– Илһам, гемоглобин дигәннәре дә түбән түгел микән синең, ә? Ялдан кайтуга анализ биреп карарсың. – Тимур Айдарович, чигә буйларына массаж ясаудан бүленмичә генә, егет белән дә сөйләшергә өлгерде, барысы да яхшы булыр дигәндәй, Чулпанга да ым кагарга җитеште. Стюардесса биргән таблетканы ачып, Илһамның тел астына салды да катырак итеп, кофе әзерләп китерергә кушты.
Бераздан Илһамның сулыш алуы тигезләнә төште. Күзләрен ачып, гаепле йөз белән башта Тимурга, аннан хатынына борылды.
– Гафу итегез. Гафу ит, матурым, куркыттым үзеңне. – Егетнең гаҗәеп чисталык белән өретелгән зәп-зәңгәр күзләрендә тирә-яктагыларны борчып алганы өчен үзен гаепле хис итү, уңайсызлану чагыла иде. Ул кан качкан бармаклары белән үзенең кап-кара юеш чәчен тарый-тарый, торып утырды. Елмаерга тырышып, хатынына төбәлгәндә, бит очындагы чокырлары батып- батып, йөзенә сөйкемлелек өстәде.
Хәле начараеп киткән егет янындагы ыгы-зыгыны баш сузып күзәткән, аю биеткәнне карагандай тамаша кылган кайберәүләр телефонын сүндерде: сәяхәт башындагы мондый «маҗара»ны видеога төшереп өлгергәннәренә сөенеп, тыныч күңел белән урындык аркасына елыштылар. Җиргә аяк баскач, интернет кына пәйда булсын – тизрәк дус-ишкә, туган-тумачага юлларга кирәк. Сөйләргә сүз, карарга бер тамаша бит...
Кайнар кофе йоткалагач, Илһамның хәле тәмам яхшыргандай булды. Тимур Айдарович, андый-мондый ярдәм кирәксә, үз урынының кайсы рәттә икәнен әйтте дә яннарыннан бер минутка да читкә китмәгән, ым кагарга да кыймагандай, сүзсез генә күзәтеп торган стюардессага борылды һәм:
– Егеткә бераздан лимонлы кайнар чәй дә алып килерсез. Аны игътибарсыз калдырмасагыз иде, – диде.
– Яхшы. Сезгә зур рәхмәт. – Акка буялган чәчен пилоткасы артына матур итеп төйнәп куйган стюардесса, ниһаять, җиңел сулады. – Урыныгызга утыргач, менә бу анкетаны тутырырсыз, зинһар. Тулы исем-фамилиягез, кайда, нинди клиникада эшләвегез – барысын да язарга кирәк. Тәртибе шулай.
– Кул юып киләм, аннан язармын.
Бәдрәф ишеге төбендә өч-дүрт кешелек чират хасил булган иде. Тимур, көтеп торырга теләмичә, кире борылуга, артына килеп баскан Чулпанны күргәч, беркадәр уңайсызланып калды. Кыз чәчләрен баш түбәсенә койрык итеп күтәртеп куярга өлгергән, шәфталу төсендәге футболкасы да, тез буйлары ертык- ертык джинсы чалбары да гади генә булып, озын зифа буена, нәзек гәүдәсенә шул гадилекләре белән бик килешә иде. Ничарадан бичара рәвештә шундый сылу кызлар янәшәсендә менә монда басып тору матур түгел дә соң, кая барасың...
Бу кызның төпсез күзләрендә бер-бер сихри көч бар, ахры, аларга туп-туры карап булмый. Үсмер малай шикелле карашны читкә алырга туры килә.
– Абый... Мин сезгә әйтергә тиешмендер инде... Илһамда лейкемия бит. – Чулпан бу юлы үзе дә керфеген күтәрмичә, пышылдап кына шулай диде.
– Нәрсә? – Тимурның болай дип кайтарып соравы ишетмәүдән түгел иде. – Ни уйлап мондый ерак юлга кузгалдыгыз сез? – Кискенрәк әйтүен чамалап, тавышын йомшарта төште: – Үзегез дә аңлыйсыздыр, төрле хәл килеп чыгуы бар.
– Узган айда гына анализлар бирде, болай яхшы дип кайтардылар. – Чулпан чалбарының арткы кесәсенә кулын тыгып, уч төбе кадәр генә кәгазь кисәге тартып чыгарды. Янә пышылдап: – Менә, кан анализы бу. Сумкамда иде, – диде.
Тимур бер почмагы ертылган кәгазьгә күз йөртеп алды. Кызны куркытырга теләмәде. Хәвефләнүен сиздермәскә тырышып:
– Табибы белән киңәшләшкәнсездер бит? – дип кенә сорыйсы итте.
– Юк, аңа әйтмәдек. Илһам теләмәде. Ремиссия дигәч, үзем дә инде... – Кызның күзләренә күләгә йөгерде.
Алар, алда торганнарның үзләренә игътибар итеп, борылып-борылып каравын күргәч, беразга тын калдылар.
– Менә нәрсә, Чулпан... – Тимур Айдарович бу юлы кызның күзләренә туп- туры текәлде. – Илһамга кояш астында яту да, чишенеп су коену да файдага булмас. Куркытуым түгел. Шулай да мөмкин кадәр сакланырга тырышыгыз.
– Алай да сез дә безнең отельга барасыз әле! – Чулпан, суга батучы саламга тотынган шикелле, яктырып елмайды.
Тимур Айдарович айлар-еллар буе кояш күрергә тилмергән, менә әлеге минутта гына аның җылы нурына тиенгән бер халәттә, шушы яктылык әсиренә әверелгәнен аңлап, киресенчә, көрсенеп куйды...
...Шакмаклы җәймәгә төренгән килеш йокымсырап утырган Динара иренеп кенә күзләрен ачты.
– Әллә парашют белән сикереп, төшеп калдың микән дип уйлаган идем... – Хатыны, кемгә ни булганын сораудан элек, кинаяле сүзләр белән каршы алды. – Нәрсә анда?
– Зыянлы түгел. Берәүнең... кан басымы кисәк төшкән.
– Һәм һәрвакыттагыча Тимур Айдарович кемнеңдер чәнти бармагы авыртса да, беренче булып ярдәмгә чаба! Хәтта күктә дә! Браво! – Динара җәймәсен ияк буена тартып, иллюминаторга таба борылды да күзләрен йомды.
Тимур эндәшмәде. Хатыны белән икесенең ике ярда икәнен күп еллар элек аңлаган иде ул.
Ә бит яшәлде. Бәлки, бәлки... дия-дия, елларга ел ялганды. Ни тота, нәрсә бәйли соң аларны? Берни дә... Бала хакына дияр идең, андый җеп тә юк араларында. Булмаячак та иде. Үзенең төзәтеп булмаслык яшьлек ялгышы хакында Динара иртәгә язылышабыз дигән көнне әйтте Тимурга. Булачак кияүнең гаепләргә, баш тартырга, үз язмышын өр-яңадан язарга вакыты да, хакы да бар иде. Ә ул дәшмәде. Күгәрчен канатыдай күгелҗем күзләрендә биешкән ачуны, ярсуны юкка чыгарырга теләп, яңак сөякләрен генә биетеп алды да ишеткәннәрен онытырга тырышты. Ташны эретерлек кайнарлыкның, дәртнең, назның үзе иде Динара. Һәм... шуларга капма-каршы булган коточкыч җан салкынлыгына да ия иде. Менә монысын яши башлагач кына белде Тимур.
Бер-берсенә ни якыная, ни ерагая алмый гомер кичерделәр. Әти-әниләр алдында яхшы түгел... Туганнар алдында... Аннан... күнегелде. Парлы ялгызлыкка. Фатирны тутырган бушлыкка. Карашны чагылдырырлык пөхтәлеккә. Динараның күз явын алырлык тышкы матурлыгына. Тик шул матурлык артына яшеренгән бәгырьсезлеккә генә күнегү мөмкин түгел иде. Динарага башкалар турында уйлау, бүтәннәр өчен борчылу хисе бөтенләй бирелмәгәнме, әллә ана булу бәхетеннән мәхрүм калу аны шундыйга әйләндергәнме – бу сорауларга җавап таба алганы юк Тимурның.
Черем итеп алырга тырышып, үзе дә күзләрен йомды. Әмма моның мөмкин түгеллеген аңлый иде: йөрәкнең сулкылдап торган бер кылында яшь егетнең агарып каткан йөзе, аңа җанын ярып бирердәй булып утырган кәләшенең ялвару тулы күзләре сеңеп калган иде.
Барселонаның шактый сүрән аэропортына килеп төшкән туристларны йөзгә сыланган эссе һава һәм иңеп кенә маташкан кичке караңгылык каршы алды. Биредәгеләр Мәскәү вакыты белән көн итми, вакытларына үзләре хуҗа; сәфәр чыкканнарның кул сәгате кичке сигезне күрсәтсә, ашыгырга-кабаланырга яратмаган испаннарда әле алты гына икән.
Әйләнгеч тасмадан һәркем үз чемоданын эзләп тапканчы, терминал алдындагы гидлар янына йөгергәнче, отельләргә илтүче автобусларга утырышып беткәнче байтак вакыт узды. Озын юл да ярыйсы гына талчыктырган иде, аэропортның күзгә ташланып торган шыксызлыгы да кәефләрне бераз төшергәндәй итте.
Иренең бая, багаж тасмасы янында, тоткасына кызыл тасма бәйләнгән чемоданны көтеп торганда ук, үзләре белән бер отельгә барасы яшь парга нидер эндәшүен искәреп калган Динара:
– Надеюсь, болар синең пациентларың түгелдер һәм артыңнан ияреп килмиләрдер, – дип, төрттерүле шаяртып куйган иде. Автобуска утырганда, Тимурның шул ак футболкалы егеткә бик тә үз итеп: «Кондиционер кушмаска тырышыгыз», – дип киңәш бирүе хатынның шиген көчәйтеп җибәрде.
– Монда гына булса да, үз профессияң турында оныт, зинһар, – диде ул, автобусның иң беренче рәтенә кереп утыргач. – Үзләре беләдер нәрсә кирәген.
...Аксыл чәчен бакча баласыныкыдай мәзәк кенә итеп кистергән, зәңгәр итәк, кыска җиңле ак кофта кигән яшькелт күзле кызыкайның гид ролендә өтеренә тиклем ятланган сүзләр белән Испания, Барселона, Гауди могҗизалары хакында сөйләве Чулпанның бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Аның уйлары чуалып-чәбәләнеп беткән йомгакка тиң иде: беркем белән киңәшмичә болай ерак юлга чыгып китүләре хәерле булсын берүк. Үзе дә инде... Тартар теленнән табар дигәннәре шушыдыр. Иренә сыенып, телевизордан үлә-бетә «Рубин» – «Барселона» матчын караганда, Андрес Месси типкән туп артыннан үзе чәчрәп төшәрлек булып сикергәндә, кисәк кенә: «Эх, Испаниягә барсаң иде ул! Иптәш кызларым барган, диңгезне дә нык ошатып кайтканнар!» – дип, җиңел акыл белән әйтеп куйган булды бит. Өч-дүрт көн үттеме-юкмы, Илһамы бит очындагы чокырларын елмайтып кайтып керде дә: «Путёвка алдым, туй сәяхәтенә!» – дип, яшь кәләшен аяктан ега язды. Туйдан кергән акчага өстәп, кулдан гына машина алырга дип йөргән җирдән туй сәяхәтенә китеп бардылар шулай итеп. Китүен киттеләр дә... Самолётта Илһамның кисәк кенә хәлсезләнеп, йөрәккә шом салуы ял, диңгез турындагы әкияти хыялларның аллы-гөлле төсен каралтыбрак җибәрде бит әле.
Көзге кебек шома, тигез юлдан элдерткән автобусның келтерәгәне дә, барганы да сизелми, гид кызның бер көйгә салынган тавышы, телисеңме, теләмисеңме, йокыга сала. Кыз үзен Регина дип таныштырган иде, биредә икенче ел гид булып эшләве икән.
– Сезнең дикциягез өч тиенгә дә тормый! И вообще, сөйләмегез ошамый! – Регинаның Салоу шәһәре, дөньяда икенче диснейленд булган Порт-Авентура паркы турында сөйләргә тотынуын урта рәттән бер хатын-кызның карлыккан тавышы бүлде.
Кыз башта аны аңлап бетермәдеме, сорау бирә дип уйладымы – җирән төскә буялган ясалма кашларын чөеп, самими караш белән шул рәткә төбәлде. – Кем сезне гид итеп эшкә алды? – Сорау бирүченең көр тавышы башкаларның да игътибарын җәлеп итәрлек иде. – Сез абсолютно сөйли
белмисез!
Иң алда кечкенә көзгесенә карап каш-керфеген тикшергән Динара да кызыксынуын җиңә алмады, артка борылып карады.
– Теге хатын! – Әйтерсең, аның шулай диюеннән Тимур ялт кына кем турында әйткәнен аңларга тиеш. – Шешә имеп утыра иде бит, аэропортта ук. Монда тагын өстәгәндер.
Тимур үзләренең янында диярлек басып торган кызыкайны жәлләп куйды: салон эчендәге сүрән ут яктысында кызның бите бурлаттай янып чыккан кебек тоелды, тавышы калтырап китте. Кыз, үзен кулга алырга тырышып:
– Гафу итегез, сезгә нәрсә ошамый? – дип, тыныч кына сорау бирде.
Ләкин мондый тынычлык баягы ханымның эчендә көйрәгән учакка ялкын гына өстәде, ахры: ул утырган җиреннән торып, алга атлады.
– Слушай, девочка, зачем несёшь такую чушь? Син безгә херес турында сөйлә, хамон турында!
Автобус тигез юлдан үзе дә тигез генә җилдертә иде, сикертми дә, селкетми дә, тик тар аралыктан җилләнеп узарга маташкан хатын үз аякларына абындымы – чайкалып, яны белән идәнгә килеп төште.
Салон эчендә сизелерлек ыгы-зыгы купты. Автобус тизлеген киметте дә юл читенә чыгып туктады. Идәнгә егылган сары бөдрә чәчле хатын, ямьсез итеп сүгенә-сүгенә, дүртаяклап торырга маташты.
– Я на вас в суд подам! – Хатыннан әчкелтем-төчкелтем исләр аңкый иде, ул, чыннан да, самолёттан төшкәч тә сыйланып алган булса кирәк. Кысынкы зәңгәр күзләре болганчык су төсенә кергән, янып торган кызыл иннеге ирен читләренә, тешләренә сыланган.
Шофёр – кыска җиңле ап-ак күлмәк кигән, чандыр гәүдәле яшь кенә егет, Регина белән инглизчә аралашып алгач, аңладым дигәндәй, сүрән генә елмайды. Бөдрә чәчле хатынның бөтен дөньяны каһәрли-каһәрли ава-түнә урынына барып утыруын сабыр гына көтеп торды.
Ни гаҗәп, исерек хатын сүгенеп туктагач, кисәк кенә авызына су капты. Регина да бая микрофонын кулына тотып, туристларга карап сөйләгән булса, автобус кузгалгач, алга борылып утырды, тагын да тигезрәк, салмаграк тавыш белән сүзен дәвам итте.
– Безнең ил халкын ничек яратсыннар... Менә шундый күрсәткечләре алданрак йөри бит аның... – Тимурның уфтанып әйткән сүзе теләктәшлек тапмады. – Динара әле генә дулаган хатынны айфонына төшереп, инде шул видеоны карау белән мәшгуль иде
***
Әле шактый иртә иде.
Дулкыннар яр итәгенә ак күбек булып салмак кына килә дә сарыла, килә
дә сарыла. Аннан, чарасызлыктанмы, йөгерек буразнага әверелеп, артка чигенәләр.
Кояшның үзе өчен түгеллеген Илһам яхшы белә иде, шулай да Урта диңгез буена килеп, кунакханә бүлмәсендә бикләнеп ятмас бит инде. Коену өчен сатып алган озын җиңле махсус ак күлмәкне киеп, ковбойларныкыдай салам эшләпәне башка чәпеп, чатыр астында посып яту да эш түгел...
Ныклап кыздыра башлаганчы, дулкыннар кочагында колач салып йөзеп алырга ниятләгән яшь ир тиз арада кулларының хәле китә башлавын тойды. Югыйсә май кебек йомшак, җылы, тозлы диңгез суы үзе үк кочагында тибрәтә, әллә ни көч салып селтәнергә дә кирәкми.
«Шулай укмы?» Бу сорауны соңгы араларда үз-үзенә ешрак бирә башлады Илһам. Күңелен кимергән шик кортыннан котылырга теләп, уе белән балачакның аклы-каралы әкиятләренә, Чулпан белән танышкан көннәргә, тагын әллә кайларга, әллә кайларга китеп югалса да, әйләнеп кайткан мизгеле шушы бер сорауга килә дә тоташа, килә дә тоташа. «Шулай укмы?» Ирнең әрнүле карашы чиксезлекне айкап үтте.
Чулпаны ни арададыр йөзеп чыккан да, яр буендагы алтынсу комга утырып, аякларын суга тыккан. Сабый бала шикелле кабырчык эзләп мәшәләнүе. Яшь хатынның киң читле ак эшләпәсе шәмәхә тасма белән каймаланган, шундый ук шәмәхә төстәге коену күлмәге аның калку күкрәкләрен, төз, әле кояшта каралырга өлгермәгән мәрмәр аякларын ассызыклап тора. Кара күзлеге ярты битен капласа да, Илһам аның елмаюлы карашын ирен читләреннән тотып алды. Рәссамнарны көнләштерерлек бу якты матурлыкны хәтер түренә мәңгелеккә сеңдерергә теләгәндәй, үзе дә кояш күзлеге астыннан томырылып- томырылып хатынына карады. Бәхет нинди төстә дип сорасалар, Илһам күпләр өчен сәер тоелган җавапны өздереп әйтер иде: шәмәхә төстә! Әйе, әйе, әнә, Чулпанының эшләпәсен бизәгән тасма төсендә...
Дулкын кагышын көчәйтеп, ерак та түгел катер үтеп китте. Чулпан Илһамына борылып карады һәм иренең әле дә булса баягыча хәрәкәтсез басып торуын, кулъяулык кадәр дә болыт кисәге күренмәгән зәңгәрлеккә, шул зәңгәрлектә вакыт-вакыт кара нокта кебек пәйда булган кошларга төбәлүен тоеп, сискәнеп куйды. Эшләпәсен ялт кына пляж сумкасы өстенә каплады да ярсу бер халәт белән ярдан су эченә атлады. Аркасына ятып, эчкәрәк йөзәргә тотынды.
Дәвамы бар
+24 °С
Дождь




