Литература
2 Июня 2022, 07:00

КИЧКЕ ТАҢ

1 БҮЛЕК Җыр кинәт өзелде.Бәхетле бул, җаным, Бәхетле бул!..Бүлмәдә кайтаваз гына торып калган иде.– Ник сүндердең инде, матур бит?!

КИЧКЕ ТАҢКИЧКЕ ТАҢ
КИЧКЕ ТАҢ
Җыр кинәт өзелде.
Бәхетле бул, җаным, Бәхетле бул!..
Бүлмәдә кайтаваз гына торып калган иде.
– Ник сүндердең инде, матур бит?!
Ирнең бу соравы җавапсыз калды.
Диван каршындагы коңгырт тәбәнәк өстәлдә торган ноутбук та тынды.
Уртасына линейка кыстырып куелган калын гына роман китабы да кай арададыр шкаф тартмасына чумды. Бер бүлмәле фатирның зал ягындагы стенасына эленгән түгәрәк ак сәгать теле дә мизгелгә генә тукталып алгандай тоелды.
Йөкле хатын-кызның кәефе көненә йөз төрлегә үзгәрә. Сирень чәчәге төсендәге сөлгене юеш чәченә чалма итеп ураган, шундый ук төстәге йомшак халатка төренеп чыккан яшь хатынны алыштырып куйганнармы – йөзеннән бөтенләй кан качкан иде.
– Кичә дә шушы җырны тыңлый идең! – Чулпан, тулы иреннәрен сабый баладай турсайтып, башындагы сөлгене сүтеп җибәрде, калын чәче аркасына ишелеп төште. Юеш карлыгандай җемелдәп торган күзләрендәге ризасызлыкны шелтә алыштырды. Ул ноутбукның капкачын шапылдатып япты да ире янына – ясалма ак күн белән тышланган диванга аякларын ипләп кенә бөкләп килеп утырды.
– Ну усал хатын эләкте үземә! – Илһам шаяртып, читкә тайпылган булды, аннан Чулпанны иңбашыннан кочты да үзенең кырдырып алынган шома башын озын толымнарга төртте. – Тагын минем шампунь белән югансың чәчеңне!
– Мин гаепле түгел. – Яшь хатын инде көләч елмайды, түгәрәкләнеп торган эчен кулы белән сыпыра-сыпыра: – Кызыңа шулай ошый. Исе тәмле, ди. Мин яраткан дегет шампунен хәзер якын да китерми, – диде.
Илһам да үзенең учын хатынының кулы өстенә куйды. Әти белән әнигә кыска, әмма бәхетле мизгел бүләк итеп, үзенең дә янәшәдә, алар янында икәнен искәрткәндәй, карындагы бала тибенеп алды.
Бу – бөтенлек иде. Йөзек кашына тезелгән нәни-нәни асылташлар кебек, чагу төсләрдә балкыган бөтенлек иде. Дөньялыкта чагында адәм балаларына һәдия итеп бирелгән татлы тәмнең иң тәмлесе – бөтенлек тәме иде. Әгәр бу өч бербөтенгә кемдер саксыз орынса, нидер уалып яки кителеп төшәр дә кояшның нуры качар, үкчәсен тоттырырга теләп тибенгән нарасыйның гөнаһсыз күз яшьләре булып, күкләр түгелер сыман.
Шуңа да мизгел туктап калды.
Бу татлы халәтнең тәмен озаграк татыйсы килә иде, булачак әти белән әни дә хәрәкәтсез калды. Бераздан Чулпан урыныннан калкынды.
– Чәй куйыйм әле. Әллә нәрсә иртәдән бирле бик каты башым авырта, күңел болгана. Токсикоздыр инде...
Ир ялт кына аны кире утыртты. Диван почмагындагы чуклы ак мендәрне баш очына салды.
– Сиңа авырырга ярамый, матурым! Хәзер лимон салып, имбирь салып пешереп җибәрәм чәйне, авыртуның эзе дә калмас...
Кечкенә мендәргә башын куйган Чулпан көлемсерәүле елмайды.
Кухня ягында чәйнек капкачының зеңгелдәп идәнгә төшкәне, Илһамның җырлый-җырлый чәйнеккә краннан су агызганы ишетелде:
Әйтче, зинһар, әйтче, нигә

Бу мизгелләр тик хәтердә?

Булалмадык мәңге бергә.

Мин күкләрдә, ә син җирдә...

Бәхетле бул, җаным,
Бәхетле бул...

Җыр кинәт өзелде.
***
– Тимур Айдарович, безнекеләр җыелды, сез дә керсәгез...
Чираттагы операциядән әле генә чыгып җиткән Тимур Айдарович бер мәлгә коллегасы әйткән сүзләргә төшенә алмый торды: бу минутта кайда, нәрсә эшләргә тиеш соң әле ул? Өч сәгатьтән артык операция өстәле янында аяк өсте басып тору, аннан авыруның наркоздан айныганын көтеп борчылу менә хәзер генә үзен сиздерә иде, кара яндырып ярты чынаяк булса да, кофе эчеп аласы, урындыкка арканы терәп, күзләрне йомып, тик кенә утырасы килә, баш ял сорый.
– Илфат, мин кая керергә тиеш әле? – Тимур буш чынаяк тотып, кулерга таба атлаган җиреннән тукталды да дәресен белмәгән укучы бала кебек гаепле йөз белән коллегасына текәлде.
Илфат Бариевич аның халәтен яхшы аңлый: нейрохирургия бүлегендә иңгә иң куеп, дистә ел эшләделәр ласа. Һәр операция – үзе бер гомер. Барысы да уңышлы үтте дип сөенгән мәлеңдә дә авыруның аңга килүен көтү мизгеле җелегеңне суыра. Сөйләшә аламы, үз акылындамы – шушы сорауга уңай җавапны үз күзләрең белән күреп, үз колагың белән ишеткәнче, җанга тынычлык иңәр, димә.
– Йөкле хатынны безнең больницага күчерәләр дигән идек бит...
– Әйе. – Тимур Айдарович чынаягын өстәлгә куйды. Элгечтә торган ак халатына үрелде. – Авыру тарихы синдәме?
– Миндә. – Илфат күзлеген төзәткәндәй итте дә, сүзен расларга теләгәндәй, кулындагы кәгазьләргә җәһәт кенә карап алды. – Башы бик каты авырткач, ире «Ашыгыч ярдәм» чакырган, сопор1 хәлендә төнлә аны N нче больницага алып килгәннәр. Интенсив терапия бүлегендә баш миенә МРТ, РКТ ясалган. Дистанцион видеоконсилиумда мин үзем дә, обсервация бүлегеннән Валерьев та катнашты. Авыруны үзебезнең больницага күчерүне кирәк таптык.

1Сопор хәлендә – аңны җуйган хәлдә.

– Диагноз?
– Баш миенә кан саву. Артерио-венозная мальформация. Уң як ярымшарда гематома. Иң борчыганы...
– Йөклелек 28 атна дигән идең, ялгышмыйммы? – Тимур хезмәттәшенең нигә тукталып калганын бик тиз эләктереп алды. Димәк, хәзер сүз бер кеше гомере хакында гына бармый...
– Шулай. Хәзер безнең хирурглар да, гинекология бүлегеннән врачлар да пациент янында.
– Яхшы. Алайса, көттермик. – Тимур Айдарович халатын киеп, төймәләп өлгергән иде, берничә минут элек кенә үзен җеп өзәрлек хәле калмагандай хис иткәнен бөтенләй онытып, җил-җил атлап, Илфаттан да алданрак бүлмәсеннән чыгарга ашыкты.
Ишегалды ягына караган зур тәрәзәләр тышта инде көз башы икәнен искәртә: ямь-яшел булып утырган агач яфраклары арасында бик иртә саргайганнары күзгә ташлана. Әнә, бер яфракны җил үз иркендә бөтергәләп йөрткән дә, аяусыз шаяруына нокта куярга теләгәндәй, больницаның тәрәзә пыяласына китереп сылаган. Үрелеп ал идең дә, әле иртә, өзелергә бик иртә дип юата-юата, тәлгәш-тәлгәш яшел яфраклар янына кабат элеп куй идең. Ни үкенеч, табиб булсаң да, өзелгәнне ялгарлык көч-кодрәт бирелмәгән...
Тимур Айдарович, тирән фәлсәфи уйга бирелергә җыенмаса да, тәрәзәгә күз салган мизгелдә пыялада чит-читләре дер-дер калтыранган ялгыз яфракка игътибар итми калмады.
Ул кергәндә, интенсив терапия бүлегенә җыелган табиблар, мониторда биешкән дулкын-дулкын сызыкларга күз текәп, үзара сөйләшәләр иде. Тимур ап-ак мендәргә сибелгән коңгырт чәч толымын күрүгә үк әллә нишләп китте, пациент янына якын килгәч, яшь хатынның йөзенә күз төшерүгә, ни салкын канлы булырга тырышмасын, иреннәренең үзеннән-үзе: «Чулпан?!» дип тибрәнүен абайламый да калды.
– Чулпан Насыйрова. 25 яшь. Беренче йөклелек. – Илфат Бариевич пациент белән таныштыра башлаган иде, нидер сизенепме, Тимурның йөзенә текәлде. – Танышыгызмы әллә?
– Танышым. – Тимур Айдарович, бу минутта үзе ярдәмгә иң мохтаҗ кешедәй, гаҗиз бер караш белән коллегаларына күтәрелеп карады. Аннан хатынның йөзендә катып калган чарасызлыкны тоеп, сабыр, тигез тавыш белән аңа эндәште: – Чулпан, борчылма, барысы да яхшы булыр, ишетәсеңме, бары да үтәр!
Чулпанның күзләре йомык иде, ул җан-тын әсәре сиздермәде.
– Юрий Владимирович, сез ни диярсез? – Тимур Айдарович, Илфат сузган кәгазьләргә күз төшереп алгач, сораулы караш белән Николаевка төбәлде.
Яше иллегә дә җитмәгән, шулай да чигә чәчләре инде байтактан ап-ак булган Николаев тиз генә җавап кайтармады. Сул кулын халатының кесәсенә тыгып, бер тын уйланып торды. Акушер-гинеколог буларак, карындагы нарасыйның тормышына куркыныч янавын ул бөтен барлыгы белән аңлый иде. Тик бу очракта берьяклы гына фикер йөртә торган түгел шул. Беренчедән, карындагы 28 атналык баланың авырлыгы бик кечкенә, ярып алган очракта, гомерен саклап калып булырмы? Икенчедән, яшь хатынның хәле беркадәр яхшыргандай күренсә дә, алда ни көткәнен кистереп кенә әйтү авыр. Операция вакытында кан югалту аның хәлен тагын да кискенләштереп җибәрсә?
– Әгәр сез, Тимур Айдарович, пациентның баш миенә операция ясауны кичектергесез дип табасыз икән, ул чагында бер генә юл – баланы ярып алу. Үзегез аңлыйсыз, бу очракта беребез дә гарантия бирә алмыйбыз... Ә инде операция таләп ителми икән, тиешле дәвалау-профилактика курсы булып, пациентны йөклелек дәвамында күзәтү астында тотканда, бала ана карынында үсүен дәвам итә ала. Минем фикер шул. – Больницада озак еллар эшләү дәверендә күпне күргән табиб өчен дә берьюлы ике гомергә куркыныч янаган мизгелдә үз сүзен әйтү җиңел түгел иде.
Тимур Айдарович үзен ике ут арасында калгандай хис итте. Соңгы анализларга караганда, Чулпан өчен иң куркыныч минутлар инде артта калган. Бәхетенә, ире «Ашыгыч ярдәм»гә үз вакытында шалтыраткан. Машина да тиз килеп җиткән, больницада тиешле анализлар алып, баш миенә томография ясаулары да, видеоконсилиум оештырулары да, интенсив терапия дә – барысы, барысы да үз вакытында эшләнгән.
– Коллегалар, каршы килмәсәгез, сөйләшүне минем кабинетта дәвам итәр идек. – Тимур Айдарович Чулпан янына иелде дә хатынның кулын тотты, йөрәк тибешен барлады. Ябыгып, суырылып калган салкынча бармакларны үз учына алып җылытасы, ефәк чәчләреннән сыйпап юатасы килде, тамак төбенә тыгыз бер төер тыгылгандай тоелды. Тик болай эшләргә аның хакы юк иде. Чулпан – аның өчен хыялында гына яшәгән, үзе генә ачкан, үзе генә белгән, күпме генә үрелсә дә, буй җитмәслек йолдыз иде.
– Чулпан, бары тик яхшыга өметләник. Сиңа куркырга кирәкми. Бар да әйбәт булачак, ышан, яме!
Мөмкин кадәр ипле тавыш белән шулай дип аның яныннан кузгалса да, Тимур үз күңеленә дә курку йөгергәнен сизми калмады. Чулпанның тел тибрәтеп әйтмәгән сүзләрендә чагылган курку белән бер төстә идеме ул курку, әллә үзгә төсмерләр белән аерылып тора идеме – анысын белми, әмма бу хис, бу тойгы аңа узган ел җәй көне булган, кичергән халәтнең кабатлануы кебек тоелды. Ул чагында да ни өчендер Тимурның башында курку турындагы уйлар бөтерелде. Гаҗәп тә, кызык та, аңлаешсыз да: кулына скальпель тотып, ике дистә елга якын кешеләрнең баш миенә, арка миенә, умырткалыгына меңнәрчә катлаулы операцияләр ясаган, бик еш кына үлем белән күзгә-күз очрашып, аны артка чигенергә мәҗбүр иткән салкын канлы нейрохирург янәшәсендә «курку» дигән сүзгә ничек урын табылсын инде? Тик үз-үзеннән яшерә алмый: менә хәзер, бу минутта һәрбер күзәнәген курку биләп алган. Бер-берсенең күзенә генә карап торган яшь гаилә өчен бу сынау артык мәрхәмәтсез түгелме? Чулпанның – Илһамны, Илһамның – Чулпанны соклангыч бер мәхәббәт белән яратканына үз күзләре белән шаһит булды бит Тимур, туасы сабыйларының да мәхәббәттән яралганын бик яхшы аңлый. Бу бербөтен бәхет җимерелмәсен өчен ул нишли ала? Бербөтен дигән бәхетнең язгы гөрләвек өстенә ягылган бәллүр боз катламы икәнен дә белеп тора... Нинди карар кабул итсә, дөрес булыр? Әгәр бүген һич кичекмәстән Чулпанның баш миенә операция ясау таләп ителсә, аның азагы ничек тәмамланыр? Нарасыйның гомерен саклап калып булырмы? Мондый сорауларга беркем дә, беркайчан да төгәл җавап бирә алмый – бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм икәнен күптән аңлады лабаса.
Курку хисенең төсен чамалау өчен вакыт-вакыт күкләр катына менеп карау кирәк иде.

1 бүлек
Салават күперенең бер канаты сынып төшкән иде.
Ә кешеләр... аларның һәрберсе үз дөньясына кереп бикләнгән.
Күк йөзенә күз текәп, аллы-гөлле күпер канаты турында уйланып торыр чакмы инде, йә? Күпернең канаты булырмы? Әкият...
Тик тормыш әкият түгел.
Аның чынбарлыгы да менә мондый чагу төсләрдә генә түгел.
Кечкенә сумкасын тез өстенә куеп, уч төбе кадәр генә көзгесенә күз сала-сала ирен буяп утырган зәңгәрсу чәчле хатынга кемдер ялгыш бәрелеп үтте. Сумка идәнгә төште. Шома идәнгә иннек-кершән, сөрмә, нәни пумала ише бизәнү әйберләре коелды. Әле генә үз матурлыгына үзе сокланып утырган зәңгәр күзле, зәңгәр керфекле хатынны җен алыштыргандай булды: мизгел эчендә күзләре боз болыты төсенә керде, алар нәфрәт уты белән тулды; кишер төсенә буялып, чәчкә таҗыдай кайтарылып торган иреннәр ачу белән башта кысылды, аннан соң узып китүчене каһәрләгән сүзләр яварга тотынды. Хатын куркуга калган иде: ялтыравык савыттагы кершәне дә, күз кабагына сөртә торган көлсу-зәңгәр күләгәләре дә челпәрәмә килгәндер инде!
Ямьсез сүзләр тышкы матурлыкның алдавыч бер битлек кенә икәнен раслап агылды да агылды.
Гаҗәп, янәшәдә утырганнарның бу күренешкә берсенең бер исе китмәде. Аэропортның шушы залына күрү, ишетү, сөйләшү сәләтеннән мәхрүм булганнарны кертеп тутырганнармы?
Ә бит хатынның сумкасына бәрелеп узган, чәчен кыз бала шикелле баш түбәсенә җыеп куйган, бер колагына көмеш алка таккан егет артык гаепле дә түгел иде. Кафедан тотып чыккан пластик стакандагы кайнар кофе бармакларын пешерә, әгәр җитезрәк атлап, үз урынына барып җитмәсә, стаканны тизрәк эскәмиягә куймаса, кофе, һичшиксез, кемгә дә булса түгеләсе иде. Ашыкты. Бары шул гына.
Бары шул гына. Тоташ ашыгудан торган тормышта мондый гына хәлләр була инде, нишләтәсең. Югыйсә стаканны кафеның печенье валчыклары сибелеп калган кечкенә өстәленә куеп, үзе урындыкка җәелеп утырырлык, дөньясында бер гаме юк кешедәй онытылып, кофе эчеп алырлык вакыты бар иде әле. Курыкты. Ир-егет булса да. Ник дисәң, багажга тапшырмаган аклы-каралы кечкенә чемоданын эскәмиядә калдырган иде: кесәсеннән акча чыгарып, сатучы кызга учын сузган чакта да, чәчен антенна кебек күтәртеп куйган кызыкай кабаланмый гына кофе ясап биргәндә дә, егетнең гасабилы карашы пыяла тәрәзә аша шуны күзләде. Берәрсе эләктереп китәргә җыенмыймы? Урларга тормыйлармы? Тулы бер халыкның канына сеңгән мондый курку хисе аны да читләп үтмәде. Чемодан – аның милке, әйе, әйе, милке. Диңгез буена үзе белән аласы һәр әйбер таслап тутырылган. Алмаш кием. Артсыз башмак. Эшләпә. Самолётта кайнар ризык бирсәләр дә, аны кече телгә җитәр, дисеңме... Шуңа күрә чемоданның аерым бүлегенә кара икмәк һәм хуш исле ат казылыгы телем-телем итеп төреп салынган. Берәрсе чәлдереп китсә... Моны күзаллау куркыта иде.
Аны гынамы? Самолётка утырту башлана дигән сүзләрне көтеп тилмергәннәрнең күбесе курку халәтендә. Үзләре ашкына-ашкына ерак сәфәргә җыенганнар: гәрәбә комлык, фирүзә диңгез, чит ил ымсындыра, тарта, чакыра. Шул ук вакытта тиздән болытлардан югарырак күтәрелеп очасыңны белү куркыта. Югыйсә җирдә ике аягыңны терәп, үзеңне шушы фани дөнья хуҗасы дип хис итеп, дөп-дөп басып йөргәндә, ул биеклек хакындагы уйлар ике ятып бер төшкә дә керми. Ул биеклек кайдадыр бик еракта, буй җитмәс чиксезлектә, безсез генә, бездән башка гына үз тормышы белән яши кебек тоела. Курку хисе соңрак, шул биеклек белән күзгә-күз очрашыр мизгелләр җиткәндә, пәйда була.
– Хирургның эш коралы, 9 хәреф. – Динара бу сүзләрне ире ишетсен дип, ишетәсен белеп, юри кычкырып әйтте.
Алайса, Тимур кулларын күкрәгенә кушырган да, авызына су капкандай, баядан бирле кешеләргә карап утыра. Шулкадәр гаҗиз кыяфәткә кергән үзе: әйтерсең, аэропортның иркен залында әрле-бирле йөренүче, эскәмия аркаларына терәлеп йокымсыраучы, телефоны белән фотога төшереп мәшәләнүче, ялтыравык тышлы журналлар актаручы ханым-әфәнделәр барысы бер булып, аңа комачаулыйлар; әйтерсең, кайнар кофе күтәреп, каршысыннан үтеп китүләре дә, чемоданнарын өстерәп, бер урыннан икенче урынга күчеп әш-мәш килүләре дә бары тик аны үртәр өчен генә. Әйтерсең, аның үз дөньясы урамда, тәрәзәнең теге ягында торып калган да, ир үзен шушы әсирлектән коткарыр бер-бер могҗиза гына көтеп утыра.
– Скальпель, – диде ул, хатынының кулындагы сканвордка күз ташлагач, йокысыннан уянып киткәндәй. Аннан нидер исенә төшепме, түш кесәсеннән телефонын чыгарды, кемдер шалтыратырга тиеш булып та, шалтыратмаганга кәефе киткәндәй көрсенеп, кире тыгып куйды.
Динараның ясалма керфекләре иркә генә лепердәп алды. Кичә генә салоннан чибәрләнеп кайткан иде: курчакныкыдай өскә кайтарылып торган куе керфекләр, буяу белән өр-яңадан ясалган кашлар, элек тә тулы булып торган, хәзер тагын да күперебрәк күренгән иреннәр аны сәхнәгә чыгарга җыенган артистка итеп күрсәтә. Иренең һәр хәрәкәтен сынаулы караш белән күзәтергә өлгереп:
– Тимур! Син ялда, онытма-а-а! Отпуска-да-а! – диде ул, һәр авазына аерым басым ясап. – Син сүз бирдең. Ун көн эчендә генә, син юк дип, больница урыныннан күчмәс!
Ир янә көрсенде. Җавап кайтармады. Баягыча, кулларын күкрәгенә кушырды. Янәшәсендә яткан рюкзакка кызганыч һәм чарасыз бер караш ташлады. Гүя аларның менә шулай ерак сәяхәткә кузгалуларына гаеплене эзләве...
Кеше тулы мондый бушлыкка, эшсезлеккә, тик утыруга күнекмәгән ирнең җаны үрсәләнә иде. Сәфәрнең дә, суга батучы саламга ябышкан шикелле, алдавыч һәм мәгънәсез бернәрсә икәнлеген яхшы аңлый иде. Динара да аңлый, әлбәттә. Шулай булгач... Нәрсәгә өметләнеп юлга кузгалулары? Әйе, әйе, өметләнеп. Нидер үзгәрер, нидер булыр, барысы да үз эзенә төшәр... Үз эзенә... Үз эзенә...

Дәвамы бар.
Айгөл Әхмәтгалиева
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас