Литература
1 Июня 2022, 07:40

КАРГЫШ ТӨШМИ КАЛАМЫ?

Ләйлә белән Гомәр мәктәптә укыганда ук бер берсенә күз атып йөриләр иде. Гомәр, Ләйләдән берничә класс алгарак укыды. Аларның шулай бергә уйнашып йөрүләре акрынлап мәхәббәткә әверелде. Ләйлә белән Гомәр бергә икән дигән хәбәр тиз таралды авылда.

КАРГЫШ ТӨШМИ КАЛАМЫ?КАРГЫШ ТӨШМИ КАЛАМЫ?
КАРГЫШ ТӨШМИ КАЛАМЫ?

Ләйлә белән Гомәр мәктәптә укыганда ук бер берсенә күз атып йөриләр иде. Гомәр, Ләйләдән берничә класс алгарак укыды. Аларның шулай бергә уйнашып йөрүләре акрынлап мәхәббәткә әверелде. Ләйлә белән Гомәр бергә икән дигән хәбәр тиз таралды авылда.

Гомәр күп балалы гаиләдән. Ә менә Ләйлә бер үзе. Әнисе һәм әбисе белән генә торалар. Мәхәббәтләре көннән көн көчлеләнә генә барганда, Гомәр мәктәпне бетереп, аны диңгез флотына армия сафларына алдылар.

Ләйлә белән аерылышулары бик авыр булды Гомәргә дә, Ләйләгә дә. 3,5 ел бит ул. Ләйлә Гомәрне көтәргә сүзләр биреп озатып калды. Хатларны бик еш яза алмадылар, чөнки алар су астына яртышар елга китәләр иде.

Ул вакытка Ләйлә мәктәпне тәмамлап, районга сатучы булырга укырга китте. Шул каһәр суккан кибеттә дә танышты инде ул Рәшите белән. Укып бетергәч, авылга кайтмыйча, универмагта сатучы булып калды. Әле Гомәр кайтырга ярты ел бар. Тулай торакта торды. Рәшит, мунчада ябышкан себерке яфрагы кебек ябышты бит Ләйләгә. Бик яхшы бүләкләр бирде. Гомәрдән мәңге күрә ала алмас бүләкләр бирде ул Ләйләгә, чәчкәләргә күмде.

Көннәрдән бер көнне Рәшит Ләйләне сорап килде. Ләйлә озак уйлап тормады...риза булды. Алар икенче ялда, әнисе белән әбисе янына, ризалык сорарга кайттылар.
-Кызым, ә Гомәрне кая куясың? Хәзер кайтыр вакыты да җитә бит-диде Сания апа кайгырып.
- Әнием, мин Гомәр белән гомер буе авылда торырмынмы? Ә монда район үзәгендә фатиры бар. Кирәк булса сезне дә алып китәм ди.
- Кызым, ул бит сине ярата. Ничек инде шулай хисләр белән уйнарга була?
- Әнием, табар әле үзенә тиңен.

Шул кайтуда никах та укытып киттеләр.
Ләйләнең бер егет белән никах укытканын, аларның улларын, Гомәрен көтмәгәнен Минниса белән Вагиз ишеткәннәр иде инде. Нишлисең бит. Яратуга, йөрәккә ничек яратырга, ничек яшәргә өйрәтеп булмый.

Менә Гомәр кайтыр көн дә җитте. Зур чемодан күтәреп, капкадан килеп кергәнен өйдә әти әнисе күреп алдылар. Энеләре, сеңлесе йөгереп чыгып каршы алдылар.
Өйгә кереп әти-әнисе белән исәнләшкәч, Гомәр чемоданны ачып җибәрде. Анда тәмле күчтәнәчләр дә бар иде. Һәрберсенә дә бүләк белән кайткан иде Гомәр. Хәтта Ләйлә белән, аның әнисен һәм әбисен дә онытмаган иде. Ләйләгә бик матур күлмәк алган. Ә әнисе белән әбисенә пар итеп шәл яулык.
- Карагыз әле! Ләйлә белән Сания апага да, Канифә әбигә дә күчтәнәчләр алдым. Охшатырлар микән име?

Өйдә тынлык урнашты. Бары тик өйдәгеләр бер-берсенә карашып кына утыра бирделәр.
-Берәр нәрсә булдымы әллә? Ник авызыгызга су каптыгыз?
Сүзне әтисе башлап җибәрде.
- Улым, Ләйлә райондагы бер егеткә кияүгә чыкты. Әле күптән түгел генә никах укытып киттеләр авылдан.
Гомәр бу хәбәрне һич тә көтмәгән иде. Тамагына төер тыгылды....күзләренә яшь тулды....ул бары тик..
-Ничек? Ни өчен? - диеп кенә әйтә алды.

Гомәр үзе дә сизмәстән, кулларындагы шәл яулыклары белән күлмәкне алды да, өйдән чыгып йөгерде. Миннисәттәй бары:"Улым, син кая?" - диеп кенә кычкырып кала алды. Алны-артны күрмичә чапты Гомәр. Очраган кешеләр белән дә исәнләшмәде, йөгерүендә булды. Ниһаять, ул Ләйләләр өенә менеп җитте. Капкадан кергәндә Сания апа керләр элеп йөри иде.
- Иииии нинди кунак егете кайткан. Ничек хезмәт итеп кайттың Гомәр?
- Сания апа, бу дөресме? Ялган диегез әле зинһар!
- И балам, бу сөйләшүнең миңа каласын алдан ук белдем инде. Дөрес Гомәр. Ләйлә кияүдә. Көтмәде сине. Син дә үз тиңеңне табарсың әле, борчылма бер дә.
- Мин аерып алам аны!
- Аера алмассың шул балам. Ләйләм бала көтә инде.
Гомәрнең бөтен хыяллары чәлперәмә килде. Ул кулындагы күлмәген, шәл яулыкларны Сания апасына тоттырды да, күлмәкне Ләйләгә атап алган идем, ә шәл яулыклар Кәнифә әби белән сезгә. Сау булыгыз! - диеп чыгып китте.

Өйләренә кайтканда урам буйлап кайтмады. Бакчалар аша, качып кына кайтты. Аңа бик оят иде. Кызы көтмичә ташлап кияүгә киткән бит. Ничә ел тартмаган тәмәкесен тартасы килде аның, берни дә белмәслек булып эчәсе килде. Кибет ябык түгел иде. Сигарет белән бер ярты һәм ипи алды да, бакча башларындагы җәйләүгә чыгып, рәхәтләнеп утырып тартты, аннары аракыны чөмерде.

Ул төнне Гомәр өйгә кайтып кунмады. Минниса апаның ярты башы агарып бетте. Төн йокламады. Ул бу ясамаса ярар иде диеп курыкты. Иртән өй алды ишеге ачылып ябылгач кына бераз черемләп алды.
Тагын иртән торырга кирәк иде шул. Малларны карап, сыерын савып көтүгә озатасы. Гомәре верандадагы кроватька кереп ауган. И бала ...бала...болай булса бетә бит бу.

Гомәр кичкә генә уянды. Өстәл янына чакыртып, әтисе ярыйсы каты гына сүкте аны. Иртәгедән колхозга эшкә чыгарга кушты. Хатын кыз диеп елап йөрү нәселдә юкны!- диеп кычкырды.

Икенче көнне Гомәр колхоз идарәсенә китте. Аны атлар караучы итеп алдылар. Моңа бик сөенде ул. Чөнки бәләкәйдән атларны ярата иде. Иртән эшкә чыгып китә. Алар урамыннан иртән иртүк бер төркем кызлар сыер саварга баралар. Шуларга ияреп ул да йөри башлады. Шул кызлар арасында Сәрия исемлесе Гомәрне инде күптәннән яратып йөри иде. Әгәр дә аның яныннан атласа, ул канатлар үсеп чыккан кебек сизә иде үзен. Йөри торгач, Гомәр дә моның үзен яратуын сизеп алды бит. Күзләр ялганламый беркайчан да.

Шулай берәр ай йөрегәннән соң, Гомәр, Сәриягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Юк, ул аны грамм да яратмый иде, ә Ләйләне онытыр өчен эшләде моны. Сәрия шунда ук ризалык бирде. Сәрия дә карт әнисе белән генә тора. Гомәр, Сәриянең әнисеннән, Разия апасыннан, Сәрияне кияүгә сорарга менеп китте. Разия апа, ризалык бирде. Шулай итеп, уйламаганда-көтмәгәндә Сәрия Гомәрләргә килен булып төште. Бәләкәй генә буйлы булса да, Сәрия бик җитез кыз. Сыерын да сава, асларын да җыя, өйдә эшләрне эшләп куярга да җитешә. Беренче көннән үк яратып " әткәй, әнкәй" диеп дәште. Гомәрне үзенең гомереннән дә каты ярата иде шул ул. Ә менә Гомәр генә.....бер дә яратмады. Башта ияләнермен әле диеп уйлады. Ничек итсә дә ярата алмады ул Сәриясен.

-Улым, нигә өйләндең соң син ул Сәриягә, баланы газаплап, яратмагач. Күзләреңнән күренеп тора бит яратмаганлыгың.
-Әй, әни, аңа өйләнеп, Ләйләне онытырмын бәлки диеп уйладым. Юк оныта алмыйм. Хәзер ничек аерылышырга да белмим.
- Нинди аерылу ди ул? Гомер булмаганны. Киленне барыбыз да яратабыз. Өйләнмә идең....торасың инде.

Озак та көттереп тормады, Сәрия авырга калды. Гомәр бик сөенде. Аның да баласы булачак. Ләйләнең кызы барын ишетте. Ләйләләр гаиләләре белән авылга кайтып йөределәр. Кайчан кайтканнарын, кайчан киткәннәрен, барысын да белеп торды Гомәр. Чөнки Ләйләләрнең күршесендә, Гомәрнең яшьли дусты Рәсим яши. Ул барысын да Гомәргә сөйли барды.

Тугыз ай бик тиз үтеп китте. Сәрия тупырдап торган малай алып кайтып бирде Гомәргә. Кәрим диеп исем куштылар. Кәримне барсы да өйдә бик яраттылар, көтеп алынган беренче онык бит. Шатлык белән кайгы бергә йөриләр диләр, Кәрим туып озак та узмады, Сәриянең әнисе, Разия әби якты дөньядан китеп барды. Менә, Сәрия әнисез дә калды. Йортларын яптылар. Гомәр белән анда башка да чыкмадылар. Чөнки монда кайнана белән кайнатай картлар инде. Артларыннан энеләре-сеңлесе үсеп килсә дә, Гомәрнең әллә нишләп өен ташлап йортка чыгасы килмәде. Гомәр эшли бирде, Кәримгә 3 яше тулгач, Сәрия дә сыерлар саварга чыкты эшенә. Шулай итеп, 5 ел вакыт узып та китте.

Көннәрдән бер көнне , Гомәр эшеннән, Ләйлә иреннән аерылып авылга торырга кайткан дигән сүзләр ишетеп кайтты. Аның йөрәге, күкрәкләрен бәреп чыгарлык булып типте. Эх! Бер генә күр идең аны. Ләйләнең кайтканын белгәч, Сәриянең дә тынычлыгы качты. Аныкы гына түгел, Миннисәттәйнең дә. Улының нинди җиңел акыллы икәнен белә иде бит ул.
Ләйлә кызы белән, әнисе белән генә торалар. Әбиләре мәрһүмәкәй иде инде байтактан бирле. Гомәр әллә ничә алкынды Ләйлә янына менәргә, ләкин сүзеннән, әтисеннән курыкты.

Ә бер көнне, гонаһ шомлыгы, Ләйләне урамда үзе очратты. Кызын җитәкләгән, кибеттән төшеп барышы. Ләйлә элеккедән дә матур күренде Гомәргә.
- Менә Гомәр, исән булса, кеше күрешә икән ул. Ничек хәлләр? Син дә өйләнгәнсең икән. Малаең бар икән.
- Мин сине очратырга күптәннән кызыгып йөрдем инде Ләйлә. Мин сине һаман да яратам бит. Бир әле сумкаңны авыр ахры, әйдә, өеңә озатып куям.
- Гомәр, синең бит хатының, балаң бар. Мине яратырга ярамас бит сиңа. Минем дә кызым бар.
- Сәрияме? Мин аңа сиңа үч итеп кенә өйләндем ич. Кирәге бер тиен. Мин аны аерам. Малайны үстерешергә болай да булышып була бит ул.
- Ашыкма әле син Гомәр. Авылда аннары мин аертты сезне диеп сөйләрләр. Балаң турында уйла яме. Ашыкма.
Алар сөйләшә-сөйләшә кайтып та җиттеләр. Ләйләгә сумкасын биреп, саубуллашып төшеп китте өенә таба Гомәр. Ләйләне сумка күтәреп, өйләренә озата барганын, инде Гомәрнең өендә ишеткәннәр иде. Кайтып керүенә, әтисе матур гына итеп карады да, өстәл янына утыртты боларны. Сәрияне, Гомәрне.
- Улым, нишләвең бу?
- Ә нишләдем соң әле мин?
Вагиз бабай өстәлгә китереп сукты.
- Мин бала чага уены сөйләшмим улым. Синең гаиләң бар. Алдыңда кемең утыра? Хатының Сәрияме?
- Әйе.
- Ә кече якта бәләкәй Кәрим кемнеке?
- Минеке!
- Соң! Шулай булгач, син хатынлы ир, балалы әти, ялгыз иреннән аерылып кайткан, сине көтми кияүгә киткән Ләйләне көпә көндез нигә озатып йөрисең?
- Әти, Сәрия, сез ачуланмагыз. Ләкин мин һаман да Ләйләне яратам. Сәрия риза булса, мин аерылып , Ләйләне алыр идем.

Бу сүзләрдән соң Сәрия гарьлегенә чыдый алмый елап чыгып йөгерде.
- Малай актыгы! Нигә өйләндең соң син??? Көтәргә иде Ләйләңне. Яисә аертып алырга иде. Бала ятим итеп аерылам диеп тора бит. Аерыласың икән, минем өйгә аяк басасы түгел. Теләсә кая яшә. Минем улым булмыйсың!- диеп кычкырды Вагиз бабай.
Гомәр бер сүз дә әйтмәде. Сәриясе бүген улын кочаклап диванга ятты. Гомәр янына якын килмәде.

Бу вакыйгалардан соң берәр ай вакыт үткәндер. Бер ай эчендә, Ләйлә яныннан китмәде дә диярдек Гомәрне. Улын да онытты, хатынын да.
-Ләйлә, әгәр дә миңа кияүгә чыгасыңмы дисәм, чыгасыңмы?
- Белмим инде Гомәр.....Сәрияне елатып, баланы ятим итеп. Аннары минем карынымда ике айдан артыклык Рәшит баласы үсә. Ике бала белән алырсыңмы?
-Алам Ләйлә, алам, чык кына! Мин аларга үз исем фамилиямне бирермен.
- Айсылуга кирәкми инде, әтисен белә. Менә туачак балама булса гына....
- Булыр, кайгырма Ләйләм. Тик риза гына бул. Мин барысына да риза.
- Ә өйдәгеләрең? Алар нәрсә диярләр?
- Әти өйгә кермим диде инде. Сезгә киләсе була. Аннары бәлкем җылы якларга юл тотарбыз. Бер абыем гаиләсе белән шунда торалар, шунда эшлиләр.
- Ярар, мин риза Гомәр. Кайчан менәсең соң?
- Нигә көтәргә соң? Кемне көтәргә. Менә кайтам да, барысын да җыеп әйтәм дә әйберләремне җыйнап чыгып китәм. Көт кенә.

Гомәр горур атлап, өйләренә табан атлады. Өйгә кайтып керүгә, әтисе орыша башлаган иде, Гомәр аны бүлдерде.
- Әти, әни, Сәрия, улым Кәрим, энемнәр, сеңлем, гафу итегез. Ләкин, бүген мин сездән китәм. Ләйләгә китәм.
- Гомәр, Гомәрем, нишлисең син? Акылыңа кил! Кәримне нишләтәсең? Ул бит син диеп өзлегеп тора. Ә мин сине өзелеп яратам Гомәрем!
- Кәримне ташламам. Алиментын түләрмен. Монда булганда янына да төшәрмен.
- Ничек инде монда булганда?
- Без Ләйлә белән җылы якларга, абыйлар янына юл тотмакчыбыз. Ә сине Сәрия гафу ит зинһар, мәңге яратмадым. Ләйләгә үч итеп өйләндем бары. Кичер мине кичерә алсаң. Ә хәзер, зинһар миңа киемнәрне җыярга комачауламагыз. Мин барыбер китәм, решено.

Сәрия нишләргә белмичә Гомәрне кочвы алды.
- Гомәрем ташлама зинһар! Ятим итмә безне. Малаеңны кызган!
Моны күреп торган Кәрим елый башлады.
-Әтием китмә! Китмә! Мин сине яратам, һәр сүзеңне тыңлармын моннан соң! Китмә генә!
Гомәр малаен кочаклап үпте дә, саубуллашып чыгып китте. Өйдән беркем дә чыкмады озатырга, бары Сәрия белән малае гына. Кәрим әтисе артыннан озак йөгерде. Үзе йөгерә, үзе такмаклый. " Әтием китмә! Әтием китмә!"-дие.

Гомәрнең күзләренә яшьләре тыгылса да, ул кирегә борылып карамады. Китеп барды.
Елап, сулкылдап беткән Сәрия өйгә килеп кергәндә, өйдә үлем тыңлыгы иде. Сәрия акрын гына киемнәрен җыя башлаганын күреп, Вагиз карт сүз башлады.
- Кызым, ерак киттеңме?
- Кайтам әткәй үз йортыма. Мин кем инде хәзер сезгә.
-Нинди кайту ди ул? Бездә торасың. Бергә бергә күңелле дә. Кайгыны да җиңеп чыгарга уңайлы. Кал килен. Сине беркем кумый!
- Әнием! Китмик. Минем бабайлар белән торасым килә! Кәрим дә сорагач, Сәрия калырга булды.

Гомәрләр чит җирләргә чыгып киткәнче, ул аны, бәлкем кайтыр диеп көтте. Һәр көнне кичкә тәмле камыр ризыклары әзерләде. Ләкин Гомәр кайтмады.
Кешеләрдән генә ишеттеләр, Үзбәкләр ягына чыгып киткәннәрен. Шулай итеп Гомәр, әти-әнисенең риза бәхиллеген алмыйча чыгып китте.

Сәрия, Кәрименә җиде яшь тулганчы кайнаналары белән торды. Аннары Гомәрнең энесе Әнәс өйләнгәч, өенә чыгып китәргә мәҗбүр булды. Ике килен башы бер казанга сыймагандай, ике килен бер аш-су бүлмәсенә дә сыймый иде шул. Талия яхшы кыз булса да, өйдә баш килен буласы килде. Сәриягә җимерелә барган өен, яхшы өй рәтенә кертергә Гомәрнең энеләре булышты.
Мәңге онытасы юк, кайнаналары өеннән чыгып киткәнен. Үзе елый, бала елый менмим анда диеп, кайнанасы Миннисәттәй елый. Елаша-елаша озаттылар. Шулай итеп Сәрия ялгызы гына тора башлады. Йортлары ике яклы, зур аларның. Кызларны җыеп юып алдылар. Матур пәрдә челтәрләр элде. Менә Сәриянең дә ялгыз тормышы башланды. Әле ярый балалар бакчасы бар. Җәй буена анда булса, көзгә укырга керәсе инде улы Кәрим. Гомәрнең алимент акчасы бик аз килде. Ул бернигә дә җитми иде. Ашарга тыксаң, Кәримгә калмый. Кәримгә әйберләр кирәк укуга, аңарга алса, ашарга юк. Әле дә ярый кайнанасы белән кайнатасы ташламадылар. Акчалата да булыштылар. Энеләре бәрәңге утырту, алуга килгәндә шалт итеп эшләп куялар . Өйдәге ватык-мотыкларны да тиз генә төзәтеп бирәләр. Бик зур рәхмәтле иде аларга Сәрия.

Ә менә Гомәр белән Ләйләнең генә эшләре уңышка китмәде. Гомәр көтүче булып урнашты. Акчасы аз иде. Ләйлә бала белән утырды. Нәкъ җиде айдан соң аларның кызлары Асилә туды. Әниләренә хат язып салдылар. Ләкин кайнана белән кайната җүләр түгел бит. Җиде айдан туган баланың кемнеке икәнен белмәскә. Акчалары аз булу аркасында , Сәриягә дә аз күчә иде акча. Аңа күчергәч, өйдә тотарга гел калмый. Әле дә ярый абыйлары янда, алар булыштылар. Ачтан үләргә бирмәделәр.
Хәерчене бала баса дигәндәй, Асиләгә 3 яше тулганчы, Ләйлә тагын авырга узды. Алдырмады инде. Бу бит, Гомәр белән икесенең мәхәббәт җимешләре. Авылга шул китүдән кайтмадылар. Абыйларына кушылып, әти-әниләренә тәмле җимешләр белән посылка гына җибәрәләр иде. Ул посылкадагы тәмнүшкәләр Кәримгә дә эләгә. Әби-бабасы бик яраталар бит аны. Кызганалар да.

Сәрияне әллә ничә кеше кияүгә сорап килде. Ул чыкмады. Һаман да Гомәре кайтыр диеп көтте. Кайнанасы, кайнатасы белән араларны өзмәде. Талия дә яхшы кеше булып чыкты. Ачык йөзле. Сәрия күренми торса, коймак булса да пешереп менеп җитә иде янына. Талия менгәч, Сәрия бераз йомшый төшә, хисләрен тышка чыгара иде. Иң якын дусты килендәше- Талия булды инде.
- Сәрия апа, бетермә инде үзеңне. Кайтмый бит инде ул. Өченчегә авырлы диделәр Ләйләне. Сиңа үз тормышыңны күрергә кирәк. Кәрим әтисез үсмәс бит.
- Әй Талиям.........әтисе бар бит аның. Нинди әти ди тагын.
Вакыт сулар аккан кебек уза. Ләйлә Гомәргә өченче кызын алып кайта, Алсуын. Гомәр өч кызлы була. Бер җәйдә абыйлары белән бергәләшеп авылга кайтырга уйлыйлар. Асиләсен олы кызы алып кала. Алсуны гына алалар үзләре белән. Аннары әти- әниләре дә яшь түгел инде. Исән чакта риза бәхиллекләрен алып калырга кирәк. Әйтмичә генә кайтып төшәләр болар барсы бергә шаулатып. Бик сөенәләр Минниса әби белән Вагиз бабай. Өйдә энеләре Әнәс белән Талия калган. Бер энесе башка чыккан. Алар кайтканчы сеңелләре Раилә дә кияүгә чыгып, кыз да табып куйган.
Әлбәттә күчтәнәчләр Сәриягә, Кәримгә дә бар. Сәрия, Гомәрләр кайткан дигәнне ишеткәч, әллә ничә көн матур күлмәкләрен салмады. Бер көнне капка төбендә ял итеп утырганда....еракта, йөреше Гомәргә охшаган бер ир егете менеп бара алар урамына. Яхшылап караса, ул Гомәр, Гомәр икән. Кәрим урамда уйнап йөри иде. Аны чакыртып алды.
-Кәрим, улым, әтиең кайткан, кил бирегә.

АЛСУ ШӘЯХМӘТОВА

(ДӘВАМЫ БАР)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас