

Кул тырнакларын кап-карага буяп, бер-икесенә кып-кызыл күбәләк төшергән кыз үзен тизрәк чыгаруларын сорап тавыш куптара торгач, шәфкать туташын елар дәрәҗәгә җиткереп туктады. Хәзер, әнә, бу палата ишеген бөтенләй урап узарга ниятләгәннәр, ахры.
Мин янә чытырдатып күзне йомдым. Сөткә тулышып таш булып каткан күкрәгемә кулым тиеп киткән иде, авыртудан йөзем чытылды. Саварга иде дә бит… Әнә, баш очындагы тумбочка өстенә тоткасы кителгән бокалны иртән үк кертеп куйганнар булса кирәк. Чәчне дә тарап үрергә иде – чигә буйларыннан тәмам бүселеп, тузгып төшкән, яшькә чыланып, ябышып-ябышып та калган. Күрше караватта яткан кызыкайга эндәшсәң, кечкенә сөлгене юешләп килергә генә авырыксынмас иде – бит-кулны шул рәвешле булса да югандай итәр идем. Көзгегә карамасам да, үземнең йөз-кыяфәтемне чамалыйм: күп елаудан күзләремнең шомырт төсе тәмам юылгандыр; шешенгән күз кабаклары, буразна-буразна булып ирен читенә сарылган вак җыерчыклар шушы тәүлекләр эчендә мине ярты картайткандыр. Тик берни эшлисе килми. Баш эчендә умарта күчедәй гөжләгән уйларны һич кенә дә читкә куып булмый.
Ә бит барысы да шундый табигый иде. Көне җиткәнен чамалап, алдан ук шәһәргә – Мирас энем һәм Римма киленебез янына килеп урнаштым. Район больницасында табарга теләмәдем, андагыларның улымны тудыргандагы битарафлыгы онытылмаган иде… Килгән көнемдә үк кичке тугызлар тирәсендә тулгаклый башладым. Энемнең олы кызы, бик бирелеп мультфильм карап утырган Энҗесе, билне угалап коридорда йөренүемне күргәч, торып, энесе бүлмәсенә йөгерде. Кызчыкның мәзәк булып тырпайган чәч койрыгы ул ике атлап бер сикергән шәйгә көлкеле тибрәлә иде, шуны күрдем дә, каты авыртуны онытып, рәхәтләнеп елмайдым.
– Зөһрә апай бәби таба!
Энесе Саматның, гадәтенчә, маймыл урынына турникта мәш килүе булгандыр, шапылдап идәнгә сикергәне ишетелде.
– Мин дә карыйм! Мин дә карыйм!
– Сез, шельмалар! Урын җәяргә дә йокларга! Мин апагызны озатам да кайтам, озак тормам. Атагыз белән ду килеп уйнап йөрмәгез, күршеләр тагын стена төя башлар. – Монысы – киленнең тавышы.
«Ашыгыч ярдәм»гә биш минут элек кенә шалтыраттык, һаман килеп җитмәүләренә энемнең инде тыны кысыла бугай, йөрәге ярылыр чиккә җитте. Минем вакыт-вакыт кискен авыртудан йөзем җыерылып киткәнне күреп калгач, бөтенләй төсе качты, үзе сызланган кешедәй, ул да ишекле-түрле йөрергә тотынды. Аның кыланмышын күргәч, көләсем килә башлады. Ике балалары бар, Римманы ни рәвешле тудыру йортына озатканын чамалыйм хәзер…. Мирас, бөкрәя төшеп, тәрәзәнең калын зәңгәр пәрдәсен бер ача, бер яба, балкон ишегеннән башын тыгып, һава сулагандай итә. Әйтерсең, миңа түгел, үзенә һава җитми…
Янымда тиен урынына сикергәләп бөтерелгән балалардан кыенсынып, ике битемә миләш алсулыгы йөгерде.
Энҗе, минем тау булып кабарган корсагыма әле җылы уч төбе белән кагылып, әле башын куеп мәшәләнә, бер урында тик кенә басып торуны белмәгән Самат, апасын читкәрәк этеп, минем кочакка сыенмакчы була.
– Апай, апай, ә мин бәбәйне ничек тудырганнарын беләм! – Малайның болай да шук-шаян күмер күзләре көйрәп китте. Ул, кашларын җыерып, кинәт кенә: «А-аааһ! А-аааһ!» дип ахылдарга, уфылдарга тотынды. Моны күреп эче катып көләргә тотынган Энҗе идәнгә тәгәрәде. Римма аларга тиз генә йодрык болгады. Тәрәзәдән урамны күзләгән энем, башын борып:
– Телевизор карап бозылып бетүегез… Кирәкмәгәнне белерсез сез… «Скорый» килеп туктады, безгәдер инде, – диде дә җиңел сулап куйды.
Алтынчы катка җәяүләп менгән шәфкать туташы, лифт эшләмәүдән зарланып хәл алгач, кулындагы кәгазенә язасын язды да, машинага төшәргә кушып, кергәндәгечә зарлана-зарлана, чыгып китте. Римма мине култыклап ишектән чыкты, энем, тирләгән маңгаен сөртә-сөртә, кул изәп калды.
Олы улымны тудыру йортына барып җитүгә тапкан идем, монысы да бик җитез булырга охшаган түгелме?.. Инде түзәр әмәлем калмаганны күреп торалар, мыскыл иткәндәй, һаман кәгазь тутырып маташалар. Өстәл артындагы очлы борынлы, какча йөзле карчыкка җитмеш яшьләр бардыр, чыннан да шушында эшләве микән, кеше юклыктан аптырап утыртканнармы – кып-кызыл кысалы күзлеге астыннан һәр хәрефкә, һәр өтергә кырык текәлеп карый, җитмәсә, ишетеп тә бетерми. Югыйсә, аның кулына тоттырган карточкамда минем исем-фамилия дә, кайчан кайда туганым да – барысы, барысы язылган, күчер дә куй бит инде. Яки мине озаткач иркенләп тутыр…
Кызым дөньяга аваз салганда, төнге бер иде. Янымда урта яшьләрдәге акушер хатын гына, врачны күрше залда – түләүле бүлектә, диде. Акушерның: «Кендек бавы бик кыска», – дигәнен ишетәм. Менә ул каядыр шалтыратып, педиатрны чакыруларын сорады. Баланы үлчәде, кызганган кебек, бик озак кына минем күземә текәлеп торды. Ә мин исә, рәхәт бер изрәү, хәлсезләнү белән аңа карап елмаям. Кыз бала бит, кыз! Зөфәр сөенеченнән кая басканын белми үрсәләнер инде! «Кыз алып кайтыйк», – ди иде, менә бит, кызлы да булдык! Тугыз ай буе карынымда күтәреп йөрткәндә дә, тудырганда да артык авыртынып интекмәдем.
Калын пыялалы күзлеге астыннан күзләре бик зур булып күренгән педиатр ханым минем кызымны чамасыз озак тикшергәндәй тоелды. Ниһаять, баланы төсе уңган чүпрәккә илтифатсыз гына урап, кулына күтәрде, яныма алып килде. Баланың тәне, ни гаҗәп, аксыл-зәңгәр төстә иде.
— Сезнең мондый балалар турында ишеткәнегез бардыр бит?
Врачның соравын аңлап бетермәдем: ничек инде «мондый?»
– Йөз сызыклары барысының да бертөсле булган… – Минем әле дә булса берни аңламый үзенә сәерсенеп карап торуымны күргәч, педиатр сүзен ярты юлда бүләсе итте. – Әйдәгез, баланы тулысынча тикшергәч, анализ нәтиҗәләре әзер булгач, безнең шикләребез расланамы, юкмы – шуннан соң конкрет сөйләшәбез. Шулай да мин сезгә балада Даун синдромы икәнен әйтергә тиешмен. Хәзер баланы имезергә бирә алмыйбыз, күрәсезме, ул кислород кытлыгы кичергән, зәп-зәңгәр!
Тудыру йортының болай да салкынча бүлмәсе бозга әйләндеме? Бөтен тәнемне кискен калтырау биләп алды. Бу диагноз турында анык кына белмәсәм дә, ни икәнен чамалый идем. Тик үз баламның – җанымнан, бәгыремнән өзелеп төшкән нарасыемның шулай булып яралуын кабул итәргә акылым әзер түгел иде…
Бу мизгелдә җир белән күк җитәкләшеп бергә тирбәлдеме? Түшәмнең аклыгы, почмакка таба шуыша-шуыша барды да, төпсез караңгы гөмбәзгә әверелде. Акушер хатынның өстендәге ак халат та, төсен җуеп, кап-караңгы бер нокта гына булып калды.
Уянып киткәндә, инде палатада ята идем. Эчемә боз куелган, телем, айлар буе бер йотым су күрми тилмергән кешенекедәй, аңкавыма ябышкан. Су, тешләрне камаштырырлык салкын су бирүче булса иде… Тик үземнең кайда, нишләп ятуымны аңлагач, эчәсе килү теләге мизгел эчендә эреп юкка чыкты. Балам! Кызым, кызым кайда?.. Ачы чынбарлык эчемне яндырып үтте. Нишләргә? Шушында калдырып кына китәргәме үзен? Әнигә дә, каенанама да «үле туды», дисәк?.. Бәлки әле ул чыннан да… Башыма килгән уйлар төрле һәм… коточкыч иде. Әйе, әйе, мин, әни кеше, күптән түгел генә дөньяга кыз бала тудырган ана, үз баламның үлемен теләп ятам! Моннан да коточкыч җинаятьнең, кансызлыкның булуы мөмкинме? Бу – мин, әле кайчан гына мәктәптә, балалар каршына басып, саннар турында гына түгел, әхлак кагыйдәләре турында да дәрес биргән укытучы. Буй җиткереп килгән малай тәрбияләгән ана кеше!
Тик… ирем нәрсә дияр? Авыл халкы? Туганнар?.. Ничек үстерербез бу баланы?.. Тугыз ай дәвамында күпме анализлар бирдем, УЗИ аппаратыннан карадылар – беркайчан бер генә табибның да шөбһәле сүз әйткәне булмады ләбаса! Ни сәбәпле язмыш шушы рәвешле яман усал итеп шаярырга булды соң минем белән?
Кем белә, бәлки мин юкка үрсәләнәмдер? Бәлки врач ялгышкандыр, анализлар алып, яхшылап тикшергәннән соң, бәлки сүзләренең хак булмаганын әйтеп, гафу үтенер?.. Әгәр инде… бала чыннан да Даун синдромы белән туган икән, безнең тормыш агышы кай юнәлешкә борылып китәр? Ничек яшәрбез без?
Җавапсыз сорауларымның үземә дә авыру булып ягылуы икән: кичкә аякларым берни тоймаска әйләнгән иде. Ике аягым – ике агач кебек, гәүдәмә тагылган, мин аларның барлыгын сизмим, кыймылдата да алмыйм. «Стресслардан мондый гына хәлләр була инде ул, үтә ул, борчылмагыз», – дип «юатып» чыгып китте врач.
Яңа көн хәбәрнең тагын да авыррагын китерде.
– Балагызда Даун авыруына өстәп, йөрәк зәгыйфьлеге, медицина теле белән әйтсәм – порок сердца. Уйлагыз. Мондый бала кирәкме сезгә, нишләячәксез – ирегез белән киңәшегез. – Врачның бик табигый хәл турында хәбәр иткәндәй гаять тыныч тавышыннан башым әйләнеп киткәндәй булды. Төн буе «нишләргә» дигән сорау белән япа-ялгыз бәргәләнеп чыккан халәтем күз яшьләре булып ташыды.
Ирем инде иртә таңнан шәһәргә килеп җиткән иде, табибларның рөхсәте белән, өстенә ак халат кигертеп, мин яткан палатага ук алып керделәр. Кызыбызны мин үзем дә рәтләп күрергә өлгермәгән идем – пыяла капкачлы кювет белән безнең янга күтәреп кергәч, аның йөзенә күз салганчы ук, иреннәремне канатканчы тешләп, сабырлыгымны бер ноктага тупларга тырыштым. Ята инде сабыем, бите дә, күз кабаклары да шешенкерәк булып тора, иреннәре өрек эчендәге төш шикелле генә. Я Ходам, мин шушы балама – үз канымнан яралган сабыема «үлсә ярар иде» дип теләк теләдемме?
– Зөһрә, син ни… үзең өзлегеп китмә инде… аякка басарга тырыш. – Иремнең балага түгел, миңа карап әйткән сүзләреннән айнып киткәндәй булдым. Нишләвем инде бу, мәлҗерәп ятам…
– Минеке үтәр, Зөфәр… Бала турында табиб сиңа барысын да әйттем диде. Нишлибез? – Күзенә туры карарга көчем җитмәде. Башымны стенага таба бордым.
Врач исә, киресенчә, җавап көтеп, иремә төбәлде:
– Решайте…Что будете делать?
– Ничек инде «Нәрсә эшлибез?» Ул безнең бала, без аны монда калдырырга җыенмыйбыз! Үстерербез! – Башта, иремнең катгый җавабын ишеткәч, минем күкрәгемне кысып торган таш тәгәрәп, җиңелрәк булып китте, аннан, әллә инде ул таш бугазыма таба шуышты – һава җитмәгәнне, буыла башлаганымны тоеп, еш-еш суларга тотындым.
Иремнең шулай диюе миңа көч өстәде. Агачка әйләнгән аякларымны кыйный-кыйный, тезләремне каната-каната, палата идәне буйлап шуышып йөргәндә дә, уколлардан соң җан керә башлагач, роддом коридоры буйлап буш каталкага тотынып, әрле-бирле атларга иткән көннәремдә дә Зөфәрнең шул сүзе – «үстерербез» диюе көч бирде.
Әллә соң шул көннәрдә иремнең бөтен булган көчен үземә алып бетердемме икән дигән керделе-чыктылы уйлар да керә хәзер башыма…
Кызыбызга хәзер ун яшь. Авылда аны мәктәптә укытырга мөмкинлек юк. Әнкәемә мең рәхмәтлемен: Зәлиянең укытучысы да ул, логопеды да, тәрбиячесе дә. Әнкәй тырышлыгы белән, кызым ярыйсы гына сүзләрне әйтә, гаҗәеп рәсемнәр ясый, саный белә.
Alisacafina.
Ә нигә сез аны шәһәргә махсус интернатка җибәрмисез? Үзегезгә дә җиңелрәк булыр иде…
Zuhra.
Ике ел элек сез әйткән махсус интернатка илткән идек без аны. Имеш, кызыбызга анда күпкә яхшырак булыр, тормышка беркадәр яраклашырга өйрәтерләр, үзе кебек балалар арасында күңеллерәк булыр… Ялга алып кайткач, өстәлдә торган ипи телеменә атна буе ач торган кешедәй ябырылганын, берәрсенең тартып алуыннан курыккандай, як-ягына карана-карана, йотлыга-йотлыга ашаганын күргәч, башка илтеп тормадык…
Alisacafina.
Хәзер инвалид балаларны да гомуми мәктәптә укытырга ярый түгелме соң? Законы бар бугай бит.
Zuhra.
Әйе, андый закон чыкты. Мин аның кайчан кабул ителгәненә, ничегрәк яңгыравына кадәр әйтә алам: 2012 елның 29 декабрендә кабул ителде ул, «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Федераль закон. «Инклюзив белем бирү» дигән төшенчә керде шул чакта. Шул законның 2 нче статьясының 27 нче пунктында: «Инклюзив белем бирү – белемгә булган үзенчәлекле ихтыяҗларның төрлелеген һәм шәхси мөмкинлекләрне исәпкә алып, белем алучыларның барысы өчен дә укуда тигез мөмкинлек тудыру» диелгәнен дә сүзен-сүзгә туры китереп кабатлый алам. Инклюзия дигәнне ишеткәнегез булгандыр, карау, тәрбияләү, үз составыңа алу дигәнрәк мәгънәдә… Әмма… безнең җәмгыять мондый әйбергә әзер түгел. Матди каршылыклар турында гына искәртмим. Шәһәр мәктәпләренең кайсында инвалид балалар өчен махсус пандусларга тиклем бар, коррекцион кабинетлар эшләнгәнме, сәламәтлекләре чикле балаларга да белем бирә алырдай көчле педагоглар, психологлар тулып ятамы?.. Авыл мәктәбе турында әйтәсе дә юк…
Иң аянычы – тирә-яктагы кешеләр, баланың яшьтәшләре минем кызым кебекләрне үз янында күрергә теләми. Андыйлар белән бер класста утыру, бергә уку, аралашу гайре табигый бернәрсә булып тоела. Авылдашларымны кимсетергә теләвем түгел, мин аларны да аңларга тырышам. Ләкин Зәлияне авылда мәктәпкә йөртә башлагач, бик күпләр миңа турыдан-туры әйтте: баламны ул мәктәптә укытырга теләмим. Я кызыңны интернатка илтеп бир, я без балаларны күрше авылга йөртә башлыйбыз, диделәр…
Сез мине үз баласы мәнфәгатеннән башка балаларныкын өстен куйган таш бәгырь дип саныйсызмы? Әйе, мин мәктәпне сайладым. Мәктәп яшәргә тиеш иде! Әгәр ата-аналар, берәвесенең котыртканына буйсынып, балаларын башка авылга йөртә башласа, шуны гына көтеп торган җитәкчеләр моны кул чаба-чаба күтәреп алачак иде.
Мәктәпнең бетүе – авылның тез чүгүе, бирешүе, киләчәк белән бәхилләшүе булыр иде.
Alisacafina.
Вакыт-вакыт аптырап та куям мин сезгә: ә ник шулкадәр борчыласыз авыл дип? Әгәр сез көчле педагог икән, шәһәрдә дә урын бетмәс. Тотыгыз да күчеп килегез. Шәһәрдә кайда торырмын дигән сорау көлке генә хәзер, арендага бирүчеләр – муеннан! Авылның тотынып торырлык җебе калды дисезме? Ышандыра алмыйсыз, әйтеп тә маташмагыз. Былтыр Яңа ел бәйрәменә авылга кайткач, клубтагы кичәгә бардым. Бәгырем тетелде шул чакта. Залда да, сәхнәдә дә карт та коры! Клуб ишегеннән атлап керүгә шул картлык каршы алды, моның никадәр коточкыч икәнен аңлыйсызмы? Сез әле мәктәпкә күрше авыллардан килеп укыйлар дисез, урамнарыгызда җан бардыр. Бездә элгәре башлангычка калдырдылар, анысын да бетереп, күрше авылга күчерделәр. Быел инде садикны бөтенләе белән япканнар. Ике бала өчен бакча тотарлыкмы…
Zuhra.
Иң авырткан җир – яшь гаиләләрнең авылда калмавы шул. Калырлар иде – мал асраудан башка, каян эш тапсыннар? Мал асрыйм дигәне дә, итен, сөтен кая тапшырырга белмичә, тиеннәргә генә әйләндерергә мәҗбүр булгач, беркөн килеп кулын селти…
Raiskabirov.
Зөһрә ханым, сезнең соңгы язмаларны әле генә укып чыктым.
Alisacafina.
О-о, Рәис пәйда булды! Сезне бу араларда югалткан идек. Күренми тордыгыз)
Raiskabirov.
Эзләп тә маташмагансыз бит, Алисә. Һәрхәлдә, юксынып язганыгызны күрмәдем. Үпкәләмим. Кешенең барлыгы-юклыгы турында уйланыр заманмы… Һәркем үз тормышын кайгырта…
Alisacafina.
Сез юкта инстаграм шартлый язды, татар җырчылары, пыр тузып, сәхнә бүлеште. Әле күрергә өлгердегезме?
Raiskabirov.
Күрми калырлыкмы? Уңда да шулар, сулда да… Дөньяның кендеге – артистлар гына диярсең…
Alisacafina.
Ник алай дисез, кызык бит. Мин барысын да карап барам, кем нинди машина алган, аена ничә мең штраф түләгән, ничәнче баласы туган – белгечкә әйләнеп беттем. Инстаграмда да, Вконтактеда да, фейсбукта да һәммәсенә язылдым. Комментарийлар да язам, талашып та китәбез кайчак… Кайбер артистлар аты-юлы белән сүгенеп җавап кайтара да, кемнәрдер шуңа ачуланып, китә инде тезеп, китә инде. Соң, сәхнәдә тәтәй киенеп, бизәнеп-ясанып йөргәч тә, артистлар да кеше ләса, сүгенсә ни булган… Укыйсың килмәсә укыма, күзеңне йом…
Raiskabirov.
Җырлап кына яшибез дисез инде алайса. Болай барса, күрсәтер әле бер бу дөнья, руслар әйтмешли, кыслаларның кайда кышлаганын. Хәзер менә болай җырлап карагыз инде дип, үз көенә биетә башласа…
Alisacafina.
Биетсә, безнең ишеләрне биетер ул, артистларның запаска яңа көйләре бар аларның) Кайсы идән чүпрәге сата, кайсы – хушбуй, кайсы – ябыктыра торган коктейль… Хозмагтан утыз тәңкәлек чүпрәк алып юган ише түгел инде, артистлар кулыннан булган-булган өч мең тәңкәлеген алып җибәрәсең, швабрасы-ние белән; әйтерсең, идәнең үзеннән-үзе юыла… И-и, кызыгып, алып карамаганым калмады, җүләр димә инде… Танылган кешеләр юк-бар нәрсә сатмас, чынлап та алар сөйләгәнчә хикмәтле әйбер дип уйлыйсың бит… Ул бер кермәгән акыл тиз генә керми икән, катлы-катлы алдангач кына күзеңне ачыбрак карый башлыйсың…
Raiskabirov.
Зөһрә ханым, сез нишләптер сүзгә кушылырга ашыкмыйсыз, без монда Алисә белән икәү генә калдыкмы әллә?
Дәвамы бар
Айгөл Әхмәтгалиева