Литература
11 Июня 2022, 07:00

ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ

2 өлеш Бераздан, чыгып, сыерны саварга кирәк. Аскы урамнар көтүне озак тотмас, ялкау гына атлаган мал-туарны ашыктырып, авыл очына килеп тә җитәр. Елдан-ел сыегая көтү, авылда сарык асраучы бөтенләй калмады диярлек, асраганнары да, ике-өч атнадан әйләнеп килгән чираттан тәмам туеп, ихатада, я үз утарында тотуны хуп күрә.

ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ
ҺӘРКЕМГӘ БЕР КОЯШ

Бераздан, чыгып, сыерны саварга кирәк. Аскы урамнар көтүне озак тотмас, ялкау гына атлаган мал-туарны ашыктырып, авыл очына килеп тә җитәр. Елдан-ел сыегая көтү, авылда сарык асраучы бөтенләй калмады диярлек, асраганнары да, ике-өч атнадан әйләнеп килгән чираттан тәмам туеп, ихатада, я үз утарында тотуны хуп күрә. Миңа да әнкәй: «Әллә бетерәсезме соң ул сыерны, мин асрагач та бик җиткән. Директор башың белән абзар янында кайнашмасаң… Өскәйләреңә исе сеңәдер бит», – дип кырык әйткәндер. Өйдә душ кабинасы бар, кайнар су көйләнгән – сыер исе дип куркып тору юк анысы.

Зөфәр уянмады, селкенеп тә карамады. Бүген сәфәре бар микән, юкмы – белмим. Кичә, акылын җен алыштырган мәлдә, телефонына җавап биреп утырмагандыр, шәт.

Эх, ике кулына тотып эшләрлек эше булсын иде дә соң! Юк бит, юк. Шулай да авыл ирләре ничек тә җан асрарга тырыша. Кемдер шәһәргә китеп, юл төзелешендә эшли, кем завод белән ике араны таптый. Гаиләсен ияртеп киткәннәре дә, үзләре шунда яңа оя корганнары да бар. Зөфәр исә район үзәгеннән шәһәргә үз машинасы белән кеше ташый: көне-көне белән икешәр кат ураган чагы да, үзенә тулаем ял ясаган мәле дә булып тора. Тегендә-монда рәсми теркәлмәгәч, үзе баш, үзе түш. Зәлияне карарга әле дә әнкәй бар… Ни дисәң дә, ир-атның сабырлыгы чамалы шул аның, бигрәк тә безнең Зәлия кебек балага күз-колак булам дисәң…

 

Alisacafina. 
Зөһрә, шуны гына аңлый алмыйм: сезнең язмалардан күренгәнчә, ирегез еш кына лаякыл булганчы аракы эчә, акылын җуя, ни кылганын белешми. Һәм шул кеше, руль тотып, таксист булып эшлиме? Сез бу хакта шулкадәр гади һәм тыныч итеп язып китәсез, ә мине курку биләп ала. Мин үзем еш кына туган якларыма кайтып йөрим. Әлеге дә баягы, акчага, уңайлылыкка карыйсың – автобуста иләнгәнче дип, шул интернеттан такси белешү инде хәзер. Ләкин ул машина хуҗасының психик халәтен аннан белү мөмкин түгел бит. Утырган саен һәр шофердан: «Сезнең машина йөртү хокукы бармы? Сез психик яктан сәламәтме?» дип сорашу да мөмкин түгел. Сәламәт дигән белешмәсе булган очракта да, аңа ни рәвешле имза салганнарын беләбез инде. Рульдә сезнең ирегез кебек – адекват булмаган кеше утырмас дип һич әйтә алмыйбыз, димәк. Куркыттыгыз әле сез…

 

Zuhra.
 Алисә, язганнарым һич кенә дә кемне дә булса куркыту максатыннан түгел. Кабул итәсезме, килешәсезме, килешмисезме – анысы сезнең эш. Тик минем… җанымны бушатыр, берничә минутка булса да үзем белән кара-каршы утырып сөйләшер мәлем – шушы.

Зөфәргә килгәндә, аның халәте сез күзалдына китергәннән күпкә катлаулырак… Бәлки мин бу хакта соңрак язармын да… Без өйләнешкәндә, ул авылның асыл егете иде. Эчми иде! Чибәр! Камал театрының данлыклы артисты Ренат Таҗетдиновны беләсездер – мин Зөфәрне гел шуңа охшата идем. Улыбызга да Ренат исеме куштык без.

Зөфәр мин унберне бетергән елны армиядән кайтып төште – мәктәптә укыганда чүрәкәй генә кебек күренә иде, бер ел эчендә буйга да тартылган, җилкәләре киңәеп, чып-чын егеткә әверелгән! Аякка иске кәлүш элеп, урта урамдагы коедан мунчага су ташып йөргән мәлем иде: өстемдә энемнең шакмаклы кызгылт-кара күлмәге, җилфердәп тормасын дип, аның итәк очларын кендек турысына төенләп куйган идем; искерәк кенә джинсы чалбарымның балагы кайтарып бөкләнгән; үземә күрә түгел – күлмәккә иш итүем булгандыр, кызыл яулыкны тар гына тасма итеп кат-кат бөкләп, гимнастка кызлар шикелле башыма бәйләгәнмен… Шомырт шикелле кара күзләремә, оч-очлары өскә кайтарылып торган кара кашларыма кызыл төс илләм дә килешә, янәсе… Көянтәмне эскәмиягә куйдым да, чыгырны кызу-кызу әйләндерергә тотындым, коеның тимер кыршаулы алагаем олы чиләге бурага бәрелә-сугыла, шалтырап төшеп китте. Менгергәндә болай җитез кылана алмыйсың, суы түгелмәсен, чиләге өзелмәсен дип, ипләп кенә, кулларыңның көче җиткән тизлек белән генә әйләндерәсең. Чыгыр үзе дә, хәле киткәндәй, шыңгыр-шыңгыр килеп ыңгырашырга тотына.

Кайсыдыр бер мизгелдә аптырарга да өлгерми калдым: буявы кубып беткән тоткага ябышкан нәзек бармакларым янында кояшта янып каралган тупас кына кул пәйда булды, мөлдерәмә тулы чиләк кош каурыедай җиңеләйде дә куйды, үзеннән үзе очып кына менгәндәй, кое авызында җемелдәп тә күренде.

– Нәрсә, Зөһрә, бәрәңгене аз ашаттылармы әллә?

Карлыкканрак тавышка борылып карасам – яшелле-каралы чуар солдат киеменнән, бер як җилкәсенә рюкзак аскан, көн кызу булса да, аягына кунычлы ботинка кигән берәү басып тора. Козыреклы биек кепкасын алдын артка әйләндереп кигән булган, кыланчык. Үзенең авызы колагына җиткән, кош тотканмыни! Зөфәр дип белмәссең дә, яшькелт күзләре караңгыланып киткән, тавышына тиклем тәмәке тарткан ир-атларныкына охшап калган. Әллә кай мәлдә суны ялт кына эскәмиядәге чиләккә бушатырга да өлгерде, мине гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, йотлыгып карап куйды.

– Аның каравы, сине бәлеш тә пәрәмәч белән сыйлаганнар бугай, тазаргансың, – дидем мин, сүзгә кеше кесәсенә керергә җыенмыйча. – Яңа гына киткән идең түгелме соң? – дидем, бер елның күз ачып йомган арада үтеп китүенә ишарәләп.

– Менә сиңа мә, авыл мине сагынып көтеп торадыр дисәм… – Зөфәрнең көләч йөзе сүрәнләнеп киткәнне абайлагач, эчемнән генә үземне битәрләп куйдым: армиядән кайтып килүче кешене, авылдашын кем инде шундый сүзләр белән каршы алсын!

Хатамны төзәтергә теләп:

– Ай-яй үзгәргәнсең, Зөфәр, солдат әпәе килешкән үзеңә! Исән-сау кайтуың белән котлыйм! – дидем, мәктәптәгечә, иңбашына шап итеп сугып. Аннан үзем үк оялып куйдым: менә инде, мәктәптә укыганда синең белән бергә волейбол уйнап йөргән Зөфәр дигәч тә…

– Шулай диләр аны! – Зөфәр кыланып борын чөйгән булды. – Кара, бүген кич үзем озатам, яме!

Тиле кеше шикелле шаркылдап көлеп җибәрүемне сизми дә калдым. Эрләмәгән, сукмаган – Шыгай, сиңа ыштанлык дигән шикелле, әле аскы урамдагы өйләренә дә кайтып җитмәгән, ата-анасын кочып күрешмәгән, кич чыгу турында хыяллана берәү! Мин анда чыгарга җыенаммы – анысын сорап тору юк. Бәлки минем бик кәттә егетем бардыр… Бусын да белешеп тормый…

Анысы, каян килсен инде безнең авылга кәттә егет… Шул, үзебезнең мәктәп малайлары булса гына инде… Алары да… минем кем кызы икәнне, нинди ата баласы икәнемне бик яхшы беләләр. Хәер, Зөфәр дә белми түгел…

Менә шул кое янындагы күрешүдән башланды инде. Әллә кай ягы белән яраттырды да куйды бит Зөфәр. Күңеле йомшак иде аның. Бөтен нәрсәне йөрәгенә якын ала, эчтән үзен-үзе ашый торган гадәте электән үк бар иде. Без «йөри башлаган» җәйне, мин педагогия институтына укырга кереп кайткач: «Шәһәр егетләре башыңны әйләндерер инде синең, минем янга авылга кайтырга риза булмассың», – дип көяләнде. Тик минем җаным ул таш шәһәргә берегә торган түгел иде: атна азагында тизрәк авылга кайтып китү ягын чамалап кына тора идем. Өебезне, ишегалдын, урамнарны, Зөфәрне сагынудан акылдан шашар дәрәҗәгә җитәм. Зөфәрнең дулкын чәчләре күзалдыма килеп йөдәткәндә, мондый хисләр әле чын мәхәббәт түгелдер, беркөн үтеп китәр дип үз-үземнән көлеп уйланган чакларым да булды. Юк, тиле йөрәккә әмер бирә торган түгел икән: сөйгән кешемне гел янымда күрәсем, аның янәшәмдә генә икәненә ышанасым, аның дәү учына үземнең ябык бармакларымны яшереп, кичке авылның сөт исе, печән исе аңкып торган урамнарыннан атлыйсым килә дә тора. Әнкәемне уйлап та бәгырем сызлана: әткәйнең көйсез көннәрендә нишләп кенә бетәдер… Мирас энем дә егет булып килә килүен, тик әткәйгә аның сүзе генә үтә торган түгел шул. Төптән чыккандай таза гәүдәле, керпе чәчле, зур йомры күзле энекәшемнең әллә нинди сөйкемле сөяге бар: үзеннән кечерәк бөтен бала-чага аның тирәсендә бөтерелергә ярата. Кызлар күзлисе урынга, энем урамның шул бала-чагасын матай бишегендә утыртып урам әйләндерүдән, кышларын олы чанага төяп тау шудырудан тәм таба. Аңлыйм мин аны: үз яшьтәшләре белән аралашырга… гарьләнәдер. Кимсенәдер. Сулык-сулык килгән йөрәгенең ярасына тоз сипмәсеннәр өчен, алардан ераграк торадыр. Үзем дә шулай идем. Авызымнан ялгыш берәр кыек сүз очып чыгар да, кем кызы икәнемне исемә төшерерләр дип котым оча иде… Шулай да беркем алдында да мескен булып күренергә теләмәдем мин, башымны күтәреп, елмаеп йөрергә гадәтләндем. Нинди генә булса да, ул минем әткәй! Ике канатымның берсе. Кечкенә чагымда, кытыршы дәү кулы белән башымнан сыйпый-сыйпый: «Зөһрә йолдызым, матур кызым», – дия-дия, миңа җирдәге авырлыклардан айга менеп котылган кызыкай турында әкият сөйләгән газиз әткәем…

 

Alisacafina. 
Зөһрә, беркөн язмагызның дәвамын көтеп-көтеп карадым. Әтиегезнең салырга яратуы турында әйтеп кенә уздыгыз да… Сезнең генә түгел, күпләрнең бәласе инде ул. Без бәләкәй чакта да, үсә төшкәч тә, авылның төп «валюта»сы шул аракы булды бит. Печән алып кайталармы, төннәрен фермадан фураж, он ише әйбер күтәреп киләләрме, бакча сөрәләрме – акча сораган кеше юк, аракы бир… Кешене тозакка һәм бәйлелеккә төшерүнең, акылын томалауның бик шәпләп уйланылган бер ысулы булган ләбаса.

 

Raiskabirov. 
Алисә, сез берьяклырак фикер йөртергә яратасыз. Бу очракта хаклы булсагыз да, ул аракыны берәүнең дә авызына көчләп салмадылар бит! Безнең әти коммунист иде, гомер буе зоотехник булып эшләде, аңа да, эчәм дисә, көн саен җае чыгып кына тора иде. Бөтенләй тотмый иде димим, алдашасым килми, бозау суеп, мәҗлескә барсалар, туйда-мазар булсалар, хәтәр күңелле генә кайтып кергән чаклары булгалый иде. Кайтуга, әни аны шыпырт кына, җәтрәк йокларга озата иде. Соңрак кына төшендем: әбиебез дә бездә яшәде, әтинең әнисе. Ул ураза да тота, кичләрен кулыннан гарәпчә язулы китаплар төшми. Сирәк-мирәк, шул бозау суеп, мәҗлес үткәргән вакытларда, өстәлгә аракыны аның күзенә күрсәтмәскә тырышып кына чыгаралар иде. Яшерергә тырышсалар да, әби шуны күрмиме соң инде? Кунаклар барында табынга утырмый, соңыннан, кеше таралышкач, рәнҗегән бер кыяфәттә әти белән әнине игәүләп ала иде. Янәсе, өйгә хәрәм әйбер керттегез, бәрәкәт качырдыгыз, балаларга яман үрнәк күрсәттегез, бүтәннәргә дә хәрәм нәрсә авыз иттердегез… Китә инде тезеп… Безнең әти – көрәк куллы, алып гәүдәле кеше, орчык тиклем әбекәй шулай тиргәгәндә, бөрешә дә кала иде. Әй аптырый идем шуңа…

 

Alisacafina. 
Рәис, сез үзегезнең күңелдәге сорауга үзегез үк җавап бирдегез түгелме соң? Ул чорның әбекәйләре, алар саклап килгән иман нуры авылның закон сакчысы, конституцион суды, намусы булган да иде. Мәчетсез, динсез дигән авылда да акъәбиләр, акбабайлар булган шул. Өйләрендә күрше-күләннең җомга намазына җыелуын, гает бәйрәмнәрен уздыруны, андый көннәрдә бала-чагага күчтәнәч өләшүләрен минем әни дә сөйли иде. Бер кайткач, ныклап сорашырга кирәк әле үзеннән, аның балачагы иң динсез, авыз ачып бисмилла дип тә әйтергә ярамаган чорга туры килгән бит. Ә менә шул чакта ул бабайлар ничек курыкмыйча намазга җыела алды икән соң…

 

Raiskabirov. 
Алисә, хак әйтәсез: имансыз дигән ул чорда олы буын күңелендә чын иман яшәгән әле ул. Ә бүген… Белмим инде, бәлки мин үзем белгән-ишеткәнгә таянып кына фикер йөртәмдер… Авылыбыздан чыккан берәү мәктәп каршысына таш мәчет төзетте менә. Аның шундый мөмкинлеге бар иде… Шуннан? Ике йөз кешелек авылдан җомга намазына ничә кеше йөри дип уйлыйсыз? Башта, олы гына яшьтәге абзый муллалык итә башлаган елны, кешеләр хәтәр генә тартылган кебек иде, искечә укырга өйрәнүчеләр дә булгалаган. Аннан яшь мулла эшкә кайтты. Китте тарткалаш, китте урын бүлешү… Карт мулла ярый дигәнне яше ярамый дип бетереп ата, яше әйткәнне тегесе кире кага, «ваххабист син» дип сүгә. Кешенең гайрәте чигәргә шул җитте. Әле дә булса бер-берсенә гаеп атып, юк җирдән тавыш чыгарып яталар. Бу хакта газетада да яздылар инде, бәлки укыгансыздыр да. Монда нинди иман турында сүз барырга мөмкин?.. Кайсы хаклы, кайсы юк икәнне кем аерсын?..

 

Alisacafina. 
Зөһрә, сез әтиегез турындагы сорауга тәки җавап бирмәдегез…

 

Zuhra.
 Сезнең сорауны күрмәмешкә салышуым түгел… Зәлиямнең дә йокысы йокы булмады бүген. Урамдагы көзге җилнең шашынып бәргәләнүе тынычлыгын урладымы, куркыныч төш күреп уянып киттеме – әйләнде. тулганды. Зөфәр аны кочагына алып әкият тә сөйләп карады. Нәкъ минем әткәй сөйләгән шикелле: тишек чиләк белән су ташудан, тирә-яктагы салкынлыктан туйган Зөһрә кызны көянтә-чиләге белән үз янына алган мәрхәмәтле ай турында иде әкияте… Кызым таң алдыннан гына, юрганына баштанаяк төренеп, әткәсе янәшәсендә йоклап китте. Иртән йокысы туймыйча уяткач, әнкәй янында калдырганда көйсезләнер инде сабыем…

Миннән йокы качкан иде.

Кулыма телефон алдым.

Әйтерсең, җанны урынына беркетергә шушы тимер кисәге генә сәләтле… Кайчандыр ирем белән күзгә-күз карашып, сүзсез генә утырудан да назда коенган йөрәк үзе дә тимергә әйләнгән диярсең…

 

Alisacafina. 
Ни өчен сез кызыгызны гел «әнкәй карый, әнкәй янында» дип язасыз? Мәктәптә чит кеше балаларына тәрбия бирүегез яхшы анысы, әмма үз баласын тәрбияләргә вакыт тапмаган әни кешене аклардай сәбәп бар микән? Минемчә, сезгә хәзерге заманның «тимер леди» дигән исемен йөртү күбрәк ошый бугай…

 

Zuhra.
 Озак дәшми торуыма аптырадыгызмы?.. Батырлыгымны җыеп, менә соравыгызга җавап язмакчы булам. «Тимер леди» дисез… Тимергә әйләнмәскә иде шул, ничек тә кеше булып калырга иде. Язмышыма язылган югалтулар, сынаулар янәшәсендә элеккечә елмаеп яшәүдән туктамаска иде. Ничек тә тимергә әйләнмәскә иде…

Авыру минем кызым-бәгърем. Аның кебекләрне «кояш балалары» диләр, ишеткәнегез бардыр….

 

Alisacafina. 
Алайса, урынсыз сорау биргәнмен икән, гафу үтенәм. Ярагызга кагылырга теләүдән түгел иде.

 

Zuhra.
 Гафу үтенмәгез. Мин тормышны ничек бар – шулай кабул итәргә күптән күнектем. Монда, авыл җирендә, һәркемнең яшәеше уч төбендәгедәй бит. Өйләр биек-биек коймалар, бикле капкалар артына кереп яшеренсә дә, авылның һәр ишектән үтеп керә, һәр йөрәкне шакый торган үзгә бер җиле бар аның…

Биредә бер генә ымың да, бер генә адымың да кеше күзеннән посып кала алмый. Минем дә көнитешемнең һәр мизгеле шул яссылыкта. Шуңа күрә сездән дә яшерергә теләгем юк.

Кызым туган мизгелләрне, аннан соң үземнең аякка баса алмыйча урынга кадакланганымны хәзер инде чагыштырмача тыныч күзалларга ияләштем. Әйтерсең, ул көннәргә менә хәзер, ун ел узгач үрелеп карыйм да, анда үземне түгел, җиде ят берәүне күрәм. Мин аны таныйм да кебек, танымыйм да…

Ун ел элек дидем. Ә бит барысы да кичә генә булган кебек. Бер генә мизгелгә дә тузан кунмаган…

Ул чакта тәрәзәнең кыл уртасына кояш эленеп калган иде. Кичәге кояшмы, бүгенгеме?

Үземнең сәер уемнан йөземә күләгәле елмаю йөгерде. Шул елмаюлы өмет белән җәймәне ача төшеп, аякларымны кыймылдатып карамакчы булдым. Юк инде, агач та агач – бу ике аяк та агач. Менә бит, ничек кенә суккалама, чеметмә, ярсып йолыккалама – җан әсәре юк бит, юк! Имеш, стресслар үзенекен итә, барысы да вакытлыча гына, бала тапканнан соң мондый хәлләр була инде, имеш… Табибның мондый юатулары нишләптер җанымны әз генә дә җылытмады, киресенчә, торган саен эчемдә шомлы билгесезлек, курку хисе көчәя генә барды. Алга таба ничек яшәргә? Нинди адым ясарга?.. Бу уемнан да үзалдыма ачы көлемсерәп куйдым. Адым турында хыялланып ята берәү. Салкын зәңгәрлеге белән карашны туңдырган стенага карап, эче-эчкә береккән мендәрне кочаклап. Өсте-өстенә өеп биргән дарулар тәэсиредер, көннең ни рәвешле төнгә ялганганы да абайланмый калган. Кичә, күп елаудан бер-берсенә ябышып калган керфекләрем аша көн күзенә бакканда да тәрәз уртасына кояш кадакланган иде, ул бүген дә нәкъ шул урынында эленеп тора.

Алга таба ничек яшәргә?

Бу сорау төпсез йокыдан айнып-айнып алган һәр мизгелдә баш миемне ярып үтә иде.

Мин, яткан җиремнән тимер караватның ике кырыена тотынып, көч-хәл белән аркамны күтәрдем. Шуышкандай итеп чигенә торгач, карават башына терәлеп утырдым да чакрым юл үткәндәй арып, күзләремне йомдым. Кырыкмаса кырык пичәт белән чуарланган, юа-юа төсе уңып, сизрәп беткән җәймә идәнгә сузылып төште.

Коридорда ыгы-зыгы башланды. Тәгәрмәчле арбаларны дырык-дырык китереп үтәләр дә, әле бер, әле икенче палата ишеген дөбердәтеп ачып, сабыйларны имезергә тараталар иде. Безнең янга сугылучы булмады.

Өч кешелек палатада без икәү генә идек. Таш стенага йөзен борып, тел тибрәтми яткан унсигез яшьлек кызыкайның аяклары йөри йөрүен. Тик ул баласын имезергә дә, ул баланы үзенеке дип танырга да теләми, баш тартам дип гариза язган.

Дәвамы бар

Айгөл Әхмәтгалиева

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас