

Җеп өзәрлек хәл калмагандай арыткан иде. Чулпан иренең күкрәгенә башын куеп, нарасый баладай шунда ук йокыга талды.
Тик Илһамның керфекләренә йокы эленергә ашыкмады. Диңгез ярының уңга карасаң да, сулга карасаң да, җәйрәп яткан ком төсе күз алмасына берегеп калган шикелле. Авылда, кечкенә чакта, апалары белән җиләк җыеп кайткач, шулай була торган иде: кемузардан үлән арасында ауный-ауный җиләк җыялар да кайтып, чиләк-чиләк җиләкне чемләп, урынга тәгәрәүгә, күз алдына шул җиләкләр килеп йөдәтә, ничек кенә тырышсаң да, йоклап китмичә, бу халәттән котылып булмый. Менә әле дә Илһам үзен шулайрак хис итте. Күз кабагын төшерүгә, Урта диңгез ярының манный ярмасына охшап торган аксыл-сары төсе, тоташ бер сарылык булып, җанын тинтерәтте. Сары төсне сабый чактан яратмады. Илһам өчен ялгызлык, кимсенү, сагыш, ятимлек, үзеңне гаепле итеп тою төсе иде ул.
Тукта, бая Тимур абыйсы ни диде? – «Авырулар җанның сәламәт булмавыннан килеп чыга», диде түгелме? Җан соң... каян килеп сәламәт булсын?
Дөньяга тууың өчен әлегәчә үзеңне гаепле хис итеп яшә дә. Шулай икәнен вакыт-вакыт исеңә төшереп торсыннар да...
Әйтерсең, ике җан кушылудан үзе – өченче җан яралуда, бу җиһанга аваз салуда, аны дөньяга китерүгә үк әнисенең бакыйлыкка күчүенә Илһамның чыннан да гаебе бар... Гариза язып тумады ласа дөньяларына, нишли алсын? Ул үзе кемне гаепләсен? Дүрт бала янына бишенчесен – аны алып кайтырга ниятләгән әтисе белән әнисенме? Бәгыреннән өзелеп төшкән сабыена күкрәк сөтен дә авыз иттерә алмыйча үлеп киткән әнисенме? «Мин бу баланың йөзенә дә карый алмыйм», – дип, нәни төргәкне үзенең бертуган абыйсы белән җиңгәсенә илтеп биргән, хатынының үлемендә шушы гөнаһсыз сабыйны гаепле санаган әтисенме?
Юк инде, нишләп гаепләсен аларны Илһам. Әтисенең абыйсына – «әттә», җиңгәсенә «әннә» дип теле ачылганда, тәпи киткәндә, туганнары аңа ятимлек ачысын татытмады. Күрше урамда яшәүче үз әтисе, җан тартмаса, кан тартуы булгандыр – көн саен килеп йөрде, шуңа күрә ике әтиле балачакның төсе ул чакта сарыга төренмәгән иде әле. Өч яше тулыр-тулмаста үз туган нигезенә, абый-апалары янына кире алып кайткач та, ике өйне бер итеп йөрүнең үз тәме бар иде. Үсә-үсә ул тәмгә әрем ачылары өстәлде шул. «Син безнең әнине үтердең!» Бертуган абыйсының – әле мәктәп баласы гына булган үсмернең торган саен шулай дип кабатлавын төбе-тамыры белән аңлаганда, Илһам үзе ярты үлеп, ярты терелде. Бер тапкыр да йөзен күрергә, татлы күкрәк сөтен имәргә, җылы кочагында иркәләнергә өлгермәгән Әни дигән кешене үз йөрәген биреп терелтер иде, ятимлектә тилмергән бертуганнары янына кайтарып утыртыр иде, юк бит, юк, андый чаралар юк!
Илһамның караваты – алтыпочмаклы зур йортның тәрәзәсе бакчага караган тар гына бүлмәдә. Олы апасы аңа кул машинасында сап-сары төстәге мендәр тышы, сап-сары җәймәләр, юрган тышы тегеп бирде. Әй, шул сарылык... Малай җәймәне иягенә кадәр тартып китерә дә чытырдатып, күзләрен йома. Гүя бәгырьне бертуктамый кимергән сагыш төсеннән шул рәвешле генә котылып була...
Бервакыт көтү көткәндә, абыйсы аны елый-елый тотып җилтерәтте. Бахыр, инеш аша авылга тайган сары сыер үчен генә түгел, дөнья үчен, ятимлек үчен алуы булгандыр ла малайның.
– Сыерны качыргансың! Ник артыннан чапмадың? – Өстенә клеёнка капланган искерәк кенә күфәйке җылысы көзге елак көннең салкынлыгыннан коткара алмаган иде – абыйсының буразна-буразна яшьләре Илһамның бөтен тәненә кайнарлык өстәде. Ул кайнарлык ике чигәдән башланып, аяк табанына кадәр йөгерде, йөрәк тибешен ешайтты.
– Әни булса, хәзер кайнар шәңгә алып килер ие! Әни булса, өч литрлы банкага кайнар чәй ясап, тастымал белән төреп төшәр ие! Син тумасаң, әни исән булыр ие! Әни булса... Әни булса... Әни булса...
Күр әле, әле кайчан гына күкчәчәкләр, тәбәнәк бөтнек, карлыган үскән, әллә нинди рәхәт төсләрдә балкыган тау бите тәмам шәрәләнеп, сап-сары булып калган икән бит! Нишләп әле генә күрде соң моны Илһам? Камылы гына утырып калган аръяк басуы да шундый ук шәрә сарылыкта... Күзне кисә-кисә чылаткан менә бу тозлы яңгыр пәрдәсен ертып, күк йөзенә күтәрелеп карасаң, ул да шушындый шомлы төстә күренмәсме?
Малай, абыйсына аз гына да каршылык күрсәтмичә, читкә тайпылмыйча, кадаклангандай басып торды.
Авырттымы аның тәне, әллә җаны гына сызландымы – онытылган инде, онытылган... Онытылган кебек... Каезламасаң, онытылган кебек... Мондый сарылык белән очрашу бер генә тапкыр булды, дисеңмени...
Хәзер дә... Әллә кайдагы испан иленә кил дә аның тоташ сарылыгыннан, сап-сары кояшыннан җан тынычлыгы эзлә, имеш.
Отельдә вай-фай булу да үзенә күрә бәхет ул.
Тимур Айдарович больница хәлләрен сорап, Илфат Бариевичка ватсаптан хәбәр юллаган иде. Иркенрәк вакыт тапканмы, коллегасы су буе итеп, тәфсилләп җавап язып җибәргән. Нейрохирургия бүлегенә дигән яңа аппаратлар, җиһазлар киләсе атнага кайтып җитәргә тиеш – Тимур шул хәбәргә сөенеп бетә алмады. Ниһаять! Чит илләрдән кайтырга тиешле бу кыйбатлы җиһазларга күптән өмет баглый ул: инсульт булганнарны дәвалау өчен заманча ысулларның мөмкинлеге дә зур бит! Германиядә стажировка үткәндә, шулкадәр кызыгып кайткан иде, эх, бездә дә шундый база булса...
– Мине әнә теге гөл янында төшер әле. – Фойеның түшәмгә тиеп торган керәч баганасы янында, йомшак кәнәфидә селфи ясап утырган Динара иренә айфонын сузды. – Башта билгә кадәр генә төшер, икенчесен – бөтен буйны кертеп.
Ресторанга кичке ашка төшкәндә, идәнгә тиеп торган озын яшькелт күлмәген кигән иде хатын. Юып, фен белән очларын бөдрәләткән аксыл чәчләре шәрә иңбашына иркә генә булып таралган; аягындагы без үкчәле түфлиләре, колагында җемелдәгән кечкенә асылташлы алкалары белән ул диңгез буендагы кунакханәгә түгел, фестиваль ачылышына килгән кино йолдызын хәтерләтә иде.
– Боларның берәрсе урлап китмәсен үзеңне, – диде Тимур, ресепшндагы ап- ак күлмәк кигән карачутыр егетләрнең Динара ягына карап-карап куюларына игътибар итеп.
– Сиңа ни, сөенер генә идең. – Динара зифа буена сыланып торган күлмәген төзәтә-төзәтә, стена янындагы агач чүлмәктә кып-кызыл чәчәккә күмелеп утырган гөл янына барып басты да, яшелгә буялган озын тырнагы белән яфракка кагылырга җыенгандай, ясалма бер елмаю балкытып, шул кыяфәттә катып калды.
– Булды. Тегеләй дә, болай да төшердем. – Берничә кадр ясауга, Тимур кулындагы айфонны хатынына сузды.
– До того скучный кеше син, Тимур Айдарович!
Фойеның урамга караган ягында ниндидер ыгы-зыгы ишетелде, ул арада ишек шуышып кына ачылды да, анда чәчәкнең үзеннән генә торган кыска күлмәк кигән сары чәчле хатынны култыклап, яшь кенә кыз пәйда булды. Ресепшндагы егетләргә инглиз телендә тиз-тиз генә нидер әйтеп чыгып киткән арада хатынның әллә елау, әллә ыңгырашу, әллә кемнедер каргау тавышы барысы бер булып, фойены дер селкетте.
– Визит карточкасы дип дөрес әйткәнсең бугай... – Динара, үзләре белән бергә килгән хатынны танып, иренә эндәште.
Тимур Айдарович та тавышка башын күтәрүгә үк, автобустагы «дебошир»ны абайлаган иде. Килеп урнашканда, аның да чемоданын тартып шушы отельгә атлавын күргәч, Тимур ярымкөлеп, ярымуфтанып: «Безнең визит карточкасы», – дигән иде шул.
Тагын нидер майтарганмы – хатын бер аягына баса алмый иде. Сыңар аягында титаклаган килеш, аны ике егет беләгеннән тотып, диванга утырттылар. Хатын, аягының авыртуына чыдый алмыйча, әрем суы капкандай, йөзен чытты. Тулы гәүдәсенә бик үк ятышып бетмәгән чәчәкле кыска күлмәк аның итләч таза балтырларын көн күзенә, кеше күзенә балкытып тора иде. Ул, бернинди кыенсыну тоймыйча, итәген тагын да җыера төшеп, учын аягына әкрен генә куя-куя:
– Минем страховкам бар! Тикмәгә генә акча түләдеммени? Врач чакыртыгыз! – дип русча тәкрарлап, егетләргә боерык биргән таләпчән тон белән эндәште дә, тозлы-борычлы бер-ике сүз өстәгәч, күлмәге кебек үк чәчәктән генә торган чүпрәк сумкасыннан телефонын кармалап алды.
Эчкән хатын-кызны гомерендә дә яратмады Тимур Айдарович, бу хатынны аэропортта күреп алганда ук, җирәнүгә тартым бер хис уянган иде. Шулай да, ярдәме тиярлек булса, кул селтәп, бүлмәсенә менеп китәсенә ышанмый иде.
– Нәрсә булды? – дип тәки сорамый түзмәде ул, хатынның кемгәдер кат-кат шалтыратырга маташып та сөйләшә алмый тузынуын күргәч.
Динара аңа мыскыллы караш ташлады, тик дәшми түзде.
– Сез инглизчә беләсезме? Аңлатыгыз әле менә боларга, русча әйткәнне аңламыйлар, п... – Тимурның соравына җавап биргәнче, хатынның авызыннан янә хәшәрәт сүзләр яуды. – Кибеттән юл аркылы чыкканда, ни светофорлары юк, ни зебра ясамаганнар. Километр урап йөрергә тиешмени мин? Турыга чыга идем, машиналары өскә килә, сволочьлар! Юл читендәге бордюрга абынып егылдым. Аягым, аягым... сынгандыр инде... Аңлатыгыз бу туңбашларга, врач чакырсыннар! Страховкам түләнгән! Туроператорга шалтыраттым, алмады әле...
Егетләрнең җавабы сөендерерлек түгел иде. Мондый очрак өчен мадамга страховка каралмаган, түләүле доктор чакыртырга туры киләчәк. Шуны да белеп торсын мадам: читтән килгәннәр өчен ул бик чыгымлы... Тимур аларны итагатьле генә бүлдерде дә, тәрҗемә итүен дүрт күз белән сабырсызланып көткән, үзалдына уфылдаудан туктамаган хатынга борылды.
– Доктор чакырткан очракта, сезгә бик кыйммәткә төшәчәк, диләр. – Егетләр әйткәнне кыскача гына аңлатты да хатынның янә үз телендә сүгенергә тотынганын ишеткәч, шактый кискен итеп: – Мин монда сезнең пычрак телегезне тыңлап торырга җыенмыйм. Ярдәм кирәксә, кешечә сорарсыз. Мин врач, тик травматолог түгел. Сынмаган сезнең аяк, борчылмагыз. – Тимур, болай дигәндә, аның ягына күз дә салмады. Ватсаптан хат укый иде. – Катырак бәрелгән. Тайган булуы да бар.
Бәрәннекедәй вак бөдрә чәчле хатынның шома таза битендә кысылыбрак күренгән күзләре зураеп киткәндәй булды.
– Врач некудышный! Нәрсә беләсез соң сез? Аякны тотып та карамаган килеш! Әгәр мин сезнең түләүле клиникагызга килгән булсам, конфет белән сыйлый-сыйлый, алдымда йөгереп йөрер идегез, ә... – Хатынның йөзендә зәһәр бер елмаю барлыкка килде, ул авырткан аягы турында бөтенләй онытып җибәрде. – Беләм мин сезнең ишеләрне... Монда медицина кыйммәт, имеш. Әллә бездә очсызмы? Түләүсез поликлиникада кем кемгә кирәк? Шул, сезнең кебек ишек аша диагноз куеп чыгарсалар инде.
Үзалдына орыша-орыша сөйләнгәч, җавапсыз тынлыкка аптырап, башын күтәреп караса – әле генә икесе ике кәнәфидә утырган ир белән хатыннан җилләр искән иде.
– Врач дигән була үзен! Врач булсаң, кешене шундый хәлдә ташлап качарга тиешме син, ә? – Хатын инде чарасызлыктан үз-үзе белән сөйләшүен дәвам итә иде... Кулына кечкенә аптечкасын тотып, кабат фойега төшеп җиткән Тимур Айдаровичны күргәч кенә, хатынның тавышы кинәт тынды. Ул күрер күзгә үк юашланып калды.
– Сынмаган, дидем бит. – Тимур аның авырткан аягының күгәргән урынына бармагы белән кагылып-кагылып карады да хатынга ипләп кенә идәнгә басарга кушты.
– Мин басалмыйм! Авыртуы йөрәгемә төшә! Сынган ул! – Шулай дип үз киресенә катса да, хатын әкрен генә күтәрелергә итә башлады.
– Сынса, болай басып торалмас идегез... – Тимур бернинди рентген нәтиҗәләре булмаган килеш болай тәвәккәллек күрсәтүенә борчылса да, аякның сынмаганлыгын тәгаен белә иде. Ялкынсынуга каршы мазь сөртеп бәйләп куйса, бер-ике көннән нәкъ элеккечә дөбердәп йөриячәк бу апаң...
– Сез чыннан да врач булдыгызмыни соң? – Бераздан, сул аягын тез өстенә кадәр эластик бинт белән бәйләп куйган хатын, йолкып нечкәртелгән, соры буяу белән яңадан ясалган кашын дугаландырып, җиңел сулап куйды. Өч көн үткәч, исәнме, кодагый, дигәндәй, танышырга дип үзенең кабартма кебек күпереп торган кулын сузды. – Мария Петровна. Ярый әле монда булдыгыз. Рәхмәт! Ничек тә бәхилләрмен!
– Юкны сөйләмәгез! Терелегез! – Тимур Айдаровичның тизрәк бу тирәдән китеп югаласы килә иде, стенага беркетелгән төсле картиналар, җиләк-җимештән ясалган паннолар, күзне чагылдырган зиннәтле люстралар, пыяласы астыннан аквариумга охшап, тагын бер катлам күренеп торган тәбәнәк өстәлләр янында тутырган тавыктай бу хатынның зәһәр борыч кебек ачылыгы, күңелне болгатырлык төчелеге – бөтен каршылыклар бер булып, аны еракка этәрә иде. Каядыр башка җиргә, гадилек, самимилек, ихласлык яшәгән дөньяга эләгәсе килә...
Дулкыннар гашыйклар телендә сөйләшә.
Тик... Динара да, Тимур да ул телне күптән оныткан.
Салмак кына ярга килеп бәрелгән йөгерек дулкын, аларны юатырга
теләгәндәй, нидер пышылдый да, уфтанып, кире чигенә. Җанны дәваларга тиешле диңгезнең тозлы суы, киресенчә, яра өстенә яра булып ягыла.
Алар уртак фатирларын сатарга уйлап, белдерү бирделәр. Менә хәзер шул хакта сөйләшүләре. Кем ышаныр? Аерылышырга гариза биргән, фатирны сатып, икесенә ике оя булдырырга җыенган ир белән хатынның кичке диңгез ярында янәшә утыруына кем ышансын?
– Сез кинодагы кебек! – Илһам белән Чулпан җитәкләшеп, алар янына килеп басты. – Күз тимәсен!
Динара борылып, Илһамга җилкә аша гына сәер елмайды.
– Һавасы шәп! – диде Тимур, егетнең сүзен ишетмәгәндәй. – Сезнең хәлләр ничек?
– Шәп! Баш ял итә монда! Түлке... аяк кына чыдасын. – Илһам да аның янына килеп утырды, Чулпанны үзенең алдына сыендырды.
– Без бит Таррагонага барып кайттык, урамга чыккан җирдән, – дип елмайды Чулпан, иренең алдыннан комга күчеп утырып. – Якын икән ул, җәяү дә атларга була.
– Безгә дә әйтәсегез калган, бергәләп барыр идек, – диде Тимур, бераз үкенгән тавыш белән. – Без картларны шулай арттан этүче булса гына...
Динараның:
– Тимур Айдарович, син үз исемеңнән генә сөйлә! – дип сүзгә кушылуы уйнап булдымы, әллә чынлап әйттеме, тавышыннан аңлашылмады.
– Чәршәмбе көнне Порт-Авентура паркына җыенабыз, теләсәгез, ияртербез! – Чулпан аның тонына игътибар итеп тормады. Чыннан да, бергәләп барсалар, компания белән күңеллерәк булыр иде...
– Барырбыз, – диде Тимур Айдарович, җиңел генә ризалашып. Аяк очында яткан яссы төймә кебек ташны, шукланып, диңгез өстенә ыргытты. – Бәләкәй чакта шулай уйный идеңме, Илһам? Кем ераккарак ыргыта дип...
– Канишны! Авыл баласы бит мин, Тимур абый!.. – Илһам да, кызыгып, ком арасыннан таш эзләргә кереште. – Тугызны бетергәч кенә чыгып киттем шәһәргә, техникумга керәм дип...
– Чулпанны да шунда эләктергәнсеңдер алайса... – Тимурның уе теленнән тәгәрәде дә төште.
– Ю-ук, Тимур абый, – дип челтерәп көлеп куйды Чулпан, иренең учына вак ташлар сона-сона. – Без аның белән гүпчим талашып таныштык, эштә!
– Талашмадык инде, арттырма, матурым. Юри генә башыңны әйләндердем бит... – Илһамның йөзенә таралган җылы елмаюны башкалар күрмәде.
Танышуларына да, өйләнешеп куюларына да, барысын бергә кушып санасаң, тулыр-тулмас ярты ел икән...
Кулында укытучы дипломы булса да, нишләптер мәктәпкә күңеле тартмады шул Чулпанның. Бухгалтерлар өчен курсларда укып алгач, тотты да сәүдә үзәгендәге азык-төлек бүлегенә кассир булып урнашты. Беренче көне эш урыны, андагы кызлар белән танышып үтте. Икенче көнне сигез тулганчы ук атлый-йөгерә эшкә дип килсә, ишек төбендәге егет, зәп-зәңгәр күзләрен ялтыратып: «Әле сигез тулмаган, кибет ачылмаган, берәүне дә кертмим!» – дип тик тора... Кызның горурлыгы үзе белән иде: «Мин ипи алырга килмәдем, мин монда эшлим!» – дип әрепләшә-әрепләшә барыбер эчкә үтте. Икенче көнне дә, пәлтәсенә кунган карны кага-кага, соңга кала күрмим дип, ишек төбенә килсә, кичәге зәңгәр күз, тутый кошмыни, шул ук сүзләрне кабатлавын белә: «Әле сигез тулмаган, кибет ачылмаган, берәүне дә кертмим!» Кертмәссең менә!.. Икенче көнне шулай телләшә-телләшә эш урынына үткән кыз өченче көнне дә шушы ук хәл кабатланыр дип башына да китермәгән иде. Җен ачуы чыкты, салкын су тамган кайнар май шикелле, гомер булмаганны, чыжлап китте: «Мондагы хезмәткәрләрне дә танымагач, нәрсә дип охранник булып басып торасың?» – дип, Илһамны тетеп ташлады. Егеткә нәрсә, башын җүләргә салып, «кертмим» дип елмаеп торуын белә...
Шулай таныштылар да, дүрт ай үтүгә, өйләнешеп тә куйдылар. Берсе – егетнең кыңгырау күзләренә, икенчесе – кызның озын толымнарына кереп адаштымы, анысын сизми дә калдылар. Мәхәббәт белән тулган йөрәк аңлату таләп итми иде. Шулай да бер күрүдә дөрләп кабынган хисләр түгел иде бу, сабырлык белән өретелгән, җылылык белән тулган, бер-берсенә кирәк һәм терәк икәнен аңлаган, чит-ятлар янында, карашлары очраша калса, бер-берсе белән керфек кагып та аңлаша алган мәхәббәт иде.
Боларның барысы хакында да әйтеп тормады Чулпан, бары йөрәк тулы назын, яратуын белдереп, иренең җилкәсенә башын салды.
Дәвамы бар
Айгөл Әхмәтгалиева