булырга тиешлеген аңлый идем. Шулай дидем, гадәти бер тавыш белән әйттем.
Һай, авыру бала тәрбияләүнең әйтеп бетергесез авырлыклары… Кыз тусын, малай тусын дип телисе түгел, сәламәт булсын, дүрт саны төгәл булсын, сау булсын, игелекле булсын дип кенә өзми-куймый телисе икән бит…
Мондый авырлык, мондый мәшәкать белән көн саен күзгә-күз очрашып тору иремнең җан тынычлыгын тамчылап-тамчылап урлап килгән. Мин дә гаепле: декрет ялында утырганда бөтен кайгыртуымны, бар җылылыгымны улым белән кызыма, бигрәк тә Зәлиягә бирергә омтылып, иремнең үз уйлары һәм үз шәүләсе белән япа-ялгыз торып калуын абайлап бетермәгәнмен.
Безнең өлешкә тигән тагын бер кара хәсрәт Зөфәр өчен аркага китереп кадаган пычак ярасыннан күпкә тирәнрәк булды.
***
Zuhra.
…Мирас – минем бердәнбер кан туганым, әтинең күзләрен, аның сөйләшү рәвешен үзендә саклап калган кадерле кешем… иде. Өйләнгәч, авылдагы йортта әнкәйне ялгыз калдырып шәһәргә китеп баруына да телне аркылы тешләп дәшми калдым: авылда без бар, барын-югын уртак итеп яшәве авыр булмас иде. Икебезнең дә гаиләләребез бер авылда булганда, балалар да туганлык җепләрен саклап, көн саен күрешеп, чөкердәшеп үсәрләр иде… Әнкәй дә:
– Кеше фатирына акча түләп торганчы, шушы болын кадәр өйдә рәхәтләнеп яшә дә бит… Үзләре беләләрдер, – дип көрсенүдән узмады.
Киленебез Римма – күрше авыл кызы, безнең авылга кибетче булып килгән иде. Энем белән өйләнешеп, матур гына яшәп киттеләр. Авылда чакта кызлары Энҗе, аннан, шәһәргә күчкәч, уллары Самат туды. Ипотекага үз фатирларын булдырып, гөрләшеп кенә яшәп яталар иде алар.
Зөфәр белән Мирас, җизни белән кайнеш булудан бигрәк, абыйлы-энеле шикелле иделәр. Арттыруым түгел: үзе апалары белән генә үскәнгәме, Зөфәр аны чыннан да энесе кебек кабул итте. Очрашканда, сөйләшеп туймыйлар, ул армия хезмәтенең һәр җөен ничә сүтеп, ничә теккәннәрдер…
Зәлиягә җиде яшь тулгач, без чираттагы операциягә киттек. Ай буе яттык, инде кар сулары йөгерек гөрләвекләргә әверелгән чакта, бер-ике көннән чыгарбыз дигәндә, янә күчтәнәчләр төяп, Мирас белән Римма килеп җитте.
– Ник мәшәкатьләнеп йөрисез инде, әле генә килгән идегез бит, – дип үземчә битәрләп каршы алдым үзләрен.
Энемнең йөзе кояш кебек балкый, керпе чәчләрен кып-кыска итеп алдырган… Бер кулын җилкәмә салып кысып кочаклады да:
– Апай, иртәгә еракка китәм, яңа эшкә урнаштым! – дип сөенче алырга ашыкты.
– Еракка дигәнең җир читенә түгелдер бит? – дигән булдым, нигә сөенгәнен аңлап бетермичә.
– Әллә нәрсә дип ашкына инде шунда, монда эш беткән шикелле… – Римма, киресенчә, бу «яңа эш»кә артык сикереп төшмәгәнлеген сиздерде.
– Җир чите үк түгел… Пермь өлкәсенә, водитель булып китәм. Зарплатасы шәп, апай! Монда ярты ел чиләнгәнне бер айда түләмәкчеләр!.. Йөк ташырга диләр…
– Үзең беләсеңдер, энем, – дидем мин дә, әнкәй сүзен кабатлавымны тоеп. – Эзләсәң, үзебездә дә рәтлерәк эш бетмәс иде инде ул…
– Кая, заводта түләү юк бит, аны ничек җиткерәсең… Ай саен фатирның да, машинаның да кредитын түләп барырга кирәк, балалар үсеп килә… Эшләп карыйм әле, тора-бара күз күрер.
– Исән йөр, шул гына. – Бу юлы үзем энемне кысып-кысып кочакладым. Шаярып, керпе чәченнән тарткандай иттем. – Бәләкәй чакта моряк булам дип хыялландың – тәки Кара диңгезгә барып эләктең; аннан шофер булам дидең. Картаеп беткәнче тагын кем буласың килер…
– И-и, мин картайганчы әле, апай…
Шулай көлешеп-шаярышып хушлаштык. Зәлияне кат-кат маңгаеннан үпте энем, машинасына кереп утырганчы, мине тагын-тагын кысып кочаклады: «Алла ярдәм бирсен сиңа, апай!» – дип сагышлы елмаеп та куйды.
– Бар, хатыныңны көнләштерәсең хәзер, – дип энемнең кочагыннан ычкынырга ашыктым, елкылдап торган яңа машина күздән югалганчы, больница капкасы төбендә кул изәп басып калдым.
Берничә көннән Зөфәр килеп, безне авылга алып кайтты. Үз өемдә үз көем шул: ишек тоткаларына тиклем сагындырып өлгергән. Ренатым шушы бер ай эчендә буйга әтисен дә узып киткән, ахры. Зөфәрнеке шикелле, чәчләре дулкынланып тора. Инде байтак кызларның йөрәген яндырырлык чибәр егеткә әйләнеп килә иде улыкаем, бәхете, акылы гына булсын берүк…
Сөенечен артык тышка чыгармый гына, улым башта мине, аннан Зәлияне җиңелчә кочкандай итте. Сеңлесе, озын юлдан тагын да талчыккангамы, әллә шушы күрешми торган арада ятсыныпмы, абыйсын кырку гына читкә этте. Больницада иҗекләп булса да берничә сүзне ачык итеп әйтергә өлгергән иде. Русчалап:
–Уй-ди! – диде.
– Әни, Зәлия әллә сөйләшергә дә өйрәндеме? – Улымның минекенә охшаш кара күзләрендә ихлас куану барлыкка килде.
– Папа ди, мама ди, байтак сүзләр өйрәнде инде… – Мин бу юлы да күз яшьләремне эчкә йотып елмайдым. Кызымның телендә сүзләрнең татарчасы да, русчасы да чамалы гына шул…
– Менә марҗушкага әйләнгән бу! – Улым, киресенчә, шулай дигәнгә дә зурлап шатланды, җаеннан гына торып, сеңлесенең өстендәге җылы курткасын салдырырга кереште. Зәлияне бик ярата ул, аның ярдәмгә мохтаҗ икәнен дә, сеңлесе янында бик сабыр булырга кирәклеген дә аңлый.
Әнкәй, безгә килеп, иртәдән бирле олы кунак көткәндәй кайнашкан булса кирәк: тәрәзә челтәрләрен юып элгән; духовкага әллә өчпочмак, әллә бәлеш ясап тыккан – тәмле булып өй ашы исе таралган; пыяла савытка винегрет ясап куйган. Олы якта, түрдәге өстәлдә үтә күренмәле биек вазада бөреләнеп кенә килгән тал песиләре утыра – монысы улымның бүләгедер.
Өйдәге рәхәт җылыданмы, тәнем изрәп, мәлҗерәргә өлгерәгән иде, инде менә күңелем дә чишмә күзедәй мөлдерәргә итә. Өй җылысыннан да җылы, өй исеннән дә татлы, өй яктысыннан да якты беркайда булмас. Бигрәк тә больницаның салкын аклыгыннан, башка кабарлык дару исләреннән соң моның никадәр дөрес икәненә тагын бер инанасың…
Бу рәхәтлектә берничә көн генә иркәләнеп калдык. Капкабызны кара кайгы шакыганчы гына…
Улым мәктәптән кайтуга ул яраткан «олы коймак» – белен пешерергә ниятләп, суыткычтагы сөткә үрелгән мәлдә тәрзәдән ишегалдына күзем төште дә иремнең өйгә үтеп киткәнен күреп алдым. Иртәләгән әле бүген, мөгаен, юлчылардан заказ булмагандыр дип кенә уйлап куйдым. Тик Зөфәр өйгә керергә ашыкмады. Инде камырны болгатып, табаны газ плитәсе өстенә утыртырга өлгердем – иремнең тавыш-тыны юк иде. Зәлия олы якта авыз-кулын буяуга батыра-батыра рәсем ясап утыра, аңа күз генә төшереп алдым да болдыр ишеген ачып, ишегалдына карадым.
– Зөфәр! Син кайда ул? – дип кычкырдым, әллә абзар тирәсендә йөриме дип, шул якка карап.
– Монда мин.
Башымны борсам, болдыр почмагында стенага сөялеп, уң як тезен кочаклап утырган иремне күреп, куркуга калдым: Ходаем, йөрәге-мазар авыртып егылганмы әллә?
Беләгенә килеп тотынуыма Зөфәр бер хәрәкәт белән дә җавап кайтармады. Куркуым көчәйде.
– Зөфәр! Нишләп утырасың? Авырыйсыңмы әллә? – дидем, тәнемә йөгергән куркудан тешләрем тешкә бәрелергә иткәнне тоеп.
– Юк. Авырмыйм. Зөһрә, хәзер керәм, яме. Салкын су гына сал әле.
Ирем урыныннан кузгалды, аягына күтәрелде, хәзер инде үзе минем беләгемнән тотып, өй ишегенә таба атлады.
Өйдә кызган таба исе чыккан иде, яланкул килеш табага килеп тотынганымны сизми дә калдым. Уч төбем кызарып та чыкты, тиз генә чәй содасы сибеп куйдым. Ирем мыштырдык бер карт шикелле, бик озаклап курткасын салып мәшәләнде, аны шкафка элмәде, гомер булмаганча, идәнгә генә ыргытты.
Аның хәрәкәтен шомланып күзәткәнемне абайлады, ахры, гаепле кешедәй, карашын яшереп, өстәл янына килеп утрыды. Сүзсез боерыгына буйсынып, мин дә өстәл янындагы почмаклы диванга сыендым.
– Ни булды, Зөфәр?
– Зөһрә, безнең Мирас… Мирас машинасы белән күпердән очкан…
– Нәрсә? – Иремнең сүзләре тиз генә башыма барып җитмәде. Мирас шәһәрдә түгел бит, берничә көн элек кенә Пермьгә эшкә китәм диде. Шулай булгач, нинди күпер, нәрсә булган?
– Син сабыр була беләсең. Хәзер дә… тыныч кына тыңларга тырыш… – Ирем торып, кранны ачып, зур чынаякка су агызды, голт-голт итеп башта үзе күтәреп эчте. Тагын су агызып, минем алдыма китереп куйды.
– Бая шалтыраттылар. Кунгур-Соликамск трассасында, Вильва елгасына төшеп киткән. Йөк төягән машина белән. Янындагы иптәше йөзеп чыккан.. Ә Мирас…
Кулларым миңа бәйсез рәвештә чынаякка үрелде, тик ялгыш кагылдыммы – ул тәгәрәп китте, су өстәлгә түгелеп, тып-тып килеп, идәнгә тама башлады.
– Мирас та чыккандыр. Ул бит көчле, үзең беләсең! Моряк булган кеше бит ул, армиядә Кара диңгездә булган кеше! – Телем бертуктамый сөйли дә сөйли, үземнең кулларым калтырана башлады. – Зөфәр, дөрес түгелдер бу, кем әйтте сиңа, сора, зинһар, исән бит энем, исән бит, әйме!
Гәүдәмнең дә дер-дер калтыравын тыңлатырлык түгел иде, ике куллап өстәл астындагы табуреткага ябыштым. Зөфәр яныма күчеп утырды, көчле куллары белән мине үзенә сыендырды, кечкенә баланы юаткандай, чәчемнән сыйпый-сыйпый:
– Бик начар ишетелә иде. Аңлавымча, елгада бүген бозны шартлатканнар, шуңа водолазлар «КАМАЗ» янына төшеп җитә алмыйлар. Югыйсә, машинасы күренеп тора, диделәр… Мирасны әле тапмаганнар… – диде.
– Юк, юк, ялгыш ишеткәнсеңдер, исән минем энем, исән!
Үзем тешләремне кул аркасына батырып, үксүемне басарга тырышам, үземнең башымны бер уй өтә: бу хакта әнкәйгә ничекләр әйтим, ничекләр җиткерим бу хәбәрне?
…Әнкәй ышанырга ашыкмады. Сабыр гына тыңлап торды. «Исәндер. Алай яман төшләр дә күрмәдем», – дип, ипләп кенә артлы урындыкка барып утырды. Бертын, кулларын тез өстенә куеп, бу кара хәсрәттә бер гаме юк кешедәй, онытылып, уйга чумып торды. Аннан соң гына башын күтәрде дә, Зөфәргә:
– Кияү, тапмаганнар дисеңме? Тегесе чыккан дисең бит, шуның белән сөйләш әле, Мирасым кайда калды икән соң? – дип әйтеп куйды.
Гүя бернинди фаҗига турында хәбәр итмәгәннәр, гүя энем, сабый чактагы кебек, бакча артындагы печән кибәне артына гына качкан да, гүя, җыйнаулап эзләсәк, без аны якасыннан тотып: «Малай актыгы, котны алып, нишләп сәгатьләр буе качып ятасың», – дип яратып кына битәрли-битәрли табып алачакбыз…
– Әнкәй, исән булса, тапмый калмаслар. Ничек кенә булса да, без күрәсен башка берәү күрмәс, сабыр булырга кирәк, – дидем мин, бая гына ирем үземә әйткән сүзләрне әнкәйгә кабатлап. Мин дә сыгылып төшеп еларга тотынсам, әнкәйнең болай да ямау-ямау ярадан торган йөрәге түзмәс, шартлап ярылыр шикелле тоелды. Шуңа күрә катырак булырга тырышуым. Бу катылыкның ничек бирелгәнен үзем генә чамалый идем.
– Мин бүген шунда китәм, син балаларны, әбине кара… – Зөфәр күз карашы белән генә әнкәйгә ымлады.
Бала хәсрәте әнкәйне аяктан егарга мөмкин иде. Шуңа күрә, ни теләсәм дә, аны ялгыз калдырып, иремә ияреп чыгып китә алмый идем. Операциядән соң Зәлиянең дә минут саен көеннән генә торырга кирәк, аны да улым белән генә калдырып китү мөмкин түгел. Җанымның яртысы, билгесезлектән мөмкин кадәр тизрәк ераклашу өчен, энем янына томырыла, икенче яртысы, әле аеклыгын саклаган акылга буйсынып, минем монда – әнкәемә, балаларыма кирәклегемә басым ясый иде…
Ирем кузгалган юл озын иде. Чуарланып беткән уйлар исә юллардан күпкә озынрак, катлаулырак, бормалырак… Кайларда бу минутта минем энем? Ничек инде хәзерге заманда, космоска ракеталар очырган, җир асларына әллә ничә чакрымнар төшеп, андагы катламнарны барлаган яңа гасырда, ниндидер елгадан машинаны тартып чыгара алмыйлар? Ә бәлки энем шундадыр, кабинададыр? Бәлки ул, соңгы көчләрен туплап, үзен коткарганнарын көтәдер? Әле акыллы, әле тиле уйлар башыма килә дә тыгыла, торып-торып фикер йөртү сәләтен дә югалтам шикелле… Билгесезлек, аһ бу билгесезлек! Үземнең көчсезлегем, чарасызлыгым… Ярдәмгә мохтаҗ якын кешемә берничек тә ярдәм итә алмавым, шушы гаҗизлектән акылдан шашар дәрәҗәгә җитүем…
Сәгать саен шәһәрдән Римма шалтырата, үзе истерикага бирелеп, үкереп елый. «Балаларны алам да такси белән авылга кайтам», – ди. «Римма, түзеп тор, Зөфәрдән бер-бер хәбәр булгач, кайтырсың. Болай еласаң, әнкәйне үтереп туктыйсың бит», – дип аны ачуланам, юатам, тынычландырам.
Ирем юлда. Ә мин, әнкәйнең йөрәген бозмаска теләп йөземә киеп куйган таш битлекнең сулышымны кысуын, менә-менә буыла башлаячагымны тоеп, эчтән генә бәргәләнәм. Битлекне салып атсам, диванга капланыпмы, стенаны төя-төяме, бер дулап елар идем, күз яшьләре беркадәр җиңеллек китерә бит ул… Юк, әнкәйне кызганам. Ул, әллә каян гына дисбе табып алган да, юк, дисбе дигәнем – ясалма энҗедән тезелгән беләзегем икән, шуның төймәләрен санап утыра, иреннәре селкенер-селкенмәс кенә нидер кабатлый. Алай моңарчы кулына дога китаплары тотканын, намаз укыганын күргәнем булмады, шуңа күрә әнкәйне дога-мазар белә дип уйламыйм. Теләк телидер. Икебез дә бер үк сүзләрне дога итеп кабатлыйбыздыр: исән генә булсын! Яшәсен генә!
Ирем узган чакрымнарга мин уйлар тизлеге белән кушылам. Ноутбукны ачып, Вильва елгасының кайдалыгын эзләп таптым. Ашыга-кабалана шул трассадагы күперне эзлим… Иремнең ул тирәгә караңгыга калып кына барып җитәсен чамалыйм да салкын акылым үземә кайта: ни уйлап юлга чыгарып җибәрдем мин аны? Төнлә белән кая барыр? Кайда кунар? Кем көтеп тора аны? Нигә дип тоташ билгесезлектән торган дөньяга берьялгызын чыгарып җибәрдем?..
Энем, бәгърем, кайларда син? Исәнме син? Энем, керпе чәчле энекәем минем… Моряк булам дип хыялланып үскән бала бит син, су дип хыялланып үскән егет! Дәрьяларга чумып юк булыр өчен ашкындың микәнни соң?..
+28 °С
Облачно




