

Zuhra.
Монда мин. Ватсаптагы төркемдә директорлар тел чарлап алдык. Төн уртасы, безгә мәгариф бүлегеннән шушы минутта язалар. Иртән сәгать җидедә бөтен укытучылар авыл тирәсендәге, юл читендәге чүп-чарларны җыярга чыксын, дигән боерык җибәрделәр. Районга Казаннан зур түрә килә, имеш… Яз көне коллективны агач юарга алып чыкмаган өчен яхшы гына пешергәннәр иде инде мине, бу юлы ни күрсәтерләр… Төркемдә бияләй эченнән йодрык болгадык та шуның белән беткәндер дисәм… «Һәр авылда эшсез тилмергәннәр җитәрлек, шуларга кушсыннар. Дәрес башланыр алдыннан юл читендә бәдрәф кәгазе җыеп йөрерлек мескен укытучылар юк миндә. Иптәш директорлар, ә сездә?» – дип язган идем. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Госмановнага да иртән шалтыратып шулай дияргә җыендым. Тик кемдер миннән күпкә өлгеррәк булып чыкты… Әле генә Алсу Госмановна төркемгә язган шул сүзләремне үземә үк җибәрде. «Бөтен директорларны сез генә котыртып ятасыз! Телегезне тыярга өйрәнегез!» дип тә өстәгән иде… Теләсә кайсы җитәкче үз янында тугры эт урынына хезмәт итәргә әзер берәүне тота. Ул «берәү» нәкъ башкалар сөйләгәнне сөйли, шул фикерне хуплый, кушылып сүгә; шул ук вакытта аның колаклары бүтәннәр сөйләгән һәр сүзне ишетә һәм аңына сеңдерә, кирәкме ул сүзләр, нинди дә булса мәгънәсе бармы, юкмы – анысы мөһим түгел, иң мөһиме – чәчми-түкми җитәкчегә илтеп җиткерергә генә кирәк. Аның ни дәрәҗәдә тугры булуы адым саен расланып торырга тиеш! Кайчагында бу тугрылык, бу ялагайлык шул дәрәҗәгә җитә – ул хәтта әйтелмәгән сүзләрне дә тапшырырга өлгерә…
Raiskabirov.
Элек тә шулай иде, хәзер дә әллә ни үзгәрмәгән, алайса… Сезнең язмаларны укыгач, минем башымда сорау арты сорау туа… Мин яшәгән дөньяга параллель тагын бер дөнья бар шикелле тоела…
Zuhra.
Рәис, сезне бүлдереп, бер сорау бирәсем килә: мин язганнарны ни өчен үзгә бер кызыксыну белән укып барасыз сез? Вакытыгызны болай суга салганчы, сез бит рәхәтләнеп берәр әдәби яки фәлсәфи китап укый алыр идегез.
Raiskabirov.
Ни өченме?.. Бәлки, ясалма тормышта яшәп арыганнан соң, ихласлыкка сусаган җан нәкъ менә сезнең язмаларга килеп юлыккандыр да сыену ноктасы тапкандыр?.. Игътибар итәсездер, соңгы елларда күңелләрдән дә, күктән дә кояш качып бара. Кайберәүләр яшәгән дөньяда җылылыкка да, ихласлыкка да урын юк, кеше, ихтыярсыз рәвештә, үзе сайлап алган рольдә режиссер кушканча, тормыш кануны таләп иткәнчә генә уйнарга мәҗбүр… Кабатлап әйтәм, сез язганнар мине ихласлыгы белән җәлеп итә. Тирә-ягыбызны ясалма-ялтыравык төшенчәләр урап алганына тагын бер кат инандыра. Мондый сүзләремне бәлки төчелеккә, чүпкә санарсыз…
Alisacafina.
Чүп дигәннән, карагыз әле, сездә ничегрәк ул? Авылдагы апа белән җизни әй зарланалар инде. Малайлары гаиләсе белән шәһәрдә тора, шулай да, пропискалары авылда булгач, чүп өчен алардан да түләү алалар. Инде районга да дәшеп карадылар, гәзиткә дә яздылар, юк, тәки хәл итә торган мәсьәлә булмады шул. Пүчтәк кенә бер сорау инде, кешенең башка җирдә яшәгәненә, эшләгәненә белешмәсе булса, исемлектән сыз да ат бит. Тегеләре торган җирендә дә кварплата түли, моннан да түләтәләр… Әле бу юлы бигрәк ачулары чыккан, җизни: «Үзара салым акчасы дип сорап кына карасыннар, тиен дә бирәсем юк!» дип пыр туза. Җизни әйткәнне әз генә әдәплерәк итеп яздым инде, Зөһрә алдында уңайсыз тоелды 
Raiskabirov.
Зөһрә, сез тагын юкка чыктыгыз…
***
Zuhra.
Мәктәп ишеген ачып кергәндә, чабуыма ияргән авыр уйлар теге якта коелып калды. Бинабыз иске булса да, биредәге һәр тәрәзәнең үз яктысы, һәр стенаның үз төсе бар. Үзеңнеке үз, кәкре булса да төз дигәндәй, барысы да җанга якын, җанга газиз.
Без укыганда, урта мәктәп иде бу. Гөрләп тора иде!..
Сәлимә апа кояштан да иртәрәк торып килгән ахрысы, инде идәннәрне юып чыккан, зәңгәр халатының итәкләрен җилфердәтеп, сулы чиләген түгәргә бара иде. Мине күргәч, чиләген идәнгә утыртты, җитез генә тартып, кулындагы сары перчаткасын салып ташлады.
– Абау ла иртәләгәнсең, наным, сезнең соң, самай йоклар чагыгыз югыйсә, – дия-дия, каршыма ялт кына кечкенә келәмне җәеп куйды. – Таеп егыла күрмә берүк, коридорны әнәтерәк кенә сөртеп алдым.
– Иртә дисең, үзең инде ярты эшеңне бетергәнсең түгелме?
– Минем ни, сыер савасы, көтү куасы юк. Элек кенә ул, сыер асраганда, сепарат аертып, сепарат юып гомер үтә иде. Хәзер чыгасың да килолап ак май аласың – эшең беткән, кодагый… Сәлимә апа, өстәл астында бер-бер тап күрдеме – почмакка сөяп куйган таягын шалтыр-шолтыр китереп, юеш чүпрәк белән җитез генә шул тирәне сөртеп алды.
– Анда спортзалның түшәменнән тагын су ага башлаган, наным, рәтләүләре шул чама гына булган, ахры. Кичәге яңгыр да үтәрлек булгач инде…
Ишек ачылып, исәнләшә-исәнләшә, берән-сәрән балалар да килә башлады. Күрше авылдан укучыларны автобус белән йөртәбез, алар үзләре бер күч булып, умарта кортыдай гөжләп килеп керәләр. Шул чагында бала-чага тавышына күмелгән мәктәпнең түшәменә, стеналарының һәр ягына бер кояш куна.
Беренче дәресем сигезенчеләрдә иде. Тик алар янына кереп җитү насыйп булмады. Алсу Госмановна шалтыратып, сәгать унга районга -директорлар киңәшмәсенә килеп җитәргә кирәклеген әйтте дә шартлатып телефонын куйды. Һәр мәктәпкә үзе шалтыратып утырмыйдыр, әмма минем кебек вакыт-вакыт үз киресенә катарга яраткан, җитмәсә, «котыртырга гына» торганнарга үз тавышын ишеттерә.
Сәгать сигезенче ярты. Унда башланасы җыелыш хакында менә хәзер хәбәр итәләр!.. Дәресең бармы синең, юкмы, бер-бер чара үткәрергә җыенган идеңме, авырып ятасыңмы – анысы мөһим түгел, унда дигәннәр икән – димәк, унда син районда булырга тиеш. Җәяүләп барасыңмы, такси чакыртасыңмы, юлга чыгып кул күтәреп торасыңмы, кемдә буш урын барын белешәсеңме – анысы синең эш.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Госмановна бу вазыйфада икенче елын гына эшли. Беренче очрашканда ук безнең икебезнең арада күзгә күренмәс бер дивар барлыгы сизелде. «Зөһрә Әхтәмовна, сезнең мәктәпне башлангычка калдыру турында ике ел элек сүз кузгатылган, нишләп сез хакимият карарына каршы киләсез?» – дип үгезне мөгезеннән алырга тырышып башлаган иде ул әңгәмәне. «Беренчедән, әле бернинди карар юк. Икенчедән, мәктәпне башлангычка калдыруга ата-аналарның ризалыгы юк. Өченчедән, безнең мәктәптә бала саны аз түгел, күрсәткечләребез яхшы», – дип тыныч кына җавап бирсәм дә, бозның янә кузгалырга маташуын тоеп, эчемә салкын үрләгән иде.
Бу салкынлык ел дәвамында көчәйгәннән-көчәйде. Районга җыелышка төшкән саен, Алсу ханымның минем белән «күзгә-күз карап сөйләшергә теләве» очраклы түгел иде. Сүз һаман бер балык башына кайтып кала: безнең мәктәпнең перспективасы юк, балалар саны азайганнан-азая, япмыйча чара юк.
Бүген дә җыелыштан соң мине шундый ачыктан-ачык сөйләшү көтә иде. Тик мин күзаллаганча, мәгариф бүлегендә түгел, главаның үз янында булырга тиешмен икән.
Мондый аерым сөйләшүләрне өнәп бетермим мин. Гадәттә, күмәк җыелыш вакытында мәктәп директорларын аерым-аерым бастырып тәнкыйтьләгәндә, үземә катырак бәрелгәндә дә ничектер җиңелрәк кебек. Барың да диярлек бер халәттә, бер дулкында, бер ут астында… Глава да үз ролендә: артист булырга гына яралган озын, төз гәүдәсен катырып баса, ябыштырып куйгандай купшы мыегын вәкарь белән генә сыпырып куя, музыкантларныкы шикелле озын бармаклары белән дулкын чәчен тарап алырга да онытмый. Шушы әзерлектән соң гына сүз башлый.
Кабинетында синең каршыңда утырганда ул бөтенләй башка кыяфәткә керә: спектакльнең беренче пәрдәсендә шулкадәр кече күңелле, кайгыртучан ата ролен уйнаса, икенче бүлектә инде бар дөньяны үз учына сыйдырырга сәләтле икәненә, аның сүзен һичшиксез сүз итәргә тиешлекләренә инанган хаким.
Менә бүген дә иң беренче эш итеп ул сәркатип кызга ике чынаяк кара кофе ясап кертергә кушты. «Тамак кипте», – дисә дә, үз алдына куйганына бармак очы белән дә орынып карамады.
– Ничек анда сезнең, Зөһрә Әхтәмовна? Эшләр барамы? Малайдан хәбәр килеп торамы, булачак прокурордан дим? – дип, оста психологларча, улымның хәл-әхвәлләрен сорашып алды.
Беләм, хатын-кызның – әни булган кешенең күңеленә ачкыч табуның иң ансат юлы бу. Баласы турында бер-ике җылы сүз ишетсәме? Аннан да татлы ни булсын? Йөзенә кояш куна, йөрәгенә җылылык тула, күзеннән нур агыла ананың. Баласы турында яман сүз генә әйтмәсеннәр – андый чакта күз карашының ялкыны яшен утыдай көйдерер…
– Аллага шөкер, Ренат белән көн саен сөйләшеп торабыз. Укуыннан бик канәгать, – дип кыска гына әйтеп куйдым мин, улымның тормышы хакында әдәп өчен генә сорашуын бик яхшы аңлап.
– Шулай, шулай, яшь чагында барысына да канәгать буласың инде ул… Маладис!.. Карагыз әле, Зөһрә Әхтәмовна, әле быел ата-аналар җыелышы уздырмагансыздыр?
Ниһаять, сүз җебе главага кирәкле юнәлешкә тәгәри башлады.
– Юк әле, беренче чиректән соң җыябыз инде.
– Тәк, тәк… бу юлы Алсу Госмановна белән җыелышыгызга үзем дә бармаммы…. Ата-аналар белән ныклап сөйләшергә кирәк: киләсе уку елында балаларны Алан мәктәбенә йөртергә туры киләчәк. Автобус билгеләрбез, ул яктан проблема булмас. Анда мәктәп зур, түгәрәкләр гөрләп эшләп тора, компьютер класслары тулысынча җиһазландырылган. Сездә башлангыч мәктәпне ничек тә саклап калырга тырышырбыз анысы…
– Тик ата-аналар сезнең бу тәкъдимне хупламаячак! Безнең үзебездә дә бөтен түгәрәк эшли, сез моны бик яхшы беләсез. Укытучылар акча түләнми дип тормый, кичләрен биючеләрне дә җыялар, рәсем ясаталар, спортзалда да йөгертәләр… Уку күрсәткечләре буенча шактый алда барабыз… Әйтәм бит, ата-аналар мәктәпне ябуга ике куллап каршы!
Главаның кушучлап өстәлгә салынган йодрыгы минем күз алдымда кысылып куйды.
– Димәк, ата-аналар белән эшли белмисез! Мин сезгә узган ел ук әйттем: түләүле проектлар булдырыгыз, дидем. Түбәдән су үтә дип ремонтка акча сорарга беләсез, ә шул акчаны мәктәпнең үзенә табарга кушкач, керпе кебек, энәгезне кабартырга торасыз! Аптырыйм мин сезгә: нигә дип теш-тырнагыгыз белән каршы киләсез сез башлангычка калдыруга? Тагын кабатлыйм: сезнең эшегез күпкә җиңеләячәк. Зарплатагызны киметмәү турында хәл итеп бетерербез… Сездән бер генә нәрсә сорала: әти-әниләр белән җайлап сөйләшегез! Балаларын Алан мәктәбенә күчерүнең уңай яклары турында кат-кат миләренә сеңдерегез!
Бу фикерне мәгариф идарәсе җитәкчесе авызыннан сүзен-сүзен әллә ничә ишеттем инде мин. Кем кемнекен кабатлыйдыр…
– Татарның җаны – авылда, ә авылның җаны – мәктәптә, балаларда. Һәм сез моны бик яхшы беләсез! – Җөмләләремне бастырып кына, дәлилләп кенә әйтергә тырышсам да, бөтен тәнем буйлап кайнарлык таралып килүен сизеп алдым. Кан басымы күтәрелсә, шушында, глава бүлмәсендә калтыранып утыруыңны көт тә тор. Шуны аңлап, мөмкин кадәр тыныч булырга тырыштым. – Сез бит үзегез дә авылда туып-үскән кеше! Бүген килеп ни өчен аның тамырын корытырга тырышасыз, шуны гына әйтегез әле? Болай да авыл әлегә мәктәбе булганга гына җан асрый. Башта урта мәктәпне тугызъеллыкка калдырдык – шунда ук бездән генә дә биш гаилә шәһәргә китеп урнашты. Инде башлангычка калдырсак, калганнары да таралышып бетә бит!
– Зөһрә Әхтәмовна, миңа сезнең тоныгыз ошамый! Сез кайда утыруыгызны оныттыгыз, ахры.
Менә ул спектакльнең икенче пәрдәсе. Ул гадәттә шушы нотада ахырына якынлаша. Минем көчкә өстерәлеп кайтып керүем, кайчагында сулы чынаякка корвалол я волокардин тамызып эчүем белән тәмамлана иде. Шунысы гаҗәп: элек, мәктәп директоры булып билгеләнгән елларымда, мин бу кабинетка шомланып, бераз өркеп, куркынып аяк атлый идем. Мәктәпкә, коллективка зыян китермим дип, глава әйткән сүзләрне «яхшы, эшләрбез» дип ияк кагып хупларга тырыша идем. Куркаклыкмы, мескенлекме? Бәлки… Тик ярар диеп чыгып китсәм дә, җайлап кына барыбер үземчә эшләүне дәвам итә идем. Соңгы елларда «чын йөзем»не ачтылар: мәгариф бүлегеннән әледән-әле килеп торган тикшерүләр безнең мәктәпнең әле дә булса «коммунизмда» үзбаш яшәп ятуын ачыклагач, бу хакта главаның үзенә дә җиткерергә онытмадылар. Менә шуннан башланды да инде: кушканны эшләргә атлыгып тормаучы мәктәп директоры тамакка кадалган кылчык белән бер тоелдымы…
Ышанырсыз микән: мин хәзер глава каршында утырганда элеккечә өркү хисе кичермим. Киресенчә, аның – алып гәүдәле ир-егетнең, шушы төбәктә, безнекедәй бөдрә таллы, җәлпәк таулы авылда туып-үскән кешенең авылга, аның киләчәгенә, кешеләренә, балаларына кимсетүле карашы аны көчсез, мескен бер затка әйләндерде дә куйды. Хәер, минем алдымда дәрәҗәсе бармы, юкмы – моннан гына аңа, рус мәкаленчә әйтсәм, ни салкын, ни җылы түгел. Килешәм, малы бар, даны бар, дәрәҗәсе бар – тик шуларны саклау бәрабәренә кемнәргәдер ләббәйкә дип, тәлинкә тотып, туган җиреннән, кендек каны тамган туфрагыннан йөз чөерергә торган кешегә минем аз гына да хөрмәтем юк.
Raiskabirov.
Зөһрә, сез торган саен усаллана барасыз кебек. Моны комплимент дип кабул итсәгез дә була. Гаҗәп, гадәттә, хатын-кыз җитәкче түрәләр куйган көйгә елан урынына бөгәрләнеп биергә ярата. Каршы килгән очракта, эш урыныннан бик тиз колак кагасын белә бит. Ә мәктәп директоры кәнәфиендә утырасыз икән, авыл җирендә андый эш урының булу начар түгел! Аның да үзенә күрә дәрәҗәсе бар, акчасы да начар түгелдер. Премия-фәлән дигәннәре дә булгалыйдыр. «Ярар, ярар» дип ипләп кенә эшли бирегез. Башкалар шулай итә бит әле.
Zuhra.
Рәис, менә сез дә, ир кеше була торып, мескенлекне алга сөрәсез! Кыркурак әйткәнемә хәтерегез калмасын.
…Бер яктан дөрес тә әйтәсез. Артык телләшкән очракта, авылда гына түгел, районның үзендә бер генә урында да эш таба алмау ихтималың зур.
Мәктәп директоры кәнәфиен тыныч урын дип уйлыйсыз икән, бик нык ялгышасыз. Бу – эш урыны гына түгел. Биредә, сез әйткәнчә, кәнәфи һәм хезмәт хакы түгел, биредә – кеше язмышлары. Укытучылар, синең күзеңә төбәлгән гөнаһсыз балалар. Ул балалар арасында төрлесе бар: ата-анасының пар канаты астында, йомырка эчендәге сары шикелле, җил-яңгыр күрми үскәнне дә, бер ояда төрле атадан туып, «минем әти, синең әти, безнең әти» дип сөйләшкәннәре дә юк түгел. Андый яралы җаннары күбрәк тә әле аның. Менә шуларны дәрескә дә җәлеп ит, олимпиадаларга да йөрсеннәр, «ГИА»ны да яхшы күрсәткечләргә тапшырсыннар, «учетка» да басмасыннар… Моның өчен балаларның үзләре белән генә түгел, ата-аналары, укытучылар белән җиде кат тиреңне түгеп эшләргә кирәк. Иң авыры – шушы. Ә болай, кабинетка кереп, математикадан дәрес биреп чыгып китүем, контроль эшләр яздыруым, төн утырып дәфтәр тикшерүем (әйе, әйе, мин балаларның дәфтәрен җыеп, үзебез укыган чактагы кебек, кызыл каләм белән төзәтеп, билге куеп утырам) дә, мәктәпнең су үтә торган түбәсен алыштырырга акча эзләп чабуым да балаларның күңеленә ачкыч табудан күпкә җиңелрәк. Чынлап. Кайчагында, дәрескә керәм дә, балаларның йөзенә карыйм. Мин яңа теорема исбатларга җыенсам, алдымда аларның һәрберсе үз хаклыгы белән утыра ләбаса… Бәлки кичә кемнеңдер атасы эчеп кайткандыр да, ул бала мунча алачыгында яки лапаста төн уздыргандыр… Опека ни карый, мәктәп нишләп бер-бер чара күрми дияргә ашыкмагыз, тормышның язылмаган үз кануннары күбрәк шул аның…
Аракы – авылның җелеген суырган афәт икәне кемгә сер? Хәер, нишләп авылның гына булсын? Шәһәр тормышын анык белмәгәнгә генә телүемә килүе…
Анда, таш калада, кешеләрнең фатиры гына түгел, җаннары да еш кына таш стена белән уратыла. Терәлеп торган күршеңдә дә кемнәр яшәгәнен белми гомер кичергәннәр күп. Авылда да хәзер коймалар биегәя биегәюен, шулай да рух исән әле. Аеруча җәйләрен, яки язгы, көзге каникулларда сизелә ул: авылның санаулы гына бала-чагасы янына каладан әби-бабай янына кунакка кайтканнары өстәлә дә, авылның тын урамнарына җан керә, рух керә. Балаларда ул рух, аларның дөнья яңгыратып кычкырган тавышларында, сәпидкә утырып, ярыша-ярыша урам әйләнүләрендә, кулларына телефон тотып булса да көтү каршыларга килүләрендә, колакларына наушник киеп булса да кибеткә сугылып чыгуларында. Мондый чакларда авыл күзгә күренеп яшәрә, җанлана, яшьлегенә кайткандай була.
Дәвамы бар.
Айгөл Әхмәтгалиева