

(АХЫРЫ)
- Улым, кил инде тизрәк, әтиең кайткан бит.
Кәримне күрүгә, Гомәр сүзсез калды. Гомәрнең кечкенә вакыттагы башын алмаштырып куйганнармени Кәримгә. Шуным тикле охшаса охшар икән.
-Исәнме улым! Хәлләрең ничек? Чын егет булгансың инде.
- Исәнме әти! Тагын бераз кайтмый торсаң, бәлкем армия сафларыннан да кайтыр идем инде. Кәримнең әтисенә ачуы каты иде шул.
-Кара әле, Сәрия, менә монда күчтәнәчләр тыктылар име. Икенче пакетта, Кәримгә, Ләйлә апасы матур күлмәк белән кара чалбар алды. Ярый микән? Ачып кара әле.
Сәрия ачып караса, анда бик матур зәңгәрсу төстәге күлмәк һәм кап-кара чалбар иде. Кәримгә килешеп кенә тора.
- Кимим! Ләйләң алган әйберне кимим. Әнием биреп төшер!
-Соң улым, күлмәге дә күлмәге бит. Кара әле. Аннары чалбарларың бетеп килә бит. Барысы да диярлек тездән ертык.
- Мин ертык киям, моны кигәнче! Минем әтиемне аерып алып киткән апа алган әйберләрне мәңге киясем юк. Әгәр дә ул булмаса, әти безнең белән яшәр иде - диде дә яшьле күзләрен күрсәтмәскә тырышып урманга табарак чапты.
- Ал Гомәр. Кими инде ул аны кимим дигәч. Рәхмәт.
- Акчалата булыша алмыйм Сәрия, гафу ит. Кая өч бала. Аларны ашатасы, киендерәсе. Акча калдыра алмыйм.
- Кирәкми Гомәр...акчаң да, күлмәкләрең дә....бар юлыңда бул. Ризыкны алам инде. Алмасаң, хөрмәт күрсәтмәгән кебек була ризыкка. Ә без ризыкның һәр бөртегенең кадерен беләбез шул. Бар Гомәр төш инде. Өеңдә көтәләрдер. Өйгә чакырмыйм. Сүзе кирәкми. Сау бул.
Гомәр тыныч кына күлмәк белән чалбар салган сумканы тотып төшеп китте. Артына бер тапкыр да борылып карамады. Сәрия күздән югалганчы озатты күзләре белән аны.
Алар китеп озак та тормадылар, кайнанасы белән кайнатасы бер-бер артлы дөнья куйдылар. Бергә озак яшәгән кешеләр, шулай бер-бер артлы китәләр ди. Сәриягә булышыр, Кәримгә яратып"улым" диеп әйтер кешеләре дә бетте. Өйдә Әнәс белән ике малай һәм Талия генә калды.
Талия ташлап бетермәде инде аларны. Сәрия сыерын да сауды. Ындыр табагында да эшләде. Эштән куркып тормады. Малаен үстерер, аякка бастырыр өчен, кеше баласыннан ким-хур йөремәсен өчен барысын да тырышты. Кәрим үзе болай тыңлаучан малай булды. Әнисе ни эш кушса, хәзер эшләп куя. Укуда да яраттылар үзен. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына алдылар. Ил сакчысы булып китте. Анда аны машина йөретергә укыттылар. Зур машиналарда йөреп хезмәт итте.
Гомәр белән Ләйлә картлык көннәрендә үзбәк якларында каласы килмичә, авылга кайтып, буш өй сатып алып, шунда кайтып урнаштылар. Балалары башка шәһәрдә калдылар. Болар, туган туфрак тарта диеп, үз авылларына кайттылар.
Ул вакытка инде Кәрим дә егетләр булып, армия сафларыннан кайткан иде. Ләкин нишләптер өйләнергә дә ашыкмады, йөри торган кызлары да юк иде. Армиядән бик яман гадәткә өйрәнеп кайткан имансыз. Тәмәкесен тартырга. Хәзер исә, авылда эшләми йөри торган авыл алкашлары белән дуслашып китте. Сәрия күпме әйтеп караса да, тыңламады. Бер эштә утырып эшләмәде. Гомумән Кәримне алмаштырып кайтарганнар иде армия сафларыннан.
Гомәр белән Ләйлә, авылның рәхәтлеген озак күрә алмадылар. Яз көне кайтканнар иде. Җәй тордылар, кыш чыктылар, килгән җәйдә зур фәҗига булды.
Җәй челләсендә, коры, яңгырсыз көннәрнең берсендә, Гомәрләрнең өендә ут чыга. Иртәнге 2 дә кеше йоклаганда яна башлыйлар. Гомәр салып та алган була. Нишләргә икәнен дә өнәп бетерми. Ләйлә өйдән әйбер ташып бик каты пешә. Аның 80% тән өлеше пешә. Тизрәк машина табып, район хасханәсенә илтәләр. Ике көн генә яшәп кала Ләйлә......җан бирә.
Гомәр өчен бу бик каты кайгы була. Гомере буе яраткан карчыгы, өч кызының әнисе, оныкларның әбисе, шундый аяныч хәлдә китеп бара. Йортны инде яңартып булмый, Гомәр, энесе Әнәснең бездә кал диеп әйтүенә карамастан, кече кызына, Алсуга торырга, шәһәргә китә. Анда берәр еллап тора. Ләйләсе үлгәч, ярыйсы гына салгалый башлый.. Болай да йөрәге лепердәп кенә торган Гомәр, үзенең 60 яше тулган көнне йокысыннан тормый. Аны, Ләйләсе янына алып кайтып җирлиләр. Әллә Сәриянең күз яшьләре төштеме икән боларга диеп тә сөйләнә халык. Ләкин Сәрия , беркайчан да аларны каргамады, бары йөрәге генә рәнҗеде.
Сәриянең дә Кәрим белән аралары бозыла. Авылда, кияүгә чыкмый калган бер хатынга йортка керә Кәрим. Әлфинур, алдан ук Кәримне кисәтеп куя. Әниеңне яратмыйм. Безгә алып төшәсе түгел. Минем үз әнием бар. Минем рөхсәтсез әниең янына менәсе дә түгел. Кәкрәп торган Кәрим риза була, әллә Әлфинурны ярата инде, әллә, әнисеннән туйган була, риза була.
Сәрия сүз әйтми, әйбәт кенә торсыннар. Озакламый, Әлфинур малай алып кайта. Ринат диеп исем кушалар. Малаен да Сәрия, тәпи йөри башлагач кына күрә. Ә Әлфинурга килгәндә, ул бер тапкыр булса да, Сәриягә әни диеп әйткәне булмады. Бер менеп өйләрен җыештырганы булмады. Хәтта ишекләренең кай якка ачылганын да белмидер иде.
Сәрияне Әнәс белән Талия, аларның уллары ташламады инде. Кирәксә утынында да алып кайттылар, печәнен дә. Сәрия, үзе генә калгач, тормыш авырлашкач, сыерын да бетерде. Ә болай һаман да, Кәриме улы белән менсә, килене килсә диеп, сөт өсте була, сөте була диеп асрады.
Кәримгә чыккач, Әлфинур ару масайды. Күрмисезмени, ире биеп кенә тора. Ни әйтсә шуны эшли. Сыер өстенә сыер алды. Печәнне бит хәзер үзе әзерләми. Кәриме бар. Улы үсеп, биш яшьләргә җиткәндәдер, Әлфинур кыз тапты. Ул беркая да эшләмәде. Бала карап өйдә ятты. Югыйсә, бала карарга әнисе дә бар иде бит.
Сәрия янына, Әлфинурдан качып качып кына менеп төшә торган иде Кәриме. И сагынып көтеп алыр иде ул баласын. Кәрим дә инде картаеп бара. Кая, малае да армия сафларына барып кайтты, кызы үсеп килә. Ләкин бер тапкыр да әби диеп янына менмәделәр. Сәрия пешереп җибәргән ризыкны да тотып чүп чиләгенә бәрә иде Әлфинур.
Тора бара, Сәриянең аяклары йөрмәскә әйләнде. Өйдә көчкә, таякка таянып чәй куеп эчә иде инде. Ашарына пешереп ашау юк. Соңгы вакытта Талия дә күренми. Ул да ак баш белән дуслашкан диделәр. Шуңа күренмидер инде. Ярый күршесе Сәлимәкәе бар. Ашарына да пешереп кертә, өйләрен дә юып ала. Кыш көне мичкә дә ягып чыгып китә.
Сәрия бик күп елады. Шулай ялгызы салкында ач ятар өчен үстердемени ул улын? Әллә ничә эшләрдә эшләп, булсын диеп үстерде бит. Әллә ата кулы җитмәдеме? Нигә шуным тикле хатын күлмәге астына кереп бетте соң ул? Быел кышны Сәлимәсе дә балаларына китә икән кышлыкка. Килене бала тапкан, булышырга барам диде.
- Сәрия апа, син тырыш инде, мине көтәргә тырыш. Мин Камилгә әйтеп китәрмен әле. Теге атта йөри торган. Килеп карап китәр сине. Бәлкем мин булмагач менәрләр яныңа. Ичмасам кардан юл ачар Камил.
Сәлимә киткәч, өч көн салкын аш ашап ятты Сәрия. Тамакларына салкын тиеп бетте. Беркөнне Кәриме менеп карлар көрәп, аш менгереп төшеп китте. Ул банкадагы аш тиз суына шул ул. Шәлләргә төреп куеп карады. Суынды. Суынса да, шуны ашады инде мескен ана. Хәзер аяклары гел йөреми. Термоста чәй бетте. Керүче дә юк. Күзләре дә юньләп күрми инде хәзер. Кич кенә Кәрим тагын чәй кайнатып, мичкә ягып өйне җылытып китте. Аек иде. Әгәр дә эчсә запойга китеп эчә. Ул вакытта менә әнисе янына. Дуңгыз кебек аунап ятарга. Әлфинуры куып чыгара өйдән. Айныгач тагын төшеп китә.
Сәрия соңгы вакытларда гел йөткерде. Дарулар бирүче булмады. Медик килмәде. Кәрим тагын Әлфинуры янында югалды. Эчми башлагандыр. Тамаклары ачып бетте. Каушап, сәндрәдән егылып төште. Малаеннан калган булгандыр инде, каткан ипине тапты капшап. Ләкин теше юк, җебетеп ашады. Калган тукмачлар, җир белән бергә авызга керде. Шулай итеп, өч-дүрт көн идәндә салкында ятканнан соң.....Сәрия бу дөньядан китеп барды. Сәрияне, кече як өйләрендә юып, мөселман кушканча җирләделәр. Үлемтекләрен күптән әзерләп ккйган иде. Зиратта, саубуллашканда гына әбиләре Сәрияне күрделәр оныклары. Көтмәде шул Сәлимәкәйне Сәрия апасы....көтә алмады.
Сәриягә таш та яздырып куючы булмады. Чардуганы да куелмады. Бары тик Сәлимә менеп кенә чүпләреннән арындырып төшеп китәр иде. Ярый ул карап торды инде каберен Сәриянең. Кәриме исерее вакытта менеп елап утыра белде. Ул еламый иде бит анда, аракысы елый иде.
Әнисе үлгәннән соң, бик озак вакытлар Кәрим эчмәде. Өйләрендәге кирәкле әйберләрне ат арбасына салып Әлфинурларга ташыдылар. Әлфинур әллә еллар узган саен усаллана барды. Җыелмый калган бер пакос печән өчен тавыш гауга күтәрде бүген. Кәрим түзә алмады. Кибеттән бер яртыны кыстырды да, үз өйләренә таба атлады. Өйгә керә алмады, бикле иде. Сарайда, печәнлеееә менеп ак башны бөкләп тыкты. Тәмәкесен кабызып йоклап киткәнен сизми дә калды. Печәнлек белән, сарай белән бергә Кәрим дә янды. Үлеме үкенечле булды. Кәримнән кара утын кебек сөякләр генә калган иде. Кәримне әнисе янына җирләделәр. Әлфинур аңлады ялгышларын, ләкин соң иде инде. Күпме еласаң да, каөнанасы Сәрия дә, Кәрим дә кайтмаячак.
Каргыш төшми калмас ул. Әлфинур да гел масаеп яши алмас.
АЛСУ ШӘЯХМӘТОВА
ӘСӘР ТӘМАМ