Литература
7 Июня 2022, 11:00

КИЧКЕ ТАҢ

10 бүлек -Сәламәт чакта әтиләре кирәк булгандыр бит? Ә хәзер ризыкны кашык белән ашатырга, «утка»ны алып керергә, алып чыгарга калгач яки катетерның ни икәнен күргәч, нәрсә, ата кеше икәнен бик тиз оныттылармы? Ә шундый ук хәл иртәгә, гафу итегез, сезнең белән булса? Сездән дә йөз чөерәчәкләрме? Үзләренең дә балалары бардыр, шәп үрнәк күрсәтәләр...

КИЧКЕ ТАҢКИЧКЕ ТАҢ
КИЧКЕ ТАҢ
-Сәламәт чакта әтиләре кирәк булгандыр бит? Ә хәзер ризыкны кашык белән ашатырга, «утка»ны алып керергә, алып чыгарга калгач яки катетерның ни икәнен күргәч, нәрсә, ата кеше икәнен бик тиз оныттылармы? Ә шундый ук хәл иртәгә, гафу итегез, сезнең белән булса? Сездән дә йөз чөерәчәкләрме? Үзләренең дә балалары бардыр, шәп үрнәк күрсәтәләр...
Мария Петровна ирен читен тешләде, иренен очлайтып, нидер әйтергә
җыенды да, кире уйладымы, каршы дәшмәде.
Тимур Айдарович тагын сәгатькә борылды. Урыныннан торды.
– Мине операционныйда көтәләр. Соңга калырга хакым юк, – диде ул, сүзне
артык сузарга җыенмыйча. – Ирегез аякка басачак, тик вакыт һәм яхшы тәрбия генә кирәк аңа. Андый тәрбияне чит-ят бер сиделка бирә ала дип уйлыйсыз икән, үзегез карагыз...
Ямьсезлек белән гамьсезлек шулкадәр аваздаш икән... Шуңа әле генә төшенде Тимур Айдарович...
***
Бар нәрсә үзгәргән һәм берни дә үзгәрмәгән кебек...
Больницадан чыккач, авылга кайтып килделәр.
Тәүге тапкыр аяк баскандай, чишмә буеннан әллә ничә урады Илһам. Беркайчан да, бер тапкыр да күрергә өлгермәгән әнкәсенең чардуганын буяп
кайтты. Кабере караулы иде, өстендә тәбәнәк сары ромашкалар үсеп утыра. Дога белми иде, читкә басып, күңеленнән генә аның белән сөйләште. «Минем кызым туачак, әни! Ишетәсеңме, минем кызым! Синең оныгың... Әтигә шулай дигән идем, малай булса лутчырак, кәнишне, ди. Имеш, нәсел дәвамчысы! Кызым да минем дәвамым бит инде. Синең дәвамың. Безнең
нәсел! Аның үскәнен күрәм әле мин. Яшим әле мин, әни...»
Шул төнне әнкәсе төшенә керде. Чулпан белән икесе, өйдә кызу дип, верандага йокларга ятканнар иде. Төн уртасында Илһам бөтен тәнен көзән җыерганга, бөгәрләнеп килүенә уянып китте. Аякларын умакчы була – кул бармакларын тыңлата алмый, авызын ачып Чулпанына дәшмәкче – теле тибрәнми, аңкавына ябышкан кебек. Көчле авырту инде бугазына менеп җитте, җитмәсә, үтереп косасы килә, башы әйләнә. Шулвакыт янына баштанаяк өрфия ак җәймәгә төренгән әнкәсе килде дә үзенең мамык кебек кулын Илһамның маңгаена куйды. Ул кул шулкадәр йомшак – гүя чыннан да мамык! Үзе кайнар да түгел, салкын да түгел – гаҗәеп бер рәхәтлек бөркелә. Илһам, әнкәсенең йөзен күрергә теләп, башын күтәрмәкче булды, тик ничек кенә тырышмасын, юк инде, аермачык итеп һич кенә дә күрерлек түгел. Аклы- каралы фотокарточкасын бик яхшы хәтерли югыйсә: маңгай турысыннан кыл урталай ярылган чәче колак артына җыелган; ул чәчне дә, түп-түгәрәк йөзендә карлыгач канаты шикелле кайтарылып торган кашларын да, елмаерга җыенгандай, чит-читенә бер сер яшеренгән иреннәрен дә балачакта, апа- абыйсы күрмәгәндә, яшеренеп әллә ничә тапкыр сыйпаганы булды Илһамның. Менә хәзер әнисе үз гомерендә беренче тапкыр шулкадәр якын булып янына килеп баскач, ул чәчкә, кашларга, иреннәргә бармак белән чын-чынлап кагылырга була бит! Тик нигә соң әнисенең йөзен һаман күрә алмый? Нигә әнисе бер сүз дә дәшми? Нигә Илһамның куллары агач шикелле катып калган да нигә әнисенең бармакларына орынып: «Әни, зинһар, китмә! Мин бит сине, шушы яшемә җитеп, тәүге тапкыр күрәм. Китмә!» – дип эндәшә алмый?.. Дәшә алмаса да, уң кулын язып, әнкәсенең өстенә капланган ак җәймәне бар көченә йомарларга җитеште Илһам: китмә дип ялваруын шулай аңлатырга теләве иде.
Төш белән өн бергә буталды. Ул коточкыч авыртудан арынып, күзләрен ачты. Сул кулын селкетеп карады – бармаклары йөри. Сак кына аяк бармакларын селкетергә итте – алар да хәрәкәттә. Ә уң кулы... карават читенә шуышып төшкән ак җәймәне җан-фәрманга кысып тоткан иде.
Шәһәргә кайткач, мондый төннәр берничә тапкыр кабатланды. Йөкле хатынын борчымас өчен, тешен кысып түзәргә тырышты Илһам, даруларны төймәләп-төймәләп ашады. Ул яшәргә тиеш иде. Сабыр булырга тиеш иде. Көчле булырга тиеш иде.
Чулпан да ирен борчымас, үзенең ничек көйгәнен аңа сиздермәс өчен бар көчен йөрәгенә төйнәде. Ире эштән туктаган мәлдә үк үзе дә кибеттән киткән иде – айның һәр көнен, көннең һәр сәгатен икәү бергә үткәрергә теләде ул. Ике кулына өйдә эш тә тапты: заказга тортлар пешерергә тотынды. Булачак кызы белән сөйләшә-сөйләшә, авыз эченнән җыр көйли-көйли плитә тирәсендә кайнашканда, иренең ишек яңагына сөялеп, елмаеп күзәткәнен күрә дә онлы бармагы белән аның бит очына кагылып үтә: «Син безгә берәр җыр куй, әтисе, кызыңның биисе килә әле монда...»
«Әтисе» дигән тәмле сүздән исереп, Илһам зал ягына чыгып китә, ноутбукны ачып, җыр эзләргә тотына.
Әллә каян гына бер үк җырга килә дә төртелә бармаклары: «Бәхетле бул, җаным,
Бәхетле бул...»
Теге көнгә тиклем, җыр кинәт өзелгәнче шулай булды. Аннары...
«Ашыгыч ярдәм» машинасы аңсыз калган Чулпанны больницага алып китте.



Йокысыз төннәр белән күп тапкырлар очрашканы бар иде Тимур Айдаровичның, операция белән үткән, юлда, самолётта узган, артык борчылган көннәрнең кайтавазы булган андый төннәр байтак иде. Әмма хәзерге кебек, керфегенә ни теләсә дә, йокы эленмәгән, бөтен җанын талкыган сәгатьләрне хәтерләми ул. Чулпан янында тәүлекнең һәр сәгате-минутында кизү табиб та, шәфкать туташы да бар, хәле яхшырып килә, бертуктамый болай кайгырудан мәгънә дә, файда да юклыгын акылы белән аңлый Тимур. Шулай да инде өченче тәүлек үзенең фатирына кайтып кунганы юк.
Көндез намаз бүлмәсенә төшеп, сәҗдәгә иелгәннән соң, Аллаһы Тәгаләдән ялынып-ялварып, бер нәрсәне генә сорады ир: «Бу сынауны җиңеллек белән күтәрергә Үзең көч бир! Яшь әнинең дә, дөньяга яралырга җыенган сабыйның да тәненә саулык бир, гомер бир аларга! Җир йөзенә табиб итеп яралткансың икән, зиһен бир, кулларыма кодрәт бир!» Башын иеп, шул теләкләрне күңеленнән әллә ничә кат кабатлаган чакта Тимур Айдаровичның керфек төпләре дымланып чыкты. Бу минутта читтән берәрсе аның һәр ымын, һәр хәрәкәтен күзәтеп торса, намазлык өстендә аякларын бөкләп, күзләрен ярымйомып утырган хәлдә иреннәрен ачар-ачмас кына тибрәткән, чәчләренә берән-сәрән көлсу җепләр сарыла башлаган, киң җилкәле, уртача буйлы, йөзеннән җылы бер нур бөркелеп торган ир-егеттә кирәк чагында корычтан каты, мамыктан йомшак йөрәкле була белгән хирургны таныр иде микән?
Менә шул йөрәгенә әмер бирә алмый әле Тимур Айдарович: әгәр Чулпан белән яки аның нарасые белән бер-бер хәл булса, аның табиб һөнәрен сайлавының хакы сукыр бер тиен дигән сүз. Юк, болай ут сулавы Чулпанны яшерен бер мәхәббәт белән өзгәләнеп яратуга гына бәйле түгел. Илһамның: «Мин сиңа ышанам, Тимур абый, шуңа җаным тыныч», – дигән сүзләре колак төбендә кайтаваз кебек чыңлый. Бу ышанычны – үзе дә хәлсез бармаклары белән тормыш көймәсенә чак-чак кына ябышып торган, нарасыеның туар сәгатьләрен күрү өчен җан асраган, шуны үзе белгән, әмма сөекле кешесенә белдерергә теләмәгән, шаккаткыч бер чыдамлык белән барысына түзә алган яшь егетнең ышанычын, өметен сындырырга Тимурның хакы юк.
Эш сәгате беткәч, бүген инде фатирына кайтып кунарга ниятләгән иде ул. Шул уй белән халатын салып элде дә, телефонын алып, шалтыратуларны барларга кереште.
– Тимур Айдарович, Насыйрованың хәле начар! Аңын җуйды! Илфат Бариевич аның янында, сезгә эндәшергә кушты. – Ишектә шәфкать туташының биек ак башлыгы гына күренеп калды – шулай дип әйтүгә юкка да чыкты.
Тимур Айдаровичның кулындагы телефоны өстәлгә очты, халатын элгечтән йолкып кына алды. Хәрәкәтләренә хисап бирмәгән хәлдә кабинетыннан атылып чыкты.
Димәк, барысы да давыл алдыннан күзәтелә торган тынлык кына булган... МРТ нәтиҗәсе шуны раслый иде. Тимур ак кәгазьдә кап-кара булып ярылып яткан диагнозны – «выраженная деформация четвертого желудочка, компрессия ствола головного мозга, увеличение гематомы со смещением структур» дигән сүзләрне, ышанырга теләмәгәндәй, берничә тапкыр укыды. Монда инде икеләнеп торырга урын калмаган иде.
– Зинһар, тизрәк! Юрий Владимировичны чакырыгыз! Ирина Павловнага дәшегез. Неонатологиягә шалтыратыгыз.
Шулай диде дә үзе кулларына урын тапмагандай, әле халат кесәсенә тыгып, әле күкрәгенә кушырып, гасабилы адымнар белән ишекле-түрле йөрергә тотынды.
Тиз арада гинекология бүлегеннән дә, нейрохирургиядән дә кереп җиткән табибларның фикере уртак иде: хәл моңа килеп терәлгән икән, операция, бердәнбер юл – операция. Һәм бер генә дә түгел – берьюлы ике экстерн операция көтелә иде. Пациентның баш капкачын ачып, гематоманы алып ату өчен эшкә тотынганчы, әнисе карынындагы сабыйның кыл өстендә торган гомере дә табиблар җаваплылыгында иде. Яки, яки... Бизмәннең ике тәлинкәсендә дә җавапсыз сораулар тирбәлә. Яки, яки... Икесе кендек бавы белән бәйләнгән ана белән баланың гомерләре бер өстәлгә салыначак иде. Яки, яки...
– Юрий Владимирович! Ничек тә... баланы саклап каласы иде. – Тимур Айдаровичның ялварулы тавышы үзенекенә охшамаган иде. Гүя барысы да Николаевның – обсервация бүлегендә ничәмә-ничә ел эшләгән, медицина университетында студентларга белем биргән тәҗрибәле табибның тылсымлы кулларыннан гына тора, әйтерсең, бу очракта һәртөрле юрауларның, прогнозларның мәгънәсез икәнлеген Тимур үзе белми...
– Тимур Айдарович, кулдан килгәнне эшләрбез. Сез баш миенә операциягә тотынганчы, кесарево юлы белән ярып, баланы алырбыз. Тик бернинди гарантия юк: пациентның хәле бик авыр, карындагы бала кислород кытлыгы кичерә, массасы бик кечкенә... Иренең яки туганнарының ризалыгы кирәк. Алар барысын да белеп торырга тиеш. Бу – бик зур риск. Могҗизага өметләнмәсеннәр.
– Беләм. Яхшы... – Тимур Айдарович соңгы карарга килгәнче, билгесез бер ноктага текәлде. – Операция бүлмәсен әзерләсеннәр. Мөмкин кадәр тизрәк!
«Чулпан, Чулпан... Син барысын да җиңәргә тиеш, ишетәсеңме, син бик көчле бит! Синең көчең сабыеңа да, Илһамга да бик кирәк... Ишетәсеңме, Чулпан?!»
Ирнең ялварулы эчке иңрәү тавышын яшь хатын ишетмәде. Чулпан үзе янында аның һәм сабыеның гомере өчен көрәшкә чыгып баскан табибларны да, шәфкать туташларын да күрмәде. Берничә көн элек кенә сабыеның үкчә белән тибеп-тибеп куюына үзе дә балаларча сөенгән, карынындагы кызчыгы белән сөйләшеп туймаган әни бу минутларда ни дә булса уйлау сәләтеннән бөтенләй мәхрүм иде.
Беренче операциягә Юрий Владимирович җитәкчелегендәге бригада – ул үзе, акушер-гинеколог, анестезиолог, неонатолог-реаниматолог тотынды. Һәр минутның, һәр секундның бәясе алтыннан күпкә кыйммәтлерәк иде. Тик Чулпанга гомумнаркоз биргәндә үк, көтелмәгән авырлык юлны кисте: анестезиолог-реаниматолог үпкәләрне ясалма сулауга тоташтырып, трахеяга эндотрахеаль торба керткәндә, хатын кисәк укшый, бертуктамый коса башлады. Әгәр тын юлларының үткәрүчәнлеген тиз арада чистартырга өлгермәсәң, баш миендә гипоксия – кислород кытлыгы башланып, коточкыч нәтиҗә көткәнлеге көн кебек ачык иде. Бәхеткә, анестезиологның тылсымлы куллары бөтен профилактик чараны да вакытында кулланып, ясалма вентиляцияне кушарга җитеште. Операция башланганда, сәгать кичке сигез тулып егерме сигез минут киткәнне күрсәтә иде. Ике минут үтүгә, әни кешенең эчен ярып, аннан бияләй хәтле генә кызчыкны дөньяга чыгардылар. Шушы кыска гына вакыт аралыгында Юрий Владимировичның маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәргән иде, шәфкать туташы аны кечкенә сөлге белән җәһәт кенә сөртеп алды
Дәвамы бар
Айгөл Әхмәтгалиева
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас