Литература
13 Июня 2022, 07:00

ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ

6 өлеш Рәис, үпкәләтмәдегез. Киресенчә, дәфтәр өеме янында торган түгәрәк көзгедән үземне бик җентекләп карадым да, кемдер кытыклагандай, рәхәтләнеп көлдем, көчкә туктадым менә. Зөфәр уянып чыкса, төн уртасында китап-дәфтәр өстенә башымны куеп, шаркылдап утырганымны күрсә, нәрсә дияр иде икән… Сез ясаган картинага Шапоклякныкы кебек очлы борын, кара эшләпә генә өстисе калды…

ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ
ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ

Zuhra. 
Рәис, үпкәләтмәдегез. Киресенчә, дәфтәр өеме янында торган түгәрәк көзгедән үземне бик җентекләп карадым да, кемдер кытыклагандай, рәхәтләнеп көлдем, көчкә туктадым менә. Зөфәр уянып чыкса, төн уртасында китап-дәфтәр өстенә башымны куеп, шаркылдап утырганымны күрсә, нәрсә дияр иде икән… Сез ясаган картинага Шапоклякныкы кебек очлы борын, кара эшләпә генә өстисе калды…

Балачакта әнкәйнең: «Елар чакта да елмаерга өйрән, кызым», – дигәнен бая гына язып үткән идем бит… Шул сүзләрне тора-бара тормыш девизы итеп алган кеше мин. Дөньяга кара коелып төбәлгәнем юк. Күз яшьләрем чишмә булып аккан чаклар да күп булды, тик аларны читләргә күрсәтмәдем.

Күңелемнең тулып ташыган мәлен йокысызга әйләнгән төннәр генә күрә. Төн үзе дә караңгылык патшасы. Тик тәрәзә янына килеп бассаң, ул караңгылыкның йолдызлар һәм ай күзе булып елмаюын, бөтен тирә-якка яктылык чәчүен күреп шаккатырга була! Әбиләр әйтмешли, ул ай нурында кулыңа энә тотып, җеп сапларлык, чигү чигәрлек! Караңгылык яктысы көндезге сүрән көннекеннән күпкә яктырак, күпкә шифалырак… Пыяла аша карасу күк гөмбәзенә, чиксезлеккә төбәләсең дә, анда, бик еракта, бик биектә сиңа көлемсерәп карап торган айны күреп укталасың. Кайчакларда ай, нәрсәгәдер үпкәләгән шикелле, бер як битен генә күрсәтә, көлемсерәп кенә төбәлә, авызын турсайткан шикелле… Кай төннәрдә, киресенчә, бөтен йөзен тутырып елмая, күзләре, шаянлыгын яшерергә теләгәндәй, ике сызык кына булып шәйләнә… Ә кайбер чакта, нәп-нәзек дуга каш рәвешенә керә дә, уенчак холкын күрсәтеп, бишегенә йомарланып ята.

Мин ай янындагы Зөһрә кызны эзлим. Карап-карап күзләрем талса да, беркайчан да аның карашы белән очраша алганым юк. Төнге күктән кояш та эзлим мин. Аның барлыгын, караңгылык артында качып кына торуын, ялт итеп балкып пәйда буласын беләм бит…

…Сизәм, мине сәергә санап, үзалдыгызга уйланып калдыгыз… Мәктәптә балалар белән эшләүче, укытучылар коллективын җитәкләүче! Таңга кадәр, йокысызлыктан тинтерәп, виртуаль дөньяда утыра! Алай гына да түгел, ай күзендә көянтә-чиләк аскан, озын толымлы әкият кызын күрергә хыяллана!

Сез генә түгел, читтән карагач, мин үз уйларымнан үзем дә сәерсенеп китәм.

Юкса, озын толымнар күптән киселде бит инде. Хыялларның да канат очын әллә ничә тапкыр кисәргә омтылды язмыш. Бирешмәвемне, дөньяга һаман елмаеп каравымны, авыз ерып көлә белүемне, тормышны яратудан туктамавымны күреп, катлы-катлы сынаулар биреп карады. Тез чүгәргә исәбем юк иде. Соңгы арада гына… тәнемне түгел, җанымны урый башлаган хәлсезлек, битарафлык миннән көчлерәк булырга маташамы? Шуннан качарга теләп, үземнең чынбарлыгымны уч төбендәге пыяла дөньяга күчереп утыруыммы?.. «Барыбер сынарсың, туйдым диярсең; давыл булып килгән мәлләремдә тау башындагы чал наратны урталай сындырдым, гарасат булып йорт түбәләрен каерып алдым, капка баганаларын аударып төшердем, имәндәй ирләрне бауга менгердем; сиңа – буеңның зифалыгын күрсәтергә теләгәндәй, гел төп-төз булып, башыңны күтәреп йөрергә гадәтләнгән, кара бөдрәләрен иңбашына тараткан, керфекләренә сөрмә тарткан, бит очларына кершән тигергән, бизәнеп-төзәнеп йөргән юка гәүдәле бер хатынга гына көчем җитмәс дисеңме әллә?» – дия-дия, язмыш каһкаһәләп көлә, мине үртәргә, чыгырымнан чыгарырга, тезләндерергә җыенамы?..

Zuhra. Мәктәп капкасыннан чыккач, инде йөгереп кенә әнкәй янына сугылырмын, Зәлиямне алып кайтырмын дип адымымны кызулаткан гына идем, артымнан Илүсәнең әтәч кикригедәй кызыл «Ниссан»ы куып тотты.

Без аның белән бергә укыдык, алай артык ахирәтләр түгел, бары тик сабакташлар идек. Авылда ире белән үз кибетләрен ачып, сәүдәгәрлеккә керешеп караганнар иде дә, мантып китә алмадылар. Авыл кешесе кызык бит ул: боларны баетып ятканчы дип, онын-тозын район үзәгеннән ташыса ташыды – янәсе, анда базада алса, «Пятерочка»га керсә, ике-өч тәңкәгә булса да очсызрак – үз авылдашының кесәсенә акча керүдән куркып, кибетләренә сукмак салырга ашыкмады.

Дүрт ел элек Илүсәне башта район советына депутат итеп сайлаганнар иде, аннан авыл җирлеге башлыгы дип билгеләделәр. Менә шуннан соң безнең юллар әледән әле очраша башлады. Нинди генә эшкә тотынмасын, мәктәпне төп таяныч итеп күрде Илүсә.

Менә әле дә тормозына каты итеп басып, янымда кырт туктавы юкка түгелдер…

– Зөһрә, утыр, малай, какраз син кирәк идең! – Илүсә, ут чыккандай кабаланган кыяфәт белән, тәрәзәсен төшереп кенә кул изәде дә, мин ярар дигәнче, эчтән үрелеп теге як ишекне ачып та өлгерде.

Җыелышларда, очрашуларда гына бер-беребезгә Әхтәмовна, Сабировна дип дәшәбез без, икебез генә калганда, гап-гади классташлар булабыз да куябыз.

– Бая гына районда җыелышта дип язган идең түгелме ватсапка? Җенннәрең йөртә инде әллә үзеңне?.. – дип сөйләнә-сөйләнә янәшәсенә кереп утырдым, магнитоласыннан «Кочаклама яратмыйча» дип «агылган» җырның тавышын ябып куйдым.

– Шуннан кайтып килеш… Малай, башта синең белән сөйләшсәм дигән идем… Кая, идарәгә барыйкмы соң инде…

– Алай йөрергә вакыт юк, әнкәйгә кереп Зәлияне аласы бар. Ник, дилбегә буе түгелдер бит сүзең? Смотр концерты гына димә, тугызларны укудан бүлә торган түгел…

– Анысына иртә әле… – Илүсә машинасын тыкрык буеннан борды да, әнкәйнең капка турысына җитәрәк янә баягыча кисәк кенә тормозга басты. Маңгаем белән чак алгы тәрәзәгә бәрелмәдем. – Әй, шушыны… Катырак басыла да китә… Болай машинада утырып кына сөйләшә торган сүз түгел инде түгелен… Аптыраган, малай… җыелыштан соң глава үзенә чакыртты. Инде онытты, тынды бу дигән идем…

– Нәрсә, тагын мәктәпне кыскарту турындамы?

– Кемгә нәрсә – кәҗәгә кәбестә, ди. Син мәктәпне уйлыйсың… Түгел шул, тагын әлеге дә баягы ферма турында сүзе. Янәсе, безнең авыл читендә зират артындагы фәлән гектар җир чәчүлек җирләре буларак яраксыз, анда дуңгыз фермасы торгызудан да отышлысы юк… Бер ел эчендә ферма китерәчәк керемне инде тиеннәренә кадәр санап куйган, ушың-акылың китәрлек!

Чынлап та, мин, ушым киткән кешедәй, Илүсәнең тиз-тиз ярсып сөйләүдән кызарып чыккан йөзенә карап каттым. Бусы ни дигән сүз тагын?! Чип-чиста татар авылына, егерме беренче гасырда, инде дуңгызның үзе дә, сүзе дә харам бер нәрсә икәнлеген адым саен раслап, хәтта шәһәрләрдә дә мәктәп-бакчаларга, кибетләргә хәләл ризыклар кереп барган бер чорда, шушы хайванны китереп тутырмакчы булалармы? Мондый афәт байтак еллар элек татар авылларының йөзен каралткан булган бит инде. Янә шул ук тырмага басмакчы булалармы?

– Тукта, ә нигә «тагын» дисең? Әле безнең авылда бу хакта сүз чыкканы юк иде бит. – Минем сагая төшеп биргән соравыма Илүсә тиз генә җавап кайтармады. Башын читкә борып, урам читендә бастырыклап тутырылган чүп капчыкларына карап торды.

– Бар иде. Яз көне дә ябык җыелышта дуңгызчылыкны алга җибәрү турында нотык тоткан иде. Ул чакта безнең авылны сүз уңаеннан әйткәндәй генә телгә алган иде. «Уңай шартлар бар», дип. Хәзер ныклап тотынмакчы…

– Тотына алмас. Авыл халкыннан имза җыярбыз, моңа бит берәү дә риза булмаячак. – Шулай дисәм дә, әлеге минутта эчемә шом йөгерми калмады. «Эш урыннары, менә дигән хезмәт хакы булачак», – дип майлы вәгъдәләр бирсәләрме? Бүген «ферма кирәкми» дип кул күтәргән халык иртәгә үк төзелешне тизләтүне сорап йөгерәчәк…

– Аптыраган инде. Җыелыш җыйганчы, ипләп кенә һәркем белән сөйләшеп чыгаргамы соң…

– Үзенә нәрсә дидең соң?

Илүсәнең йөзенә мәк чәчәгенең алсулыгы йөгергәндәй булды. Әйтмәсә дә аңладым. Ул һәрнәрсәне кырык кат үлчәүгә салып, сүзләрне сайлап кына сөйли белә…

– Нәрсә дим? Халык белән киңәшермен, дидем. «Халык белән эшли белергә генә кирәк!» дип озатты – шул булды.

– Ярар, сүз үтәрдәй һәркемнең ишеген кагып чыгарбыз, кул кушырып утырмабыз анысы…

– Шуңа әйтүем инде, синсез булмый, малай. Сине җеннәрең эшләтә, ахры: сүзеңне дә тыңлата беләсең, булмастайны да эзләп табасың, кешенең күзенә карап әйтәсең… Минем ише җебегән түгел.

Илүсәне дә җебегән дисәң!.. Салпы якка салам кыстырырга гына маташуы.

– Я, я, үзеңне бетереп ат тагын! – Тыенкы гына көлеп куйдым.

– Ник, әллә арттырып әйтә дисеңме? Ул англичанкаңны гына кара, килгәндә, бөтен кеше бот чапкан иде, имеш, күп булса, берәр ай торыр да шәһәренә таяр… Китү турында ике ятып бер төшенә керми, синең шикелле, мәктәп дип береккәнгә охшаган…

Ангичанка дип Илүсәнең Регина Нәкыйповна турында әйтүе. Авыл халкына тел чарларга бер сәбәп булды инде ул. Мин аны Казанга үзем барып, үзем табып, яшь белгеч буларак авыл мәктәбенә үзем кодалап алып кайттым. Чит телләр бүлеген тәмамлаган, чит илләрдә стажировка үтеп, дөнья күрергә өлгергән кызның безнең өч урамлы авылда эшләп калырына башта беркем дә ышанмаган иде. Үзе чибәр, аягында ап-ак кроссовкалар, аркасында рюкзак, битендә – ярты йөзен каплаган кара күзлек… Кечкенә дә төш кенә булып чыкты ул: балаларны үзенә чәкчәк балыдай беректтерде дә куйды. Эш урыны, хезмәт хакы дип түгел, өйрәтим дип эшли. Өч ел эчендә безнең укучыларның күбесе инглиз телендә үзеңне сатып җибәрерлек итеп сөйләшә башлады. Шулай булырга тиеш тә! Авыл мәктәбе дип, аңа икенче, өченче сортлы итеп карамасыннар иде! Безнең балаларның өстенлеге күпкә зуррак: алар татар телендә әлегә камил сөйләшә. Бөтен кичәләрдә, концертларда һәрберсен сәхнәгә чыгарырга, кыюлыкка, кеше белән аралашырга өйрәтергә тырышабыз. Аларның русча да, инглизчә дә белүе – заман таләбе, ә безнең мәктәпнең заманнан артта калырга исәбе юк. Менә шул мәктәпне ни өчендер кирәксезгә санап, ябабыз дип атлыгуларына каршы тора алырбызмы, үзебезнең генә көчебез җитәрме – белмим…

Илүсә белән иртән идарәдә тагын очрашып сөйләшербез дип хушлаштык.

Әнкәйнең яшелгә буялган койма-капкасы мине чүгә төшкәндәй каршы алды. Түр бакчадан үрелеп караган миләш куагының яфракларына шәфәкъ алсулыгы кунган. Елмаюын яшергән оялчан кызлардай, тәлгәшләре дә башларын ия төшеп утыра. Тормыш мизгелләремдәй ачылыгы өченме, белмим, әллә нишләп яратам шушы җимешләрне. Хәтерлим, әле кызчык кына чагымда, җәен, алсуланып килгән миләшләрне кәтүк җебенә тезеп, үземә муенса, беләзек ясый идем. Кызыгыпмы, онытылып китепме, авызыма капкан мәлләрем дә була иде – «ачыыы!» дип чыелдап, йөземне сытып, авызымны бөрештереп, ялт кына төкереп ташлыйм. Әнкәй күреп калса:

– Һиии, бала, бала… бу да булдымы ачы… Тормыш итүне тоташ бал диярлекме… – дип, минем башка барып җитмәслек әллә нинди сүзләр әйтеп куя иде.

Әнкәйнең фал китабы ачуы булмаса да, минем тәкъдиремә язылганны беркадәр алдан күрүе диярсең…

Ишегалдына караган тәрәзә кәрнизенең яшел буявы кубып, купшакланып тора иде. Баскычта яткан каз канатын кулыма алып, тузанга әйләнгән буяуны җиргә себереп төшерергә теләдем. Мондый канат авылда гына түгел, илдә бердер, мөгаен. Элегрәк мин аны әнкәй күрмәгәндә ялт кына чүп савытына ыргытып, баскыч төбенә кибетнең таяклы чүпрәген яки саплы щетка сөяп китә торган идем. Янәсе, идәнне үзе юа торган роботлар чыккан заманда кем инде каз канаты белән баскыч себерсен, юклык заманмыни… Икенче килүемдә шул ук – очлары мәче кимергәндәй шәрәләнеп калган канат каршы ала…

Канат белән пыяла читендә челтәрләнеп торган ефәк пәрәвезгә үрелгән мәлемдә, өй эчендә – каршы як диванда Зәлиям белән рәсем ясап утырган әнкәйне күреп алдым. Әнкәй җаным, картаеп килгән көнеңдә миннән игелек күрәсе урында, әле дә булса дөньяның бар йөге, авыр мәшәкате синең өстеңдә бит…

Карашымны тоепмы, әнкәй дә башын күтәрде, елмаеп миңа кул изәде, Зәлиямә нидер әйтеп, тәрәзәгә ымлады. Кызым, авызыннан телен чыгарган халәттә, күтәрелеп кенә карады да итәгендә яткан альбомына иелде.

Өйгә керүгә, кечкенә якта иң тәүдә борыныма газ исе килеп бәрелде. Күрәсең, түрдә, плитә өстендә утырган чәйнек ташып түгелгән дә газны сүндергән. Узып, газ кранын боргач, форточканы ачтым. Ул арада әнкәй дә кузгалып чыкты, аның артыннан иреннәрен турсайткан кызым пәйда булды. Әбисенең итәген йомарлап тоткан, икенче кулында инде альбомнан ертып алырга өлгергән рәсеме. Бераз чыгынкырак күзләрендә беркем дә төшенеп бетә алмас төпсез караш. Аның кебекләрнең акыл үсеше без үлчәгән берәмлекләр белән туры килми, аларның үз дөньялары, үз гамьнәре. Шул ук вакытта менә бит кызымның күзләрендәге миңа булган үпкәне күрмәс, аңламас өчен тома сукыр булырга кирәк: көн буе мине күрми торуына үпкәләве моңның үзе булып тама.

– Ай-вайкаем ла, чәй куйган идем, гел онытканмын, – дип бот чаба-чаба, әнкәй газ плитәсе янына ашыкты, Зәлия, аның чабуына ябышкан килеш, артыннан өстерәлде.

– Кызым, кояшым, кил әле, кочаклыйм үзеңне! – дия-дия, сумкамда йөргән нәзек кыллы пумала белән каплы буяуны алып, балама суздым. – Күр әле, нинди матур буяулар алдым үзеңә!

Кызымны «эретә», бер урынга «кадаклап» утырта торган бердәнбер чара – рәсем ясау. Алайса, бөтерчек белән бер ул, аз гына да күздән җуя торган түгел. Кулына каләм яки пумала алса гына башка дөньяга чума. Кайчак аның рәсемнәренә карыйм да, әллә соң мондый балалар бездән күпкә акыллырак микән, без күрмәгәнне күрә, без тоймаганны тоя, без белмәгәнне белә микән, дип уйланып торам. Рәсемнәрендә – шулкадәр яктылык, аларда – кеше дә табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Аларда кеше кояшның үзе булып елмая, йолдыз булып көлә, гөнаһсыз ак болыт булып йөзә, ап-ак чәчәк таҗы булып җилдә бөтерелә. Кызым ясаган рәсемнәрдә мин гөрләп-күкрәп торган тормыш күрәм. Сабыемның күзләренә дөнья менә шундый аллы-гөлле төсләрдә күренә! Кем белә, бәлки без яшәгән дөнья асылда да нәкъ шундый төсләрдә чагыладыр ул? Безнең күзләр генә кара тасма белән бәйләнгәндер дә ихтыярсыз шул каралыкны гына күрергә мәҗбүрбездер…

Эх, кызымның шушы рәсемнәреннән кечкенә генә бер күргәзмә ясарга иде! «Кояш» балаларының кояшлы күңелен башкаларга да күрсәтергә иде!.. Әлегә бу уйларым хыял булып кына кала бирә. Мин зур калаларның картиналар галереясы турында әйтмим, район үзәгендәге музейның бер залында оештыру мөмкинлеге табылса да ярар иде. Бу хакта сүз кыймылдатып караганым булды – бихисап бюрократик киртәләрне җиңү юлын ничек тә табар идем анысы, кешеләр күңелендәге таш кыяга бәрелеп, хыяллар кайчак тары бөртеге урынына таралып төшә икән…

Шулай да мин аның рәсемнәрен бөртекләп җыеп барам, кызымны сәнгать мәктәбендә укыту турында хыялланам, ул хыялларның тормышка ашачагына өмет итәм…

Дәвамы бар

Айгөл Әхмәтгалиева

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас