Литература
9 Июня 2022, 11:00

КИЧКЕ ТАҢ

14 бүлек Мин хәзер, бу тирәне генә сөртеп алам да... – дип, ирне фатирга чакырды.Ботинкасын салып, зал ягына үткәнче, Тимур кулындагы пакетны кухня бүлмәсенә кертеп куйды. Аннан кечкенә караватында йоклап яткан кызчык янына узып, аның йөзенә иелеп карады. Бала авызындагы имезлекне йокы аралаш каты-каты итеп суыра да берара тынып тора, вакыт-вакыт нәзек кашларын җыерып куя, аннан тагын имезлекне чупылдатырга тотына.

КИЧКЕ ТАҢКИЧКЕ ТАҢ
КИЧКЕ ТАҢ

Мин хәзер, бу тирәне генә сөртеп алам да... – дип, ирне фатирга чакырды.
Ботинкасын салып, зал ягына үткәнче, Тимур кулындагы пакетны кухня бүлмәсенә кертеп куйды. Аннан кечкенә караватында йоклап яткан кызчык янына узып, аның йөзенә иелеп карады. Бала авызындагы имезлекне йокы аралаш каты-каты итеп суыра да берара тынып тора, вакыт-вакыт нәзек кашларын җыерып куя, аннан тагын имезлекне чупылдатырга тотына.
– Газизә йоклаганда йә иркенләп чәй эчеп алам, йә өйне җыйгандай итәм. Башкача бик ирек бирми, кулга ияләшеп бетте, – дип пышылдады Чулпан, чәчәкләрне вазага утыртып, залга чыккан мәлендә, ирнең онытылып балага карап торуыннан үзалдына сискәнеп.
Тимур башын күтәрде. Чулпанның өстендә гап-гади саргылт футболка, балаклары тезгә тиклем бөкләнгән аксыл чалбар. Озын чәчен ничек эләкте шулай җыеп, баш түбәсенә күтәрткән – юешләнеп бөдрәләнгән чәч бөртекләренең кайберсе тыңлаусызланып, колак буйлап таралып төшкән. Каш-керфегенә бернинди буяу сыланмаган – ул чын матурлыкның үзе булып басып тора иде.
– Гомер тиз үтә, озакламый үзе дә сиңа идән юыша башлар, сизми дә калырсың, – диде Тимур, үз уйларыннан үзе качарга теләп.
– Ай, аңа хәтле! – Чулпанның бит очларына ана кешенең йөзендә генә пәйда була ала торган елмаю кунды.
Ул чиләк-мунчаланы тотып, ванна бүлмәсенә кереп китте. Үзе хакында сөйләшүне ишеткәндәй, шул мәлдә Газизә ялт кына күзен ачты. Иң беренче эш итеп, әлегәчә алданып яткан имезлекне төкереп ташлады, аннан Тимурны күреп ятсынуы булдымы, болай да кечкенә иреннәрен тагын да бөрештереп, мимыл-мимыл китереп торды да ачы тавыш белән кисәк кенә елый да башлады. Тимур башта караватны селкеткәләп, баланы тынычландырырга маташкан иде дә, аның саен отыры көчәеп үрсәләнергә тотынгач, кулына күтәрүдән гайре чарасы калмады.
– Берәүләргә нәрсә ошамый икән, ә? Тамак ачканмы әллә? Хәзер әниеңнән сорыйбыз аны... Сиңа хәзер боткалар да ашарга ярый, Газизәкәй, шулай бит? – Тимур баланың елаудан туктаган мәлдә аптыраудан киерелеп ачылган күзләренә төбәлде – әйтерсең, аңа Илһам карап тора иде... Юк, ачуланып, битәрләп түгел – киресенчә, беркадәр көлемсерәү һәм... елмаю белән. Әйе, әйе, әле генә ду килеп елаган бала инде дөньяны балкытып елмая иде! Үзенең керфек төбенә тәгәрәгән яшь тамчысы да кибеп бетмәгән!
Тимур аңа гына түгел, үзенә дә шаккатты: гүя гомер буе кулында нәни бала тирбәткән! Гүя гомер буе теленнән менә шушындый татлы сүзләр агылган!.. Ни авыр чакларда да сабыр булып кала алган йөрәге бу юлы аны тыңларга теләмәде: ярсып-ярсып тибәргә тотынды, ул йөрәккә әйтеп-аңлатып бетермәслек тансык наз, җылылык кереп тулды. Күкрәккә генә сыймыйча, ул наз керфек төпләренә бәреп чыкты. Шушы кысан гына фатирда бербөтен булып гомер кичергән ике җанга таяныч булу теләге гап-гади гаилә җылысына сусаган ирнең бөтен бәгырен айкады. Яклыйсы иде, саклыйсы иде үзләрен бар борчу-мәшәкатьтән; тормыш йөген тартуны үз иңнәренә аласы иде. Бернинди купшы сүзләрсез, менә бу түбә астында яшәгән гадилекнең үзе кебек үк, гади генә итеп аңлашасы иде. «Чулпан, бергәләп бәхетле булырга тырышып карыйкмы әллә?» – диясе иде. Юк, алай дисәң дә, әллә ничек, төчерәк килеп чыгар шикелле...
Тимурның уйлары чуалды. Шулчак, аны аңга китерергә теләгән шикелле, кызчык янә еламсырап аваз салды.
– Газизәкәй, бәлки, әниеңнән сорап, безгә кухня ягына чыгаргадыр, ә, ничек уйлыйсың? Мин сиңа кишер пюресы алып килдем, ошатырсыңмы, менә анысы икеле... Тик ул бик файдалы әйбер... – Тимур төшереп җибәрүдән курыккандай, баланы күкрәгенә сыендырып, аның белән сөйләшүен дәвам итте.
Бу вакытта Чулпан ванна ишеге төбендә идәнгә береккәндәй басып тора иде. Ул Тимурның бала белән сөйләшүен ишетте дә аның «Газизәкәй» диюеннән коты очып, баскан урынында катып калды. Болай дип Илһам әйтә иде, шушылай җылы итеп, йомшак итеп, яратып... Акылына килеп, ашыга-ашыга зал ягына чыккач, бөтенләй өнсез калды: Тимур ишеккә аркасы белән баскан; баланы, дөньяда бер кыйммәтле нәрсә урынына күреп, күкрәгенә сыендырган, үзе шулкадәр җитди кыяфәттә сөйләнә, Газизә исә, аның җилкәсенә башын салган да аңлаган кеше сыман тып-тын калып, күзләрен ачып тыңлый.
Күз яшьләрен сирәк күрсәткән Чулпанның кинәт сулыгып-сулыгып елыйсы килде. Нигә икәнен үзе дә аңлатып бирә алмас иде... Кызчыгының киң җилкәгә башын куеп, рәхәт бер изрәүдәге халәтен күрүдәнме... Бүлмә уртасында, кочагына иң кадерле берәүне сарылдыргандай, үзалдына бәхетле сөйләнгән олпат ир затына күз салгач, бәгыренең әллә кай җирендә ят бер тойгы баш калкытуын тоеп алуданмы?.. Бу – куркыныч иде. Хәтәр тойгы иде. Хыянәтче тойгы иде.
Илһамны мәңгелеккә озатканнан соң, Тимур Айдарович белән беренче тапкыр гына күрешүе түгел. Тик кайчан гына очрашмасыннар, ул моңарчы бары тик табиб иде. Ә бүген? Ни үзгәргән?..
Чулпан баягы курку хисенә исем һәм башында мең төсмергә кереп бөтерелергә өлгергән сорауларына җавап таба алмыйча, ишек яңагына сөялде. Үзенә генә ишетелгән көй астында салмак кына әйләнгәндәй, әкрен генә ишеккә таба борылган Тимур аны шул мәлдә генә абайлап алды. Таллар булып бөгелер кайгылы чагында сыгылуны белмәгән яшь хатын бу мизгелдә канаты каерылган ялгыз аккошка тиң иде: күзләрендә – мөлдерәмә тулы сагыш, моң, тагын әллә ни, әллә ни... Янына омтылып, кочагына сыендырудан үзен чак тыеп калды Тимур. Кыбырсынып куйган Газизәнең аркасын бәпләгәндәй итте.
– Чулпан, син «әйе» дисәң, Газизәне бергә үстерер идек.
Ни булды? Баядан бирле баш миендә бөтерелгән уй ни сәбәпле, ничек, нигә телдән тәгәрәп төшәргә ашыкты соң әле – Тимур үз сүзләреннән үзе өнсез калды. Юк, болай булырга тиеш түгел иде...
– Нәрсә??? – Чулпанның тавышында тимер чыңы яңгырады. Ул, коточкыч бер курку белән аның янына атылып, баласын үз кулына алырга үрелде.
Башлаган сүзен ярты юлда калдыру тагын бер ахмаклык булыр иде – Тимур Газизәне әкрен генә Чулпанга сузды, үзе гомер булмаганча, аңа туп-туры текәлеп:
– Мин яратам сине, Чулпан. Газизә дә бик якын миңа. Бәлки... – дип дәвам итмәкче булды.
Тик яшь хатынның күзендәге баягы моң урынына ачу һәм рәнҗү кереп тулган иде, ул Тимурга сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
– Тимур абый, ничек оят түгел сезгә? Илһам алдында?! Ул бит сезгә ышана иде, үзенә караганда да ныграк ышана иде! Ә сез... Аның рухы рәнҗер дип курыкмыйсызмы?
– Мин бары тик синең дә, Газизәнең дә бәхетле булуыгызны гына телим, Чулпан. – Яшь хатынның яралары ямалып бетмәгән күңеленә саксыз кагылуын аңлаган иде Тимур, тик авызыңнан чыгып очкан сүзне кире җыеп ала торган түгел шул, үкенүдән ни мәгънә...
– Китегез! Тимур абый, зинһар, китегез... Авыр сүзләр әйтеп үзем дә сезне рәнҗетермен дип куркам... Зинһар, китегез... Моңа кадәр кылган изгелекләрегезгә рәхмәтлемен, тик моннан соң мин барысын да үзем җиңәргә тырышырмын. Мин ялгыз түгел хәзер! – Чулпан, шуны исбатларга теләгәндәй, кызын күкрәгенә кысты, катырак тоттымы – бала елап җибәрде.
– Чулпан... Гафу ит... Сине ашыктырмыйм да, җавап та таләп итмим. Бу хакта башка сүз кузгатмам. Онытыйк. Ә ярдәм кирәк чакта шалтырат. Мин Илһамга сүз бирдем... Сезне язмыш иркендә калдырырга минем хакым юк.
Очы-очка ялганып бетмәгән сүзләрен бер-бер артлы тезде дә Тимур ишеккә юнәлде. Нидер аңлатырга, дәлилләргә маташу, хисләр турында акыл сату урынсыз икәнне аңлый иде. Мәхәббәтне теләнеп алып булмый...
Ул чыгып киткәч, фатир тараеп калды. Бая гына, киресенчә, бүлмә уртасында Газизәне кочып, Тимур Айдарович басып торганда, дөнья үзе кисәк кенә киңәеп киткәндәй тоелган иде түгелме?..
Чулпан кызының авызына имезлек каптырды, баланы караватка куйды да, җанында әрнү, гарьлек, ачу, сагыш – тагын әллә нинди, әллә нинди каршылыклы хисләр бөтенесе бер булып кубарылганны тоеп, шул давылны туктатырга җыенган шикелле ярсу бер хәрәкәт белән вазадагы ак чәчәкләргә үрелде. Исәбе – аларны учмасы белән тотып сындырырга, чүп чиләгенә томырырга иде. Ләкин... бу ак гөлләр шулкадәр чиста, шулкадәр саф, шулкадәр самими бер матурлык булып, аның күзенә төбәлгәннәр иде – кулы бармады, үзе дә суына төште. Чәчәкләрне әкрен генә кабат вазага урнаштырды, бармак очы белән кагылыр-кагылмас кына таҗларын сыйпап үтте. «Чәчәкләрнең ни гаебе бар?»
***
Тимур Айдарович баш табиб яныннан аптыраулы бер халәттә чыкты. Кем дә булса аның кыяфәтенә күз салса, каты гына шелтә эләккән моңа, дип уйлап куяр иде: ике кулын ак халатының кесәсенә тыгып, башын иебрәк атлаган ирнең кашлары үзалдына сораулы җыерылган, карашы идәнгә төбәлгән, иреннәре дә кысыла төшкән. Юкса, сөенергә тиешле хәбәр җиткергәннәр иде үзенә: көз көне Чулпан Насыйровага операция ясаган ике бригаданы республикакүләм уздырыла торган «Ак чәчәкләр» конкурсына – «Уникаль очрак» номинациясенә тәкъдим иткәннәр. Озакка сузмый гына документларны җыярга, презентация эшләргә кирәк, пациентканы чакырып, аның фикерләрен дә презентациягә теркәргә, баланы да алып, күмәк фотога төшәргә...
Ничә омтылса да, әлегә кадәр Чулпанга шалтыратырга батырчылык итмәде Тимур. Югыйсә элеккечә гап-гади генә итеп, хәлләрен сорашасы, Газизә белән бар да яхшымы, ярдәм кирәкмиме – шул хакта гына белешәсе килгән мәлдә, телефонына ничә үрелде. Юк инде, үзен ялгыш аңлаудан курыктымы, гаепле хис итеп бәргәләндеме, әллә бөтенләй җавапсыз каласын күзалладымы... «Тимур абый, минекеләрне ташлама... Мин сиңа ышанам...» Илһамның шул сүзләре исенә төште исә, аның гөнаһсыз карашы белән очрашкандай, тәне эсселе-суыклы булып китә, шул ук вакытта, үзенең көчсезлеген танудан, чарасыз икәнен дә белә.
Эштә, операция, консультация вакытларында мондый уйлар бөтенләй булмагандай онытылып тора да, аз гына буш вакыт барлыкка килдеме – үчекләп качышлы уйнагандай, әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта...
Кат-кат җыеп караса да, Чулпан телефонын алмады.
Барысы да аңлашыла иде...
Ярар, презентацияне кулдан килгәнчә эшләрләр...
Шимбә иртәсендә дежурлыкны тапшыргач, Тимур, фатирына кайтып, бераз йоклап алырга ниятләгән иде. Төн авыр узды: кичтән «Ашыгыч ярдәм» машинасы тормыш белән алыш-бирешне өзәргә теләп балконнан сикергән яшь кенә егетне алып килде. Тәнендә җаны булса да, аны коткарып калуның мөмкин түгел бернәрсә икәнлеге көн кебек ачык иде, туганнарына да ачыктан- ачык әйттеләр. Шулай да кичектергесез операциягә әзерләнеп беткәннәр иде. Кирәге чыкмады...
Мондый очракларда җан әрнүен аңлата торган түгел. Бүре булып улыйсы, тырнакларны уч төбенә батырып, бөтен көчкә сөрән саласы килә. Нишлисез сез, егетләр? Җирдә чагында бер генә, нибары бер генә тапкыр бирелгән кадерле, кыйммәтле нәрсәне – гомерне ник шулай әрәм итәсез? Күрмисезмени, сыңар кул, сыңар аяк белән калганнар да, шуышып кына гомер кичерергә дучар ителгәннәр дә теш-тырнагы белән яшәргә тырыша? Аларның һәр көне, һәр сәгате – яшәү өчен көрәш! Газаплы, михнәтле көрәш! Әмма... яшәү өчен көрәш! Ә монда... Тары бөртегедәй проблема килеп чыкса да, гомер тикле гомереңә кизәнергә ашык, имеш... Әйтерсең лә шулай итеп бары да бетә, барысыннан да котыласың... Киресенчә, барысы да башлана гына әле. Чын яшәү. Чын тормыш. Мәңгелек каршында. Аллаһы Тәгалә каршында. Җирдә чакта кылган һәр гамәлең өчен җавап бирергә кирәклегенә ни өчен адәм балаларының бик азы гына төшенә соң? Фанилыкка болай гына, тикмәгә генә килмәгәнлегең, яшәү рәвешең үзеңнең мәңгелектәге урыныңны билгеләве турында башкаларга ничек җиткерергә? Менә ул – табиб. Институтта алган белеменә таянып, тормыш, гомер, сәламәтлек турында сәгатьләр буе сөйли алыр иде. Шул ук вакытта... табиб булып эшләү дәверендә генә дә үзе тап булган могҗизалар турында, Коръән китабын өйрәнә башлагач исә, бу могҗизаларның хикмәтенә беркадәр төшенүе хакында нинди мөнбәрләрдән сөйләсен?..
Тимур Айдарович, шушы төн эчендә тәненең генә түгел, җанының аруын, талчыгуын тоеп, машинасына кереп утырды. Ни гаҗәп, ул кая таба юл тотасын белми иде. Бая гына кайтып юынырга да йоклап алырга дигән нияте, җил тузгыткан тузан бөртегедәй, юкка чыккан иде. Бушлыкка, ялгызлыкка кайтып тынгы иңәр, дисеңме... Ул... үзенә буйсынмаган уйларына иярде. Машинасын кабызды да сәер бер тарту көченә тагылып, үзе дә көтмәгәндә, кинәт кенә авылга – Илһам янына юл тотты. Гүя бу минутларда аны, үзенә хас җылы бер көлемсерәү белән, сабыр гына кыяфәттә ул гына тыңлый һәм... аңлый алыр... Бер сөйләшсеннәр әле. Кеше гомере турында. Килү һәм китү турында. Мәңгелек турында. Һәм... курку турында...
Ихластан, әмма ашыгып, бик ашыгып әйтелгән сүзләре өчен Чулпан алдында Тимур үзен гаепле тоя иде. Ә менә Илһам алдында – әйтелмәгән, әйтергә кыймаган, әйтергә өлгермәгән сүзләре өчен үзен күптәннән битәрли. Шул йөктән котылырга теләве булдымы, монысын үзе дә белми иде. Машина шәһәр урамнарын калдырып, олы юлга борылып чыккач кына, ул беразга икеләнеп калды. Тик кире борылмады. Күңеле шунда чакыра, йөрәге шунда дәшә иде – Илһам белән сөйләшәсе килә иде. Теге вакытта Тимурның машинасында икәүләп больницага юл тотканда, Курку турында башланып та өзелеп калган сүзләре инде кайчаннан тынгы бирми...
Тимур, урман куенына җитәрәк, артык кызулаганын абайлап, машинаның тизлеген киметә төште. Ашыгам дисә, кем көтеп тора аны?..
Тормыш – үзе дә карурман.
Аның һәр борылмасында ни сагалаганын белеп-чамалап бетерә торганмы? Җиләк мәмрәп пешкән кояшлы аланнары гына түгел, чокыры, упкыны, сазлыгы – барысы да шушында. Адәм баласы моның шулай икәнен белә, бик яхшы белә, тик күзенә ак-кара күренмәгәндәй, томырылып чабуыннан гына туктамый.
Ул һаман каядыр ашыга. Адымнары бутала, сукмаклары чуала – ә ул һаман, һаман ашыга, кабалана, каядыр соңга калудан курыккандай, бәрелә-сугыла вакытны узып китәргә маташа.
Ә вакыт – җилбәзәк. Усал. Рәхимсез. Торып-торып шаярырга ярата. Ул синең алдыңа рәшә булып төшә. Ымсындыргыч алсу алма булып яныңа тәгәри. Үрелеп алам дигәндә, әллә нинди хикмәт белән барысы да кинәт кенә юк була да куя, ераккарак, ераккарак йөгерә. Шул мәлдә адәм баласының канында кыргый җанвар уяна: нәфесенә абына да, чүл бүреседәй, айга карап улар дәрәҗәгә җитеп, рәшә артыннан ыргыла ул. Куып тотса, нигә кирәген, ни эшлисен дә белмәгән халәттә чаба да чаба. Юкса, карурманнар аша узамы, табаннарын пешерә-пешерә, утлы дала буйлап атлап киләме – чуалган сукмакларның барысы да бер ноктага алып киләсен бик яхшы аңлый. Аңлый, әмма үзенә дә хуҗа була алмаган килеш күз алдында ялтырап күренгән рәшәгә хуҗа булырга теләп, ашыгуын гына белә...
Җилкәсенә аскан биштәрендә үзе белән алган гомерлек йөге: җир йөзендә яшәү дәверендә кылырга өлгергән игелекләре, яманлыклары; шатлыклары, сагышлары, табышлары, югалтулары. Һай ул йөкнең авырлыгы: кайчагында җаныңны сытып керә, табаннарга тиклем төшкән сызлау булып, өтә, көйдерә, яндыра. Кайчагында кош кавырсыны шикелле җиңеләеп, күкләргә күтәрә. Адәм баласы һаман ашыгуын белә.
Тимурның ашыгыр җире юк иде. Юлдаш итеп алган уйлары гына аны, акылына буйсындырмыйча, каядыр әйди, әйдәкли.
«Мин үлемнән курыкмыйм. Хатыным, кызым өчен куркам», – дигән иде Илһам.
Шулчагында Курку дигән төшенчә турында үзе аңлаганча сөйлисе килсә дә, Тимур, теленә тышау салгандай, тукталып калды шул. Югыйсә егетнең көннәре санаулы икәнен, бик тиздән Аллаһы Тәгалә хозурына барырга тиешлеген иң беренче чиратта табиб буларак яхшы белә иде. Ни тотты, ни бәйләде аның телен? Гади генә итеп ярып саласы иде: Аллаһы Тәгаләдән Курку гына чын курку була ала... Шушы бер сүзгә адәм баласының җирдә яшәү фәлсәфәсе сыеп беткәнне аңлау гына кешене Кеше итеп тота да инде. Аннан Куркып, бары тик Ул кушканча яшәү – бернәрсәдән дә – үлемнән дә курыкмау дигән сүз түгелме? Ул язган кануннарда – яшәү асылы. Яшәү мәгънәсе. Мәңгелектә үз урыныңны үзең билгеләргә мөмкинлекләр юлы. Барысы да аермачык күрсәтелгән. Бары тик күңел күзе белән дә, маңгай күзе белән дә күрә белергә генә кирәк.
Бу хакта больницада, үз янына килгән авыруларга тел тибрәтеп сүз әйтергә хакы бармы, юкмы – шушы сорауга җавабы юк әле Тимурның...
Илһамга да авыз ачып барысын да әйтә алмады. Мәңгелектә көтеп торган ике юл хакында да. Ул юлларның кайсы синеке икәнен сайлау фанилыктагы яшәү рәвешеңә бәйле икәне турында да. Иман китереп яшәү, соңгы сулышыңны алганда «ләә иләәәһә илләааллаһ, Мөхәммәд рәсүлуллаһ» кәлимәсен әйтеп китә алуның бәхет икәнлеге хакында да әйтергә өлгермәде. Әллә соң... куркып калдымы? Әйе, әйе, үз акылына каршы килеп, вакытлыча курку хисенә бирелдеме? Илһам дөрес аңламас, «Тимур абый, син врачмы, әллә мулламы?» – дип көлемсерәп куяр, ышанмас шикелле тоелдымы?..
Ә бит... Ә бит... яшәеш кануннарына өр-яңа күзлектән карарга иң башта аның нәкъ менә табиб булуы ярдәм итте дә инде.

Дәвамы бар

Айгөл Әхмәтгалиева

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас