Литература
8 Июня 2022, 11:00

КИЧКЕ ТАҢ

12 бүлек Әнисез үсүнең ни икәнен үземнән беләм, әтисез дә җиңел булмас...– Илһам, бу ни дигән сүз? Ну-ка прекрати! Иртәгә кем белән ни буласын беребез дә белми. Аллаһы Тәгалә кемгә ни язган...– Аллаһы Тәгалә, дисез... Әллә үлгәннән соң яшәү барлыгына да ышанасызмы?

КИЧКЕ ТАҢКИЧКЕ ТАҢ
КИЧКЕ ТАҢ
Әнисез үсүнең ни икәнен үземнән беләм, әтисез дә җиңел булмас...
– Илһам, бу ни дигән сүз? Ну-ка прекрати! Иртәгә кем белән ни буласын беребез дә белми. Аллаһы Тәгалә кемгә ни язган...
– Аллаһы Тәгалә, дисез... Әллә үлгәннән соң яшәү барлыгына да ышанасызмы?
– Ә нишләп ышанмаска? Әллә син монда бер кирәкле кишер яфрагы булып яшәдең, аннан туфракка әйләндең һәм шуның белән вәссәлам дип уйлыйсыңмы? Юк, дустым, безнең беребез дә ашап, эчеп, беркөнне юк булыр өчен генә яралтылмаган җир өстенә... Барыбызның да, көне килеп җиткәч, Аллаһ алдына килеп басасы бар...
Илһамга сөйләшү авыр иде. Водород перекисена манылган мамык сулыш алырга комачаулый, тик аны кыймылдатса, тагын ургылып кан китүдән курка иде. Тимурның сүзен дәвам итмичә, бераз тын гына барды да:
– Менә мине ни өчен яралтты икән соң алайса? Беркемгә бәхет китерә алмагач... – диде, караңгы тәрәзәгә борылып.
Нигә? Ни өчен? Нигә мин?.. Мондый сорауларга кем генә өзеп җавап бирә алсын... Әгәр синең фанилыкка килүең сыналу өчен генә булып, кылган һәр гамәлең, әйткән һәр сүзең бөртекләп хисап тотуны таләп итәчәк икән, кайчан куркынычрак соң: мәңгелеккә килгәндәй, менә монда, җир өстендә яшәгән мәлеңдәме? Әллә соң, Тимур Айдарович әйткәнчә, Аллаһ каршына килеп баскачмы?
Үз-үзенә әлегәчә мондый сорауларны биреп караганы юк Илһамның. Китү дигәнне ул бер генә тапкыр да күрмәгән әнкәсе янына кайту диебрәк күзаллый иде. Гомер буе җанын кимергән, талкыган кимсенү хисеннән шул мизгелдә арыныр кебек, балачакта, башка малайларның «әни, әнкәй» дип дәшкәнен ишеткәндә куырылып-бөрешеп калган тәне дә, ниһаять, җиңеллек тояр сыман. Ул тән инде болай да үзенеке кебек түгел... Тукта, киресенчә, әллә җанын, канын чит итүеме? Бу еллар эчендә күпме кан салдылар үзенә, кан плазмасы бирделәр. Күпме дару, күпме агу бирделәр... Авырту һәм бетмәс сызлануның үзе булып бөгәрләнгән чакларында «бетте, барысы да бетте» дип уйлаган мәлләре аз булмады. Бигрәк тә соңгы айда...
Нәфеснең чиге юк икән... Яшисе килә! Чулпанына туйганчы карап та өлгермәде бит әле ул! Газизәсен кулында күтәреп, җаны кинәнгәнче тирбәтә дә алмады. Сабыеның шундый да кечкенә, шундый да нәни бармакларын берәм-берәм үбеп иркәләргә дә җитешмәде. «Әти кызы мин!» – дип кычкырып торган зәп-зәңгәр күзләренә йотлыгып-йотлыгып төбәлергә дә җитешмәде.
Ир алар өчен курка иде. Бу курку башка бер генә курку хисенә дә охшамаган иде. Бу курку яратудан тора иде.
КИТҮ турында ул бары Тимур абыйсы белән генә ачыктан-ачык сөйләшә ала иде. Табиб буларак түгел, җанына якын бер кешесе итеп ачыла ул аңа. Ичмаса, икесе дә чынбарлыкның күзенә туры карап серләшәләр. Башка кемгә ачылсын? Авылда тормыш йөген берьялгызы җигелеп тарткан – балаларына үги әни алып кайтмыйм дип, гомер буе сыңар канат талпынган әтисенәме? Кайчандыр сәндерәгә печән ыргытканда, сәнәгенә таянып торган әтисенең: «Тик очалмыйм, карап калам кыр казлары артыннан», – дип җыр көйләгәнен ишетеп алган иде Илһам. Аңлау соңрак килде: күпләрнең язмышы талпынудан гына тора икән. Күпләрнең канат очы бик иртә киселә икән...
«Ашыгыч ярдәм» машинасының яшь гаилә яшәгән фатир подъезды янына килүләре ешайды. Төннәрен тәрәзәдә ут бөтенләй сүнмәскә әйләнде.
Больницага соңгы шалтыратуында, Чулпанга: «Без Насыйровны үзебезнең бүлеккә ала алмыйбыз! Дәвалануның аңа инде файдасы юк...» – дип турысын әйттеләр. Һичкайчан беркемгә күтәрелеп бәрелмәгән Чулпан ярсып китүен сизми дә калды: «Ничек инде алалмыйсыз? Файда юк дип, аңа кул селтәү дөресмени? Ленара Ирековна, аның да бит кызыбызның үскәнен күрәсе килә. Кызыбызны кулларында күтәреп йөрисе килә! Аның да бит яшисе килә!!!» – дип, әле усалланып, әле әрнеп дәште ул врачка. «Мин сезне бик яхшы аңлыйм. Тик... – Ленара Ирековна Илһамга чыннан да булыша алмауларын исбатларга җыенган җиреннән кире уйлады, ахры. – Яхшы, килегез. Алып калырбыз», – диде.
– Ничек килсен? Илһам өй эчендә дә көчкә атлый! – Чулпан еламаска, сабыр булырга тырышты.
– «Ашыгыч ярдәм» чакырыгыз. Үзем каршы алырмын. – Врач ханым сүзне кыска тотты.
– ...Матурым, минем авылга кайтасым килә. Анда кардыр. Бала-чага чана шуадыр.
Кыска куртка өстеннән ак халатын җилкәсенә элгән фельдшер ишек төбендә сабырсызланып торса да, Илһам киенергә ашыкмады. Чулпаннан бала караватын диван буенарак күчерүен үтенде. Үзе диван аркасына терәлеп утырган килеш, керфек кагарга да онытып, кызының йөзенә карап катты. Почык борынлы, бөдрә керфекле сабый, чия төше хәтле генә иреннәрен турсайткан да, тигез сулыш белән йоклап ята. Төшендә ни күрәдер: вакыт-вакыт елмаеп куя. Әллә әткәсенең шулкадәр гаҗизләнеп үзенә карап торуын сизәме?.. «Кичер мине, кызым. Кичер, Газизәм! Син үскәндә, яныңда таяныч була алмавым өчен гафу ит, сабыем... Башка балаларны бер кулыннан әнисе, икенчесеннән әтисе җитәкләп, яныңнан узганда, күзләреңне мөлдерәтеп, аларга караган чакта нәни йөрәгең чыра булып теленер. Әтисезлек үзәгеңә үткән мәлләр күп булыр. Икебезгә бердәй язмыш язылган икән, кызым, кечкенәм, Газизәм... Мин – әнисез ятим булсам, син әти назыннан мәхрүм каласың... Шулкадәр көтеп алдым үзеңне, кызым! Шуны белепме, иртәрәк туарга ашыктың... Димәк, шулай кирәк булган... Бер калышмый үсеп барасың, сабыем минем... Ташлап китә дип рәнҗемә миңа...»
– Авылга Яңа елга кайтырбыз. Больницадан качып чыгасы түгел! – диде Чулпан, иренең как сөяккә калган гәүдәсен кочкан мәлдә, елап җибәрмәс өчен иреннәрен тешләп. – Иртәгә әни килмәсме... Газизәне алып калса, синең яныңда булыр идем.
– Йөрмә! Кирәкми! Кызыбызны кара, матурым! Мин анда ялгызым түгел. Үзеңне сакла! – Илһам күзләрен яшереп, ишеккә борылды, хәлсез адымнар белән фельдшер артыннан атлады. Тегесе, егылып китүеннән курыктымы, ирне култыклап алды.
Тавышка кабынган коридор утлары бик тиз сүнде. Дөнья караңгыланып калды.
Тимур Айдарович өстәлен тутырган китапларга хәтсездән карап торды. Утны кабызмаган килеш. Караңгылык аша. Алсу караңгылык аша.
Сәер иде. Караңгылыкны алсу төстә күзаллап утыру сәер иде. Берәрсенә әйтсәң, саташкан дип, читкә тайпылуы да бар...
Биредә күпме галимнең хезмәте ята. Күпме фәнни хезмәт! Күпме эзләнү... Бәлки, аларның һич югы берәрсендә төгәл җавап яшеренгәндер... Караңгылык алсу төстә идеме, әллә өмет төсе идеме ул...
Ленара Ирековна шалтыратып, Илһам Насыйровның хәле турында хәбәр итте. «Это конец, Тимур Айдарович», – диде ул, егетнең соңгы анализларын карап.
Меңнәрчә кешенең меңнәрчә эзләнүендә бер сорауга җавап табылмасын инде... Шул яман авыру алдында көчсезме кешелек, әллә үз-үзе алдындамы? Тимур Айдарович, чарасызлыктан, калын-калын китаплар өстенә ике кулын куеп, башын беләгенә салды. Телефоны шалтыраганга сискәнеп, тиз генә утны яндырды. Чулпан икәнен белүгә, йөрәге жу итеп китте. Әле көндез генә Илһам янында булган иде Тимур, система астында яткан егетнең бер як бите шешеп киткәнне күргәч, канатырдай булып, иреннәрен тешләде. «Зинһар минекеләрне ташлама, Тимур абый!» – Егет үз хәленнән зарланып тел тибрәтмәде, өзгәләнеп-өзгәләнеп беркөнге сүзләрен кабатлады. Аны юату артык иде. Кыя күкрәгенә бәрелеп челпәрәмә килгән кош язмышын өр-яңадан
язып булыр, дисеңмени...
– Тыңлыйм, Чулпан! – Хәбәрнең иң яманын ишетергә әзер булса да, Тимур
Айдарович үзен тыныч тотарга тырышты.
– Тимур абый, мин Илһам янында идем, ялгызын калдырып китәсем килми.
Сез алай-болай больницада түгелме? – Ни гаҗәп, Чулпанның да тавышы сабыр-тигез иде.
Эштән соңлап кына фатирына кайтып кергән, өнсез бушлыктан, караңгылыктан җавап эзләп тилмергән Тимур Айдарович аның нидер аңлатуын көтеп тормыйча, коридорга чыгып, пальтосына үрелгән иде инде. Телефонын колагына терәгән килеш, иелеп, ботинкасын киде, ишекне бикләде, лифт чакырып тормыйча, йөгерә-йөгерә баскычтан төшеп китте. Үзенең нигә болай кабалануын да аңламый иде. Чулпанның: «Илһамны реанимациягә күчерәләр. Ул Газизәне алып килергә куша», – дип, ни өчен нәкъ менә үзенә шалтыратуын гына аңлады. Илһам дөрес әйтә: үзе дә үлем тырнагыннан могҗиза белән генә котылып калган, хәзер менә яңа тернәкләнеп килгән нарасые һәм соңгы сызыкка якынлашкан ире арасыңда бәргәләнгәндә, яшь ана өчен таяныр тал юк иде шул.
Бер йөрәккә мең сабырлык сыя икән.
Ул сабырлык күз төбенә күләгә булып сарыла икән.
Ул күләгә җандагы ялкынның чагылышы икән.
Ул ялкын сулык-сулык килгән яраның очкыныннан кабына икән... Чулпан күз яшен күрсәтмәде.
Яннарында булыйм дип, авылдан килеп җиткән әнкәсенә мең рәхмәт укып, Газизәне аңа калдырды да ире янына йөгерде.
Аналар барысы бертөсле иде... Чакрымнар белән исәпләшмичә, кара таңнан юлга чыгып киткән әнисе аның йөзенә бер карауда барысын да аңлады: тешне кысып түзгән сабырлык күз төбенә күләгә булып ягылган иде...
Ленара Ирековна башта Чулпанны Илһам яткан палатага кертергә теләмәде.
– Сезгә борчылырга ярамый, аңлыйсыз бит! Нишләп үзегезне сакларга теләмисез? Балагыз бар бит! – диде ул, яшь әнигә катлаулы операциядән соң аз гына борчылуның да зыянлы икәнен белгәнгә. – Ирегезнең хәле авыр. У него адские боли. Всю ночь буянил! Даруларның иң көчлесен бирәбез...
Чулпан ире янына кергәч, врач әйткән сүзләрнең хаклыгына шикләнеп куйды: менә ич, Илһамы аны елмаеп каршы ала! Тик йөзе шешенгән, күзләренә кан сауганмы – кып-кызыл булып тора.
Илһам, хәлсез бармакларын аның кул аркасына куйган килеш, яткан җиреннән түшәмгә текәлде:
– Мине реанимациягә күчерәләр. Соңгы нокта! Всё!
– Әйтмә ул сүзеңне! Нишләп «всё» булсын?! – Чулпанның кырыс күренергә тырышуы үзе өчен кирәк иде.
– Матурым, безнең кебекләрнең диагнозы белән реанимациягә салалар икән – без инде аннан чыкмыйбыз, дидем бит сиңа...
Ир тагын, тагын түшәмгә карады. Карашын янында утырган Чулпанына күчерде:
– Син миңа сүз бирәсеңме?..
– Нишләргә кушасың бит! – Хатынның керфекләре үзенә сизелерлек кенә дерелдәп алды.
– Бәхетле булырга. Бары шул гына. Минем янымда тапмаган бәхетне эзләп табарга.
– Ни сөйлисең син, Илһам? Оят түгелме? Бер-беребезне яратуыбыз, кызыбыз ничек инде бәхет булмасын? – Бу юлы Чулпанның күзләрендә яшь тамчысы ялтырады. Гарьлек, иренең шулай диюе, үзенең көчсезлеген тану – һәммәсе, һәммәсе ачы бер төер булып, тамак төбенә килеп тыгылды.
– Кызыбызны пар канат белән үстерсәң иде. Аңа бик әйбәт әти тапсаң иде... Бәхетле булсаң иде, матурым...
– Сөйләнеп ят менә хәзер! Газизәбезнең әтисе бар, ул синең кызың, гомер буе шулай булачак та. Бетте, бу хакта сөйләшмибез!
– Ярар. Сөйләшмибез. Тик син миңа сүз бир: бәхетле булырмын, диген.
– Кирекәй! Сүз бирәм, җанашым...
– Иртәгә кызымны алып килсәң иде... Минем аны... тагын бер күрәсем килә... Иртәгә... – Илһамның хәле китә башладымы, сүзләрен бүлеп-бүлеп әйтте, тәне куырылып алды. Ир күзләрен йомды. – Ярдәм кирәксә, Тимур абыйга... эндәшерсең... Ул сезне... ташламас... Ә хәзер кайт... Үтенәм... Кызым янына... кайт...
Чулпан беләге белән йөзен каплады. Күз яшьләрен иренә күрсәтергә ярамый иде. Сүзсез ым белән аның сөяккә генә калган бармакларын учына алып торды да ашыгып палатадан чыгып китте. Илһамга авыртуны баса торган укол кирәк иде.
Стенага аркасы белән сөялүгә, җилкәсенә салган ак халаты идәнгә шуышты. Чулпан аны үрелеп алмады, гамьсез һәм буш караш белән билгесезлеккә төбәлде. Бераздан соң гына, кинәт исенә килгәндәй, кесәсеннән телефонын чыгарып, Тимур Айдаровичка шалтыратты. «Тимур абый, Илһамны ялгыз калдырасым килми», – диде ул, үзенең Газизәсе янына кайтырга, аны алып килергә тиешлеген аек акыл белән аңлап.
Телефонны сүндергәч кенә, башына барып җитте: көнен үз бүлегендәге авырулар янында үткәргән Тимур Айдаровичның хәзер юлда булуы бар, өенә кайтып, йокларга яткан булуы бар. Фәнни эш белән утыруы бар. Ни өчен әле ул торган саен йә Чулпанны, йә Илһамны кайгыртып йөгерергә тиеш?
Тик Илһам янында Тимур абыйсы булганда, Чулпанның җаны тынычрак: алар арасындагы ирләрчә дуслык яшь хатынның үзенә сәер бер ышаныч өсти. Инде могҗизага өмет итмәсә дә, янәшәсендә бу доктор булганда, Илһамына күпкә җиңелрәк, күпкә тынычрак, күпкә яхшырактыр сыман тоела...
Шәһәрнең кышы кырыс. Аклыгыннан битәр, сорылыгы күбрәк. Әле генә явып үткән мамык кар өстенә бик тиз шәһәр сөреме ягыла. Кинәнеп, бата- чума уйнарлык кар көртләре дә юк: ява тора, зур-зур машиналарга төяп, түгә торалар. Түкмәсләр иде, күк йөзеннән иркәләнеп кенә җиргә килеп сыенган кар һәммәсенә комачаулый: мәңге бетмәс ашыгуда булган җәяүлеләргә. Җәяүледән күбрәк агылган машиналарга. Түбәсендәге зур мыегын селкеткәләп узып барган троллейбусларга...
Моңның үзе булып кар бөртекләре сибелә. Кайдандыр үзәкне өзәрлек салмак көй ишетелә, диярсең: эре-эре кар бөртекләре шул көй астында тирбәлә, тирбәлә, тирбәлә... Алар юл читендә шәрәләнеп калган тирәкләргә, җылытырга теләгәндәй, уйнаклый-уйнаклый килеп куна; миләш тәлгәшләре өстенә чигүле кулъяулык булып сарыла. Җир өстендәге бар каралыкны, бар афәтне вакытлыча гына булса да кеше күзеннән яшереп торырга җыенгандай, төн күзеннән кар ява да ява, ява да ява...
Больница тәрәзәсенең шомлы күзеннән мөлдерәмә сагыш карап тора. Ул сагыш бала хәсрәтеннән гәүдәсе дә, иңбашлары да чүгә төшкән ата күзләрендә. Аның болай да ярадан гына торган йөрәгендә. Төпчегенең – туган мизгеленнән үк язмышның иң ачысына – әнкәйсезлеккә, ятимлеккә дучар булган улыкаеның теткәләнеп беткән җаны бу мизгелдә ата кешенең җаны белән бербөтенгә әверелгән кебек. Ул җаннарның кайсы кайсыннан гафу, кичерү сорыйдыр – аңламассың...
Ул сагыш – кызының иртә, бик иртә каерылырга торган канатына карап эчтән генә сыктаган ана йөрәгендә.
Ул сагыш – ишекнең теге ягыннан әле генә чыккан, кулындагы нәни кызчыгын күкрәгенә сыендырган яшь әнинең мөлдерәмә карлыган күзләрендә. – Чулпан, сиңа бала белән өйгә кайтырга кирәк, монда калырга ярамый! – Тимур Айдарович Чулпанның үзе өчен дә борчыла иде. Организмы мондый
тетрәнүләрне күтәрә алырмы?
Илһам өчен инде соңгы сәгатьләр икәне берәүгә дә сер түгел. Көтәләр генә. Аның җиңеллек белән дөньядан күчүен көтәләр. Япь-яшь ир үз аңында, үз акылында. Ул да көтте. Кызын тагын бер, нибары бер генә тапкыр күреп калуны көтте. Ирнең ике күзеннән дә кан ага башлады – бер генә куллана торган пеленкаларны көчкә алыштырып җитешәләр. Ирнең тәмам томаланып килгән күзләре ишек ягына борылды. Өлгерәсе иде. Чулпанының һәм Газизәсенең карашларын күз алмасына мәңгелеккә сеңдереп каласы иде... Чулпан килеп җитәр алдыннан гына Тимур Айдарович Илһамны шул халәттә күреп, сөйләшеп чыкты. Бәгыре тетелеп чыкты...
– Тимур Айдарович дөрес әйтә. Сабыегыз да ныгып җитмәгән, теләсә нинди инфекция эләгү куркынычы бар. – Ленара Ирековна да юрганга төрелгән балага күз салуга, шулай дип баш чайкады.
– Әйдә, икегезне дә кайтарып куям, шулай тынычрак булыр, – диде Тимур, рөхсәт сорагандай, Чулпанның әнисенә борылып. Ананың: «Кызым, бер-бер әйбер кирәксә, без кода белән монда бит. Кайт син, үзең өзлегә күрмә тагын», – диюенә рәхмәтле караш ташлады.
Машина эчендәге сүзсезлекне сабыйның вакыт-вакыт еламсырап тавыш биреп куюы гына бүлде. Чулпан үз уена кереп чумган иде. Иртәгә нәрсә булыр? Яңа көн нәрсә күрсәтер? Яңа таң ничек атар?..
Тимур Айдарович рульне артык кысып тотуын абайлады. Кулын бушатты. Көзгедән арткы утыргычка күз ташлады.
Кайтып җитәргә күп калмаган иде. Шулай, кешенең барыр чакрымнары яшен тизлеге белән кыскара торган заман...
– Тимур абый, аның газапларын берничек тә киметеп булмый микәнни соң? – Чулпанның кинәт кенә шулай дип соравына җавап тиз генә ишетелмәде.
Шактый көттергәч кенә:
– Врачлар могҗиза иясе түгел, Чулпан. Алар кулыннан килгәнне генә эшли, – диде Тимур Айдарович, Аллаһы Тәгаләнең сынаулары алдында адәм баласының көчсездән дә көчсез зат икәне хакында үзалдына гына уйланып.
– Ул миңа бәхетле бул, диде. «Бәхетле бул, җаным», диде... – Чулпанның тавышы калтырап китте.
Тимур Айдарович көзге аша арткы утыргычка күз ташлады.
– Елама, димим, Чулпан. Юатмыйм да. Шулай да тынычрак булсаң иде. Без бит барыбыз да шунда барасы. Бу җирдә кунак кына булып яшибез. Кем өч көнгә килә кунакка, кем бер атнага... Кемдер алданрак китә тора, кемдер – соңрак...
Подъезд төбендә машинаны туктаткач, Тимур арткы ишекне ачты, Чулпанның кулыннан үрелеп, баланы үзенә алды. Юрганга төрелгән сабыйны күтәреп, баскычтан менгәндә, моңарчы беркайчан да татымаган сәер хис бөтен гәүдәсен чолгады. Шушы яшенә җитеп, гомер тоймаган, барлыгын белмәгән ят тойгы иде ул. Кулындагы яклаучысыз, саклаучысыз, көчсез нарасыйны ипләп кенә күкрәгенә кысты.

Дәвамы бар
Айгөл Әхмәтгалиева
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас