Литература
29 Мая 2022, 11:00

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН

31 өлеш – Ни булды сиңа, что случилось, – дип, әнисе Хәяттән сораштырып караса да, «әнием, всё хорошо»дан башка сүз ишетмәде. Кызы табиб булып эшли, иртән чыгып китә, кич соң гына кайта. Әллә ничек кенә шунда, салкынлык керде гаиләгә. Сәетнең үз эше: әллә ниткән зур заказлар, җыелышлар, киңәшмәләр. Мәрьямнең үз авырулары, операцияләр. Хәят – балалар табибы. Ул төн җиткәндә генә эштән кайта да әти-әнисенә:– Доброй ночи, – дип, үз бүлмәсенә кереп китә.

ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАНЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
ЯЛАНТАУГА АЙ КУНГАН
– Ни булды сиңа, что случилось, – дип, әнисе Хәяттән сораштырып караса да, «әнием, всё хорошо»дан башка сүз ишетмәде. Кызы табиб булып эшли, иртән чыгып китә, кич соң гына кайта. Әллә ничек кенә шунда, салкынлык керде гаиләгә. Сәетнең үз эше: әллә ниткән зур заказлар, җыелышлар, киңәшмәләр. Мәрьямнең үз авырулары, операцияләр. Хәят – балалар табибы. Ул төн җиткәндә генә эштән кайта да әти-әнисенә:
– Доброй ночи, – дип, үз бүлмәсенә кереп китә.
Инде яше дә узып бара, кияү буласы кеше күренми. Оныклар сөясе килә Сәят белән Мәрьямнең.
* * *
Егерме тугыз яше тулганда, Хәят озын буйлы, сары чәчле чибәр генә бер егет ияртеп кайтып керде. Бу сирәк кәҗә сакаллы егет Сәет белән кул биреп исәнләште дә Мәрьямгә ак розалар бүләк итте.
– Константин, – дип таныштырды ул үзен.
Сәет белән Мәрьям кичке ашка әзерләнеп йөриләр иде, яшьләргә өстәл янына утырырга тәкъдим иттеләр.
Утырышкач, Хәят сүз башлады:
– Константин – мой будущий муж. Он сегодня пришёл просить моей руки.
– Да, да, – диде кәҗә сакаллы, – я хочу жениться на вашей дочери. Пришёл за вашим благословением.
Сәет чигәсеннән әллә нинди кырмыскалар йөгергәнен тойды, башы әйләнеп китте. Ул хәшәрәт кырмыскалар бөтен тәненә таралдылар, күз аллары караңгыланды.
– Как замуж?
– А что тут особенного? Мы любим друг-друга. Әтием, әнием, это уже решено.
– Нет, – диде Сәет, – ты выйдешь замуж только за татарина! Вы, молодой человек, простите, никогда моя дочь не выйдет замуж за русского, никогда. Не позволю!
– Әтием, у нас будет ребёнок. Как ты можешь запретить мне? Что, мой ребёнок будет расти без отца?
– Как будет ребёнок? – диде Сәет, инде юашланган тавыш белән. – Без никаха, без свадьбы?
– Мы уже венчаны! В церкви… Константин служит там. Я приняла христианство, прошла крещение.
Сәетнең күкрәк турысы әчетеп, нәрсәдер өзелгән кебек булды.
– Чыгып китегез! Син минем кызым түгел, оныт безне! Бусагадан атлап керәсе булма, – дип гайрәтләнмәкче булды ул. Ләкин тавышы пышылдап кына чыкты. Йөрәк турында, чынлап та, нәрсәдер өзелде.
Диван кырыена авып төшкән Сәеткә Мәрьям ниндидер дарулар каптырды.
– Кызым, тизрәк «скорый» чакырт, әтиеңне үтердең, – дип кычкырды ул.
«Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җиткәндә, Сәеткә инде уколлар ясаганнар, кызы, аның өстенә иелеп, елый-елый, йөрәк турына массаж ясамакчы була. Шул чакта муенына алтын чылбыр белән эленгән зур гына алтын тәре – Константинның никах бүләге, Хәятнең күлмәк изүеннән шуып чыгып, Сәетнең күкрәгенә килеп төште. Сәет хәлсез куллары белән тәрене тартып өзмәкче идеме, алтын чылбыр Хәятнең муенын кисеп керде. Кәҗә сакаллы, килеп, Сәетнең кулларыннан тәрене ычкындырды.
– Не беспокойтесь вы так, всё будет хорошо, это её выбор.
Сәет аңын югалтты. Каядыр очты да очты, күкрәге янды, җаны сызлады. «Ашыгыч ярдәм» машинасында хатыны илереп-илереп елады.
– Скорее, скорее, мы его теряем… – Бу сүзләр Сәетнең башында «тәре, тәре», – дип яңгырап тордылар.
Сәеткә инфаркт булган иде. Бер ай буе хастаханәдә ятты ул.
* * *
Хәят Константин фатирына күчте. Әтисе хастаханәдән чыгып, берәр ай вакыт үткәч кенә, әнисеннән рөхсәт сорап, үзе генә әтисенең хәлен белергә килде. Инде көмәне беленә башлаган, йөзенә саргылт таплар – тут төшкән. Хәят, кереп, әтисен кочакламакчы булды, Сәет, аксыл ябык куллары белән ишарәләп, кызын якын китермәде.
– Миңа якын килмә, Хәят. Хәзер синең поп кушкан исемең кем инде, башта танышыйк.
– Анастасия, – диде кызы. Мине Анастасия дип крестили.
– Менә таныштык та, Анастасия. Теперь по-порядку. Я тебя не благословляю. Оныгымны да чукындырасыздыр. Үзең чукынган булгач, балаңа да тәре тагарсың. Мин нәсел калдыра алмадым. Зариф бабаң әйтмешли, яшәп тә торасы калмаган. Нишләмәк кирәк, бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый. Ярар, бар кайт, әниең янына килеп йөр, ташлап бетермә.
– Мин, әти, Константиннан кунарга рөхсәт сорап килгән идем, сезне бик сагындым.
– Юк, өеңә, урысың янына кайт. Минем бүген әниең белән икәүдән-икәү генә каласым килә.
– Әтием, ты почему так со мной разговариваешь? Тогда авылда мне этот Искандер очень понравился. А ты запретил мне с ним встречаться. Больше никого полюбить не смогла. А Константин так красиво ухаживал, и я полюбила его.
– А зачем креститься надо было?
– Это было его условие.
– Бар, өеңә кайт, Анастасия! Кабаттан миңа инфаркт булмасын дисәң, өеңә кайт.
Сәет арып-талып йоклап китте.
Уянгач, Мәрьямне чакырып китерде:
– Карчык, безнең үлемтекләр әзерләп куелганмы ул? Әзер булып торсыннар әле. Әгәр ул-бу хәл була калса, васыятем шул: мине Алансуга кайтарыгыз. Монда каласым килми, әни, Зариф бабай, Каракай әбиләр белән бергә авыл зиратында ятасым килә.
– Кит, булмаганны! Нәрсә турында сөйләгәнеңне беләсеңме соң син?! Әле бергә яшисе дә яшисе, оныклар үстерәсе, – дип әйтә башлауга, Сәет:
– Безнең, Мәрьям, оныклар булмаячак. Кызым да юк моннан ары… Ә ул туачак сабый – Константин белән Анастасия баласы. Шулай… Без бу дөньяда ялгыз калдык, карчык!
– Мине дә, үлгәч, синең яныңа алып кайтып күмсеннәр иде лә ул, – диде Мәрьям, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
Алар икәүләшеп, ут та яндырмыйча, озак утырдылар. Сәет Мәрьямнең иңнәреннән кочып алды. Аңа бу минутларда хатыныннан да якын кеше юк иде.
Айлы болытсыз төн. Сәет күккә карады. Җидегән сабындагы кечкенә йолдыз, Сәетне үчекләгән кебек, һаман шул урынында нурланып янып тора.
– Сәет, син алай бетеренмә, синең бит улың, Искәндәрең бар. Сине әти дип белмәсә дә, ул бар. Синең дәвамың, улың бар. Ә минем? Минем беркемем дә юк. Әгәр син дә ташлап китсәң, мин нишлим? Син китмә, яме, минем хакка, минем өчен озак итеп яшәргә тырыш, яме, җаным, яши генә күр!
Мәрьям, башын Сәетнең иңнәренә салып, елап җибәрде. Арып-талып йоклап китте Сәет. Әллә нинди төшләр кереп йөдәтте. Кайдадыр, чиркәүдәме шунда йөри, имеш. Баштанаяк карадан киенгән кешеләр мәш киләләр кырыенда. Муеннарына зур алтын тәре аскан балалар Сәеткә килеп сарылмакчы булалар. Ул алардан кача, йөгерә, ләкин аяклары тыңламый. Менә кара киемле, тәре аскан балалар аның куенына кереп тулдылар. Ә каршында Зәйтүнә белән Хәят, алар да шул төркемдә. Муеннарында зур алтын тәреләр. Ә уң ягында әнисе Хәят белән Зариф бабасы.
– Кач, улым, кач, – ди Зариф бабасы. Кил монда, әниең янына кил. Качып котыл, балам, бетәсең бит, бетәсең. Дога укы, әлхәм…
Шунда шабыр тиргә батып уянып китте Сәет. Мәрьям, уянып, утны яндырган иде.
– Әтисе, нишләдең, тәмам котны алдың. «Коткарыгыз!» дип кычкырасың, ыңгырашасың.
– Әллә нинди шайтан төшләре керде. Бу арада, авырып ятып, намазларым калды. Шуңа борчыла бабай, кисәтә торгандыр.
Сәет, бисмиллаһ әйтеп, борылып ятты. Озак итеп дога укыды. Нәкъ шул яктан – тәрәзәдән аларның йолдызлары күренеп тора. Гүя:
– Нәрсә булды сезгә, тормыш диңгезенең кайсы ярына килеп бәрелдегез? Мәхәббәтегезгә, әби-бабаларыгызга, әти-әниләрегезгә биргән вәгъдәләрегезне үтәдегезме? Сәет, Зәйтүнә урыска чыккан, балаларын чиркәүгә алып барып чукындырганнардыр әле, минем балам беркайчан да бу эшкә бармаячак, дигән идең. Бердәнбер кызың, йөрәк җимешең нишләде? Ә син монда берни эшли алмыйсыңмы? Шулай, халык юкка гына «Улы булган кеше – улын, кызы булган кеше кызын сөйләмәсен!» дип әйтмәгән. Балалары үзәкләрен өзеп, канатларын каерып, йөрәкләрен канатып, җаннарын елаткан ата-аналардан чыккан сүзләр бу! Шул ата-аналарның ачыргаланып әйткән сүзләре, мәкаль булып, буыннан-буынга күчеп йөри торгандыр.
– Әле кабыкка менмәгәнсең, Сәет. Тормыш сиңа соңгы сәгатеңдә дә нәрсә күрсәтәсен белмисең. Әнә Зәйтүнгөл дә йолдызлары аша:
– Бирешмә, Сәет, ничек булса да яшәргә тырыш. Ә без синең белән җаннарыбыз күкләргә ашкач күрешербез. Ә балалардан ваз кичәргә ярамый. Алар – нинди генә булмасын, безнең йөрәк җимеше. Ялгышсалар, дөрес юлны без күрсәтергә тиеш. Кеше кайгысы – кешнәктә, үзеңнеке – үзәктә дигәннәр. Булыш кызыңа! – диядер сыман. – Кызыңа ничек авыр. Язмыш Искәндәр белән икесенең арасына керде. Шулай, кара сакалың үзеңә ияреп йөри инде ул. Беркая качып котылыр хәл юк. Бер кат ялгышсаң, үзеңә-үзең хыянәт итсәң, гөнаһысы, еллар үткәч тә, сине эзләп таба икән! – дип, үзенчә юата сыман.
Тора-бара үз хәленә ияләшә төште Сәет. Башы-аягы белән эшенә чумды. Мәрьям көне-төне Хәятләрдә. Тиздән оныгы туарга тора. Хәят көч-хәл белән генә йөри. Сәет Мәрьямгә үзе әйтте:
– Син Хәяткә барып булышып тор инде. Бигрәк бетәшкән. Исән-сау гына тапсын баласын. Раббым, бер Аллам, туачак баланың ни гаебе бар?
Ял көннәрендә кунакка кодалары килә. Кап-кара киемнән өерләре белән килеп керәләр. Хәят тә, хастаханәдән китеп, ире янына чиркәүгә эшкә керде. Һәм, өстенә кап-кара кием киеп, күзләренә кадәр төшереп, кара яулык бәйләп йөри башлады. Әбисенеке кебек кап-кара күзләре генә, Сәетнең җанын җылытып, «Әти, мин – синең кызың бит» дигәндәй, нур чәчеп торалар.
Алар килеп керүгә, өйгә сасы шәм исе тарала. Ашарга утыргач, озаклап чукыналар. Хәят тә чукына. Ашап бетергәч, әллә нәрсәләр турында җырлый-җырлый, тагын чукыналар. Сәет белән Мәрьям дога кылалар. Озын затлы өстәлнең бер ягында чукыналар, икенче ягында дога кылалар. Шаккатмалы хәл, кызын танымый Сәет. Әйтерсең гомере буе христиан динен тоткан. Шундый итеп башкара христиан диненең йолаларын! Константинның күзенә генә карап тора. Кичен, кунаклар киткәч, Сәет фатирларын җилләтә. Озак итеп җилләтә. Ләкин Сәетнең күңелләрен болгатып, җанына тия торган ул ис тиз генә бетми, озакка җитә.
* * *
Дәвамы бар
Равилә Шәйдуллина-Морат
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас