

Аллаһы Тәгаләнең кодрәте- могҗизасын үз күзләре белән күреп инану, сискәнү, тетрәнү, шаккату... ярдәм итте...
Ул чакта бәлагә тарган авыру янына вертолёт белән ашыгыч рәвештә район үзәгенә очулары иде. Иң тәҗрибәле кардиохирургларның берсе булган Ришат Мәхмүтович та шунда иде. Тимурны беркадәр гаҗәпләндереп: «Казага калдырасым килми», – дип, утырган килеш кенә көндезге намазны укып алды, кесәсеннән дисбе чыгарды да иреннәрен селкетер-селкетмәс кенә зекер кылырга тотынды.
Мөгаен, коллегасының үзенә сәерсенебрәк карап куюын чамалагандыр – ике кулы белән битен сыпыргач, йөзен балкытып елмайды да:
– Нәрсә, Тимур Айдарович, куркыттымы әллә үзеңне? – диде.
– Нишләп инде... Намаз укыганыңны белми идем, – диде Тимур, үзе дә елмаеп кына.
– Кешегә әйтеп йөргәнем юк, нигә кирәк?
– Сер булмаса, каян шулай, кинәт кенә? – Тимур кызыксынуын җиңә алмады.
– Кинәт түгел. Байтактан инде. Бер елны, ялда чагында Коръән китабын укый башлаган идем. Дөресен әйткәндә, болай, кругозор өчен генә... Шуннан аңладым. Бөтенләй ялгыш яшәп ятканыбызны.
– Кызык.
– Кызык түгел, куркыныч, Тимур. Сукыр булып яшәвебез куркыныч. – Ришат Мәхмүтович авыр көрсенде. – Кайчагында үзебезне дөнья кендеге санаган булабыз бит әле. – Ир-егетнең бармаклары йодрыкка йомарланды. – Надан бит без. Ничә ел институт. Ординатура, магистратура... Барыбер наданнар... Ничек яшәргә тиешлегебезне белмибез...
Шушы кыска гына сөйләшүдән соң, бары тик әлеге дә баягы кызыксынуын җиңә алмаудан гына, Тимур да Коръән китабы белән танышып чыкты. Яшерми: бик күп нәрсә бөтенләй аңлашылмады. Эчке тарту көченә буйсынып, икенче, аннан өченче кат укыды. Беркөнне, очраклы рәвештә генә, Коръәндәге күп кенә аятьләрне бүгенге заманда фәнни фактлар белән чагыштырып күрсәткән мисалларга тап булды. Тап булды да, кызыксынуы тагын да арта төште. Айга беренче булып аяк баскан америка астронавты Нил Амстронгның шунда, күктә азан тавышы ишетүе турында да, медицина ачышы дип күкрәк кагып йөргән бик күп нәрсәләрнең Коръәндә әллә кайчан бәйнә-бәйнә аңлатылганлыгы турында да җентекләп язылган иде. Студент чакта, эмбриология темасын өйрәнгәндә дә, имтиханга әзерләнгәндә дә, адәм баласының барлыкка килүе турында байтак авторларның фәнни хезмәтләре белән танышырга туры килде. Баксаң, аятьләрдә һәрберсенә кыска һәм аңлаешлы җавап бар икән: «...Аннары нәсел орлыгын аналарның аналыгына урнаштырдык. Соңыннан Без нәсел орлыгын оешкан кан иттек. Мәни суы, ана карынында кырык көн торганнан соң, каты һәм оеш кан булып әверелер. Шул хәлдә янә кырык көн торыр. Аннан соң оешкан кан сөяксез ит кисәгенә әйләнеп, тагын шулай кырык көн тора. Соңыннан Без әлеге ит кисәгенә сөякләр кылдык. Мәни суы ана карынында өч мәртәбә кырыгар көн торганнан соң аның сөякләре пәйда була. Аннары без сөякләрне ит белән капладык». – «Мөэминнәр» сүрәсенең 13-14 нче аятьләренә тулы бер энциклопедия сыеп беткән иде! «Аллаһ сезне аналарыгызның карынында ярата. Өч караңгылык – соңгылык, аналык һәм карын эчендә». – «Төркемнәр» сүрәсенең 6 нчы аятен булачак гинекологларның, акушерларның һәрберсенә укытырга мөмкин!
Төрек табибы Халик Нур Баки язмасын – һәр кешенең йөрәгендә гарәп хәрефләре белән Аллаһ дип язылган сүз барлыгын үз күзләре белән күреп инанган хирургның мәкаләсен укыгач, Тимур Айдарович түзмәде, Ришат Мәхмүтовичка шалтыратты. Кардиохирургның сүзе кыска булды:
– Тимур, ник аптырыйсың? Синең кабинетыңда ничә картина эленеп тора, ә? Һәрберсенә авторы үз кулын куйганмы – куйган. Нигә әле Аллаһ үзе иҗат иткәнгә имзасын куймаска тиеш?.. Ярар, башыңны катырмыйм... Операция ясаганда, дәшәрмен. Үзең дә күрерсең...
Анатомия укыганда бу хакта кем искәртсен?.. Могҗизаны күрер өчен күңел күзеңнең бераз булса да ачылуы кирәк икән шул...
Ул мизгелдә Тимур сулышсыз калды: операция өстәлендә яткан авыруның доктор кулына күчкән йөрәгендә, иң оста нәккаш кулы белән язылгандай, АЛЛАҺ дигән сүз ярылып ята иде...
– Игьтибар иттең микән: йөрәк тукымасы – үрелгән мускул җепселләреннән тора бит, ә бу сүз язылган урында андый җепселләр юк! Ялтырап күренеп тора! – Соңыннан, шушы хакта сүз алышканда, Ришат Мәхмүтович күптән хәбәрдар булуын әйтте, һәр йөрәктә чыннан да мондый тамга барлыгына үзенең әле һаман шаккатуын яшермәде.
Бу очрактан соң Тимур да дөньяга башка күзлектән карый башлады. Ул да Ришат Мәхмүтович шикелле үк ничек яшәргә кирәклеген моңа кадәр белмәгәнлеген аңлаган иде...
Тимур үзе өчен ачкан шушы хакыйкатьне Илһам белән бүлешмәгәненә үрсәләнә иде. Табиб буларак коткарып калырга көче җитмәсә дә, ул бит соңгы мизгелләрдә булса да аның күңел күзен ача, җанын коткара ала иде... Дөрес, егетнең сулышы өзелгәндә, Тимур аның янәшәсендә булды, аның өчен дога да кылды, әмма, әмма... Китәр мәлдә генә булса да, иң бөек хакыйкатьне танып китәргә кирәклеген искәртмәде, тыелып калды, телен тибрәтмәде...
Шулай, син үзеңне табиб дип саныйсың икән, ярдәмгә мохтаҗ авыруның тәнен генә түгел, җанын, рухын савыктыру да – синең бурычың... Кулыңа – шифа, башыңа – зиһен биреп, Аллаһ сине кеше гомере өчен сәбәпче иткән икән, моны онытырга хакың юк...
Юлның озынлыгы сизелмәде. Әллә уйлар чакрымнардан да озынрак булды инде...
Олы юлдан иртәрәк төшкән икән, авыл читендәге зират янына басу яклап барырга туры килде.
Гаҗәеп мәл. Зәңгәр гөмбәз булып балкыган күк йөзендә уч төбе кадәр дә болыт күренми. Бу чиксезлек астында, терек булган һәм терек булмаган һәркемгә, һәрнәрсәгә урын җиткәнлеген күрсәтергә теләгәндәй, машина тәрәзәсе янәшәсеннән исәпсез-хисапсыз бөҗәкләр очып бара; һәрберсенең үз төсе, үз бизәге булган күбәләкләр бөтерелә; юл читендә төрледән-төрле үләннәр кул изәп кала; келәм кебек җәйрәп яткан иген дулкыннары йөгерә; кояшның җылы нуры астында тургайлар иркәләнеп кенә канат кага. Бу мизгел җәй саен кабатланадыр һәм... беркайчан да кабатланмыйдыр...
Зират капкасын ачып кергәндә, Тимурны илаһи тынлык каршы алды. Җил бөтенләй юк идеме, әллә булып та, агач яфраклары әкрен генә лепердәп утырудан кисәк туктадымы... Ирнең борынына бөреләнеп килгән җиләк исе, сусыл үлән, хушбуй исенә тартым баллы чәчкә исе килеп ягылды.
Илһамның яткан урыны караулы иде. Кабере койма буенда гына. Җыйнак кына, тәбәнәк кенә чардуган эченә гөлләр утыртканнар. Күптән түгел генә, кичәме, бүген иртәнме, кемдер килеп су да сибеп киткәнгә охшаган.
Тимур берара билгесез ноктага төбәлеп торды. Күз карашы Илһамның ташка уелган сурәтенә текәлсә дә, баштарак ул аны күрмәде диярлек. Керфек кагып алгач кына, айнып киткәндәй булды. Төзеклеген тикшергәндәй, чардуган рәшәткәсен тотып-тотып карады. Тузанын сөрткәндәй, ипләп кенә сыпырып куйды.
– Ничек хәлләрең дип килүем, Илһам... Сәерсенмә. – Бу сүзләрне Тимур кычкырып әйтте. Илһамның үзенә туп-туры текәлгән күзләренә карап әйтте.
«Үзең ничек, Тимур абый?»
«Илһам, син мине эгоистлыкта гаепләрсең... дөрес тә булыр...» «Минекеләрнең синнән башка беркеме дә юк...»
«Саксыз сүз белән Чулпанны рәнҗеттем... Ашыгып әйтелгән сүзем белән...
Кичер...»
Шактый озак басып торды Тимур. Бу «әңгәмә» дә шактый озак дәвам итте: юлда чабуына тагылган уйларын күңеленнән янә, кабат-кабат Илһам белән уртаклашты. «Сөйләшкән» саен җанында сәер бер тынычлык урын алуын тойды. Баягыча кат-кат чардуган тимерен сыйпады. Озаклап, көйләп, кычкырып, дога укыды.
– ...Әссәләәмү галәйкүм йәә әһләл-кубүүр йәгъфируллааһү ләнәә вә ләкүм. Әнтүм сәләфүнә вә нәхнү бил-әсәр...
Кузгалырга кирәк иде. Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Тик... әйтми калган сүзләр өчен янә үкенгәнче...
– Илһам, син тагын... шуны белергә тиеш... Мин Чулпанны яратам. Бик яратам. Газизәне дә үз кызым шикелле күреп яратам. Ләкин... болай дип үзләренә тагын кабатлап әйтергә минем көчем җитмәячәк. Кичер, Илһам...
– Әт-тә! Тә! Әт-тә! – Якында, бик якында гына сабый тавышы белән ниндидер кошчык әллә җырлап, әллә сайрап куйгандай булды.
Тимур җилкә аша ялт кына артына борылды. Күзләренә ышанмады, саташуым, ахры, дигәндәй, башын чайкап алды.
Койманың теге ягында Газизәне күтәреп, ак күлмәкле Чулпан басып тора иде. Аягында – авылда, ишегалдында рәхәт итеп «сөйрәп» йөри торган кәлүшләр. Бит алмасы буйлап буразна-буразна яшь тәгәри, хатын аларны сөртергә оныткан да дога аһәңеннән мөлдерәмә тулган күзләре белән Тимурга төбәлгән. Газизә исә нәни кулларын изи-изи, һавага талпына. Үзе, шул чиксез зәңгәрлектә кемнедер күреп эндәшкәндәй, бертуктамый «Әт-тә!– Тә! Әт-тә!» дип кабатлый. Кызчыкның ачылып кына килгән телендә яңгыраган тәүге сүзләр көмеш кыңгырау чыңы булып шул чиксезлеккә сибелә, кояшның алтын нурларына ияреп, әллә кайларга тарала, тургай җыры шикелле күкрәк читлегенә өмет булып кереп тула...
Кояш батарга иртәрәк булса да, офыкка көянтә-көянтә алсу тасмалар эленгән иде. Гүя нидер капылт кына үзгәргән дә, көн кичкә авышканда, таң атарга җыена... Кичке таң... Соңарган шәфәкъ микән ул? Әллә иртәләгән баешмы?..
Таң атарга ерак, бик ерак шул әле...
Ә бит... төн караңгылыгының карасы мәңгелек түгел. Иртәме-соңмы, барыбер яктырып таң ата...
Чиксезлеккә, әле язылмаган, әмма һичшиксез язылачак матур бер җыр булып, баягыча көмеш чың сибелде...
***
«Аллаһка кайта торган көннән куркыгыз...»
«Бәкара» сүрәсе, 281нче аять.
Тәмам
Айгөл Әхмәтгалиева