

Сәет әнисенең кырыгына үзе генә кайтты. Оныгы Яков-Якуб авырып киткән, шуңа күрә Мәрьям кайта алмады. Ул машинасы белән зират янына килеп җитте. Авылда мәет күмәләр. Зиратта, нәкъ кырык көн элек кенә күмелгән әнисе кабере янәшәсендә ирләр кабер казыйлар. Кар эреп беткән, җып-җылы язгы көн. Кемне күмәләр, тагын кемнең гомере өзелде икән, язга чыккач кына? Көннәр озаеп төннәр кыскарган, бар табигать уянып, агачлар, сөенә-сөенә, яфрак ярырга җыенган вакытта кемнең җаны күккә ашарга ашыккан?
Сәет, машинасыннан төшеп, кабер казучылар янына килде, сәлам бирде.
– Кемне озатабыз, кардәшләр?
– Мәйсәрә карчыкны бүген Мәскәүдән алып кайталар. Кичә телеграмм сукканнар: «Бүген юып, кәфенләп, өйлә вакытларына алып кайтып җиткерәбез, кабер казып куя алмассызмы? Бик рәхмәтле булыр идек», – дип. Менә Мәйсәрә түтигә кабер казыйбыз, – диештеләр.
Сәет бер читтәрәк торган көрәкне алып казый башлады.
– Абый, сез бигрәк инде, шундый матур өс-баш белән буялып бетәсез бит.
– Берни булмас, энекәш, өс-башка берни дә булмас. Ә менә Мәйсәрә түти кире кайтмас. Киткәннәр кире кайтмыйлар.
Кабер казып бетереп, күп тә үтмәде, мәет ташый торган кара машина, аның артыннан ак чит ил машинасы килеп туктадылар. Кара машина кайгының үзе кебек шуышып килеп керде зиратка. Аннан Искәндәр төште дә, әнисенә кулын биреп, аңа машинадан төшәргә булышты. Ак машинадан Хәниянең ире белән кызы чыктылар. Мәйсәрә түтинең җәсәден авылдашлары машинадан төшереп җиргә куйдылар. Инсаф урынына мулла итеп билгеләнгән, Бохарада укып кайткан яшь егет җеназа намазы укыды. Ирләр, рәт-рәт тезелеп, тәкъбир әйттеләр.
– Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр…
Өч кеше – якыннары – гүргә иңдерергә тиеш. Башларына бәрхет түбәтәйләр кигән Искәндәр белән Айдар Мәйсәрә түтинең җәсәде янына килделәр.
– Мәетнең якыннарыннан тагын кем бар? – дип сорады яшь мулла.
Сәет кабер янына килеп басты.
– Мин күршесе булам.
– Абый, сезнең киемегез бигрәк затлы, ак. Буялып бетәрсез бит.
– Буялсын. Үзем төшәм, мин – мәет күмгән кеше, рәтен-чиратын беләм. Син, Искәндәр, аяк очыннан тот.
– Юк, абый, мин уртага төшәм, әтигә авыр күтәрергә ярамый. Аяк очына әти төшсен.
Искәндәр чиста татар телендә сөйләшә иде. Әтигә авыр була, ди бит. Егет кеше, молодец!
Сәетнең йөрәген телеп, башыннан «Ә минем алай әйтердәй улым юк шул» дигән уй узды. «Улым бар, ләкин минеке түгел», – дип уйлады ул.
Ул дәү әнисен күмәргә әти-әнисе, сеңлесе белән кайткан. Мәйсәрә карчык Сәеткә әби булырга тиеш иде бит.
Менә хәзер, улы белән рәттән басып, Мәйсәрә карчыкны гүргә иңдерәләр.
– Йөзен кыйблага каратып куярга кирәк, Искәндәр. Әле син бик яшьсең, гомереңдә әллә ничә кешене гүргә иңдерәсең булыр, – диде Сәет. Тар кабердә улының ныклы беләкләрен, сулышын, сизелер-сизелмәс кенә сирпелеп торган затлы хушбуй исен тоеп тору аңа шулкадәр рәхәт иде. Үзенең кабердә икәнен дә онытты.
– Нәкъ мин ярата торган парфюм куллана икән, – дип уйлап куйды Сәет.
Егетләр тиз-тиз генә каберне күмеп тә куйдылар.
Янына Хәния килеп басканын Сәет сизми дә калды.
– Нихәл, Сәет, ник инде шундый киемнәрең белән кабергә төштең, буялып беткәнсең бит, – дип, кулындагы ак сөлгесе белән Сәетнең киемнәрен сөртмәкче булды. Ләкин юеш кызыл балчык Сәетнең аксыл киеменә тагын да күбрәк сылана гына барды.
– Исәнме, Хәния, кайгыңны уртаклашам. Ата-ананы озату – бик авыр хәл инде ул. Ә кием өчен кайгырма, кайткач, апа рәтләр әле. Иртәгә әнинең кырыгын үткәрәбез, гаиләгез белән җыелышып керегез.
– Мин Фатыйма апаның үлгәнен ишетмәгән идем. Каберен күргәч, сискәнеп киттем. Әни белән күршеләр булып тату гомер иткәннәр иде. Сөйләшкән кебек, зиратта да өчесе бергә ятканнар. Якты, матур кешеләр иде, урыннары җәннәттә булсын!
Кара машина ничек шуышып кергән булса, шулай тын гына чыгып та китте. Сәет тә үз машинасына таба атлады. Машина янына килеп җитәрәк, Айдар белән Искәндәрне иртәгә әнисенең кырыгына – искә алу мәҗлесенә чакырды.
– Иртәгә керегез, көтеп калабыз. Дәү әниегез дә, әниең дә безнең күршедә генә яшәгәннәр иде.
Искәндәр, ап-ак тешләрен җемелдәтеп, киң итеп елмайды:
– Керербез, Сәет абый. Хәят кайтмадымыни? Теге вакытта саубуллашмыйча да китеп бардыгыз.
– Эштән бик ашыгыч чакыртып алдылар, ашыгыч китеп барырга туры килде. Шулай килеп чыкты инде.
Сәет саубуллашып китеп барды. Яшәреп борын төрткән яшел чирәмгә кызыл балчыкка буялып беткән аяк киемнәрен сөртте.
Күктә өздереп-өздереп тургай сайрый. Үзе кечкенә генә бер нокта булып калган, ә тавышы! Сәет машинасын кабызды. Күз алдыннан Искәндәрнең киң итеп елмайган йөзе китмәде. Шулкадәр килешә үзенә кара бәрхет түбәтәй! Чын мөселман егете!
Авырын мин күтәрәм, әтигә авыр күтәрергә ярамый, ди бит. Сәет тирән итеп көрсенде. Күз алдына кара яулык япкан, тубыгына тиеп торган кара итәк кигән, муенына тавык тәпие таккан кызы килде. Тәне куырылып киткәндәй булды.
– Улым, дип тә әйтергә ярамаган улым минем, – дип уйлады Сәет. – Рәхмәт сиңа, күрше кызы классташ Хәния. Мине уллы иттең. Мин аның бар икәнен белеп яшим, ул мине үзенең әтисе икәнен белмәсә дә. Минем күңелем түрендә ул. Кызымны югалттым, улымны таптым.
* * *
Әнисенең ашларын үткәреп, Сәет китәргә ашыкты. Тизрәк кайтып, Якубны сөясе, яратасы, иркәлисе килде. Юл буе Искәндәр турында уйлап барды Сәет. Улы әле дә өйләнмәгән икән. Яше утыздан узып киткән инде.
Фатыйманың кырыгын үткәргән көнне җыелышып керделәр, матур итеп, нәкъ мөселманнарча итеп. Хәния ак яулык бөркәнгән, бигрәк тә килешә йөзенә! Азрак тулылана төшсә дә, Мәрьям кебек юанаймаган. Үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшә. Кызы Мәскәү татарына кияүгә чыккан икән, оныгы туган.
– Исемен Сәйдә дип куштык, кияүнең әнисе Сәйдә исемле булган, – диде Хәния. – Үзләренә ошагач, без каршы килмәдек.
– Искәндәр минем малаймы, дөресен әйт әле. Теге юлы кайтканда, яшьлегемне очраттым дип торам. Шуннан бирле йокым качты. Ул минем улым бит, әйеме?
– Сәет, бу турыда сүз кузгатып тормыйк инде. Искәндәрнең кем баласы икәнен ачыклау өчен, ДНК үткәреп торасы юк. Әйе, ул – синең малай, ләкин улың түгел. Искәндәр сиңа охшаган, чөнки ул – мәхәббәттән туган бала. Минем сине яратуымнан яралган бала бит ул, мәхәббәт җимеше. Шуңа күрә сиңа охшаган да. Теге юлы кайткач, Айдар сине шунда ук танып алды.
– Сәет Искәндәрнең әтисеме? – ди.
– Әйе, – дидем. – Минем яшьлегемдә үлеп яраткан егет Сәет – Искәндәрнең әтисе. Ләкин, Айдар, хәзер мин аны түгел, сине яратам, үлеп яратам. Син, зинһар өчен, көнләшә күрмә. Ул тиле яшьлекнең шашкын мәхәббәте булган. Ә хәзер мин сине, балаларымның әтисе, бәхетебезнең йозагы итеп, акыллы, тәртипле, укымышлы ир итеп яратам, дидем. «Ә мин не ревную, – диде Айдар. – Я ему только благодарен за такого сына и за такую прекрасную жену». Менә шулай, Сәет. Ә теге көнне китеп дөрес эшләдегез. Искәндәр әле бүген дә Хәятне оныта алмый. Миннән сезнең адресны табып бирүне сорап аптыратып бетерде. Ә сез киткән көнне, Хәятнең адресын сорап, әниең янына кергән. Акыллы Фатыйма түти: «И наным, Хәят кияүгә чыга бит, бер айдан туйлары була», – дигән. Балтасы суга төшкәндәй, башын иеп кайтып керде өйгә. Инде менә Хәяткә охшаган кыз эзли. Әйе, Сәет – синең малаең, ләкин улың түгел, Айдар белән икебезнең улыбыз ул.
– Рәхмәт сиңа, Хәния, миңа башка берни дә кирәкми, үземнең улым булуын белеп тору да җитә. Мең кат рәхмәт сиңа!
Алтын сыман кысалы күзлекле иргә кулын биргәндә дә, Сәет:
– Спасибо Вам за сына! – диде.
– И Вам большое спасибо! – диде Хәниянең затлы ире. – За наше счастье спасибо.
Ә Искәндәрнең көчле кулларын учында озаграк тотып торды Сәет.
– Син бик шәп егет. Әти-әниеңне ярат, алар – дөнья бәһасе кешеләр, Искәндәр. Күрешербез әле, күрешергә язсын!
Сәет юл буе авылдагы хәлләрне уйлап кайтты. Хәния белән Айдар бәхетлеләр. Ә менә Зәйтүнәнең дә, Сәетнең дә бәхетләре булмады. Чайпалттылар бәхет савытларын, бәхетләре түгелеп бетте. Хәния бәхетен Казанга китеп тапты. Сәет, Башкортстан якларына китеп, бәхетле булдымы соң? Алай дисәң, әнә оныгы Якуб үсеп килә, кара күзле, каратут йөзле шук малай. Сары сакаллы әтисенә охшамаган.
Фатирларын үз ачкычы белән ачып керде. Мәрьям кызына киткәндер, берүзе өйдә ятмас, дип уйлады. Өй тулы тагын сасы шәм исе. Кодалар тагын килгәннәрдер, ә Мәрьям җилләтергә өлгермәгәндер.
Өйдә кеше бар кебек тоелды Сәеткә. Үзе намаз укый торган бүлмәгә керде дә катып калды. Мәрьям лампада яндырып куйган да, кап-карадан киенеп, почмакка элеп куйган тәрегә карап, идәнгә тезләнеп, «Господи, помилуй!» дип чукынып тора. Сәетнең кайтып кергәнен дә ишетмәде. Сәет, стенага сөялеп, шаккатып карап торды да йөрәгенә ут капкандай булып сыгылып төште.
– Син бүген кайтырга тиеш түгел идең, ник иртә кайттың? – диде Мәрьям, каушап.
Сәет дәшмәде, дәшәрлек хәле калмаган иде. Аның өчен барысы да бетте, җимерелде, янды, дәһшәтле зилзиләләр очыртып алып китте тормышын. Көч-хәл белән аягына торып басты да ләм-мим бер сүз дәшмичә чыгып китте. Кире әйләнеп керде дә фатир ачкычын әле генә Мәрьям тезләнеп торган урынга атты, алпан-тилпән атлап чыгып, машинасына кереп утырды. Мәрьям аның артыннан урамга атылды, тик озын кара итәгенә абынып егылды. Әбәләнеп торам дигәндә, тагын егылды. Сәет машинасын кабызып китеп барды. Артыннан хатынының:
– Сәет, китмә, китмә, – дип кычкырган тавышы, кайтаваз кебек, колагында кабат-кабат яңгырап торды. Алансудан бәхет эзләп чыгып киткән ятим малайның карага әйләнеп, чәлпәрәмә килгән тормышы, кара елан кебек бөгәрләнеп, ишек төпләрендә аунап ятып калды.
Сәет Казанга юл алды. Акрын гына, ипләп кенә, туктый-туктый кайтты, йөрәгенең кәефе юк иде. Акылы томаланган, бүгенге хәлләр аның баш миенә барып җитә алмый. Иң якын кешесе, гомер иткән хатыны, аның җанын суырып алып, аяк астына салып таптады. Җанын гына түгел, бөтен хыялларын җимерделәр Сәетнең. Әгәр теге еракта калган көнне Хәния янына кайтып киткән булса, хәзер Сәетнең җилкәсенә кулын салып:
– Әти, сиңа авыр, әйдә үзем булышыйм, – дип әйтердәй улы – Искәндәре булыр иде.
Әгәр, әгәр…
Хәяте ятим үсмәсен, дип, туачак баласы аның язмышын кабатламасын дип, Хәния янына кайтып китмәде ләбаса ул.
Ә хатыны белән кызы намаздагы Сәеткә авыр булмасын дип тормадылар, үзләренә ничек ошаса, ничек килешсә, шулай яшиләр. Аның җимерелгән тормышы өстендә кап-кара киемнәрен киеп, муеннарына тәре асып, карга оясы кордылар.
Машина Сәетне Казан ягына алып китте. Ә аннан соң Алансу! Әти-әнисенең ялгыз йорты! Сәетнең күңеле бераз тынычлангандай булды. Аның нәкъ каршысында, җанын җылытып, нәни генә, тонык кына йолдызы яна. Гүя ул йолдыз:
– Бирешмә, Сәет! Алда әле яшәлеп бетмәгән гомерең бар. Алла ни язган булса, шул булыр, – дип, Сәетне алга чакыра иде.
* * *
Дәвамы бар.
Равилә Шәйдуллина-Морат