

Өч тәгәрмәчле сәпидтә урамга атылып чыккан оныкларын курып*, машина-мазар килеп чыкмасын дип, алар артыннан тыны-көне бетеп әби-бабайлар йөгерешә; мондый ыгы-зыгыдан сәерсенеп калган казлар канат җилпеп читкә тайпыла да бер-берсенә кисәтүле аваз белән тавыш бирә; бәйсез булса да, әлегәчә оя тирәсендә койрык бөкләп ялкауланып яткан көчекләр, капка астыннан гына шуышып, урамның кыл уртасына чыгып баса да, мондый җанлылыкның серенә төшенергә теләгәндәй, колакларын шомрайтып тора; моңарчы үзләре кибет катыгына канәгать булган апайлар, кала кунакларына авыл катыгы авыз иттерергә ниятләп, өй борынча оеткы эзләргә тотына; әлегәчә кибет ипиен мактый-мактый ашаган әбекәйләр, мичне сүттерми калуларына яки яңадан чыгартуларына инде әллә ничәнче кат сөенә-сөенә, сырлы табаларда авыл ипекәе пешерә. Кыскасы, кунакка кайткан балалар белән бергә авылга җан кайта. Кунак булып түгел, хуҗа булып аяк терәп йөрсеннәр иде дә соң… Юк бит, юк. Мәктәпнең бер бусагасын каерып аткан саен, авылның ятимләнеп, бушап калган йортлары арта, урам очлары кителә…
Чарасызлыктанмы, ихтыяр көчен югалтуданмы, өметсезлеккә бирелүдәнме, эчүгә сабышкан ирләр арта. Алар янәшәсендәге хатын-кызларның чәченә, җәйге кырау булып, көмеш бәс сарыла.
Alisacafina.
Үзем авыл баласы булсам да, бернәрсәне барыбер азаккача аңлап бетерә алганым юк: авыл хатын-кызларының күбесенә уртак бер сыйфатны әйтүем. Ире эчәме, кыйныймы, аракы таптырып тинтерәтәме, ялкаумы, йөремсәкме – барысын да кичерергә әзер ул, сыңар канат кына калырга язмасын. Гел-гел шулай дип, үзеңә бер генә бирелгән гомерне эт типкесендә үткәрү дөрес диләр микән…
Raiskabirov.
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр бит, Алисә.
Alisacafina.
Тәки әйттердегез инде… Төшмәгән ди. Минем мужик чаклы аракының күлләренә төшеп йөзгән… Ну миндә сабырлык булмады, үзем дә кулыма ни эләкте – шуның белән томыра идем. Ахыр чиктә, кабыргамны сындырып туктагач, фатирдан куып чыгардым. Туктале, мин әйтәм, нәрсәгә дип чиләнәм моның белән… Ипотеканы түләп бетердек. Фатир минем исемдә. Малайлар үсеп килә, ялгыз калдырмаслар әле… Бераз булса да кешечә яшәп карыйм дидем… Гомер үтеп бара, рәтләп берни күрергә өлгермәгән дә кебек…
Zuhra.
Ә мин балачактан барысын да татып үстем… Ул чагында әнкәемнең чәчләренә бүгенгедәй кырау төшмәгән иде әле, шулай да чәчәк атарга җыенып та бөре килеш сулып калган гөл хәлендә иде ул. Миңа – ун, энемә сигез яшьләр тирәсендә әткәебезне Казанга, төрмәгә алып киттеләр. Салган баштан фермадан бозау урлап саткан өчен. «Условный срок бирделәр», – дигәннең ни икәнен белмәсәм дә, төрмәнең ни икәнен генә аңларлыкмын: аның гамәле өчен мәктәптә хурлануымның чиге юк иде. Башымны иеп, караңгы йөз белән йөрүемне күргән әнкәй, иртә җыерчыкланган куллары белән беләгемә сак кына кагылды да, өстәл янындагы урындыкка утырырга ымлады.
– Кызым, җебек булсаң, эте дә, бете дә тибеп китәр үзеңә. Көчлерәк бул, башыңны күтәр, елар чакта да елмаерга өйрән. Атаң өчен сиңа ояласы түгел, оялма. Син укуыңны бел, чатырдап ябыш та укы гына. Әйбәт укысаң, врачлыкка кермәссеңме… Сызланган саен фельдшерга йөгергәнче, нәселебездән бер врач чыкса иде дә соң… Эх, ни талпындым медучилищега барырмын дип, булмады, хыялда гына калды… Ярар инде, нишлисең, колхоз ашханәсендә аш пешергәндә булса да ак халаттан йөрим бит әле…
Аның сүзләренә ни әйтергә белми башымны иебрәк утыра бирәм. Ни өчен дисәгез, врач булу исәбе юк шул миндә. Укытучы буласым килә! Биек үкчәле түфли, укытучымныкы шикелле шоколад төсендәге күлмәк киеп, чәчләремне дә аның шикелле сары-сары бөдрәләр итеп таратып, такта алдында дәрес бирәсем килә… Тик болай дип әнкәйгә әйтергә кыймыйм әле, әллә ничек, аның хыялларына аркылы төшәрмен кебек тоела…
– Әнкәй, ә мин моряк булам! Диңгездә йөзәм! – Әлегәчә безне бөтенләй ишетмәгәндәй, пычак белән кара каләм очлап утырган энем дә җитди кыяфәт белән кисәк кенә сүзгә кушылып куйды. – Сиңа да тасмалы кепка алып кайтырмын. Апайга да… – Тагын нидер әйтергә җыенды да кире уйлапмы, борынын гына тартып куйды.
Беләм инде, андый кепканы әткәйгә алып кайтыргамы-юкмы дип икеләнеп калуы…
– Син дә укуыңны, кара, улым, өчлегә селкенеп йөрсәң, ерак китә алмассың…
Әнкәйнең үз гомерендә буяу әсәре күрмәгән дуга керфекләре тибрәнеп алды. Ул, хәлсезләнгәндәй, кулын йөрәк өстенә куеп, ни өчендер берара тын гына утырды. Көрсенеп, карашы белән ерак ноктага төбәлде.
Һай, әнкәй җанымның эчендә нинди утлы күмер көйрәгәнен без ул чакларда белерлек-аңларлык яшьтәмени… Күрдек тә оныттык.
Район үзәгеннән «кукурузник»ка утырып, Казанга – әткәй янына хәл белергә барганда, әнкәй иптәш булыр дип уйлады микән, әллә әткәй белән күрештерәсе килү теләге булдымы – мине дә үзе белән алды. Айкап та куйды ул самолет: эчләр актарылды, куркуданмы, күңел болгануданмы, үтереп башым авыртырга тотынды.
– Менә, сагыз чәйнә, хәзер бетә ул, – дип, әнкәй пәлтә кесәсеннән шакмаклы ак сагыз чыгарды да кулыма тоттырды. – Түзәргә өйрән, кызым. Чебен тимәс чер итәр булма бу кадәр. Таракан дулап мич башын җимерә алмый. Түз!
Түзми кая барасың… «Мин таракан түгел!» дип җан ачысы белән кычкырасы килсә дә, телеңне тешләп түзәсең инде…
Әткәй янында күп булса ике-өч көн торганбыздыр, күрешү шатлыгыннан битәр, мине әллә нинди сәер тойгы биләп алды. Күзгә күренеп үзгәргән иде әткәебез: кырысланып киткән, янында әнкәй, мин бар дип тормый, сүгенеп тә җибәрә. Дөньясына булган ачуы күз карашына корым булып ягылган…
Төрмәдән ул чынлап та танымаслык булып үзгәреп кайтты. Фермага кабат эшкә алмадылар үзен, колхозда төрле эшкә чыккалап йөрде. Ул чакта шулай «төрле эш» дигән төшенчә бар иде, күпләр хәтерлидер. Кичләрен эштән кайтканда еш кына аяк буыннары йомшарган, адымнары салуланган, күз төсе сыекланган була. Андый чакларда өйдә кара буран: күзенә ак-кара күренми, үз-үзен белештерми башласа, өскә нәрсә эләксә шуны элеп чыгып йөгереш… Аһ, ул көннәрнең каралыгы! Әтиле әтисезлек… Мунча алдында качып утырган мәлләребездә, әнкәйнең, гаҗизлектән сыгыла-сыгыла, җиң очларын тешли-тешли тавышсыз үксү белән елаулары…
Инде күзенә төрле нәрсәләр күренеп, авызыннан «миңа монда барырга кушалар, түбәдән сикерергә кушалар» дигән сүзләр торган саен ешрак яңгырый башлагач, әткәйне шәһәр больницасына салдылар. «Канын чистарталар», – ди иде әнкәй, шулай булгандыр: байтак кына ятып кайткач, бер-ике айлап матур гына кыяфәттә йөри иде әткәй. И андый мәлләрнең сөйләп-аңлатып бетерә алмаслык рәхәтлекләре! Өйдә кичләрен тәмле булып итле аш исе чыга – баздан алып менгән банкадагы тозлы ит иртүк салкын суга салып куелган; мин кискән, җептәй нечкә токмач кибәргә дип куна тактасына чәчелгән; энем олы якта, идәнгә җәйрәп ятып, өй эшләрен эшли. Сыер савып кергән әнкәй, авыз эченнән моңлы бер көй көйләп, сепарат аертырга җыена; сыер-бозау алдына печәнен-саламын салып, тегесен-монысын кагыштырып йөргән әткәй дә ишекне киң ачып килеп керә, ишегалдында инде юып өлгергән кулларын, мич арасындагы юынгычка кереп, янә бер юып чыга да, аш салганны сабыр гына көтеп, район газетасы укырга тотына. Андый көннәрдә өйнең бүрәнәләренә тиклем җылы бер нурда коена. Ике тәрәзә арасындагы тумбочка өстендә торган телевизор да күңелле хәбәрләр генә җиткерергә ашыга. Саргылт радиолгычтан «Күпме карасам да карап туймыйм Идел буе каеннарына…» дигән җыр агыла. Шул җырны башын күтәреп тыңлап торган энем Мирас, кулындагы дәфтәрен ташлап, сикереп тора да кече якка, әнкәй янына атыла:
– Әнкәй, Идел нәрсә ул? – ди, әллә чынлап белмичә соравы, әллә, дәресен ташлап, юри әнкәй белән гәп корып алырга теләве…
– Идел дигән елга бар, улым, бик олы елга…
– Безнең инештән нык олымыни? Мин аны йөзеп чыгаламмы?
Сөйләнгән була берәү… Иделдә түгел, әле булса инештә рәтләп йөзәргә өйрәнмәгәнне… Мин, тәрәз төбенә коелган тамчыгөл таҗларын учыма җыя-җыя, бу яктан:
– Син моряк булам дисең, үзең һаман йөзә белмисең, – дип үчекләп сүзгә кушылам.
– Өйрәнер, җегет кеше бит ул, – дип үсендереп куя әткәй, күзен газетадан аермый гына.
– Әй, мин төшемдә дә гел зур су күрәм, – дип, энем, борынын тарта-тарта, янә идәндәге келәмгә сузылып ята.
Кече якта әнкәйнең: «Хәерле булсын, хәерле булсын», – дип хәвефле кабатлаганы ишетелеп китә…
Бу кичләрне, кино тасмасын кирегә әйләндергәндәй, хәтер төпкелемдә кат-кат әйләндерүем бер түгел, ун түгел, йөз, әллә ничә йөз булгандыр… Мәңге җуелмаслык булып күңелнең әллә кай почмакларына уелган сурәтләр дә була икән…
Әткәйнең «матур» көннәре озакка бармады. Башын җуйганчы онытылулар, янә шәһәргә барып, «кан чистартып» кайтулар кабатланып торды. Безнең – әнкәй, мин, энем, бер-беребезне җылытырга һәм юатырга теләп, бер кочак булып әле мунча алдында, әле абзарда, әле күрше-күләндә үткәргән төннәребез, мәктәп сумкасын алдан ук әзерләп куюлар, укытучы сөйләгәндә, йокы килүдән башның парта өстенә калгып-калгып төшүләре дә аз булмады. Шуларның барысы-барысы әнкәйнең тәненә чир булып таралырга өлгергән иде. Монысы – әткәйнең эчүеннән күпкә куркынычрак, күпкә яманрак иде. Берничә елдан, район больницасында кат-кат, шактый озак тинтерәтеп йөрткәч, әнкәйне Казанга ук озаттылар. Аннан… бер күкрәген кисеп кайтардылар. Әнкәемнең халәтен, тән һәм җан сызлануларын, аңа карап, энем белән икебезнең ничек өзгәләнгәнебезне тәфсилләп сөйлисем килми. Моны кичермәгән кеше мин язганнарны барыбер аңлый да, кабул итә дә алмаячак. Аңларга да язмасын дип теләгез… Башыбызда бер генә уй: үлә генә күрмәсен әнкәй! Яшәсен генә! Чирләмәсен генә! Без, беребезгә – 14, икенчебезгә – 12 яшь тулган ике бала, дөнья йөген тешләребез белән каерып тартырга әзер идек, әнкәебез генә исән булсын!
Әткәй авыр кичермәгәндер димим, ир кеше булгач, бәлки эчкә йотып, тыштан артык күрсәтмәве булгандыр… Аның үз кайгысы кайгы иде шул. Өянәкләре бигрәк еш кабатлана башлады…
Энем белән икәү сыер саварга өйрәндек. Больницадан йөзе тәмам агарып, үзе хәлсезләнеп, ябыгып, суырылып кайткан әнкәй җаным безнең белән абзарга чыга, сыерны ничек тышауларга, җиленен ничек юарга, кайсы чүпрәккә сөртергә икәнен, ничегрәк саварга кирәклеген өйрәтеп тора. Без энем белән чиратлашып сыер җилененә йодрыклап ябышабыз. Алгы җиленнәрне мин савам, кулымның хәле беткәч, алмашка энем утыра. Аннан, төбендә сөте калып, шешә күрмәсен дигәч, янә мин тарткалап карыйм… Бераз гына савабыз да, сыер тибеп, түгә күрмәсен дип, читтәге чиләккә бушата торабыз. Әнкәйгә авыр күтәрергә ярамый; күбеге белән мөлдерәмә тулы күренгән ун литрлы чиләкне энем белән икебез ике яктан тотып, әкрен генә өйалдына алып керәбез…
Менә, ул көннәрне янә күзалдымнан үткәрдем дә, күңелем тулып китте. Барысы да әллә кая еракта калган. Шул ук вакытта… янымда, янәшәмдә генә кебек. Әткәемнең эчмәгән чакта куе зәңгәрлектән аерата зур булып күренгән күзләрендәге шаян җемелдәүне дә күреп алгандай булам. Мине, кәтүк буе гына чагымда, үзенең аяк очына бастырып яки аркасына кочтырып: «Кәккүк, чыпчык, тәрәзәдән очып чык!» дип тирбәткәненә хәтле алдымнан йөзеп үтә. Ярата идек бит без әткәйне! Нинди генә булса да… ничек кенә булса да… ул бит безнең әткәебез иде! Безнең өлешкә тигән, без сайлап алмаган, безнең язмышка язылган әткәй иде бит ул.
Чираттагы өянәге вакытында әткәй авыл башындагы иске каланча өстеннән сикергән. Аны, таяклардан әтмәлләгән носилкага салып, медпунктка алып килгәннәр иде. Кем хәбәр иткәндер, анысы онытылган, әнкәй белән икәүләп абына-сөртенә шунда чаптык. Аяк астындагы кар эреп килә, җиһанның язга аяк атлаган мәле. Күңелләрдә генә кара көз. Мин инде җиткән кыз, пединститутта укып йөрим. Ашыга-ашкына ялга кайткан көнем иде.
Нинди могҗиза булгандыр, күләгәдә тау булып эремичә торган кар өстенә килеп төшкәнгәме – әткәйгә, кабыргасы сынудан гайре, артык зыян килмәгән иде. Без медпунктка килеп кергәндә, фельдшер аңа укол ясаган, туңган кешенеке шикелле, әткәйнең тешләре тешкә бәрелә, үзе авыр-авыр итеп тын ала. Йөзе гармун күрегедәй җыерылып каткан. Күзләрен ачып, мине күргәч, калтыр-колтыр килгән бармаклары белән кулыма үрелде:
– Кызым, кызым, синең аркада гына исән калдым бит мин, – дип нидер сөйли башлады.
Курыкмаска өйрәнгән идем инде. «Ярар, ярар», – дигәндәй, ияк кагып басып торам. Әнкәй пышылдап кына фельдшер апа белән сөйләшә.
– Мине үтермәкче булдылар бит, кызым. Сикереп кенә котылдым. Әле анда да артымнан килеп җиттеләр. Шунда кемдер: «Тимәгез, аның кызы бар!» – дип тегеләрне куып җибәрде. Әйтәм бит, синең аркада гына исән калдым… – Әткәйнең калайланган күз карашы түшәмгә берегеп калгандай булды. Кемнедер күреп коты очкандай, чытырдатып күзләрен йомды.
Районнан «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җитәсе икән. Әткәйне больницага салачаклар…
Беркадәр вакыт узгач, әткәйнең сулышы тигезләнде. Ул бөтенләй аек кыяфәткә керде. Әнкәйгә туры карарга кыймагандай, аның ягына борылмыйча, гел минем белән сөйләште. Бер сүздән икенчесенә сикерде. Саташып та киткәндәй булды.
– Мирас кайда, кызым? Ныгытып әйт үзенә, инеш тирәсендә күп бөтерелмәсен. Канки шуа торган чак бетте, ташу кузгала тиздән… Кызым, мин яшим бит, әйеме? Үлмим бит мин, шулаймы?..
– Юк, юк, әткәй, үлмисең, каныңны чистарталар да кайтаралар. – Шуннан ары ни дип юатыйм әткәйне? Кызганаммы мин аны, ачуым киләме, рәнҗимме – күңелдә зилзилә-буран, ни икәнен генә аңларлык түгел…
– Эчмәскә иде инде, кызым. – Әткәйнең күзләренә кинәт кенә яшь тулды. – Тукран тәүбәсе шул миндә. Әллә җен котырта инде… Анаң да ачулана…
Югыйсә, әнкәй якында гына басып тора. Ул да әткәйгә берни дәшми, әткәй дә әнкәй колагына ирештерәсе сүзләрен миңа төбәп әйткән була…
Машина килеп, әткәйне шундагы носилкага күчерделәр дә алып киттеләр. Арттагы ишекне шапылдатып япкан мәлдә әнкәйнең ике кулы белән йөзен каплавын күреп калдым. Үземнең күңелемдә тоташ бушлык иде.
Артыннан ике юеш, кара эз калдырып, машина әкрен генә бездән ерагая барды. Авыл башыннан олы юлга борылып күздән югалганчы, мин дә, әнкәй дә каккан казыктай медпункт капкасы төбендә басып тордык.
Больницага шул китүеннән әткәй өйгә башка әйләнеп кайтмады. Ул вакытта әле бүгенгедәй кесә телефоннары юк, палатадан чыгып югалгач, андагылар әткәйне авылга кайтып киткән дип уйлаган. Без исә аны районда дәваланып ята дибез…
Капка төбе саен машина бармы? – Олы юлга чыгып, кул күтәреп машина туктата торган заман иде бит әле ул… Хәл белергә баргач, әткәйнең өч көн элек юкка чыкканы ачыкланды. Милиция белән эзли торгач, әткәйнең гәүдәсен күрше авылдан, ташу суы чигенеп тә бетмәгән елга буеннан табып алдылар. Җәяүләп өйгә кайтып килеше булганмы? Ташу суга егылып төшкәнме?.. Мәңге җавапсыз каласы сораулар, һай, күп шул, бик күп…
Беркөн әнкәйнең: «Үлсә, котылыр идек ичмаса», – дип сыкранган чакларын да, соңыннан исә: «Телемнән кемнәр тартты… Яши идек бит әле, айнык көннәре дә бар иде бит аның… Ялгыз хатын – ялгыз хатын икән лә. Яшәсен иде бит әле», – дип илереп-илереп елаган мәлләрен дә тикмәгә генә искә төшереп язмадым. Ул сүзләр дә мәңгелек кайтаваз шул…
Әткәемнән якты истәлек булып Зөһрә кыз һәм аны үз янына алган ай турындагы әкият кенә торып калды. Зөфәр дә Зәлиягә шул әкиятне сөйли…
Alisacafina.
Кыз бала булачак ирен әтисенә охшатып сайлый диләр. Сезнең белән дә тач шулай булган инде алайса.
Raiskabirov.
Зөһрә, сез язганнарны укыйм да аптырап та куям: кеше тормышында ак һәм кара чиратлашып килә, диләр. Ә сезнең өлешкә гел карасы тигән кебек, шатлыклы мизгелләр бөтенләй читләтеп үткән кебек… Бирегә фотогызны куймасагыз да, сезнең йөзне күзалдына китереп карыйм, үпкәләмәсәгез инде… Сез кешеләргә һәрчак сынап, җитди, хәтта бераз усалрак итеп төбәләсез; күзләрегездә, ачу ук булмаса да, канәгатьсезлек, борчу; иреннәрегез нечкәрәк һәм һәрвакыт кысылыбрак тора. Чәчегез кыска итеп киселгән һәм эре итеп бөдрәләтелгән (монысын үзегез искәрткән идегез)… Дөрес «ясый» алдыммы, әллә ялгыштыммы?
Raiskabirov.
Сезне үпкәләттем бугай, Зөһрә… Җавап бирмәдегез. Гафу итегез.
Alisacafina.
Рәссам икәнегезне әйтмәгән идегез  Минем дә кыяфәтне ясап карагыз әле, кыек атып туры китермәссез микән?
Дәвамы бар
Айгөл Әхмәтгалиева