Литература
5 Июня 2022, 11:00

КИЧКЕ ТАҢ

6 бүлек – Матурым дип кенә дәшәрлек булгач, мәхәббәтегез дә матур инде, Илһам, үзең әйтмешли, күз генә тимәсен, – диде Тимур, карашын диңгезнең төнге күк белән тоташкан сызыгына төбәп.– Чулпан миңа «җанашым», ди, кәефе шәп булганда. Ачуы килсә, Насыйров дип кенә җиппәрә. – Илһам учына ком йомарлады да хатынының аякларына бизәк төшерә башлады.– Син каласыңмы? Мин бүлмәгә киттем. Яшьләр, тыныч йокы сезгә! – Динараның, кузгалып, өстен кага-кага ком өстеннән яланаяк атлавын өчесе дә сүзсез генә озатып калдылар. Баягыча уңайсыз тынлык урнашты.

КИЧКЕ ТАҢКИЧКЕ ТАҢ
КИЧКЕ ТАҢ
– Матурым дип кенә дәшәрлек булгач, мәхәббәтегез дә матур инде, Илһам, үзең әйтмешли, күз генә тимәсен, – диде Тимур, карашын диңгезнең төнге күк белән тоташкан сызыгына төбәп.
– Чулпан миңа «җанашым», ди, кәефе шәп булганда. Ачуы килсә, Насыйров дип кенә җиппәрә. – Илһам учына ком йомарлады да хатынының аякларына бизәк төшерә башлады.
– Син каласыңмы? Мин бүлмәгә киттем. Яшьләр, тыныч йокы сезгә! – Динараның, кузгалып, өстен кага-кага ком өстеннән яланаяк атлавын өчесе дә сүзсез генә озатып калдылар. Баягыча уңайсыз тынлык урнашты.
– Тимур абый... Без комачауладык, ахры... – Илһамның тавышы гаепле яңгырады.
Тимур отель ягына тагын бер тапкыр борылып карады. Динараның, башмагын кулына тоткан килеш, бассейн янындагы өстәл буена килеп утыруын, телефонын кабызуын күреп, үзалдына елмайгандай итте. Аһ, Динара! Кешеләр сиңа һәрчак комачаулый шул...
– Юк, бер дә исегез китмәсен. Без... аерылышырга йөрибез. Беребезгә дә җиңел түгел. – Тимур әле рәтләп танышырга да өлгермәгән бу яшь пардан үз тормышын яшереп торуны кирәксенмәде. Юкса, чит-ятларга түгел, үз туганнарына да шәхси тормышы турында артык бер генә сүз дә әйткәне юк иде. Илһам белән Чулпан янында үз җанының ни сәбәпледер тугарырга торуын аңлап бетерә алмый әле... Алардагы табигыйлек, эчкерсезлекне тоеп, үзе дә сизмәстән, бер-бер ышык эзләве түгелме соң?..
– Ничек... аерылышырга? – Чулпан аягындагы яфрак булып ясалган ком- бизәкне кагып, тезләрен кочаклап утырды, туңып киткәндәй, Илһамга сыенды.
Илһам да аптырашта калган иде.
– Ничек инде... Алай да буламыни? – диде ул, шундый нияттә булган ир белән хатынның бергәләп ял итәргә килүен башына сыйдыра алмыйча.
– Тормышта барысы да була икән, Илһам. Монда мин очраклы гына... Динара иптәш кызы белән барасы иде, путёвканы яз башында ук алганнар иде. Тегесе бара алмый булып чыкты. Иптәш кирәк дигәч, ризалаштым. Ә үзебез теге атнада аерылышырга гариза биреп кайттык... Белмим, кайсыбыз нәрсәгә өметләнгәндер...
– Нигә врач буласы иттегез сез, Тимур абый? Бигрәк авыр һөнәр бит! Миннән мәңге врач чыкмас иде! – диде Чулпан, сүзне башка темага борырга теләп. Ул да Илһам шикелле үк «аерылышу» дигән сүзне коточкыч бер трагедия, бәхетсезлек дип кенә кабул итә иде – бу хакта ничек шулай тыныч кына, ипле генә сөйләп була икән?..
– Һөнәрен яратсаң, синнән дә чыга, Чулпан, – дип әкрен генә көлеп куйды Тимур.
Каралып күренгән диңгез өстендә, ярдан ераграк, утларын балкытып, музыка шаулатып, кораб йөзеп үтте. Аның эзеннән купкан дулкыннар, сыену эзләгәндәй, яр читенә йөгереште.
– Спортчы булырмын дип хыялланган идем мин. Шәһәр мәктәбендә укыганда, баскетбол командасының капитаны идем! Чаңгы ярышларын да калдырган булмады. Җиденчедә укыганда, салкын тигереп, больницага эләктем. Менә шунда врач профессиясенә гашыйк булып кайттым өйгә. Могҗиза ияләре кебек тоелды инде алар. Бөкрәеп, хәлсезләнеп беткән авырулар килә – врачлар аларны аякка бастырып, терелтеп кайтарып җибәрә. Эх, мин әйтәм, шулай кешеләргә булыша алсам иде, дим... Шуннан шул. Институтны бетергәч, «Ашыгыч ярдәм»дә эшләдем башта, менә ул мәктәп дисәң дә мәктәп... Кешеләргә ярдәм итә алуны мин берни белән дә чагыштыра алмыйм...
Тимур Айдаровичның суга карап, салмак тавыш белән сөйләвен баягы корабның сузып-сузып кычкыртуы, һавага күтәрелгән фейерверк утлары бүлде. Көн һәм төнне кушып, ял һәм маҗара белән мавыккан халыкта башка гамь иде. Күзне алдаган бизәкләр, ялтыравык утлар, каннарны кайната торган испан шәраблары, дәртле биюләр акылны җуйдырта, тилертә, үзеңнең бу корабта вакытлыча гына, кунак кына икәнеңне тәмам оныттыра, күзеңне томалый иде.

***
Чамасыз кыздырган кояшның йөзе кисәк сүрәнләнде. Биек пальмаларның иртәнге якта ялкау гына кагынып утырган җилпәзәсе тора-бара селтәнгәннән- селтәнә башлады, диңгездә дә дулкыннар усалланып кубарылырга тотынды. Башта, кечкенә таучыклар булып күтәрелеп килгәндә, су эчендәге халыкка кызык кына иде: дулкын астында калып, качышлы уйнау үзе бер рәхәтлек бирә иде. Тора-бара бу таучыклар калын диварга әйләнеп, дәһшәтле төс белән ябырыла башлады, бала-чага чыр-чулап, ярга чыгып йөгерде, әле генә батыраеп, диңгез кочагыннан чыгарга ашыкмыйча, матрас өстендә чалкан йөзгән ирләр, хатыннар да барысы бер булып ярга ашыктылар. Күк йөзеннән ишелеп кенә төшкәндәй, яңгыр коя башлады, чалт та чолт яшен яктысы уйнарга кереште, котны алырлык яман тавыш белән күк күкрәргә тотынды. Яр буенда мәхшәр купты: әле генә тирә-якны кызык итеп күзәткән халык кайсы кая чабыша башлады, берәүләр бүлмәсенә йөгерде, кемнәрдер тренажер залына кереп өлгерде, тышкы кафега халык тулды.
Динара бая гына, сувенирлар алам дип, якындагы базарга чыгып киткән иде. Тимур давыл башланганчы ук, үзе яратканча, зур бокал белән кофе алып, җәйге кафеда утырып калды.
Үзе янындагы буш урындыкка нәзек билле фужер тотып якынлашкан Мария Петровнаны күргәч, Тимур чарасыздан елмаерга мәҗбүр булды. Аягын бинт белән бәйләп куйгач, күзгә чалынмаган кебек иде, шайтан таягын кырау суга, дисеңме...
– Тимур Айдарович! Мин сезнең алда в долгу бит! – Хатынның кәефе ярыйсы гына күтәренке иде. – Карагыз, мин как свежий огурчик! Благодаря вам! Кирәк дисәгез, биеп күрсәтә алам! – Хатынның кысынкы күзләре аңа туры карарга тырышты.
– Биергә кирәкми. Төзәлә икән – бик яхшы. – Тимурның сүз куертырга исәбе юк иде. Тик бәйләнчек чебенне ишектән кусаң, тәрәзәдән керә.
Хатын урындыкны тартып, иркенләп урнашты, фужер читендә кызыл иннек эзе калдырып, шәраб тәмләде, ләззәтләнеп күзен йомды.
– Яңгыры да кирәк нәрсә! – Мария Петровна сөйләшергә сусаганмы, берьялгызы килгәч, аралашыр кеше тапмаганмы – урамда чиләкләп койган яңгырга ымлап, шулай диде дә баштанаяк Тимурны барлап чыкты. – Ә сез врачка охшамаган!
– Рәхмәт.
Тимур тагын ничарадан бичара төстә елмайды. Артык аптырамады да.
– Врачлар жестокий була. – Хатын янә вино уртлады. – Безнең кебек пенсионерлар кирәкми аларга. Акча кирәк, акча!
– Бөтен кешене алай бер калыпка салмагыз. – Тимур тыныч булырга тырышты. Кофе йотты. Мондыйлар белән сүз көрәштерүнең мәгънәсезлеген белә иде.
– Нигә салмаска? Бөтен врач түләүле клиникага күчеп бетте. Һәм берсе дә сине дәваларга дип түг-гел! Үзенә акча эшләргә дип. – Хатын ямьсез итеп хихылдады. – Чирлим дип килгән кеше терелә күрмәсен дип, дер калтырап яшиләрдер... Барысы да терелеп бетсә, каян акча тапсыннар... Газетлар гел язып тора кайсы врач нишләгәнне, беләбез! Кайсына барсаң да, башта кесәсенә салырга кирәк, шунсыз синең ягыңа борылып та карамыйлар.
Тимурның йөзе караңгыланып китте. Яңак сөякләре биешеп куйды. Үз гомерендә бер генә авырудан да акча алмаган, бу хакта уйлауны да коточкыч җинаятькә санаган табиб өчен мондый гаепләү сүзләрен тыңлап тору җирәнгеч иде.
– Ә сезнең берәр журналисттан сораганыгыз юкмы: ни өчен аларның күбесе менә шундый меңгә бер очрак турында гына тәмләп, җентекләп, купайтып язарга ярата икән? Көн саен больницаларда күпме операцияләр ясала, күпме кешенең гомере коткарыла – шулар хакында нишләп башкаларга җиткермиләр?.. Акча дисез сез... Тормышның тоткасы акча гына түгел бит...
Тимурның күз алдыннан берәм-берәм коллегалары сызылып үтте: йөрәк белән бик иртә китеп барган Айрат Ильясовичны кара... Күпме кешене үлемнән коткарып калган хирургның үз йөрәге тетелеп беткән иде... Кайчандыр, Мәскәүнең И.Н.Бурденко исемендәге нейрохирургия институтына белем күтәрергә баргач, бер профессор, Әбүгалисина сүзләрен мисалга китереп: «Табиб – лачын күзенә, кызлар кулына, елан зирәклегенә һәм арыслан йөрәгенә ия булырга тиеш», – дигән иде, ул сүзләрне Тимур Айдарович үзенең блокнотына да язып куйды. Кайчагында арыслан йөрәкләр дә түзми, чөнки операция өстәлендә яткан авыруның язмышы өчен ут йотулар үзенекен итә... Гомер буе перинаталь үзәктә акушер-гинеколог булып эшләгән Римма Марсовнаның, бөкрәеп торган бармакларын күрсәтеп: «Дөньяга яңа кеше тудыра-тудыра бирчәйде менә бу куллар, ямьсез дип карамагыз», – дип, уенын-чынын кушып әйткәнен дә хәтерли. Үзенең температурасы кырыкка җиткән килеш, дару эчә-эчә, вертолёт белән республиканың иң ерак районына консилиумга киткән кардиолог Нияз Галимовичны да онытканы юк...
– Акча булмый, ни булсын? – Хатын тагын хихылдады. – Мужик акчаны көрәп торса, мин дә царица кебек яшәр идем. Хан сарайлары салып, вино күлендә йөзеп...
– Нигә сезгә хан сарае? Беркөнне артыгыздан һәйкәл булып торып калсын өченме? – Артык тыңлап торырга Тимурның сабырлыгы җитмәде, ул, эчеп бетермәгән кофесын калдырып, урамга – яшен камчысы уйнаган яктылыкка чыгып китте.
Бөтен аршыны акча булганнарның томаланган күзен ачу өчен табиб булу гына җитми шул.
Дөньяны агач белән чагыштыралар. Ә кеше – аның күләгәсенә ял итәргә тукталган бер мосафир. Җилкәңә аскан капчыгыңда ризыгың юлыңа җитәрлек кенә булсын, артыгы нигә? Барып җиткәч, ул капчыкның кирәге калмаячак лабаса. Үз яныңда, бер тотам калмый, дөньялыкта кылган гамәлләрең генә булачак.
Моңа төшенгәнче, Тимурның үзенә дә байтак еллар кирәк булды. Ә бу хатын кебекләр өчен гасырларның да җитмәве бар...
...Гомернең бер кишәрлеге булып, керфек каккан арада үтеп киткән ун көн яшьләрне диңгездән битәр, Тимур абыйларына бәйләде дә куйды. Әллә кайчангы танышлары, алай гына түгел, дуслары, туганнары кебек, бер таяныч күрделәрме... Әйтерсең, бер шәһәрдә яшәп тә моңа тиклем сукмаклары кисешмәгән кешеләрне юллар әллә кайдагы Испаниягә юри алып килгән; самолётта Илһамның хәле начараеп китү дә, Тимурның шунда янәшәдә булуы да, путёвкаларның бер отельгә алынуы да очраклы гына килеп чыкмаган.

Аллаһы Тәгаләнең үз кануннары. Нигә, ни өчен, ни сәбәпле – адәм баласына боларны аңлау кодрәте бирелмәгән.
Үз гомерендә ун көн буе тоташ ял итүнең ни икәнен белмәгән, белергә дә теләмәгән Тимур кояш иленә үрелеп буй җитмәс йолдыз эзләп килгән икән лә. Мәхәббәт эзләп. Бу мәхәббәт аңа моңа тиклем таныш булган ярату хисенә – кешеләрне, тормышны, хезмәтне ярату хисенә бөтенләй охшамаган. Үзе татлы, үзе газаплы, үзе яра, үзе дәва булган бу мәхәббәт карлыган күзләр төсендә икән. Гади генә нәрсәдән дә матурлык күреп гаҗәпләнә, соклана, челтерәп көлә белгән күзләр төсендә икән. Яшьлек төсендә икән. Бу ачыш турында Тимурның үзеннән кала беркем дә белми иде. Аның мәхәббәте – кешегә үз гомерендә бер генә тапкыр бирелә торган өрфия хисләр – нишләптер ир-егетне соңга калып эзләп тапкан иде. Аннан рөхсәт сорап тормыйча гына. Кыска гына вакыт эчендә. Көтмәгәндә. Гадилеккә, табигыйлеккә, ихласлыкка сусаган булганмы җан – сәбәбе билгесез иде. Диңгез суы янына киткән ир-егет тоташ утка, ялкынга, сагышка уралып кайтуын сизми дә калды.
Динараның – ничәмә-ничә еллар янәшәсендә булган хатынының Мәскәүгә күченүенә, фатирга кайтып кергәндә, төннәрен караңгы бушлык каршы алуга күнегер өчен вакыт кирәк иде. Моңарчы ничек кенә булмасын – икесе ике дөньяда гомер кичергәндәй яшәсәләр дә, алар гаилә, пар канат дигән түбә астында иделәр; түбә кыегына кунган ялгыз кош шикелле каңгырап калуы бик үк җиңелләрдән түгел икән. Моңа да күнегергә кирәк иде. Ярый әле тынгысыздан тынгысыз хезмәте бар: менә ул бар яраларны төзәтердәй, оныттырырдай дәва. Һәм... кайдадыр еракта үзенең барлыгын искәртеп торган, эчкерсез карашын күзалдына китерүдән дә җанга җылылык өстәлгән гап-гади җир кызы. Ясалмалыктан, төчелектән, купшылыктан азат җәй истәлеге – кыр чәчәге булып, сары көзләрне дә, карга зарыккан кышларны да бизәгән самими бер матурлык иде ул...

Дөньяның шомырт чәчәге исенә тулышкан мәле. Урамга чыксаң, исеннән дә, төсеннән дә башың әйләнерлек: йорт ишегалларында, урам читләрендә аклыкның үзе булып балкып утырган шомырт чәчәкләре күз явын урлый. Җирдәге матурлыкка сокланудан күңел тула, бу матурлыкны сак кына күкрәккә сыендырып, назлыйсы, иркәлисе, озаккарак, озаккарак саклыйсы килә.
Чулпанның күз карашы ак чәчәкләрне сөеп-яратып үтте. Шул мәлдә үк җанының әллә кай почмагында сизелер-сизелмәс шом да баш калкытты: Илһамнан хәбәр юк әле. Анализларын белешергә дип, больницага киткән иде, телефонын һаман аерып куйган килеш.
Яшь хатынның сумкасында аптекадан алган тест таякчыклары ята. Берәү генә дә түгел, өчәү! Тизрәк тикшереп карыйсы иде бит! Үзендәге үзгәрешне сизсә дә, тәгаен берни белмәгәч, ышанырга да курка әле. Өйләнешкәннәренә бер ел була – бала, бала дип ничаклы хыяллансалар да, әлегә кадәр насыйп итмәгән иде. Күпме ымсынды, күпме нәүмизләнде Чулпан, хәзер инде үз-үзен алдаудан курка да кебек...
Куртка кесәсендәге телефоны җырларга тотынды.
– Бераздан кайтып җитәм, матурым, сиңа нәрсә алыйм? – Илһамның тыныч, тигез тавышы шунда ук яшь хатынның үзенә дә тынычлык өстәде.
– Мин урамда. Алайса, сине көтәм, кибеткә икәү керербез. Ничек анда, анализларны әйттеләрме? Бар да яхшымы?
– Бераз ятып аласы була әле. Лейкоцитлар күбрәк, диләр... Тромбоцитлар да...
Иренең тавышында борчылу сизелмәсә дә, Чулпан аяк астында җирнең чайкалып китүен тойды. Шомлануын сиздерергә теләмәде:
– Ярар, ятарсың да чыгарсың, файдасы гына булсын, – дию белән чикләнде.
Йортлары янындагы тукталышка таба ничек атлаганын абайламады Чулпан. Иңбашына аскан сумкасының бавы сүтелгәнен дә, ул сумканың озын кунычлы, тигез табанлы итегенә кыстырылган кара джинсы чалбарына бәреп-бәреп баруын да сизмәде. Аптека белән тукталыш арасы – кул сузымы. Кызу атласа да, адымнарын әкренәйтсә дә, Илһамны утырткан автобус аның ирен үзе белән алып китмәячәк. Шушында башка автобусларны узарга тырышып килеп туктаячак. Шапылдатып ишекләрен ачачак. Үзе өчен исемнәре дә, җисемнәре дә әһәмиятле булмаган адәм балаларын һәрберсен үз тукталышында төшереп калдырачак та ары табан китеп барачак...
– Бигрәк озак син. – Чулпан иренә бернинди артык сорау бирмәскә тырышты. Илһамның йөзендә гадәти тынычлык, хафага төшкәне сизелми, шулай булгач, нигә дип ачык ярага тагын учлап-учлап тоз сибәргә... – Мине кыйный аласың. Ашарга пешермәдем. Урамга чыгасым килде.
– Тәәәк... – Хатынының бит очыннан үбеп, аны култыклап алган Илһам, кисәк туңып киткәндәй, куртка изүендәге иң өске төймәне эләктерде дә иягенә кадәр үк тартып куйды, капюшонын башына каплады. – Кыйнап кына барыбер тамак туймас бит... Кафега керәбезме? – Үзенең бер тәгам ризык кабарга теләге юк иде, монысын әйтеп тормады. Врач тоттырып чыгарган кәгазьләр түш кесәсендә йөрәген пешерә, киләсе атнада тагын больница палатасына берегергә кирәклеген, моның мәҗбүрилеген, кан тамырлары буйлап агачак агуның бу юлы да бөтен күзәнәкне, бөтен тәнне ватып-җимереп, сабырлыкны сынаячагын күзаллау яз кояшының көләч матурлыгын да, шомырт чәчәкләренең башкаларны исерткән илаһи төсен дә, рәттән тезелеп киткән кафелардан, пекарнялардан, суши-барлардан борынны кытыклап агылган тәмле ризык исен дә – барысын-барысын читкә этәрә. Тик бу хакта Чулпанга әйтеп, аның кәефен кырасы килми иде. Аның хакына, яраткан кешесе хакына әлегә кулыннан килгән бөтен рольне дә уйнарга әзер Илһам.

Фатирларына кайтып кергәнче дә, чәйнекне газ плитәсе өстенә утыртканчы да, кибеттән алып чыккан ризыкларны кайсын-кая урнаштырганчы да Чулпан иреннән врач әйткәннәр хакында сорашмады. Ятарга дигәннәр икән, рецидив башланганмы? Әгәр шулай икән, димәк, барысы да кабат баш калкыткан, яңарган дигән сүзме?..
Борчулы уйлар аның һәр хәрәкәтенә иярде: ванна бүлмәсендә Илһамның шаулатып су агызганын ишетте, яңа сөлге биримме дип, ишеккә орынырга күтәрелгән кулы кире төште – иртән генә йомшак зәңгәр сөлгене кертеп куйды ласа. Джинсы чалбарын, кара водолазкасын тәненнән шудыртып салды да, шкафтан кыска халатын алып, күкрәгенә йомарлады, үзләре яратканча, икәүләп ваннага чумарга җыенган җиреннән, халатын өстенә киеп куйды. Пилмән утыртам дигән иде... Кәстрүлгә су салдымы соң?.. Кухня бүлмәсенә чыкты да, инде ник чыкканын онытып, балкон тәрәзәсенә текәлде: сары түшле нәни бер кошчык, тәрәзә буена кунаклаган да – өске каттан коелган валчыкларга тап булганмы – томшыгы белән нидер чукый. Җитез-җитез хәрәкәт белән чукыган җиреннән башын күтәрә дә кемгә рәхмәт әйтергә икән дигән сыман ялт та йолт тирә-ягына карап ала. Тагын чукуын дәвам итә. «Ярма сибәргә кирәк». Шкафның аскы тартмасында, яртылаш бушаган пакетта тары ярмасы булырга тиеш... Сары ярма. Чеби ярмасы. Нишләптер шуның төсен яратмый Илһамы. Боткасын ярата. Уртасына эретелгән ак май салып, кашыгын шунда мана-мана ашарга ярата. Күрсә, бу кошчыкны да өнәп бетермәс иде микән? Сарыкай бит, Илһам яратмаган сары төстә...

Дәвамы бар
Айгөл Әхмәтгалиева
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас