Литература
4 Июня 2022, 11:00

КИЧКЕ ТАҢ

4 бүлек – Су анасын эләктердем! – Илһамы ни арада килеп җиткән – су астыннан Чулпанның билен кочып алды. Кырынмаган яңагы белән хатынының битен кытыклап, колак очына иреннәрен тигерде.– Чыгарга вакыт, җитәр! – Чулпан таләпчән укытучы шикелле юри коры итеп шулай диде дә челтерәп көлеп җибәрде.

КИЧКЕ ТАҢКИЧКЕ ТАҢ
КИЧКЕ ТАҢ
– Су анасын эләктердем! – Илһамы ни арада килеп җиткән – су астыннан Чулпанның билен кочып алды. Кырынмаган яңагы белән хатынының битен кытыклап, колак очына иреннәрен тигерде.
– Чыгарга вакыт, җитәр! – Чулпан таләпчән укытучы шикелле юри коры итеп шулай диде дә челтерәп көлеп җибәрде. – Усал бит синең хатының, әйеме, җанашым? – дип, иренең юеш беләгенә башын куйды. Шул рәвешле аңа сыенып, иркәләнеп кенә судан чыгарга дип борылган мәлдә яр читенә килеп баскан Тимур Айдаровичны, аның хатынын абайлап алды. Илһам да күргән икән, кулын өскә күтәреп, сәлам бирде.
Аларның диңгезгә яңа гына төшеп җитүләре иде, ахры. Хатыны сөлге- сумкасын ятакка куйды да, чирканчык алырга теләгәндәй, суга аягын тыгып карады. Чулпанның очлы күзе хатын-кыз кызыксынучанлыгы белән Динараны баштанаяк күзәтергә өлгерде. Кичә автобуска утырганда, бу ханымның үз бәясен үзе белүчеләрдән икәнен чамалаган иде, ялгышмаган бугай. Әнә бит ул: яше кырык тирәсендә булса да, гәүдәсен күз карасыдай карап-тәрбияләп торуыдыр, ник бер салынып-асылынып торган җире күренсен. Аклы-яшелле коену костюмы өстеннән фил сөяге төсендәге үтә күренмәле парео ябынган, төз аякларында костюмына иш итеп сайланган башмаклар. Озын тырнакларына тиклем купальнигы төсенә туры китереп, ак һәм яшел төсләргә буялган. Йөзендә су тисә дә, юылмый торган затлы косметика булса кирәк. Чәче исә пареосы төсендә: ак дисәң – ак түгел, сары дисәң, сары дип булмый. Анысы да затлы бер төс! Балет сәхнәсенә биергә чыккан диярсең – чәчен шулхәтле пөхтә итеп баш артына төйнәп куйган...
Чулпан бу матурлыкка озаграк карап торуын сизеп, Тимур Айдаровичка борылды, аның үзләренә елмаеп баш кагуын күргәч, сәлам биреп, кул болгады. – Сез булдырасыз, иртә дип тормагансыз... – Алар янына Тимур да килеп җитте. – Хәлләр яхшыдыр бит? – Илһамның йөзенә сынаулы карап, шулай диде дә, егетнең баш бармак күрсәтеп ишарәләвенә үзе дә тигез ак тешләрен җемелдәтеп елмайды. – Бик сай икән монда, эчтәрәк йөзсәк кенә.
– Мин зонт астына качам әле, Тимур абый. Кәләшем куа! – Илһам күзлеген юеш чәчләренә күтәреп куйды, Чулпан исә, көлә-көлә аңа йодрык күрсәтеп, ярга таба атлады. – Әнә, үзегез дә күрәсез, тыңламый кара!
– Дөрес эшли. Үзеңне сакларга кирәк, Илһам!
Биредә, тәннең һәр күзәнәген иркәләп, үзенә тарткан, үзенә чакырган фирүзә диңгез кочагында, профессияңне онытып торырга кирәклеген акыл аңласа да, йөрәк үзенекен итә шул: Тимур, егетнең яланбаш булуына, бит очларына кунган кояш алсулыгына игътибар биреп, тагын нидер әйтергә уйлады да кире кайтты. Бар булмышыннан яшәү дәрте, ярату бөркелеп торган егеткә чир турында акыл сатып торыр урынмы?.. Уйларыннан арынырга теләгәндәй, Тимур тирән итеп сулыш алды да су астына чумып, балык кебек йөзәргә тотынды. Кайда да мизгелгә тиң тормыш кайный: җир өстендә дә, күк катында да, су астында да. Ул тормыш төрледән-төрле тоелса да, кырмыска ни, балык ни, кеше ни – чиксезлек каршында барысы да сулыш алуда җилгә сибелгән тузан бөртегенә тиң...
Бассейн буендагы зонт астына керәм дисәң дә, кояштан кача торган түгел иде, шуңа күрә Чулпан белән Илһам, пластик ятакны пальмалар күләгәсенә күчереп, озын ак сөлгеләрне шунда түшәделәр. Аяк астындагы алтын ком хәтфә чирәм урынына табаннарны иркәли, тигез бер көйгә салмак кына ярга каккан дулкын тавышы җанга тынычлык иңдерә. Шул көйне изрәп тыңлап торсаң, йоклап китүең дә бар – серле бер симфония булып күңелгә үк килеп сарыла.
– Кроссворд чишәбезме? – Чулпан үзенең пляж сумкасыннан икегә бөкләнгән газета алды да инде сузылып ятарга өлгергән иренең борынына шуның белән шаярып чиртте. Шунда ук кире тыгып та куйды. – Юк, тинтерәмим әле, рәхәтләнеп күземне генә йомып ятам, – диде дә, эшләпәсе белән йөзен каплап, үзе дә сөлге өстенә сузылды.
Яр буенда халык күп түгел, бала-чагасы, яше-карты диңгездә коена, берничәсе бассейн янында кызынып ята. Илһам чалкан яткан килеш башын боргалап кына тирә-якка күз ташлады, күңеле болганып китүен сизеп, тиз генә торып утырды. Дару кабып чыгам, дисә, Чулпанының тынычлыгын урлыйсын белә иде. Кул сузымында гына булган бүлмәләренә нинди сәбәп табып кереп чыгарга соң? Су эчәм дияр иде – почмакта, ресторанның тышкы залында җаның теләгән суны, сокны алып эчәргә була...
– Матурым, син кәртләрне алып төштеңме? – «Юк» дигән җавап ишетәсен белә иде Илһам, чөнки карта кабының телевизор каршында ятып калганын үз күзе белән күрде.
– Алмадым, гәзитне генә тыктым. – Чулпан эшләпәсен күтәреп, шулай диде дә кабат йөзенә каплап куйды.
– Йоклап китмә! Хәзер алып төшәм. Кәрт сугабыз! – Илһам сабыйларча хәйләсенә куангандай, үзалдына елмаерлык көч тапты. Иң мөһиме – сулышны еш-еш, тирән итеп алып, күңел болгануын басарга да фойега керергә, аннан лифт белән тиз генә өченче каттагы бүлмәләренә менеп җитәргә..
Озын җиңле коену күлмәге, тозлы диңгез суын сеңдереп, бераз ала-кола булып кибәргә өлгергән, яшь ирнең тәненә сыланган. Илһам аякларының бәрәңге шытымыдай ап-ак төстә булуыннан кыенсынып, ялангач атларга теләмәде, ятак читенә утырып, юка чалбарын киде. Башы җиңелчә генә әйләнгәндәй иде. Отельның ишеккә таба үрләгән баскычы үзе килмәс, ничек тә шул таба атларга кирәк. Ком әле артык кайнарланмаган, янып торган мич куенына әле генә утырткан таба шикелле, җылынып кына ята. Шулай да кара башмагын аягына элде, Чулпаны сүз катканчы, сумкадан ачкычны алып, мөмкин кадәр җитез генә торып китте.
Илһам баскычтан күтәрелә башлауга, гәүдәсенең хәлсезләнеп калуын тоеп, тирләп чыккан аркасы белән таш стенага терәлде. Йотлыгып-йотлыгып, тирән сулыш алды. Ирен читенә ачы бер көлемсерәү таралды. Үзеңне күпме генә, ничек кенә алдарга тырышма, аяусыз чынбарлыктан бирегә, ерак кояш иленә килеп кенә котыла алмыйсың...
Ничек кирәк алай бүлмә ишеген ачып керүгә, шкаф почмагына сөяп куелган чемоданга үрелде. Аның эчке кесәсенә таслап тыгылган дарулар арасыннан кирәклесен эзләп алгач, нәкъ баягыча ачы көлемсерәде. Инде ничә еллар буе ул эчкән даруларны бер күчкә өйсәң, тау булыр иде. Тик шушы төймәләр генә алып калыр, дисеңме? Бу ышаныч соңгы араларда сизелерлек какшый башлады әле. Үзе өчен куркудан күптән туктады инде Илһам, Чулпанын очраткан, аңа гашыйк булган көннән туктады. Ә менә җаныннан артык күреп яраткан кешесе өчен курка. Аны борчуга салудан. Куркытудан. Күңелен яралаудан. Аңа авырлык китерүдән.

Яшисе иде бит әле. Пар канат булып. Бүгенгедәй, бер-берсен күз карашыннан аңлап. Чулпанына охшаган карлыган күзле, тузгак чәчле кыз бала алып кайтып, гаиләләрен тулыландырасы иде. Ул сабыйны җитәкләп, бакчага, аннан мәктәпкә илтәсе иде. Үзенә «Әти!» дип дәшкәнен ишетәсе иде... Яшисе иде бит, иртә бит әле, бик иртә...
Бераздан, дару кабып, өстәлдә торган шешәдән җылымса су йота-йота балконга чыгып баскач, хәл кергәндәй булды. Бугазга килеп йөдәткән күңел болгану хисе артка чигенде. Илһам, өстәлдә яткан кәртләрне чалбарының арткы кесәсенә тыгып, чыгарга юнәлде. Баскычтан төшеп җиткәч, бассейн янындагы чатыр астында түгәрәк ак өстәл янында зур бокал тотып утырган Тимур Айдаровичны күреп, аның янына атлады. Тимур да кара күзлеген киеп куйган, бер төймәгә генә эләгә торган кыска җиңле саргылт күлмәктән; киң кырлы аксыл эшләпәсен – сомбрероны маңгаена төшергән.
– Нәрсә, Илһам, син дә эшсезлеккә ияләшә алмый йөрисеңме әллә? – диде ул, егетнең йөзенә язылган халәтне үзенчә аңлап, урындык аркасына кырын ята төшеп.
Илһам аның каршындагы урындыкка килеп утырды, кесәсеннән карталарны алып, өстәлгә куйды.
– Эшсез дип... Монда шушыдыр инде. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан... – Шулай диде дә, авылда чагында әтисе еш кабатлый торган сүзләрне урынсыз әйтүен абайлап, телен тешләде.
Шул мизгелдә ике ир, сөйләшеп куйгандай, бер-берсенең күзенә күтәрелеп карадылар. Берсе – өзелергә торган гомерләрне ялгау өчен табиб һөнәрен сайлаган, кешеләрне ярату бәрабәренә үз тормышы турында уйларга вакыт җиткерә алмаган, үз гомеренең агымсу шикелле янәшәсеннән узып баруын тоймаган ир уртасы Тимур Айдарович. Икенчесе – һәр көне гомер дигән татлы сүз өчен көрәшкә әверелгән, әмма ул көрәшнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен якын кешеләренә сиздерергә теләмәгән япь-яшь егет. Аның әле күкрәп яшәр чагы. Егерме биш яшь тә тулмаган әле үзенә. Аяз күк йөзедәй сафлык бөркелгән зәп-зәңгәр күзләрендә яшәргә ашкыну, ярату, мәхәббәт...
– Кофелары шәп. Тик уймак чаклы чынаяк белән бирәләр. Мин әйтәм, зур бокал белән бирегез, дим. – Гүя әлеге мизгелдә шуннан да әһәмиятлерәк берни юк – Тимур Айдарович кулындагы пыяла бокалга ымлады. – Тагын тугыз көн буе болай кыл кыймылдатмый утырсак, белмим, нишләп кенә бетәрбез.
– Сезнең инде чит илгә, диңгезгә беренче тапкыр гына килү түгелдер.
Илһамның шулай диюенә Тимурның бер-берсенә кушылырдай булып торган туры кара кашлары язылып китте, күгелҗем күзләрен каймалаган керфекләренең, кыска гына итеп калдырылган сакал-мыегының һәр төгенә кадәр якты нурда коенды. Ир кофесын соңгы тамчысына кадәр йотып бетерде дә рәхәт бер кинәнү белән амин тотты. Аннан бу хәрәкәтенә Илһамның шаккаткандай карап куюын күргәч, янә елмайды.
- Ышанасыңмы, диңгезгә, ял итәргә үз гомеремдә беренче тапкыр килүем! Анысы да... Әй, ярар, мөһим түгел. – Ни өчендер йөзеннән күләгә йөгереп узгандай тоелды. – Ә болай чит илләргә йөреп торабыз. Эш буенча, конференцияләргә, стажировкага... Ял дигәнне яратып бетермим инде мин, ни хәл итәсең. Менә, ошап китсә, ата ялкауга әйләнеп кайтмаммы дип борчылам әле.
- Без беренче тапкыр... һәм... – Илһам шаккаткыч наз һәм моң тулган күзләре белән Чулпан яткан тарафка күз ташлады. Әйтеп бетермәгән сүзләре йөрәк түрендә йомарланып калды.
Тимур Айдарович аны сүзсез дә аңлады. Карашы җитдиләнеп китте. Дәшми генә, өстәлдә яткан капка үрелде, ачып, кәртләрне болгаткандай итте. Кире куйды. 
Комачаулагандай, эшләпәсен бармак очы белән генә эләктереп, аркасына төшерде.
Илһам торып, Тимур Айдаровичның кулындагы кебек үк зур бокал белән икесенә дә кофе алып килде.
– Үзең турында сөйлә әле миңа, Илһам. – Тимур Айдаровичның күзләрендә һөнәри кызыксынудан битәр, әтиләрчә бер кайгыртучанлык пәйда булды. – Врач икәнемне беләсең, бәлки, нинди дә булса ярдәмем тияр?
Илһам тиз генә дәшмәде. Су өстендә балык уйнакладымы – шунда ташланган акчарлакны күреп, текәлеп калды. Кошның елгырлыгына гаҗәпләнеп, аны карашы белән озаткач кына, Тимурга, борылды.
– Чулпан әйткәндер... – Яшь ирнең күзләреннән наз һәм моң янә берьюлы түгелде. – Сигезенче класста укыганда, медосмотр үткәч, шундый диагноз куйдылар. Лейкемия...
– Димәк, дәвалану курслары да үттең...
- Үтмәгән кая... Ул чагында ук өчәр ай больницада ятып кайта идем. Аннан бер ай өйдә хәл җыям... Авызда маска – вирус кермәсен, чир эләкмәсен дип, шулай йөреш... Химиотерапиянең ни икәнен сезгә аңлатып торырга кирәкмидер...
– Алай... – Тимур Айдаровичның ирләрчә матур бер кырыслык та, шул ук вакытта мөлаемлык та бөркелеп торган йөзе болытланды. Әйтерсең лә, бармаклары туңган – алдындагы кайнар кофелы бокалны ике кулы белән уратып тотты.
– Каян килеп чыга икән бу авыру? Хәзер бигрәк күп бит, балаларда да, картларда да...
– Каян килеп чыкканын белсәк, берәү дә авырмас иде дә соң... – Тимур, шулай диде дә, әйтимме, юкмы дип икеләнгән шикелле, карашын өстәл уртасына беркетелгән бака кабырчыкларына текәп, бертын уйга батып торды. – Авыруларның күбесе җанның сәламәт булмавыннан килеп чыга: дөньяга негатив караш, кемгәдер ачу, үпкә, нәфрәт саклау, булганын да, булмаганын да уйлап борчылу, организмны стресс хәлендә тоту, үзеңне бертуктамый гаепле хис итеп яшәү... Мин сиңа хәзер медицина телендә лекция укырга җыенмыйм, шуны гына әйтер идем: җанны дәваламый торып, чирнең үзен җиңеп булмый.
Илһам сөякчел бармакларын өстәл өстендә биетеп алды. Дәшмәде. Уйларын үзенең күңел сандыгыннан ачып чыгарырга теләмәде, күрәсең. Бирегә, колакны иркәләгән дулкын кагышына, үзенә чакырган диңгез буена меңәр чакрым юл узып килүләре бу кабахәт авыру турында сөйләшеп утырыр өчен түгел иде. Онытырга, вакытлыча гына булса да барысын да онытып торырга... Вакытлыча... Әлбәттә, ялга дип ун көнгә генә килүләре, вакытлыча дими, ни дисең... Керфек каккан арада үтеп китә ул ун көн: аягыңдагы бармакка гына эләктермәле башмакны, коену костюмын чемоданга кире тутырып, салкын булса дип, запаска тыккан, әмма кыймылдатып та карамаган җылы свитерыңны чемоданның бары тик башка почмагына күчереп, туган- тумачага истәлеккә алган бүләкләреңне урнаштырып, килгәндәгечә, кондиционер җиле бәреп торган автобус белән аэропортка юл тотасың. Очкыч. Биеклек. Җир.
Ял да вакытлыча шул. Адәм баласының җиргә килеп-китүе шикелле. Килеп- китү дә вакытлыча. Елап туасың. Уйнап-көлеп яшәргә маташасың. Көләргә дә, еларга да белми кайтып китәсең. Кемнәрдер торып кала. Тормыш ничек әйләнгән – үз көенә әйләнә бирә.

Хәзер ничегрәк? – Тимур Айдаровичның соравы егетне чынбарлыкка тартып төшерде.
– Төрле чак була. Ай саен анализ биреп торган чак та, яхшы дисәләр, өч айга, ярты елга бер... Тик... мин үз киләчәгемне үзем беләм, Тимур абый. Сез дә беләсез бит инде аны. Чулпанны гына... артык борчуга саласым килми, – диде ул, тавышының карлыгып китүен сизеп.
– Ничек? Ул бит барысын да белә түгелме соң? – Тимур егетнең гап-гади итеп, якын итеп «абый» диюенә, аның эчкерсезлегенә сокланып куйды.
– Белә. Миндә шушындый диагноз икәнен аңа тәкъдим ясагач ук әйттем.
– Ә ул батыр йөрәкле кыз! – Тимур Айдарович Илһамның соңгы сүзләренә ышанып җитмәгәндәй, баш чайкады. – Күпләр бит тизрәк араны өзү ягын карый. Кырык сәбәп тапкан була...
- Мин дә ул әйбергә әзер идем. Үзем дә аптырадым: ишеткәч, Чулпан шулкадәр тыныч кабул итте. «Сине болар берсе дә куркытмыймы?» – дип кат-кат сорадым үзеннән. «Никто из нас не застрахован», – дип русчалап кына әйтте дә куйды. – Илһамның сүзләрендә дә, Чулпан ял итеп яткан тарафка күзләрен тутырып карап-карап алуда да сабыр бер мәхәббәт, шуның белән бергә сөйгәне өчен горурлык хисе чагылды.

Дәвамы бар
Айгөл Әхмәтгалиева
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас