Литература
6 Июня 2022, 07:00

КИЧКЕ ТАҢ

7 бүлек Абау, нинди бер-берсенә бәйләнмәгән мәгънәсез уйлар йомгагы бимазалый бу баш миен?.. Пилмән утыртам дигән иде... Кәстрүлгә су салдымы соң?.. Врач тагын ни диде икән – кара инде, ире бер сүз дә әйтмәде. Чулпан да сорамады. Куркудан түгел. Курыкмый ул! Курыкса да, иренә бер тамчы да сиздермәячәк, түзәчәк! Тешен – урты канаганчы, йөрәген – шартлап ярылганчы кысып түзәчәк. Менә бу карлыган күзләрендә җемелдәгән елмаю битлеге астында җанының бар сызлавын, ире өчен өзгәләнүен, үзенең куркуын, хәвефләнүен артистларча яшереп уйнарлык көче бар Чулпанның. Булсын, битлек булсын. Бу дөньяда кем генә битлексез яши?..

КИЧКЕ ТАҢКИЧКЕ ТАҢ
КИЧКЕ ТАҢ

Абау, нинди бер-берсенә бәйләнмәгән мәгънәсез уйлар йомгагы бимазалый бу баш миен?.. Пилмән утыртам дигән иде... Кәстрүлгә су салдымы соң?.. Врач тагын ни диде икән – кара инде, ире бер сүз дә әйтмәде. Чулпан да сорамады. Куркудан түгел. Курыкмый ул! Курыкса да, иренә бер тамчы да сиздермәячәк, түзәчәк! Тешен – урты канаганчы, йөрәген – шартлап ярылганчы кысып түзәчәк. Менә бу карлыган күзләрендә җемелдәгән елмаю битлеге астында җанының бар сызлавын, ире өчен өзгәләнүен, үзенең куркуын, хәвефләнүен артистларча яшереп уйнарлык көче бар Чулпанның. Булсын, битлек булсын. Бу дөньяда кем генә битлексез яши?..
Суыткычтан, шкафтан тегесен-монысын алып тезә торгач, өстәл тулып ук китте. Ире яраткан тоткасыз зур бокалга чәйне сөт белән, куе итеп, ә үзенә дигәненә лимон телеме салып ясады Чулпан, бая гына кибеттән алган чипсыны тәлинкәгә бушатып уртага куйды, «Сникерс»ны кәгазеннән арындырып, шоколадны чәйгә тотынганчы ук тәмләргә кереште.
Морякларныкы шикелле буй-буй футболкасын киеп чыккан ире аның каршысына килеп утырды да, үз чәенә орынмыйча, беренче кат күргәндәй, Чулпанга карап аптырап калды. Аны-моны уйламыйча, уң кулына шоколад, сул кулына тозлы кыяр тотып ашап утырган Чулпан аның карашын тоеп башын күтәрде.
– Ник шулай карыйсың миңа?
– Нишләвең бу синең? – Сорауга сорау белән җавап кайтарды Илһам. Ул хатынының «Сникерс» яратканын, тартмасы белән алып ашап бетерергә мөмкин икәнен белә, әмма татлы шоколадны менә болай, әле тозлы кыяр, әле чипсы белән тәмләп утыруын гына башына сыйдыра алмый иде. Шуңа шаккатуын яшерә алмады.
Чулпанның кыяр тоткан сул кулы әкрен генә өстәлгә төште. Ул үзе дә тәмам аптыраган төстә, алдындагы чипсылы тәлинкәгә, гомер булмаганны, матур савытка бушатып та тормыйча, банкасы белән өстәлгә утыртылган тозлы корнишон банкасына, әле генә күргәндәй, күзләрен түгәрәкләндереп карап торды. Бая гына аптекадан алган таякчыклары ялт кына исенә төште. Аны- моны әйтми генә, корт чаккандай өстәл яныннан сикереп торды.
Селкенергә дә кыймагандай сулышсыз калган Илһам бераздан аның янына торып чыкканда, Чулпан идәндә, коридор стенасына аркасы белән терәлгән дә, тезләрен кочаклап утырган, үзе мөлдерәмә күзләрен кемнәндер яшерергә теләгән шикелле тузгыган чәче белән йөзен каплаган. Иренең үз янына чүгәләвен тоеп, ул йөзен ачмый гына, кулындагы кызыл сызыклы тар кәгазьне Илһамга сузды.
Ышанырга теләп тә – ышанудан, сөенергә теләп тә сөенүдән курыккан бу икәү, бербөтен тән һәм җан булып, бер-берсенең кочагына сыендылар. Сүз катмадылар. Дәшсәләр, бу шатлык күз яшьләре булып, әрнү булып, билгесезлек булып, сагыш булып, шом булып түгеләсе иде...
***

***
Төштән соңга билгеләнгән планлы операцияне күчерергә туры килде.
Нейрохирургия бүлегендә мондый очраклар булып тора: кемдер юл һәлакәтенә эләгә, кемдер көнкүрештә травма ала, кемдер эштә фаҗигагә юлыга. Менә бүген дә йорт түбәсеннән егылып төшкән олы гына яшьтәге эшчене төзелеш барган урыннан «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән авыр хәлдә алып килделәр.
– Могҗиза бу, ничек исән калганына шаккатырсың! – Илфат Бариевич, Тимур Айдарович сузган томография нәтиҗәләрен үзе дә кабат-кабат җентекләп карады да, баш чайкады.
Операциягә тиз генә тотына алмадылар. Анестезиолог биргән гомумнаркоз пациентта аллергия китереп чыгарды. Югыйсә укол ясаганда, ул үз аңында иде: даруларга аллергия бармы-юкмы икәнен сорагач, сорауны аңлады, юк, дип җавап кайтарды. Тик организмы препаратны кабул итмәде: бөтен тәненә тап-тап булып төрткеләр бәреп чыкты; монитор кан басымы төшкәнен, йөрәк тибеше сүлпәнәйгәнен күрсәтә иде. Ирина Павловна – анестезиология- реанимация бүлегенең тәҗрибәле табибы, беренче тапкыр гына мондый хәлгә юлыгуы түгел: авыруларның күбесе, чыннан да, үзендә даруга аллергия бармы-юкмы икәнен белми. Бүгенге кебек ашыгыч операция таләп ителгәндә, шунысы бар: вакытның һәр мизгеле бик кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Тест ярдәмендә кайсы препаратка аллергия юклыгын ачыклап, пациентны әзерләгәнче, шактый вакыт урланасы билгеле иде.
Һәр операция алдыннан Тимур Айдаровичның күңеленнән генә дога укып, Аллаһы Тәгалә исеме белән кулына скальпель алуын коллегаларының берсе дә белми. Моны кирәк санамый Тимур: инану – һәркемнең үз эше. Аллаһның барлыгын, берлеген тану өчен күрсәтмә әсбаплар тирә-якта адым саен. Күзе, колагы булган кешегә күрерлек, ишетерлек. Күрә һәм аңлый, ышана гына бел. Кеше дигәнең дә – Аллаһның бер могҗизасы. Аның яралуы, тән кабыгына сыенган җаны, күзаллаулары, холкы, нәфесе – болар барысы тоташ могҗиза; җиргә вакытлыча килгән һәр адәм баласы ниндидер бер максат белән яралтылган. Менә аны, Тимурны да, Аллаһ тикмәгә генә, бер сәбәпсез генә яралтмаган лабаса: кешеләргә ярдәм итәр, алар саулыгын кайгыртыр өчен бер сәбәпче иткән... Операциядән соң үз аягына басып кайтып китәр алдыннан авыруларның һәрберсе Тимурга рәхмәт укый: терелттегез, ярдәм иттегез, гомеремне озынайттыгыз, диләр. Ә андый минутларда ир-егетнең үз күңеленнән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт сүзләре агыла: «Раббым, син кулларыма көч, башыма зиһен бирдең, бу авыруны аякка бастырдың... Мең рәхмәт Сиңа!» Гомерләрне кыскартучы да, ялгаучы да – бер Ул гына... Ак халатлы табибларны шул гомер сагындагы фәрештәләр итеп яралткан дип уйлау гөнаһ микән, түгелме – монысына җавап таба алганы юк Тимурның, әмма анык белгәне – операция өстәле янында басып торганда, аның алдында яткан тән – әманәт. Табибка ышанып тапшырылган әманәт бу. Аңа хыянәт итәргә табибның хакы юк. Кемдер бу әманәтне Гиппократ анты дип кабул итәр, кем өчендер – табиб булам дип күңеленә беркеткәндә үк, үз-үзенә биргән анты булыр. Тимур өчен шушы ике ант янында өченчесе дә бар: Аллаһы Тәгалә аны сәбәпче итеп яралткан икән, бу сайлауга хыянәт итәргә ир-егетнең хакы юк.
Санаулы минут тиз уза, диләр, ә менә сәгать теле ике яр арасында калган гомер агышын санап текелдәгәндә, секундларның никадәр озын икәнен ничек аңларга?.. Менә бу эшченең өендә хатыны бардыр. Балалары. Бәлки инде, оныклары да чыркылдашып йөридер. 57 яшь икән үзенә. Чандыр гәүдәсе кояшта элеп киптергән кебек. Ике як чигә чәче ап-ак. Шул аклык янында күмер кебек кара, калын кашлары ярылып тора. Ике каш арасына да, маңгаена да тирән-тирән буразналар сызылган. Ачык һавада, төзелештә гомер буе эшләгәндер – йөзен җил кискән, кояш ашаган. Җиргә аркасы белән килеп төшкәнгә, бите җимерелмәгән. Илфат дөрес әйтә, могҗиза дими ни дисең: эчке органнарына артык зыян килмәгән. Ә менә умырткалыгы түзмәгән... Гасабилы уйлар Тимурның тыштан караганда искиткеч сабыр, тыныч күренгән йөзендә чагылмады. Шулай да операция бүлмәсенең ничәмә-ничә еллар дәвамында күз күреп ияләнгән һәр почмагы, һәр җиһазы тын алуыннан, сулышыннан аның кәефен чамалый иде...
***
– Камалов наркоздан айныды, хәле ярыйсы кебек. – Халат итәкләрен җилбәгәй җибәреп, коридор тутырып килгән Илфат Бариевич инде палатадагыларның да хәл-әхвәлен белешеп чыгарга өлгергән Тимурны кабинет ишеге янында көтеп алды. – Реанимациягә күчерделәр. Хатыны килгән, аста дулый, диләр. Шунда төшеп киттем.
– Ярар. – Тимурның йөзендә саран елмаю уйнап алды. – Ярдәм кирәксә, чакырырсың.
Илфат Бариевич, солдат шикелле честь биреп, аскы катка юнәлде.
Тимур кабинетына үтте дә өстәлендә яткан телефонына үрелде. Ул операциядә чагында телефонның шалтыратулар, ватсап хәбәрләре белән шыплап тулуы гайре табигый хәл түгел. Менә әле дә танышлары, таныш булмаганнары кирәксенгән. Бармакларын экран өстеннән җәһәт-җәһәт йөгертеп шуларны барлаганда, иң беренче эш итеп Илһамнан килгән хәбәрне укыйсы итте. «Тимур абый, вакытыгыз булганда сезнең белән очрашырга иде», – дигән егет. Бер-бер хәл булганмы? Хәле начараеп киткәнме?..
Башка хатларны укып та тормастан, Тимур тиз генә Илһамның номерын җыйды. Аның Чулпан белән икәүләп үз янына килергә рөхсәт соравын ишеткәч: «Мин эш урынында, килегез. Өченче катка менәрсез, заведующий кабинеты», – дип, сүзне кыска тотты. Эш сәгате күптән бетте бетүен, тик Динара белән аерылышканнан бирле Тимур ул төшенчәне бөтенләй онытты, ахрысы. Тәүлекнең күп өлеше больницада уза. Шулай җаны тынычрак.
Гүя янына табын корып көткән кунаклары килергә җыена – Тимур Айдарович өстәлендә болай да тәртипле генә яткан папкаларны бер өемгә җыеп куйды. Иртән кофе эчкән бокалы юылмыйча раковина буенда торып калган – аны чайкады. Тәрәзә астындагы батареяга кибәргә элгән оекбашларын җыеп алды да үзалдына ирен чите белән елмайды: буйдак ирнең тормышын кычкырып тормасыннар әле!
Сәгатькә күз салып, ишектән чыгып барганда, үзенә таба атлаган Илһам белән Чулпанны күргәч, үсмер егет шикелле, битенең кызарып януын тойды.
Әлеге яшь пар алдында бер-бер гаебе бар, диярсең... Илһам белән кул биреп исәнләшүгә, аның карашына язылганны шунда ук аңлады Тимур. «Каһәр суккан мәкерле авыру! Тәки үзенекен итүе...» Чулпанның күзләренә исәнләшкән мизгелдә генә туры карый алды: кайчаннан бирле үзенә тынгы бирмәгән, күз алдына килеп йөдәткән, күпме генә куарга теләмәсен, уйларының җеп очына килеп йөдәткән бу карашны күтәрерлек көче юклыгын белә иде. «Старик! Картлач! Үзеңне бала-чага кебек тотасың!» Күңеленнән үзен битәрләп алырга да өлгереп, ишекне ачты да аларны кабинетына әйдәкләде.
– Гафу үтенәм, әз генә көтеп торырсыз. Чулпан, менә бу шкафта кофе, шикәр, чынаяклар. Хуҗабикә булып, өчебезгә кофе әзерли тора аласың. Бер авыруның хәлен белешәм дә киләм.
– Тимур абый, эшеңне кара, ашыкма.
Яшьләрнең шулай ихлас итеп, яктырып «Тимур абый» дип дәшүләре, авыз тутырып татарча сөйләшүләре Тимурның күңеленә сары май булып ята, йөзендә җылы бер елмаю уята иде. Чөнки биредә, больницада, коллегалары белән рәсми рәвештә һәм күбрәк русча сөйләшергә туры килә. Авырулар да шул рәвешле мөрәҗәгать итә үзенә.
Ул шушы якты елмаюына ияреп, реанимация бүлегенә юнәлде.
Илһам белән Чулпан исә, эш юктан эш булсын дигәндәй, уң як стенага эленгән дипломнарга күз йөртергә тотындылар да аптыраулы караш белән бер-берсенә күтәрелеп карадылар. Кыска сәяхәттә танышып, үзләре өчен гап-гади «Тимур абый» булып, якын булып калган табиб, баксаң, бер дә гади күренми әле монда... Менә бит, медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы дигәннәр... Сәламәтлек саклау министрының үзе кул куйган Рәхмәт хатлары гына да никадәр...
– И-и, бигрәк мәгънәсезләр дигәндер инде безне Тимур абый... Хатынының нигә болай диюен аңлады Илһам, үзе дә шундый ук уйда иде. – Аның турында берни белмибез. – Чулпанның чаялыгы да җитәрлек
– аркасын терәп урындыкка утырды да өстәлдә яткан папкаларны өйрәнә дә башлады. Бирим дигән колына – чыгарып куяр юлына, диюләре шушы икән: уртада яткан зәңгәр тышлы юка папка эчендә бүлек мөдире исеменә тутырылган резюме ята иде.
– Ужас!
Чулпанның күзләрен түгәрәкләндереп болай диюе нәрсәдер ошамаудан түгел иде. Кулына тоткан кәгазьдән Тимур Айдарович Кәбировның фән өлкәсендә куйган хезмәтләре, аның яңа методикалары турында аңлаган кадәр укып өлгерде дә аһ итте. Алар күзенә гап-гади генә булып күренгән табибның Татарстанда гына түгел, Россиядә үз югарылыгы, үз урыны булган галим дә икәнен аңлагач, үзен уңайсыз хис итүе тагын да артты. Килсәң кил иде, самолётта танышкан доктор, безгә киңәш бир әле, дип, үзеңнең сорауларыңа җавап эзләп, аның башын катырырга җыенып... Монда бит, Тимур Айдаровичның 52 фәнни хезмәт авторы булуын раслаган резюмены, хәреф танысаң да, аңлап кына бетерә торган түгел... Баш мие, арка мие, аларда шеш булган очраклар, умырткалык проблемалары, эпилепсияле кешеләргә операцияләр, арка миенә электростимуляция...
Папканы ябып, Чулпан урыннан кузгалды. Күкрәгенә төшәргә иткән чәч толымын колак артына кыстырды да, бер кулын аркасына куеп, тәрәзә янына килеп басты. Ябып куелган жалюзи тасмаларын аралап, урамга күз салды.
– Сиңа кофе ясарга куштылар түгелме?
Илһам хатынының биленнән кочты, үзе дә буй-буй ак тасмаларны читкә этәреп, урамга бакты. Чулпан ипләп кенә башын иренең җилкәсенә куйды.
Тимур Айдарович ишектән кергәндә, алар, бер-берсенә шул рәвешле сыенып, сын шикелле басып торалар иде. Мәхәббәтнең үзенә куелган һәйкәл, диярсең... Бернинди купшылык юк. Барысы да шулкадәр гади: Илһамның яшьләр яратып кия торган тар балаклы чалбары, салынып, киңчә булып торган аксыл свитеры да, Чулпанның тигез табанлы озын итекләренә кыстырган кара джинсы чалбары, «лапша» дип кенә йөртелгән кара водолазкасы, биленнән узып ишелеп төшкән калын чәчләре – барысы-барысы бербөтен матурлык, моң булып күренә.
– Көттердемме? – Ул яшьләрнең кыенсынып китүен тойса да, игътибар итмәгәнгә сабышып, раковинада кулын юды, читтә эленеп торган кечкенә ак сөлгегә сөртеп, урындыкка килеп утырды. – Гафу итәрсез. Йәгез, сез дә утырыгыз әле. Сөйләп җибәрегез. Күрәм, әле безне кофе белән сыйларга җыенучы юк...
– Тимур... Айдарович... – Илһам да, Чулпан да, икесе бергә шулай диделәр дә үзләре үк елмаеп җибәрделәр. Сүз куешсаң да, болай килеп чыкмас...
– Тәк... – Тимурның күгелҗем күзләренә сагаю йөгерде. Бу минутлар эчендә нидер үзгәргән иде. Каршысына килеп утырган ир белән хатынның тәмам җитдиләнеп, хәтта бераз кыенсынып калуын күреп, сәбәбен аңларга тырышты. – Ак халаттан булгач, сез миннән куркып калдыгызмы әллә? – Ир-егет елмаеп, кабат кузгалды, халатын салып, ишек буендагы элгечкә элде.

Илһам үзалдына ачы елмаю белән чикләнде. Чулпан исә тел яшереп тормады:
– Тимур... Айдарович, без бит сезнең шундый олы врач икәнне белмәдек тә... – дип балаларча самимилек белән ярып салды. – Әй, мин болай гына карый башлаган идем... – Күзе белән өстәлдәге папкалар өеменә ымлады. – Ачуланмассыз инде. Үзебезнең вак-төяк сораулар белән тинтерәтеп йөрибез икән сезне.
– Чулпан, саулыкка кагышлы сорауның эресе-вагы булмый. Аннан, мине «олы», «сез» диюеңне калдыр. Әйе, карт инде мин, анысын үзем дә аңлыйм, тик бу хакта телгә алмыйк әле, яме... – Шулай дип шаяруга борырга тырышса да, Тимур бу икәүнең чыннан да үзләрен уңайсыз хис итүен чамаламый калмады. – Кешене эш урынына, исеменә карап кына бәяләүчеләрне гомергә яратмадым, дусларым. Үзгәрергә маташмагыз... Ничек сезнең хәлләр? Шуны сөйләгез.
Ир белән хатын, син әйт дигән сыман, күз каршы белән генә аңлашып алдылар. Чулпан сумкасын ачып, урталай бөкләнгән кәгазьләрне Илһамга бирде. Илһам исә аларны Тимур Айдаровичка сузды.
– Соңгы анализлар мактанырлык түгел. Ятарга салалар. Химиотерапия кирәк, диделәр. – Тимурның бик җентекләп кулындагы анализ нәтиҗәләрен укуын көтеп торды да: – Тимур Айдарович... Тимур абый, бәбиебез булырга тора... Минем диагноз белән, үзегез аңлыйсыз... – диде Илһам, әмма сүзен әйтеп бетермәде.
– Шуңа түзмәдек, иң башта сезнең... синең янга киңәшкә килдек, Тимур абый... – Чулпан сабырсызланып, сөенеч тә, шөбһә дә берьюлы чагылган күзләрен тутырып, Тимурга карады. – Сәламәт булырмы дип борчылабыз.
Тимур Айдарович бу юлы карашын әлеге төпсез күзләрдән аерырга ашыкмады. Илһамга ярдәм итә аламы, нишләргә – бәгырь түрендә дулкын- дулкын чайкалган сорауга җавапны үзе белә иде. Аһ, бу каһәр авыру! Зәңгәр күзләре дөньяга сафлыкның үзе булып баккан япь-яшь егетнең кан тамырларына һаман саен тирәнрәк үтеп керүе аермачык. Хәзер инде барысы да вакыттан гына тора дип, аңа сылтап калдырыргамы? Тилмереп, могҗиза булырына өмет итеп, үзенә төбәлгән карашка ни дип җавап бирергә? Бәби көтәбез, диләр... Мәхәббәттән яралган сабыен кулларында тибрәтерлек көч- кодрәте калырмы бу яшь егетнең? Аяусыз хөкем карары чыгарырга, әлбәттә, Тимур Айдаровичның бер бөртек тә хакы юк. Әмма телиме, теләмиме, үзен алдарга мөмкинлеге дә юк...
– Бәби, дисез... Димәк, җәйге диңгез һавасы килешкән! – диде ул, ниһаять, кәгазьләрне өстәлгә куеп. – Ничә атналык?
– Төгәл белмибез... – Чулпанның бит очына җиңелчә алсулык йөгерде.
– Врачка күренгәнсеңдер бит?
– Юк. Әле тест белән генә тикшердем. Өч тест та уңай күрсәтте.
– Өчәү? – Тимур Айдарович күзләрен кыса төшеп көлеп куйды. – Хатын-
кызны ышандыруы авыррак шул аны...– Аннан җитдиләнеп, янә анализ кәгазьләренә үрелде. – Илһам, соңгы айларда химиотерапия алмагансың, шулаймы? – Егетнең баш селкүен күреп: – Ул очракта зыян булмаска тиеш дип уйлыйм, – диде дә, нидер уйлап, телефонына үрелде. Кемгәдер шалтыратып, озын-озын җавапсыз гудокларны сабыр гына тыңлап торды да кире куйды. – Бу кәгазьләрне фотога төшереп алам, иртәгә гематология бүлегендә Ленара Ирековна белән киңәшләшермен.
– Ленара Ирековнаны беләсезмени? Гел шул бер врачка эләгәм инде мин, беренче тапкыр ятканда да шул иде. Хәзер дә.

Дәвамы бар

Айгөл Әхмәтгалиева

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас