Zuhra.
Төн күзеннән йолдыз түгел, кояш эзләп утыруым.
Ялгыш әйттем. Кояш түгел, үз-үземне эзләвем лә.
Яшәүнең һәр мизгеле үз-үзеңне эзләүдән тора.
Көн саен. Сәгать саен…
Миннән йокы качкан.
Хәер, миннән генә түгелдер. Күпләрегез, минем шикелле үк, кулына телефон яки ноутбук алып, инстаграм битендә тынычлык эзләп утыра, ахры.
Тагын ялгыш әйттем. Кулымда – язмышым йомгагы бугай. Мин аны, еш кына, төн җитүгә, тәгәрәтәм, сүтәм, җыям. Кагылган саен ул йомгак тагын да ныграк чуала, төйнәлә, сүтәргә теләп ул төеннәргә теш-тырнагым белән ябышсам, җеп очын бөтенләй югалтырмын шикелле тоела.
Көзгегә текәлеп, үз-үзем белән сөйләшсәм, шул халәтемнән куркып, үзем үк өйдән яланаяк чыгып чабар идем.
Миңа тынлык… һәм аның тавышын тою кирәк.
Тынлыкның тавышын ишетергә теләвем үзе үк сәер иде.
Төн кочагына керүгә, тормышның бер өлеше бөтенләй сүнеп кала. Кайдадыр исә кемдер тәүге тапкыр кычкырып дөньяга аваз сала. Кемдер, киресенчә, гомер буе тартып барган йөгеннән арынып, китеп бара. Кемдер, көн дәвамында талчыккан тәнен яки җанын ял иттерергә теләп, ниһаять, дип сөенә-сөенә, караватына ава да, юрганын башыннан ук бөркәнеп, татлы йокыга тала.
Ә миннән йокы качкан. Бармакларым ихтыярсыздан телефон пыяласы буйлап йөгерешә, минем уйларым, миннән алда җитәкләшеп чаба-чаба, көнемнең чираттагы хатирәсен инстаграм битенә төшереп калдырырга ашыга.
Нигә кирәк?
Аклы-каралы уйларымның болай түгелүе кемгә кирәк?
Ябык аккаунтымдагы санаулы гына «дусларыма»мы? Мин аларның кем икәнен дә белмим. Алар да мине белми. Алар өчен – «Зөһрә Әхтәмовна» мин. Болай дип бәлки мин алдап кына язганмындыр… Бәлки үземнең дә, әткәйнең исеме дә битлек астындадыр…
Ә сезнең кайсыгыз гына битлек киеп яшәми? Дөресен әйтергә кем дә булса җөрьәт итәрме? Безнең тормыш – тоташ уен. Без барыбыз да артистлар. Монысы – гасырлар дәвамында расланган хакыйкать. Шулай да… Әле кайчан гына минем дөньяга елмаеп каравым һич кенә дә битлек түгел иде. Мин ярата белә идем. Кешеләрне, якыннарымны, тормышны… Ә хәзер… җанымда кискен борылыш. Мин бар нәрсәгә битараф була баруымны тоям. Үземчә көрәшкән дә булам. Үзем белән. Чөнки бу битарафлык мине куркыта, рухымны изә. Шул ук вакытта аруымны тоям. Бертуктаусыз йөгерүдән, сынаулардан, тирә-ягымдагы бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрнең җилкәмне сытуыннан арыдыммы? Нишләп әле безнең тормыш кисәк кенә агым кочагына эләккән корабка охшап калды соң? Бөтереләбез, бөтереләбез – уңда да, сулда да чайкалган дулкыннар бер тарафка да кузгалып китәргә җай бирми…
Җанымда вакыт-вакыт курку уяткан битарафлыгымнан качарга теләп, виртуаль дөньяга килеп керәм. Анда – бихисап таныш һәм таныш булмаган йөзләр, язмышлар, кеше дигән затның калебенә хас бөтен сыйфатларны – мәхәббәтне, нәфрәтне, көнчелекне, тарлыкны, матурлыкны, ямьсезлекне, гайбәтне сыйдырган үзгә яшәеш. Кайчагында, өн белән төш буталган шикелле, чынбарлык һәм ясалма дөнья шулкадәр бер-берсенә уралып китә, үзеңнең кайда, кайчан яшәгәнеңне, хәтта чын йөзеңне онытып җибәрәсең. Әллә инде, киресенчә, ясалма тормышта чын йөзең ачылып китә – аңламассың…
Raiskabirov.
Зөһрә ханым, бу араларда кәефегез юк шикелле. Инстаграмны да төн җиткәндә генә искә төшерәсез… Җитмәсә, фәлсәфи уйларга чумгансыз. Көз көне була торган хәл. Депрессия диләрме әле…
Alisacafina.
Рәис, сезнеңчә, меңләгән, миллионлаган кеше депрессиядә, димәк? Социаль челтәрләрнең теләсә кайсына игътибар итегез: анда күпләр таңга кадәр утыра… Сәгатькә карагыз: төнге икенче ярты. Мин дә, сез дә, Зөһрә дә әле иркенләп «сөйләшә» башладык кына:)) Миндә, мәсәлән, бернинди депрессия дә юк. Кем беләндер тел чарлыйсы килә бит. Шуңа кеше язганнарны укып, комментарий язып, рәхәтләнеп аралашып утырам менә. Зөһрәнең язганын көтеп торам, китаптан хикәя укыган кебек укыйм.
Zuhra.
Алисә, ялгышасыз, хикәя язу осталыгы юк миндә. Әйтәм бит, бармакларым да, уйларым да хуҗасына буйсынмый, дәрья-суның йөгерек дулкыннары шикелле, үзләре йөгерешә… Үтелгән көнем хакында үз-үземә хисап бирүемме… Мәктәп директоры булып эшләгәч, анысына өйрәнгәнбез инде: эшебез тоташ хисаптан тора, балалар укытырга, аларның җан халәте белән кызыксынырга вакытыбыз да юк…
Минем көнем – минеке генә булырга тиеш тә соң… Бер-бер дәва эзләп тилмергән җанга аңлатып карагыз шуны…
Баягы халәтемне бөртекләп күз алдымнан үткәрәм…
Директорлар киңәшмәсен кичке якка билгеләгәннәр иде.
Машина йөртә белсәм дә, йөртү хокукы алсам да, ирем белән икебезгә бер «Хендай Солярис» минем кулга сирәк эләгә, чөнки ирем көн саен диярлек юлда; район үзәгенә барасы булса, күрше авыллар «эләктереп» китә үземне. Бүген Алан мәктәбе директорының машинасына төялдек: биш директорның дүртесе – кызлар!
Кайтып, ишегалдына керүгә, баскычта ярылып яткан пычрак итек эзләрен күреп алдым. Йә Раббым! Бүген дә…
Тәнемә йөгергән салкын дулкын бармакларыма калтырау булып таралды. Ул арада өй ишеге киерелеп ачылды, алдымда Зөфәрнең сыекланган күз карашы пәйда булды.
Аякларым миңа буйсынмады, җәйран җитезлеге белән абзар ягына атылдым. Ишекнең биген тартып, аркам белән терәлеп басарга гына өлгердем – нәкъ колак янында дырк иткән тавыш ишетелде. Абзар эчендәге караңгылыкка күзем ияләшмәгән иде әле, шулай да уң як җилкәм өстендә ялтыраган тимер кисәген аермачык күрдем: чәнти бармак биеклеге ара калдырып, тактаны әллә пычак, әллә без очы тишеп чыккан иде.
– Үтерәм!
Ир, янаулы сүзләренә өстәп, ишеккә киереп типте. Яланаяк булып, табанын авырттырдымы, шырпы кердеме – яралы аю кебек үкереп җибәрде.
Миңа кисәк кенә барыбер булып китте. Ишектән тизрәк читкә тайпылыр, үземне яклар өчен моннан качар, ашыгыр урында, йодрыкка төйнәлгән бармакларымны язып, җилкә өстендәге салкын тимер кисәгенә кагылып карадым. Пычак икән. Яшелчә турый торганын тотып чыккан. Узган атнада гына үзе үткенләп биргән иде. Аз гына аскарак селтәнсә, калак сөягенә килеп кадаласы булган.
– Зөһрәәәә! Чык, миңа сине үтерергә кушалар! – Зөфәрнең котсыз тавышы ишегалдын яңгыратты. Аннан кисәк тынды.
Йөрәгемнең тибеше колагыма кайтаваз булып кага иде. Әкренләп акылым үземә кайта башлады. Абзарның икенче бүлемендәге рәшәткәле тәрәзә янына атлап, ишегалдына күз салдым. Иремнең, кул-аягын як-якка ташлап, баскычка сузылып ятканын күргәч, ышанасызмы, елмайдым мин. Бераздан, тиле кеше шикелле, әкрен генә көләргә үк тотындым. Үзем көләм, үземнең бәгырем елый. Бар да үз эзендә. Хәзер тиз генә өйгә үтеп, өс-башны алыштырып чыгарга. Аппаратны көйләп, җәһәт кенә сыерны савып алырга. Ул арада, Зөфәрне култык астыннан эләктереп, өйгә тиклем сөйрәп кертергә. Уяныр, тагын дуамалланыр дип куркасы юк – хәзер инде трактор белән сөйрәсәң дә уянасы юк. Таң белән генә, ике кулы белән башын тотып, ыңгыраша-ыңгыраша торып утырачак, үтерәм дип янап кычкыруы турында ничек кенә исенә төшерергә тырышма – минем үземне җүләргә чыгарып калдырачак…
Бакча артына төшеп, җилдереп кенә бозауны алып кайтырга кирәк. Кичкә калганына аптырагандыр, бичара. Бавына уралып бетмәгән булса ярар инде.
Зәлия, әнкәйнең куенына сыенып, йоклап киткәндер инде, иртән генә барып алырмын үзен, хәзер йокысын бүлеп йөрмәм.
Шуларның барысын күз алдыннан кичерә-кичерә, иремнең бөтен буена сузылган гәүдәсе яныннан гаҗәеп бер тынычлык белән узып, өйгә кердем. Аш бүлмәсенең форточкасы ачык иде, үтәли җил көенә шапылдап ябылды. Суыткыч ишеге дә ярым ачык калган – бозы эрегәндер инде, хәерсез… Эченә күз салмыйча гына, битараф кыяфәттә учым белән этеп яптым.
Өстемне алыштырыйм дип йокы бүлмәсенә кергән идем, көзгегә күз төшүгә, баягы гасабилы көлү өянәге янә әйләнеп кайтты: яшькелт костюмның итәгенә салам бөртекләре ябышкан, капрон оекның тез астыннан күзе китеп, буйдан-буйга сызылып төшкән. Эре бөдрәләрдән үзләре дә салам-салам булып тырпайган чәч бөртекләре генә торып калган. Бая, Зөфәрнең күзеннән качып котылыйм дип абзар эченә кереп бикләнгәндә, җиңемне дә эләктерергә җитешкәнмен – матурлыкның гомере кыска икәнен искәртеп, челтәр бизәгенең күзе киткән иде.
Җиңнең түгел, дөньямның күзе китеп бара. Мин нәрсәнедер дөрес эшләмим, алай гына да түгел, дөрес яшәмим: тоташ хата, тоташ әрнүдән торган басмалардан атлый-атлый, каядыр үреләмме, ашкынаммы? Үз көчемә артык ышанып, мәктәп кадәр мәктәп дилбегәсенә үрелеп ялгыштыммы әллә? Дүрт авылның балалары анда! Аларның һәркайсы үзе бер дәүләт! Ул дәүләттә ничәмә-ничә язмыш…
Рәис, сез минем язмалардан соң фикер калдырганда, «сез бик көчле хатын-кыз», – дип язасыз. Ә мин торган саен киресен – көчсезлегемне расларга маташам…
Тышта – баскыч төбендә акылын-аңын җуеп, исерек ирем җәйрәп ятканда, кайсы кайда мине көтеп зарыккан мал-туарым каралмаганда, көн дәвамында күрмәгән кызымның хәл-әхвәлен белешмәгән мәлемдә, боларның барысы хакында онытып, көзге алдында көлеп басып торуымнан мең гаеп табарсыз. Каршы килмим. Тик минем… яшь аралаш көлгән мизгелем иде бу.
Alisacafina.
Мине ни сәбәпле үз язылучыларыгыз исемлегенә кабул итүегезне тәки аңламадым – шулай да рәхмәт! Бу бит сезнең ябык аккаунт. Һәм без сезнең белән таныш түгел. Мәктәп директоры булып эшлим дисез, гафу итегез, андый ханымның абзарда сыер савып, инеш буенда бозау арканлап йөрүенә ышанып бетәсе килми. Хәзер, кибеттә бөтен нәрсә бар чагында, вакытыгызны шул рәвешле әрәм итәсезме? Укытучыларны кәгазь эше белән күмеп ташладылар дип зарланалар бит, болай да бала укытырга вакыт юк, дисез… Җитмәсә, сыер, бозау… Өстәвенә, исерек ир… Турысын язганга ачуланмагыз: үз тормышыгызны рәтләп көйли алмаган килеш, сез ничек мәктәп кадәр мәктәпне җитәклисез? Моның өчен бик көчле яки бик… сәер булу кирәктер бит…
Raiskabirov.
Алисә, Зөһрә ханымны гаепләргә ашыкмагыз. Сер булмаса, сезнең үзегезгә ничә яшь? Бәлки әле сез кияүдә түгелдер, шуңа гаилә мәсьәләсенә алсурак күзлектән карыйсыздыр… Мин Зөһрә ханымның язмаларын өченче ай күзәтеп барам, баштарак нәкъ сезнең шикелле, бәхәсләшергә ярата идем. Яшермим, бу ханымны бераз тәкәббер, мәктәп эшенә чумып, гаиләсе ике ятып бер төшенә керми торган зат итеп күзаллаган идем. Менә, яңа заман Миңлекамалы!.. Бәлки Миңлекамалның кем икәнен белмисездер дә… Белмәсәгез, Мирсәй Әмир дигән язучының шундый әсәрен укырга киңәш итәм. Ни өчен аны шулкадәр истә калдырдым? – Мин әле авыл мәктәбендә укыганда шул әсәрне сәхнәгә куйган идек без. Миңлекамалны уйнаган китапханәче Сара апаның иске күфәйкесенә тиклем бүгенгәчә күз алдымда… Ул вакытта ярый инде, сугыш вакыты, адәм рәтле ир-атның барысы фронтта. Авылның бөтен эше, бөтен авырлыгы хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә өелеп калган. Шуңа күрә колхоз председателе дә, директор да, завфермы да хатын-кыз булуга аптырарга кирәкми. Ләкин хәзер сугыш вакыты түгел бит! Авылда эшсез тилмергән ирләр белән буа буарлык! Шулай да Миңлекамаллар артып тора: авыл башлыгы – хатын-кыз, мәктәп директоры – хатын кыз. Машина йөртүләрен әйтеп тә тормыйм. Автобус руленә дә тотындылар хәзер! Район түрәләренә карагыз – башлыктан гайре ир-ат таба алырсызмы? Аптырыйсы юк. Чын ир-егетне авылга баш итеп куеп кара син – умыртка баганасы нык булса, тотынган эшенә үзе теләгәнчә, киерелеп ябышачак бит ул. Аны урталай бөгү, сындыру, үз кубызыңа биетү ай-һай кыен булачак җитәкчеләргә! Чөнки ир-ат белән бил алышу өчен үзеңнең дә көчле булуың кирәк… Ә хатын-кызны сындыру, буйсындыру җиңелрәк. Күпкә җиңелрәк.
Alisacafina.
Рәис, сезнең белән килешергә җыенмыйм. Яшем турында соравыгызны сикертеп үтәм  Хатын-кызны көчсезлектә гаеплисез. Зөһрә ханым да «көчсезлегемне расларга маташам» дип утка май сибеп тора. Хәзер шәһәрдә яшәсәм дә, мин үзем дә авыл баласы. Авыл халкының коллык психологиясен, ир-атларның телсез-тешсез булуын күреп үстем. Клубта эшләгән чагымда, авыл кешеләренең, бер кап һинд чәенә, бер рюмка аракыга алданып, кайда кул куярга кушсалар – шунда, бер түгел, биш имза куярга әзер булуларына аптырый идем. Авылны калҗа-калҗа итеп тураклаганда, баһадир-баһадир ирләр, үзләре стена булып тезелеп басасы урынга, ашыга-кабалана ферма ташларын, амбар стеналарын сүтеп, үз ихаталарына ташыдылар. Кайберәүләрнең үз нигезләре әнә шул ташлар өстендә утыра бүген. Ул ирләр бер йодрык булып авылның җанын сакларга күтәрелгән булсамы? Юк, диңгез болганганда мал җыеп калу, кеше эләктергәннән күбрәк эләктерергә тырышу теләге көчле иде. Менә хәзер шуның «рәхәтен» татый авыл, кайткан саен минем дә җаным әрнеп килә: җирен тартып алдылар, малын бетерделәр. Ә дәшүче юк! Ир-атның булганы да балык урынына көн күрә. Авызындагы телен каерып алсалар да дәшмәячәкләр… Башкача кем сөрән салсын? Авылның төп халкы булып калган пенсионерлармы? Чәпчесә дә, хатын-кыз чәпчеп карар…
Zuhra.
Алисә, хатын-кызның көче – көчсезлектә диләр…
Alisacafina.
Искергән мәкаль инде ул, Зөһрә. Дөнья көтүне үз кулына алган күкрәп торган ирләр булса, көчсез генә булып, иркәләнеп кенә яшәр идек. Каян табарга соң аларны? Шул, телевизордагы әкиятләрдә күреп соклансаң гына инде. Анда бит үзләре бай, үзләре булдыклы, үзләре чибәр. Җитмәсә, өйләнмәгән дә! Ни хикмәттер, мәхәббәт дигәннәре авылдан килгән берәр ярлы-ябагай кыз күргәч кенә дөртләп кабына… Эх, мин дә авылдан аксыл төстәге иске дипломат күтәреп чыгып киткән кеше дә соң, нишләптер шундый егетләрнең берсе-бер борылып карасын…
Raiskabirov.
Алисә, үкенеп утырмагыз. Кинодагы ул асыл егетләр бөтенесе бандит түгелме соң? Кайсын аталар, кайсын шартлаталар…
Alisacafina.
Менә шуларны жәлләп, ярты гомерем узып китте инде.
Raiskabirov.
Сез хатын-кызларны аңлар өчен бу дөньяда ике гомер яшәсәң дә җитмәс, мөгаен…
Zuhra.
Иремнең сулышы бар микән дип, бу юлы да төн буе аны саклап чыктым мин. Пәрдәне ике яклап ныклап тартып бетермәгәнмен: уртада тар гына булып калган аралыктан ай нуры сызылып кергән иде. Айның, кайчандыр без кечкенә вакытта әнкәй ясый торган бер йомарлам сары май шикелле, түп-түгәрәк булып тулган чагы. Озаграк текәлеп торсаң, ике күзен кыса төшеп, көлемсерәп торган шикелле күренә ул.
Көлемсерәү генә түгел, шаккатадыр. Әле кайчан гына бер-берсенең күзенә карап торган, бер-берсен яратып кавышкан, авырлыкларны бергәләп күтәрергә вәгъдә бирешкән ике затның шулкадәр үзгәрүенә шаккатадыр…
Йокымсырагандай итәм дә, дертләп уянам, башымны күтәреп, иремнең битенә карыйм: ай яктысында аның йөзе салкын мәрмәр булып тоела. Гүя таш битлек киеп, үзе дә ташка әйләнеп ятуы.
Әле мин дә, энем дә кечкенә чакта, әнкәйнең, чарасыз кыяфәттә ике кулын салындырып баскычта утыруын, күлмәк итәген әйләндереп борынын-сөртә-сөртә: «Үлсә, котылыр идек ичмаса», – дип кабатлавын исемә төшерәм. Әткәй турында әйтүе иде.
Әткәй дә шулай, күзенә ак-кара күренми исергән мәлендә, кул астына эләккән бар нәрсәне кыра-җимерә, безнең өскә томыра иде. Күзенә җен булып күренгәнбездер, «Китегез, шайтаннар, күземнән югалыгыз!» – дип тыны-көне бетеп кычкыра иде. Авыруы кузгала иде…
Мондый мәхшәрдән тую белән туйган булгандыр шул әнкәй бәгърем, теге сүзләрен бер генә кабатламады. Әткәй үлгәнчегә кадәр.
Үлгәч исә… Елаудан арына алмады. «Телемнән кемнәр тартты… Яши идек бит әле, айнык көннәре дә бар иде бит аның… Ялгыз хатын – ялгыз хатын икән лә. Яшәсен иде бит әле», – дип, илереп-илереп елаган көннәре күп булды.
Менә мин дә, иремнең тын алышы сизелмәгән йөзенә иелеп, котым очып аның йөрәк тибешен барлыйм: яшәсен генә, яшәсен берүк… Ничек тә табибка барырга күндерермен, үзенең көннән-көн авыру сазлыгына бата барганына ышандырырмын… Көн саен эчми бит ул… Рәхәттән эчми… Җан авыруына дучар бит ул…
Күңелемнән генә иремне акларга мең сәбәп эзлим, шул ук вакытта аны тотып җилтерәтергә әзермен. Шул халәттә йоклап китәргә маташам.
Тик йокы бер ачылса, тиз генә керфеккә эленер димә. Хәер, таңга да күп калмагандыр инде, тиздән яңа көн туар. Гаепле кешедәй тыенкы гына елмаеп, тау башындагы каеннар артыннан кояш күтәрелер.
…Кояшның керфекләренә чык кунган шикелле иде. Шул бәллүр чыкның авырлыгыннан сынып-сынып төшкән нур сызыгы каеннарның бөдрә кочагына килеп сарылды. Көз уртасы димәссең: җылылыгына тилмерткән җәйнең үз гаебен юарга теләгәндәй, соңлап булса да көзләр итәгенә ябышырга маташуымы… Көннәр җылы тора әле, башка елларны бу вакытта өстән җылы куртка, аяктан итек төшми иде, ә быел саташкан җәйнең көз белән урынын алыштыруы диярсең.
+24 °С
Дождь




