Литература
13 Июня 2022, 11:00

ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ

7 өлеш Ә нигә әле хыялланмаска? Дөньяда безнең Зәлиябез кебек диагнозга ия кешеләр арасында дөньяда нинди генә талант ияләре юк! Кайберәүләрнең картиналары король мәктәпләрендә эленеп тора. Сиднейда яшәүче Джози Вебстер картиналары Австралиядә генә түгел, дөньякүләм танылу алган. Нью-Йорк егете Дэвид Кенворд, Калифорниядән Энтони Чайлдс рәсемнәренә күз салыгыз…

ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ
ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ

Ә нигә әле хыялланмаска? Дөньяда безнең Зәлиябез кебек диагнозга ия кешеләр арасында дөньяда нинди генә талант ияләре юк! Кайберәүләрнең картиналары король мәктәпләрендә эленеп тора. Сиднейда яшәүче Джози Вебстер картиналары Австралиядә генә түгел, дөньякүләм танылу алган. Нью-Йорк егете Дэвид Кенворд, Калифорниядән Энтони Чайлдс рәсемнәренә күз салыгыз…

Кызымның рәсемнәрен башкаларга тәкъдим итеп, яшәү матурлыгы турында сөйлисем килә минем. Бу җиһанда һәркемнең үз күңел күзе барлыгы турында сөйлисем килә. Безнең җәмгыятьтә тыңлаучы табылырмы – үземә үк шикле тоелган сорауларны читкә куып, хыялларыма ышанасым килә…

Raiskabirov.
 Зәлиянең рәсемнәрен бәлки безгә дә күрсәтерсез…

Zuhra.
 Рәис, кызыксынуыгыз өчен рәхмәт)

 

* * *

Zuhra. 
Алсу Госмановнаның тавышы үзенекенә охшамаган иде. Әллә каян, гөбе төбеннән яңгырагандай ишетелә, җитмәсә, кызу-кызу сөйли, һич кенә дә аңлап өлгермәле түгел.

– Зөһрә Әхтәмовна, сез мине мыскыл итәсезме? Мин нормально сөйлим, ишетелмәскә никак не может!

Менә монысын аңладым. Ярсып кычкыруы булдымы, элемтә рәтләнеп киттеме…

– Тыңлыйм, сөйләгез, – дидем мин тыныч булырга тырышып.

– Завучларның ватсабына барысына да смс яздым, тиз арада җавап бирегез дип кисәттем! Бер сезнең мәктәптән җавап юк! Хәтта хатны ачып укучы да юк!

– Тәнәфескә хәтле әле унбиш минут бар, Алсу Госмановна, сез моны үзегез дә беләсез. Завучыбыз тугызынчыларда дәрестә. Безнең мәктәптә укытучыларга дәрес вакытында телефон куллану, ватсаптан язышу тыела, бу кагыйдәбез хакында да беләсез.

– Миңа тугызынчыларның бөтен данныйлары кирәк, от и до! Сәгать унбергә кадәр җибәреп бетерергә тиешләр иде! Бер сәгать элек хәбәр иттем шулай дип!

– Беренчедән, мондый мәгълүматлар ел башында тупланып, мәгариф бүлегенә шул чакта ук тапшырылды, алар сезнең кайсыдыр папкада ята. Икенчедән, шулай унбердә кычкырып янарлык ашыгыч эш булгач, ник сез аны минуты килеп җиткәч хәбәр итәсез? Гафу итегез, болай дип сездән беренче кат кына соравым түгел… – Чыннан да, ел дәвамында безнең Алсу Госмановна белән корган «әңгәмәләребез» күп очракта минем шулай капкачын сикертә-сикертә кайнаган чәйнек хәленә килүем белән төгәлләнә. Аннан, ничек кызган булсам – шулай сүреләм.

Гадәттә, башкалар Алсу Госмановнаны тәкәббер дип саныймы, каты бәрелеп, үзләренә зыян китерүдән куркамы – аның яныннан ераклашкач кына, күлне күккә асардай булып батыраялар, тетмәсен язгы йон урынына тетеп аталар… Минем сабырлыгым үзе янында ук шартлый: укытучыларыма, укучыларыма саксызрак бәрелә башласа, ут күзенә эләккән коры чыра шикелле, дөртләп кабынам да китәм. Телефон аша әрепләшү дә күңелле хәл түгел түгелен, тик җаның актарылган мәлдә, мәктәп директоры булсаң да, сабырлык дигәннәре тузганак таҗыдай җилгә тарала да куя шул.

– Зөһрә Әхтәмовна, мәктәпләрдә прокуратурадан тикшерүләр башлануы турында беркөнге киңәшмәдә уйнап кына кисәтмәдек! Зинһар, тагын мөгез чыгарырга тормагыз! Татар теленнән бөтен эш планнарын, журналларны, коридордагы стендларны тиз арада русчага әйләндереп бетерегез дигән идек, ничек анда сезнең?..

Миңа ничек тә тыныч булырга кирәк иде.

– Без – чип-чиста татар авылындагы татар мәктәбе! Ни өчен әле мин мәктәп түренә үзебезнең ана телендәге сәламләү сүзен язудан баш тартырга тиеш?! Шуны аңлатыгыз башта! Татар теле кабинетына Тукайның шигырен русча язып куярга кушасызмы? Туган тел турындагы дәрес материалын да русча язарга дисез, димәк…

– Мин әйтмим! Өстәгеләр шулай куша! Нигә дип кенә нервымда уйныйсыз икән сез? Мин уйлап чыгарган законмыни, мин гаеплемени? – Алсу Госмановнаның тавышы калтырап ук китте, «мин»нәре торган саен ешрак кабатлана башлады. – Атна ахырында мин үзем килеп тикшереп китәм, бөтен районны позорить итәсе булмагыз! Кисәтү шушы, Зөһрә Әхтәмовна!

Башланган сүзне ярты юлда ташлап калдырасым килми иде. Иртәме, соңмы, уйлаганымны барыбер әйтәчәгемне беләм бит. Кабадагы җеп түгел – нигә сузарга?

– Алсу Госмановна, ә нигә без, бөтен директорлар, укытучылар, менә сез үзегез – барыбыз бер булып «юк!» дип әйтә белмибез? Әйдәгез, бер киңәшмәдә җиткерегез шушы фикерне: без үз телебездә сөйләшергә, үз телебездә язарга, үз телебездә укырга хокуклы дип җыйнаулап торып әйтик. Беребез дә дәшмәгәнгә күрә авыздагы телне дә кисеп алалар бит болай булса…

– Зөһрә Әхтәмовна! Сез.. сез… саботаж оештырырга кушасызмы? Сез бит бу сүзләрне юри, минем йөрәгем ярылсын дип әйтәсез, шулаймы? – Трубканың теге ягындагы тавыш, буылып калгандай, кырт өзелде, күрәсең, Алсу ханым кулындагы телефонын читкә тотып атты.

Башымны ике кулым белән тотып, өстәлгә иелдем. Болай да артык зур булмаган кабинетның стеналары миңа таба шуышып, түшәме тәбәнәкләнеп, гүя тәнемне генә түгел, рухымны сытарга, изәргә җыена – иңбашларыма шулкадәр авыр бер тойгы сарылды. Мондый сансызлыкны һәм мондый мыскыллауны мәктәп диварларының әлегә тиклем күргәне булмагандыр: туган тел, ана теле, татар теле укытучысы үз дәресенең кәгазь-документларын чит телдә язарга тиеш. Болай да, ике ел элек, уку елы башланып киткәч, татар теле дәресләре кинәт кыскартылып, укытучылар өр-яңа планнар төзергә мәҗбүр булдылар, дәрес сәгатьләре, аның белән бергә хезмәт хаклары киселде. Шуның белән бергә күпләрнең өмет канатлары да киселде… Шәһәрдә рус балаларын татар телен өйрәнүдән «азат итү»дән башланып киткән ыгы-зыгы инде олы туфанга әверелеп килә. Нигез салынганнан бирле үз бишегендә туган телендә тирбәлгән татар авылын да тирән упкынга этеп-төртеп маташалар. Җан түренә утлы кисәү белән органы – җиде-ятлар түгел, үз кавемдәшләребез! Һәр боерыкка ләббәйкә дия-дия, урталайга сынып бил бөгүне хокуксызлыкка сылтарга кушасызмы, куркаклыккамы? Бүген – туган теленнән, иртәгә – туган иленнән, аннан – ата-анасыннан йөз чөерергә әзер буын тәрбияләргә җыенуыбызны ни өчен бик азлар аңлый?..

Өнсез диварлардан җавап көтү мәгънәсезлек иде. Башымны күтәреп, тәрәзәгә төбәлдем. Кояш та, гаҗизлектәнме, читкә борылган. Киң авызлы чүлмәкләрдә утырган гөлләрнең дә яфраклары җыерылып, салынып төшкән… Ә бит нибары бер йотым су кирәк үзләренә, хәзер терелеп китәчәк алар, җылы караш, теләктәшлек тоеп, иртәгә үк чәчәккә бөреләнәчәкләр…

 Alisacafina. 
Мин үзем мәктәп темасыннан ерак кеше, дөресен әйтсәм, артык кызыксынганым да юк. Төпчек улым укыган мәктәптә бер елны бөтен ата-анадан гариза яздырдылар, безнекеләрнең күбесе «родной язык» итеп рус телен укытыгыз дип язды. Мин дә шулай дидем. Үзебез авылда юньле-рәтле русча белми укыдык, шәһәргә килгәч чиләнеп зык күрдек. Ичмаса, балалар шулай интекмәс, укысыннар русча, аннан ни зыян? Быел олысының БДИ бирәсе елы, татарча бирергә ярамасын – нигә дип мин аны татарча укытыйм? Аңламый да ул аны. Өйдә энесе белән дә русча гына сөйләшәләр, дуслары белән дә. Минем алар белән сөйләшеп утырырга вакыт булдымы, бармы? Иртән китәләр, түгәрәгенә, тегесенә-монысына йөреп, кич кайтып керәләр. Мин кайчан аларны татарчага өйрәтеп утырыйм, төнләмени? Кырык эш кырык якка таралып ятканда… Ашарга пешер, кереңне куй, үтүклә, идәнеңне ю… Зарланмасам да, шул тормышны берүзем генә сөйрәп барам бит…

Авылда рәхәт иде ул, ичмаса, без кечкенә чакта мал арасында да, бакчада да әткәй-әнкәй янында уралып үскәч, бөтенесе колакка кергән. Таш калада яшәп, балалар түгел, кайбер сүзләрне үзебез онытып барабыз. Беркөн күрше хатыны башлангычтагы улының өй эшен күтәреп кергән: аһәң дигән сүзнең ни икәнен сорый. Тәки исемә төшерә алмадым. Әллә белеп онытылган, әллә бер дә ишеткәнем булмаган…

Зөһрә, ник сез тел дип, эш дип шулкадәр өтәләнәсез? Ул балаларның ата-анасы бар – ничек укытырга телиләр – шулай хәл итсеннәр. Бу бит аларның шәхси эше. Сез, директор була торып, үзегезгә районнанмы, министрлыктанмы килгән фәрманнарны үтәргә җыенмавыгыз турында горурланган кебек язасыз. Әгәр һәркем үзе ничек тели – шулай эшли башласа, нәрсә була соң инде ул? Минемчә, үзегезне болай тотуыгыз сезнең холкыгызга бәйле: сез артык горурдыр, мөгаен. Һәм проблемаларда гел башкаларны гаепле итеп күрергә телисез. Главаның сезнең мәктәпне ябарга җыенуы бик аңлашыла: җитәкчесе шундый булгач, димәк, андагы укучылар да шундый ук тискәре холыклы, үзсүзле, беркемгә буйсынмый торган булып үсә. Шулай түгелмени?

Raiskabirov. 
Зөһрә ханым, мин дә мәктәптән ерак кеше… Шулай да социаль челтәрләрдән дә, газеталардан да байтак укыганым булды: мәгариф системасындагы үзгәртеп коруларга, татар теленең мәктәпләрдән кысрыклануына Казандагы «Солнце» мәктәбе директоры, рус кешесе Павел Шмаков кына каршы чыкты түгелме соң? Калган бер генә укытучының да, директорның да ни телевизордан, ни газета-журналлардан бу хакта зурлап сүз кузгалтканы күренмәде. Менә сез дә үз фикерләрегезне ябык аккаунтта, бик тар даирәдә уртаклашасыз. Нәрсә бу: сезнең тарафтан тәвәккәллек җитмәүме?

Zuhra.
 Бәлки. Мескенлектән качарга теләп, башны тәвә кошыдай комга яшерүдер… Көрәш серен белмәүдер. Белергә омтылмаудыр. Омтылып та, каерылган канатларны кочып, япа-ялгыз басып калудыр…

 

***

Zuhra.
 Зөфәр бүген машинасын гаражга да кертеп тормады. Капка төбенә ничек кайтып туктаган булса, шул рәвешле калдырды да өйгә үтте.

Ул торган саен үз эченә бикләнә бара. Көне ничек үткәне хакында сораша башласаң, бер сүз белән «ярыйсы» дип куя да авызны каплый. Күзләрендә сәер бернәрсә чагылып китә дә мине тәмам пошаманга сала. Юк, ул исерек түгел, башка гамьгә кереп чумгандай күренә. Әнкәй аңа бу араларда, җай чыккан саен, догалар өйрәтә. Коръән китабы турында, Аллаһы Тәгалә турында сөйли. «Кияү, нигә соң син җаныңа тынгылык сорап дога кылмыйсың, нигә Аллаһтан сорамыйсың?… Еламаган балага имчәк каптырмыйлар, сорамасаң, кем китереп тоттырыр дисең…» – дип, йомшак кына битәрли-битәрли, инануның коч-кодрәте турында үзе белгәнчә аңлата. Ирем каршы дәшми генә тыңлый, әнкәйнең күңеле булсын өчендер, аның янындагы китапларны тотып-тотып караган була…

Аның, башка бер яссылыкта адашып йөргәндәй, билгесез ноктага төбәлеп, тораташ булып утырулары ешайды.

– Зөфәр, болай булмый, үзеңне юкка чыгарып туктыйсың! Врачка барыйк, психологлар белән сөйләшик! – Ничә әйтеп тә җавапсыз киртәгә бәрелеп чәчрәп төшкән сүзләремне тагын, тагын кабатладым.

Ирем алдына китереп куелган тәлинкәгә аптыраган йөз белән карап куйды. Кашыгы белән кайнар борщны болгатты, дәшми генә савыттагы ипи телеменә үрелде.

Сүзсез тынлыктан чигәләрем зыңгылдый башлады.

– Мин авыру түгел! Нигә миңа врач?! – Ниһаять, тупасрак итеп булса да, җавап кайтарды.

– Син мондый да түгел идең! Без сөйләшеп туймый идек! Нинди авыр уйлар баса башыңны, бәлки сиңа ярдәм кирәктер? Нигә берни әйтмисең, ник үзеңә йомыласың? – Түгәрәк тактага куеп кискән ипи телемен, саташкан кешедәй, суыткычка тыгып ятам икән – кире алып, савытка салдым. Кулымдагы пычакны әле дә булса сабыннан каты итеп кысып тотканмын – гүя кемдер минем өстемә ташланырга тора да мин үземне якларга әзерләнәм.

Зөфәрнең миндәге пычакка карап торуына игътибар иттем дә, кулларым, хәрәкәтләренә буйсынмыйча, пычакны суыткычка (тагын саташуыммы?) тыгып куйды.

– Элеккечә тынычлыкта яшисең килмимени соң синең? – Белмим, бу сүзләр тел очымнан үзеннән-үзе тәгәрәдеме, иремнең күзләренә карамыйча гына, кулларымның калтырап торуына игътибар итмәскә тырышып, өстәл уртасына тоз белән борыч савытын утырттым. Сөйләшсен, дәвам итсен, күңелен бушатсын, дәшми генә утырмасын…

Тик ирем башка сүз катмады. Буш карашын тагын билгесезлеккә төбәде.

Нишләптер ул авырлыклардан бик тиз сынып төште. Югыйсә, күрер күзгә һич кенә дә җебегәнгә охшамаган ир-егет иде бит ул!..

Баланың беләгенә кадалган шырпы ананың йөрәген каната, диләр, һай, ата кешенең дә йөрәге таш түгел шул… Ярый ла без, хатын-кызлар, күз яшьләренә кушып, әрнү-сагышларны да, хәсрәтләрне дә бераз юып төшерәбез. Ир-ат ни сәбәпледер күз яшен күрсәтүне көчсезлеккә саный, йодрыкларын төйнәп, яралы җанвар урынына үксеп-үкереп бер бушанасы урынга, барысын да тамчы-тамчы итеп йөрәгенә җыеп бара. Ул тамчылар кирпеч калынлыгы ташка әверелгәч, аракы белән юып төшерергә омтылалар да шуның белән башкаларның бәгыренә пычак-пычак яра сызалар…

Зәлиямә ун яшь. Шушы бер кишәрлек гомер аралыгында кызыбызның йөрәгенә ясалган операцияләрне без бергәләп күтәрергә тырыштык. Балабыз яшәү белән үлем арасында бәргәләнгәндә, табиблар алдан ук: «Бернинди гарантия бирә алмыйбыз», – дип кисәткәндә, мин тәкъдирдән берничек тә уза алмаячагыбызны яхшы аңлый идем. Көтәргә, түзәргә, сабыр итәргә генә кала – башкача ни кыла ала идек соң?

Ир-атларга исә сабырлык чишмәсеннән йотымлап түгел, учлап-учлап сулар эчерәсеңмени…

Беренче тапкыр операцияне Зәлиягә өч айлык чагында ясадылар. Атна буе башта төрле анализлар алып, баланы тикшереп торганда, мин үземнең тынычтан да тыныч булуымны аңлап бетерә алмадым. Әйтерсең, чит-ят берәүнең тормышы кинокадр рәвешендә минем янәшәмдә көзгедәге кебек чагылып бара, мин ул берәүгә читтән карыйм да, аның сабырлыгына сокланам; баласына беркадәр битараф тоелган карашына нәфрәтләнәм; чал чәчле доктор, палатага кереп, булачак операциянең баскычлары, аннан соң күзәтеләчәк ситуацияләр турында сөйләгәндә аңлаган кыяфәттә утыруына гаҗәпләнәм… «Үпкәгә кровотокны киметер өчен “операция Мюллера” дигән ысулны кулланачакбыз… Донорлар кан бирде, кан җитәрлек… Операциядән соң 99 процент очракта – пневмония булуы ихтималы, 90 процентта – летальный исход…» Бу төшенчәләр миңа әллә нинди куркыныч нәрсәләр турында сөйли һәм шул ук вакытта берни дә сөйләми кебек… Доктор тигез тавыш белән тагын сүзен дәвам итә, миңа кул куйдыра да чыгып китә…

Операциягә кадәр булган бу тынычлык балама укол ясап, залга алып кереп киткәндә давыл булып кубарылды. «Исән генә калсын! Яшәсен генә!» Шәрә тәненә ак җәймә ябылган кызымның бераз алсуланып торган түгәрәк йөзенә, йомык күзен каймалаган туры керфекләренә карап туймас булып томырылып карадым да шул мизгелдә сулкылдап елап җибәрдем. Беркөн генә күрше палатадагы яшь ананың кечкенә улын операциягә алып киткәннәрен барыбыз бер булып озатып калган идек. Соңыннан врачлар аның гомере өчен төн буе көрәштеләр. «Спайкалар күп диделәр, белмим, шанс юк дип куркыталар…» – Коридорда ишекле-түрле йөргән әнисе, чарасызлыгын күзенә кадәр үк төшереп бәйләгән яулыгы астына яшереп, әллә үзен, әллә безне куркыныч хәлгә алдан ук әзерләгәндәй, шулай дип әйләнеп килгән саен кабатлады. Ябык ишек артыннан калын тавышлы докторның: «Заряд!» дип әмер биргәне ишетелә. Күрәсең, баланың йөрәге туктаган саен электрозаряд бирүләре… Андый мизгелдә коридорда үле тынлык урнаша, барыбыз да сулышсызга әвереләбез… Алып кала алмадылар ул малайны, җәннәт кошына әверелеп, китте дә барды. Әнисенең: «Мин моңа әзер идем», – дип сулышы кысылып, көчкә тын алып әйтүе, ишеккә сарылган халәттә аңын җуеп егылуы бу әзерлекнең ни хакка торуын күрсәткән иде…

Мин дә әзер кебек идем. Яхшысына да, яманына да. Хәл белергә килгән каенанамның: «Нәселдә булмаганны… Нәселдә булмаганны… Нәселдә булмаганны…» дип читкә борылуы, оныгын кулына да алып карамавы, «мондый баланы ничекләр үстерербез» дигән сорауның башымда бертуктаусыз зеңгелдәп торуы уйларымны бер ярдан икенче ярга дулкын урынына китереп сылый. Мин үзем белән үзем көрәшәм…

Ул көннәрне миләш төймәседәй беләзек итеп тезәсе килми дә соң… Тик мизгеле дә онытылмый, утлы куз шикелле, ялтырап искә килә дә төшә…

Залдан каталкага салып алып чыкканда, мин акка төрелгән уч төбе тиклем генә төенчек күреп калдым. Бу – минем сабыем иде. Яшел киемле егетнең: «Мамочка, барысы да уңышлы чыкты», – дигән сүзләре томан аша гына ишетелгәндәй булды, балама үрелгән кулларым һавада асылынып калды. Мин аңыма килгәндә, баламны реанимация бүлегенә алып киткәннәр иде. Өч көннән соң сабыемны интенсив терапия бүлегенә күчергәндә, ике күзе генә утырып калган иде кызымның. Ябыккан, чынаяк керәчедәй, ап-ак булып калган. Бөтен тәнендә датчик. Муенында – катетер. Шприцны пластырь белән ябыштырып куйганнар, селкенмәсен дип гел карап кына торырга кирәк. Шәфкать туташы керә дә укол ясап чыгып китә. Учны күкрәккә куеп, баланың аркасына суккаларга куша, еласын, ди. «Так надо, чтобы мокрота не застаивалась», – дип елмая ак калфаклы яшь кенә кызыкай, «Елагач, теккән җире ачылмас микән соң?» – дип борчылуыма җавап итеп…

Дәвамы бар.

Айгөл Әхмәтгалиева

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас