

Баланың җеп калынлыгы гына күренгән кул-аяклары, кислород җитмәүдән күгәргән төскә кергән ябык тәне аның бик хәлсез икәнен күз ташлауга ук раслап тора иде. Әмма ул исән, ул көн күзенә чыгуга елап, аваз бирергә ашыкмаса да, исән, ул яши!
Тимур Айдарович, йөрәгенең чыгымчы тай шикелле уйнакларга иткәнен сизеп, шунда ук үзен кулга алды. Хискә бирелергә, дулкынланырга хакы юк, чөнки берничә минуттан Чулпанның баш очына басып, үзе тагын да катлаулырак операциягә керешәчәк.
Озын толымнарның бер өлеше төптән киселгән, баш капкачын бритва белән кырып куйганнар иде.
Бая, телефоннан Илһамга шалтыратып, Чулпанның хәле кискенләшүне, ашыгыч операциягә тотыначакларын, егеткә язма рөхсәт кәгазенә кул куярга кирәклеген Тимур Айдарович мөмкин кадәр тыныч кына аңлата башлаган иде, больница юлларында йөреп, инде күпне күрергә өлгергән Илһам аны ярты сүздән бүлдерде: «Мин сиңа ышанам, Тимур абый, – диде ул, дулкынлануын сиздермичә, – хәзер килеп җитәм».
Килгәндер инде, йөрәгенең һәр тибешендә Чулпаны һәм сабые өчен җан атып, ут йотып утыруыдыр.
Аһ, ул билгесезлектә көтү мизгелләре! Якында гына, ишекнең икенче ягында синең өчен кадерледән кадерле булган берәү синең үзеңнән дә, тән һәм җан бергәлегеннән дә әлегә вакытлыча аерылып калсын да...
Баланы ак җәймәгә төреп, инкубаторга махсус матрас өстенә салып өлгергәннәр иде.
– Авырлыгы 1290 грамм. Апгар шкаласы буенча – 1 балл. Кувезга урнаштырылды. Тиз арада интенсив терапия таләп ителә. – Реаниматолог, һәр хәрәкәтен кулларына күз иярмәс тизлек белән башкарып, кызчыкны пыяла капкачлы кувезга салды да аны яңа туган балаларның реанимация бүлегенә алып та китте.
Үз бәгыреннән өзелгән нарасыймыни – Тимур Айдаровичның җанын кыл урталай ярып, моңарчы бөтенләй таныш булмаган үзе татлы, үзе газаплы бер хис сызылып үтте.
Ләкин, ләкин... Уелып уйларга бирелер чакмы?
Юрий Владимирович үз эшен зәркәннәрне көнләштерерлек осталык белән төгәлләп, операция урынын тегеп куйды да:
– Тимур Айдарович, благодарите Бога: у нас минимальная потеря крови – 500 мл. Операция барышында бернинди катлаулы хәлләр килеп чыкмады! – диде, коллегасының эчке халәтен, сүзсез сорауларын күзеннән укып. – Эстафетаны тапшырам. Барысы да яхшы булсын!
– Рәхмәт. Рәхмәт сезгә, Юрий Владимирович!
Бу минутта Чулпан урынында бөтенләй башка берәү – күрмәгән-белмәгән җиде ят булса да, нәкъ шушындый ихлас рәхмәтле булыр иде Тимур Айдарович. Коллегаларының тәҗрибәле кулы, җаваплылык хисе алдында баш иярлек шул.
Чулпанны икенче операциягә әзерлиләр иде.
Сәгать уклары кичке унынчы яртыны күрсәткәндә, инде башка бригада – Тимур Айдарович һәм аның янындагы нейрохирург-ассистентлар, анестезиолог, ике шәфкать туташы барысы бер булып, көрәшкә – алгы сызыкка бастылар. Бу юлы да, гадәттәгечә – яшәү өчен көрәшкә.
Иртәнге өченче яртыга кадәр барган операциянең һәр мизгеле – көрәш иде. Аллаһы Тәгалә бүләк иткән гомернең хакы өчен көрәш. Врач профессиясенең абруе өчен көрәш. Гомер өчен көрәш.
***
Бу сәгатьләрне этеп-төртеп уздырасымыни?..
Алда – билгесезлек. Соры билгесезлек.
Таң атарга да күп калмагандыр. Тимур Айдарович сәгатькә карамады.
Киеренкелектән арына алмыйча, ишекле-түрле йөренеп килде. Чулпанның йөрәк тибешен күрсәткән монитордан күзен алмады.
Пациентның пульсын, кан басымын әледән-әле үлчәп торган олы гына яшьтәге шәфкать туташы, аның халәтен сизепме, сизмичәме:
– Тимур Айдарович, һәр операциядән соң шулай борчыласыз, болай булса, йөрәгегезне туздырып бетерәсез инде! – дип, башын селкеде. – Минем ирем, мәрхүм, шулай итеп 52 яшендә китеп барды, ул да бөтенесен үз йөрәге аша үткәрә иде. Беләсез бит.
– Беләм. Намуслы кеше иде, шәп хирург иде! – Тимур тагын Чулпанга күз ташлады. Аның авыз-борынына тоташкан көпшәләр, беләгенә куелган «капельница», баш артындагы нечкә муенлы пыяла шешәләр – болар һәммәсе яшь әнинең тәненә яшәү суты өстәү өчен хезмәт итә. Тизрәк аякка басарга, элеккечә камил акылга ия булырга язсын үзенә! Нарасыен үз кулларында тирбәтергә насыйп булсын...
Йөрәк, диме шәфкать туташы? Кайгырмаса, борчылмаса, янмаса, ул йөрәкнең нигә кирәге бар? Боз кисәге түгел бит ул, йөрәк бит ул, йөрәк...
Яшь организм үзенекен итте. Чулпанның хәле әкрен генә яхшыруга таба иде. Әтисе белән әнисенең: «Врачың тиздән аякка басачак дип сөендерде», – диюе дә, җилкәсенә ак халат салып, Илһамының елмаеп килеп керүе дә, Тимур Айдаровичның: «Кызың белән бар да тәртиптә, ел үсәсен ай үсеп ята», – дип куандыруы да – барысы, барысы тәненә генә түгел, җанына дәва иде. Аның тизрәк кызчыгын күрәсе, кул-аякларын тотып карыйсы, күзләренә текәләсе килә, тик рөхсәт юк шул әле. Тимур Айдарович, тәртип бозып булса да, Илһамны перинаталь үзәккә алып кергән! «Кызымның күзләре зәп-зәңгәр!» – дип кош тоткандай килде Илһам, мизгеллек бәхетне хатыны белән уртаклашып. Чулпан андый бәхеткә кайчан тиенер? Берьюлы ике операция кичергән тәне кайчан ныгып җитәр дә кайчан кызчыгын – Газизәсен кулына алыр? Әйе, әйе, зәңгәр күзле бәхетләренең исеме нәкъ шулай булачак! Бердәнберләре, мәхәббәт җимешләре, газизләре бит ул...
***
Сөенечтән түгелгән күз яшьләрендә дә шул ук тоз тәме икән. Алар да бит очын әрнетә икән.
Чулпаннан түгел, үз-үзеннән кыенсынганга, ванна бүлмәсенә бикләнеп елады Илһам. Кызчыгын – үзе кечкенә генә булса да, ярыйсы гына көр тавышын ишеттереп алган нарасыен, бербөртеген, алтын бөртеген, җан җимешен, Газизәсен зал түрендәге бала караватына сак кына, ипләп кенә илтеп салгач, җәһәт кенә кереп китте дә, стенага беләген терәп, башын шул беләккә салып, сулыгып-сулыгып елады. Сөенечтән. Күңел тулудан. Үзенең әти булуыннан. Шул бәхетне татырга өлгерүеннән. Чулпанының исән-сау кайтып керүеннән. Өчәү бербөтен булудан. Бәбидән аңкыган бәхет исеннән.
Чулпаны больницада ятканда, Илһам үзе дә янәшәдә генә, күрше бүлектә иде. Бер төнне ир хәле кисәк начарайгач, «Ашыгыч ярдәм» чакырырга мәҗбүр булды. Анализлары начар иде, тиз генә кайтарып җибәрмәделәр. Хатыны бу хакта белмәсен, кайгырмасын өчен Илһам кулыннан килгәннең барысын да эшләде: аның янына көләч елмаеп килеп керде, укол кадар вакыт җиткәндә, көләч елмаеп «кайтып китте». Бу хакта ирексездән шушы уенга кушылырга мәҗбүр булган Тимур Айдарович та белә иде. Белә һәм егеткә ярдәм итә алмау чарасызлыгыннан үрсәләнә...
– Илһам! – Хатынының бикле ванна ишегенә сак кына орынуына ир тиз генә җавап бирмәде. Кранны ачып, су агызды, салкын су белән битен юды, шуннан соң гына ишекне ачты.
– Чыгам, матурым. – Елмайса да, сатлык күзләр үзенекен итте.
Чулпан әкрен генә аның күкрәгенә сыенды. Тәмам ябыккан, тартылып калган, күзләре эчкә баткан ирен жәлләүдән йөрәгенә ут капты. Әмма тыныч булырга тырышты: борчылуның берсенә дә файда китермәсен аңларга өлгергән иде. Күнегергә кирәк иде. Беркадәр гамьсезлеккә. Үзен дә, ирен дә, нәниен дә сакларга кирәк иде. «Борчылмаска. Кайгырмаска. Үртәлмәскә». Врачларның кат-кат кисәткәне бер үк сүзләр иде. Борчылмаска... Авыр күтәрмәскә. Кискен хәрәкәтләр ясамаска. Билгеләнгән даруларны вакытында эчәргә. Табибка даими күренеп торырга. Борчылмаска. Борчылмаска...
Ясалма сөт салынган шешә имезлеген Газизәсенең уймактан да нәнирәк иреннәренә китергәндә, Чулпан йөрәгенең сулык-сулык килеп куюын ишетмәмешкә салыша. Күкрәгенә сөт төшмәвенә, кызыкаен үзенә сыендырып, ана сөте авыз иттерә алмавына җаны көйрәсә дә, артык борчылмаска тырыша.
Иренең күз алдында кибә баруын, төнге сызлануларын, көзән җыеруларын күреп тә, һичничек булыша алмавына үзе дә эчтән сыза, сызарга теләмәсә дә, сыза. Көяргә теләмәсә дә, көя.
Дарудан даруга көн итәргә гадәтләнгән Илһам:
– Мин күнеккән. Үтә ул, матурым, – дип, чыннан да күнеккән сүзләрен кабатлый.
Сәгатьләрнең санаулы икәнен искәртеп, тек тә тек уклар күчә.
– Болай булмый, Илһам! Ленара Ирековна белән сөйләшик, больницага салсын. Андагы даруларның файдасы тими калмас, – диде бер төнне Чулпан, иренең газаптан җыерылып килгән йөзен чарасызлыктан учы белән сыйпый- сыйпый.
– Кирәкми. Үтә ул. – Дару капканнан соң бераз рәткә кергән Илһам, кулын баш астына куеп, чалкан ятты.
Уалырга торган җан уч төбенә йомарланган күбәләк кебек икән. Бу тоткынлыктан чыгарга теләп, лепер-лепер кагына, чиксезлеккә омтыла. Илһамның да тән сызлауларыннан тәмам арыган җаны шушы күбәләккә тиңме соң әллә? Аның талпынышын сүз белән аңлата торган түгел... Дулкын-дулкын булып уйлар агыла. Стена буенда агачтан бизәкләп эшләнгән бала караваты тора...
Төн уртасында Илһамның борыныннан шаулап кан китте. Берничек тә туктата алмагач, Чулпан, калтыранган бармакларын көчкә тыңлатып, «Ашыгыч ярдәм» номерын түгел, Тимур Айдаровичның телефонын җыйды. Гүя бөтен бер шәһәрдә аларга булыша алырдай бердәнбер кеше – ул. Башкаларның, ярдәм чакырыр өчен борын канау гына җитди сәбәп түгел, дип, кире кагуларыннан курыктымы?..
– Уятканга ачуланмагыз... – дип сүз башлаган Чулпанны Тимур Айдарович кырт бүлдерде:
– Ни булды, Чулпан? – диде ул, вакытны сузарга теләмичә.
Хәлне аңлауга, әлегә суыткычтан боз кисәге алып, шуны чүпрәк белән борынга куя торырга кушты, адресны сорады да, озак та үтми, килеп тә җитте. Диванда борынына калын сөлге куеп, башын аска иебрәк утырган
Илһамның йөзеннән кан качкан иде.
– Йокыгызны урладык инде, Тимур абый... – Егет үз хәлен онытып, елмаерга маташты.
– Йокы кайгысы түгел әле, Илһам. Авариядән соң бер ирне китерделәр, шуңа ашыгыч операция булды. Чыгып, кулны юып ятканда, Чулпан шалтыратты. – Тимур егетнең кулындагы кып-кызыл сөлгегә күз салуга: – Сине үзем белән алып китү дөресрәк булыр... Үтеп китәрдәй дисәләр, кайтарып та куярмын.
Ишек ябылгач, яшь әни бик озак шундагы «күз»гә текәлеп торды. Нидер онытылдымы? Әйтелмичә калдымы?..
Төнге шәһәр урамында да тормыш кайный. Көндезге кебек булмаса да, әрле-бирле машиналар чабыша. Боз тауларында кемнәрдер чана шуа. Тиздән яңа ел җитәсен искәртеп, бизәлгән чыршылар күренеп кала.
– Тимур абый, син Чулпанны да, Газизәмне дә ташлама, зинһар... – Тимурның янәшәсендә утырып барган Илһам, борынына куйган чүпрәкне кыймылдатмыйча гына, шулай диде. Үзенә тавышы баз авызыннан яңгырагандай тоелды.
Тимур Айдарович карашын юлдан аермады:
– Мин кулымнан килгәнне генә эшли алам, Илһам.
Ярдәмем тиярдәй булса, бик рәхәтләнеп...
– Аларның монда таянырдай беркеме дә калмый. Синнән башка. – Илһамның тавышы өзелеп алды. – Мин... үлемнән курыкмыйм. Ә менә... алар өчен куркам. Авыр булыр инде үзләренә.
Айгөл Әхмәтгалиева